1997 3/4

Миллђтчелек каџарманы Гаяз Исхакый

Ђй бљек, мљхтђрђм шђрђфле остаз,

хђйртмып ђфсанђ гомерец алдында...

 

... Чал Тарих яћа эрасыныћ егер­менче гасырын тљгђллђп килђ. Ќир уллары тагын бер йљзьеллыкта њзлђре кылган гамђллђрне барлый: кайсыла-рыннан арына, кайсыларын њзе белђн алга таба ала. Изњ-изелњне, бђйле-лекне, коллыкны тарих чњплегенђ таш­лый... Бђйсезлекне, Тигез хокуклы-лыкны, Мљстђкыйльлекне њзе белђн ала.

Егерменче гасырга татар дљньясы инкыйраз, тђрђкъкыять, хљррият, ит­тифак авазлары белђн аяк басты. Ру­хи, мђдђни тђрђкъкыятькђ юл тоту, со­циаль гаделлеккђ, милли азатлыкка омтылу, бар халыклар ќиџанында њз урыныбызны алуга ирешњ - XX гасыр­га татарныћ тарихи максат-бурычлары шундый иде.

Татар дљньясыныћ авазын татар­ныћ њзенђ, бљтен империягђ, бар ќиџанга   гаќђеп   ачыклык,   тљгђллек, камиллек џђм тђвђккђллек белђн гасыр башында ук бер кеше ќиткерде. Бу аваз гасырлар дђвамында ќыелып килгђн, инде тђмам тулышкан, томала-ну-буылудан бђреп чыккан халык ру­хыныћ шартлавы иде.

Туган халкыбыз њзенећ ќан авазы итеп улы Гаяз Исхакыйны сайлады. Бњген аныћ тарих мђйданына аяк ба­суына, халык алдына чыгып, аны ђйдђп бара башлавына нђкъ бер га­сыр. Бњген, гасыр азагында, безгђ, татар баларына, Гаяз Исхакый халкы­бызныћ аерым бер улы булып тњгел, бђлки аныћ гомуми гђњдђлђнеше бу­лып тоела. Ул - гади бер шђхес кенђ тњгел, ул - халыклы шђхес, юлбашчы...

1998 елда без Гаяз Исхакыйныћ .тууына 120 еллыгын билгелђп њтђбез. Бу зур вакыйга белђн бђйле чаралар­ны оештыру, њткђрњ буенча Татарстан хљкњмђте 1997 елныћ май аенда ук махсус Боерык кабул итте, Гаяз Исха­кыйныћ мирасын љйрђнњ, кићрђк дљньяга ќиткерњ, истђлеген

мђћгелђштерњ белђн бђйле тљп юнђлешлђр билгелђнде.

Бу Боерык Г.Исхакый тантанала­рына ђзерлек эшлђрен башлап ќибђрде инде. 9 июньдђ Татарстан Президенты М.Ш.Шђймиев Тљркиядђн килгђн кунакларны - Ђхмђтвђли Мђћгђр фонды президенты Сафия ха­ным Имрене, фондныћ вице-президенты Мђхмњт Ђлњкђй, Сафия ханымныћ ире Гыйззђт Имре ђфђнделђрне кабул итте. Сафия ха­ным Президентка Г. Исхакыйныћ шђхси архивын, истђлекле медальо­нын џђм сђгатен бњлђк итте.

Хђзер Г.Исхакый документлары Та­тарстан Республикасы Милли архивы­на тапшырылды. Бу санда шуларныћ икесе укучылар игътибарына тђкъдим ителђ. Документларныћ берсе ђдипнећ кљндђлегеннђн алынган яз­малар, икенчесе - Г. Исхакыйныћ иќатына 40 ел тулуга багышланып, 1937 елда Мукденда басылган тђрќемђи хђле. Журнал битлђрендђ шулай ук Г.Исхакый архивындагы до­кументлар исемлеге белђн дђ таны­шырга мљмкин.

 

Гаяз Исхакый кљндђлегеннђн язмалар

1943 ел 20 май иртђ берлђ сђгать 8 дђ 30 терђне берлђ Искешђџђргђ таба хђрђкђт иттек. Терђне экспресс булгангамы, юлчылар књп тњгел иде. Љйлђдђн соћ биштђ Ис­кешђџђргђ килеп ќиттек. Кабулчы Ђдџђм ђфђнде каршы алды. Аныћ љенђ мосафир тљштек.

21 май, ќомга кљн,

Искешђџђр.

 

Бњген кљнемез мосафирлек берлђ кичте.

2 май.

 

Бњген ќомга иртђсе. Авылга китђргђ хђзерлђнђмез. Ђњ хуќасы Ђдџђм ђфђнде иртђ берлђ сђгать 7.30 ларда уятып: "Хђзер булыгыз, утабус булса, сђгать тугызларда китђрмез," - диде. Торып, юынып, чђй эчтем. Хђбђр булмагач, Ђдџђм ђфђнденећ кибетенђ чыктым. Анда: "Сђгать икесез китђ алмамыз, ахры" - диде. Љйгђ дњндем, йимђк йидек. Сђгать 1.20 дђ утабуска киттек. Сђгать икедђ утырышып чыгып киттек. Сђгать биштђ Чефетле дигђн базарлы бер авылга килдек. Бу безнећ утабусныћ соћ ноктасы иде. Монда безне авылдан алырга килгђннђр иде. Монда Мљџаќирлђрдђн Самад исемле бер тегњчедђ бер бардакъ чђй эчеп, авылга ике атлы арабада киттек. Ђдџђм ђфђнденећ кияве Фђттах Ќауска сђгать 7 дђ килеп ќиттек. Чђй эчеп, аш ашап, радио тыћлап ятып йокладык.

23 май.

 

Бњген иртђдђн бирле авылныћ картлары, яшьлђре килеп књрештелђр, џђммђсе татарча сљйли. Авыллары шактый зур, сиксђн йорт бар, икђн. Биналар балчык кирпечтђн салынганнар. Авылныћ утырган йире коры, су­сыз булгангамы, бакча бик аз. Љйлђрнећ тђртибе, тљрек авылларыннан башка, џђр йортныћ капкасы бар, тђрђзђлђр урамга карый. Йортлары зур, эчлђре пакь. Мал-туар шактый књп булырга охшый. Авылныћ рђсми исеме Ганханђ. Халык њзђрендђге исеме "Коры Йљк" ("Коры Љйек" булу ихтима­лы бар). Авылныћ якынында сонгый рђвештђ љелгђн бер тау бар. Бђлки шул тауга нисбђтђн "Коры Љйек" исеме бирелгђндер? Бу авылга безнећ ха­лык 1310 елда солтан Габделхђмид дђверендђ ќирлђшкђн. Тљп халыклары Оренбург казачийларыдыр, бљгелмђлелђр, уфалылар да бар. Агар сулары юкка, кое берлђ генђ яшилђр. Урманнары да юк. Бик џђйбђт мђсќедлђре бар. Њзлђренећ яллап тота торган имамнары бар. Имамнары Руманиядђн килгђн Кырым татарыдыр. Мђктђплђре дђ яхшы гына. Аныћ бинасын да њзлђре салдырганнар. Ќитмеш кадђр бала укый икђн. Бу тарафта беренче мђгариф тарафыннан тасдыйк ителгђн мђктђп диделђр. Мљгаллимнђре дђњлђттђн мђгаш ала торган Руманияле Кырым егете. Ђтрафына бераз багъча да ясый башлаганнар. Лђкин илдђ багъчачылык белђн мђшгуль булмагангамы, багъчалары књз кунарлык тњгел. Халык њз арасында татар­ча сљйлђшђ. Кыз алып, кыз бирњне њз арасында ясарга ярата. Авылда азып-тузып йљрњче юк џђм дђ мохтаќ булыр дђрђќђ ярлысы да юк. Бик књп кеше мђмлђкђт хђллђреннђн сљйлђшеп тљнне њткђрдек.

24 май.

 

Бњген иртђ чђйне эчеп, љйдђ сљйлђшеп утырдык. Тљнлђ бер ягъмур яуганга юллар бик сазлы иде. Уникелђргђ таба кырга чыгып кердек. Авылныћ ђтрафын, хайван ашарга дип, чђчми калдыралар икђн. Ашлык­лар быел яхшы булырга охшый. Шул ашлыклар арасында тљрле чђчђкле њлђннђр дђ шактый књп очрый.

Авылныћ карты џђм дђ бае Хаќи Нђгыйм бабай ђфђнделђргђ киттек. Алар аккумулятор берлђ љйлђренђ электрик кетркђннђр. Монда радиолар да аккумулятор берлђ эшли. Авылда телефон мђркђзе бар. Лђкин бу хљкњмђт тарафыннан џава џљќњмнђренђ каршы тђдбир тљсендђ эшлђтелгђн, халык истифадђ итђ алмый.

25 май.

 

Авылныћ бер картына мђќлескђ бардык. Кырга чыгып сљйлђшеп йљрдек. Авылныћ бер дђрде дђ - сусызлык. Икенче кайгысы - књрше рум иле мљџаќир авылыныћ бол арныћ тупракларына кљтђр [?] куюлары. Ришвђт ысулы берлђ боларныћ авылларыныћ йирлђрен њзлђренђ борыргатырышып   йљрилђр   икђн.   Авылда   мђќмугалар   алып,    безнећ   милли мђсьђлђлђремез берлђ мђшгуль булган кешене очраматдык.

26 май.

 

Кљн буе картрак кешелђрне књреп кунак булып йљрдек. Утыз Имђн авылыннан Хђсђншаџ дигђн берсене књрдек. Гыйлем дђгъвасындагы кеше, шактый китаплары бар. Боларнын, књпчелеге диндар, мљтђгассыйб адђмнђр, ђмма милли мђсьђлђлђрдђн хђбђрдар тњгеллђр. Шулай диндар булдыклары хђлдђ балаларына дин дђресе укыта алмыйлар, куркалар. Муллалары да алай ук ќђсарђтле адђм тњгел, аћарга хљрмђт тђ зур тњгел. Аны џичбер безнећ мђќлескђ чакырмадылар. Иртђгђ, насыйп булса, Ис-кешђџђргђ китђмез. Мин бу халыкныћ кайсы авыллардан чыгуын язып ал­дым, бђлки бер вакыт эшкђ ярар.

 

Коры Љйек авылыныћ халкыныћ чыктыгы авыллар:

"Иске Зубачи" (Казачий). Оренбург вилайђте.

"Татищев".

"Яћа Зубачи". Яртысы урыс.

"Чесняков". Ярты урыс.

"Тукмак". Ярты урыс, казачий.

"Утыз Имђн"нђн, Кызыл мђсќедтђн, Шаџи мулла. Уфа вилайђте.

"Иштирђк" авылы. Бљгелмђ љязе.

"Дњртиле". Уфа вилайђте, Ак Идел буе.

"Семипалат" Сабир хђзрђт балалары, Шакир.

"Мљслим" авылы. Шадрин љязе, Пермь вилайђте.

Оренбург шђџђре.

"Айыт" авылы, Бђлђбђй љязе.

27 май.

 

28 ендђ иртђ берлђ сђгать 6 да тордык. Чђй эчеп, сђгать 7.20 дђ Фђттах ђфђнденећ атларына утырып Чефетле дигђн авылга, утабуска дип киттек. Авыл сђяхђте аз гына да мин телђгђнчђ булып чыкмады. Халык берлђ мљнђсђбђтне самимилђштерђ алмадык. Аларныћ "картлары намаз укысаћ, эш бетђ" дигђн фикердђ, яшьлђре дљнья кљтњгђ, парђ туплауга тљшкђннђр. Бала-чаганы алып барырга телђгђн џичбер гаййђлђре юк. Њзлђре намаз укып, бала-чаганыћ нђ милли, нђ дин тђрбиясенђ [?] ђџђмият бирмилђр.

28 май.

 

Бњген ахшам Истанбулга китђргђ хђзерлђнђмез. Ђдџђм ђфђндегђ бик зур рђхмђт ђйттек вђ бик зур хљрмђт књрдек.

29 май.

 

Аћлатмалар

терђн – поезд

ђњ - љй

утабус – автобус

дњндем - киттем йимђк

йидек - ашадык

бардакъ - стакан

сонгый - ясалма

1310   ел   -   милади   белђн 1893 ел

мђркђз - њзђк

тђдбир - чара

истифадђ итњ - файдалану

дђрд - авырлык, кимчелек

мђќмуга - журнал

мљтђгассыйб      -      фанатик, патриот

ќђсарђтле - батыр, кыю

парђ - акча

гаййђ - телђк, максат

 

Мђшџњр ђдибебез вђ бљек юлбашчыбыз Гаяз ђфђнде Исхакый ќђнабларыныћ кыскача тђрќемђи хђле вђ иќаты

(Ђдиплегенђ 40 ел тулу ућае белђн) 1897 – 1937

 

Саф ана телебездђ язылган хикђя, роман вђ театр ђсђрлђре белђн милли ђдђбиятыбызны бает­кан мђшџњр язучыбыз Гаяз Исха­кый Яуширмђ (Казан губернасы Чистай љязе) авылыныћ имамы Гыйлаќетдин хђзрђтнећ углы бу­лып, 1878 елны 10 февральдђ (яћа хисап белђн 22 февраль) дљньяга килђ. Беренче тђхсыйлен Яу-ширмђдђ алып, бераз зуррак бул­гач, Чистай мђдрђсђсендђ укый, аннан соћ Казанда Галлђм хђзрђт мђдрђсђсендђ укуын дђвам итђ. Мђдрђсђне тђмам иткђч, "Татарская учительская школа"да укый. Мљгаллимлек итђ. Кирђкле имти­хан вђ рђсмиятлђрдђн соћ, имам­лык вазифасын њтђр љчен указ ала. Вђ соћрак елларда Петербург уни-версђтђсенећ хокук шљгъбђсендђ лекциялђр тыћлый.

1897 елда њзенећ беренче ђсђре "Тђгаллемдђ сђгадђт" исемле хикђя­сен яза. Шул елдан игътибарђн, бљек ђдипнећ язучылыктагы берен­че адымы башлана. Русия ихтиля-лына кадђр тњбђндђ исемнђре би­релгђн ђдђби ђсђрлђре матбугат дљньясына чыга:

 

1. "Тђгаллемдђ сђгадђт". Хикђя. 1897 елда язылган, 1899 елда Казанда басыл­ган.

2. "Кђлђпњшче кыз". Хикђя. 1898 елда язылган, 1900 елда Казанда басылган.

3. "Бай углы". Роман. 1899 елда язылган, 1903 елда Казанда басылган.

4. "Љч хатын белђн тормыш". Драма. 1900 елда язылган, 1900 елда Казанда ба­сылган.

5. "Ике гашыйк". 5 пђрдђлек комедия. 1900 елда язылган, 1903 елда Казанда басылган.

6. "Телђнче кызы".  Роман.  1901 дђ языла башлап,  1908 дђ тђмам була.  Љч бњлектђн гыйбарђт. Љченче бњлеге 1914 тђ басылган.

7. "Очрашу". Хикђя. 1902 елда язылган, 1911 елда Казанда басылган.

8. "Ике йљз елдан соћ инкыйраз". 1902 - 1903 елларда язылган, 1904 елда Ка­занда басылган.

9. Ќыентык. Хикђялђр. 1905 елда язылган. (Ничђнче елда басылганы мђгълњм тњгел).

10. "Мљгаллим". Драма. 1906 елда язылган. (Ничђнче елда басылганы мђгълњм
тњгел).

11. "Зиндан". Хикђя. Чистай тљрмђсендђ 1906 елда язылган. (Ничђнче елда ба­сылганы мђгълњм тњгел).

12. "Алдым - бирдем". Драма. Казан тљрмђсендђ 1907 елда язылган. (Ничђнче елда басылганы мђгълњм тњгел).

13. "Тартышу". 4 пђрдђлек драма. Сљргендђ 1908 елда язылган, 1917 елда ба­сылган.

14. "Кыямђт". 3 пђрдђлек комедия. Петербургта 1909 елда язылган. (Ничђнче елда басылганы мђгълњм тњгел).

15. "Ќђмгыять". Комедия 3 пђрдђдђ. Петербургта 1909 елда язылган. (Ничђнче елда басылганы мђгълњм тњгел).

16. "Тормышмы бу?" Хикђя. Истанбулда 1909 елда язылган. (Ничђнче елда ба­сылган мђгълњм тњгел).

17. "Мулла бабай". Роман. Финляндиядђ 1910 елда язылган. 4 бњлектђн гый­барђт. 1912 елда басылган.

18. "Фамилия сђгадђте". Хикђя. 1911 елда язылган. (Кайчан басылганы мђгълњм тњгел).

19. "Сљннђтче бабай". Истанбулда 1911 елда язылган. (Кайчан басылганы мђгълњм тњгел).

20. "Шђкерт абый". Хикђя. Истанбулда 1911 елда язылган. (Кайчан басылганы мђгълњм тњгел).

21. "Зљлђйха". Драма. 5 пђрдђдђ. 1911 елда язылган, 1917 елда Казанда басыл­ган.

22. "Бер тоткарныћ саташуы". Хыялый роман. Сљргендђ 1912 елда язылган, 1914 елда басылган.

23. "Солдат". Хикђя. Сљргендђ 1912 елда язылган, 1916 елда басылган.

24. "Кияњ". Хикђя. Сљргендђ 1912 елда язылган. (Кайчан басылганы мђгълњм тњгел).

25. "Мљгаллимђ". Драма. 3 пђрдђдђ. Финляндиядђ 1913 елда язылган, Петер­бургта 1914 елда басылган.

26. "Остазбикђ". Хикђя. Мђскђњдђ 1914 елда язылган. (Кайчан басылганы
мђгълњм тњгел).

27. "Ул икелђнђ иде". Хикђя. Мђскђњдђ 1915 елда язылган, 1916 елда басылган.

28. "Ул ђле љйлђнмђгђн иде". Хикђя. Мђскђњдђ 1915 елда язылган, 1916 елда бысылган.

29. "Юлсызлар". Драма. Кызылќарда 1917 елда язылган. Басылмаган.

 

Мљџаќирђткђ чыккач язган вђ бњгенгђ кадђр басылмаган ђсђрлђре:

1. "Дулкыннар эчендђ". Драма. 5 пђрдђдђ. Парижда 1921 елда язылган. (1934 елда Кобеда, Харбинда куелды).

2. "Ике ут арасында". Драма. 4 пђрдђдђ. Берлинда 1922 елда язылган. "Беренче Ерак Шђрык корылтае" вакытында Мукденда куелды.

3. "Љйгђ таба". Хикђя. Берлинда 1922 елда язылган.

4. "Љйгђ таба, яки мир алай Миргали". Берлинда 1923 елда язылган.

5. "Кљз". Хикђя. Берлинда 1923 елда язылган.

6. "Локман Хђким". Хикђя. Берлинда 1923 елда язылган.

7. "Олуг бђйрђм". Хикђя. Берлинда 1923 елда язылган.

8. "Ќан Баевич". Комедия. 4 пђрдђдђ. Берлинда 1923 елда язылган. 1934 елда Харбинда, Хђйларда куелды.

9. "Утыз еллыгым". Истанбулда, Варшауда 1927 - 1928 елларда язылган.

 

Гаяз Исхакый ђдђби ђсђрлђре белђн милли ђдђбиятыбызда яћа бер ќђрйан ача. Ул садђ џђм ќићел телдђ яза. Аныћ љслњбе њзенђ махсус бер љслњб.

Гаяз Исхакый њзенђ махсус бер љслњб белђн ќићел џђм садђ телдђ яз­ганга, милли ђдђбиятыбызда яћа бер ќђрйан ача. Ул коры сђнгатькяр язу­чы гына тњгел. Аныћ ђсђрлђре - ђхлакый, иќтимагый ђсђрлђр. Ул њзенећ ђсђрлђре белђн милли, иќтимагый тормышыбызны тљзђтергђ, ќитешмђгђн ќирлђрен књрсђтергђ тырыша. Бу кљнгђ кадђре матбугатка чыккан бљтен ђсђрлђре, башыннан алып ић соћгысына кадђр, халыкныћ сђгадђте, юлын­дагы фикер вђ тљшенчђлђрне ќанландыру белђн аерылалар. Шуныћ љчен кызыл руслар кљенђ  биергђ мђќбњр булган  Татарстан  "тђнкыйтьчелђре" Гаяз Исхакыйны буржуа язучысы, динче, миллђтче дип сњгђлђр. Гаяз Ис-хакый - беренче ђсђре "Тђгаллемдђ сђгадђт"тђн њк башлап ќђдидче, тђрђкъкыйчы, миллђтчелек гаясыныћ каџарманы ("Тђгаллемдђ сђгадђт", "Кђлђпњшче кыз", "Ике гашыйк", "Љч хатын белђн тормыш", "Инкыйраз").

Тљрек-татар миллђтенећ њзенђ-њзе хуќа булу, њсњ, књтђрелњ гаясыныћ кљзгесе ("Телђнче кызы", "Солдат", "Зиндан", "Ќыентык").

Милли иќтимагый хђятебезнећ ямьсез якларын бетерњ юлында кљрђшњче ("Тормышмы бу?", "Шђкерт абый", "Мђдрђсђ ќимешлђре"), мул­лалар, шђкертлђр, мђдрђсђ вђ авыл халкы тормышын ќанлы рђвештђ тас­вир итњче ("Мулла бабай", "Сљннђтче бабай", "Остазбикђ").

Гаяз Исхакыйныћ ђдђби ђсђрлђре, љслњбенећ яћалыгы вђ фикерлђренећ ќанлылыгы халкыбызныћ уяну дђверенећ ић дулкынлы вакытларында язылуы аркасында аныћ ђсђрлђре дљньяга чыгу белђн бик књп сњзгђ, тђнкыйтькђ сђбђпче булалар. Књбесе бер ел эчендђ љч-дњрт мђртђбђ басыла вђ књп таралалар. Театр ђсђрлђре мђшџњр "Сђйяр" труппасы тарафыннан Идел буе шђџђрлђренећ бик књбесендђ кат-кат уйнала. Гаяз Исхакый кљчле вђ истигъдатлы язучыларыбызныћ берсе булганлыктан, аныћ ђдђби ђсђрлђренећ бик књп парчалары дђреслек, кыйрађт китапларына кертелђ, сарыф-нђхњ дђреслеклђрендђ аныћ ђдђби ђсђрлђреннђн ђллђ ни кадђре пар­чалар алынып, мисаллар бирелђ.

Югарыда кыскача гына кагылып киткђн ђдђби ђсђрлђреннђн башка, Га­яз Исхакый Идел буе тљрек-татар милли матбугатында њзенећ мљхђррирлек вђ журналистлыгы белђн бик зур роль уйный. Аныћ тђшђббесе вђ иќтиџады аркасында тњбђндђ исемнђре вђ чыгу еллары књрсђтелгђн гђзитђлђр мђйданга килђ. Ул боларныћ бик књбесендђ баш мљхђррирлек итђ, сђяси вђзгыять имкян бирмђгђн вакытларда ачыктан-ачык мљхђррир була алмаса да, гђзитђдђ языша, гђзитђнећ барышы вђ рухы љчен мђсьњл язучы булып килђ вђ шул ук вакытта милли хђрђкђтебездђ бик зур урын тоткан вђ вакытында зур шау-шуга џђм рус хљкњмђтенећ дошманлыгын ка­бартуга сђбђпче булгач "Таћчы" яшерен сђяси оешмасыныћ ќитђкчесе бу­ла. Бу хђрђкђт русларныћ эчен пошырганга, Гаяз ђфђнде кулга алына вђ Архангелга сљргенгђ ќибђрелђ. 1908 елныћ ќђендђ сљргеннђн качып кай­тып, Петербург, Финляндия вђ Тљркиядђ тора. Петербургта яћадан кулга алынып, иске ќђзаны тутыру љчен яћадан Архангелга озатыла вђ аннан 1913 елныћ 4 апрелендђ кире кайтарыла. Рус хљкњмђте тљрек-татарларныћ рус истилясына каршы књтђрелњлђрендђ Гаяз Исхакыйныћ тоткан урынын књреп торганлыктан, сљргеннђн кайткач аћа Казанда торырга рљхсђт ител­ми.

1913 елдан башлап Гаяз ђфђнде ђле Петербургта, ђле Мђскђњдђ торып гђзитђчелек, ђдиплек хезмђтендђ дђвам итђ.

Гаяз Исхакыйныћ баш мљхђррирлек иткђн вђ якыннан торып язышкан гђзитђлђр:

1. "Таћ йолдызы" гђзитђсе. 17 майда 1906 елда чыга башлый, сентябрьдђ
хљкњмђт тарафыннан ябыла.

2. "Таћ мђќмугасы", атналык, 1906 елныћ ноябрендђ Казанда чыга башлый.

3. "Тавыш" гђзитђсе. 23 апрельдђ 1907 елда Казанда чыга башлый, августта ябыла.

4. "Ил" гђзитђсе. 22 Октябрьда 1913 елда Петурбургта чыга башлый, 27 мартта 1915 елда ябыла.

5. "Сњз" гђзитђсе. 13 декабрьдђ 1915 елда Мђскђњдђ чыга башлый, сентябрьдђ 1915 елда ябыла.

6. "Ил сњзе" гђзитђсе. 10 ноябрьда 1916 елда Мђскђњдђ чыга башлый1.

7. "Ил" гђзитђсе. 23 мартта 1917 елда Мђскђњдђ чыга башлый, 11 апрельдђ 1918 елда большевиклар тарафыннан ябыла.

 

Мљџаќирлектђ:

1. "Маяк" гђзитђсе. 7 декабрьдђ 1918 елда Кызылќарда чыга башлый.

2. "Тљрек йорды мђќмугасы". Ђнкарада (1925 ел).

3. "Милли юл" мђќмугасы. 23 декабрьдђ 1928 елда Берлинда чыга башлый вђ бњгенгђ кадђре дђвам итђ.

4. "Милли байрак" гђзитђсе. 1 ноябрьдђ 1935 елда Мукденда чыга башлый вђ бњгенгђ кадђрле дђвам итђ.

Гаяз ђфђнде Исхакый ђдиплек вђ журналистлык хезмђтлђреннђн башка халкыбызныћ њз милли байрагы янында тупланып, югалткан истикълялын кире кайтару юлында да бик књп хезмђт итђ. Русия ихтилялыннан соћ Мђскђњдђ 1917 елныћ маенда тупланган Бљтен Русия мљселманнарыныћ корылтаенда иштирђк итђ вђ корылтай тарафыннан милли идарђгђ ђгъза уларак сайлана. Вђ Милли идарђ тарафыннан Версаль солых конгрессына књндерелђчђк џђйђткђ ђгъза итеп тђгаен ителђ. Русия хљкњмђт идарђсе большевиклар кулына тљшкђч, илебезне большевик баскыныннан саклауда аруны-талуны вђ каршына куелган киртђлђрне белми хђрђкђт итђ. Боль­шевиклар "Ил" гђзитђсен ябып, матбагасын талап, аныћ баш мљхђррире Гаяз ђфђндене хљкемгђ бирђлђр. Гаяз ђфђнде большевик хљкемен кљтмичђ, Милли Идарђ белђн бергђ Кызылќарга китђ.

Анда "Маяк" гђзитђсен чыгара башлый. Большевик дулкыны Кы­зылќарга да килеп ќиткђнгђ, шуннан 1919 елда Аурупага Версаль солых конгрессына, Япония аркылы Аурупага юнђлђ. Аурупада да милли хђрђкђт юлында дђвам итеп, Берлин шђџђрендђ "Туран" ќђмгыятен мђйданга ки­терђ. 1925 елда Ђнкарадан "Тљрек йорды" мђќмугасыныћ баш мљхђррире Вазыйфасын њтђргђ чакырылып, Тљркиягђ бара. Вђ Тљркиядђ вакытында башка тљрек гђзитђлђрендђ дђ языша. Яћадан Аурупага барып "Идел-Урал истикълял комитеты"н мђйданга китерђ. Вђ бу хђрђкђтнећ нашире ђфкяре булган "Милли юл" мђќмугасын 1928 елда чыгара башлый. "Идел-Урал" истикълял комитеты тарафыннан "Прометей клубы" башкармасыныћ ђгъзасы уларак тђгаен итђ. 1931 елда Коддестђ тупланган Диния Ислам конгрессына Идел-Урал тљрек-татар мљселманнары исеменнђн иштирђк итеп, илебездђ большевикларныћ динебезне кысуларына каршы протест итђ.

1933 елда Ерак Шђрыктагы таркау мљџаќирђтебезне бер кыйблага кара­ту нияте белђн, Ерак Шђрыкка килђ. Ерак Шђрык ил хуќаларына дини, милли њзлегебезне саклау вђ хђрђкђтебезнећ асыл максатын аћлатканнан соћ, 1934 елныћ маенда Ниппон императорлыгы књлђмендђ Идел-Урал тљрек-татарларыныћ корылтаен туплый вђ 1935 елныћ февралендђ Бљтен Ерак Шђрык корылтаен ќыеп, Ерак Шђрык дини, милли мђркђзен мђйданга китерђ вђ бу ике корылтай тарафыннан сайланган мђркђзгђ го­мерлек рђис сыйфатында интихаб ителђ. Ерак Шђрыктагы мљџаќирлегебезне милли кыйблабызга каратып, милли матбугат белђн ("Милли байрак") тђэмин иткђннећ соћында, 1936 елныћ 1 мартында Ау-рупадагы эшлђре янына юнђлђ.

Миллђтебезнећ ић мђшџњр язучысы, журналисты вђ милли истикълял хђрђкђте юлбашчысы Гаяз ђфђнде Исхакый ќђнаплары ђдиплегенећ 40 ел­лык юбилее, туган кљнен бердђнбер кызы доктор Сђгадђт ханым вђ кияве доктор Таџир Шакир бђк, Алманиядђге кардђшлђре без џђм милли истикъ­лял дђгьва ќђбџђдђшлђребез янында Берлин шђџђрендђ каршы аладыр.

 

Ерак Шђрык Идел-Урал тљрек-татар мљселманнарыныћ дини, милли мђркђз мђгариф шљгъбђсе.

 

Мукден.

 

Аћлатмалар

тђсхыйль - уку, белем алу

гая - телђк, максат, омтылыш

истикълял - мљстђкыйльлек

ихтилял – революция

 

Акт № приема-передачи документов на государственное хранение

Общий отдел Аппарата Президента Республики Татарстан сдает, а Националь­ный архив Республики Татарстан принимает на государственное хранение архивные документы татарского писателя, ученого и общественного деятеля Гаяза Исхаки:

 

№№ п/п Название документов

1. Моя биография - 1.

2. Моя биография - приложение № 1 к первой биографии.

3. Моя биография - приложение № 2 к 6 странице биографии.

4. Моя биография (на турецком языке).

5. 1 - тетрадь.

6. Письма Гаяза Исхаки к дочери Сагадат Чагатай, написанные в 1947-1954 годах (в объеме 8 папок).

7. На путях жизни (основной экземпляр).

8. На путях жизни (написанная на турецком языке. Вторая копия).

9. Пьеса "Олуг Мљхђммђт" ("Мухамед Великий") и другие записки.

10. Взгляд на литературу Северных тюрков (татары, башкиры). На турецком языке.

Взгляд на литературу Северных тюрков (фотокопия произведения, указан­ного в 10-м номере).

12. Программа мусульман Думы.

13. Одна из важных записок и завещание знаменитого лидера и уважаемого литератора Волжско-Уральских тюрков-татар покойного Гаяза Исхаки.

14. Фонд независимости Идел-Урал (Волга-Урал).

15. Пособие Фонда независимости Комитета Волга-Урал (1 - оригинал, 2 - ко­пия).

16. Устав Комитета независимости Волга-Урал (на турецком языке).

17. Основы национальной жизни и культуры для мусульман Внутренней Рос­сии - национальной автономии.

18. Тексты выступлений на общем Всероссийском съезде мусульман, который состоялся 1-11 Мая 1917 года.

19. Доклад при открытии первого съезда мусульман тюрков-татар Дальнего Востока, организованного 4 февраля 1935 года в городе Мукден.

20. Статья под заголовком "Политика раздела и разделения", напечатанная в 10 номере "Милли юл" ("Путь нации") за 1931 год.

21. Положение эмигрантов Волга-Урал на Дальнем Востоке.

22. Статья о свободе чехов.

23. Либретто "Жан-Баевич".

24 Социальная жизнь и планы на будущее тюрков-татар в Маньчжурии.

25. 0 коммунисте Хаджи (копия на русском и английском языках).

26. 0 Юсуфе Акчура (на немецком языке).

27. 0 Галимжане Идриси.

28. Письмо в правление журнала "Прометей".

29. Записки о женщинах Волга-Урала.

30. Письмо в правление журнала "Прометей".

31. Заявление о снятии с себя полномочий Багаетофа.

32. Записка, написанная тюрко-татарскими националистами, проживающими в Токио (о Курбангалиеве).

33. Общее положение - состояние Европы (10 мая 1935 года, Мукден).

34. 0 Юсуфе Акчура.

35. Об "Огненном доме" ("Огненная Родина").

36. Ответы на статью "Огненный дом".

37. Положение тюрков-татар, проживающих в Европе и думы их о будущем (26 августа 1934 года, Харбин).

38. Записки Гаяза Исхаки об организации "Съезда тюрков-татар Дальнего Востока", который должен был состояться 6 ноября (Подготовка к съезду).

39. Положение тюрков-татар в Советском Союзе, их деятельность и взгляды на будущее (1-ое сентября, Харбин).

40. Национальные требования тюрков Волго-Урала.

41. Небольшая заметка-воспоминание о чаяниях Северных тюрков (татар, башкир, проживающих в Поволжье и в Приуралье).

42. Положение Комитета независимости "Идел-Урал" перед Второй мировой войной.

43. Информация об "Идел-Урал".

44. Олуг Тюркстан ("Великий Туркестан").

45. Последние главы меморандума

председателей Центрального военного совета мусульман России и членов совета граждан России, врученного Османом Комубетом 7 августа 1918 го­да Министерству иностранных дел Германии.

46. 0 языке (о языке тюрков-татар).

47. Принимают ли Советы демократические принципы в национальном вопро­се?

48. Текст на венгерском языке.

49. Программа конгресса мусульман тюрков-татар, который был намечен на 9 мая 1934 года в городе Кобе.

50. Программа Маумета Наби, принятая Центральной исполнительной орга­низацией по религиозным и национальным делам мусульман тюрков-татар Дальнего Востока, выходцев из областей Идел-Урала (1 июня 1935 года, Мукден).

51Разные вести из Восточного Туркестана.

52. "Прометей".

53. Наш ответ - комитет "Идел-Урал", Шанхай.

54. 0 чаяниях северных тюрков, проживающих в областях Поволжья и на Урале.

55. Суть роспуска Комминтерна.

56. Политика русского империализма в Маньчжурии.

57. Коллеги Курбангалиева.

58. Черные дела Курбангалиева.

59. Решение национально-культурной организации по поводу "Нового япон­ского корреспондента .

60. Газеты о Курбангалиеве.

61. 0 духовном и культурном развитии тюрков Идел-Урала (на немецком язы­ке).

62. Вопросы Восточно-Китайской железной дороги (2 снимка).

63. Политические партии тюрков Идел-Урала и история их национально-освободительной борьбы.

64. Информация о Татарстане.

65. Клятва.

66. Стихотворение Махмута Яика по поводу дня рождения великого учителя татар Идел-Урала, уважаемого Гаяза Исхаки.

67. Письмо муллы города Мунира Хасбиуллина, написанное Гаязу Исхаки 16 марта 1935 года.

68. Материал, посвященный дню рождения Гаяза Исхаки.

69. Материал по поводу юбилея Гаяза Исхаки (вырезка из газеты).

70. Записка о чаяниях Северных тюрков, проживающих в Поволжье и на Урале.

71. Тетрадь №1 (содержание разное).

72. Тетрадь №2.

73. Тетрадь №3.

74. Тетрадь №4.

75. Тетрадь №5.

76. Различные материалы и краткие воспоминания. К тетради №1.

77. Тетрадь без номера.

78. О Исхаки Хасане.

79. На смерть Гаяза Исхаки. Посвящение Мехмета Эмин Расулзадэ.

80. Письмо Гаяза Исхаки в отдел переводов в турецкое Министерство между­народных связей. К письму в виде приложения даны первые 21 страница книги "Чингисхан".

81. Письмо Управления прессы Гаязу Исхаки.

82. Ответ Гаяза Исхаки Тарик Усу.

83. Русские переводы статей газеты "Иль".

84. Империалистическая политика России на Дальнем Востоке.

85. Рукопись турецко-татарского общества студентов Германии.

86. Краткое биографическое посвящение жизни и деятельности писателя и лидера господина Гаяза Исхаки. В связи с 40-летием начала творческой деятельности (1897-1937).

87. Книга "Писатель северных тюрков Гаяз Исхаки".

88. Стихотворение Ахмета Четинташа Батталоглы, посвященное Гаязу Исха­ки.

89. К трагедии расстрела 12 тысяч польских офицеров.

 

Резюме

В феврале 1998 года исполняется 120 лет со дня рождения классика татарской прозы начала XX века, видного общественно-политического деятеля Гаяза Исхаки.

июня 1997 года Президенту Татарстана Минтимеру Шаймиеву президентом фонда им.А.Менгери Сафией Имре (Стамбул) были переданы подлинные документы и личные вещи Гаяза Исхаки, хранившиеся в Турции. Ныне документы хранятся в Национальном архиве РТ. Читатель впервые имеет возможность познакомиться с отрывками из личного дневника писателя, а также с его биографией, опубликован­ной в Мукдене в 1937 году.