1997 1/2

«Казан ханлыгы» хакында язсаћыз язарсыз...»

Књренекле татар зыялыларыннан берсе, ќђмђгать эшлеклесе, педагог, тарих-чы-галим Мљхђммђтџади Атласи Буа љязе Тњбђн Чђке авылында 1876 елныћ 29 августында (иске стиль) мулла Мифтахетдин гаилђсендђ дљньяга килђI. Башлангыч белемне ђтисендђ алып, Буада дамелла Нургали мђдрђсђсендђ укуын дђвам итђ, гарђп, фарсы, тљрек, алман, рус теллђрен љйрђнђ. Белемен тирђнђйтњ нияте белђн ул Каргалыда Гани бай Хљсљенов (1840-1902) оештырган укытучылар хђзерлђњче семинариягђ укырга керђ џђм аны 1898 елда тђмамлый.

Џади Атласи Диния нђзарђте каршында имтихан тотып, 1903 елныћ 29 маенда указ ала џђм Бљгелмђ љязе Ђлмђт авылыныћ беренче мђчетенђ имам вђ мљдђррис итеп расланаII .

Тиздђн Џ.Атласиныћ гыйльми хезмђтлђре, уку-укыту, тормыш-кљнкњрешкђ багышланган мђкалђлђре дљнья књрђ, ђ 1906 елда ул Оренбургта патша хљкњмђтенећ мђгариф љлкђсендђге сђясђтен тђнкыйть иткђн "Яћа низам вђ голямаларыбыз" дигђн китабын чыгара. Бу китабы љчен ул 1909 елда љч айга ирегеннђн мђхрњм ителђ, указы алына, эшеннђн куыла, иреккђ чыгарылгач та полиция књзђтње астында яши.

1905-1910 елларда Атласи тарихи материаллар туплый, тарихи ђдђбиятны љйрђнђ. Шуларныћ нђтиќђсе буларак, 1911-1914 елларда аныћ бер-бер артлы "Себер ханлыгы", "Казан ханлыгы", "Сљен-бикђ" исемле хезмђтлђре дљнья књрђ.

Гомумђн, Џади Атласи њзен халык љчен тырышып йљрњче ќђмђгать эшлеклесе, алдынгы карашлы педагог, галим итеп таныта. Лђкин ул, кызганычка каршы, тљрле репрессиялђргђ дучар ителеп, 1938 елныћ февралендђ атып њтерелђ.

Биредђ укучылар игътибарына мђзкњр затныћ Ф.Кљримигљ "Казан ханлыгы" чыгу ућаеннан язган хатын тђкъдим итђбез.

Рамил Мићнуллин,
ТР Милли архивыныћ бњлек мљдире

I  Мәгьлүматлар Һ. Атласиның метрика язуыннан алынды. ТР Милли архивы. 4 ф., 177 тасв., 106 эш., 237 б.

II ТР Милли архивы. 4 ф., 177 тасв., 922 эш., 224 б.

Февраль 28, 1915 сђнђ

Мљхтђрђм Фатих ђфђнде!

21 нче февральдђ йибђргђн хатыћызны алдым. "Казан ханлыгы"н1 алгансыз икђн, яхшы булган. Ул китап сентябрь 9 ында бирелгђн иде. Шуннан бирле бер хђбђр юк. Аныћ таратылырга яраганлыгын белсђм дђ, Вђли ђфђнде Ђхмђдуллинныћ ("Љмид" хуќасы)2 тискђрелђнње сђбђпле таратмый тордык. Алай да аз гына таратылды. Аныћ таралмый торуы мића ифрат књп зарар булды. Шул китапны язар љчен кулымдагы бар кебек акчамны тљрлечђ лето-письлђр џђм тарихи документлар алып тђмамладым. Дњрт-биш йљз сумлык бурычка акча алып, китаплар алган идем. Бастырыр љчен дђ књп расход тотылды. Китап бик вакытында чыккан иде исђ дђ, Вђли ђфђнденећ чиктђн артык куркуы сђбђпле, китап базарына чыгарылмады. Тагын язарга хђзерлђгђн нђрсђлђрем бар. Бљгелмђ љязе хакында да бик кыйммђтле мђгълњмат џђм иске документлар ќыйган идем. Аларны да бер вакыт бастырырга уйлыйм. Ул хосусый тарих булачак. Шунда мђшџњррђк авылларныћ да тђрќемђи хђлен кертергђ булам. Фатих ђфђнде, сездђн шуны сорыйм ђле: сезнећ теге Мићлебай3 авылындагы йорт џђм љйлљрећезнећ рђсме њзећездђ юкмы? Булса, шуны вакытлы гына мића йибђрергђ мљмкин булмасмы? Мин аннан копия алдырыр идем. Инде булмый икђн, ул чагында монда њземез алдырырмыз.

"Казан ханлыгы "ныћ икенче ќилдлђреI дђ булачак, шулай да берђр елсыз булмас4. Ђле чљнки бик књп казынырга, ђллђ ничђ йљз ќилд тљрлечђ китапларга таралган фикерлђрне бер урынга ќыярга кирђк. Ул исђ тиз генђ булмый. "Казан ханлыгы" хакында язсаћыз язарсыз.

Хуш, сђламђт буласыз. Ихтирам илљн Џади Атласов.

I җилд - кисәк, том

Искђрмђлђр

  1. "Казан ханлыгы" -1914 елда "Љмид" басмаханљсендљ, 1920 елда "Мђгариф" ширкђтендђ ике мђртђбђ гарђп хђрефлђре белђн нђшер ителгђн. Яћадан 1992 елда С.Х.Алишев редакциялегендђ Татарстан китап нђшриятында басылып чыкты.
  2. "Љмид" 1911 елда Казанда ачылган басмаханљ. Хуќасы - Габделвђли Мљхђммђтсадыйк улы Ђхмљдуллин.
  3. Мићлебай - Ф.Кљриминећ туган авылы, хђзерге Ђлмљт районына карый.
  4. Ђсђрнећ икенче кисђге чыкмаган.