1996 1/2

Муса Бигиев: «Шу мђктњбем сњзлђре сезђ ђманђтдер...»

Муса Бигиев: «Шу мђктњбем сњзлђре сезђ ђманђтдер...»

Mуса Ќарулла улы Бигиев (1875-1949) - танылган дин галиме, књренекле ќђмђгать эшлеклесе; ислам фђлсђфђсе џђм гарђп ђдђбиятына багышланган фђнни хезмђтлђр авторы.

Биредђ аныћ "Вакыт" газетасы мљхђррире Фатих Кђримигђ ќибђрелгђн ике хатын тђкъдим итђбез. Боларныћ књлђмлерђге 1914 елныћ 7 апрелендђ язылган. Эчтђлегеннђн аћлашылганча, хатныћ язылуына "Вакыт" газетасыныћ шул елгы 2, 3, 10, 13, 15 апрель саннарында нђшер ителгђн "Тукай Петербургта" исемле ха-тирђи язма сђбђпче булганI .

Мђкалђнећ авторы Кђбир Бђкер (1885-1944) - язучы, журналист. "Ђл-ислах", "Вакыт", "Нур" газеталарында эшлђгђн, Октябрь революциясеннђн соћ, Ташкентта "Олуг Тљркестан" газетасын оештырган. Ђлеге мђкалђ "Тукай турында истђлеклђр" (Казан, 1986, 178-200 б.б.) дигђн ќыентыкта да бераз њзгђртелеп џђм кыскартылып басылды.

Хат эчтђлеге белђн танышканнан соћ туачак сорауларны исђпкђ алып, бераз шђрехлђп китњне муафыйк књрдек.

Дикъкатьне ќђлеп иткђне шул: бу - њпкђ хаты. Ихтыярсыз-дан, "Кем хаклы?" - дигђн сорау туа. Ђмма ул бик тиз онытыла. Чљнки, бњгенге кљн књзлегеннђн карап, ул заманны хљкем итњ бик њк мљмкин эш тњгел.

Ђлеге язмалар бњгенгебез љчен тарих. Аларны белергђ, аћларга омтылуныћ максаты да ачык џђм гади. Ул да булса, чорыбыз вакыйгаларын, миллђтебезнећ рухи халђтен тљшенер љчен ачкыч табарга тырышу.

Бер яктан М.Бигиев хатын укып, икенче яктан К.Бђкер мђкалђсе белђн танышкач, књз алдында шул заманныћ вакыйгалары ќанлана.

М.Бигиев џђм тагын берничђ кешенећ чакыруы буенча Петербургка килеп, "пайтђхетнећ" дымлы џавасына, "ялган рђсмият белђн генђ дљньяда тора торган" џђм "ике партия булып йљргђн" халкы (шунда яшђњче татарлар турында сњз бара) арасына килеп элђккђн Тукайныћ "ансыз да тар холкы тагын да тараеп, кђефе тђмам бозылып" китђ. Хаттан яхшы аћлашылганча, Тукай башта Биги-евлђрдђ яши, "канђгать итмичђ" алар дан китђ. К.Бђкер мђкалђсендђ язылганча, њзенђ "џич мљнђсђбђте булмаган халык" тан киткђч, "агай-эне" дуслары Тукайны кунакханђ номерына урнаштыралар.

Еракка китеп карагач, яхшырак књренђ. Биредђ конкрет Тукайныћ конкрет М.Бигиевне џђм аныћ мохитын кабул итђ алмавы гына булмаган. Биредђ, гњя ки, бизмђннећ ике ягына ике тљрле холык, дљньяга караш, тљрле дђрђќђдђге гыйлемлелек, тђрбиялелек џђм зыялылык куелган да, бер яссылыкка туры килђ алмыйча бизмђн тђлинкђлђре биешђ. Тукайныћ њз сњзлђрен китереп ђйтсђк: "Муса ђфђнде ят кеше... Љстенђ, фђњкыльгадђ тђкђллефле (гадђттђн тыш ясалма)... Юк кына нђрсђне тђкђллефлђндереп зур итђ. "Зате галилђре" (аксљяк нђселдђн булган кеше), "бђндђлђре" (алла колы, кеше) ди...".

"Номерда тора башлагач: "Тагын њземнећ мљкатдђс ялгызлыгыма кайттым," - дип, сљенеч белдергђн Тукайны Бигиевлђрдђ "ућайсызлаган" тагын бер нђрсђ була - "хатын-кыз ќђмђгате". "Анда, - ди ул, - Муса ђфђнденећ рђфикасы (хатыны) Ђсма ханым бар. Йитмђсђ, аныћ кардђшлђре вђ тагын берничђ курсисткалар да килђ. Љстенђ алар тагын џђрвакыт "юл" љстенђ утыралар. Исђнлђшсђћ, сљйлђшеп торырга кирђк. Минем љчен тукталып исђнлђшеп торуы њзе бер бђла. Исђнлђшмђсђћ, килешми".

Шагыйрьнећ замандаш дусты К.Бђкер ђлеге мђкалђсендђ: "Тукай гомер буенча, хатын-кызга ят булып калды. Хосусан, кибар (аксљяк) яки зыялы таифђдђн (нђселдђн) булса кача иде..." - дип язган да, Тукайныћ њз сњзлђрен дђ китереп њткђн: "Хатын-кыз ќђмђгате болай да бђла, ђмма курсистка булса, тагын да бђла инде. Зыялы дип аћардан тартынып, ђллђ нинди ђдђплђр саклап торырга кирђк".

Шагыйрьнећ вафатына бер ел тулган кљннђрдђ басылган ђлеге мђкалђ, бер яктан, кайбер шђхеслђрнећ хђтерен сакламавы сђбђпле "тозсызрак" булып тоелса да, икенче яктан, андагы мђгълњмат Тукайны холкыныћ њз сђерлеклђре белђн тере итеп књз алдына китереп бастырырга мљмкинлек бирђ. Шагыйрь, калђмдђш дустына эч серећ чишкђндђ, ул сњзлђре газетада басылып барча халыкка бђян ителер дип уйламагандыр, ђлбђттђ. Књћелендђ булганын яшермичђ ђйтелгђн ул сњзлђрнећ тљбендђ, авырудан тђмам зђгыйфьлђнгђн шагыйрь ќаныныћ чарасызлыктан бђргђлђнње ачык сиземлђнђ.

М.Бигиевнећ зыялы галим дђрђќђсенђ ятышлы тыйнак, ђмма катгый, кимсетњлђрсез, артык ачусыз язылган бу хаты џђм дђ аћа сђбђпче булган мђкалђ яктыртып ќибђргђн дљнья књћеллђрдђ уйлар љермђсе кубара. Шђхеслђрнећ тормышы џђм эшчђнлегендђ, талантларныћ холык-фигылендђ миллђт язмышы тљсмерлђнђ икђн лђбаса. Чор џђм вакыт аерымлылыгына битараф бу бђйлелек турында уйланулар миллђтебез язмышы хакындагы бљек бер хакыйкатьне аћлау телђген тагын да кљчђйтђ.

Асия Рђхимова 

Мљхтђрђм Фатих ђфђнде!

Клишђме1 хђзерлђтеп, март 6 сында сезђ књндердем. Бљтен мђсарифлары 20 улды.

Њз ђлемлђ2 тђрќемђме язу гаять агыр. Язалмам. Вилядђтем сђнђсе3 бђћа мђгълњм тњгел. Лђкин гаскђрлеккђ 1896 да каралдым. Бућа књрђ вилядђтем 1875 тђ ноябрь я декабрь айларында булса кирђк. Валидђм4 : "Яћа ел алларында юлда тудыћ", - дип сљйли торган иде. Атам Пенза вилая-теннђн Ростов-Дон тарафларына китђр икђн, Ростовка якын Ново-Черкаск шђџђренећ ќиварында5 туган булсам кирђк.

Њстем Ростов-Донда, ялгыз валидђм тђрбиясендђ6.

Сезђ књндерелгђн сурђтем7 "Йфадљтел-кирам"8 китабымы язып тђмам иткђн кљндђ - 1907 сђнђ, июнь 5 ндљ алынган сурђтемдер. Шућа књрђ шу сурђтемећ књћелгђ бераз якынлыгы вардыр.

Сезђ ган кариб9 мђкалђлђр яза башларым, иншалла. Џђммђгезђ дђ сђламеме, ихтирамымы гарыз идерим10. Остаз мљхтђрђм Риза ђфђнде11 хђзрђтлђре, иншалла, сђламђтлђнгђндер.

 

Март 7 дђ, 1914 сђнђ
Муса Ќарулла
Баскаков пер. М 32 кв.19

 TP ЊДА. 1370ф. 2тасв. 31эш. 36б.

Искәрмәләр һәм аңлатмалар :

1. Клишә - типографиядә басу өчен ташка, металлга, агачка уеп эшләгән язу, рәсем һ. б.

2. Әлемлә - кулым белән.

3. Вилядәтем сәнәсе - туган елым.

4. Валидәм - әнием.

5. Җиварында - тирәсендә.

6. Атасы Ярулла Дәүликамов 1881 елда вафат булып, Муса 6 яшендә кала. Анасы Фатыйма Биги - хәзрәт Хәбибулла Биги кызы - 1908 елда вафат.

7. Бу фотосүрәт "Вакыт" гасетасында 1914 елның 13 март санында басылган.

8. "Ифадәтел-кирам" - китап исеме, "Бөек аңлатмалар".

9. Ган кариб - тиз арада, тиз заманнан

10. Гарыз идерим - җиткерәм, тапшырам.

11. Риза әфәнде - Фәхретдинов Ризаэтдин Фәхретдин улы (1859-1936)  - тарихчы, язучы, дин галиме, Россия мөселманнары Үзәк дини идарәсендә мөфти (1921-1936).

Мөхтәрәм Фатих әфәнде!

 

Петербургда сезнең һиммәтеңезлә1 6нчы май көйләрендә иҗтимагый тәгъйин кылынмыш2 сийыздың [съездның] вакыты якынлашлы. Матбугатда да хәзерлек мәкаләләре гайәт аз улды. Бән дә мөсаһәлә3 итмеш иде бар хезмәтләремдә иштигаль4 идүб, сийызд мөзакәрәләренә5 хәзерлек юлында сезең "Вакыт"ыңыза бер шәй язалмадым. Уфак 6гына бер ике китаб язмакла мәшгуль улдым. Инде бушадым. Рухани идарәләремез даир7 канун китабларыны моталәга кылуб8 , байтак гына хәзерләндем. Шу[л] һәфтәләр9 арасында мәкаләләр язмак садрында идем 10. Нәгяһ11, сезең "Вакыт"ыңыз сәхифәләрендә бәнем хакда гайәт уңайсыз сүзләр язылгалады. Тукаев әфәнденең Петербура кодуме12 мөнәсәбәте илә язылмыш сүзләр тәмамы илә йал[г]андыр. Бән у[л] йаланларың һәммәсенә сөкүт13 идәр идем. Ләкин бәнем гаиләмдә мәгыйшәтем14 хакында, биш балам[н]ың валидәсе15 сәйидәм16 ӘсмаII исменең җәридәләрдә17 юк-бар хәрифләрен18 каләме илә интишары19  хакында аслан 20   тәхәммел идәмәм21.

Бер мескин, ихтирам касды22 илә бер адәме миһман кылмак үзрә23 дәгъвәт24 идер. Иманәт шарты илә25 ханәсенә26 кабул идүб, икътидары  кадәр27 хөрмәт идер. Миһман канәгать итмәз, кидер. Башка йирдә мескин чакыручыны интикад идер28, сүгәр. Зарар юк. "Әмин миһман"дан29 у[л] интикад сүзләрене бер хәриф ишетүр дә, интикад[н]ы интикам30 сурәте илә бөтен дөньяйа нәшер идер. Бурада31 да зарар юк. Ләкин "Вакыт" кеби бер җәридә "Әмин миһман" истифадә32 кылуб, интикамларыны дәреҗ33 идерсә,эштә гөнаһ йалңыз34 "Вакыт" кеби җәридөдә калур.

Сез[г]ә, Фатих әфәнде, шу шиддәтле35 гыйбарәләреме яздым бәлки мәгъзүр күрерсез 36  .

Бер хәриф[н]ең каләме илә җәридәңездә сәйидәм[н]ең намы37 мыш улмаса иде, бән бәлки сөкүт идер идем.

Сез җәридәңезлә бәнем харәмем даирәсенә38 изенсез39 һөҗүм дыңыз.   Инде җәридәңездә үз каләмеңезлә, үз имзаңызла игътизар40 кеби бер шәй әлбәттә языңыз. Мәкалә иясенең имзасына бән канәгать итмәм.Мәкалә иясенең сүзенә, имзасына бән илтифат итмәм.

Җәридә сезең [сезнеке]! Һөҗүм сезең! Игътизар әлбәттә сездән[б]улачак.

Гомуми мәсьәләләрдә сез әлбәттә үз күзеңезлә нәзар идәбилү41. Ләкин хосусый харәмләрә гаид42 шәйләрдә үз нәзареңезә канәгать к саңыз да ярый.

Сез шифаһән43 бәңа бәнем хакда гайәт мөбаләгале44 хитаблар45 сөйләдеңез. Җәридәләреңез сәхифәләрендә "Олуг галимемез" кеби гайә! әлкабы46 бәнем хакда кулландыңыз.

У кадђр мљбалђгать бђћа лязым дђгел47. Лђкин ђгђр дђ сезећ мљбалљгалђрећез сездђн ќиддиятлђ садир48 улмыш исђ, шу тђкъдире49 дђ сездђн талђб идђбилњрем. Њз имзаћызла ќђридђћездђ игътизары ђлбђттђ языћыз.

Дљрест, љч-дњрт адђм без Габдулла ђфђндене дђгъвђт итмеш идек. Казанда Габдулла ђфђнденећ гайђт айаныч хђллђре безђ мђгълњм иде. Дђгъвђт у мљшкел хђллђрдђн Габдулла ђфђндене азад итмђк касд иде. Бђн Габдулла ђфђнденећ квартирасыны, Лотфулла ђфђндеIII џђр кљн биш бутылка пивосына, Галим ђфђнде МаксудовIVџђркљнге ашыны-чђене, янђ берничђ адђм башка хаќђтлђрене тђмамы илђ тђэмин кылачак идек. Казанда корректорлык Шђрђфенђ канђгать кылуб тормыш Габдулла ђфђнде, Петербургда у вакыт интишары фараз кылынмыш50  ќђридђдђ исмђн генђ мљхђррирлек хезмђтенђ ђлбђттђ разый улур да Петербурда бђлки калур хыялында идек.

Кабул итде, килде. Телеграм-фђлђн юк иде, истикъбаль кылалма-дым51. Номер хђзерлђп куймыщ исђм дђ, капу[ы]м тљбенђ килгђч, номерга барайык дия алмадым. Гайђт тар квартирамда њзенђ махсус гайђт зур бњлмђдђ урын вирдем. Килњ сђгатендђ телефон илђ бљтен Петербурга шагыйрећ кодумендђн52 хђбђр таралтдым. У кљндђ њк адђмлђр килђ башлады. Мљхтђрђм Сафа хђзрђтећV бер наборщигы килњб, Габдулла ђфђндене дђгъвђт итмеш. Бђн у вакыт ханђмдђ юк идем. Кайт дым, Габдулла ђфђнде дђгъвђт хђбђрене сљйлђде. "Наборщик васыйтасы илђ53 дђгъвђт итдермђк сезећ шађнећезђ54 мљнасиб дђгел55 . Њзлђре килњб сезе зийарђт итсњнлђр56. Соћра дђгъвђтлђренђ, ђлбђттђ, иќабђт57 идерсез", - дидем. "Капу ачык. Бђне яратмасалар, бђн ханђдђ булмам", - дидем. Ходай шаџид, бљтен сњзем шу[л]дыр.

Бундан зиядђсе58 хђзергђ лязым тњгел.

Шу мђктњбем сњзлђре сезђ ђманђтдер, џичбер сњзене ќђридђћездђ дђреќ кылмазсыз.

Идарђћез йахуд59 њз имзаћызла игътизар язар исђћез канђгать иде-рем. Эш тђмам улур.

Апрель 7 дђ 1914 сђнђ.
Муса Ќарулла.

ТР ЊДА. 1370ф. 2 тасв. 31эш. 686.

 

Искђрмђлђр џђм аћлатмалар:

  1. џиммђтећезлђ - тырышлыгыгыз белђн.
  2. тљгъйии кылынмыш - билгелђнгђн.
  3. мљсаџљлљ - игътибар итмђњ.
  4. иштигаль - шљгыльлђнњ.
  5. мљзакђрђ - фикер алышу.
  6. уфак - кечкенђ, вак.
  7. рухани идарљлљремезђ даир - рухани эшлђргђ караган.
  8. моталљга - уку, љйрђнњ, тикшерњ.
  9. џљфтђ - атна.
  10. садрында идем - башларга тора идем.
  11. нђгяџ - кљтелмђгђндђ.
  12. Петербура кодуме - Петербургка баруы.
  13. сљкњт - эндђшми калу.
  14. мђгыйшђт - тормыш, яшђеш.
  15. валидљ - тудырган ана.
  16. сђйидљ - затлы нђселдђн булган хатын-кыз.
  17. ќђридђ - газета.
  18. хљриф - џљнђрдђш (калђмдђш)
  19. интишар - (язып) тарату.
  20. аслан - бљтенлђй.
  21. тђхђммел идљмљм - књтђрђ алмыйм, тњзђ алмыйм.
  22. касд - максат, ният.
  23. миџман кылмак њзрљ - кунак итњ љчен.
  24. дђгъвђт - чакыру.
  25. иманљт шарты илђ - иманлылык кушканча.
  26. ханђ - йорт, фатир.
  27. икътидары кадђр - хђленнђн килгђнчђ.
  28. интикад идер - тђнкыйть итђр.
  29. "Ђмин миџман" - "ышанычлы кунак" (сњз Тукай турында бара).
  30. интикам - њч алу.
  31. бурада - биредђ, монда.
  32. истифадђ - куллану, файдалану.
  33. дђрќ - теркђњ, катнаштыру.
  34. йалћыз - бары тик.
  35. шиддђтле - кискен.
  36. мђгъзњр књрерсез - кичерерсез.
  37. намы - исеме.
  38. харђмем даирђсенђ - шђхси дљньяма.
  39. изенсез - рљхсђтсез.
  40. игътизар - гафу њтенњ.
  41. нђзар идђбилњрсез - карый (караш белдерђ) аласыз.
  42. хосусый харђмлђрђ гаид - кешенећ њзенђ генђ кагылган хђллђренђ, шђхси дљнья сына караган.
  43. шифаџђн - тел белђн сљйлђп.
  44. мљбалђга - књпертњ (купшы).
  45. хитаб - мљрђќђгать сњзе.
  46. ђлкаб - исем, титул.
  47. лязым дђгел - кирђк тњгел.
  48. садир (улмыш) - чыккан, ишеттерелгђн.
  49. тђкъдир - кирђклеген (бђясен) аћлау.
  50. интишары фараз кылынмыш - нђшер итђргђ уйланган.
  51. истикъбаль кылалмадым - каршы ала алмадым.
  52. кодумендђн - килеп ќитње турында.
  53. васыйтасы илђ - аша, ярдђме белђн.
  54. шаэнећезђ - дђрђќђгезгђ.
  55. мљнасиб дљгел - хас тњгел, туры килми.
  56. зийарђт итсњнлђр - килеп књрсеннђр.
  57. иќабђт - ућай ќавап бирњ.
  58. бундан зиядђсе - моннан артыгы.
  59. йахуд - яисђ.

I Мәкаләнең авторы Кәбир Бәкер (1885-1944) - язучы, ңурналист "Әл-ислах", "Вакыт", "Нур" газеталарында эшләгән, Октябрь революциясеннән соң, Ташкентта "Олуг Төркестан" газетасын оештырган. Әлеге мәкала "Тукай турында истәлекләр" (Казан, 1986, 178-200 б. б.) дигән җыентыкта да бераз үзгәртелеп һәм кыскартылып калды.

II Әсма - Чистай имам - хатибы Закир ишан Камаловның кызы, Муса Бигиевнең хатыны Әсма Бигиева-Бигаева (1892-1979), Уфа шәһәрендә вафат.

III Лотфулла әфәнде - Петербург җәмгыяте хәйрия мәктәбе мөдире, имам Лотфулла Исхаков.

IV Галим Маскудов - 1914 елдан Петербургта матбага хуҗасы.

V Сафа хәзрәт - Мөхәммәтсафа Баязитов (1877-1937 (?)), Петербург гарнизоны хәрби ахуны, 1911 елдан "Нур" газетасы мөхәррире, 1915-1917 елларда Диния нәзарәтендә мөфти.

Хатларныћ текстын, аћлатма џђм искђрмђлђрне
А.Рђхимова, Р. Мићнуллин
хђзерлђделђр