1996 3/4

Татарлар (поэма-монолог)

Тарихның, кагылган саен,
куба, коела ярчыгы,
катламнары арасыннан
татар чыга, татар чыга.

Мин чыгам ул... Мин ул татар-
һәр заманның тугры улы,
кирәксә урак, кирәксә
гадел кылыч тоткан кулы!

Нәкъ башка халыклар кебек –
мин җиңдем дә, җиңелдем дә -
барлык даным һәм хурлыгым
исемемнең җелегендә.

Үткәндә ниләр булмаган!..
Үчләшмимен, үпкәләмим
тарихның кырыс көннәрен
күзгә бәреп үтсәләр мин.

Дусларга аркадаш булдым,
дошманнарга сатылмадым.
Кальгаларым тузан булды,
ә исемем ватылмады!

Татар булып кала бирде,
даны-шаны үсә-үсә.
Россия тарихының ул
һәр күзәнәгендә исән...

"Русны бераз тырмаштырсаң,
татар чыгар!.. " - дигән кемдер.
Халкың газиз түгел икән,
шул татарны, яле, күмдер –

так аңа башка бер исем,
йә бүлгәлә кисәкләргә.
Без күнегеп беткән инде
зурны ватып исәпләргә.

Һуннары да, мишәре дә,
болгары да, кыпчагы да,
сувары да, бортасы да,
эреп тарих учагында,

әйләнеп көчле бер канга,
йөрәгемә минем тулды –
татар булып милләт булдым,
татар булып халык булдым.

Үткәнемнән баш тартмыйча
яши бирәмен мин - татар...
Беркем дә табалмас миндә
йөзне кызартырлык таплар.

Кем ул халкы исемендә
ямь тапмаган, тәм тапмаган?!.
Горурларга, кыюларга
татар дигән исем таман.

Күпме дәвер сыйган аңа!
Күпме бәйрәм, якты эшләр,
күпме сугыш, күпме солых,
күпме данлыклы кешеләр!

Кем ул халкы исеменнән
ваз кичүче җиңел генә,
изрәткеч селте сибүче
бердәмлекнең җилеменә?..

Кемнең сукыр ниятенә
шартлаткыч уй оялаган –
бер бөек бәллүр сабаны
озатмакчы пыялага?!

Халыклар исеме - алмаз!
Чорлар кырлый аны чарлап...
Татар дигән бриллиантны
киләчәк тә торыр барлап.

Халыкның иң зур байлыгы –
ул исеме һәм ватаны!
Ассалар да мин аларны
югалтмамын һәм ватмамын!

Кагылган саен тарихның
коела торыр ярчыгы,
катламнары арасыннан
татар чыгар...
Татар - чыгар!

Ренат Харис