1998 1/2

Исә Болгар җилләре

Куз алдымда җәйрәп ята

Иске Болгар җирләре...

Быел щен мулдан булыр -

Исә Болгар җилләре.

 

Трактгрлар сөреп, йври

Иске Болгар кырларын.

Баш очында япь-яшь Тургай

Сайрый Болгар җырларын.

 

Пароходлар килеп туктый

Иске Болгар ярына.

Яшь бер егет Йосьир гыйшкын

Сөйли сөйгән ярына.

 

Ялгыз бер ат утлап йөри

Иске Болгар чирәмен.

Инде күптән салган малкай

Иңнәреннән иярен.

 

Яшелләнеп җәйрәп ята

Иске Болгар җирләре.

Быел. илдә икмәк уңар –

Исә Болгар лсилләре...