1998 1/2

Г.Тукумбетов: «...Безнең йөзебездә сез иң фидакарь ил хезмәткәрләрен табарсыз...»

1917 елның февраль азакларына Петроградта иң югары ноктасына җиткән эш­челәр хәрәкәте, солдатлар чыгышлары басымы астында хакимият патша Николай II кулыннан 4 нче Дәүләт думасының ва­кытлы комитетына күчә. Илне идарә итү өчен вакытлы комитет тарафыннан төзелгән һәм Дума утырышында раслан­ган Вакытлы хөкүмәт һәм аның игълан ителгән программасы бөтен ил күләмендә яклау табалар. Гасырлар буенча милли изелү газапларын кичергән рус булмаган халыклар күңеленә программаның сосло­вие буенча, дини, милли чикләүләрнең бетерелүе турындагы маддәсе бигрәк тә хуш килә. 20 мартта Вакытлы хөкүмәт та­рафыннан бу мәсьәлә буенча аерым ка­бул ителгән карар нигезендә Русия импе­риясенең рус булмаган халыкларына та­рихта беренче буларак җитештерү, сәүдә, сәясәт, мәгариф, мәдәният, хәрби хезмәт өлкәләрендә руслар белән тигез хокуклар бирелә.

Рус булмаган халыкларның социальикътисади, мәдәни үсеш юлларын бил­геләү, аларның сәяси аңнарын үстерү, дәүләтчелек мәсьәләләрен хәл итү өчен милли оешмалар барлыкка килә башлый. Төрки халыклар арасында оештыру эшләрен башлап җибәрүдә Дәүләт дума­сының мөселман фракциясе активлык күрсәтә. 15-17 мартта Петроградта фрак­ция тарафыннан уздырылган киңәшмәдә Ә.Цаликов (рәис), С.Алкин, З.Вәлиди, Ш.Мөхәммәдьяров, М.Бигиев һ.б. катна­шында Русия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы төзелеп, аңа Бөтенрусия мөселманнары съездын чакыру, үзенең эше  белән  халыкны  таныштырып  тору өчен рус телендә "Известия Временного центрального бюро мусульман" исемле газета чыгару бурычы йөкләнә.

Милли оештыру эшләре татарлар күпләп яши торган урыннарда да киң ко­лачлап бара башлый. 7 мартта Казанда Зур театр бинасында (хәзерге В.И.Качалов исемендәге театр бинасы) уздырылган шәһәр татарлары җыелы­шында Фуад Туктаров җитәкчелегендә Мөселман комитеты төзелә. Апрельнең беренче көннәрендә исә Мулланур Вахи-тов җитәкчелегендә Мөселман социали­стлар комитеты эшли башлый. Оештыру эшләрендә Казан гарнизонындагы татар солдатлары һәм офицерлары да катна­шалар. 16 мартта прапорщик Ильяс Алкин җитәкчелегендә Казан мөселман хәрби комитеты төзелә. Аның төп максаты гар­низон рамкалары белән генә чикләнми. Бөтенрусия мөселман хәрби оешмасы төзелгәнче ул үз өстенә тылдагы гарни­зоннарда, фронтлардагы армияләрдә хезмәт итүче мөселман солдатларын ае­рым роталарга күчерү, алардан милли полклар, дивизияләр оештыруга ирешүне ала.

Милли полклар төзү - рус булмаган солдатларның, бигрәк тә мөселман сол­датларының күптәнге хыялы. Русия ар­миясендәге чынбарлык, милли изелү, тел аерымлыгы, милли чикләүләр, туклануда һәм көнкүрештә үзенчәлекле милли, дини ихтыяҗларны тормышка ашыра алмау һ.б.лар мөселман хәрбиләрен бик кыер­сытып килделәр. Сугыш кырларында да, тыныч шартларда да хәрби хезмәтнең бөтен авырлыгын башкалар белән тигез күтәрсәләр дә,  аларга  икенче  сорт кешеләр итеп карау дәвам итте. Русиядә монархия бетерелеп, хөррият урнашты­рылгач, мөселман гаскәриләренә карата булган гаделсезлекне бетерү мөмкинлеге ачылды. Милли полклар төзү мәсьәләсен кую - шул мөмкинлектән файдаланып калу омтылышы иде.

Казан мөселман хәрби комитеты мил­ли гаскәр төзүнең өч максатын күрә:

1) ирекле Ватанга оешкан бер көч бу­ларак хезмәт итү;

2) милләтнең үсешен күздә тотып, солдатларга милли аң бирү, аларны укы­ту, мәдәни яктан тәрбияләү, милләтнең алдынгы вәкилләре итеп җитештерү;

3) дини ихтыяҗларны үтәү мөмкинлеге алу.

Милли гаскәр төзү идеясе 1917 елның апрель азагында Мәскәүдә булып узган Бөтенрусия мөселман гаскәриләре киңәшмәсендә үзәктә була. Бу идеяне тормышка ашыру максаты белән киңәшмәгә җыелган гаскәриләр Вакытлы Бөтенрусия мөселман хәрби советын төзиләр. 1 майда Мәскәүдә ачылган 1 нче Бөтенрусия мөселманнары съездында милли гаскәр төзү мәсьәләсе аерым ка­ралып, съезд бу фикерне хуплап карар чыгара. Делегатлар милли полкларның милли мәсьәләне, бигрәк тә милли дәүләтчелек мәсьәләләрен хәл иткәндә таяныч булу ихтималын аңлыйлар.

Озакламый беренче уңышлар күренә дә башлый: Казан хәрби округындагы та­тарлар күп яши торган төбәкләрдәге кай­бер гарнизоннарда татар солдатлары ае­рым маршевый роталарга җыелып хәрби эшкә өйрәтеләләр һәм сугыш кырына оза-тыла башлыйлар. Әмма, фронтта милли полклар булмаганлыктан, аларны төрле полк-дивизияләргә тараталар.

Милли полклар оештырырга рөхсәт алу өчен Вакытлы Бөтенрусия мөселман хәрби советы Вакытлы хөкүмәткә, Хәрби министрлыкка мөрәҗәгать итеп караса да, тиздән булачак Дәүләт киңәшмәсендә бу мәсьәлә каралачак, шуңа кадәр көтегез, дип җавап алалар. Яшәвенең беренче көннәрендә милли мәсьәлә буенча зур вәгъдәләр биргән Вакытлы хөкүмәт алар­ны тормышка ашырырга ашыкмый.

1917 елның 17-21 июлендә мөселман гаскәриләренең Казанда булган 1 нче Бөтенрусия съездында да милли гаскәр төзү мәсьәләсе үзәктә була. Сугыш беткәч, даими гаскәр дә бетерелергә ти­еш; даими гаскәр калган очракта, ул мил­ли принципта төзелергә тиеш; аерым мөселман гаскәрләрен төзүгә хәзердән үк керешергә; әгәр дә моңа Вакытлы хөкүмәт каршы килсә, аның рөхсәтеннән башка эшләргә һ.б. - съездның милли гаскәр ту­рындагы карарында шундый маддәләр бар. Әмма карар чыгару белән аны тор­мышка ашыру арасында аерма бик зур икәнлеген съезд сайлаган Бөтенрусия мөселман хәрби шурасы бик тиз төшенә: мөселман гаскәрен төзергә һаман рәсми рөхсәт бирелми, рөхсәт булмый торып бернинди оештыру эшләрен дә эшләп булмый, Дәүләт киңәшмәсендә каралып уңай хәл ителер, дигән өмет хәрби шура әгъзаларын ташламый.

Вакытлы хөкүмәт тарафыннан чакы­рылган Дәүләт киңәшмәсе 12-15 августта Мәскәүдә уздырыла. Бу киңәшмәгә коопе­рация оешмаларыннан, сәүдә-промышленность даирәләреннән, банк­лардан, профсоюзлардан, шәһәр думала­рыннан, земстволардан, армиядән, флот­тан, крестьян, эшче һәм солдат депутат­лары советларының Үзәк башкарма коми­тетларыннан, фәнни учреждениеләрдән, милли оешмалардан 2500 гә якын делегат катнаша. Киңәшмә утырышларына җитәкчелек иткән Вакытлы хөкүмәт баш­лыгы А.Ф.Керенский үзенең кереш сүзендә җыелуның максаты Русия халкы­на дәүләтнең хәлен аңлату һәм шул хәл турында Русия халкы оешкан группала­рының фикерен белү, дип күрсәтә, тавыш­ка кую, резолюцияләр кабул итү кебек эшләрнең булмаячагы турында әйтә.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар нигездә ике капма-каршы фикерне куәтлиләр: бе­ренчеләре Февраль революциясеннән соң барлыкка килгән демократик оешмаларны таратып, илдә диктатура режимы урнаш­тыруны таләп итсәләр, икенчеләре исә демократик оешмаларны бетерү урынына аларны ныгытуның, Русиянең демократик юнәлештә үсүен тәэмин итүнең кирәклеген сөйлиләр. Эшче һәм солдат депутатлары советларының Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты рәисе Н.С.Чхеидзе демократик оешмалар исе­меннән Бөтенрусия демократиясенең сәяси платформасы турында декларация игълан итә.

Киңәшмәдә мөселман демократик оешмалары булган Бөтенрусия мөселман советы, Бөтенрусия мөселман хәрби шу­расы, Баку мөселманнары иҗтимагый оешмалары комитеты, Төньяк Кавказ һәм Дагстан тау халыкларының берләш­терелгән үзәк комитеты, Төркестан крае советы, Кырым өлкә комитеты, кыргыз (казакъ)   һәм   башкорт   өлкә   советлары вәкилләре булган 30 лап мөселман кат­наша. Барлык мөселман делегатлар исе­меннән чыгыш ясаган күренекле Азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе, 1 нче Дәүләт думасы депутаты Алимәрдән Туп-чыбашев Русия мөселманнарының хәлләре һәм теләкләре турында сөйли. Аның чыгышын Н.С.Чхеидзе игълан иткән Бөтенрусия демократиясенең тәңгәл килүләрен, аваздашлыгын сиземләргә бу­ла. Шулай итеп, мөселман делегатлары Русиянең демократик юлны сайлавын теләүләрен белдерәләр.

Хәрби мәсьәлә Дәүләт киңәшмәсендә каралмаганлыктан, Бөтенрусия мөселман хәрби шурасын Вакытлы хөкүмәттән та­ныту, милли полклар төзәргә рөхсәт алу кебек эшләр эшләнми тора.

Август азагында Корнилов фетнәсе чыгып, аны бастыруда актив, эшлекле һәм нәтиҗәле катнашкан эчен Бөтенрусия мөселман хәрби шурасы Вакытлы хөкүмәт тарафыннан таныла. Аңа тиздән булачак Бөтенрусия демократик киңәшмәсендә катнашу хокукы бирелә.

Бөтенрусия демократик киңәшмәсе 14-22 сентябрьдә Петроградта Александрий­ский театр бинасында уза. Киңәшмәдә Русиядәге барлык сыйныфлар, социаль катлау вәкилләре буларак сәяси парти­яләрдән, советлардан, профсоюзлардан, армия һәм флот оешмаларыннан, коопе­рацияләрдән, милли оешмалардан 1582 кеше катнашты. Киңәшмә барган көннәрдә хәрби шура вәкилләре Вакытлы хөкүмәт һәм Хәрби министрлыкта булып, тылда өч полкны, фронтта өч дивизияне мөселманлаштырырга рөхсәт алуга, күп урыннарда оештырылган мөселман хәрби комитетларын танытуга ирешәләр. (Әмма бу эшләрнең бер өлеше бары тик Вакыт­лы хөкүмәт бәреп төшерелгәч кенә тор­мышка ашырыла башлый).

Бөтенрусия мөселман хәрби шурасы исеменнән аның рәисе урынбасары Гос­ман Тукумбетовның чыгышы тыңлау­чыларда зур кызыксыну уята. Вакыты бу­енча алдан билегләнгән регламентны шактый узып китсә дә, аны бирелеп тыңлыйлар.

Бөтенрусия демократиясе каршысын-дагы беренче һәм соңгы булган бу чыгыш­та куелган мәсьәләләр тыңлаучылар та­рафыннан хупланса да, Вакытлы хөкүмәтнең мөселман гаскәрләре оешты­ру, төзелгән мөселман хәрби комитетла­рының хәлен яхшырту өлкәсендәге эше буш вәгъдәләр белән генә чикләнде.

Госман (Усман) Тукумбетовның био­графиясе өйрәнелмәгән әле. Хәзерге ва­кытта аның Уфа морзасы, студент-юрист, Адмиралтейство прапорщигы булганлыгы, 20 нче еллар башында Мәскәүдәге Төркия миссиясендә эшләве, шул вакытта Герма­ния һәм Төркия файдасына разведка эшләре алып баруда шик тудырганы өчен 1923 елда чит илгә куылып, шуннан соң Төркиядә, Германиядә күпмедер вакыт яшәгәнлеге билгеле (кара: Гайнетдинов Р.Б. Тюрко-татарская политическая эмиг­рация (начало XX века - 30-е годы). Исто­рический очерк. - Наб.Челны, 1997. - с.55).

Г.Тукумбетовның чыгышы үз вакытын­да күп кенә вакытлы матбугат органнары битләрендә кыскартылган вариантта ба­сыла (кара: Известия армейского испол­нительного комитета 5-й армии. - 1917. -19 сентября. - № 105; Безнең тавыш. -1917. - 21 сентябрь. - № 29; Игенче. -1917. - 25 сентябрь, № 6; Корылтай. -1917. - 25 сентябрь. - № 18 Һ.6.). Әстерханда чыккан "Солдат ялкыны" газе­тасының өч санында басылган текст Г.Тукумбетовның рус телендәге чыгышы­ның хәзергә билгеле булган иң тулы та­тарчага тәрҗемәсе булып тора. Укучылар­га шул вариант тәкъдим ителә.

 

И. Гыйззәтуллин,

тарих фәннәре кандидаты

 

***

Бөтенрусия мөселман хәрби шурасы рәисе урын­басары Госман Тукумбетовның Бөтенрусия демо­кратик киңәшмәсендәге чыгышы.

17 сентябрь, 1917 ел.*

Иптәшләр!

Менә бу демократлар киңәш мәҗлесендә рус гаскәренә бик каты бәйләнгән мөселман гаскәрләренең нәмаиндәләре (вәкилләре) - без бөтен Русия демократиясе каршысында йөрәкләребезнең иң тирәнендә кайнаган тойгыларыбызны вә бөтен Русия гражданнарының ниндәй мәразга1 дучар булдыкларын вә бу юлдан котылырга ниндәй чара вә тәдбир2 кыдынырга тиешлекне сөйләп, сезнең хөкемгә куярга телимез. Мәгълүм ки, без үткән Мәскәү киңәш мәҗлесендә бөтен Русия демократиясе белән янәшә үземезнең карашымызны вә фикеремезне әйтеп, иптәшемез Чхеидзе тара­фыннан игълан ителгән гомум Русия демократиясенең сәяси платформасы­на кушылган идек.

Иптәшләр!

Филхәкыйкать3 вакыт бик хәвефле вә бик куркынычлы. Тышкы дош­маныбыз революциямезгә түгел, бәлки мәмләкәтемезнең барлыгына вә яшәвенә зарар итәргә тора. Мәмләкәт эчендә дә икътисади вә тиҗари4 хәятләремезде бик каты бәхран5 бара. Менә бонларны күз алдында тотсак, мәмләкәтнең бөтен тере көчләрен бер мәркәзгә җыеп вә бөтен көчләрен ин-кыйлабымызны6 вә хөрриятемезне саклау юлында сарыф итү тиешлек ап­ачык күренеп тора. Хәтта бу безнең кичектерми торган бердәнбер бурычы-мыз. Без, бу көнгә чаклы инородец дип аталып килгән мөселманнар, һәрдәм илне, газиз хөрриятемезне саклау юлында сакчы булып килдек. Белмим, ни өчендер, бу көнгә тикле бүтәннәр әллә белмәделәр, әллә бе­лергә дә теләмәделәр. Менә хәзер дә бөтен Русия демократиясенең вәкилләре булган сез, гражданнар, белегез вә ышаныгыз ки, безнең йөзебездә сез иң фидакарь ил хезмәткәрләрен табарсыз. Вә без, мөселманнар йөзендә сез иң кирәкле вә бу көнгә чаклы көрәшеп килгән, идеалларыңызны терелтүдә армый-талмый чабышучы ил балаларын табар­сыз. Үткәндәге мөтәгассыйб7 хөкүмәт заманасында, аның иткән золымна­рыннан без бүтәннәрдән ким михнәт вә газаплар күрмәдек. Үткән эш үтте инде. Ул хакта безгә кайгыртырга түгел.

Иптәшләр!

Вакыт бик мөһим вә бик мәсьүлиятле8. Вакыттан да бигрәк инкыйлабчы демократиянең өстенә йөкләнелгән вазыйфа мөһим вә мәсьүлиятле.

Илне фәкать берләшкән инкыйлабчы демократия генә начар хәленнән коткара беләчәк.

Монда хәл кылыначак мәсьәләләрнең иң беренчесе - хакимият мәсьәләсе. Монда хакимият хакында бик күп сөйләделәр. Мин бу урында аларны тәкърирләп торуны буш саныйм. Фәкать мин шуны әйтергә җөрьәт кыламки, хакимият мәмләкәтнең бөтен тере көчләреннән мөрәккәб9 булыр­га тиеш. Илне коткару фәкать Русиянең берләшүе белән генә булачак. Менә шунлыктан отыры хакимият бездә мөштәрәкән10 нигезгә корылган булырга тиеш. Шул чакны шуны да әйтергә тиешлемен. Бездә үткәндә бик күп төрле коалицияләр булып узды. Ә безнең төзәячәк хакимиятемез эченә Корнилов гыйсъянында11 иштирәк иткән элементлар керергә тиеш түгелләр.

Безнең бөтен көчебез илне вә ихтиляльне12 саклау вә ныгыту юлында бер мәркәзгә җыелырга тиешле. Чөнки ил белән ватан - алар бер-берсенә бик нык багланганнар. Безнең дәүләтемез эчендә ихтиляль дошманнары бар икән, алар ук илнең дә дошманнары булып танылрыга тиешле. Мен шуның өчен дә илне саклаган чакны хөкүмәт башында ихтиляль дошманнары то­рырга тиеш түгелләр.

Мин инде хәзерендә икенче мөһим мәсьәләгә күчәм. Ул мәсьәлә дә шул: гаскәремезнең элекке көчен кайтару юлында ниндәен чаралар вә тәдбирләр кулланырга тиешле? Бу мәсьәләне хәл кылу безнең хәятемез белән генә багланмаган. Бәлки безнең хәятемез белән баглану өстендә хөр Русиянең дә хәяте аңа баглана. Хәтта бу мәсьәлә безнең хөкүмәтемезнең киләчәктә яшәп-яшәмәвен хәл кыла. Мәгълүм ки, бу көнгә чаклы Мувәкъкать13 хөкүмәт тарафыннан булсын, вә ихтиляльче демократия оешмалары тара­фыннан булсын, гаскәремезнең көчле вә дошман белән сугышырлык бер дәрәҗәгә җиткерелүе юлында чара ителеп багылган иде. Ләкин ул кулла­нылган чара вә тәдбирләр тиешле вә без теләгән нәтиҗәләрне бирә алма­дылар. Моңар сез үзегез дә һәркөн диярлек ышанып торасыз. Без, дөрес, бу урында Мувәкъкать хөкүмәт тарафыннан кулланылган бу чара вә тәдбирләрне файдасыз, әсассыз дип әйтә алмыйбыз. Фәкать шуны әйтә алам: ул чараларның җитешмәгән урыннары да бар иде. Шуның белән бергә үк бу юлда хәрби ихтиляльче оешмаларның вә хәрәкәт урдасында тәгаен ителгән комиссарларның бик мөһим роль уйный белмәделәр дип әйтә алмыйм. Хәрби ихтиляльче оешмалар вә комиссарлар бу юлда бик күп эшләделәр вә бик мөһим урын ишгаль иттеләр. Ләкин шунысы да бар: гаскәрнең сугышка сәлахиятен14 хөкүмәт агентларының вә комиссарлары­ның матур, тәмле сүзләре белән арттырып булмаган, тик тәҗавез15 итмәгән, үзенең башлыкларына буйсынмаган солдатлар арасына әллә ниндәен карательный фиркаләр җибәрү васитасы илә16 дә мөмкин түгел. Бер юл бар, үзе җиңел генә. Шул юлны без сезгә тәкъдим кылырга уйлый-мыз.

Мәгълүм ки, рус гаскәре милләт Хадимнәре булган рус милләтеннән генә мөрәккәб түгел. Рус гаскәре гакесенчә17 төрле-төрле милләт вә җенес кешеләреннән мөрәккәбтер. Без уйлыймыз ки, бу юлда эшләнелгән тәдбирләрнең җитешмәгән җире вә гаскәремезне таркау бер хәлгә китергән көч тә солдатларның үз башлыкларына ышанычсыз бер күз белән караула­рында гына. Ничек вә ниндәен юл белән без солдатлар вә офицерлар ара­сына бер-берсенә ышанып яшәү дигән принципны урнаштырыйк соң? Менә бу мәсьәләгә тугры бер җавап кирәк. Мин бая да әйттем, хәзерендә дә әйтәм: бу күңелсез хәлдән чыгарга бер юл бар. Ул юл комиссарларның тәмле сүзләре белән дә, солдатларга каты җәза бирү белән дә түгел. Бәлки гаскәремезне гаскәр итү өчен, аның көчле вә ныгудлы булуы өчен гаскәрне миллиләштерү кирәк. Менә шул гына аны шул кыен хәлдән коткарачак.

Мин монда әүвәл генә һәр милләтнең аерым үз гаскәри командирлары булсын дигән идем. Чөнки шул милләтнең вә шул милләт гаскәренең ру­хында тәрбия ителгән, аларның милли, дини тойгылары берлә тәрбия ителгән командирлар гына гаскәрнең ышанычын, мәхәббәтен үзенә җәлеп итә аладыр. Вә шул командирлары үз араларыннан булган, бер-берсенә ышанычлы  гаскәр  генә  ватанны  алга  килгән  уңайсызлыклардан,   төрле бәлаләрдән саклый аладыр. Тик шундый нигезгә корылган гаскәри фир­каләр генә Русияне хәзерге хәрабә хәленнән чыгара аладыр. Шунлыктан да безнең мөселман гаскәри фиркаләре төзү фикеребез бәйрәмнәрдә генә уй­ланган бер фикер булмыйча, бәлки югарыдагы әсасләргә бинаэ кылынган вә хөкүмәт өчен, бигрәк тә хөкүмәтнең хәзерге хәле өчен лязим18 булган бер нәрсә дип табылган бер фикер, идеябез иде. Сүз арасында сезгә шуны да әйтеп узарга кирәк: хәзерге көндә безнең мөселман солдатлары милли­оннан артыграк хисап ителәдер. Әгәр дә менә шул миллион санлы мөселман гаскәрләре безнең теләгебезчә миллиләштерелеп, үзләренең ара­сындагы ышанычлылары, үзләре ышана торганнары командир ителеп, ае­рым бер фирка ителсәләр, нинди көч, таянырлык, ышанычлы көч ясаячак­ларын уйладыңызмы? Шуның өчен дә без вә безнең кебек үк башка милләтләр күптәннән бирле шул теләкләребезне сезгә аңлата киләбез. Ләкин хәзергә кадәр безнең ул теләкләребез аңлашылмыйча, төрле сәбәпләр күрсәтелеп игътибарга алынмады гына түгел, бөтенләй киресенчә тәдбирләр ителде. Хәрби комитетларыбыз таратылды, хәрби съездларыбыз­га рөхсәт ителмәде. Тик хәзер генә яңа хәрби министрыбыз Верховский та­рафыннан гына шул фикеребезгә беркадәр илтифат күрәбез. Тик аның кат­нашы берлә генә милли гаскәри фиркаләр төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

Менә тик шунда гына гаскәрләргә әүвәлге рухын, әүвәлге котын кайта­ру [мөмкин булыр], менә шунда гына гаскәрләребезнең берлеге ватанны саклый алыр.

Гражданнар!

Безнең тугрылыгыбызда, безнең ватанга мәхәббәтебездә һич шик булыр­га мөмкин дә түгел. Без шул тугрылык вә мәхәббәтебезне эштә дә башка­лардан ким түгел, бәлки артыграк күрсәттек. Менә безнең шул тугрылы­гыбыз, шул мәхәббәтебез демократия вә демократиянең нигезенә салынган хөкүмәттән дә шул ук нисбәттә үзебезгә ышаныч вә мәхәббәт булуын ля­зим итәдер.

Җитәр хәзергә кадәр булган ышанычсызлык та!

Җитәр хәзергә кадәр булган һәр эшебездән шикләнүегез дә! (Алкыш).

Хәзерге вакытның беренче Вазыйфасы күпчелек тәшкил иткән демокра­тиянең ышанычын җәлеп итәрлек вә шуның теләкләрен җиренә җиткерерлек бер куәт тәәсис итү19, ләкин ул яңа тәәсис ителгән куәт, мон­нан әүвәлдәгесе кебек, беренче күк гөлдерәүдә үк тар-мар килерлек рәвештә зәгыйфь хәлендә күктә асылынып тора торган булырга ярамый.

Монда әйтелгәнчә, министрлар үзләренең кәефләре өчен теләсә кайва­кытта истигъфа20 итәргә тиешле түгелләр. Бу яңа куәт кирәк вакытында демократия оешмаларыннан ярдәм сорый вә ала алсын.

Шунлыктан да бу демократия совещаниесендә үк яңа тәәсис ителәчәк куәт хаҗәт күргән вакытында сыенырлык бер оешма ясарга тиешле. Икен­че төрле әйткәндә, без ул куәтне контрольсез һичкемгә тапшыра да алмый­быз. Шуның өчен дә ул яңа тәәсис ителәчәк куәт әнә шул тәәсис ителүе ти­ешле күрелгән оешма каршында мәсьүл дә булсын.

Шуңа күрә дә без тәкъдим итәбез:

Бу демократия совещаниесе үзеннән соң бер оешма калдырса иде ки, ул яңа тәәсис ителәчәк куәткә кирәк вакытында ярдәм дә итә вә аның эшләгән эшләрен тикшерер дә иде.

Гражданнар!

Бөтен җиребез төрле сыйныфларның үзара тартышлары астында кал­ганлыгы, аннан туган вә туачак куркынычны сез үзеңез дә күрәсез. Мон­нан аз гына алда Мәскәүдә булып узган хөкүмәт җыелышында ук сез якын арада фронтыбызның өзелү ихтималы барлыгы турысында сөйләгәннәрне дә ишеткән идеңез. Әнә шул сөйләнеп узган сүзләр пәйгамбәр сүзләре кебек үк дөрескә чыкканын, аннан соң Рига берлә Якобштадт (хәзерге Екаб-пилс - И.Г.) тирәләрендә бәхетсезлекләргә очравыбызны да исеңездән чы­гармагыз. Ихтимал, шулар өстенә тагын Русиянең вә хөкүмәтебезнең тар­кау тамырларына кан биреп тора торган йөрәге булган Петроградка да шундый ук куркыныч туар, аны да исеңездән чыгармагыз.

Сезгә бит баш министр Керенский да хәзерге вакытның куркынычлы, дәһшәтле икәнен ап-ачык күрсәтте. Инде шулай булгач, без барыбыз да бер булып, һич вакыт уздырмыйча, ничек булса да ватаныбызны шул хәленнән коткару өчен чара итү юлына керешергә бурычлыбыз. Аз гына вакытның узуы да - бик зур һәлакәт.

Менә шул вакытта һәммәбезнең көчләребез бергә кушылып, ватанны коткару юлына сарыф ителергә тиеш булган вакытта, вә шуңарга беренче сәбәп булырлык, гаскәри командирларның солдатлар алдында ышаныч ка­занып килгән вакытларында бөтен гаскәрләребезнең вә Русиянең зур өметләр күрсәткән инкыйлабының аркасында Корнилов фетнәсенең хәнҗәре кадалды.

Гражданнар!

Без мондый фетнәләрнең бетерелүен вә фетнәчеләрнең моннан соң бер дә кузгала алмаслык рәвештә аяусыз җәзалануларын, тамырлары корыты­луын телибез, таинкә моннан соң һичбер вакытта яшь Русиягә мондый куркынычлар туа алмасын.

Без моны мөселман демократик гаскәрләре исеменнән телибез. (Алкыш).

Шуның өстенә мин түбәндәге нәрсәләрне дә әйтмичә уза алмыйм:

Без никадәр генә берләшсәк, никадәр генә хәлләнсәк тә, сугышны шу­лай очсыз-кырыйсыз дәвам иттерсәк, киләчәктә хөкүмәтебезнең матди як­тан бөлгенгә чыгуы бигүк ерак, ихтимал, түгел. Шунлыктан да без, Русия­нең гражданнары, мондый авырлыкны һич очы-кырые булмаган бер ва­кытка кадәр йөкли алмаганлыгыбыздан барыбыз бергәләшеп йәт-йөт со­лыхка таба атларга тиешлебез. Менә моның өчен инде үткән мартта ук Ру­сиянең демократиясе күрсәткән сәясәт кенә беренче юл булырга мөмкин. Мин бу турыда күбрәк нәрсәләр сөйләргә теләсәм дә, вакыт кыска булган­лыктан, шуларны гына әйтеп вә инкыйлаб вакытыннан бирле Вакытлы хөкүмәтнең кылган зур-зур ялгышлыкларын гына күрсәтеп узарга мәҗбүр буламын.

Кыска гына итеп әйткәндә, яңа Вакытлы хөкүмәтебезнең чит милләтләргә, чит халыкка карашы нигезе җимереп ташланган иске Нико­лай хөкүмәтенең карашыннан бер дә аермасыз иде. (Алкыш).

Вакытлы хөкүмәт милли мәсьәләләргә шулай караганы кебек, ул безне, мөселманнарны, ватаныбызны сөюдә шикле күрә вә аерым килешү ясауны теләүчеләр рәтенә куядыр иде.

Менә Вакытлы хөкүмәтнең шул карашларын вә шуңарга баглы тәдбирләрен иң зур, иң беренче ялгышларыннан саныймын.

 

* Солдат ялкыны. -1917. -13 окт.; 10 нояб.; 17 нояб.

1. мәраз - авыру, чир

2. тәдбир - уйланылган эш

3. филхәкыйкать - чыннан да

4. тиҗари - сәүдә

5. бәхран - кризис

6. инкыйлаб - революция

7. мөтәгассыйб - кире, фанатик

8. мәсьулиятле - җаваплы

9. мәрәккәб - оешкан

10. мөштәрәкән - уртак, коалицион

11. гыйсъян - фетнә

12. ихтиляль - монархиягә каршы баш күтәрү, революция

13 мувәкъкать - вакытлы

14. сәлахият - сәләт

15. тәҗавез - һөҗүм

16. васитасы илә - юлы белән

17. гакесенчә - киресенчә

18. лязим - кирәк, зарур

19. тәәсис итү – оештыру

20. кистигъфа - хезмәттән азат

 

Резюме

Публикуемый документ - выступление общественно-политического деятеля Гос­мане Тукумбетова на Всероссийском демократическом совете, который состоялся 17 сентября 1917 года. В докладе дается критическая оценка работы Временного пра­вительства, которое не выполняет обещаний по улучшению положения мусульман­ских военных комитетов, создаются препятствия для объединения мусульманских воинских частей. Тукумбетов призывает к объединению единомышленников и за­щите демократии.