1996 1/2

«Кичәр бой калур мәнгү атка»

Татарстанга булган рәсми визиты вакытында Төркия архивлары генераль директоры Исмәт Бинарк Татарстан җөмһүриятенең Министрлар кабинеты каршындагы Архив идарәсе исеменә китаплар һәм тарихыбызга бәйле документ күчермәләре белән бергә, XV гасыр башына караган бер тарихи язма истәлекнең, шәкли күчермәсен дә бүләк итте. Бу - Олуг Мөхәммәт ханның1 төрек солтаны Гази Моратка2 1427 елның 14 мартында3 язган хаты. Хатның күләме, кәгазенең төсе, хат салынган цилиндр рәвешле тартмачык һәм аның бизәкләре төп нөсхәгә төгәл охшатып ясалган. Бүләк китаплар арасындагы "Госманлы дәүләте белән Казан төркиләре арасындагы мөнәсәбәтләргә караган архив документлары" дип исемләнгән җыентыкта хатның транскрипциясе, төрек теленә тәрҗемәсе һәм документның фотокүчермәсе бирелгән.

Бу борынгы тарихи язма истәлекнең транскрипциясен, төрек теленә тәрҗемәсен һәм текстка шәрехләрне беренчеләрдөн булып, Төркия галиме Акдәс Нимәт Курат нәшер иткән4 . Безнең ил галимнәре дә бу хаттан хәбәрдар булып, шул чорга караган тарихи вакыйгаларны аңлатканда, аның эчтәлегенә таянганнар5 . С.Е.Малов хатның аңлашылып җитмәгән кайбер урыннарына шәрехләр язган 6.

Бу дипломатик хат турында аерым мәкалә 1973 елда басылып чыккан7 . Т.И.Солтанов әлеге мәкаләсендә басма гарәп хәрефләре белән хатның текстын, русчага тәрҗемәсен һәм кайбер аңлатмалар бирә. Тарихи шәрехләре, бәхәссез, кыйммәтле булу белән бергә8 , басма гарәп язулы текст (ул "Тюркологик җыентык"ның кушымта өлешендә бирелгән, 282-283 б.б.) кайбер төгәлсезлекләр белән басылган. Әлеге текст гамәлдәге татар хәрефләренә күчерелеп, В.Х^Саковның бер мәкаләсендә дә китерелә 9.

Бүгенгәчә текстның укылышы, нигездә, А.Н. Курат хезмәтендөгечө кала биргән. Яңа фикерләр күренмәүгә, мөгаен, бу тарихи документның анык күчермәсе кулда булмау сәбәп булгандыр.

Бу тарихи истәлекне төрле яссылыкта һәм мөмкин кадәр тулырак яктырту максатыннан чыгып, түбәндә хат текстына күзәтү тәкъдим итәбез.

I. Язма истәлекнең тарих гыйлеменә /халык тарихы, тел тарихы/ кертәчәк өлеше аның текстологик җә_-һэттән эшкәртелү сыйфатына бәйле.

Текстның Знче юлы төрек вариантында Кит уЦ&уеШип зиһап аЫаптг, Солтанов Т.И. вариантында Рум вилайатини билгән аталарыныз дигән сүзләр белән тәмамлана. Бер очракта султан, икенче очракта билгән дип укылган сүз, дөреслектә беркидән < берк идән "берләштергән, ныгыткан" дип укылырга тиеш: Ъегкк "укреплять", Ьегк "крепкий, могущественный" /Дре-внетюркский словарь/ алга таба ДТС. /Л. 1969, с.96/.

9нчы юлда ике вариантта да очур булып "вакыйгалар булып" дип укып тәрҗемә ителгән сүзне өчүр дип укырга тәкъдим итәбез: соңрагы заманада өчүр булып тәхт Барак кулына түшүб турур ирди "соңгы вакытларда [безнең хөкемдарлык] һәлакәткә китерелеп, тәхет Барак кулына төшкән иде"; бсйг "уничтожение" (ДТС, 376).

15нче юлда, Солтанов Т.И. текстында ачык укылмаган, Хаков В.Х. мәкаләсендәге текстта бәй дип бирелгән, төрек вариантында Ьиу дип укылып та, анык тәрҗемә ителмәгән сүзне бой\буй дип укырга мөмкин; Ьо] "племя, род", Ьо]ип "народ" (ДТС, 110, 11); кичәр бой калур мәңгү атка "халык даны мәңгегә калыр"; кичәр бой төшенчәсендә халык яшәешендәге буыннар алмашына ишарә бар.

16нчы юлда һәр ике вариантта да [мәслихәт] итиб истәгин/ itip istegin дип укылган сүзне (булса сүзе бөтенләй төшеп калган) айтип ийиңиз дип укуны мантыйкка ярашлырак дип саныйбыз; нәчүк мәслихәт булса, ай-тип ийиңиз "ничек мәслихәт булса, әйтеп җибәрегез".

Текстның 17нче юлындагы соңгы сүз төрек вариантында бөтенләй укылмаган, Солтанов Т.И. вариантында бирелгән хәрефләр төркеме Хаков В.Х. мәкаләсендәге текстта сордани дип укылып та мәгънә белдерми. Хат текстының бу урынын сиз биэни "сез безне..." дип укырга тәкъдим итәбез.

II. Тексттагы кайбер сүзләр ачыклауны таләп итә. Шуларның берсе улак сүзе. Солтанов Т.И. үзенең мәкаләсендә, Улак - ялгызлык исем яисә кушамат булырга тиеш, дигән фикерне әйтә. (61 б.) Тәрҗемәне дә шушы фаразга якынайта: "...как лучше удалить ту часть подвластных Улаку невер-ных...". Өмма, хат текстындагы "...арамызда бу бер к[и]сәк улак кя-фирне китәр үргә... "дигән сүзләрдән аңлашылганча, улак дип аталып йөртелгән кешеләрнең бер төркеме, үзара барышу-килешүләргә киртә булып, Алтын Урдадан Госманлы дәүләтенә уза торган юл өстендә тора. Бу сүз татар теленә чит-ят түгел. Кызганыч ки, хәзергә без аны берәр сүзлеккә теркәлгән хәлдә очратмадык. Шулай да, халык сөйләм телендәге урыс-улак дигән парлы сүздә очрый торган улак сүзе белән бәйләнеше барлыгын фараз итәбез. (Кара: Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий. СПб, 1893, т.1, ч.2, с.1679: [казанское наречие] урус-улак "ругань"). Бу сүзнең борынгыда славян /бүгенге рус, украин/ халыкларына карата кулланылган булуы ихтимал. Текстта аның кяфир сүзе белән килүе, ә хәзерге татар сөйләм телендә урыс сүзе белән парлы сүз төзеп, җыйма мәгънә белдерүе, мөгаен, очраклы түгелдер.

Этимологик анализ таләп ителгән сүзләрнең тагын да берсе - хат текстында илчи/илче/ сүзе белән янәшә килгән келөчи сүзе /4, 6, 14нче юллар/. Илче һәм келөчи сүзләрен алар белән бер үк контекстта кулланылган бүләк-сәлам, базаргян-уртак сүзләре кебек үк җыйма мәгънә белдерәләр дип фараз кылыйк. Илче сүзенең мәгънәсе ачык, борынгы төрки телдә ул киңрәк булып: е1б1 "посол, вестник; важное должностное лицо, правитель" (ДТС, 169), хәзерге төрки телләрдә нигездә "посол" мәгънәсе кулланыла. Келәчи сүзе дә илчелек хезмәтендәге бер чинны белдергән булса кирәк. Мәсәлән, хәзерге карачай-балкар телендә кулланыла торган келечи сүзенең мәгънәсе - "дипломатический предста-витель рангом ниже посла". Бу сүзнең тамыры келә/килә булып, татар теле сөйләшләрендә "хотеть; моление" мәгънәләрендә кулланыла торган келөү сүзе белән бик якын. В.В.Радловның алда телгә алынган сүзлегендә коман теленнән дип күрсәтелгән бер мисалда киләче сүзенең тәрҗемәсе дә бу фикерне раслый: сән тагы килөчиңни бизгә ийдиң әрди "и ты посылал к нам тоже своих челобитчиков" (Радл. т.1, ч.2, с.1409).

III. Язма истәлек күләм ягыннан зур булмаса да, текстка ясалган лексик анализ Алтын Урда чоры әдәби теленең характерлы үзенчәлекләрен күзалларга мөмкинлек бирә.

1. Текстта кулланылган гарәпфарсы алынмалары, нигездә: сәлам, тәхет, мөлек, дәүләт, кяфир, мәслихәт, мискин кебек, төрки телләрнең күбесенә, шул исәптән хәзерге татар теленә дә тәмам урнашкан сүзләрне тәшкилитә. Алынмалар арасында, иске татар телендә кулланылып та, бүген кулланылыштан төшеп калган берничә сүзнегенә күрсәтергә мөмкин: гыйнаять "ярдәм, булышлык", вилаять "өлкә, губерна", базаргян "сәүдәгәр".

2. Тексттагы күп кенә сүзләрнең бүгенге төрки телләрдә һәм, әлбәттә, татар телендә дә, кулланылышы тарайган булуга, ә кайберләренең бөтенләй кулланылмавына, алар урынына акрынлап гарәп-фарсы сүзләре урнашу сәбәп булган: йосун: yosun "правило,обычай" (ДТС, 275), татар телендә гореф-гадәт <гарәп телендә гадәт "обычай, обыкновение", гореф "обряд, традиция"; черик: cerig "войско" (ДТС, 144), тат.т. гаскәр < гар.т. гаскәр "армия, войско"; битиг: bitig "надпись,документ" (ДТС, 103), тат.т. хат<гар.т. хат "почерк, каллиграфия, письмо"; бичин [йыл]: bicin "обезьяна" (ДТС, 98), тат.т. маймыл<фарсы т.мәймүн "обезьяна". Читтән көчле йогынты кичермәгән төрки телләрдә, мәсәлән, Баскаков Н.А.10 классификация се буенча уйгыр-угыз төркеменә кергән тува телендә әлеге сүзләр сакланган: ёзу "обряд, традиция", шериг "войско", бижик "письменность", мечи [чыл] "[год] обезьяны".

3. Язма истәлек телендә кулланылган кайбер сүзләр татар теле сөйләшләрендә сакланып калган: Себер татар т. ийү "посылать"; чаг. /чагыштыр/: карачай-балкар т. иерге "посылать"; Әстерхан татар т. йага "берег", чаг.: төрек, төрекмән, үзбәк т.т. йака "берег"; Себер татар т. йах-шылар "изгеләр"; тексттагы такы сүзенең мәгънәсе һәм җөмләдәге урыны урта диалект сөйләшләрендәге да-гын/дәген кисәкчәсе белән тулысынча туры килә, чаг.: taqi "еще, и" (ДТС, 536).

Хәзерге телдә киң кулланыла торган сүзләр текстта борынгы мәгънәләрендә киләләр: уртак "сәүдәне бергә алып баручы иптәшләр", ortaq "друг, компаньон" (ДТС, 372); түрә (түрәмиз) "идарә итүче катлам кешеләре", tora "закон" (ДТС, 580). Текстта бу сүз "хан нәселеннән булган, ләкин идарә итүдә катнашмый торган кешеләр" мәгънәсендә кулланыла. (Солтанов, 56 б.).

IV. Хатның стиль үзенчәлекләренә килгәндә: 1) дини эчтәлекле хат башын /1нче юл/; синоним буларак кулланылган Тәңре һәм Хак Тәгалә сүзләрен; борынгы әдәби тел нормасы булган: Төңри рәхмәтигә бардылар гыйбарәсен атап үтәргә кирәк.; чаг.: Будагов Л.З. Срав.словарь турецко-татарских наречий. СПб, 1869, т.1, с.590: тәңре /хак/ рәхмәтигә китмәк /бармак/ "отойти к милосердию Бога, т.е. умереть"; 2) -гай формасы ярдәмендә төзелгән риторик сорау җөмлә кулланылган:... йахшысы ол булгаймы... "яхшысы шул булмасмы?". Бу үзенчәлек борынгы язма истәлекләрдә киң кулланылган11 . 3) хатта хикәяләүнең эз-леклелеге баса сүзе ярдәмендә барлыкка китерелгән: Ьаза "после; и, а также" (ДТС, 85).

Язма истәлек теленең иске татар әдәби теленә якын булуы, төрки халыкларның әдәби телләре формалаша барышында Алтын Урда әдәби теле традицияләренең дәвам иттерелүе турында сөйли. Текстта татар, башкорт телләрендә сакланып калган күрәзә сүзенең кулланылган булуы, һәм улак сүзенә татар теле нигезендә ачыклык кертергә мөмкин булу да игътибарга лаек.

 Хатның транскрипциясе12.

  1. Hak Te'âlâ inâyetiyle Muhammed peygamber mu'cizâtiyla
  2. Muhhammed'din Gazi Murad'ka
  3. Selâm burungi han agalarimiz [birle] siznin Rum vilâyetinin sultân atalariniz
  4. Agala[r]iniz birle ilci keleci iyişip bolek selâm alişip bazirgân ortak
  5. Yürüşüp yahşi bariş kiliş kilurlar irmiş irdük sonra han agamiz
  6. Toktamiş Han siznin ulug babaniz Gazi Bâyezîd Bik birle burungi yahşi yosunca ilci keleci iyişip
  7. Bölek selâm alişip ikisi takî dostluk yahşilik öze T[enri] rahmetinge b[a[rdilar
  8. B[asa] Hak Te'âlâ y[a]rligap burungi han agalarimiznin ulug orunni birip turganda öz ara
  9. Turamiz [türemiz?] talaşip sonragi z[a]manada oÇur bulup taht Barak koluna tüşüp turur irdi burungi yil
  10. Huday'nin inayeti birle ç[e]rik yürüp b[a]rip B[a]rak birle Mansurni k[a]çurduk tahtni mülkni bizge birdi olar
  11. Taki ancu [?] öz illerin ala k[a]çip yüriyü b[a]rdilar birer ikişer yil Özji kişlali tip köçüp k[i]lip t[u]rurbiz b[a]sa sizge kişi
  12. Iysek Ulak aşurmagay tip iymaduk b[a]sa sizdin su birle kişi k[i]lgey bildük n[i]çük buldi k[i]lmedi siznin y[a]hşi
  13. At[i]nizni isen tügellikni Haci Ibâd ... din bildük imdi ... k ... ur ... efle ...nda biz ikegüge bir asir ... Şa
  14. Devlet birdi irseb[i]z taki T[enri]nin yarisi birle burungi y[a]hşilarimiz yosun[u]nca y[a]hşi b[a]rişali aramiz[da] ilci keleci iyişip selâm
  15. Böleklerimiz y[i]tişip bazirgân ortaklafimiz yürüşse kiçer buy [?] kalur mengu atka y[a]hşisi ol bullgaymu ime b[a]sa
  16. Aramizda bu b[i]r kisek Ulak kâfimi kiterürge niçük maslahat itip isteğin [?] kurudin sudin bazirgân ortak
  17. Yürüp y[a]rli? Miskin tirligin kilsunlar b[a]sa s[i]znin isen tügellikfni] kürüp k[i]lsün tip Haci îbad ... [?] din b[i]tik selâm iyduk ... ni [?]
  18. Köz [köb ?] köreze kişi İbami [?] özünüz bilürs[i]z tip b[i]tik selâm iydukf?] yil biçin Orda Özü y[a]kasinda irürde b[i]tildi
  19. Fi'lyevmi's-seb'a işrîne Şehr-i Cumâde'l-evvel sene ihdâ ve selâsbine ve semânemi'e.

Sene 831

Topkapi Sarayi Müzesi Arşivi, (TSMA). E.10202/1

Хатың тәрҗемәсе.

Хак Тәгалә мәрхәмәте белән Мөхәммәт пәйгамбәр могьжизаты белән Мөхәммәттән Гази Моратка сәлам. Борынгы хан агаларыбыз сезнең Рум вилаятен (Анадолу) берләштереп ныгыткан аталарыгыз-агаларыгыз белән илче-килөче җибәрешеп, бүлөк-сөлам алышып, сәүдәгәр-уртакларыбыз йөрешеп, яхшы аралашып яшиләр иде. Һәм дә, хан агабыз Туктамыш хан сезнең олуг бабагыз Гази Баязит бөк белән борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча илче-киләче җибәрешеп, бүләк-сөлам алышып икесе дә дуслык-яхшылык белән яшәп, Тәңре рәхмәтенә киттеләр (дөнья куйдылар).

Һәм дә, Хак Тәгалә ярлыкап, борынгы хан агаларыбызның олуг урынын (тәхетне) [безгә] биргән бер заманда, түрә[ләре]без үзара талашып, шуннан соң [хакимлегебез] җимерелеп, тәхет Барак кулына төшкән иде. Узган ел Ходайның мәрхәмәте белән, гаскәр белән килеп, Барак белән Мансурны куып җибәрдек. Тәхетне-милекне [Хак Тәгалә] безгә берде. Алар үз кешеләрен алып качып киттеләр.

Бер-ике ел, кыш чыгар өчен Өзү [янына] күчеп килеп йөрибез.

Һәм дә, сезгә кеше җибәрсәк, улак үткәреп җибәрмәс дип, җибәрмәдек. Шулай ук, сездән су юлы белән кеше киләчәк дип хәбәр алган идек. Ничек булды, килмәде.

Сезнең яхшы исемегезне, исән-төгәллегегезне Хаҗи Ибад-төректөн белдек. Инде дә безнең икебезгә бер чорда [?] дәүләт биргән икән, Тәңренең ярдәме белән борынгы яхшыларыбыз гореф-гадөтенчө яхшы аралашып яшик. Арабызда илчекиләче җибәрешеп, сәлам-бүләкләребез ирешеп, сәүдәгәр-уртакларыбыз йөрешсә, халык даны мәңгегә калыр. Яхшысы шул булмасмы?

Һәм дә, арабыздагы бу бер төркем улак-кяферне алып ташларга ничек киңәш бирәсез, әйтеп җибәрегез. Коры юл һәм су юлы аша сәүдә итешеп, ярлы мескен [халык] тереклек итсен.

Һәм дә сезнең исән-төгәллекне күреп килсен дип, Хаҗи Ибад төрек [аша] сәлам хаты җибәрдек. Сез безне күз-күрәзә (тәҗрибәле, күпне белгән) кеше Ибад[аша] үзегез белерсез дип, хат җибәрдек. Маймыл елында, Урда[да] Өзү ярында торганда язылды. (1428 ел, 14 март).


Искәрмәләр:
  1. Олуг Мөхәммәт хан - XV гасырның 20нче еллар башыннан Алтын Урданың рәсми хөкемдары булган дип санала. 1423-24 елларда эчке чуалышлар вакытында хакимлеген югалта һәм тәхеткә Барак-угьлан утыра. 1426 еллар тирәсендә Олуг Мөхәммәт Сарайны кире кайтарып ала һәм шуннан соң 10 ел хакимлек итә. 1437 елда Кече Мөхәммәт (Урус-хан нәселеннән) тарафыннан Алтын Урдадан куылганнан соң Урта Иделгә таба хөркәт итә. Рус кенәзләре белән сугышлар алып бара. 1438 елның язында Казанны ала һәм ханлыкны ныгыта. 1445 елда үлә.
  2. Гази Морад - Морад II (1421-1451) - солтан Мәхмәд I Чәләбинең (1413-1421) улы. Гази исеме эпитет буларак кулланыла, "сугышларда җиңү яулаган, җиңүче" мәгънәсен белдерә.
  3. Бу документ белән таныш башка бөтен авторлар бу датаны 1428 елның 14 марты дип күрсәтәләр.
  4. Akdes Nimet Kurat, Topkapi Sarayi Müzesi Arşivindeki Altin Ordu, Kirim ve Türkistan hanlarına ait yarlik ve bitikler, istanbul, 1940. Акдес Нимет Курат (Әкъдәс Нигьмәтов) 1904 елда Әлмөт авылында туган. 1927 елда Берлин университетының тарих факультетын тәмамлый, 1928 елда философия докторы дәрәҗәсен алып, Төркиягө китә. Анкара университетының тарих-география факультетына профессор булып урнаша һәм 1971 елга кадәр шунда эшли. Борынгы (У1-УШ гасырлар) һәм соңгы чор (ХУП-ХХ г.) чыганакларын тигез дәрәҗәдә яхшы белүче киң кырлы тикшеренүче бу галимнең төрек, немец, инглиз һәм француз телләрендә 100 дән артык хезмәте басылган. А.Нимәт Курат 1971 елда автомобиль бәрелешенә юлыгып һәлак була.
  5. Б.Д.Греков. А.Ю.Якубовский. Золотая Орда и ее падение. М.-Л., 1950, с.413. М.Г.Сафаргалиев. Распад Золотой Орды. Уч.зап.вып. XI. Саранск, 1960, с.11, 234, 249. А.П.Григорьев. Жалованная грамота Улуг-Мухаммеда.: Вопросы филологии стран Азии и Африки. Вып.1. Л., 1971, с.170-171.
  6. С.Е.Малов. Изучение ярлыков и восточных грамот.: Академику В.А.Гордлевскому к его 75-летию. Сб.ст. М., 1953, с.187-196. Биредә автор Инче юлда анҗу дип укылган сүзне инчү дип укырга тәкъдим итә. Чагатай телендә инчү "человек, по найму поступивший в услужение и на его содержание к князю (беку)". (Будагов, т.1, с.213).
  7. Султанов Т.И. Письмо золотоордынского хана Улуг Мухаммада турецкому султану Мураду II.: Тюркологический сборник. М., 1973, с.53-62.
  8. Бу язмабыздагы тарихи шәрехләр өчен, нигездә, әлеге мәкалә һәм М.Г.Сәфәргалиевнең алда телгә алынган "Алтын Урданың җимерелүе" исемле хезмәте файдаланылды.
  9. Хаков В.Х. Функционально-стилистическое обособление и развитие норм татарского литературного языка ХУ-ХУН вв.: Формирование татарского литературного языка. Казань, 1989, с.20-21.
  10. Баскаков Н.А. Алтайская семья языков и ее изучение. М., 1981, с.135.
  11. Благова Г.Ф. "Бабур-наме": Язык, прагматика текста, стиль. К истории чагатайского литературного языка. - М., РАН, 1994, с.125.
  12. Osmanli Devleti ile Kazan türkleri arasındaki münasebetlere dâir arşiv belgeleri, istanbul, 1995, s.8-9
  13. Туктамыш хан - Мангышлак хөкемдары Туй Хуҗаның улы. Сыгнак ханы булып торганда, 1378 елда Җучи улусының көнбатыш өлешен яулап ала. 1395 елда Аксак-Тимер белән сугышта җиңелә. Рус чыганаклары буенча, 1406 елда Төмән янында Шадибәк хан гаскәрләре белән сугышканда үлә.
  14. Гази Баязид бик - Баязид I Иылдырым (1389-1402) - солтан Морад I Ходавәндигярнең (1359-1389) улы.
  15. Барак - Куйричак угъланның улы, Урус-ханның оныгы. Сәмәрканд хөкемдары Олугбөк ярдәме белән Дөшт-е Кыпчакның көнчыгышын үзенә буйсындырганнан соң, Сарайга хәрәкәт итә һәм 1424 елда аны яулап ала. 1426 елларда Олуг Мөхәммәт тәхетне кире кайтарып ала. Бу җиңелүдән соң, Барак көнчыгышка юнәлә, күптән түгел генә үзе яклы булган Мансур белән сугыш башлый. Мангыт әмире - Мансур шушы сугышта үлә. Барак Сыгнакны даулый башлый. Җирләрен киңәйтү өчен алып барган сугышларның берсендә, 1428 елда Барак һәлак була.
  16. Мансур - Идегәйнең улы. Әтисе үлеменнән соң, Олуг Мөхәммәткә каршы сугыша. Барак белән сугышта үлә.
  17. Өзү - Днепр елгасының төрки исеме. Ул Тимер-Котлык ярлыгында, Шәрәфетдин Али Иездинең "Зафәр-намә" сендә (төрек теленә тәрҗемәдә) очрый. Госманлы дәверендә, Днепр буенда Өзү кальгасе дә төзелгән була һәм ул шул ук исем белән атап йөртелгән өлкәнең үзәге булып та саналган. (Султанов Т.И., с.61).
  18. Хаҗи Ибад - А.Нимет Курат фикеренчә, ул дин әһеле булган, тексттан аның төрек солтаны сараенда да инде бер генә тапкыр булмаганлыгы аңлашыла. Текстта бу исемнән соң төрк (төрек) дигән сүз килә. Шуңа күрә, Ибадның чыгышы буенча Госманлы дәүләте кешесе булуы да мөмкин.

Асия Рәхимова,
ЦХИДНИТның фәнни хезмәткәре