1997 3/4

Энже-алмаслар югалмас.

Татарстан Милли китапханђсендђ 1992 елныћ гыйнварында Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге оешты­рылган иде. Бу вакыйгага быел биш ел тулды. Татарстанныћ њзђк китап­ханђсендђ ачылган яћа бњлекнећ фон­ды нидђн гыйбарђт, ягъни, аныћ саны никадђр џђм сыйфаты нинди? Яна бњлек оештырылу њзен аклыймы, нђрсђлђр башкара? Язмабызда Кулъ­язмалар џђм сирђк китаплар бњлегенећ биш еллык эшчђнлегенђ књзђтњ, нђтиќђ-йомгак ясап, килђчђк максат­лары белђн дђ таныштырмакчы була­быз.

Татарларда кулъязма џђм басма ки­тап тарихын књренекле галимнђребез Миркасыйм ага Госманов, Ђбрар ага Кђримуллин, Марсель абый Ђхмђт-ќанов, мђрхњм Альберт Фђтхи фђнни нигездђ тикшереп љйрђнделђр.

Ђмма татар китапханђлђре тарихы ае­рым тикшеренњ объекты буларак ќитди љйрђнелмђгђн иде. Соћгы елларда мат­бугат мђйданында бу юнђлештђ дђ махсус фђнни тикшеренњ тђќрибђлђре булуы књренде1. Тарих фђннђре канди­даты Ќђњдђт Мићнуллин хезмђте белђн танышкач, гайре рђсми (ягъни хљкњмђт тарафыннан оештырылмаган) татар ки­тапханђлђренећ тулы бер челтђре бул­ганлыгы ачыклана.

Ђ беренче рђсми рљхсђт бирелгђн татар китапханђсе 1906 елныћ гыйнва­рында гына ачылганлыгы мђгълњм. Ул Казан шђџђр китапханђсенећ татар бњлеге буларак оештырылган.

"Кљтепханђи Исламия" дип йљртелгђн бу бњлекне оештыру љчен ул вакыттагы шђџђр Думасы ђгъзасы, мђгърифђтче галим, педагог, "Йолдыз" газетасыныћ мљхђррире Ђхмђтџади Максуди (1868-1941) зур тырышлык куйган. Китап­ханђнећ фондын оештырып, 1922 елга кадђр почетлы мљдире булган. Ђлеге рђсми татар китапханђсенећ фондын татар, гарђп, фарсы, тљрек, рус теллђрендђге китаплар, газета џђм жур­наллар тђшкил иткђн. Китапханђнећ фонды   џђм   укучылар   саны   елдан-ел ишђя барган. 1920-1929 елларда "Мђркђз шђрык кљтепханђ-музее" исе­мендђ яшђп килгђн тићдђшсез бай ки­тапханђ фонды тљрле оешмаларга тара­тылган, бњлгђлђнгђн. Тљп љлеше Казан дђњлђт университетыныћ фђнни китап­ханђсенђ књчерелгђн. Ђ Республика њзђк китапханђсендђ (хђзер Татарстан Милли китапханђсе) ул чордан бары тик бер мећ нљсхђ тирђсе гарђп язуын­дагы басма китаплар, бер газета џђм берничђ журнал тљплђме сакланып калган. Алар китапханђнећ "Сирђк ки­таплар секторы"нда саклана иделђр. Сектор фондына гарђп язуындагы ис-кебасма китапларны туплау џђм ќыйнау эшен китапханђ директоры Р.И.Вђлиев башлап ќибђргђн. Разил Вђлиев 80 нче еллар ахырында тљрле республика, љлкђ башкалалары џђм ул чагындагы СССРныћ башка зур шђџђрлђрендђге (Мђскђњ, Ленинград, Киев, Ашхабад, Бохара, Самарканд, Якутск џ.б.) китапханђлђрнећ књбесенђ њзе барып, калганнары белђн башкача элемтђгђ кереп, татар китапларын Та­тарстанга, Республика китапханђсенђ кайтару хђстђрен књрђ. Нђтиќђдђ, чит љлкђлђрдђге китапханђлђрнећ књпчелеге» Казанга китаплар юл­лыйлар. Ђ кулъязма­ларга килгђндђ, ул вакытта исђ аларны туплау максаты куел­маган џђм, табигый, китапханђдђ   Бер кулъязма истђлек тђ булмый.

1990-1991     елларда секторфондыныћ берничђ дистђ бо­рынгы татар кулъязма китаплары белђн тулылануы2 џђм аларныћ саны кљннђн-кљн ишђя баруы ќитди њзгђрешлђр ясарга этђргеч булды. Дљрес, ул чагын­да тљрле даирђлђрдђ милли китап­ханђдђ кулъязмалар ќыеп, аларны љйрђнњне кирђксез санау кебек икелђнњчђн, шиклђнњчђн фикерлђр йљргђлђсђ дђ, китапханђ ќитђкчелеге тђвђккђллек књрсђтте џђм, ђйтергђ кирђк, оттырмады.

Ниџаять, 1992 ел­ныћ гыйнвар аенда Татарстан Милли ки­тапханђсендђ Кулъяз­малар џђм сирђк ки­таплар бњлеге оешты­рылды. Шул елдан башлап халкыбызныћ кулъязма мирасын ту­плау џђм љйрђнњ эше Татарстан Милли ки­тапханђсендђ дђ тљп максатларныћ берсе итеп куелды. Ака­демик М.Госманов кулъязма материал­ларны туплау џђм љйрђнњ эше буенча бњлекнећ гыйльми консультанты булып тора.

Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге хезмђткђрлђре тарафыннан 1917 елга кадђр чыккан татар басма китабы­ныћ тулы каталогын тљзњ эше алып ба­рыла. Бу эшкђ академик Ђ.Кђримуллин ќитђкчелек итђ.

Бњлек њз эчендђ ике мљстђкыйль секторга - "Татар џђм шђрык ђдђбияты", "Рус џђм Кљнбатыш ђдђбияты" секторларына бњленгђн.

"Рус џђм Кљнбатыш ђдђбияты сек-торы"ныћ фонды барлыгы 30000 нђн артык нљсхђ китапны њз эченђ ала. Фондныћ нигезен мђшџњр Казан биб­лиофилы И.А.Второв коллекциясе тђшкил итђ. Монда исђ рус ђдђбияты даџиларыннан Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Толстой кебек классикларныћ њзлђре яшђгђн чорда дљнья књргђн ђсђрлђре бар.

"Татар џђм шђрык ђдђбияты секто­ры" фондын барлыгы 2014 берђмлек кулъязма, 5529 искебасма китап, 206 фотоматериал, 1930 елга кадђр татар телендђ чыккан 2405 нљсхђ газета џђм 1362 нљсхђ журнал тђшкил итђ. Сектор фонды археографик экспедициялђр бђрабђренђ, шђхси архив џђм коллек­циялђрне сатып яисђ бушка алдыру, "Букинист" китап кибетеннђн, аерым кешелђрдђн сатып алулар џђм књплђрнећ бњлђк итеп биргђн матери­аллары нђтиќђсендђ тулылана, байый.

1992 елныћ ќђендђ, китапханђ та­рихында беренче тапкыр буларак, кулъ­язма истђлеклђрне туплау максатында Казан дђњлђт университеты белђн берлђштерелгђн археографик экспеди­ция оештырылды.  Мондый экспедициялђр ел саен кабатланып килђ. Берлђштерелгђн экспедиция биш ел дђвамында Тњбђн Новгород, Пенза љлкђлђрендђ, Башкортстанныћ миллђт­тђшлђребез яши торган тљбђклђрендђ эшлђде. Болардан тыш, бњлек хезмђткђрлђре елга 3-4 мђртђбђ Татар­стан районнарына, шулай ук књрше республикаларга да берђр атналык ар­хеографик     сђфђрлђр оештырып килђлђр. Шул рђвешчђ, бњлек
хезмђткђрлђре Татарстанныћ Яр-Чаллы, Алабуга, Буа, Яшел Њзђн, Ђгерќе шђџђрлђрендђ, Арча, Ђгерќе, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Саба, Телђче район­нарында, аерым адреслар белђн респуб­ликаныћ башка районнарында, Ђстерхан, Нократ Аланы, Ижевск кала­ларында, Чуашстанныћ Козловка, Са­мара љлкђсенећ Камышлы, Похвистнево районнарында, Оренбург љлкђсенећ Северный районында булып кызыклы табышлар тупладылар. Археографик эзлђнњлђр Казан шђџђрендђ дђ алып барыла. Шуларныћ нђтиќђлђре була­рак, тел галимнђреннђн Шкџаб Рамазанов, Гыйбад Алпаров, Шђриф Сай­кин, театр белгече, ђдђбият галиме Бђян Гыйззђт, журналист Вафа Бђхтияров, шагыйрђ џђм ќђмђгать эшлеклесе Заџидђ Бурнашева, Казан сђњдђгђрлђре Госмановлар, журналист џђм ќђмђгать хадиме Габдулла Апанаевныћ,       археограф-галим Альберт

Фђтхи, ђдђбият га­лиме Рашат Гайнанов, академик Ђбрар Кђримуллин кебек татар тарихында та­нылган шђхеслђрнећ тулаем яки љлешчђ архивлары Кулъязма­лар џђм сирђк кита­плар бњлегенђ алдырыдды. Ђлеге архив материаллары кулъязма џђм сирђк ки­таплардан, кызыклы документлардан, фоторђсемнђр џ.б. гыйбарђт. Казан шђџђренећ "Букинист" ("Ноталар") ки­тап кибете Милли китапханђнећ Кулъ­язмалар бњлеге фондын баетуда зур ярдђм        књрсђтеп        килђ. Кибет

ќитђкчелеге (мљдирђсе Флера ханым Гаязова) искебасма китапларны бђялђњ мђсьђлђсендђ џђм сатып алу тђкъдиме белђн   безгђ   бик   еш   мљрђќђгать   итђ.

Ђлеге хезмђттђшлек ике як љчен дђ фай­далы. Мђчетлђр џђм дин ђџеллђре белђн даими аралашу да ућышлы нђтиќђлђр бирђ. Мђсђлђн, Ка­зандагы "Нур-Ис­лам" (Каравай), "Болгар" џ.б. мђчет­лђрдђн, Ђгерќе, Яшел Њзђн, Ижау, Самара љлкђсенећ Камышлы џђм Иске Ярмђк мђчет­лђреннђн шактый књп кызыклы кулъ­язмалар алынды.

Казан дђњлђт университеты китап­ханђсе белђн 1994 елда китап алмашу хакында њзара килешњ тљзелгђн иде. Килешњ нигезендђ университетныћ фђнни китапханђсе дублет фондларын­нан бер мећнђн артык исемдђге иске­басма (гарђп язуындагы) татарча китап­лар   тапшырды.    Милли   китапханђдђн аларга алмашка соћгы елларда чыккан татар теле, ђдђбияты џђм тарихы буен­ча ђдђбият бирелде.

Борынгы китап мирасын туплау џђм љйрђнњ хакында кљндђлек матбугат, ра­дио џђм телевидение аша миллђт­тђшлђребезгђ даими мљрђќђгать итњлђр дђ ућай нђтиќђлђр бирде. Татар халкы яши торган тљрле тљбђклђрдђн китап­ханђбезгђ кулъязма џђм иске басма ки­таплар алынды. Чит иллђрдђ яшђњче миллђттђшлђребез белђн дђ элемтђлђр урнаштырылды. Мђсђлђн, Американын Калифорния штатында яшђњче татарлар ќђмгыяте президенты Равил Салиђхмђт китапханђ директоры Р.И.Вђлиев аша эмиграциядђге татарларныћ њткђндђге џђм   бњгенге   хђллђренђ   караган   књп кенђ материаллар тапшырды. Фондны ксерокњчермђ эшлђтњ ысулы белђн ту­лыландыру тђќрибђсе дђ файдаланыла. Россия Милли китапханђсе (С.-Петер­бург) белђн њзара китап алмашу хакын­да тљзелгђн килешњдђ, аларда саклана торган татар кулъязма џђм басма кита­пларыныћ микрокњчермђлђрен Татар­стан Милли китапханђсенђ алдырту књздђ тотыла.

Татарстан Милли китапханђсе Кулъ­язмалар џђм сирђк китаплар бњлеге хезмђткђрлђренећ биш еллык археогра-фик эзлђнњлђре, бњлек фондына китап­ларны сатып алу, алмашу џ.б. ысуллар ярдђмендђ алдырту нђтиќђлђре, елларга бњлеп караганда, тњбђндђгечђ.

 

 

 

1992

1993

1994

1995

1996

Барлыгы

Кулъязмалар

251

366

98

326

973

2014

Фотоматериаллар

62

74

63

-

7

206

Иске басма китаплар

598

219

473

772

1345

3407

Газеталар Журналлар

1930 елга

кадђр

 

 

 

 

 

2363

 

 

 

 

 

1244

 

Тупланган хђзинђнећ сыйфат џђм эчтђлек ќђџђте дђ игътибарга лаек. Та­тарстан Милли китапханђсендђге ић борынгы кулъязма ќыентык XIV йљзгђ карый. Элгђре язмаларда ул кулъязма XIII йљз ядкђре буларак телгђ алынып килђ иде. Ђмма соћгы тикше­ренњлђрдђн књренгђнчђ (С.-Петербург Кљнчыгышны љйрђнњ институты гали­ме, гарђп кулъязмалары белгече Ђ.Б.Халидов билгелђвенчђ), кулъязма­ныћ XIV гасырга нисбђтле булуы тђгаен ачыкланды. Борынгы язма истђлеклђрдђн XVI, XVII гасырга ка­рый торганнары да бар, XVIII гасыр књчермђлђре шактый ук. Ђ ић књбе XIX йљз кулъязмалары. Бњлектђге кулъ­язмалар арасында Кол Галинећ мђшџњр "Кыйссаи Йосыф" ђсђренећ генђ 10 кулъязмасы бар. Алар тљрле ќирлђрдђн, дњртесе (берсе исђ тулы текстлы) Казан шђџђреннђн, башкалары Башкортстан-нан, Ђгерќе, Арча џђм Саба районна­рыннан табылдылар. Кукмара районы­ныћ Тљркђш авылыннан Хоссам Кя­тибнећ "Ќљмќљмђ солтан" дастаны књчермђсе табылды. Сирђк очрый тор­ган кулъязмалардан "Аксак Тимер дас-таны"ныћ ике књчермђсе (Казаннан џђм     Самара     љлкђсенећ     Камышлы мђчетеннђн), Исмђгыйль џђм Мљхђммђтђмин сђяхђтнамђлђре, "Авык кыйссасы"ныћ дистђгђ якын књчермђлђре, "Шамил", "Нђњрњз" бђетлђре џ.б. тупланды. Ђхмђт Ясђви, Сљлђйман Бакырганый, Мђшрђб, Габдерђхим Утыз Имђни, Габделќђббар Кандалый, Ђбелмђних Каргалый, Џибђтулла Салихов, Акмулла џ.б. књренекле татар џђм тљрки ђдиплђрнећ ђсђрлђре теркђлгђн шигъри ќыентыклар да шактый. Гали Чокрый, Ризаэтдин Фђхретдин, Шђџид Ђхмђдиев, Габдулла Сибгатуллин-Бубый, Гадел Кутуй џ.б. танылган ђдип џђм галимнђрнећ њз куллары белђн язылган автографик кулъязмалары да булу        тупланган материалларныћ ђџђмиятен бермђ-бер арттыра. Фонд­тагы фоторђсемнђр арасында Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Ђмирхан, Камил Мотыйгый, Заџидђ Бурнашева џ.б. шундый књренекле татар ђдиплђре џђм мђдђният ђџеллђренећ тљп нљсхђ фоторђсемнђре бар.

Татарстан Милли китапханђсенећ Кулъязмалар бњлегендђ сакланучы кулъязмалардан фђнни кыйммђткђ ия булган берничђсе белђн аерым таныш­тырыйк. Аларныћ берсе - XVIII йљз татар ђдибе Мђњла Ко­лыйныћ         моћарчы фђндђ билгесез бул­ган ике књлђмле ђсђре теркђлгђн бо­рынгы кулъязма ќыентык. Кулъязма њзе 1754 елда язылган џђм Ђгерќе районы­ныћ Яћа Аккуќа авылында табып алынган иде. Кулъяз­маныћ фђнни ђџђмияте турында тђфсыйльле мђгълњмат џђм Мђњла Ко­лый поэмаларыныћ текстлары "Казан утлары" журналында басылып чыкты3. Яћа   табыш   нђтиќђсендђ,   аерым   шида иќат иткђн кић колачлы ђдип бу­лып таныла.

Бњлек фондында аеруча кызыклы кулъязмалардан билгесез автор тара­фыннан 1845 елда иќат ителгђн фђлсђфи трактат характерындагы "Мђгарифе кальбият" исемле књлђмле шигъри ђсђрнећ дђ књчермђсе бар. Моћарчы фђндђ бу ђсђрнећ Петербур­гта сакланучы бердђнбер кулъязмасы гына мђгълњм иде4. Ђ Татарстан Милли китапханђсендђ         саклана         торган

нљсхђсен Казан дђњлђт университеты доценты, техник фђннђр кандидаты Ќђњдђт ђфђнде Сљлђйманов 1994 ел­ныћ ќђендђ бњлђк итеп бирде. Бњлек фондында боларга охшаш сирђк очрый торган, оригиналь кулъязма истђлеклђр тагын да бар. Гомумђн алганда, џђр кулъязма кабатланмас чыганак булуы белђн уникаль џђм кызыклы.

Бњлекнећ "Татар џђм шђрык ђдђбияты секторы"нда Шиџабетдин Мђрќани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фђхреддин, Џади Атласи, Муса Бигиев, Габдулла Бубый, Зђки Вђлиди, Габдел­барый  Баттал  кебек  мђшџњр татар  галимнђренећ,   Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Ђмирхан, Г.Ибраџимов, Г.Камал,       Џ.Такташ, М.Ќђлил             кебек ђдиплђрнећ њзлђре яшђгђн дђвердђ ба­сылган хезмђтлђре џђм ђсђрлђре ту­планган. XX йљз ба­шы татар вакытлы матбугатыннан "Йолдыз",      "Вакыт" кебек газеталар, "Шура", "Аћ", "Сљембикђ" џ.б. журналлар тљплђмнђре саклана.

Моннан биш ел элек, ягъни 1992 елда ќљмџњриятебездђ Татар басма ки­табыныћ 270 еллыгына багышланган тантаналар оештырылды. Бу ућайдан, Татарстан Милли китапханђсе "Татар китабыныћ њткђне џђм бњгенгесе" исе­мендђ халыкара фђнни-гамђли конфе­ренция уздырды. Конференция эшен џђм бу ућайдан зур књргђзмђ оештыру­да Кулъзмалар џђм сирђк китаплар бњлеге хезмђткђрлђре зур тырышлык куйдылар, чыгышлар ясадылар. 1995 елныћ декабрендђ тагын бер халыкара фђнни-гамђли конференция узды. Ул исђ Татарстан Милли китапханђсенђ 130 ел тулу ућаеннан њткђрелде џђм "Кулъязма џђм борынгы басма китап­ларны туплау, саклау џђм љйрђнњ мђсьђлђлђре" дип аталды. Исеменнђн њк аћлашылганча, конференцияне, аћа багышланган кић эчтђлекле књргђзмђне оештырудагы тљп эш џђм ќаваплылык шул ук Кулъязмалар џђм сирђк китап­лар бњлегенђ йљклђнгђн иде. Ике зур форум эшендђ дђ Татарстан, Россия, Башкортстан, Азђрбайќан, Казакъстан, Чуашстан, Мари республикалары џ.б. тљбђклђрдђге галимнђр џђм китап­ханђлђр вђкиллђре катнаштылар. Татар басма    китабыныћ    270    еллыгы    ућае белђн њткђрелгђн конференция матери­аллары 1994 елда "Китапка хитаб -Слово о книге" исемендђге ќыентык булып басылып чыкты. Татарстан Мил­ли китапханђсенђ 130 ел тулу ућае белђн уздырылган конференциянећ докладлар џђм чыгышлар тезислары шулай ук аерым китапчык булып ба­сылды.

Агымдагы эшлђрдђн тыш бњлек хезмђткђрлђре фђнни эшчђнлек белђн дђ шљгыльлђнђлђр, матбугат битлђ­рендђ, радио џђм телевидениедђ даими чыгышлар ясыйлар. Бњлек хезмђт­кђрлђре тарафынан хђзерлђнгђн XX га­сыр башы тђрбия-тђгълим журналлары­ныћ ("Тђрбия", "Тђрбияи ђтфаль", "Мђктђп", "Мљгаллим") библиографик књрсђткече басылып чыкты. Икенче књлђмле хезмђт "Ђд-дин вђл-ђдђб" журналыныћ библиографик књрсђткече" (тљзњчесе Айрат Заџидуллин) басмага ђзерлђнде. Шулай ук, тагын бер зур хезмђт - "XX йљз башында чыккан та­тар вакытлы матбугатыныћ тулы биб­лиографик књрсђткече" Казан дђњлђт университеты галимнђре белђн бер­лектђ тљзелеп басмага ђзерлђнде.

Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге хезмђткђрлђре шулай ук бо­рынгы кулъязма истђлеклђрне љйрђнеп, текстологик яктан хђзерлилђр џђм, хђзерге татар матбугатында дљньяга чыгарып, алар белђн укучыларны да таныштыралар. Югарыда телгђ алынган Мђњла Колый иќатына кагылышлы ђџђмиятле ђдђби табыш шундыйлар мисалыннан. Мондый характердагы књлђмлерђк хезмђтлђрдђн, ђдђби ђсђрлђре табылып хђзерге укучыларга кайтарылган Габдулла Сибгатуллин-Бубый ђсђрлђре ќыентыгын5 да ђйтергђ кирђк. Совет дђвере золымна­ры мисалыннан - репрессиялђнгђн та­тар мулласыныћ кулъязмасы матбугатта чыгарылды6. Аныћ аша "Мирас" жур­налы укучылары караћгы еллар дђџшђте белђн якыннанрак танышты­лар.

Археографик экспедициялђрнећ џђм сђфђрлђрнећ нђтиќђлђре турында рес­публика матбугатында даими хђбђрлђр ќиткерелеп тора. Болардан тыш, экспе­диция яки сђфђр оештырылган тљбђк џђм район газеталарында да тђфсыйльле  язмалар  биреп,  ќирле  халыкны язма истђлеклђр белђн таныш­тыру да тљгђл башкарылып килђ7.

Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге хезмђткђрлђре татар китабы, ђдђбияты тарихына караган, Татарстан Милли китапханђсе тормышына ба­гышланган башка публикациялђре белђн ђледђн-ђле катнашып килђлђр. Шул ук тематика буенча тљрле аудито­риялђрдђ лекциялђр џђм чыгышлар ясыйлар, фђнни конференциялђрдђ докладлар белђн катнашалар. Бњлек та­рафыннан китапханђдђ даими тематик књргђзмђлђр оештырыла. Шулай ук, республикадагы џђм аннан читтђге тљрле музейларга методик џ.б. ярдђмнђр књрсђтелђ. Елга ике мђртђбђ гарђп ђлифбасына нигезлђнгђн иске татар язуын љйрђтњ курслары оештыры­ла.

Милли китапханђнећ Кулъязмалар бњлеге кљнчыгыш џђм татар кулъязма­ларын ќыйнау џђм гыйльми љйрђнњ белђн шљгыльлђнњче башка оешмалар­дагы коллегалары белђн тыгыз
элемтђдђ тора. Хђзерге вакытта Казан­да (гомумђн, Татарстанда да) бу юнђлештђ берничђ оешма эш алып ба­ра. Алар - Казан дђњлђт университеты, Г.Ибраџимов исемендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать институты, Татарстан дђњлђт музее, "Казан" милли-мђдђни њзђге. Татарстан милли китапханђсе хезмђткђрлђре ђлеге оешмаларныћ књпьеллык эш тђќрибђлђрен љйрђнђлђр, аларныћ бай традици­ялђренђ таянып, эшлекле кићђшлђрен алып, хезмђттђшлек итњгђ йљз тоталар.

Хђзерге вакытта Кулъязмалар бњлегендђ белгечлеклђре буенча китап­ханђче, филолог џђм тарихчылар булган югары белемле 7 кеше эшли. Коллек­тив яшь булганлыктан хезмђткђрлђрнећ књпчелеге бер њк вакытта Казан дђњлђт университеты џђм Г.Ибраџимов исе­мендђге Тел, ђдђбият џђм сђнгать ин­ституты каршындагы аспирантура бњлеклђрендђ белемнђрен тирђнђйтњ љстендђ эшлилђр.

Биш ел зур вакыт булмаса да, бњлекнећ шул вакыттагы эшчђнлеген књздђн кичергђч, игътибарга лаеклы хезмђт куйганлыгы књренђ. Кулъязма­лар џђм сирђк китаплар бњлеге килђчђккђ дђ зур љмет белђн карый џђм зур планнар белђн яши. Бњлек ал­дагы елларга: - халыкта, шђхси кулларда саклану­чы кулъязма мирасны, башка тљр тари­хи язма џђм басма материалларны ќыйнау џђм туплауны планлы рђвештђ дђвам итњ, башка гыйльми китап­ханђлђр џђм фђнни оешмалар белђн бу љлкђдђге эшчђнлекне дђвам итњ;

-     тупланган материалны заманча техник   ќиџазлар   ярдђмендђ   гигиеник

эшкђртњ, тиешле дђрђќђдђ сакланыш­ларын тђэмин итњгђ ирешњ;

ќыйналган рухи ядкђрлђрне фђнни љйрђнњ эшен тагын да кљчђйтњ;

гыйльми-библиография эшен дђвам итњ џ.б. ният-максатлар белђн яши.

 

Искђрмђлђр

1. З.С.Миннуллин. Татарские общественные библиотеки конца XIX - начала XX вв. // Ки­тапка хитаб - Слово о книге. Материалы научно-практической конференции, посвящен­ной 270-летию татарской печатной книги. - Казань: Татарское книжное изд-во. - 1994. -С.90-108.

2. Бу хакта тулырак мђгълњмат кара: Р.Ф.Мђрданов. Татарстан Милли китапханђсендђ кулъязма џђм басма китапларны эшлђњ, туплау џђм љйрђнњ эшенећ торышы // Китапка хитаб - Слово о книге. - Казань: Татарское книжное изд-во. - 1994. - С.62-63.

3. М.Госманов. Тагын бер ђдђби ачыш.; Р.Ф.Мђрданов. Гасый ќафи Мђњла Колый сњзли, дуслар... // Казан утлары. - 1996. - 10 сан. - 159-171 бб.

4. Татар ђдђбияты тарихы. Алты томда. Т.Н. - 1985. - 106 б.

5. Габдулла Сибгатуллин-Бубый. Татар дљньясы. Тљзњчесе Раиф Мђрданов. - Казан: "Заман" нђшрияты. - 1995.

6. Мљхђммђдгали Шђрипов. Гњрлђргђ керде безнећ башлар ("Контрреволюционер" мулла язмалары). Текстны журналга ђзерлђњче Раиф Мђрданов // Мирас. - 1996. -  1-6 саннар.

7. Карагыз:

1) Рухи ќђњџђрлђр эзеннђн // Ватаным Татарстан. - 1993. - 12 март;

2) Гасырлар сагышы сарылган // Саба таћнары. - 1994. - 22 ноябрь;

3) Кукмара тљбђге тарихыннан кайбер сђхифђлђр // Хезмђт даны (Кукмара). - 1995.- 23, 27, 30 сентябрь;

4) Борынгы язмалар ни сљйли // Хезмђт (Балтач). - 1996. - 6 апрель.

 

Раиф Мђрданов,

Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлеге мљдире.

 

Резюме

Статья Раифа Марданова раскрывает историю развития и перспективное направ­ление работы отдела рукописей и редких книг Национальной библиотеки Респуб­лики Татарстан. Автор подробно останавливается на описании целого ряда ценных рукописных материалов, поступивших в последние годы в фонд республиканской библиотеки.