1997 1/2

«Кай шђригатьтђ бар?»

Ташкенттагы кљнчыгышны љйрђнњ институты китапханђсендђ сакланып килгђн "Фикер"1 газетасыныћ 1907 ел 12 нче џђм 15 нче санарыныћ књчермђлђре, ниџаять, Казанга алып кайтылды. Тњбендђ мљхтђрђм укучылар игътибарына бай татар вакытлы матбугаты љчен дђ сирђгрђк џђм оригиналь булган материал - 15 нче санда дљнья књргђн "Мухорский поселкада2 Габделхђбир Ишкулов ахунныћ халыкка сљйлђген хљтбљсе"н тђкъдим итђбез.
Искђртеп китик, хљтбђ - ул ќомга џђм дини бђйрђмнђрдђ укыла торган вђгазь. Ислам традициясендђ хљтбђ, гадђттђ,гарђп телендђ генђ сљйлђнгђн џђм дини мђсьђлђлђргђ генђ кагылырга тиеш булган. Туган телдђ хљтбђ сљйлљњ-гасыр башы яћарышы тђќрибђлђренећ берсе. Татар - тљрки мљселман дљньясындагы ќђдитчелек хђрђкђте зур игътибар белђн љйрђнелеп килсђ дђ, диндђге фикри эзлђнњлђр, табышлар, кискен бђхђслђр фђнебездђ ђлеге ќитди чагылыш тапмады. Югыйсђ, "дљньяви" ќђдитчелек ислам ислахыннан аерылгысыз џђм књп очракта аныћ дђвамы булган. Хљтбђ вђгазе инде књптђн татар телендђ укылса да, бђхђслђр, бигрђк тђ эчтђлеге турында, ђле џаман да булып тора.
Идарђдђн хљтбђгђ бирелгђн искђрмђ гыйбрђтле. Ул Тукай калђме белђн язылган булырга тиеш. Билгеле булганча, Камил Мотыйгыйдан нђширлек џђм мљхђррирлек хокуклары алынгач, 9 нчы саннан яћа идарђ кулы астында дђвам иткђн "Фикер"не чыгару тулысынча Тукай љстендђ кала.
«Без бу хљтбђне бигыйбарђтиџи3 дђреќ итђмез џђм хљтбђнећ «тђњжиџ-ел-кђлям лиля фђџџђм4» икђнлеген дђ искђ тљшереп, татарча хљтбђ сљйли белђ торган имамла-рымызныћ барлыгын књрсђтмђкче буламыз. Мухорский поселок кебек кечњк бер ќирдђ бљйлђ   гњзђл   сњзлђр   сљйлђрлек   имамлар булгач, шђџђрлђрдђ вђ башка зур авыллар­да ник булмасын».
Њткен телле, кайнар йљрђкле имам вђ­газенећ бик тђ дљньяви фикерлђре белђн танышканда, аларныћ њзенчђлекле - татар, казакъ, ногай катнаш - тљбђк ќирлегендђ туганлыгын истђн чыгармыйк.
Хљтбђ кыскартылып бирелде.

1 Тукай исеменнђн аерылгысыз булган "Фикер" газетасы Уральск шљџљренде 1905 елныћ 26 ноябреннђн 1907 елныћ 13 маена кадђр чыккан. Кара: Гасырлар авазы, 1996, 3-4 сан. 249-2516.6. 
2 Хђзер Оренбург љлкђсендђ
3  бигыйбарђтиџи–сњзгђ–сњз
4 "Аћлап ќиткермђњчелђргђ юнђтелгђн сњз"

Фђрит Шђкуров,
Яр Чаллы пединститутныћ  доцент

 И, газиз кардђшлђр! Яшьлђремезгђ вђ балаларымызга тђэдиб1 биреп инсафка китерђсез. Ир балаларыгызны вђ кызларыгызны дин гыйльмен, ђдђп гыйльмен, џљнђр гыйльмен љйрђтергђ тырышлык кыласыз. Газиз гомерлђрне файдасыз китаплар берлђн зайгь2 кылмый файдалы китаплар алдырып, шулар берлђн укытырга иќтиџад3 кыласыз. Ялгыз ир балаларыгызны укытып, кызларыгызны мђхрњм кылмыйсыз. Алар да мљкђллљфђ4, алар да адђм баласы. Дин дђ белсенлђр, язу да белсенлђр.. Њсђ башласалар, урамда йљргезњ оят диеп, сабактан тыясыз. Ђмма мђќлестђн вђ туйдан тыймыйсыз. Мђсбђктљн5 оят булмаса кирђк. Бђлки, Коръђн, китап књтђреп йљрњ књркђм вђ мђдех6 булса кирђк. Књрђсез, гайре7 миллђтлђрнећ айаллары8 канча яшькђ кадђр укыйлар, адђм булалар, ирдђн артык белђлђр, ирдђн артык вазыйфа алалар, ата-аналарын асрыйлар. Шђригатьтђ дђ ђйтђдер, хђттљ кызларны тыйб белеменђ љйрђтњ тиеш. Мђрыйза9 айалларны табибђ айаллар карау артык диядер. Гажђба! Бездђ тыйб белеме тњгел, язу белњче айаллар да юк. Кайда калды шђригать? Шђригатьне югалттык. Бидгать10 вђ жђџалљтне11 књбђйттек. Аларны шђригать ясадык.

Рђсњлулла: "Талђб-њл-гыйльми фђризатун галђ кљлли мљслимин вђ мљслимљтун12", - диде. "Отлубу-ль-гыйльме вђ лђњфф-ис-сыйн13", - диде. Дђхи дђ Коръђндђ "вђ гыйльме адђм-ел-эсмаэ кљллђџњм сљммђ гарђдљџњм галђ-л-мљлля икђте. Фђкал ђнбињни би эсмаэ џањлђџи ин кљнтњм сыдыйкин. Калу сљбханђкђ лђ гыйльме лђна илля гыйльмђмтана ђл-аятун". Бу аятькђ караганда, Аллаџы тђгалђ дин гыйлемен зикер14 кылмайып, дљнья гыйльмен, ягъни нђрсђлђрнећ исемен белњне, адђмгђ фазыйлђт15 кылды. Шуныћ берлђн фђрештђлђрдђн артык кылды.

Ай безнећ хђллђр! Татар телен дђ ќњнле белмимез, гайре телне хђрамдђн саныймыз. Хљттђ намазныћ "Аллаџу љкбђр" мђгънђсен љксђремез16 белмимез. Џђрбер затны Аллаџы тђгалђ адђмлђр файдасына яратты. Без аларны тђќрибђ кылмыймыз, њз гамђлемез берлђн файдага ашырмыймыз, кяфран нигъмђт кыламыз. Гыйлем юк, гайрђт юк, хђмиять17 юк, иќтиџад вђ икъдам18 юк, иттифак вђ иттихад юк, иганђт19 юк, ислах юк.

Коръђнемезнећ басма хђрефен кем ясый? Гайре миллђт. Кђгазен кем ясый? Гайре миллђт. Чалманы кем ясый? Гайре миллђт, џич булмаса кияр кием, казан-савытларымызны кем ясый? Гайре миллђт. Инде без ни ясый-мыз? Ун тиенлекне бер сумга аламыз. Бер сумлыкны ун сумга аламыз. Бер сумга биргђн тирене айдан соћ читек-кђвеш иткђч, кире ун сумга аламыз. Потын љч сумга биргђн ќонны ике айдан соћ чикмђн иткђч, аршинын сум ярым-дан аламыз. Кайда байлык, кайда гыйлем, џљнђр? Гайре миллђттђ. Файда, куђт, гайрђт кайда? Гайре миллђттђ. Кайда иттифак, иганђ, кайда тугьрылык, инсаф? Гайре миллђттђ. Кайда иќтиџад, икъдам? Гайре миллђттђ.

Яурупа халкыныћ гыйлем вђ џљнђре мђшрикъ вђ мђгьрибне сђер20 кылмак-та. Мљселманларныћ исђ телђнчелђре мђшрикътђн мђгьрибкђчђ сђер20 кылмакта. Русиядђ 20 миллион мљселман икђн. Ике миллион еврей, дњрт миллион поляк, финдай нљфњземез21 юк, кадеремез юк. Аларга торачак байлыгымыз юк, гыйлем вђ џљнђремез юк вђ гайрљтемез юк. Алардайин хљмиятемез юк. Аларныћ правасыдай правамыз юк. Ушбу начарлыгыбыздан безне гайре миллђтлђр хайван берлђн бердђен књрђлђр. Илтифат кылмыйлар. Золым кылып, хђттђ аргы як казакъ кардђшлђремезнећ ќирен алу берлђн туймыйыб, динсезлђр дип исбат кылмакчы булалар.

Ваџ безнећ мљселманнар! Кайда да хђллђре бер рђвештђ. Дњрт миллионлык Голландия кырык миллион мљселманны кол итеп торадыр. Каршылашыр хђл юк, џљнђр юк, куђт юк. Кырык миллионлык Англия йљз миллион мљселманны кол итеп торадыр. Иитмеш миллионлык Африка мљселманнарын Яврупа падишаџлары мирас малындай бњлешђлђр. Љндђр хђл юк, куђт юк, корал юк, џљнђр юк, гайрђт юк. Надан суфидан башка чыккан нђрсђ юк. "Џу" дип нђйзљ22 берлђн 20-30 мећ мљселман бер мећ кяфергђ каршы чыксалар, бер туптан бары да кырылып калалар, хатын-балалары ђсир булалар. Аџ, безнећ мљселманнарныћ хђллђре ничек! Ђле яурупа падишаџларында инсаф бар. Ђгђр дђ дин љчен сугыш игълан кылсалар, дин сакларга нђ корал вђ нђ гайрђт, вђ нђ џљнђр, вђ нђ дђњлђт бар? Ул вакытта дин кайда китђчђк?

Гыйлем, џљнђр аркасында динсез, кечкенђ генђ япун нилђр кылды, нилђр эшлђде. Вђ, уйла, безнећ миллђт нилђр књрђчђк. Ђллђ борынгы дђњлђтлђр бер заман килђчђкме? Шђригать књђтле вакытта мљселманда куђт бар иде.

Гыйлем мљселманда, байлык мљселманда, џљнђр мљселманда иде. Дљнья халкы мљселманнан курка иде. Мљселманнан гыйлем аладыр иделђр. Хираќ23 бирђлђр иде. Ул заманнар китте. Ялган ишан, надан суфи заманы булды. Бидгатьне шђригать ясаган заман, наданлыкны оќмах шартыннан ясаган заман булды. Безнећ миллђт бу гафиллектђн уянмаса, шундый вакытка очрар-мыз, азармыз, тузармыз, бетђрмез, нам - нишанымыз да калмас. Нитљк24 Америкадагы йирле халык ђњвђлдђ кырык миллион микъдары иде. Њзлђренећ наданлыгыннан вђ џљнђрсезлегеннђн џђр каюсы џђр халыкка ќим булып, кол булып, ач-ялангач булып, бу заман тик ун миллион чамалы Калмыштыр. Без дђ шулардай мљнкариз булмасак ярар иде.

Ун ел эчендђ истинќа25 тыћлатып бушый алмыймыз. Унбиш ел укыр булсак - мантыйк укып саташамыз. Гыйльме тђфсир юк, гыйльме хђдисе юк, гыйльме ђхлак юк, гыйльме хикмђт26 юк, гыйльме тыйб юк, гыйльме џљйљте27 юк, гыйльме кимия юк, гыйльме џђндђсђ28 юк, гыйльме жљгьрафия юк, гыйльме тарих юк вђ гайрелђр берсе дђ юк. Гђрчђ џђммђсе дђ борынгы голя-малђремез гыйлеме булса да. Дљньясыннан динен артык сљйгђн, дингђ вђ миллђткђ мђхђббђт куйган, бичара халыкныћ хђленђ нђзер кылган мећ суфидан бер суфи бармы? Халыкныћ хђлен уйлап иттихад вђ иттифакка китергђн вђ халыкныћ файдасына гамь29 чиккђн мећ егеттђн бармы бер егет?

Безлђр Урал ногайлары ни кђсеп кыламыз? Яз булса печђн чабу, кыш булса - Урал, Њзђн, Сакмар балыгын аулау. Самаварчы йђ чилђкче килсђ, џљнђренђ тамаша кыламыз. Кљмешче килсђ - гакылымыз китђ, хатынларга челтђр дђ белђзек ясатамыз. Кыз бирђ калсак-дњрт йљз сум кљмеш мљџер язып, атларын ауларын, печђнлђрен саттырып, йитмђгљненђ кияњ вђ коданы бурычка чумдырып мљфлис30 калдыру кирђк. Инде бу мљџергђ ни алырмыз! Кайнанасында бљтен бњрек юк. Киленгђ казандай чуклы кама бњрек кирђк дђ, алты калфак, алты хђтфђ картус кирђк. Кайнатасында бљтен бишмђт юк. Киленгђ пар-пар бишмђт, пар-пар ќефђк књлмђк, пар-пар ќефљк шђл, пар-пар ђллђ ничђ кашемир шђллђр кирђк. Кайнанасыныћ астына ќурган да юк, киленгђ утыз сумлык мамык тњшђк-ястык кирђк. Кайнанасыныћ љендђ крават юк, љстђл юк џђм куярга ќир дђ юк. Киленгђ кырык аршиннан ничђ крават ќђймђ, ничђ љстђл ќђймђ кирђк. Туй булганда ун кадак чђй дђ, ун пот ашлык кирђк. Ќыелган егетлђргђ аракыга акча кирђк. Муллага хљтбђ укыганда бер сум ќитеп торыр. Ђмма егетлђргђ тинтђк кода аракы љчен особый биш сум тота. Аракы эчкђн егетлђргђ жаркойга ит тђ кирђк. Туйга суйган сугым бия-сыгыр ќитми, инде калган бер генђ баш тай, њгез йђ танаћны-суймак кирђк. Инде књркђмлек берлђн туй бетте. Бер ќомга њтте. Нишлђргђ? Менђ кияњ бичарага ашлык та кирђк, чђй дђ кирђк. Бурыч та бирмљк кирђк. Бирергђ нђрсђ юк. Мохтаќлыкта баш кашый-кашый утырырга кирђк. Кђсепкђ йљрергђ мљџер љчен ат сатылды. Аџ, безнећ урал татарларыныћ тиешсез гадђтлђре! Џђр кем хђленчђ гамђл кылса ярамасмыди?

Кыргыз-казакъ ќђмђгатьлђренећ мал багуы бик гадел кђсеп. Ђмма наданлыкка бердђймез. Бђгьзелљре ќићел кљсептђлљр. Юаш адђмнећ малын угыр-лап яту, хђттђ бер сыгырлыныћ сыгырын угырлап бала-чагасын ач калдыралар. Бер дђ шђфкать џђм мђрхђмђт кылмыйлар. Мондый адђмнђр кеше њтерњ дип куркырмы яки кызганырмы? И кардђшлђр, бу фигыльдђн тыелыгыз. Кеше ќылатудан сакланыгыз. Динемезне вђ миллљтемезне рисвай31 кылмагыз.

Кыз озаткан вакытта сиксђн сумга бљтен камадан, тукымлык киездђн, ике куйныћ ќабагасыннан32 тегермђн ташыдай итеп бњрек ясыйсыз. Хакына ике сыгыр алып кызыгызга бирсђгез, ни гњзђл булыр иде. Ул бњректђн ни файда вђ ни зиннђт. Бђлки агырлыгыннан кызыгызга ќђзадан башка нђрсђ юк. Ха-тынларыгыз булса, егерме аршин ак яулык, књлмђк булса - ярым потта, књркђмлекме? Хатынларга чалмадай, кызларга казандай пот агырлыкта бњрек кисен дигђн кай шђригатьтђ бар?

И, ќђмђгатьлђр! Файдасыз гадђтлђрегезне ташлагыз. Бу тугьрыда иттифак кылышыйк. Тиешсез гадђтлђрне ташлаек. Гайре халыктан књчергеч алыйк. Мђгърифђт љчен икъдам кылыйк.

Примечание

1 тђэдиб - ђдђп љйрђтњ
2 зайгь - югалту
3 иќтиџад - тырышу
4 мљкђллљфђ - њсеп ќиткђн
5 мљсбљк - сабак алу урыны, мђктђп
6 мадех - мактау
7 гайре - бњтђн ' айал - хатын-кыз
9 мђрыйза - авыру
10 бидгать - сафсата, ересь " ќљџалљт - наданлык
12 Гыйлем эстђве џђр мљселманга џђм Мљслимђгђ фарыздыр
13 Гыйлемне кытайча булса да эстђгез
14 зикер - искђ алу
15 фазыйлет - яхшы эш
16 ђксђр - бик куплђр
17 хђмиять - яклау
18 икъдам - алга китњ
19 иганђт - ярдђм итњ
20 сђер итњ - гизњ
21 нљфњз – авторитет
22 нљйзђ - сљћге
23 хираќ - салым
24нитљк- кебек
25 истинќа - тђрђттђн соћ пакьлљнњ
26 гыйльме хикмђт - философия
27 гыйльме џљйљте - астрономия
28 гыйльме џђндђсђ - геометрия
29 гамь - борчылу
30 мљфлис - банкрот
31 рисвай - хур итњ
32 ќабага - язгы ќон