1997 3/4

«Халыкка ќанын фида итњче...» Г.Терегулов

Укучылар игътибарына тђкъдим ителгђн ђлеге мђкалђ - Гаяз Исхакый та­рафыннан дусты Гомђр Терегуловка (1883-1938) багышлап язылган џђм "Яћа милли юл" журналында басылып чыккан мђрсия. Туган иллђрендђ беренче мђртђбђ басылучы бу мђкалђдђ Г.Терегуловныћ тормышыннан ђлегђ кадђр мђгълњм булмаган фактлар яктыр­тылган. Шђхси књзђтњлђргђ нигезлђнгђн бу мђгълњматларныћ кыйммђте шунда: аларны башка рђсми чыганаклардан оч­ратуы мљмкин тњгел. Шушы ук саннарда диярлек (№№ 129, 131, февраль-март 1939) Г.Исхакыйныћ яшьлек дусты, та­рафдары Фуад Туктаровка багышлап язылган мђрсиясе дђ басылып чыга. Бу соћгы хушлашу сњзлђрен укыганда, мљџаќирлектђ, кыска гына вакыт аралы­гында ике ић якын дустын ќирлђгђн Г.Исхакыйныћ югалту хислђре ачык аћлашыла.

"Яћа милли юл" журналы 1928 елныћ декабреннђн 1939 елныћ сентябренђ кадђр Берлинда басылып килсђ дђ, аныћ редакциясе чынлыкта баш мљхђррире џђм нашире Г.Исхакый яшђгђн Варшавада бу­ла. Барысы 136 сан чыга. 20 нче еллар ахырында Истанбулдан Варшавага жур­налны хђзерлђњдђ актив катнашкан Г.Терегулов та килђ. Журналныћ хезмђткђрлђре арасында тљрле чорда доктор Лђбиб Каран, Рђшит Рђхмђти Арат, Габдулла Сњнђй, Гариф Кђрими (Фатих Кђриминећ энесе) кебек татар эмиграция­сенећ књренекле вђкиллђре дђ катнаша.1

Кызганычка каршы, читтђ чыккан баш­ка газета-журналлар кебек њк, "Яћа милли юл" тарихчылар тарафыннан аз љйрђнелгђн. Бу публикация шушы юнђлештђ кечкенђ генђ бер адым булыр дип ышанып каласы килђ. Мђкалђ кыскар­туларсыз тђкъдим ителђ.

 

Дилђрђ Госманова,

тарих фђннђре кандидаты

 

Гомђр бђк Тђћреколый вафат

Истанбулдан Газый пашаныћ2 вафаты хакында тђфсилле хатлар алып торган кљннђрдђ дуслардан килгђн бер мђктњбнећ ахырында "Гомђр бђк югалып торадыр. Бурсадан чыгуы мђгълњм булса да, Истанбулда эзе югала. Шуны эзлђп йљримез", дип язылган иде. Бу хатныћ хђбђрен нинди генђ дуска сљйлђсђм дђ: "Йљрер-йљрер дђ кайтыр, билетын югалткандыр, яћасын алырга акчасы булмагандыр да, кечкенђ бер станциядђ тљшереп калдыр­ганнардыр", фђлђн дип тђфсир иттелђр, џичберсе дђ бу хђбђргђ ќитди бер сњз кеби карамады. Гомђр бђкнећ болай берничђшђр кљн югалып торып та, мђйданга чыгуы бик књп мђртђбђ булып њткђн вакыйгалар булганга, мин дђ бу хђбђрнећ астында куркулы бер каза-фђлђн яшеренгђндер дигђн хљкемне чыгара алмадым. Лђкин књћелдђ бер шљбџђ уятканга, Истанбулга, Анкарага мђктњблђр язып, шул эшне тикшерњне њтендем. Мђктњблђр йљреп торганда, Фуад бђкнећ3 вафат хђбђре килде. Гомђр мђсьђлђсе тагы књлђгђдђ калды. Гомђр хакында килгђн мђктњблђр шљбџђне зурайтсалар да, љметсезлек бирер дђрђќђдђ тњгеллђр иде. Ахырдан Баттал бђкнећ4 30 гыйн­вар 1939 елда язган соћгы мђктњбе вакыйганы тђмам ачып бирде. Гомђр бђк Тђћреколыйныћ вафатында шљбџђ калмады ул Истанбул ђтрафында Бакыркљйе хастаханђсендђ 1938 елныћ 29 августында ук вафат иткђн икђн.

"Учительский школа"ныћ5 беренче елыннан (1899 ел) башлап сыйныф аркадашым булып, бик књп тљрле вакыйгаларга бик бай булган шул озын дђвердђ књп чакларда бер сафта булган иптђшећне горбђттђ югалту ни кадђр авыр бер эш икђнлеге мђгълњмдер. Минем љчен шул бер-ике ай эчендђ монсы икенчесе булуы бу авыр тђэсиратны тагы куђтлђндерђдер. Кардђшлђрнећ берсе артыннан берсе теге дљньяга китње, мђслђк, тартыш иптђшлђренећ арып, егылып, кљрђш сафын буш калдырулары, њзећђ дђ шул кљннећ якынлыгыннан хђбђр биргђн кеби буладыр. Саулыкта калган­нарына, нисбђтђн саннары бик књп дђрђќђ артып киткђн вафат иптђшлђрне берсе артыннан берене алга тезеп књз алдына куядыр.

Лђкин моннан кырык ел элек башланган милли эш џаман тђмамланмаганга, шуныћ тирђсендђ кљн дђ туган яћа вакыйгалар яћадан-яћа милли вазифалар йљклђп, тирђннђн тирђнгђ милли эшнећ эченђ чум­дыра барганга, эшкђ, мђшђкатькђ батып, шул авыр хислђрне тђхлил итђргђ дђ вакыт таба алмыйсыћ. Тагы егыла-тора эшкђ башлыйсыћ, тагы уйларга, тљшенергђ, кайгырырга вакыт таба алмаенча, аякларны, кулларны кићрђк итеп ачып, буш калган тишекне тутыру љчен саф башына басасыћ кичђ дђ, бњген дђ, иртђгђ дђ, аннан ары да шулай. Ярый ђле, иптђшлђр њлеп киткђндђ, алар арып, ватылып сафтан чыкканда, саулыкта калган без бер­ничђ кеше шуларны истђ тотамыз. Дљньяныћ тљрле почмакларына таралган аларныћ кардђшлђре, дустлары, иптђшлђренђ шул ачы хђбђрне биреп, бер­ничђ књз яшьлђрен тамыздырсак та, њлгђннђрне онытылып китњдђн саклап каламыз. Исмђгыйль бђгенђ6, Йосыф Акчурасына, Тукайына, Риза казый­сына7, Галиђсгар Камалына, Фатих Ђмирханына, Габдулла Карисына, Фуа-дына, Гомђренђ вђ бик књп икенче, љченче дђрђќђ миллђтче ќђмђгать Ха­димнђренђ истђлеклђр язып килђмез, боларны килђчђк буынга, аз булса да, танытып калдыруны њзенећ вазифасы дип ышанган берничђ безнећ кеби милли ќњлђрлђр њзлђре дђ иптђшлђре арасына  кушылсалар,  бу вазифаны кем њтиячђк? Халкыныћ хђзерге тормышыныћ тамырларын аныћ њткђн кљннђрендђ њк икђнлеген књрђ алмаган, я исђ књрњне кирђк тђ дип белмђгђн яшьлек кенђ мђйданда калса, ул шул милли ганганђне дђвам ит­терђ алачакмы? Халкыныћ мђдђнияте, тормышыныћ бу кљнен кичђгђ баг­лый алмаган, "њзенеке" берлђ "читнеке"н ачык аера алмаганнар, халкыныћ килђчђгендђге юлныћ кыйбласын књрђ белђчђклђрме? Аны тугры тђгъйин итђ белђчђклђрме, Аурупаныћ искелек базарыннан, руслыкныћ толчегын-нан алган аршины, метрасы берлђ генђ коралланып, халыкныћ милли бай­лыгы, мђдђниятенђ бђџа печђм дигђн бу кешелђрне ят њлчђњлђр адашты­рып, сђргђрдан итеп генђ калдырачак.тњгелме?

Бњген ђле без элекке юлымыздан барамыз, хезмђте тигђн миллђтчелђремезнећ тугры йљзен књрсђтњне элекке кеби милли вазифа дип эшлимез. Вђ бу юлдан иманлы яшьлегемезне саташтырмаска тырышамыз. Шућарга ике дђ, бер дђ милли хезмђт иткђннђремезнећ хезмђтен тђкъдир итеп, њлгђннђремезнећ изге исемен зикер итеп, хатирђлђр язамыз.

Гомђр Хђбибрахман углы Тђћреколый (Терегулов) Уфа вилаяте мирзалар Каргалысында тугандыр. Атасы8, мирзалар арасында бик сирђк очрый тор­ган сђњдђгђрдер џђм дђ авыл њлчђвендђ шактый зур байдыр. Анасы9 да Йђникђевлђр гаилђсеннђн Каргалыныћ бер мирза кызыдыр.

Лђкин мондагы мирзалар, Беренче Петрныћ указы буенча, христианлык кабул итмђњлђре љчен, мирзалыкларыннан, њзлђренећ ќирлђре, суларын­нан мђхрњм ителгђч, Пенза вилаятеннђн Уфа тирђсенђ књчеп килеп, ќир сатып алып, ак сљяклекне онытып, авыл эше берлђ мђшгуль булучылар-дандыр. Мирзалыктан боларда калган нђрсђ булса, милли ганганђнећ сак­лануы џђм дђ элекке "йомышчы мирзалардан" кереп калган русча укуныћ кирђклегене хас итњлђре генђдер.

Шул даирђнећ чын баласы Гомђр "школа"га10 кереп, аз-маз књзе ачыла башлагач, без мђдрђсђ шђкертлђре тарафыннан идарђ ителђ торган тњгђрђккђ керђдер вђ бик тиздђн шуныћ мљџим ђгъзасы булып, миллђтче мирза булып ќитешђдер. Шул миллђтче мирзалыкка садикъ калып, мђмлђкђттђ чакта милли сахђдђ эшлђп килђдер вђ безнећ 1905 елда мђйданга ташланган инкыйлабчы миллђтчелђребезнећ беренче сафында бу­лып барадыр. Школада булсын, тормышта булсын, Гомђр безнећ арамызда ул вакытта бердђнбер миллђтче мирза баласы иде. Аныћ шул мирзалыгы, њзенећ мирзачылыкка садикъ калган мохитында безнећ кеби "затсызлар" арасында йљрње љчен аны бик ућайсыз хђллђргђ тљшерђ иде. Ул њз мирза­лары мохитында ђњвђлге елларда "азрак гакылга тулы тњгел, азрак ќићелђйгђн" кеби каралып та килђ иде. Вђ џђр бер ућае тугры килгђндђ, њрдђк астында чыккан тавык чебеше кеби, читкђ тљртелђ иде. Гомђрнећ њзенећ табигате дђ моћарга бераз ярдђм итђ иде. Ул бер мђсьђлђ љстендђ бљтенлђй бирелеп китђ торган, ышанган нђрсђсенђ бик тирђн ышана тор­ган, шуны яклауда бик кайнап сњз сљйлђњчђн, њзенчђ ђйткђндђ, "яна торган кеше" иде.

Гомђрнећ школадагы ђњвђлге еллары милли тђрбиядђ, татарча китаплар укуда, тљрекчђ аћларга тыршуда кичсђ, соћгы сыйныфлары рус ђдђбияты берлђ таныш булуга њтте. Ул вакытта бик зур модада булган Толстойныћ ђдђби ђсђрлђре "Анна Каренина", "Война и мир"ларын гына укып калмаен-ча, Толстойныћ њзен фђлсђфђче дип тљшенеп, матур телдђ язган тљрле ђбилђр фђлсђфђсенећ рисалђлђрен дђ књп укыды. Бу китапларныћ тљп мђгънђсе "яхшы булу яхшыдыр" гына булса да, Толстой њзенећ ђдиплеге берлђ бу иске ђбилђр фђлсђфђсен бик матур иттереп язганга, эзлђњче табигатьле яшь Гомђргђ бик зур тђэсир ясадылар. Ул бик књп уйларга тотынды, бик књп тљшенде. "Адђм баласын бђхетле итђр љчен ни кирђк?" - шуны эзлђргђ кереште.

Кљннђрнећ берсендђ унсигез - унтугыз яшьлек Гомђр безгђ њзенећ тор. мышныћ  ић  мљџим  булган  бер  ноктасын  "кђшеф"  итњен  игълан итте. Аныћча, бљтен начарлыклар, золымнар, фђкыйрьлеклђрнећ сђбђбе - адђм баласыныћ њз-њзен, њз тирђ-юнен аћламавы гына икђн. Ул "аћлау" кирђк, "аћлау"  дип  башлады.  Гомђрнећ тормышныћ караћгы  ноктасында књзе ачылуы, иске заманнарда пђйгамбђрлђрдђ булган кеби бердђн булды. Бу "кђшеф" аћарга яћа куђт, кљч бирде   џђм дђ яћа бер вазифа йљклђде. Ул дђресен ташлады. Пђйгамбђр тљсле итеп, иптђшлђренђ "дљньяны ничек итђр љчен" тапкан яћа юлын аћлатырга тотынды. Кљнлђр буе ул кызып-кызып "аћлау"   кирђклеген   сљйли,   шућарга   янадан-яћа   дђлиллђр   эзли   иде. Аныћча, байныћ фђкыйрьне кљчлђве, хуќаныћ хезмђтчесенђ ќитђрлек акча тњлђмђве, рус полисыныћ (полициясенећ - Д.Г.) гљнаџсызларны кыйнавы, хђтта министрлар, падишаџларныћ халыкка зарарлы кануннар чыгаруларныћ џђммђсенећ  сђбђбе аћламаудан  гына,  шул  "аћлау"га ђџђмият  ' бирмђњдђн генђ иде.

Мин, мђрхњм Гомђрдђн алты-ќиде яшь зур булганга, џђм дђ мђдрђсђдђ вакытта ук ул шашкын дђверемне кичергђнгђ, аныћ ялкынлы "аћлату"ларына кабынып китђ алмый идем вђ шуны яшерђ дђ белми идем. Шућарга Гомђр, мескен, "син дђ аћламыйсыћ" дип, мине кызгана да, њпкђли дђ иде. Мђрхњм Хљсђен Ямаш11 Гомђр берлђ кардђш тђ булганга, та­бигате дђ бик кырт кисњне сљймђгђнгђ, Гомђрне бик ихлас берлђ тыћлый, аны "аћлый" иде. Шућарга Гомђр ул вакытларда аныћ берлђ аерылмаячак мђћгелек ахирђт иде.

Гомђр њзенећ пђйгамбђрлеген иптђшлђре арасында гына калдырмады. Мљгаллимнђргђ дђ њзенећ "кђшефен" сљйлђде. Аларны да сђхабђлеккђ чакырды. Кљн саен бу фикердђ кыза барып, школаныћ мљдиренђ дђ керде. Аћарга "кђшефен" аћлатканныћ соћында, аћардан бљтен вилаять мђктђплђренећ мљдире берлђ књрештереп, аныћ ашасыннан мђгариф назире берлђ, аннан соћ бљтен Назирлђр берлђ књрештерњне сорады вђ шуларга џђммђсенђ дђ "аћлатмакчы" булды.

Мђктђпнећ мљдире Пинегин12 исемендђ чукынган бер вотяк, татар мђсьђлђсен бик белњче миссионер иде џђм дђ бик хђйлђле кеше иде. Ул Гомђрнећ сњзлђрен тыћлап, анарга каршы сљйлђмђенчђ, вилаять мљдиренђ дђ сљйлђячђген, министрга да язачагын вђгъдђ иткђн иде. Гомђр шуларга ќаваплар кљтеп, Петербургка барып, "аћлату" кљннђрен, Лђйлђнећ Мђќнњнгђ кавышу кљнен кљткђн кеби кљтђ иде. Лђкин кљн њтђ бара иде, Гомђрнећ "кђшеф" тђ суына бара иде. Петербургта да "аћлау" џаман юк иде. Шулай итеп язга кадђр Гомђрне чакырып, яћа "кђшефне" сораучы да булмады. Ул шул фикере берлђ Каргалыга китте. Анда кымыз эчђ-эчђ, аныћ "аћлау"ы да онытылды. Аныћ шул мистиклык хасталыгыннан коты­луы да авыруы кеби бердђн булды. Ул тарихи материализмныћ дљньяга ка­рашы фђлсђфђсен кабул итте.

1905 елны ихтилялга ул инде Хљсђен Ямаш берлђ "татар социал-демократ фиркасе"н тудыручыларныћ берсе булып катышты. Шул фирка­нећ фикерен таратучы беренче вђ ахыргынчы социал-демократ гђзитђсе "Урал"ныћ13 нашире, язучысы булып эшлђде. Халыкка якын катлаудан чыккан, књпчелегемез шђкертлђр булган безлђр "халыкчылык" нигезендђ киттек.   Сыйнфый   тартышны   кабул   итмђенчђ,   эшлђремездђ   "мђркђзе сикълђт"не радикал миллђтчелеккђ кордык. Идеаложида булган бу фђрекъ безне берничђ елга бер-беремездђн аерып торды. Хђттђ Гомђр мђрхњм без­нећ халыкчылыгымызны "аћлап" бетмђњдђн килђ торган "шђкертчелек"тер нигезендђ калђм йљртеп, бер театр китабы да язды. Тукайныћ ши­гырьлђренђ каршы Хљсђен Ямаш берлђ бергђ авыр тђнкыйтьле мђкалђлђр дђ нђшер итте. Њзе дарелфљнњнгђ керер љчен хђзерлђнергђ тотынды. Лђкин шул елларда ђтисе Хђбибрахман абзый њлеп киткђнгђ, Гомђрнећ икътисади хђле авырлашты. Ул њзенећ дарелфљнњнгђ керњ љчен кирђкле имтиханна­рыннан ваз кичђргђ мђќбњр булды.

Гомђр Уфа земствосыныћ "Гайре русларны агарту шљгъбђсенђ" элек мо-гавин булып керде, ахырдан шул эшнећ мљдире булып китте. Уфа вилая-тендђ ул чакта ике миллионга якын тљрек-татар яшђгђнгђ, мондагы либе­раль земствоныћ гайре русларны агарту эше дђ бик кић куелган иде. Вила-ятьтђ йљздђн артык татарча китапханђлђр тљзелђ, берничђ йљз уку љйлђре (кыйрађтханђлђр) ачыла, берничђ дистђ халыкны агартучылар авылдан авылга йљреп, халыкны икътисади уяна торган фђннђрдђн дђреслђр укый­лар иде. Гомђр шунда њземезнећ халыкныћ њзлеген саклар љчен кирђкле бик књп эшлђргђ нигез салган иде. Ул њзенећ кул астындагы агартучылары аша халык ќырларын ќыйдырта, иске тарихи хикђялђрне туплата, хђтта халык ќырларыныћ музыкасын югалудан саклар љчен земство хисабына "Сары тау консерваториясенећ (музыка џђм ќыр мђктђбе)" профессоры, Уфа мирзасы Солтанов*14 и идарђсендђ зур бер гыйльми џђйђт тђ башкорт эченђ књндергђн иде.

Халыкка якын тору Гомђрне марксизмнан да бик тиз айнытты. Ул йљзгђ йљз миллђтче булып китте вђ безнећ ике гљруџ арасындагы аерма тђмамђн югалды. 1917 елгы Февраль ихтилялына Гомђр тђмамђн миллђтче булып керђдер. Инкыйлабныћ беренче кљннђрендђ њк ул "Уфа милли шурасыныћ" башы итеп сайланадыр. Мђскђњ џђм Казан корылтайларына ачык миллђтчелђрнећ ић мљџим шђхсыятьлђре булып катышадыр вђ Казан ко­рылтаенда "мохтариять џђйђтенђ" ђгъза булып сайланадыр. Аннан "Миллђт мђќлесенђ" ђгъза булып кереп, "тљрекче фракциясенећ" мљџим юлбашчы­ларыннан булып барадыр, миллђтчелђр дистђсеннђн** Уфа вилаятеннђн "Учредительный Собраниягђ" дђ њтђдер. "Миллђт мђќлесе" тарафыннан мђгариф џђйђтенђ ђгъза итеп интихаб ителђдер.

Гомђр элекке заманда социал-демократ булганга, аныћ миллђтчелеге та­тар большевикларына бик авыр тђэсир итђдер вђ Гомђргђ каршы аларны бик каты аякландырадыр. Мљхђррир Галимќан Ибраџимов идарђсендђге бу большевик группасы "Учредительный Собрание"гђ сайлау кљннђрендђ Гомђргђ тђџликђле кљннђр кичерергђ тугры китерђдер. Лђкин Гомђр ни њзе ышанганыннан мђнфђгать љчен, я куркыту берлђ генђ алыштыру вђ алы­шынуны џичбер кабул итмђгђнгђ, Гомђр миллђтчелек юлында тораташ кеби катып каладыр.

Моћарга яћа бер ућайсызлык та катышадыр. Гомђр Тђћреколыйныћ матди, мђгънђви химаясе астында борынланган, кеше књзенђ књренерлек хђлгђ килгђн Зђки Вљлиди, провокатор Шђриф Манатов берлђ, Мђскђњ ко­рылтаенда њзен мђркђзгђ сайламауларына њпкђлђп, башкорт мђсьђлђсен мђйданга атадыр. Башкортларны татарларга дошман итеп тђбия итђр љчен, милли берлекне генђ тњгел, хђттђ дини берлекне дђ ќимертер љчен, аерым башкорт мљфтичелек кеби бер нђрсђ дђ корырга маташадыр. Бу эштђ руслардан ярдђм алыр љчен казачий атаманы Дутов берлђ мљгаџидђ ясашып, бергђ хђрђкђт итђдер. Гомђр бу мђсьђлђдђ дђ милли берлекне саклау ниге­зендђ бик каты торадыр. Вђ бик ачы иттереп Зђки Вђлиди, Манатовлар берлђ ачыктан тартышып, аларныћ да ачуларын бик кабартадыр, бу ќњлђрлђрдђн дђ њтерелњ тђџдидле бик књп хатлар алса да, Гомђр фикерендђ нык торадыр. Уфа земствосында бергђ хезмђт иткђн рус иптђшлђре Брюха­нов15, Ильсон16 кеби большевикларныћ зур ђгъзалары, большевик хљкњмђтнећ мљџим шђхсыятьлђре Гомђргђ бик зур хљрмђт итеп, аны нинди фикердђ булса да химая итђчђклђрен, мђдђни юлда эшлђргђ имкян бирђчђклђрен вђгъдђ итсђлђр дђ, Гомђр "Ышанмаган эшнећ янында да бу­ласым килми", - дип, аларныћ димлђвенђ карамаенча, большевикларныћ мљселман комиссариятына да ђгъза булмый. Большевиклар берлђ џђр џанги бер эшне алып баруны да кабул итмђенчђ, Уфага большевиклар килђ баш­лагач та, "Милли идарђ" берлђ Себергђ мљџаќђрђт итђдер. Учредительный Собрание ђгъзаларыныћ Екатеринбург ќыелышларында Фуад берлђ бергђ безнећ милли идарђнећ "порт пароле"17 вазифасын њти. "Маяк"18 гђзитђсен коручылардан берсе була.

Солых могаџђдђлђре башлангач, "Миллђт мђќлесен" тљрекче фракция­сенећ Себердђге Мђбгуслары аны њзенећ вђкиле итеп, "солых џђйђте"нђ ђгъза итеп кушадыр. Ул шул юлда Япониягђ кадђр солых џђйђте ђгъзалары берлђ бергђ бара, бергђ хђрђкђт итђ, лђкин Аурупага чыгышта соћга кала­дыр. Аурупадагы солых џђйђтенећ эшлђренђ катыша алмыйдыр.

Гомђр Ерак Шђрекътђ Харбинда калып, Харбин милли идарђсенећ мђќлеслђрендђ бик књп лекциялђр укый, милли эшне алып барыша, рус­лар берлђ моназарђгђ чыга, "Миллђт Мђќлесе" вђ безнећ мљџаќђрђтнећ вазифалары хакында зур. гына бер рисалђ дђ литографиядђ бастырып тара­та.

1924 елда Гомђр Берлинга килеп чыгадыр. Ул монда да "Туран" ќђмгыятенђ катышып, мђгърузђлђр ясый. Тљрек берлеге фикеренећ тор­мышка ашуныћ мђгънђви юлларын тикшерђ. Лђкин инде атасыннан мирас итеп килгђн, русларныћ безнећ халыкны черетер љчен биргђн зђџђрле авы­руы бик кљчлђнеп киткђнгђ, Гомђр дђвамлы рђвештђ бер эшне дђ алып бара алмый. Бер-ике ел Берлинда, бер-ике ел Прагада, бер-ике ел Варшауда яшђп, ахырдан Тљркиядђ ќирлђшђдер. Анкарада урын алып, тђрќемђлђр берлђ мђшгуль булып гомерен кичерђдер.

Гомђр бљтен безнећ љлкђлђр мљџаќђрђтенећ беренче вђ соћгынчы вази-фамыз "тљрек берлеге"не хђяткђ аштыру дип ышанганга, аерым Кырым, аерым Идел-Урал, аерым Тљркестан, аерым Азђрбђйќан тђшкилђтлђрен яшђтњне кирђксез дип уйлыйдыр вђ шуларны берлек нигезендђ тљзњне алга сљрђдер. Лђкин мђгълњм авыруы бу фикернећ тарафдары булып, дђвамлы сурђттђ бер фикри мљќадђлђ алып барырга аћарга имкян бирмидер. Ул шул эшкђ ќирлек булсын дип, "тљрек берлеге" хакында русча бер китап яза вђ аны соћыннан лђџчђгђ, тљрекчђгђ тђрќемђ иттерергђ уйлый. Лђкин ђсђрне тђмамлап чыга алмый. Тагы шул авыруы ук манигъ буладыр.

Соћгы елларда Гомђр џичбер тђшкилђт берлђ баглануын сакламаенча, њз хђлендђ Анкарада яши, мљнзђви хђят кичерђ иде. Лђкин аныћ ђлсерђгђн вљќњде њзен тђхђммел итђ алмыйдыр. 1938 елныћ язында аныћ ашказаны бозылып, ул хастаханђгђ тљшђ. Анкараныћ хљкњмђт хастаханђсендђ бер-ике ай каты режимда яткан чагында икенче бер хасталык пђйда була, аныћ тљнен тимрђњ каплый. Шућардан дђваланыр љчен докторлар аны Бурсаныћ књкертле    суларында    коенырга    озаталар.    Ул    Бурсада    бер-ике    атна дђваланганнан соћ, бу књкертле суларныћ аныћ љшђнгђн вљќњденђ зарарлы чыгуы мђгълњм була. Гомђрдђ онытылу башлана. Аны Истамбул хаста-налђренђ књндерђлђр. Аннан ул ничектер Бакыркљендђге гакыл хасталыгы хастаханђсенђ элђгђдер. Дустлары аныћ эзен югалтканга, кайдалыгы да мђќџњл каладыр. 29 август (1938) шул хастаханђдђ вафат итђдер вђ Ба-кыркљендђ књмелђдер.

Без, Гомђр Тђћреколый берлђ бергђ, безнећ 1905 елгы уяну дђверемезнећ безгђ биргђн ташкын миллђтчесене, халыкка ќанын фида итњче идеалист­ны, тљрек берлегеннђн башка таркау тљрек кабилђлђре љчен милли барлык юктыр дигђн бер тљрекчесене, Идел-Уралныћ кић тљреклек юлында тарты­шучы бер милли гаскђрине, руслыкныћ безгђ биргђн зђџђрле хасталыклар­ныћ зур бер корбанын арамыздан югалтамыз. Тљркиянећ мђќџњл бер кабе­ренђ, уяну дђверемезнећ бик танылган, мђгълњм характерлы бер шђхесене књмђмез.

Урыны ќђннђттђ булсын!

Гаяз

 

Искђрмђлђр

1. Кара: A.Tahir Ayaz Ishaki'nin Milli Yol ve Milli Bayrak'taki Yazilarinin Konulan // Muhammad Ayaz Ishaki hayati ve faaliyeti. 100. doğum yili dolayisiyla. Ankara, 1979. 112, 120 s.

2. Газый паша - ?

3. Фуад бђк - Фуад Туктаров (1880-1938) - ќђмђгать џђм сђясђт эшлеклесе, публицист, юрист. Аныћ вафаты турында: "Яна милли юл", 1939 ел, № 129-131, февраль-март.

4. Баттал бђк - Габделбари Баттал-Таймас (1883-1963) - тарихчы, тел-ђдђбият белгече.

5. "Учительский школа" - Казанская татарская учительская школа (КТУШ)

6. Исмђгыйль бђк - Исмђгыйль Мостафа улы Гаспралы (1851-1914) - педагог, ќђмђгать џђм сђясђт эшлеклесе, публицист, нашир.

7. Риза казый - Ризаэтдин бине Фђхретдин (1859-1936) - галим, тарихчы, дин эшлеклесе, мљфти.

9. атасы - Терегулов Хђбибрахман Сираќетдин улы.

анасы - Зљлхибђ Еникеева.

10. "школа" - кара 4.

11. П.Ямашев Хљсђен Минџаќетдин улы (1882-1912) - революцион хђрђкђтлђр эшлеклесе, публицист.

12. Пинегин Михаил Николаевич (1865-1935) - педагог, тарихчы, этнограф, 1900-1907 ел­ларда КТУШ мљдире.

13. "Урал" газетасы 4.01.1907 башлап 27.04.1907 кадђр, Оренбург шђџђрендђ чыга. Мљхђррире - Хђдичђ Ямашева, нђширлђре - Тимершаџ Соловьев џђм Гомђр Терегулов.

14. бђлки Солтанов Мансур Ислам (Шђйхелислам) улы (1875-1918) - флейтачы џђм педагог.

15. бђлки Брюханов Николай Павлович (1878-1942) - революция хђрђкђтендђ катнашучы.

16. Ильсон - ?

17. "порт пароле" - ?

18. "Маяк" - 7.12.1918 башлап, 1919 елныћ урталарына хђтле Кызылъяр (Петропавловск) шђџђрендђ чыга.

 

Резюме

Данная публикация о Гумере Терегулове (1883-1938) представляет читателям ста­тью-некролог, написанную Гаязом Исхаки ("Яћа милли юл", № 131, 132, март-апрель 1939) и посвященную его покойному другу. Публикуемая впервые на родине героя и автора статья содержит малоизвестные факты из жизни Гумера Терегуло-ва. Но что, наверное, более важно, она доносит до нас наблюдения личного плана и подчас открывает такие стороны характера Гумера Терегулова, которые невозможно узнать из других источников. В ней есть то дружеское участие, та теплота и неж­ность, которые не встретишь в сухих официальных документах.