1997 1/2

Остаз-галим Хђбибнакар мљдђррис

Тарихта шундый мљрђњвђтле галиќљнаб шђхеслђребез бардыр ки - аларныћ шан-шђрђфле дђрђќђлђрен њлчи алучылар, миллђтлђребез хђятыныћ ошбу дђвере љчен хаќђт икђнлеклђрен ќаннары-тђннђре илђн аћлаучылар, њкенеч, ђле булса сирђктер. Тарихыбызныћ тузанлы катлам-катлам киштђлђрендђ онытылырга дучар була язганнарныћ берсе - Хђбибнаќар мљдђррис хђзрђтлђредер. Газиз ђдђбиятыбызныћ рухи баганасы - бљек Мљхђммђд-фатих Ђмирхан (1886-1926), мђсђлђн, "Кояш" гђзитенећ 1915 елгы 16 апрель 682 иче санында дљнья књргђн даџианђ язылган "Мђрќани хатирђсенђ мђќмуга" намле мђкалђсендђ Хђбибнаќар хђзрђтлђренећ исем шђрифен мђшџњр шђхеслђребез Галимќан ђл-Баруди (1857-1921), Ризађтдин бине Фђхретдин (1859-1936), Йосыф Акчура (1876- 1935), Габдрахман Гомђри (1867-1933), Хђсђнгата Габђши (1863-1936) белђн беррђттђн зурлап, гали вђ асыл зат буларак, телгђ ала. Менђ М.-Ф.Ђмирхан ђсђрлђренећ дњрт томлык ќилдлђрен кыштырдатам Хђбибнаќар мљдђррис исеменђ тап булам. Ђстђгъфируллаџел газыйм, искђрмђ - аћлатмаларда аныћ исеме каршына билгесезлек ишарђте куелганI.

Хуш, инде без ачыклык хасил итњгђ иќтиџад кылыйк.

Хђбибнаќар ќђнаблђре Стђр-летамак тљбђгендђ (хђзерге Башкортостан ќљмџњрияте Гафури районы) Њтђк авылында 1278 ел 2 сђфђр (милади белђн 29 июль 1861 ел) тарихында дљньяга килгђн. Ул вакыттагы Њтђк Кармыш - волостендђ љч мђхђллђдђн гыйбарђт, зур авыл булган. Атасы шушы авылда имам-ха-тыйб Мљхђммђд Кяфи бине Котлугъ-заман бине Рыскулбђк Сатлык бине Дђњлђт, газизђ ђнкђсе дђ ошбу карьянећ Шђрђфетдин исемле мљбарђк бер адђмнећ Ќђмал атлы кызы булган. Хђбибнаќар, сабак яшенђ ќиткђч, Њтђк авылындагы ђткђсе мђдрђсђсендђ укый башлый. Хђлфђсе Ялгызкаен авылыныћ Гыйнаятулла исемле бер адђм булган. Шушы мђдрђсђдђ тљрки-татарча укырга-язарга љйрђнгђннђн соћ 1873 елда Эстђрле шђџђрендђ Кђмалетдин хђзрђтлђре мђдрђсђсенђ барып, гарђб теленећ сарыф (морфология) вђ нђхњ (синтаксис) гыйлеменнђн тђхсил кыла башлаган. Тљхфђтулла, ул Хаќ сђфђренђ киткђч, Мљхђммђд, аннан соћ Юныс исемле заманыныћ укымышлы затларыннан сабак књргђн. Хђйруллаџ Госмани (1847-1906) шђџри Казан ђтрафындагы Мђчкђрђдђн кайтып, Кђмалетдин хђзрђтлђре мђдрђсђсендђ мантыйк (логика) вђ кљлям II укытырга тотынганнан соћ, Хђбибнаќар аныћ башчылыгында шул фђннђрне њзлђштерњ - тђхсил итњгђ рђгъбђт кыла, ягъни омтыла. Хђруллаџ хђзрђт мантыйк - логикадан "Тђњзыйх", Исламныћ атаклы галиме бохаралы Сђгадетдин Тљњтђзанинећ 14 нче йљздђ логика (мантыйк) вђ догматика (кђлям) буенча тљзегђн "Тђџзиб ђль-мантыйк вђ ђль-кђлям" дђреслеген, фђтва китапларын љйрђнђ башлый. Тик њзенећ ђњвђлге хђлфђлђре риза булмау сђбђпле, бу морадына ирешђ алмый. Ђмма соћра да, моћа карап кына, югарыда телгђ алынган фђннђрне тђхсил кылудан књћел шђрифе кайтмый - ул башка чарага керђ, бу исђ чит вђ ерак ќирлђрдђ, зуррак урыннарда гыйлем тђшкил итњ. Моћа хђлфђлђре дђ киртђ куймаганнар, тоткарлык, тыю-фђлђнкњрсђтмђгђннђр. Кыскасы, Хђбибнаќар хђзрђтлђре ата-анасын-нан, хђлфђлђреннђн рљхсђт-фатиха алып, 1879 елда Казан шђџђренђ сђфђр кыла. Вђ остазел голяма шиџабетдин бине Баџаветдин ђл-Мђрќани-ђл-Казани (1818-1889) хђзрђтлђренећ "Мђрќания" мђдрђсђсендђ укый башлыйIII. Биредђ могтђбђр Мђрќани хђзрђтлђреннђн сабак ала. Башта мђшџњр хђлфђ - мљдђррислђр хозурында йљрсђ дђ зирђклеге, булдыклылыгы, њткенлеге вђ гыйлемгђ булган кабилияте - сђлђтлелеге аркасында тиз заманда Мђрќани хђзрђтлђренећ књзенђ чалынырга муафыйк була, ђмсаль вђ ђкъран, ягъни яшьтђшлђре, кордашлары арасында аерым имтияз-љстенлек, башкалардан аерылып торучылык хасил итђ, рђхђтлђнеп мантыйк вђ кђлям џђм башка фђннђрне њзлђштерђ. Ђйтеп њтим, Щ.Мђрќани хђзрђтлђренећ бик бай кљтепханђсе булган, гыйлемгђ хирыс шђкертлђргђ Ш. Мђрќани дамелла-дана китапханђсендђге хђзинђ белђн файдаланырга мљмкинлек-им-кяният биргђн.

Хђбибнаќар Иранныћ Ќљрќан шђџђрендђ туган, гарђбият белгече Габделкаџир Ќљрќани-Ђбњбђкер бине Габдрахман (туган елы нђмђгълњм - вафаты 1078 елда) вђ олуг Ислам галиме, ђдип, шагыйрь, тел галиме Зђмђхшђри - Яруллаџ Ђбњлка-сим Мђхмњд бине Гомђр Хорасанлы (1075-1144) џђм башка шуныћ кебек галим-голямаларныћ мираслары белђн таныша.

Хђбибнаќар бине Мљхђммђд Мђрќани (Рљхмђтуллаџи Тђгалђ) хђзрђтлђренећ вафатына кадђр мђдрђсђнећ могтђбђр хђлфђлђреннђн булып, књп шђкерт тђрбия кылды вђ остазыннан џђмишђ истифадђ итте, ягъни аныћ кићђш-мђслихљт-лђреннђн файдаланды, аныћ љйрђтмђлђренећ тђдкыйк-ќентеклђп тикшерњ вђ тђхкыйк-хакыйкатьне эзлђњгђ корылганына тљшенер булган. Мђрќани хђзрђтлђренећ вафат-ыннан соћ аны кђфенлђњ, кђфен сару вђ књмђргђ ђзерлђњ хезмђтлђренђ катнашты. Шул ук 1889 елда, Казанны калдырып, чиксез укымышлы дин вђ мђгариф эшлеклесе генђ тњгел, кић мђгълњматлы мљстђшрикъ (востоковед) булып, мљсрњрђн-шатланган хђлдђ, димђк ки, ун ел дђвамында читтђ гомер сљргђннђн соћ, асыл ватаны-Њтђккљ кайта. Хђбибнаќар икенче мђхђллђдђ имам-хатыйб вђ мљдђррис дђрђќђсе берлђ тасдыйклана. Шул кљннђн башлап ул мђхђллђсендђ мђктђп вђ мђдрђсђ оештыра, њзе мђдрђсђ вђ дђрес эшлђре берлђн мђшгуль була. Аныћ ибтидаи (башлангыч) мђктђбендђ џђрвакыт ике йљзгђ кадђр бала вђ югары сыйныфларда ике йљздђн артык љлкђннђр укыган. Дђреслђр фђнни-методик яктан тљпле, фђџемле булганлыктан, шул ђтрафныћ мђгърифђт нурланышына, сњз юк, књтђрелешенђ зур тђэсир ясаган. Хђбибнаќар мљдђррис шђкертлђре имам, мљгаллим вђ кыйрађт-яттан кычкырып уку сђнгатендђ маџир-оста карыйлар сыйфатында миллђтлђребезне тђрбиялђњдђ зур эш башкарганныр, ђйтергђ кирђк, да-имђн остазлары гадђтенчђ эш књргђннђр.

Мђдрђсђ биналарыныћ (ќђмгысе ќиде) књбесе таш булып, Казан шђџђрендђ яшђњче татар байлары Садыйк Хаќи Галикђй (кабер шђрифе Яћа бистђдђге татар зыяратында яхшы сакланган) вђ Мостафа Ђмирхан тарафыннан тљзелгђн. Мђдрђсђнећ бай китапханђсе вђ кыйрађтханђ - уку залы, ље, ашханђ вђ башка хаќђт биналары да ќитђрлек џђм яхшы булган. Ђйтеп њтешем лязим ки - џђр тарафта ќђдитчђ укыту мђсьђлђлђре буенча тавыш-гауга, тљрле низаглар, ызгыш-талашлар хљкем сљргђн вакытта да, Хђбибнаќар мђдрђсђсе мондый ямьсезлђнњлђргђ тарымаган, чуку-укыту њз юлында, осуле ќђдидљ нигезендђ, Аллаџу Тђгалђнећ мђрхђмђте берлђн эшлекле тынычлык шартларында дђвам иткђн.

Хђбибнаќар хђзрђтлђре гафиф, ягъни саф, пакь књћелле вђ хљсне књркђм холыклы, хуш мљгамђлђле зат булганлыктан, халык берлђн гњзђл тереклек кичергђн. Мђќлесе џђрвакыт гыйлемгђ юнђлтелгђн, бђндђлђргђ хђер-хаџанђ мљнђсђбђт аћа халыкныћ ышанычын, таянычын тђэмин иткђн, олуг эшлђрендђ аныћ илђн кићђш-табыш иткђннђр, хђсрђт-шатлыкларын уртаклашканнар. Хак ки, Хђбибнаќар бабабыз олуг мђќлеслђрдђ вђ голяма ќђмгыятьлђре эшендђ телђп катнашкан, фикерлђрен ачыктан-ачык белдергђн, бђян иткђн, мђќлеслђрне хуш идарђ кылган. Дљнья Хђятыныћ соћгы елларында суфичылык белђн шљгыльлђнгђн - вђ шул таифђгљ - тљркем, ќђмђгатькђ кушылу фикеренђ килеп, бер шђехкђ тапшырылу кирђклеге уе белђн янган. Беренчедђн, галим; икенчедђн, остазы Шиџабетдин Мђрќани мљхлисе-чын дусты, хђтта аныћ мљќђдидлљр, ягъни яћалык кертњчелђр ќљмлђсеннђн итеп сљйлђвен ишеткђнлегеннђн; љченчедђн, остазы Мђрќанинећ мђдех вђ сљна иткђнлеген, ягъни мактаганын белгђнлектђн, Хђбибнаќар олуг мђгърифђтче Зђйнулла ишан Рљсњли (1833-1917) хђзрђтлђрен њзенђ шђехлек љчен ихтыяр кылган. 1907 ; елда, мђсђлђн, аныћ фикерлђшњ максатларында Уфа-Чилђбе поездында Зђйнулла ишанга-Троицкига барганлыгы тарихка кереп калган.

Мђдрђсђ мђшђкатьлђре вђ мљридлђр тђрбия итњлђр љстенђ, 1917 елгы инкыйлабтан соћ, Уфа идарђи руханиясе - Диния нђзарђте Хђбибнаќар мљдђррисне мљхтљсиблек вазифасына тђгаенлђгђн, љн лђкин бу кадђр зур эшлђрне бару ниџаять дђрђќђдђ авыр мљшкил икђнлеген тђќрибђ иткђннђн соћ - ул мљхтђсиблект азат итњлђрен њтенгђн, нђзарђт ошбу њтенечне канђгатьлђндергђн.

Хђбибнаќар хђзрђтлђре љде вђ калђм хезмђтлђре берлђн шљгыльлђнгђн, ул ђњвђле Ис галђмендђ яћа мђйданга чыгып башлаган матбугатка да иткђн. Мљхљммљдфатих Kepиминећ (1870-1937) "Вакыт", Риза казыйныћ (1859-1936) "Шура" сында њз исеме белђн дђ, башка мљстђгар-кушаматлар илђн дђ нђшер иткђн дини-тарихи мђкалђлђре бар. Бик яшьли ул Казанда Мљхђммђдќан вђ Шђрифќан Кђримилђр тарафыннан бастырылган гарђпчђ ђсђрлђрне гомере буе тасхих кылган, ягъни тљзђткђн, дљреслђгђн, редакциялђгђн, њзе дђ "Мифтах ђль-тђварих" ("Тарихлар ачкычы") исемле китап вђ аћардан башка да бђгъзе бер ђсђрлђр тђртип иткђн вђ нђшер кылдырган. џичшиксез, ђйтергђ тиешмен ки, Хђбибнаќар галим дљньяга мђшџњр данишмђнд-гыйлем иясе Ђхмђдзђки Вђлиди Туганныћ (1891-1970) абыйсы - газизђ ђнкђсе Љммелхђят абыстайныћ туганы, атасы Ђхмђдшаџ хђзрђтлђренећ кайнеше. Алай гына да тњгел, мљхтђрђм Хђбибнаќар бине Мљхђммђдкяфи бљек Ђхмђдзђки Вђлиди Туганныћ остазы - Њтђктђ ул агасы йортында торып укыган, мђдрђсђдђ аћардан дђреслђр тыћлаган, љйдђ исђ ул Ђхмђдзђки энесенђ мљстђкыйль махсус сабак биргђн. Љстђвенђ ќђй айларында туган авылында анасы Љммелхђят аћа фарсы теленнђн сабак биргђн, урыс телен исђ Макар мђктђбе укытучысы Мифтах Карамышевтан љйрђнгђн. Хуш, 1919 елда, кљзен Ђхмђдзђки Вђлиди Туган атасыныћ дусты имам Хаќимљхђммђт кызы Нђфисђгђ љйлђнђ, аныћ анасы исђ Зђйнулла ишан хђзрђтлђренећ кызы булган. Туй мђќлесе Стђрлетамакта њткђрелеп, Ђхмђдзђки барча туганнарын, шул ќљмлђдђн, Хђбибнаќар агасын да чакыра, ул исђ мђќлестђ гасыр гарђб шагыйре Сђхиб ибне Ђббадныћ шигырен укый, тђфтишлђп бирђ. Ђхмђдзђки, њз нђњбђтендђ, шулай ук гарђб шагыйре Мљтђнђббинећ шигъри юлларын искђ тљшерђ џђм: "Минем гыйльми эзлђнњлђрем урыс мохите берлђн чиклђнде, Сезлђрнећ џиммђтегез -яхшылыгызга бернинди файда илђн дђ ќавап кайтара алмыйм", - ди. "Юк, - дип каршы тљшђ Хђбибнаќар хђзрђтлђре. - Син њзећнећ беренче Тљркестан сђфђрећнђн ђз - Зђмђхшђринећ гарђб телендђге "Диван"ын џђм Тђфтђзани вђ ђс-Сђйд ђш-Шђриф Ќљржани бђхђслђре хакында "Рисалђ" алып кайттыћ. Болар дан да артык бибђџа бњлђклђрне мин хыялыма да китерђ алмыйм. Сине тђрбиялђњ вђ њстерњем белђн бђхетлемен", - ди ул. Туй мђќлесе аларныћ соћгы очрашуы була. Ђхмђдзђки Вђлиди туган агасы, остазы, тђрбиячесе Хђбибнаќар хђзрђтлђрен гомере буе сагышлы сагыну илђн хђтер Шђрифендђ тота (мђгълњмегез булсын, 1995 елныћ декабрь ае тарихында Њзбђкстан башкаласы Тошкђндтђ Ђхмђдзђки Вђлиди Туганныћ тљрки дљньядагы бљеклегенђ багышланган зур гыйльми - конференция булды. Ни аяныч, кирђк Башкортостан, кирђк Татарстаннан ошбу мђртђбђле фђнни ќыелышка бер адђм дђ чакырылмады, катнашмады - бу хђл, њз чиратында, гасырлар буе дђвам иткђн Урта Асия тљркилђре белђн бђйлђ-нешлђребезнећ тђмамђн юкка чыга баруына дђлилдер, соћ татар вђ башкорт ташбака сымак њз кабыгына кереп биклђнергђ тиеш тњгелдер лђбаса - болай яшђмђдек ич, аралаштык, кунаклаштык, бер табактан аш ашадык - гыйльми ќђмђгатьчелекнећ ошбу сђясђткђ чик кую йљзеннђн кљенечле фаќигагђ ђверелђ башлаган мондый књћелсезлекне хљкњмђтлђр даирђлђре хозурына кабыргасы белђн куярга вакыт ќиткђндер ул. Ђйе, љйрђнђлђр, таныйлар Ђхмђдзђки Вђлиди Туган ђшчђнлеген Њзбђкстанда. Тошкђнд дарелфљнњн - университеты профессоры, ђйтеп њтим, якын дустым Бегали Касыймов, мђсђлђн, 1993 елда "Агыйдел" журналы сђхифђлђрендђ дљнья књргђн Ђ.-З.Вђлиди Туганныћ "Хатирђлђр"ен миннђн соратып алдырды - игелеген књрде. Њз гомерендђ Уфага 1966 елда бер генђ мђртђбђ килеп киткђн булса да - Бегали татарча да, башкортча да бик яхшы белђ, дљрес, хат - хђбђрлђрен њтенечем буенча, биниџая бай, сыгылмалы табигатькђ ия, бљтен бул-мышым илђн мин мљкиббђн киткђн њзбђк телендђ књндерђ. Тошкђндтђ яшђњче миллђттђшебез - яшь галим Р.Шиџабетдинов та Ђ.-З.Вђлиди Туган мирасын барлый, берничђ мђртђбђ Тљркиягђ сђфђр кылды. Ђмма, гаќђба, бу зат татарча да, њзбђкчђ дђ бљтенлђй сљйлђшђ белми, урыс телендђ генђ эш йљртђ. Гыйбрђт бу, алай гына да тњгел, милли ќинаятькђ бђрабђр томаналык! Урыс берлђн урысча, татар илђн татарча, башкорт белђн башкортча, њзбђк берлђн њзбђкчђ, тљрек илђн тљрекчђ сљйлђшђ белергђ тиеш ул бу љлкђдђге белгеч..., хак ки, тарихны ђтрафлы нечкђ илђктђн илђп љйрђнњ, белњ зарурђт.

Хуш, гарђб шагыйрьлђреннђн берђњ: "Ђгђр дђ берђр нђрсђ биреп њлемнђн котылу мљмкин булса иде -кулымда булган барча дђњлђтемне биреп, шагыйрь Ђбњ Зђедне њлемнђн алып калыр идем", - дигђн. Лђкин бу эш мљмкин тњгел. Аллаџу Тђгалђ чиклђгђн сђгать сугу белђн ќан иялђре дљньядан књчеп - рихлђт кылып торалар, моћа дђва да, чара да юктыр. Ошбу гомуми хљкемгђ би-нађн, мђгълњм вакыт ќитњ берлђн Хђбибнаќар хђзрђтлђре дђ бу дљнья белђн бђхиллђшкђн. Гаилђсен (аныћ улы вђ кызы югары мђгълњматка ия булып, ќаваплы вазифаларда хезмђт аткарганнар), шђкертлђрен, мљридлђрен хафа эчендђ калдырып, гыйлем чишмђсен корытып - 1339 ел, 23 шђњвђл (милади белђн 1921 ел, 29 июнь) чђршђмбе кљн' ошбу фани йорттан ахирђт сђфђренђ киткђн. Иннђ лиллђџи вђ иннђ илђйџи раќигун. Ђмма лђкин Ђхмђд-Зђки Вђлиди Туган агасыныћ њлемен-ва-фатын 1925 елныћ 25 июнь тарихында дип књрсђтђ. Бу я матбага хатасы, яисђ тљгђлсезлек булса кирђкIV. Ничек кенђ булмасын - безлђр, аерата яшь галимнђр, Хђбибнаќар хђзрђтлђренећ изге мирасын љйрђнергђ, килер буыннарга ирештерергђ бурычлыбыз. Бђлки Њтђктђ аныћ кабер шђрифе саклангандыр -бихђбђр дармын...

I Ф. Әмирхан. Әсәрләр. 4 томда 4 нче том. - Казан. 1986. 142 вә 337 нче битләр.

II Кәлям - гарәп сүзе - сүз, сөйләм, нотык мәгьнәсендә. Мәгьлүмеңез булсын ки, кәлям - Ислам илаһият гыйльменең иң борынгы шәкеле-рәвеше-формасы, гарәб хәлифәлегендә VIII гасырда пәйдә булган, тугызынчы гасырда исә Урта Асиядә дә киң таралган. Кәлям тарафдарлары мөтәкәллимнәр дип атала. Кәлям тәгьлиматының нигез ташларын салучы әль-Әшгари, яшәгән чоры 873-935 нче елларда, могьтәзилә мәзһәбендәге галимнәрнең төшенче вә дәлилләреннән файдаланып- тәнкыйтьсез инану, ышануга әсасланган ортодоксаль илаһиятне нигезләргә тырышкан. Ягьни кәлям Ислам дини гакыйдәләре - инанычларын гакыла таянып аңлатуга каршы чыккан. Әшгариләр фикеренчә, Аллаһу Тәгалә инсанга, кешегә хас  (антроморфик) хосусиятләргә ия, әмма, имеш, бәндәдә теләк - ирадә юк, ләкин үз кылмышлары өчен ул Хак хозурында җавабкяр, дип саныйлар

III Мәгьлүм булсын ки ул Казанның Кабан күленнән ерак түгел, татарның мәшһүр артисты, Зәйни ага Солтан исемен йөрткән урамның икекатлы 6 нчы санлы йортында урнашкан булган.

IV Зәки Вәлиди Торган.  Хәтирәләр. - Уфа: " Китап"  нәшрияты. 1994. 313 нче сәхифә. Төрек теленнән Г. Шәфиков, Ә. Юлдашбаев тәрҗемәсе. Урыс телендә.

Равил Њтђбай-Кђрими,
Шђркыять вђ Исламият галиме Уфа - Казан