1996 1/2

Кояш чыгышы иленнђн бер мђжмуга

Ерак Шђрекътђ, аерым алганда Япониядђ яшђњче татарлар турында соћгы елларда вакытлы матбугат битлђрендђ тљрле характердагы мђкалђлђр дљнья књрде ("Мирас", 1992, 7-8 саннар; "Социалистик Татарстан", 1990, 4 март; 1991, 26 июнь; "Татарстан яшьлђре , 1990, 27 декабрь; "Татарстан хђбђрлђре , 1992, 19 июнь). Алар турында берникадђр мђгълњматны башка кыйтгаларда кљн књрњче миллђттђшлђребезгђ багышланган язмалардан да табарга мљмкин.

Безнећ карамакка Кояш чыгышы илендђге мљџаќир татарларныћ њткђндђге хђятен тасвирлаган тагын бер кыйммђтле чыганак килеп иреште. Аны Япониядђ яшђњче Тђмимдар ага џђм Рауза ханым Мљхитлђр ђманђт итеп ќибђргђннђр. Ђлеге вакыйганыћ кыскача тарихы болай. Љфе шђџђрендђ яшђњче табибђ Чђчкђ ханым Тукаева-Мићлекђеваныћ мђрхњм ире Ќђњдђт белђн Тђмимдар аганыћ ђнилђре бертуган икђн. 1995 елныћ март аенда аныћ улы Рђшит хатыны Дилђрђ белђн (шулай ук табиблђр) Япониягђ туганнары янына кунакка баргач, ђлеге ядкярне алып кайталар. Ђ май аенда исђ Ч.Тукаева-Мићлекђева ул Џђдияне Татарстан Фђннђр академияснећ Г.Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм тарих институты кулъязмалар бњлеге архивына китереп тапшырды (112 ф., 1 тасвир., 40 эш).

Китап "Токиода мђктђбе исла-миянећ 1927-1937 ун еллык хатирђсе љчен тљзелгђн рђсемнђр мђќмугасе" дип атала Юка тышлыкта, њлчђме 22смх15см. Књлђме У2 биттђн гыйбарђт булып, шуныћ баштагы 64 љндђ 67 фоторђсем урнаштырылган ђ калган 28 биттђ гарђп хђрефлђре белђн мђтен (текст) язылган. Рђсемнђргђ аћлатмалар япон теленђ дђ тђрќемђ ителгђннђр. Титул битендђ: "Тљзњчесе: Токиода мђктђбе исламия идарђсе. Бастыручысы: "Яћа япон мљхбире" идарђсе Басылган урыны: Токиода матбагаи исламия. 1937", - дип куелган.

Текст кыскартылып, хђзерге татар ђдђби теленђ якынайтып бирелђ.

Рђмил Исламов,
филология фђннђре кандидаты

 

Токиода мљселман мђктђбенећ ачылуы

[...] Токиода мљселман мђктђбе ачылганга кадђр Ерак Шђрекътђ эшлђп килгђн мђктђплђр китапсыз вђ хђтта Коръђнсез калырга хљкем ителгђннђр иде, Харбинда кулдан язып таш басмада басылган китапларныћ таралуы да Харбин мђхђллђсенећ имамы вафат булуы вђ мђхђллђнећ зђгыйфьлеккђ тљшње белђн тукталган иде. [...]

[...] Мљџаќир булып Ерак Шђрекъка вђ аннан Япониягђ килгђн качакларныћ балалары тђмам њз башларына калдырылып, гыйбадђте ис-ламияне белми, дин љйрђнњ тњгел, хђтта њз теллђрен дђ ташлап, икенче миллђт мђктђплђрендђ укый, икенче телдђ генђ сљйлђшђ башлаган иделђр. Япониядђ дљньяга килгђн балалар њзарагына тњгел, хђтта ата-анасы белђн дђ японча гына сљйлђшеп, ата-анасыныћ татарча сљйлђњлђрен аћламый башлаган иделђр. Инглиз колледжларына йљрњче мљселман балалар њзара инглизчђ генђ сљйлђшњне ярата башлаганнар иде. Ата-аналарныћ да кайберлђре: "Мљселманча вђ татарча ул нигђ кирђк?" - дип ђйтњгђ кадђр батырчылык кыла башлаган иделђр.

Дини вђ милли тойгысын саклап килђ алган ата-аналарныћ берничђсе њз балаларын Харбинга, Токиодан 3100 км кадђр ќиргђ ќибђреп, дини вђ милли тђрбия бирергђ тырышып карасалар да, беренчедђн, кечкенђ баланыћ ата-анасьшнан аерылып, шул кадђр ерак ќиргђ барып тора алмавы вђ, икенчедђн, зур юл масрафы1 љстенђ, ђле тагын бала башына 50-60 йен2 мђсарыф чыгуы, бу юл белђн тђрбиянећ дђвам итђ алмаячагын аћлатып тора иде. Илебездђге тљрек-татар балалары мђќбњри сурђттђ большевиклар золымы астында изелгђн бер вакытта, Япониядђге мљџаќир мљселман тљрек-татар балалары да дини вђ милли тђрбиядђн мђхрњм булып яшилђр иде.

Менђ шул хђллђр эчендђ торучы мљџаќир тљрек-татар мљселманнарныћ Токиода яшђњчелђре берлђшеп, 1920 елныћ гыйнварыннан ќомга укый башладылар џђм шул рђвешле Токиода мљселман мђхђллђсе оешты. Мђхђллђдђ, ќомга вакытларында сљйлђнгђн вђгазь вђ нђсыйхђтлђр тђэсирендђ дини вђ милли хиссият янђ уянды. Дини вђ милли тђрбия књрђ алмыйча читлђр арасына кереп адашкан балалар књз алдына китерелеп, Токиода дини вђ милли бер мљселман мђктђбе ачуныћ кирђклеге хакында 1927 елгы Корбан мђќлесендђ катнашкан мђхђллђ ђгъзалары арасында сљйлђшњ булды. Имам вђ мљдђррис Мљхђммђт Габделхђй хђзрђт Корбангали3 бу хакта Япония хљкњмђтенђ мљрђќђгать итте. Шул ук елныћ 2 октябрендђ Сђн Укбу, Хакњнинчњ 273 номерлы хосусый япон йортында хљкњмђтнећ ризалыгы белђн гамђли сурђттђ мљслман мђктђбе ачылды џђм башлангыч мђктђп программасы белђн дини вђ милли дђреслђр укытыла башлады. Япония императорлыгыныћ мђгариф кануннары талђп иткђн рђсми шартлар ќиренђ ќиткерелгђннђн соћ, 1937 елныћ 5 декабрендђ Токиода мљселман мђктђбе, Мљхђммђт Габделхђй хђзрђт Корбангалинећ мљдирлеге белђн бергђ, хљкњмђт тарафыннан рђсми сурђттђ расланып, Мђгариф нђзарђте4 карамагында булган рђсми мђктђплђр рђтенђ куелды. Япониядђге рђсми мђктђплђр файдалана торган хокук вђ имтиязлар5 бу мђктђпкђ дђ бирелде.

Хљкњмђт тарафыннан расланган џђм Мђгариф нђзарђте карамагына алынган бу мљселман мђктђбенђ башлангыч мђктђп буларак кына тњгел, бђлки килђчђктђ урта вђ югары мђктђплђр дђрђќђсенђ кадђр кићђйтелњгђ рљхсђт бирелгђн иде.

Бњгенге кљндђ, унберенче уку елына кергђн Токио мљселман мђктђбе, 6 сыйныф башлангыч вђ мљгаллимнђр хђзерлђњ љчен тагын ике сыйныф, ягъни барлыгы 8 сыйныф булып, эшчљнлеген дђвам итеп килђ. Биредђ укытылган дини вђ милли дђреслђрнећ мљкђмђллеге белђн, тљрле фђннђр, япон, инглиз вђ рус теле дђреслђренећ сыйфаты ягыннан, сђламђтлек саклау вђ тђрбияви тарафтан бу мђктђп заманга туры китереп тљзелгђн Ерак Шђрекътђге мљселман мђктђплђренећ алдынгысы вђ камиледер.

Мљџаќир мљселманнарныћ бары тик њз тырышлыклары вђ ихтыяри садакалары белђн оештырылып, Шђрекънећ ић бљек пайтђхете6 булган Токиода 10 ел эшлђп килгђн бу мђктђп Сђн Укбу'да кечкенђ бер япон йортында татами'ле7 љч кечкенђ бњлмђдђ ачылган иде. Хуќасы тарафыннан бу йорт ябылу сђбђпле, мђктђп Укбу'га вђ анћан Качиваги дигђн ќиргђ, япон йортларына књчеп йљргђннђн соћ, 1931 елныћ гыйнварында Иойоги Томигайа 1461 номерда салынган њзебезнећ мђктђп вђ мђсќид бинабызга књчтек. Мђктђп бу ислам йортында њзенећ эшчђнлеген ныклап вђ тынычлап дђвам итђ башлады, хђзер дђ дђвам итеп килђ.

Токиода мљселман мђктђбенећ урыны, шђкђртлђре вђ японнарнын аларга карышы

Токиода мљселман мђктђбенећ хђзерге йорты шђџђрнећ дђрђќђле районнарыннан саналган, ћмператор Мидза бакчасыныћ кљньяк-кљнбатышында рђсем кђчид шаџаналар8 ясала торган "Иойоги гаскђре" мђйданы янында, Япониянећ мљхтђрђм затлары булган шактый сандагы генераллар вђ тњрђлђр яши торган Томигайа районында урнашкан.

Монда, ќомга вђ бђйрђмнђрдђн башка кљннђрдђ, џђркљн иртђн мљселман мђктђбе шђкертлђре, њзлђре љчен билгелђнгђн рђсми формалы киемнђрендђ, мђктђпнећ айлы вђ йолдызлы кљмеш галђмђтлђрен9 тагып, тљрле яктан килеп мђктђпкђ ќыелалар вђ япон миллђтендђ: "Ватаныбыздагы мљџаќир сљйкемле мљселман балалары", - дигђн фикерне уяталар. Мђктђп шђкертлђре Мђгариф вђ Тимер юллар нђзарђтлђре тарафыннан бирелгђн хокук буенча, трамвай вђ тимер юлларда тэнзилэт'ле10 айлык билетлар белђн йљрилђр. Вакыт-вакыт читкђ, тљрле бакчаларга экскурсиялђргђ баралар вђ япон мђктђплђре тарафыннан чакырылып, аларныћ ќыеннарында вђ мђктђп бђйрђмнђрендђ катнашалар. Чит шђџђрлђрдђн вђ Кореядан килеп укучы шђкертлђр хосусый мљселманнарда11 , пансионда торалар џђм ќђйге ялга ике айга ата-аналары янына кайтып килђлђр.

Мљселман мђктђбе њзенећ гњзђл вђ тђмиз12 форма кигђн сљйкемле шђкертлђре аша бљтен Токиога мђгълњм булганга, аларны юлда књргђннђр туктатып: "Син мљселманмы?" - дип сљеп китђлђр. Ай саен рђсемгђ тљшереп, мактап язып чыгаручы вђ йљз мећнђрчђ нљсхђлђр таралучы тљрле япон мђќмугалары аша аларны бљтен Япония белђ. Япон балалары тљрле шђџђрлђрдђн, Фурмазо'дан, хђтта Хоккайдо вђ Сахалиннан мљселман шђкертлђренђ, алар белђн танышырга телђњлђрен белдереп вђ ислам дине хакында алар дан мђгълњмат сорап, хатлар язып ќибђрђлђр.

Мђктђптђ булган зыяфђтлђргђ13 Япониянећ олуг дђњлђт ирлђре вђ хљкњмђт тњрђлђре катнашалар, тђбрик нотыклары сљйлилђр вђ тљрле мљнђсђбђт белђн тђбрик язулары књндерђлђр. [...]

[...] Токио мљселман мђктђбендђ укытыла торган гыйлемлеклђр

Мљселман мђктђбендђ дин дђреслђре ић мљџим дђреслђрдђн санала џђм беренче урында тора. Дин дђреслђре љчен дини дђреслеклђр: 1. Гакаид, гыйбадђт вђ мљгамђлђт14 ; 2. Коръђн кђрим: тђќвид15 белђн уку, сњрђлђр вђ фикъралар16 ятлау; 3. Дин тарихы; 4. Ислам ђхлагы; 5. Гыйбадђте исламия вђ ђхкяме шђригатьнећ17 хикмђт вђ фђлсђфђсе; 6. Гарђпчђ сарыф вђ нђхњ18 џђм сљйлђшњ; 7. Ислам диненећ таралу тарихы вђ хђзерге дљнья йљзендђге мљселманнар турында мђгълњматлар; 8. Тђфсир вђ хђдис 19.

Дини дђреслђрдђн соћ икенче урында ана теле дђреслђре тора. Ана теле дђреслђреннђн тњбђндђгелђр укытыла: 1. Уку. 2. Язу, имля вђ инша20 . 3. Татарча сарыф вђ нђхњ. 4. Татар тарихы. 5. Татарча сљйлђшњ, Кыскача нотык, вђгазь, табышмаклар џђм гыйбрђтле сњзлђр. 6. Шигырь вђ кљй. 7. Татар ђдђбияты. 8. Госманлы шивэ'се21 вђ Тљркестан шивђлђре белђн танышу.

Фђннђрдђн: 1. Ќђгърђфия. 2. Табигать. 3. Хисап. 4. Хыйфзыс22 - сыйххђт дђреслђре бљтен сыйныфларда татарча укытыла. Моныћ љстенђ, 6 еллык япон башлангыч мђктђбе программасы буенча камил японча уку вђ язу; беркадђр укып-язарлык вђ сљйлђшерлек рус џђм инглиз теллђре укытыла. Болардан тыш, япон башлангыч мђктђбе программасы буенча мљкђммђл сурђттђ23 рђсем дђреслђре укытыла. Кул џљнђре дђреслђрендђ, кызларга машинада вђ кулдан тегњ, кулдан тљрле чигњлђр чигњ џђм бђйлђњ; япон мљгаллимђсеннђн чђчђк тезњ ысуллары љйрђтелђ. Ир балалар, япон мђктђбе программасы буенча, тљрле ђйберлђр ясарга џђм дђ, мљселман матбагасында китап басар љчен, гарђп хђрефлђрен тезђргђ љйрђнђлђр.

Токиодагы мљселман мђктђбендђ дђрес китаплары

Токиода мљселман мђктђбе ачылган вакытта ић зур мљшкеллек - дђрес китаплары булмау иде. Ул вакыт Япониядђ торучы мљселманнарныћ саны биш йљздђн артык булса да, болар-ныћ кулына ун кешегђ бер Коръђн юк иде. Дин дђреслеклђреннђн Џади Максудиныћ "Гакаид" вђ "Гыйбадђте исламия" мђќмугасы, гакаид, тђџарђт, намаз, ќђмђгать, руза, зђкят вђ хаќ китаплары кљчкђ эзлђп табылды. Мђктђптђ укыту љчен, "Гакаид" белђн "Ќђмђгать" китаплары Љммегљлсем абыстай Корбангали тарафыннан, "Тђџарђт" белђн "Намаз" китаплары Мђгъфурђ ханым Мостафа тарафыннан язылганнан соћ, мђктђп эшлђренећ сђркђтибе, мљтђвђлли24 Хуќа Ђхмђт ђфђнде Ваџаб каравы белђн мимеографта25 бастырып чыгарылды. Соћыннан, шул ук юл белђн Мљхђммђт галђйџивђссђлам тарихы, "Тђќвид" џђм "Мљгаллим-ел-шђрига" китаплары язып бастырылды. Бђхеткђ књрђ, ана теле дђреслеклђре Харбин мђхђллђсе тарафыннан, кулдан язылып џђм таш басмада басып хђзерлђнгђн иде. Ана теле дђреслђре шул китаплардан укытылды. Татар тарихын укыту кирђк дигђн фикергђ килгђннђн соћ, књп мђшђкатьлђр белђн Гобђйдуллинныћ "Татар тарихы" исемле китабы табылды, Гыйнђятулла ђфђнде Зђйнетдин исемле мђхђллђ ђгъзасыннан яздырып алынды џђм мимеографта бастырып чыгарылды. Хисап дђреслеклђренец татарчасы беренче вђ икенче сыйныфлар љчен генђ булып, башкаларына табылмау сђбђпле, љченче сыйныфтан башлап, хисап русча укытылды. [...]

[...] Дин дђреслђренђ вђ ана теле дђреслђренђ, њзенећ игьтикад26 вђ гыйбадђтенђ, милли тел вђ ќырына сусаган ата-аналар, мђхђллђ башлыклары зур дђрт белђн боларны эзлђп табып, татарча китап табылганын бер-берсенђ сљенеч белђн хђбђр биреп сљенче алдылар. Мђктђп идарђсе дђ моны, нђселдђн сакланып килеп тђ, тљшереп югалткан бер асылташны янђдђн тапкан кебек шатланып каршы алды. Кечкенђ шђкертлђр дђ, моћа кадђр књрмђгђн бу дини вђ милли китапларны берсеннђн-берсе узарга тырышып, књчереп язып алып укырга керештелђр. Бер гаќђеп берлек, яћадан туып дљньяга килгђн кебек шатлык, ќан вђ тђн белђн сагынып каршы алынган дини вђ милли рух мђйданга килде. Бу дини вђ милли рух Мљџаќирлђрдђ њзара булган нђфрђтлђшњне, кљнлђшњне вђ књћеллђрдђ хасыйл була башлаган караћгылыкларны читкђ чыгарып ташлады. Халык боларныћ бљтенесен онытып, књзлђре яшьлђнеп, кечкенђ балаларныћ Коръђн укыганын, милли ќыр ќырлаганын тыћлый башлады, илен сагынды. Инде аныћ књћеле горбђттђге ун еллык караћгылыктан чыкты, ул инде кичлђрен баласыныћ дђрес укыганын, сњрђ ятлаганын тыћлый, иртђлђрен аны уятып мђктђпкђ ќибђрђ, сђњдђсендђ зур файда алса, аныћ бер љлешен мђктђпкђ ният кыла башлады. Мђктђп файдасына дип кљн билгелђп, махсус сђњдђгђ чыга, мђктђп љчен, миллђтнећ балаларын укыту љчен кђсеп кыла вђ килђчђк љчен, мђћгелек изге эш љчен яши башлады.

Япония мљселманнары Конгрессында шђкертлђр

Ђлеге рух, халык књћелендђ зур дђрт вђ гайрђт уятты. Токиода башланган бу изгелек Япониядђ торучы бљтен мљџаќир мљселманнарга тђэсир итте. Алар џђммђсе онытылган балаларын искђ тљшереп, дини вђ милли мђктђп хакында сљйлђшђ башладылар.. 1928 елныћ октябрендђ, Япониянећ хђзерге галиќђнап патша хђзрђтлђренећ тђхеткђ утыруы алдыннан, Токиода Япония мљселманнарыныћ Конгрессы ќыелды. Монда чын књћелдђн уйланган карарлар чыгарылды. Бу карарлар арасында:

Япониядђ торучы балаларыбызга њз телебездђ башлангыч мђктђплђр ачып, дини вђ милли белем бирергђ вђ џљнђр љйрђтергђ;

гает укыла торган џђр районда торучы мљселманнарга фђкыйрь балаларны њз љслђренђ алып укытырга;

мђктђплђрдђ уртак имля кулланырга; матбага хђрефлђре алып, матбага ачарга;

мљселманнар яшђгђн ќирлђрдђ каберстан ясап, мљселманнарны шунда гына књмђргђ; ќегетлђребез њз кызларыбызга гына љйлђнеп, кызларыбыз њз ќегетлђребезгђ генђ кияњгђ чыгарга (бу карар хђзер Тљркиядђ дђ бар);

япон-мљселман дуслыгын ныгыту љчен тырышырга, дигђн маддђлђр дђ бар иде. Ерак Шђрекътђ мљџаќирлектђге мљселманнарга чыгарылган аерым бер хитабнамђдђ27 аларны балаларыбызга карата милли вђ дини тђрбияне кљчђйтеп, уйландырып, яћадан ныклап эшкђ керешергђ; читлђр белђн никяхлануга каршы торып, яшьлђребезне сакларга; матбага ачып, дини вђ милли ђдђбиятыбызны терелтергђ чакырдылар.

Бу конгресста япон миллђтенећ бљек адђмнђреннђн элеккеге баш нашир Инокай ќђ-наплђре, элеккеге дахилия назыйре28 Токонами ќђнаплђре вђ Япон миллђтенећ бабасы дип танылган Тоойма бабай вђ башка књп олуглар катнашып, Япониягђ килгђн мљџаќир мљселманнарны беренче тапкыр њз књзлђре белђн књреп, аларныћ башлаган дини вђ милли эшлђрен џђм берлеклђрен тђбрик кылдылар вђ аларга ућышлар телђделђр.

Мљселман мђктђбе шђкертлђре аларга Коръђн укып, милли ќырлар ќырлап књрсђттелђр вђ њзлђре эшлђгђн ике данђ милли рђсемне, берсен Тоойма бабайга, икенчесен Иоги ђфђндегђ бњлђк иттелђр. Боларныћ берсендђ айлы-йолдызлы милли байрак тегњче тљрек кызы, икенчесендђ-йљгерек атка менеп Тљркестанга баручы кылычлы тљрек ќегете иде. Соћыннан шђкертлђр харитадан29 карап, мљселманнарныћ ќђгьрафи яктан берлђшњлђрен вђ илгђ бара торган юлларын књрсђттелђр. Бу конгресста Маќарстаннан30 Япониягђ сђяхђткђ килгђн Япониянећ Маќарстанда фђхри консулы вђ Маќарстандагы "Туран" ќђмгыятенећ директоры профессор Проля ќђнаплђре дђ катнашып, ул да тђбрик сњзе сљйлђде. [...]

[...] Конгресска читтђн килњчелђр арасында: "Бу матбага ачу џич була торган эш тњгел. Илдђ хђреф тезњчелђр нђселдђн - нђселгђ љйрђнеп килђлђр иде. Хђреф тезђргђ љйрђнњ ул бик авыр эш. Борадђрђн Кђримевлђр31 матбага ачкан иделђр, ђмма аћа йљз мећ акча тоткан иделђр", - дип, кљнчелек белђн, ачтырмау љчен коткы салып йљрњчелђр дђ булды. Лђкин баласын кочагына алып, бишегендђ аны милли ќыр белђн тибрђтђсе килгђн аналар, њз телен, њз хђрефен сагынган халык милли китап сорады. Оныткан догаларын укырга дини китап, мђрхњмнђргђ укып багышлау љчен "Џђфтияк" кирђк дип, иртђ вђ кич сљйли башлады. Џђм ниџаять, кечкенђ бер тљркем мљселман - татарныћ тырышлыгы вђ садакасы белђн, Токиода мљселман матбагасы ачарга карар бирелде.

Матбага ачылу вђ китаплар басылу

Тљркиядђ чыккан бер гђзитђнећ ташланган гарђп хђрефлђре, шул кљећчђ капчьжка тутырылып, мећ бер йљз иен'гэ сатып алынды вђ Токиога китерелде. Гљмрекханђ32 аћа Иоко-хамада мећ бер йљз йен гљмрек тњлђве - налог салды. Лђкин япон олугларыныћ мђрхђмђте белђн бу налог 50 иен'гэ калдырылып, матбага мљселман мђхђллђсенђ килеп иреште. Мђрхњм Инокай бабай биш йљз йен садака књндереп, матбага ачылды вђ эше юлга салынды. Мљхђммђт Габделхђй хђзрђт бер ай буенча кичлђрен сђгать 12 вђ берлђргђ кадђр, гыйнвар салкынында, тактадан ясалган суык матбагада утырып, њзенећ шђкертлђреннђн дњрт кешене: Ђхмђдулла, Мљхђммђт, Сания вђ Рђисђ исемле яшьлђрне хђреф тезђргђ љйрђтте. Алар белђн бергђ њзе дђ утырып, бу таралган - ташланган хђрефлђрне "ђлиф"не "ђлиф"кђ, "ба"ны "ба"га тђртибенчђ кушып, ике йљз мећнђн артык хђрефне матбага савытларына тезеп чыкты. Бу шђкертлђр, Мљхђммђт Габделхђй хђзрђтнећ кушуы буенча, япон ќегете Харон Куйзоми белђн япон матбагаларына барып, матбага ђйберлђренећ исемнђрен вђ басу ысулларын 1 ай буе љйрђнделђр, џђм ниџаять, 1930 елныћ гыйнварында Токиода мљселман матбагасында дини вђ милли дђреслеклђр џђм башка китаплар басыла башлады.

Бњгенге кљндђ бу матбагада алты сыйныфлык дђрес китаплары басылып, бљтен Ерак Кљнчыгыш вђ бљтен дљньядагы мљџаќир ватандашларыбызга таратылды. Бљек бер милли хезмђт буларак, Габдулла Тукайныћ тулы "Мђќмугаи ђсђр"е басылды, "џђфтияк" шђриф, тљрле дини китаплар, милли хикђялђр вђ шигырьлђр басылды. 1934 елда бу матбагада Ерак Шђрекътђ, Япониядђ беренче мђртђбђ буларак, Токио вђ Киќњ мђхђллђлђлђренећ ихтыяри садакалары белђн Коръђн кђрим мосхђф шђрифе33 басылып чыгып, бљтен мљселман дљньясы тарафыннан зур шатлык вђ тђбрик белђн каршы алынды. Бњлђк итеп ќибђрелгђн Коръђннђрне алганнан соћ, Мисыр, Ђфган вђ Гыйрак падишаџларыннан, Ќамигь ђл-Ђзџђр34 шђехеннђн вђ бљтен мљселман дљньясыныћ бљек шђхеслђреннђн тђшђккер вђ тђбрик хатлары алынды. Галиќђнап Япония императоры хђзрђтлђренећ вђ Мђнќњ-Го35 императоры хђзрђтлђренећ Коръђн кђримне карап бик канђгать калуларын ђйтеп, сарай назыйрларыннан36 рђсми хатлар килде. Бу матбагада Японияне вђ Ерак Шђрекъ хђллђрен ислам галђменђ таныту максаты белђн бишенче ел инде айлык "Яћа япон мљхбире" мђќмугасы нђшер ителеп килђ.

Шулай итеп, иске заманнарда йљз мећнђр аркасында гына эшлђнђ торган дини вђ милли эш шушы кечкенђ матбагада, иленнђн ялангач качкан Мљџаќирлђр тырышлыгы белђн, њзлђре љйрђткђн кечкенђ шђкертлђрнећ хезмђте белђн эшлђнеп килђ. Хђзерге кљндђ матбаганыћ баш хђреф тезњчесе - мђктђп шђкерте Мљхђммђт Алтынбай булып, башка шђкертлђр аннан хђреф тезђргђ љйрђнђлђр.

Токиода мљселман мђктђбе хакында матбугат

Токиодагы мљселман мђктђбе њзенећ кечкенђлегенђ карамастан, Шђрекънећ ић бљек пайтђхетендђ - Токио шђџђрендђ, япон тарихында беренче мђртђбђ буларак вђ Мљџаќирлђр тарафыннан ачылуы белђн башта ук бљтен Япониянећ вђ ислам галђменећ дикъкатен ќђлеп итте.

Токиода мљселман мђктђбе ачылган елда, япон миллђтенећ балаларына башлангыч мђктђптђ дини тђрбия бирњ кирђклеге хакында япон парламентында мђгьрузђлљр37 кертелед, шул хакта фикер алышу бара иде. Кайбер мђдрђсђлђр, мђсђлђн Кумазава дарелфљнњне38 , якшђмбе кљн махсус дини дђреслђр ачып, балаларда дини игьтикад урнаштырырга аеруча зур тырышлык куя иделђр.

Токиода мљселман мђктђбе ачылу хђбђрлђре пайтђхет гђзитђлђрендђ язылу белђн, мљселманнар балаларына 5 яшьтђн башлап "Иман" љйрђтђлђр вђ 9 яшьтђн намаз укыталар икђн, дигђн хђбђр таралып, японнарныћ игътибарын ќђлеп итте.

Япониянећ књп кенђ Тђгълим вђ тђрбия ђџеллђре мђктђпнећ Сђн Укбудагы кечкенђ йортына килеп, балаларныћ ничек итеп дин љйрђнњлђрен карадылар. Кумазава дарелфљнњне шул ук елда, ђле ике ай гына эшлђгђн бу мђктђпнећ мљселман балаларын 1927 елныћ 4 декабрендђ њзлђренећ балалар бђйрђменђ чакырып кунак итте. Мљселман мђктђбенђ якын урнашкан 1300 шәкертлек башлангыч Томигайа мәктәбе һәр ел саен мөселман мәктәбе шәкерт­ләрен үзләренең мәктәп бәйрәмнәренә вә җыеннарына чакырып кунак итәләр.

Мөселман мәктәбе хакында Япониянең пайтәхет матбугаты, гәзитә вә мәҗмугалары ай саен мактап төрле мәкалә вә хәбәрләр язып, шәкертләрнең рәсемнәрен басып чыгаралар.

Ислам матбугатына килсәк, Төркиядә "Җөмһүрият"40 гәзитәсе мәктәпнең ачылу хәбәрен вә берен вә беренче имтиханда төшереп алынган рәсемен басып чыгарды. Мисыр, Сүрия вә Әфганстан ислам матбугаты, Һиндстан вә Һиндонезия һәм Чин'дәге ислам матбугаты вакыт-вакыт Токиодагы мөселман мәктәбен хәтергә алып, аңа караган хәбәрләрне язып торалар. Бо-лардан тыш, инглиз, француз, алман, маҗар, чехословакия гәзитә мөхбирләре дә килеп күреп,мәктәп рәсемен алып, үз матбугатларында нәшер иттеләр.

Токиода мөселман мәктәбенең мөгалиьнәре вә шәкертләре

 

Токиода мөселман мәктәбенең мөдире хөкүмәт тарафыннан расланган рәвештә имам вә мөдәррис Мөхәммәт Габделхәй хәзрәт Корбангали иде. Мөгаллимнәр коллективы рәисе Мөхәммәт Габделхәй хәзрәт Корбангали вә әгъзалары: ана теле мөгаллимәсе Рабига ханым Камкина, төрле фәннәр һәм рус теле мөгаллимәсе Рабига туташ Насыйриядән гыйбарәт бу­лып, болардан башка, гимнастика мөгаллиме Хантимер Нинеш, рәсем вә кул һөнәре мөгал­лиме Минами Такиса һәм япон тарихы вә җәгьрафиясе мөгаллиме Укбу Куҗи әфәнделәр ат­нада билгеләнгән берничә көндә килеп дәрес бирәләр иде. Мәктәп башланганда биредә бар­лыгы 14 шәкерт булып, 1 нче сыйныфта Әхмәт Алтынбай, Фаизә Агия, Рәшидә Вәлия, Рәхилә Садыйкиялар, 2 нче сыйныфта Рәмзия Касимия, Хәдичә Садыйкия, Сәгыйдә Госма­ния вә Мөхәммәт Алтынбайлар, 3 нче сыйныфта Сания Касимия вә 6 нчы сыйныфта Әхмәдулла Аги, Рәисә Садыйкия, Халидә, Хәбибә вә Хәнифә Гыймранияләр һәм болардан башка бер рус кыз баласы Зинаида Сесекина русча өйрәнү өчен мөселман мәктәбенә кергән иде. Бу бала да шатланып ай вә йолдызлы галәмәт тагып, татарча җырларга өйрәнеп йөри иде. [...]

[...] 1928 елда булган беренче имтиханда 4 шәкерт 6 сыйныфны тәмамлап 7 нчегә күчерелделәр. 1929 елгы икенче имтиханнан соң алар 7 сыйныфны бетерделәр һәм үзләренә мәктәп исеме язылган сәгатьләр бүләк итеп бирелде. Икенче уку елыннан башлап, 4 сыйныф­тан алып, Рокыя туташ Мөхәммәдишия мөгаллимәлегендә инглиз теле дәресләре кертергә ка­рар кылынды.

1929 елның 11 июлендә гаризасы буенча, никяхы мөнәсәбәте белән, Рабига туташ Насыйрия мөгаллимәлектән азат ителде һәм аньщ төрле фән һәм рус теле дәресләре дә Рокыя туташка тапшырылды. Мәктәпнең эчке малия41 эшләре, ана теле дәресләре вә әүвәлге өч сыйныфта дин дәресләре Саимә ханым кулында иде. Өченче уку елы - 1930 елның апреленә шул ук укытучылар: Корбангали хәзрәт, Саимә ханым вә Рокыя туташ булып, 22 шәкерт укыды һәм Сания туташ Касимия мәктәпне тәмамлады. Дүртенче уку елында да 1931 елның апреленә шул ук мөгаллимнәр булып, 21 шәкерт укыды. Мөхәммәт Алтынбай, Хәдичә Са­дыйкия, Рәмзия Касимия вә Сәгыйдә Госманиялар - дүрт шәкерт мәктәпне тәмамлады. Аларга мәктәпне бетерү турында көмештән ясалган галәмәтләр бирелде. 5 нче уку елында, 1932 елның апреленнән шул ук мөгаллимнәр коллективы вә аларга ярдәмче булып мөгаллимә­лек өчен бер ел хәзерлек үткән Сания Касимия (хезмәт хакы алмыйча) укыттылар. Бу уку елында 33 шәкерт булды вә биш шәкерт: Маһисорур Янгуразия, Әхмәт Алтынбай, Ибраһим Агиш, Рәхилә Садыйкия вә Фаизә Агияләр мәктәпне тәмам итеп, көмештән ясалган хатирә галәмәте алдылар.

 

 

 

 

Токиода мөселман мәктәбенең, биш еллык бәйрәме

 

 

1932 елның 2 октябрендә Токиода мөселман мәктәбенең ачылуына биш ел тулу бәй­рәме үткәрелде. Бәйрәм көнендә мәктәп бинасында японның бөек шәхесләре өчен тантаналы сурәттә зыяфәт - банкет ясалды. Бу зыяфәткә Япония императорлыгының Шураи Гали дәүләт әгъзасы Камата Икбичи җөнапләре, элеккеге дахилия назыйры Токонами, вице-адмирал Виконат Огасавара, вице-адмирал Шизака, барон Иной вә башка югары дәрәҗәле түрәләр, Япониянең бөек гыйлем докторлары - барлыгы 60 лап кеше катнашты. Мәҗлес, югары музыка мәктәбе шәкертләренең кыллы оркестрга кушылып Япон гимнын башкарулары вә аннан соң мөселман мәктәбе шәкертләренең "Фатиха" сүрәсенең тәрҗемәсе булган татарча шигырьне хор белән укулары һәм мәҗлестә катнашучыларның аларны аякка басып тың­лаулары белән ачылды. Токио мәхәлләсенең рәисе вә мәктәпнең мөдире Мөхәммәт Габделхәй хәзрәт Корбангалинең кунакларны сәламләү нотыгыннан соң мәхәллә мөтәвәллиләреннән Вәли Габидулла, Әхмәт Мөхтәсиб, Хуҗа Әхмәт Ваһаб, яшьләр исеменнән Габдулла Мәрвәз, госманлы төрекләре исеменнән Хәсән Мостафа, хатыннар исеменнән Сара ханым Ваһабия, Өммегөлсем ханым Корбангали вә башкалар тәбрик сөйләделәр. Кунаклар тарафыннан Шураи Гали әгъзасы вә элеккеге мәгариф назыйре Камата җәнапләре, Токонами әфәнде, Виконат Огасавара әфәнде, Васида университетының диннәр белгече профессор Накагиро вә генерал-лейтенант Таката әфәнделәр бик тирән мәгънәле вә тәэсирле нотыклары белән мәктәпне һәм мәхәлләне тәбрик иттеләр. Мәгариф назыйре Хатойама җәнапләре мәктәпкә бүләк итеп бер ләүхә    язып җибәрде вә бу ләүхә хәзер дә мәктәпнең, кунак бүлмәсендә эленеп тора.

Банкеттан соң шәкертләр тарафыннан бик матур кичә куелып, "Чәчәкләр" исемле пьеса уйналды.

 

 

 

Милли көйләребезне рекордка алу44

 

Токио мөселман мәктәбе шәкертләре Япониядә беренче мәртәбә сәхнәләргә чыгып, милли шигырьләребезне укучы вә милли көйләребезне көйләүчеләр булдылар. Зур бер пайтә­хеттә, шәрекъ мәдәниятенең нурын җиһанга балкытучы бер милләт күзенә аһәң, моң вә за­рыбызны, шатлык вә кайгыбызны күркәм сурәттә аңлату өчен мәктәп ачылгач ук, милли көй­ләребезне нотага салу мәсьәләсе нәүбәткә куелган иде. 1928 елда маҗар профессоры Проля килгән вакытта, бу хакта аның белән дә сөйләшеп үтелде. 36 төрле телдә сөйләшә ала торган бу профессорның вә тел галименең фикерләре зур кызыксыну белән тыңланылды. Ул төрек шивәләреннән 5-6 төрле шивәдә җыр җырлап вә чын башкорт көе беән Агыйдел буйлары җырларын җырлап күрсәтте.

Бу хакта япон музыка Академиясенең профессорлары белән дә сөйләшенде. Вә ниһа­ять, бер милләтнең шигырь вә көе аның рухи халәтен, күкрәгеннән чыккан тавышы аның чын хиссиятен аңлатырга тиешле вә шул сәбәпле милли көйләр, үзгәртелмичә нотага салынып, 20 нче гасырда да сакланып калырга тиеш дигән фикергә киленде. Акрын-акрын шигырь китап­ларыбызны җыеп, милли көйләребезне Япониягә килгән милләттәшләребездән төрлечә, үзләре белгәнчә җырлатып карап, 1928 елдан башлап бу көйләр акрынлап нотага салына башлады. 1928 елдан башлап шәкертләр, музыка Академиясенең кыллы оркестрына кушылып, милли җырларыбызны җырларга өйрәнделәр. Бу шәкертләрнең 1929 елның маенда японнар тара­фыннан "Япон яшьләре" җәмгыять клубында мәктәп файдасына куелган кичәдә вә 1935 ел­ның гыйнварында Синдагайа Кайканда куелган кичәдә оркестрга кушылып җырлаган җырла­ры үз милләттәшләребез тарафыннан күз яшьләре белән тыңланган кебек, япон милләтендә дә бик гүзәл тәэсир калдырды. Япон гәзитә мөхбирләре бу хактагы тәэссоратларын язып чыкты­лар. Хәзерге көндә мәктәп шәкертләре тарафыннан "Фатиха" сүрәсенең татарча тәрҗемәсе, "Уян шәкерт!", "Сөембикә манарасы", "Язгы табигать", "Илне сагыну", "Чит илдә", "Сандугач-күгәрчен", "Бәгырь тамчысы" вә башка җырлар нотага салынды. 1937 елның 15 мартында япон дусларның тәшвик'ы45 белән мәктәп шәкертләре Токиода "Идессон рекорд" компаниясе ширкәтендә биш шигырь вә көйне граммофон рекордына алдырдылар. Болар -"Сандугач-күгәрчен", "Сөембикә манарасы", "Язгы табигать", вә "Уян, татар!" һәм сурәи "Фатиха"ның тәрҗемәсе. Бу рекордлар мөселман мәктәбе милкендә булып, теләүчеләргә эшләтеп җибәрелә.

 

 

 

 

Мәктәп шәкертләре сәхнәдә

 

Мәктәп шәкертләре һиҗри Яңа елда вә кайчакларда япон Яңа елында да (миляди) ял вакытларыннан файдаланып, мәктәптә кичәләр куялар. Монда шәкертләр вә яшьләр тара­фыннан төрле милли пьеса вә драмалар куела, төрле тарихи күренешләр күрсәтелә. Шәкертләр Чыңгызхан вә Тимер булып чыгалар, Һарун әл-Рәшид хакында "Мең дә бер кичә" дән хикәяләр сөйлиләр. Чәчкәләр булып, кошлар булып сәхнәгә чыгалар, кыргызлар булып җырлыйлар һәм япон балалар уены өзекләрен японча уйнап күрсәтәләр. Яшьләр пьеса­лар куялар вә милли музыка уйныйлар. Гаяз Исхакый килү мөнәсәбәте белән Токио мөселман яшьләре вә мәктәп шәкертләре Синдагайа Кайкан'да бик зур кичә куеп, аның "Зөләйха"сын уйнадылар. Вә Япониядә торучы бөтен мөселманнарны чакырып уйнап күрсәттеләр. Японнар тарафыннан мөселман мәктәбе файдасына куелган кичәдә дә мәктәп балалары меңнәрчә ка­раучылар алдында сәхнәгә чыктылар.

 

 

 

Мәктәптә тарихи олугларыбыз

 

Мөселман мәктәбе шәкертләре Япония хөкүмәт мәктәбе ысулынча бик оста рәсемнәр ясыйлар. Кечкенә шәкертләр эшләгән Чыңгызхан, Атилла вә Тимер рәсемнәре мәктәп ди­варында эленеп тора. Алар янында Габдулла Тукайның зур фоторәсеме вә Сөембикә манара­сы рәсеме дә бар. Исмәгыйль бәк Гаспринский рәсеме матбагада басылып, һәр шәкерт кулы­на өләшенде. Токиода мөселман матбагасында алтынлап, җилдләп төпләнеп басылган Габдул­ла Тукайның әсәрләр җыентыгы һәр мәхәллә әгъзасы йортында бер зиннәт булып тора.

 

 Балалар бакчасында мөселман балалары

 

Бөек япон милләтендә балалар тәрбиясе бик тәрәккый иткән. Япония мәмләкәте ба­лалар тәрбиясендә дөньяда беренче урынны тотуын күрсәтеп килә. Кечкенә балалар өчен Япониядә бик күп балалар бакчасы бар. Моның, бер өлеше христианнарныкы булып, икенче өлеше халис японча. Мөселман балалар шул халис японча булган балалар бакчасына кереп, шунда тәртип вә нәзакәткә өйрәнәләр. Балалар тәрбиясе өчен бу эшнең соңрак бик файдалы булуы тәҗрибә аша күрелеп килә.

 

 

Балаларның дөньяга килүе, исем бирелү вә сөннәткә утырту

 

Балалары дөньяга килү алдыннан, мөселман хатыннары зур хәстәханәләрдәге тудыру бүлегенә, мәсәлән, Токиодагы Кио дарелфөнүне вә Империал дарелфөнүне хәстәханәләренә кереп, шунда баларын дөньяга китерәләр. Анда ун көннәр ятып чыгалар. Исемне имам барып, баланың колагына әйтә. Ләкин рәсми гафифә мәҗлесе хәстәханәдән чыккач, һәр гаиләнең өендә яки, зур мәҗлес булса, мәктәп бинасында ясала. Мәхәллә әгъзалары һәрберсе гафифә мәҗлесенә балага кием, юрган вә башлык кебек бүләкләр китерәләр. Бал һәм май белән баш­ланып, тәкәллефле    мәҗлес ясала.

Сөннәткә утырту элек Хайлар'дан сөннәт бабасы Мөхәммәтшаһ әфәнде Агиевны ки­тереп ясала иде. Хәзер исә, аның вафаты вә башка сөннәт бабасы булмау сәбәпле, ир балалар 3-5 яшьләрендә Кио дарелфөнүне хәстәханәсендә докторлар тарафыннан сөннәткә утыртыла­лар.

 

 

Никях мәҗлесе

 

Шәригать буенча килешү мәҗлесеннән соң, туй вә никях көне билгеләнә. Туй вә никях мәҗлесендә, гадәттә, җегетнең башында милли кәләпүш вә кызның башында энҗе калфак була. Дини йоладан соң, милли гадәтләр җиренә җиткерелеп, зур чәкчәкләр китере­леп, никях мәҗлесе ясала. Токиода мөселман мәхәлләсе яшьләре динилекләре белән бергә миллилекләрен дә бик нык саклап киләләр: никях моңача һәрвакыт үз диндәш вә милләттәш­ләре арасында гына булып килә.

 

 

Мөселман мәктәбе эшләрен караучы мөтәвәллиләр

 

Токиодагы мөселман мәктәбендә бала ата-анасының вә тәрбиячеләренең бала башына 7 иен 50 сән булган айлык түләве һәм мәхәллә әгъзалары биреп килгән айлык садакалар, га-еттә вә бәйрәмнәрдә җыелган садакалар белән тәрбия кылынып килә. Мәктәптә фәкыйрь ба­лалар бушлай укытыла вә хәле зәгыйфьрәк адәмнәрнең балалары өчен айлык түләү киметелә. Мәктәпнең мали эшләрен, аның тәрбиясен ай саен карап алып бару эше мәхәллә мөтәвәл­лиләренең 7 кешелек башкарма һәйәтенә йөклөтелгән. Болар хәзерге көндә рәисләре Мөхәммәт Габделхәй хәзрәт Корбангали вә әгъзалары Закир Шакири, Хуҗа Әхмәт Ваһаб,Сабир Җәмил, Закир Илмәти, Мотаһар Яхши вә Әхмәт Мөхтәсиблөрдән гыйбарәт булып, мәктәп ачылганнан бирле армый-талмый мәктәп тәрбиясе өчен бушлай хезмәт итеп киләләр. Аның ай саен җыелган хисапларын карап, кирәк әйберләрен алып, түләүләрен түләп, малия эшләрен алып баралар. Мәктәпнең бөтен кәгазь вә исәп-хисап эшләрен идарә кылучы, мәктәп эшендә мәхәллә башкарма һөйөтенең сәркатибе Хуҗа Әхмәт әфәнде Ваһаб булып, мәктәп эшли башлаганнан бирле әлеге хезмәтне бушлай башкарып килә. Җәзаһем Аллаһы хөйранән көсира.

 

 

Аллаһы аларга күп яхшылыклар бирсен!

 

 

Кайбер аңлатмалар һәм сүзлекчә.

1.  масраф - чыгым

2.  иен - Япония цә акча берәмлеге

3.  Мөхәммәт Габделхан Гобәйдулла улы Корбангалиев Оренбург губернасының Миндек авы­лында Гобәйдулла ишан Корбангалиев гаиләсендә туган, Беренгче бөтендөнья сугышы елла­рында офицер, 1919-1925 елларда Кытайның Далянь-Дальний шәһәрендә имам, 1925-1938 елларда Токиода "Мөселман берлеге" җәмгыятендә имам-хатыйб һәм мөдәррис, 1938-1945 ел­ларда яңадан Далянь шәһәрендә имам-хатыйб. Японияне союздаш гаскәрләр басып алгач, Г.Корбангали НКВД тарафыннан кулга алына һәм СССР га җибәрелә. 1945-1955 елларда сәя­си тоткын буларак төрмәдә утыра, 60 елларда Чиләбе өлкәсендә вафат була.

4.  нәзарәт - министрлык

5.  имтияз - өстенлек, льгота

6.  пайтәхет - башкала

7.  татами - идәнгә җәелә торган матрац

8.  рәсем кәчид шаһаналар - хәрби һ.б. тантаналы парадлар

9.  галәмәт - значок 

10.   тәнзиләт - ташлама, льгота

11.   хосусый йорты булган мөселманнарда

12.   тәмиз - чиста, ару

13.   зыяфәт - кунак мәҗлесе

14.   Иман, табыну һәм мөгамәләләр

15.   авазларны дөрес әйтү

16.   фикъра - кыйсса

17.   шәригать хөкемнәренең

18.   морфология һәм синтакисис

19.   Коръән сүзләрен аңлату һәм Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләр

20.   Әйткәнне дөрес язу һәм иҗат итеп яисә әсәр эчтәлеген язу.

21.   шивә - сөйләш

22.   сәламәтлекне саклау

23.   бик тулы итеп

24.   мөтәвәлли - мәктәп, мәчет эшләре белән идарә итүче

25.   мимеограф - цилиндрына трафарет тарттырылган һәм кул көче белән хәрәкәткә китере­леп, машинкада яки кулдан язган текстны күбәйтә торган машина.

26.   игътикад - инану

27.   хитабнамә - мөрәҗәгать язуы

28.   дахилия назыйры - эчке эшләр министры

29.   харита - карта

30.   Маҗарстан - Венгрия

31.  Бертуган Кәримевлөр - XXйөз башы күренекле татар матбагачылары - бертуган
Мөхәммәтҗан, Шәрифҗан һәм Хәсән Кәримевләр.

32.   гөмрекханө - таможня

33.   мосхәф шөрифе - Коръәннең икенче исеме

34.   Җамигъ әл-Әзһәр - Каһирәдәге мәчет.

35.   Мәнҗү-Го - 1931 елның ахырында Кытайның төньяк-көнчыгышын япон гаскәрләре ба­сып алгач, 1932 елда төзелгән курчак дәүләт. Җитәкче итеп Цин династиясенең (1644-1911) соңгы императоры Пу И куела. Мөнҗү-Го дәүләте 1945 елның августына кадәр яши.

36.   назыйр - министр

37.   мәгърузө - проект

38.   дарелфөнүн - югары уку йорты

39.   тәгълим - белем бирү

40.   "Җөмһүрият" - Төркиядә 1923 елда нәшер ителә башлаган газета

41.   малия - йшнанс

42.   Шураи Гали - югары совет

43 ләүхә - стенага эле өчен матур язу белән бизәкләп язылган такта

44.   рекордка алу - граммофон тәлинкәсенә яки тасмага языдырып алу

45.   төшвикъ - кызыксыну

46.   Атилла (375-454) Аурупада һуннар дәүләте идарәчесе, хәрби җитәкче

47.   халис - саф

48.   тәкәллефле - купшы