1995 Май

Имам Хђлил Ядгђри

М.Султанбђков - Имам Хђлил Ядгђри

Россия Федерациясенећ 1991 ел, 18 октябрь "Сђяси репрессиялђр корбаннарын реабилитациялђњ турындагы законы нигезендђ Татарстанда зур эш башланды. Бу аеруча књмђклђштерњ корбаннары булган кулакларга кагыла. Егерменче еллар ахыры - 30 нчы еллар башында чын хуќалар, ниџаять, ќиргђ тиенеп, мантый, кљчле хуќалык тљзи алган кешелђр, "кулак" мљџере сугылып, туган якларыннан читкђ сљрелђ башлыйлар. Бу фаш итњ кампаниясенђн, ђлбђттђ, Татарстан да читтђ калмый, Мђскљњ тњрђлђренећ џђр ђмерен ќиренђ ќиткереп њтђргђ љйрђнгђн республика ќитђкчелђре монда да сынатмыйлар: берђм-берђм дђ, вагон-вагон, эшелон-эшелон да нык хуќалык ќиткереп, таза тормыш алып баручы крестьяннар Себергђ озатыла.

Аларныћ гомер буе тырыш хезмђт белђн табылган маллары туздырыла, ђрђм-шђрђм ителђ. Кызганыч, бу кампаниянећ татар халкына, гомумђн, "совет халкына" китергђн зыянын санап караучы юк ђлегђ. Бу матди зыян гына тњгел: Себер юлларында, тайгада, рудник-шахталарда суыктан, яшђњ шартларыныћ начарлыгыннан, авыр хезмђттђн књпме кешенећ гомере љзелђ.

Урыннарда раскулачивание џђм књмђклђштерњ нинди шартларда џђм нинди ысуллар белђн алып барылуы турында сљйлђњче документлар берникадђр бар. Ђ менђ чит ќирлђргђ сљрелгђн ватандашларыбыз язмышы халкыбыз тарихыннан читтђ кала килде. Тњбђндђ бирелгђн истђлек бу бушлыкны берникадђр тутырыр дип уйлыйбыз.

Минем ђтием, Солтанбђков Хђлил Солтанбђк улы, 1881 елда хђзерге Зђй районыныћ Бигеш авылында Солтанбђк мулла гаилђсендђ туган.

Бик иртђ укырга-язарга љйрђнгђн сђлђтле малайны авылдашлары Чилђбе љлкђсендђге Троицки мђдрђсђсенђ укырга ќибђрђлђр. Мђдрђсђне тђмамлагач, Кукмара районыныћ Ядегђр авылына мулла итеп билгелђнђ, ул биредђ мђчет эшлђрен алып барудан тыш њзлегеннђн тырышып белемен књтђрњен дђвам иттерђ.

Дин гыйлемен тирђнтен белње, ислам нигезлђрен аћлаешлы џђм ышандырырлык итеп аћлатуы белђн ул тиз арада авылында гына тњгел, бљтен ђйлђнђ-тирђдђ билгеле булып китђ, џђм якташлары аны њз хисапларына берничђ мђртђбђ Мђккђгђ хаќга ќибђреп кайтаралар, ђ аннары Истамбулга Югары мђдрђсђгђ укырга озаталар.

Укуын тђмамлап Истамбулдан кайткач, ул бљтен барлыгы белђн Коръђн Џђм шђригать талђплђре нигезендђ дин тарату эшенђ бирелђ.

Ул гади кешелђргђ Коръђндђге кайбер катлаулы фикерлђрне аћлаешлы итеп ќиткерњне њз алдына бурыч итеп куя. Бу хакта ул књп уйлана џђм шул юнђлештђ књп эшли. Ђмма ул чактагы авыл кешелђренећ каралыгы шулкадђр кђчле була ки, аларныћ књбесен мондый эшлђр бер дђ кызыксындырмый. Аларныћ ислам гыйлемендђ томаналыгы тормыш итњ рђвешендђ дђ чагыла. Ђти, ислам гыйлеме белђн тормыш арасындагы турыдан - туры бђйлђнешне аћлап, њзенећ тырышлыгын нђкъ менђ шђригать кануннарын тирђнтенрђк тљшендерњгђ юнђлтђ.

Ђти 1917 елгы революцияне хуплап каршылый. Иќтимагый њзгђртеп кору идеялђре аныћ тормыш џђм кешелек ќђмгыяте њсешенђ карата њз карашларыныћ књпчелеге белђн туры килђлђр. Ђтинећ књћеленђ аеруча мђгариф љлкђсендђге, миллђтлђрнећ њзбилгеленњ иреге турындагы декретлар џђм тљп миллђтнећ мђдђнияты мђсьђлђлђрен књтђрњ хуш килђ.

Ђле революциягђ кадђр њк вакытлы матбугат, мђсђлђн, "Шура" журналы битлђрендђ ул:
- авыл милли мђктђплђрендђ белем бирњ системасын њзгђртеп кору;
- авыл халкына дљрес туклануга кагылышлы гап-гади белемнђрне аћлату;
- кыр эшлђреннђн буш кышкы чорда авыл. кешелђрен вакыттан дљрес файдаланырга љйрђтњ зарурлыгы турында язып чыкты.

Ђти динне куркыту ысулы белђн аћлатуга каршы булды. Коръђнне куркыту ысулы белђн аћлату, - дип язды ул, - кешелђрдђ ђкренлђп битарафлык, ялкаулык њсњенђ, камиллеккђ Џђм алга барышка омтылышныћ кимњенђ, чиклђнгђнлеккђ џђм торгынлыкка, гомумђн, иќтимагый њсештђ хак дингђ ышанучыларныћ артта калуына китерде.

Миллђт тђрђкъкый итђ, заман талђплђренчђ камиллђшђ барсын љчен авыл милли мђктђплђрендђ дин гыйлемен укыту тђртибен џђм ысулларын, мђчетлђрдђ олылар арасында вђгазь уку ысулларын њзгђртергђ кирђк.

Надан џђм болай да кыерсытылган кешелђрне, ђгђр мђчеткђ йљрмђсђгез, биш вакыт намазны њтђмђсђгез, ќђџђннђм кисђњлђре булачаксыз дип куркытырга, ягъни аларны теге дљньяда да мђћгелек газапларга салмаска кирђк.

Ќирдђ хђерчелектђ яшђп, њлгђч тђ жђџђннђмгђ тару кешелђрне љметсезлеккђ ташлый, ђхлаксызлыкка, эчкечелеккђ, караклыкка этђрђ, ахыр чиктђ кешелектђн тђмам чыгуга китерђ. Њзенећ "Вђгазь турында" дигђн мђкалђсендђ ул вђгазьне кљндђлек тормыш шартларына туры китереп сљйлђргђ кирђклеге турында яза.

Ђти инанган мљселман иде. Революцион њзгђрешлђрдђ аны вљќдан иреге рљхсђт ителњ куандырды. Балаларына ул тормыш итњ љчен рус теленећ дђ, туган татар телебез кебек њк, зарурлыгын тљшендерђ килде. Олы кызын ул укырга Казанга рус рабфагына ќибђрде, џђм бу аныћ башка балалары љчен дђ њрнђк булды. Олы улын ул нђселдђн килгђн мулла итеп књрергђ, ђ башка балаларын књћеллђре тарткан белгечлеклђргђ укытырга телђде. Лђкин аныћ бу планнарына тормышка ашу насыйп булмады. Илгђ хакимлеккђ Сталин килде, џђм аныћ планнарын туздыручы њзгђрешлђр башланды.

1929 елныћ 12 октябрендђ тљнге сђгать 2 дђ љебезгђ Казаннан Золотарёв, Кукмарадан уполнамуч Ханнанов, волость милициясе башлыгы Сафиуллин, авыл Советы рђисе Габдулла Галимуллин џђм ике авыл вђкиле килеп кереп, тентњ ясадылар. Љйдђге, йорттагы бар нђрсђне яздылар, кулъязмаларны, китапханђне њзлђре белђн алып киттелђр. Золотарёв авыл вђкиллђренећ берсенђ ђтине Янил авылына озатырга кушып калдырды.

Шул ук тљнне башка тљркемнђр тњбђнге мђчет мулласы џђм мљђззине љендђ дђ тентњ ясаганнар икђн.

Янилдђ кулга алынганнарныћ љчесен дђ ягылмый торган каталажкага ябып, љч тђњлек тоттылар. Тоткыннарны озата барган Сђмигулла абзый кайтып, бу хђллђрне мђчет картларына сљйлђгђч тђ, берничђ дистђ љлкђн яшьтђге кеше шундук Янил авылына хђзрђтлђрен бђладђн йолып алырга юнђлделђр, лђкин аларны теге каталажкага якын ќибђрмђгђннђр, тапшырасы ђйберлђрен дђ аламаганнар, шулай ук алар белђн сљйлђшњче дђ булмаган.

Дњртенче кљнне Янил авылы тирђн йокыга талгач, кулга алынучыларныћ љчесен дђ, Кукмарага књчереп, андагы тљрмђгђ ябалар. Ул тљрмђдђ инде берничђ мулла утырган була. Ике атна эчендђ тљрмђ муллалар белђн шыплап тутырыла. Ятарга урын калмый, тоткыннар басып кына тора алалар.

1930 елныћ 3 ноябрендђ, тоткыннар љчен махсус вагонга тљяп, кулга алынган муллаларны Казанга алып китђлђр, анда ике ай ярым дђвамында тљрмђдђ тотып, тикшерњ эше алып баралар.

1931 елныћ 16 гыйнваренда 3 елга Архангельски љлкђсенђ лагерьга ќибђрергђ дигђн хљкем карары чыгарыла. Шул хакта ђтидђн хат алу белђн аныћ янына тљрмђгђ улы Рђсим, кызы Разия чыгып китте. Хђзрђтлђре белђн саубуллашырга байтак авылдашлары да аларга ияреп Казанга килде.

1931 елныћ 20 февралендђ биш йљз мулланы, Мђскђњгђ илтеп, Бутырка тљрмђсенђ ябалар да, аннан аларны љч кеннђн соћ махсус вагоннарда Котлас станциясенђ таба алып китђлђр. Пинок станциясендђ тљшереп, палаткаларга урнаштыралар. Тоткыннар шуннан башлап Усть-Сулейскка таба 380 километр озынлыктагы тимер юл салырга тиешлђр. Тоткыннар урманны кисеп, юл тњшђњ љчен ызан чистартырга, џђр 10 километр саен яћа килђчђк тоткыннар љчен бараклар корырга керешђлђр. Бараклар ђле планда гына була, ђ тоткыннар китерелђ тора. Шулар арасында ђти њзенећ танышларын - Пороховой, В. Сабасы, Казан, Бишбалта, Нырсы џ.б. муллаларын очрата.

Тайга кисњ, трасса салу, бараклар кору, бернинди техника булмау сђбђпле, кешелђр кулы, кљче, ќилкђсе белђн генђ башкарыла. 1931 елныћ кљзге салкыннарында берничђ йљз тоткынны Архангельски тирђсенђ, Двина елгасы буена урман ђзерлђп озату эшенђ књчерђлђр. Мондый авыр хезмђтлђр тоткыннарныћ сђламђтлеген тиз какшата..

Бозлы судан бњрђнђлђрне ялан кул тартып чыгаралар, каерысыннан, ботакларыннан чистарткач, баржаларга тљяп, Архангельскига озаталар. Бозлы-янгырлы кљз, палаткалар суны њткђрђ, тљннђрен юеш киемнђрен киптерергђ генђ љлгерђлђр, иртђн тагын бозлы суда эш башлыйлар. Баржаларны тљяп тутыргач, шул бњрђнђлђр љстенђ утыртып, тоткыннарны Котласка алып кайталар. Биредегђ баракларда љч урында тимер мич янып утыра. Юеш, салкын палаткалардан соћ бу бараклар ќђннђт сыман тоела. Ђмма монда аларны тагын да авыррак, ќелегећне суыра торган хезмђт кљтеп тора.

Бњрђнђлђрне тљзелеш мђйданына Двина суыннынан 30 метр югарыга књтђрергђ кирђк. Моныћ љчен 80 басмалы берничђ баскыч ясыйлар, џђр басмага ике тоткын баса, шулай бњрђнђлђрне кулдан - кулга тапшыра торган ќанлы конвейр барлыкка килђ. Ике ай буена шулай азапланалар. Двинадан баракларга суны да шулай, чилђклђрне кулдан - кулга биреп, књтђрђ торган булалар. Елныћ ић салкын декабрь - январь айлары бу. Юеш џђм тућ бњрђнђ тућган, хђлсезлђгђн куллардан ычкына да, тоткыннар љстенђ оча, аларны имгђтђ, тайгак басмалардан аска алып ата. Ашау начар, кием аћардан да начаррак, тућулардан, яралардан, тљрле авырулардан тоткыннарныћ гомере љзелђ тора.

Биредђге эшлђрне бетергач, 1931 елныћ 13 гыйнваренда аларны Котластан ерак тњгел генђ Менхетин утравына књчерђлђр. Биредђ авыруларны, инвалидларны, хђлсезлђрне аерып, Сольвычегодскига озаталар. Таза - сау дип табылганнарын шпал ђзерлђргђ, аларны тимер юл платформаларына тљяргђ ќибђрђлђр. Эшкђ ерак йљрисе, эш авыр, кљне буе билдђн кар эчендђ торасыћ, лђкин ашау ягы яхшырак, бараклар ќылырак џђм иркенрђк була.

Монда да эшлђрне тљгђллђгђч, янадан Пинок станциясенђ куып китерђлђр. Нђкъ менђ шунда ул Татарстаннан якташларны: Кђрђкђ авылы мулласыныћ улы Ђлтафны, Иштирђк авылыннан имам Хафиз абзыйны, Биклђн авылы имамы Мостафа Сафа углын, имам Сђхђбетдин Гарђфи углын, Телђнче - Тамак мђдрђсђсеннђн Мирза Габдрахман Габделкадыйр углын, Сабир хђлфђне џђм башкаларны очрата. Ђти алар белђн июль аена кадђр бергђ була.

Ноябрьгђ кадђр яћа урынга куып китереп, ниндидер бер елга аркылы тимер юл књпере салуда эшлђтђлђр. 1931 елныћ 10 ноябрендђ медицина комиссиясе њткђреп, яшьрђклђрне џђм сђламђтрђклђрне Беломор-Балтика каналын тљзергђ, зђгыйфьрђк дигђннђрен урман кисђргђ џђм бараклар корырга ќибђрђлђр.

1932 елныћ апрелендђ тагын бер комиссия ясап, тазарак дип саналганнарын яћа урыннарга озаталар, ђ карт-коры џђм авырулардан берничђ йљз кешене Горький љлкђсенећ Балахна станциясенђ электростанция љчен торф ђзерлђњ эшенђ кушалар.

1932 елныћ 20 сентябрендђ, 3 еллык сљрген срогын тутырып, азат ителњ турында белешмђ алып, ђти туган якларына таба кайтырга чыга.

Ул ќђџђннђм газапларын њтеп, џђркемгђ дђ исђн - сау калырга язмаган икђн. Бик књплђр чит ќирлђрдђ - урманнарда, сазлыкларда, баткакларда мђћгегђ ятып кала. Туганнары, якыннары аларныћ каберлђрен дђ беркайчан таба алмаячак инде.

Тотканнар арасында шундый сњзлђр йљри: сљргеннђн азат ителеп кайткан кешенећ туганнарын, якыннарын эзђрлеклђњ башлана, ди. Шуны искђ алып, ђти Казанда туктала, монда да туганнарын, белешлђрен эзлђми, Плђтђн мунчасына кочегар булып урнаша. Ай ярым шунда эшли. Кљннђрдђн бер кљнне мич яныннан Џава суларга дип чыккан арада аныћ янына бер кеше килеп: "Сез бит Ядегђр авылыныћ Хђлил хђзрђте буласыз?" - дип сорый. Ђти раслап башын каккач: "Ќыеныгыз, авылда сезне кљтђлђр. Анда Сезнећ сљрген срогыгыз тулганын барысы да белђлђр", - дип дђвам итђ. Ђти яхшы нияте џђм сњзлђре љчен егеткђ рђхмђт ђйтђ џђм: "Мине онытмаучыларныћ барысына да бик зур сђламнђремне тапшырыгыз. Мића авылга кайтырга ярамый, шулай ук Казанда калырга да ярамый. Бер 10 кљннђн мин Себергђ, гаилђм янына юл тотачакмын", - ди. Егет саубуллашып поездга ашыга.

Књп тђ њтми, Плђтђн мунчасына авылдан Сђмигулла, Минџаќ, Гыйбадулла, Шђрифулла, Ибраџим абзыйлар џђм берничђ егет килеп чыга. Алар њзлђре белђн мул итеп књчтђнђчлђр, љс - баш џђм аяк киеме алып килгђннђр икђн, аны баштанаяк киендерђлђр, ђ лагерь киемнђрен кочегарка миченђ ташлыйлар. Мунча мљдире янына кереп, эшлђгђне љчен хезмђт хакын алып, ђтине авылга алып кайтып китђлђр.

Плђтђн мунчасы янында авылдашлары белђн очрашу ђти љчен бик зур куаныч була, ул њзенећ якташлары љчен ничек кадерле џђм аларга бик тђ кирђкле булуын аћлый. Авылдашлары аны чират торып кунакка алалар, џђрберсе аныћ фаќигале тормышын ќићелђйтергђ, кайгы -сагышларын уртаклашырга тырыша.

Авылдашлар тормыштан, тђртипсезлек л ђрдђн, колхозда эшлђрнећ рђтле бармавыннан, халыкныћ хђерчелеккђ бата баруыннан зарланалар. Ђти аларныћ хђллђренђ керђ, кайбер кићђшлђрен бирђ. Кљннђрдђн бер кљнне кунакта утырганда књптђнге танышларыннан берђњ ђйтеп куя: "Хђзрђт, коллективлаштыру вакытында район хуќалары синећ тђкъдимнђрне тыћлаган булсалар, безнећ колхоз районда гына тњгел, бљтен Татарстанда алдынгы хужалык булыр иде", - ди.

Ђтинећ тђкъдиме тњбђндђгедђн гыйбарђт була: хуќалыкларны књмђклђштергђнче авылда ђйбђт, иркен ат абзарлары, сыер џђм сарык абзарлары салырга, берлђштергђн мал - туарны азык белђн тђэмин итњ мђсьђлђсен хђл итђргђ кирђк. Мондый эшлђрне башкарырга авылныћ акчасы юк, ђ район авылга булышырга ђзерме? Шућа охшашлы мђсьђлђлђрне чишми торып, књмђклђштерњгђ керешњ - хђтђр нђрсђ. Шушы фикере райондагырларга барып ирешкђч тђ ђтине 1929 елда кулга алганнар иде.

Сљргеннђн кайткач, ђти авылда нибары 4 кљн кунак була, ул инде юлга ќыенып љлгергђч, аныћ янына авыл партия ячейкасы секретаре Гомђр Хђйретдинов килеп керђ џђм ГПУныћ район бњлегеннђн телеграмма тапшыра. Ул ук ђтинећ сљргеннђн азат ителњ турындагы язуларын ала, њзен Кукмарага озаттыра. Анда аны тљрмђгђ ябалар. Ике айдан соћ ђтине махсус вагонда Казанга озатлар, џђм ул тагын ай ярым тљрмђдђ утыра.

Авылдашлары аны онытмыйлар, тљрмђгђ килеп хђлен белешеп торалар: књчтђнђчлђр китерђлђр, рухын књтђрђлђр.

Кукмарада чагында, шушы икенче кулга алынуында, кљчлђп џђм куркытып, мин сљргеннђн колхоз тљзелешен љзњ нияте белђн кайттым, дип ђйттермђкче булалар, Казанда да шућа омтылалар. Шушы юл белђн Кукмара ќитђкчелђре књмђклђштерњ буенча ућышсызлыкларын ђти џђм аныћ кебеклђр љстенђ салырга тырышалар. Ниятлђренђ иреше алмыйча, љч ай ярымнан соћ ђтине азат итђргђ мђќбњр булалар.

Район ќитђкчелђре, ГПУ ђџеллђре мулланыћ халык алдында абруе зур булуын књреп торалар. Ђмма шуны њз максатларында, авылны књмђклђштерњ юнђлешендђ файдаланырга ђллђ башларына килми, ђллђ телђмилђр.

Тљрмђдђн чыгасы кљнендђ авылдашларыннан тагын берничђ кеше Казанга килђ. Ђти аларга авыр кљннђрендђ матди џђм рухи ярдђм итеп торганнары љчен рђхмђт ђйтђ, лђкин авылга кайтудан баш тарта, џљрберебез љчен шулай яхшырак булыр, ди. Иске дусларын вокзалга озатып, вагоннарга утырта. Барысыныћ да књћеллђре тљшенке була. "Исђнлектђ књрешђ алмасак, бђхил булыйк, кардђшлђр", - дип хушлашалар. Паровоз гудок бирђ, ђти вагоннан тљшђ. Перронда књз яшьлђрен - ђти, ђ вагон тђрђзђлђре артында авылдаш аксакаллар сљртђ.

Соћыннан, Енисей тайгасына килеп, безнећ гаилђ кушылгач, ђти бу хушлашуны њз гомерендђ ић авыр вакыйга буларак искђ ала торган иде. "29 ныћ октябрендђ кулга алынгач, мин азат итђселђренђ ышана идем. Архангельскида сљргендђ чакта шулай ук иреккђ чыгасыма ышанып яшђдем. Ђ бу очракта исђ мине њземнећ шушы ягымлы аксакалларымны мђћгегђ югалтуымны, аларны инде беркайчан да књрмђячђгемне џђм андыйларны инде башкача очрата аямаячагымны сизенњ хисе билђп алды", - дия иде ул.

1929 елныћ 12 октябренећ коточкыч тљненнђн соћ ук без, аныћ балалары, ђтиебезнећ кайтуын кљтђ башладык. Аныћ бит беркем алдында да бернинди гаебе юк, ул авылда хљрмђтле кеше иде. Йорттагы џђрбер тавышка, љйалдындагы џђрбер кыштырдауга љлкђнрђк балалар узыштан йљгереп чыгалар: џђрберебезнећ ђйлђнеп кайткан ђтиебезгђ беренче булып ишек ачасы килђ иде. Балаларыныћ аћа мђхђббђте шулкадђр зур иде.

Ђмма безнећ гаилђнећ бђхетле љметлђре 1930 елныћ 22 апрелендђ, ђтиебезнећ кулга алынуына алты ай узды дигђндђ сњнде. Иртђнге ќиделђрдђ, ђле сабыйлар йоклаганда, тынлыкны аяклар тыпырдавы џђм ишегебезнећ кискен тартылып ачылу тавышлары бњлде. Кљчле ир - ат хђрђкђтлђре иде бу. Барыбыз да берьюлы диярлек сикерешеп тордык џђм ђйтеп салдык: "Ђти кайтты !" Ишеккђ беренче булып 13 яшьлек Хђлим йљгереп барды џђм, аны ачып, хђйран калды... Љйгђ хђрби киемле ике џђм тагын бер кеше керде. Ђни каршы књтђрелде, аныћ йљзе агарынды, књзлђрен љметсезлек сљреме каплады, куллары калтырый башлады.

Вђкиллђрнећ берсе сумкасыннан кђгазь чыгарып укыды: ГПУныћ район идарђсе карары белђн безнећ гаилђ Себергђ сљрелђ икђн. "Ќыеныгыз, тиздђн килеп алырлар", диделђр. Кљтелмђгђн мондый хђбђрдђн барыбыз да аптырап калдык, аћлый алмый тордык: "Ни љчен сљрђлђр? Нигђ дип Себергђ? Ни љчен ђтиебездђн башка гына?" Вђкил ќавап биреп тормады, ашыктырды. Ђни, аћына килеп, Хђлимђ апаны књршелђргђ ќибђрде. Беренче булып Фатыйма Закирова ( Зариповамы ђллђ?) белђн Гарђфи абзый хатыны Хђдичђ апалар керделђр.

1946 елда, сљргеннђн котлып кайткач, ђниебез белђн Рђсим абый вакытлыча шушы Фатыйма апаларда торып тордылар. Теге 1930 елныћ 22 апрель кљнен - безне авылдан сљргђн кљнне - искђ алып, шулай сљйлђде Фатыйма апа: "Мин килеп кергђндђ барыгызныћ да љне алынган иде, пышылдап кына сљйлђшђсез, юлга аласы ђйберлђрне барлыйсыз. Бишектђ Фђњзия кычкырып елап ята, аћа игътибар итњче дђ юк. Сђкедђ Фђридђ белђн Мђхмњт йоклый. Вђкиллђр ашыктыралар, шул ук вакытта тыныч кына џђм ышанычлы итеп: "Бђлки ђле Кукмарадан ук ђйлђнеп кайтырсыз, ђгђр кире борылмасагыз, ђтиегез белђн кушылырга Себергђ алып китђлђр", - дилђр. Бу сњзлђргђ без ышандык. Идђнгђ Ќђймђлђр ќђеп, савыт - саба, кием - салым, юрган, мендђр кебек урын - жир ђйберлђрен џђм башка кирђк - яракны, аерым бђйлђмгђ азык - тљлек салып бђйли башладык. Хђдичђ апа ђле 4 ае да тулмаган Фђњзиянећ ђйберлђрен тљенлђде. Рђсим белђн Касыйм аныћ бишеген тљенчек итеп бђйлђделђр. Хђдичђ апа гел елаган Фђњзияне юатып торды. Без исђ љслђрегезгђ киеп китђсе киемнђрегезне сђкегђ књз алдына куя башладык. Рђсим, Касыйм, Хђлимђ њзара сљйлђшђлђр: юлга матуррак киемнђребезне кияргђ кирђк, без бит ђти янына барабыз, диешђлђр. Эре џђм авыррак саналган ђйберлђрне: ике паласны, ястык - тњшђклђрне џђм башка бик књп нђрсђне алмаска булдыгыз, ал арны сђкенећ бер почмагына љйдек.

Сђгать 10 нарда йорт каршына ике йљк арбасы килеп туктады, моћарчы дђшми утырган вђкил тагын ашыктыра башлады. Урамда бик књп халык ќыелды. Ђйберлђрне чыгара башладылар. Мин кечкенђ балаларны киендердем. Ђйберлђрне бер арбага тљяделђр, икенчесендђ Хђдичђ апа белђн балалар барырга тиеш иде.

Рђсим, Касыйм, Хђлимђ џђм Хђдичђ апа ќилђк - ќимеш бакчасын, ат, сыер, сарык абзарларын, кетђклекне карап ђйлђнделђр, Рђсим аларныћ ишеклђрен ачык калдырды: "Иректђ булсыннар", - диде. Хуќалар шулай мал - туар белђн саубуллаштылар. Љйгђ кереп, сђкегђ утырыштык. Рђсим дога кылды. Хђдичђ апа књкрђк баласын књтђргђн килеш, яшьлђренђ коенган хђлдђ љйдђн чыгып арбага якынлашты. Гарђфи књрше аћардан утырмый торуын њтенде, юл ерак, салам булса да тњшђргђ кирђк, диде. Љч ир кеше салам алып килеп арбага тњшђделђр, аныћ љстенђ кечерђк балалар белђн ђниебез утырды, ђ Рђсим белђн Касыйм ђйберлђр тљялгђн арбага урнаштылар. Џђм арбалар йорт янынан кузгалып киттелђр".

Ђ икенче књршебез, Гарђфи абзыйныћ хатыны Хђдичђ апа болай дип искђ алды: "Мин йортыгызга кергђндђ инде љегезгђ якын ќибђрмилђр иде. Ул арада халык ќыела џђм ачуын белдерђ башлады. Вђкиллђрнећ берсе халыкны йорттан куып чыгарып, капка тљбенђ басты. Халыкныћ ачуы кабара тљште. Арадан бер карчык аеруча тынмады: "Сез ни кыласыз, уйлап карагыз бер, кемнђн курыктыгыз сез. Алар бит сабыйлар ђле. Ић олысына да 18 генђ яшь, кечкенђсе - 4 айлык књкрђк баласы, якты дљньяга ђле килгђн генђ бит, сез шул нарасыйны Себергђ, каторгага сљрђсез. Себер! Мин Себерне белмим, ђммђ исемен ишетсђм дђ бљтен тђнем калтырана башлый, анда бит казнаны талаучылар да кеше њтерњчелђрне сљрђлђр дип ишеткђнем бар. Ничек итеп сез берсеннђн-берсе кечкенђ 8 баланы -сабыйларны, ятимнђрне шул ќићаятьчелђргђ тићлђдегез. Хђлил хђзрђт белђн Хђдичђ абыстайны яхшы белђбез. Алар безнећ авылда гаилђ учагы кордылар, њз љлешлђренђ тигђн ќирне эшкђрттелђр. Бљтен тирђ - юньне гаќђплђндереп, ташландык бушлыкта чђчђк атып торган ќимеш бакчасы булдырдылар. Карагыз безнећ йљзлђребезгђ. Књбебезнећ књзлђрендђ яшь. Без хђзрђт џђм абыстаебыз белђн туганнарча яшђдек."

Вђкил белђн янђшђ торган хатын яћардан: "Бу бала - чаганы кем туендырыр? Ике - љч сђгатьтђн соћ аларныћ бит ашыйсы - эчђсе килер. Сез аларныћ басынкылыгына кармагыз, ђле алар њзлђре белђн килеп чыккан хђлне аћлап љлгермђделђр џђм сезнећ књрсђтмђлђрегезне гадђтлђнгђнчђ њтилђр. Сезгђ ышанып, ђтилђре янына барабыз дип уйлыйлар", - дип сорады.

Арбалар инде мђчетне дђ уздылар, халыкныћ ачулы гњлђве аларны џаман озата бара иде."

Кукмарада безне тимер юл станциясенећ багаж бњлегенђ бушаттылар. Анда ике гаилђ бар иде инде. Кљн саен кулак дип сљрелгђннђрнећ гаилђлђрен китерђ тордылар. Ун кљн узды дигђндђ, терлек ташый торган вагоннарга тљяделђр. Авылдашлар безнећ хђлне белешеп тордылар, ашыгычлык белђн -онытылып калган ќылы киемнђребезне, ашамлыклар китерделђр.

13 тђњлектђн соћ безнећ поезд Чита љлкђсенећ Сретински станциясенђ килеп туктады. Иртђн баржаларга тљяп, Шилка елгасы буйлатып Бутан прискасына китерделђр.

Пристаньнђн 2-3 километр читтђрђк тау итђгендђ берничђ барак књренеп тора. Комендант кушуы буенча балаларны ђнилђре белђн шуларга урнаштырдылар, ђ эшкђ яраклы кешелђрне землянкалар казырга ќибђрделђр, чљнки баракларга килњчелђрнећ биштђн бер љлешен генђ сыйдырып була иде. Идђнсез - тњшђмсез землянка бер атна эчендђ ђзер булды, кырыйлап сђкелђр, уртага мич куелды. Безнећ землянкага дњрт гаилђ кертелде. Ачык џавада яшђгђн кешелђр моћа да бик шатландылар.

Рђсим абый карьерда забойчы булып эшлђде. Касыйм абый алар казып чыгарган алтынлы комны юдыргычка ташыды, ђ Хђлимђ апа шул комны юдыруда эшлђде.

Ел арым шунда эшлђгђннђн соћ комендант шундый белдерњ ясады: алтын табуда эшлђњчелђр барысы да љч кљн эчендђ Красноярск краеныћ "Енисейзолото" комбинатына књченеп китђргђ тиешлђр, комбинат вђкиле килеп тђ ќиткђн икђн.

Шулай итеп, Бутанда вак - тљяк биш бала белђн ђни туендыручысыз калырга тиеш иде. Гаилђдђ кићђшлђшеп, комендантка ђйтмичђ генђ Касыйм абыйны алар янында калдырырга булдык. Моны белеп алган комендант 16 яшьлек Касыйм абыйны аерата кешелексез шартлары белђн атаклы булган Нерченски тљрмђлђренећ сђяси тоткыннары арасына утыртты. Бер айдан азат итеп, аны "Енисейзолото" комбинатына озаттылар. Бераздан сљрелгђннђрнећ гаилђлђре дђ шунда ќибђрелде. Енисей тайгасында ел да њтмђс арада безне ќиде тапкыр урыннан-урынга књчерделђр, приискаларныћ берсендђ дђ безнећ љчен барак белђн землянкадан тыш торак булмады.

1932 елныћ ќђендђ "Современный" приискасыннан Рђсим, Касыйм абыйларны, Хђлимђ апаны, башка сљрелгђннђр белђн бергђ, нит -городоктагы махсус поселениегђ књчерделђр, шул ук елныћ кљзендђ бу авылга Архангельскидан кайткан ђтиебез, балалар белђн ђниебез дђ килеп урнаштылар. Монда да торак йортлар, тегендђге шикелле њк, бараклар иде. "Даими рђвештђ шунда яшђячђксез, - дип белдерде комендант. - Хезмђттђн тыш вакытта бакчачылык белђн шљгыльлђнергђ, мал-туар, кош - корт тотарга, ягъни туган илегездђгечђ яшђргђ рљхсђт ителђ. Сак булмаячак, ђмма аена бер тапкыр комендатурада билгелђнергђ тиешсез. Моннан качып булмый: тирђ - юньдђ тљпсез тайга урманнары, ќђен аю ботарлаячак, ул очрамаса, озынборын џђм чебен-черки ашап бетерђчђк. Кышын тућып катачаксыз. Суыклар 60 градустан арта".

Ноябрь - декабрьдђ бура ясап, тњшђм тезеп, тњбђ башын яба алдык. Идђн тезђргђ љлгерђ алмадык, жир тућды, бљтен нђрсђ салкынга биреште. Тимер мич куеп, тђњлек ђйлђнђсе яга идек. Љебез ќылы була иде. Электр уты тњгел, лампа љчен керосин да юк, чыра яндырып яктырта идек. Килђсе елларда љйне тљзеп бетердек, яшђр љчен кирђкле љстђл, эскђмия, урындык џђм башка нђрсђлђрне ясадык, хђтта љебез хђтле њк янкорма да корып куйдык.

Сљрелгђннђн соћ 5 еллап бик авыр яшђдек. Бљтен гаилђнећ гаќђеп хезмђт куюы нђтиќђсендђ генђ 1936 еллар тирђсендђ бераз рђтле яши башладык: ашау - эчњ ђйбђтлђнде, кием- салым ала башладык. Ђмма кеше тњзмђслек авыр яшђњ шартлары, ачлык, салкынлык безнећ гаилђ ђгъзаларыныћ сђламђтлеген бик нык какшатты. 10 кешелек гаилђнећ бары тик 4 ђгъзасы гына сљргеннђн азат ителњ кљннђренђчђ яши алды. Олы ир бала Рђсимгђ аеруча авыр љлеш чыкты. Байкал артында џђм Себердђ кешелексез яшђњ шартларында берсеннђн-берсе кечкенђ балалардан тарган зур гаилђне туендыру, киендерњ, ќылыту, бербљтен итеп тоту шушы 18 яшьлек егет ќилкђсенђ тљште. 1943 елга аныћ саулыгы тђмам бетте, докторлар аны инвалидлыкка чыгардылар. Аћа 31 яшь иде.

Сљргеннећ беренче елында ук ић кечкенђбез Фђњзия њлде. 1936 елда цингадан уналты яшьлек Салихыбыз дљнья куйды. Тагын бер ел њткђч, њпкђлђре шешенудђн 14 яшьлек Фђридђбезне югалттык. 1938 елда, кабат репрессиягђ элђгеп, халык дошманы дип ђтиебезне аттылар. 1942 елда Бљек Ватан сугышында Касыйм џђлак булды.

Сталинчыл књмђклђштерњ сђясђтенећ нђтиќђлђре безнећ гаилђ љчен шундый. Еллар буена тырыш хезмђт белђн корылган милекне (тљзек йорт џђм абзар-кура, мал - туар, кош - корт, чђчђк атып, ќилђк - ќимеш биреп утырган бакча, ќитешле тормыш кирђк - ярагы џ.б.ш.) санамаганда да, безнећ гаилђ љчен тљп фаќига шунда булды: аныћ изге омтылыш -ниятлђре ќимерелде, канатлары сындырылды, тђн сђламђтлеге имгђтелде.

Азат хезмђттђн тђм џђм ямь табып, мђгънђле тормыш белђн яшђп яткан ишле, матур гаилђ хакимиятлђрнећ (ќирлесеннђн алып ић югарыдагыларына чаклы) вђхшилеге аркасында барысын да югалтты.

Шунысын да ђйтергђ кирђк: бер дистђдђн исђн - сау калган дњртебез гаилђнећ рухи байлыгын югалтмады, туган халкыбызга, туган ќиребезгђ тугрылыгын саклап калды.

Мђхмњт Солтанбђков,
тау инженеры