1996 1/2

Юныс Вђлиди: «Игенчелђргђ ярдђм итеп…»

Укучыга тђкъдим ителђ торган документныћ тљп идеялђре фђнни жђмђ-гатьчелеккђ књптђн мђгълњм. Бу документны егерменче елларны барлыкка килгђн књп документлар белђн чагыштырып булыр иде. Аныћ авторы Юныс Вђлиди -беренче Татарстан Совет хљкњмђтенећ ђгъзасы-республиканыћ ќир эшлђре комиссары булган кеше. Заманыныћ актив шђхесе буларак, ул, беренчедђн, коммунистик идеалларга ышанган кеше булса, икенчедђн, њзенећ туган татар халкын чын мђгънђсендђ ирекле вђ алга киткђн рђвештђ књрђсе килгђн. Бу џич тђ гаќђп тњгел. Юныс Вђлидинећ Коммунистлар партиясенђ килњенећ сђбђбе дђ большевикларныћ татарларга милли азатлык бирњенђ ышану була.

Нђкъ менђ шућа књрђ дђ инде аныћ Татарстан партия оешмасыныћ бишенче конференциясендђ игълан иткђн тезислары шушы ышанычын чагылдыра. Бу ун пункттан торган тезислар РКП(б) ныћ XI бљтенроссия конференциясендђ кабул ителгђн принципларга џђм шућа нигезлђнгђн 1922 елныћ декабрендђ кабул ителгђн аграр кодекска туры килђ. Национализация, крестьян хуќалыгыныћ эшлеклелеген ныгыту, крестьяннарга ќирдђн файдалану иреген бирњ принциплары тулаем шушы документларга ќавап бирђ. Бу бик табигый. Юныс Вђлиди аграр проблемага караган књп материалларны џђм чынбарлыкны ныклап љйрђнгђн кеше. Ул авыл тормышын энђсеннђн ќебенђ кадђр белђ. Гомумђн, аныћ тирђн белемле булуы ул язган тезисларныћ беренчесенђн њк књренеп тора. Документныћ башыннан ахырына кадђр авторныћ мђсьђлђнећ асылына тљшенњ куђте, Татарстан авылы проблемаларына гомум кићлектђн карый алу сђлђте ачыла бара. Россия авылыныћ кљнкњреше жиме-релњен, аныћ соћгы чиккђ житкђн булуын бер-ике гади сан белђн исбатлый алу телђсђ кем кулыннан килми. Юныс Вђлиди исђ моны бљтен осталыгы белђн башкара.

Ул азык разверсткасын азык салымы белђн алмаштыруга зур бђя биреп кенђ калмый, бђлки искиткеч ђџђмияткђ ия булган бу чараны тљп проблеманы хђл итњнећ башы гына итеп карый. Чыннан да Татарстан авылы, бигрђк тђ татар авылы љчен, тљп проблема нидђн гыйбарђт соћ? Ул да булса жирнећ њзен эшкђртњчелђрне дђ азык-тљлек белђн тђэмин итђ алмавында. Ђ моныћ сђбђбен Вђлиди ќирдђн жљмђгать хђлендђ (общинное землепользование) файдаланудан, техник, агрономия чараларыныћ юк дђрђќђдђ булуыннан књрђ.

Тик бљтен проблеманы шућа гына кайтарып калдырса, Вђлиди без белгђн ялкынлы патриот та булмаган булыр иде. Юныс Вђлиди татар крестьяннарыныћ яшђњ шартларыћа аеруча басым ясый. Ул авылдагы татар игенчесенећ жире башкаларныкына караганда 1,5-2 мђртђбђгђ ким, Урта Идел буендагы татар крестьяннарныћ 24,8 проценты 1,5-6 дисђтинђ жиргђ генђ ия булганлыгын бик тђ яхшы белгђн булса кирђк. Билгеле ки, Казан алынганнан соћ татарларны шђџђрлђрдђн, юл яки елга буйларыннан куалар. Алар ќир эшкђртњ љчен ић ућайсыз шартларга куелалар. Шунлыктан ђгђр дђ моћа кадђр татар крестьяны ќирен чђчђк аттырган булса, искиткеч жилђк-жимеш, яшелчђ бакчалары њстерђ белгђн булса, моннан болай ул мондый мљмкинлеклђрдђн мђхрњм итћлђ. Шуныћ љстенђ татар авылларында атсызлык хљкем сљрђ. Инде 1884-1891 елларда ук шушы тљбђктђге татар хуќалыкларыныћ 34,8 проценты атсыз, 46,2 проценты бер атлы џђм бары 14,8 процент крестьян хуќалыгы гына ике атлы була.

Юныс Вђлиди боларны гына тњгел, њз тезисларына кермђгђн башка бик књп мђгълњматны да яхшы белгђн. Билгеле ки, ђйтеп њтелгђн жирдђн жђмљгать белђн файдалануны бетерњ максатыннан Столыпин заманында ук крестьяннарны хуторларга чыгару эше башлана. Тик бу процесс ахырына кадђр ќиткерелми. Большевиклар да эре крестьян хуќалыкларын булдыру алдыннан ђнђ шул тукталып калган хуторлаштыру принцибын алга сљрђлђр. Бу ысул Вђлиди љчен бигрђк тђ хуш килђ. Ул, шућа таянып, татар крестьянын ќирле итњ генђ тњгел, аны гомумђн хуќалык алып бару љчен ућайлы шартларга кую мљмкинлеген књрђ. Ул моны милли џђм социаль гаделлеккђ туры килђчђк чара дип карый. Дљресен ђйтергђ кирђк, ул бу эшне башлап та ќибђрђ. Идел буендагы "Кызыл байрак" кебек поселоклар -Вђлиди эшчђнлегенећ нђтиќђсе.

Шулай да ул хуторлаштыруны бљлгенлектђн чыгуныћ бердђн-бер чарасы итеп књрми. Ул крестьян халкыныћ, шул исђптђн рус авылларында яшђгђннђренећ дђ, ќиргђ кытлыкта яшђгђнлеген књрђ. Шућа књрђ ул њз тезисларында коры ќирлђрне сугару, сазлыкларда мелиорация эшлђре алып бару кирђклеген књрсђтђ. Ђлбђттђ, бу књлне књккђ асуга тђћгђл тњгел џђм џич кенђ дђ болыннарны киптереп, ђрђмђлеклђрне бетерњ булмый. Киресенчђ, табигатнећ џђрбер бирмешен кешегђ яраклаштыру чарасы итеп карала.

1921-1922 еллардагы ачлык џичшиксез татар халкы кичергђн фаќигалђрнећ ић зурларыннандыр. Нђкъ менђ корылыкка каршы чаралар Вђлиди књзаллаган рђвештђ генђ чын мђгънђсендђ авыл халкына файдалы була алалар. Сњз ић беренче нђњбђттђ авыл халкына хљкњмђт ярдђме системасын булдыру турында бара. Монда матди ярдђм дђ, техника белђн тђэмин итњ дђ, зур књлђмле кредит ta, нђселле мал-туар, затлы чђчњ орлыкларын булдыру џђм тагын шућа охшаш эшлђрнећ бер система булып урнашуы књзаллана. Шул системаныћ нигезе итеп Вђлиди авыл кооперациясен књрђ.

Дљрес, рђсми тезислар Вђли-динећ фикер байлыгын тулысы белђн ача алмыйлар. Мин бу очракта ић беренче итеп 1921 елгы ачлыкныћ Совет дђњлђтенећ социаль џђм милли сђясђтенећ нђтиќђсе икђнлеген истђ тотам. Ачлыкныћ тљп сђбљбе-республикага дђњлђт тарафыннан берничек тђ њти алмый торган 10,5 млн.потлык икмђк разверсткасы. Ђ сђбђпчелђре - шушы планны 101 процентка њтђп, Мђскљњ тарафыннан бњлђккђ алтын сђгать алучы Сљетгалиев кебеклђр. Ђ Вђлиди џђм аныћ якын кљрђштђше Шамил Усманов моћа каршы чыгалар џђм моны њз халкыћа њлем карары чыгару дип бђялилђр. Укучыга тђкъдим ителгђн тезисларда бу турыда язылмаган булса да, аныћ џђрбер ќљмлђсендђ халыкны килђчђктђ теге яки бу рђвештђге хђвеф-хђтђрдђн коткару омтылышы ярылып ята. Шунлыктан Вђлиди татарны ќирле итеп, аны матди џђм агротехник чаралар белђн генђ тђэмин итњне халыкны хђвеф-хђтђрдђн коткаруныћ бердђн-бер чарасы итеп санамый. Ул шушы чараларны хокукый нормаларга салуны махсус бурыч итеп куя. Аныћ дњртенче тезисы нђкъ шуны књз алдында тота. Анда "Татарстан ќљмџњрияте хђленђ муафикъ џђм анда гамђлгђ куелырлык рђвештђ файдаланырлык итеп бер канун мђќмугасы рђвешенђ кую тиешле табыла", дип язылган.

Бу хакта РКП(б) ныћ XI конфе-ренцисе материалларында язылган, монда бернинди яћалык юк, диючелђр булыр. Бу чыннан да шулай. Лђкин партия карарлары дђњлђт законы була алмый. Аннан болай Вђлиди сњзне Россия законнары турында тњгел, Татарстанныћ њз законнарын булдыру турында алып бара. Димђк, ул ќир проблемасын гына тњгел, авыл халкына караган кануннар хакында гына тњгел, ђ њз законнары белђн эш итњче мљстђкыйль Татарстанны булдыруны алга сљргђн. Бу аныћ чын мђгънђсендђ дђњлђт эшлеклесе булып љлгергђнлеген књрсђтђ.

Ђ менђ шундый мљстђкыйль фикер йљртњче кешелђр кирђк булдымы икђн соћ, дигђн сораудан беркая да китеп булмый. Юныс Вђлиди Мирсђет Солтан-галиевнећ фикердђше џђм кљрђштђше була. Ул њзенећ остазы кебек њк милли гаделлеккђ омтыла, бљтен кљче белђн чђчђк аткан Татарстанны булдыру љчен тырыша. Лђкин большевиклар партиясенећ ќитђкчелеге башкачарак фикердђ була. Аћа мљстђкыйль Татарстан да, хђтта мљстђкыйль Украина да кирђкми. Аныћ яшерен максаты-бердђм џђм бњленмђс Россия џђм аныћ тђгълиматына буйсындырылган дљнья.

Юныс Вђлидинећ язмышы фаќигале. Исђн чагында аћа тљрле рђвештђге яла ягулар, бур-караклыкта гаеплђњлђр ташлана. Саф џђм намуслы кешегђ моны књтђрњ авыр була. Ул 1925 елны авырып шифаханђгђ керђ џђм шунда њлђ дђ. Ничек њлђ-њземе, ђллђ моћа кем дђ булса "ярдђм" итђме-болары ачык тњгел. Лђкин бу њлем, шул заманда яки Татарстанныћ ќљмџњрият булып аякка басып килгђн елларында Вђлидилђр кирђк булдымы, юкмы, дигђн сорауга жаваптыр, књрђсећ. Укучыга тђкъдим ителгђн тезислардагы фикерлђрнећ кирђклеге дђ шул чама гына булгандыр, књрђсећ.

Тик шулай да бу документныћ гаделлек идеялђре белђн сугарылган булуы, авыл хуќалыгын чыннан да алга ќибђрердђй чаралар программасын эченђ алуы укучыларда бернинди шик уятмастыр, дип ышанасы килђ.

Индус Таџиров,
Татарстан Фђннђр Академиясе академигы.

 

Ќир эшлђре сђясђте хакындагы тезислар

I

Авыл кљнкњреше эшенећ ќимерелње, 1920 елныћ ахырына таба соћ чиккђ ќитње, бљтен Россиядђ ашлык чђчњнећ 50 процентка кадђр кимње, икмђк чыгуныћ дњрт миллиард ярымнан ике миллиард ике йљз миллионга тљшње авыл кљнкњреше эшен бљтенлђй џђлак булудан саклап калып, яћадан аякка бастыру љчен тљпле чаралар књрњне џђм, гомумђн, яћа икътисади сђясђт хакында уйлануны талђп итђ.

II

Авыл хуќалыгын џђлакђттђн саклап калу. љчен књрелгђн беренче тљпле чара унынчы партия конференциясенећ азык разверсткасын азык салымы белђн алмаштыру хакында чыгарган карары булды. Бу карарныћ яхшы нђтиќђлђр биргђне књренде. Бљтенроссия Советларныћ тугызынчы съездында љлкђдђ икмђк чыгара торган вилаятьлђрдђ, хђтта ђлђктђ њзенђ икмђк кертђ торган књп кенђ вилаятьлђрдђ дђ кљзге арыш чђчњнећ 23 тљн 26 процентка кадђр артканлыгы билгеле булды. Азык салымы игенчегђ њзенђ кирђгеннђн артыгын чђчњгђ юл ачу белђн бергђ, эшче белђн игенче арасындагы берлекне ныгытты'. Бу берлекнећ ныгуы Советлар хљкњмђтенећ нигезе булып, авыл кљнкњреше эшендђге хуќалыкныћ њзенђ хезмђт итњ формасында, ягъни эшлђп тапканны бетереп тора торган формада гына калмыйча, аныћ кебек сђнђгатьI формасына, ягъни махсулатII ќитештереп тора торган типка књчњне фаикъIII рђвештђ талђп итђ. Шуныћ белђн бергђ авыл хуќалыгыныћ џаман да авыр бер хђлдђ булып, яћа ачлык куркынычы алдында торганлыгын игътибарга алып, хђзерге кљндђ авыл хуќалыгын да башка берничђ кирђкле сђнђгатьлђр рђтенђ кертеп, партия џђм хљкњмђт аппаратларыныћ авыл хуќалыгын књтђрњ юлында тагын да ныграк тырышлык белђн эшлђњлђре тиеш књрелђ.

III

Бљтенроссия партия конференциясе њзенећ авыл кљнкњреше эшендђ булган хезмђтен тњбђндђге рђвештђ билгели џђм ул љшнећ ђсасыIV ничек булырга тиешлек хакында ђйтђ: а/ ќиргђ булган национализация нык сакланырга тиеш, б/ игенченећ ќир билђњ эшен ќићел џђм садђV бер хђлгђ куярга кирђк.

в/ Ќир билђњ рђвешен билгелђњне игенченећ њзенђ калдырырга кирђк, игенче хуќалыгыныћ алга китње џђм кирђгенчђ юлга куелуы љчен булган бљтен чаралар ќиренђ ќиткерелергђ тиеш. г/ Кљнкњреше начар булган игенчелђрнећ хуќалыкларын књтђрњ юлында аларга бурыч бирњ, иген кораллары ќибђрњ, љслђренђ тљшкђн салымнарны ќићелђйтњ џђм башка мљмкин булган бњтђн юллар белђн ярдђм итђргђ кирђк.

Эшче халыкныћ базарга булган ихтыяќын киметњ максаты белђн партия пролетариат арасында ќир эшлђњне бик нык таратырга џђм ныгытырга тиеш књрђ. Шуныћ белђн бергђ конференция 22 нче елгы авыл хуќалыгы кампаниясендђ партия оешмаларыныћ ић тњбђннђн алып ић югарысына кадђр булганнарын бик ныклап шул эшкђ катышуларын тиеш таба џђм башкалар.

IV

Иделнећ урта агымына якын ќирлђр, шул ќљмлђдђн књбрђк љлеше татар жљмџњриятенђ кергђн элеккеге Казан вилаяте дђ, ќирдђн тиешенчђ файдалану џђм игенче хуќалыгын тљзек бер юлга кую турысында гарбиVI губерналарга караганда Октябрь революциясенђ кадђр бигрђк тђ артта торадыр иде.

Бу артталыкныћ сђбђбе итеп ќирдђн борынгы формада ќђмђгать хђлендђ /община/ файдалануны, ќир азлыкны, бу ќирлђрдђ књпчелек тђшкил иткђн татарларныћ мђдђни џђм икътисади ќђџђттђн бик кысынкы хђлдђ яшђњлђрен, шулай ук аларныћ хљкњмђт тарафыннан иске шђџђр тирђлђреннђн, зур елга буйларыннан читкђ куылып, мондагы ќирлђрнећ читтђн књчеп килњчелђр тарафыннан ишгальVII ителњен књрсђтергђ мљмкин.

V

Октябрь революциясе бу каршылыкларны бик ќићеллек белђн ачып бирде. Ќир мђсьђлђсе аз ќирле џђм ярлы игенчелђрнећ ќирне ќђмђгать белђн файдалануны ихтыярлары белђн ташлап, социализм ђсасында файдалана башлаулары белђн хђл ителде. Элеккеге Казан вилаятендђ, башка ќирлђргђ караганда, ќирне коллектив белђн, ягъни бергђ ќыелып, уртаклашып эшлђњнећ књбрђк алга китње югарыда ђйтелгђн рђвештђ мондагы игенче халкыныћ элеккеге икътисади хђллђренећ тњбђн булуыннан килеп чыкканлыгы аћланса кирђк.

VI

Мђдђният, техника ќђџђтеннђн артта калган, њзе бљлгенлеккђ тљшњ белђн бергђ, хљкњмђтеннђн дђ тиешенчђ ярдђм булмаганлыктан, игенченећ барысы да коммуна рђвешендђге хуќалыкларны сакларга џђм алга ќибђрергђ булдыра алмадылар. Менђ шушы књрсђтелгђн нђрсђ џђм яћа сђясђт безгђ авыл хуќалыгын алга ќибђрњ эшендђ шундый ысул хакында уйларга мђќбњр итђ ки, ул ысул белђн авыл хуќалыгыныћ тиз књтђрелње, аннан соћ игенче кооперативлары аркылы зур хуќалыкларга књчђргђ мљмкин булсын. Моныћ љчен иске сђясђт вакытындагы шикелле яћа икътисади сђясђттђ дђ урта хђлле игенчене алга сљрергђ туры килђ. Лђкин шуныћ белђн аз кљчле булган игенчелђргђ кооперациялђр харкылы ярдђм итеп, аларны эшлекле хуќалар дђрђќђлђренђ ќиткерњне онытмаска кирђк. Чљнки авылда пролетариат диктатурасыныћ ныгыу љчен кирђк тигезлекне шушы фђкыйрь сыйныф аркылы гына ясарга мљмкин.

VII

Ќирдђн файдалану рђвешен билгелђњ турысында игенченећ хокукын џичбер чиклђмичђ, ќирне ќђмђгать белђн билилђрме, яки хутор булып утыралармы, бу турыда аларга тђмам ирек бирелђчђген белгертњ белђн бергђ, хђзерге заман љчен ић алда тора торган, шул ќирдђн ширкать-кооперативлар ђсасында файдалану кирђкле икђнен дђ искђ тљшереп њтњ тиештер. Моныћ болай булырга тиешлеген IV џђм V бњлеклђрдђ књрсђтелгђн шартлардан џђм Татарстанда бик еш булып тора торган ачлык нђтиќђсендђ халыкныћ ярлылануыннан килеп чыга.

Ќиргђ ясалган национализацияне шул хђлдђ калдыруы белђн бергђ, бу эштђ урта хђлле игенченећ ноктаи назарыннанVIII караганда ић муафикъ юл џђм бу мђсьђлђлђрне дљрес рђвештђ хђл итњ дип карый алабыз. Национализацияне бетерњ џичшиксез бай игенчелђр џђм алпавытлар љчен генђ файдалы булып чыгачак .^JBy хђлдђ ќир билђњнећ тљпле бер ђсаска куелуы ќир љлђшњнећ мљддђтенIX чиклђр белђн тђэмин ителђ. Низаглы мђсьђлђлђрне хђл кылучы мђхкђмђлђрX тљзегђндђ џђм игенченећ нинди хђлдђ ќирдђн мђхрњм булачагын књздђ тоткан кануннар ясаганда татар игенчесенећ хосусыятьлђре игътибарга алынырга џђм хљкемдђ канун мљђссљсђ-лђреXI шућар карап эш итђргђ тиешлђр.

VIII

Татар ќљмџњриятенећ эчке шартларына караганда, нык ачлык булу сђбђпле, пролетариат хуќалыгы џђм авыл кљнкњреше кооперациясе беренче ђџђмиятле урынны тђшкил итђ.

Эшчелђрне тђэмин эшенећ базарга бђйлђнгђн булуын йомшарта тљшђр љчен Татарстан ќир эшлђре халык комиссариаты пролетариатныћ иген игњ эшен алга ќибђрњне њз љстенђ ала. Шул максат белђн Татарстан ќир эшлђре халык комиссариаты карамагыннан киткђн совхозлар, дђњлђт ќирлђре џђм буш ќирлђр игенчелђрнећ ќирдђн файдалануларына зарар китермђњ шарты белђн беренче нђњбђттђ пролетариат хуќалыкларына бирелђлђр.

Љлкђ конференциясе, игенче хуќалыкларыныћ нђрсђ эшлђп чыгару кљчен књтђрњ, ярлы игенче, хосусан, татар игенчелђренећ хуќалыкларын саклау, авыл хуќалыгыныћ эшлеклелеген арттыру, вак хуќалыклардан зур хуќалыкларга књчњне ќићелђйтњ љчен авыл хуќалыгы кооперациясен тђрђкъкыйXII иттерњгђ бик нык ђџђмият биреп, кооперациясен тљзњгђ ярдђм итњне ќир эшлђре халык комиссариатына џђм аныћ урыннардагы органнарына тапшыра. Шуныћ белђн бергђ љлкђ конференциясе кооператив инс-трукторалары ќитештерњ, авыл ячейкаларындагы ярлы эшчђн кешелђрдђн кооперациядђ эшлђрлек гади эшчелђр хђзерлђњ џђм пропаганда юлы белђн њзе дђ авыл кооперациясе тљзелеше эшлђренђ катнаша.

IX

Россия коммунист /большевиклар/ партиясенећ 5 нче Татарстан љлкђ конференциясе, Татарстан ќљмџњриятендђ ќир эшлђре хакындагы сђясђтнећ 9 нчы Советлар съезды џђм Татарстан мђркђз башкармасы 3 нче сессиясенећ карарларында књрсђтелгђн гамђли чараларга муафикъ рђвештђ ќиргђ национализация ясау ђсасында игенчелђрнећ ќирдђн файдалануларын гамђли яктан борылмаслык нык иттереп кую тиешлекне тђэкидXIII итђ. Моныћ љчен дђ 9 нчы Советлар съезды џђм Татарстан мђркђз башкармасы 3 нче сессиясенђ кушулары буенча тњбђндђ саналган нђрсђлђрне ќиренђ ќиткерњне тиеш таба:

1

Авыл хуќалыгыныћ махсулат бирњ кљчен арттыру љчен халыкныћ њзлђре телђгђнчђ ќирдђн файдалану рђвешен сайларга ирек бирњ џђм шул хакта кагыйдђлђр тљзњ. Ќирне њз кљчлђре белђн эшли алмаслык хуќалыкларныћ ќирлђрен башкаларга иќарђгђXIV биреп торулары џђм игенне яллап эшлђтњ шартлары хакында кагыйдђлђр тљзњ, ќирне яћадан љлђшњ эшлђре турысынла тђртип кую џђм хуќаларныћ ќирдђн файдалануларын ныгыту џђм озак дђвам иттерњ белђн тђэмин итњ. Ќир бњлњнећ формалары џђм авыл эчендђ ќирне бњлеп бирњ шартлары хакындагы мђсьђлђне бик ачык рђвештђ хђл итњ. Болын хуќалыгы эшлђрен тђртипкђ кую.

2

Шушы мђсьђлђлђрне гамђли рђвештђ хђл кылуныћ нигезенђ тњбђндђге ђсаслар куелырга тиеш.

а/ халыкныћ ќирдђн файдалану рђвешен њзе телђгђнчђ сайлавында дђњлђтнећ битараф булуы. Шулай булса да, бу турыда тњбђндђге рђвештђ гомуми файдалар ясала: ќђмђгатьтђн ќир бњлеп алып, хуторга чыгарга телђгђн йортларныћ саны шул авылдагы бљтен йорт хуќаларыныћ биштђн береннђн ким булмаска. Мђсђлђн, 250 йорттан артык йортлы авылларда J>0 йорттан да ким булмаска тиеш, бары тик кайсыбер аерым гљрњџлђрXV љчен генђ Татарстан ќир эшлђре халык комиссариатыныћ рљхсђте белђн бу кагыйдђне њзгђртергђ мљмкин була;

б/ халыкныћ ќирне башкаларга иќарђгђ биреп торуына фђкать кљтелмђгђн тљрле казалар аркасында яки эш хайваннарын югалтудан вакытлы рђвештђ зђгыйфьлђнгђн хуќалыкларга гына рљхсђт итђргђ.

в/ хуќалыкларныћ зурлыкларын микъдары белђн чиклђњне гомуми кагыйдђ итеп куярга. Болар иќарђгђ биргђндђ џђм яллап эшлђгђндђ дђ бозылмаска тиеш;

г/ иген игњчелђр кулында булган авыл эчендђге бњтђн иген ќирлђрен џђм башка тљрле файда китерђ торган ќирлђрне бертљрле микъдарда гына љлђшеп бирњ;

д/ џђрбер иген игђ торган йортныћ ќирдђн файдалануыныћ даими џђм туктаусыз булуын тану.

3

Ќирдђн файдалану мђсьђлђлђрен дљрес юлга кую џђм иген игњчене, ќиргђ булган нык хокукларын саклау љчен ќир эшлђре, сђњдђ, тљзњ џђм ќир турында чыккан низагъларны хђл кылу мђсьђлђлђрен ачык куярга кирђк. Ќир тљзелеше џђм ќирдђн файдалану мђсьђлђлђре бер-берсе белђн шулкадђр нык бђйлђнгђннђр ки, аларныћ икесен ике урынга суд џђм ќир органнарына аерып бирњ, дљрес юл белђн алып бару ясалма џђм эш љчен зарарлы бер нђрсђ булып чыгар иде. Шунар књрђ ќирдђн файдалану џђм ќир тљзелеше турындагы бљтен низагълы мђсьђлђлђрне карауны Татарстан ќир эшлђре халык комиссариаты џђм аныћ урыннардагы органнары хозурындагы махсус суд џђйђтлђреXVI кулына ќыю гомуми кагыйдђ булырга тиеш. Бу коллегиялђрнећ эшлђячђк эшлђрен мђхкђмђ урыннарыныћ эшлђре белђн катыштырып йљртмичђ, алардан аерырга кирђк.

4

Революция дђвереннђн нык хокукый нормаларга књчњ, инкыйлабыйXVII закон ђсасларын кићђйтњ шарты белђн ќир хакындагы- закон џђм фђрманнарны автономияле Татарстан социал советлар ќљмџњрияте хђленђ муфаикъ џђм анда гамђлгђ куелырлык рђвештђ файдаланырлык итеп бер канун мђќмугасе рђвешенђ кую тиешле табыла.

5

Корылыкныћ тђкрарXVIII килњ џђм Татарстандагы авыл хуќалыгы эшлђренећ тагы ќимерелњ ихтималы бу турыда алдан саклану чараларын књрњне ляземXIX итђ. Ул чаралар арасында читкђ књчерњ, хосуан татар халыкларын читкђ ќибђрњ чаралары, бары тик соћгы чара итеп кенђ књрсђтелергђ тиеш.

6

Ђњвђлдђ књчеп киткђн халыкларны кире кайтару љчен халык књчкђн тљбђклђрдђ буш џђм ућайлы ќир фонды булмау сђбђпле, Татарстан эчендђ иген љчен ућайлы ќирлђрне арттырырга бик зур ђџђмият бирергђ кирђк була. Моныћ љчен сазлык џђм болыннарны киптерњ, сусыз тљбђклђрне сугарып, иген игђргђ яраклы итњ чараларын књрергђ кирђк. Бу нђрсђлђрне вљќњдкђXX чыгару љчен тиеш табыла: 1/ ќирне сугару, сазлыкларны киптерњ белђн шљгыльлђнђ торган оешмалар вљќњдкђ китерњ џђм аларны ныгыту, 2/ ќир тљзелеше џђм мелиорация эшлђре белЕђћ шљгыльлђнњчелђрнећ эшлђрен бер-берсенљ муафикъ итеп алып бару џђм эшлђрен берлђштерњ 3/ бу эшкђ халыкныћ њзен, хосусан татар игенчелђрен ќђлеп итњ.

7

Татарстан ќљмџњрияте эчендђ ќирне бљтен халык арасында тигезлђп бњлњ идеясе њтђрлек џђм икътисади яктан файда китерерлек булма-ганлыктан, бу фикерлђрдђн кайтып, тњбђндђге нђрсђлђрне ђшлђгљ кирђк: а/ дђњлђтнећ ќйр тљзелеше хосусыйдагы эшлђрен тизрђк алып барырга џђм аны садђлђштерергђ. Моны ќир эшлђре чуалган џђм читенлђшкђн тљбђклђр белђн ќирдђн файдалану турыларында гамђли яктан ућайсызлыклар булган тљбђклђргђ аерым игътибар белђн эшлђргђ кирђк, б/ авыл эчендђ ќир тљзелеше эшлђрен алып бару љчен ќир эшлђре белђн шљгыльлђнњче кљчлђрне мљмкин кадђр књбрђк ќђлеп итђргђ кирђк, в/ ќир тљзелеше эшлђрен алып барганда техника џђм башка њзгђреш якларын садђлђштерергђ, моныћ љчен кирђк булганда, ќир тљзелеше эшлђрен участоклап караучылар институтын вљќњдкђ чыгарырга кирђк, г/ татарларныћ хезмђт иялђре арасыннан ќир тљзелеше эшлђре белђн шљгыльлђнњчелђрне књбрђк хђзерлђргђ џђм ќир тљзелеше идеясе хакында алар арасында кић рђвештђ аћ-фикер таратырга.

8

Икътисади, малия XXI, идарђ џђм башка максатлар љчен Татарстан ќљмџњриятенђ тиз кљндђ иген кораллары џђм књчерелми торган милеклђрнећ књпме файда китерњлђре хакында дљрес мђгълњматлар кирђк булганлыктан, ќир тљзелешенећ тђмам булганын кљтмичђ њк, боларны кайдXXII итњ џђм књчерелми торган милеклђргђ бђџа кую эшлђрен тизрђк алып барырга кирђк.

9

Соћгы вакытта бик књп артта калган џђм чуалган авыл кљнкњреше эшлђре белемен югары књтђрергђ, хђзерге кљндђ бар булган авыл кљнкњреше мђктђплђрен табигый юл белђн баруларын тђэмин итђргђ џђм алар-ныћ челтђрлђрен кићђйтњ хосусында хђзерлек эшлђрен башларга кирђк.

10

Ќир тљзелеше џђм ярамаслык ќирлђрне иген игђргђ яраклы хђлгђ китерњ турыларында чаралар књреп, ќир эшлђрен бертљрле план белђн оештыру, халык арасында иген игњ мђгълњматы тарату чаралары белђн муафикъ итеп алып барырга тиеш. Бу эшлђрне ќир тљзелеше џђм мелиорд-ция кљчлђре белђн генђ тњгел, агроном оешмаларыныћ да шнтиракьларыXXIII белђн алып барырга кирђк.

Татарстан ќир эшлђре халык комиссары: Вљлидов.

Партия конференциясе тарафыннан ќир эшлђре халык комиссары иптђш Вђлидовныћ доклады буенча кабул ителгђн резолюция.

Конференция авыл хуќалыгы џђм ќир эшлђре мђсьђлђлђре хакындагы тезисларны кабул итеп, авыл хуќалыгын џђм чђчњ компаниясен књтђрњ эшендђ ић тњбђннђн алып ић югарыга кадђр булган бљтен оешмаларныћ иштиракь итњлђрен тиешле џђм кирђкле дип таба. Шуныћ белђн бергђ конференция халык комиссарлары шурасы, икътисади кићђшмђ, ќир эшлђре халык комиссариаты џђм башкалар кебек Татар социал шуралар ќљмџњриятендђге бљтен хљкњмђт органнарына авыл хуќалыгы эшен књтђрњдђ конференция тарафыннан кабул ителгђн тезисларда књрсђтелгђн бљтен гамђли чараларны тизлек белђн тат-бикъXXIV итеп, хакыйкый чаралар белђн ярдђмгђ килергђ тђкъдим итђ.

I  Сәнәгать - промышленность.

II Махсулат – уңыш керем.

III Фаикъ – беренче чиратта, катгый рәвештә.

IV Әсас - нигез, принцип.

V Саде - гади, катлаусыз.

VI Гарби - көнбатыш.

VII Ишгаль - биләү, оккупация.

VIII Ноктаи назар – караш.

IX Мөддәт – ара, вакыт, срок.

X Мәхкәмә – хкем йорты, суд.

XI Мөәссәсә – оешма, учреждение.

XII Тәркъкый – алга киткн, прогрессив.

XIII Тәэкид – раслау, куәтләү, кабатлау.

XIV Иҗарә – вакытлы файдалану, аренда

XV Гөрүһ – төркем.

XVI Һәйәт - комиссия, комитет, коллегия.

XVII Инкыйлабый - революцион.

XVIII Тәкрар -  кабат.

XIX Лязем - тиеш, кирәк, мәҗбүри, зарур.

XX Вәҗүд - барлык, бар булу.

XXI Малия – финанс.

XXII Кайд – беркетү, теркәү, язып кую/ регистрация/

XXIII Иштиракь – уртак булу, бергәләп эшләү.

XXIV Татбикь – яраштыру, килештерү, яраклаштыру.