1998 1/2

«Без җиңдек...».

Мин сугышта аның беренче көненнән алып катнаштым. Без 1941 елда Румыния чигеннән Донбасска чаклы чигендек. 1942 елның январенда Лозовая-Барвенково исеме белән аталган һөҗүм операция­сендә катнаштым. 1942 елның 19 нояб­рендә безнең дивизия беренче булып Клетскон һәм Калач районнарында немец оборонасын өзде. Сталингардка җитәргә 20 чакрымлап калганда мин авыр яралан­дым.

Госпитальдән соң 1943 елның 20 ап­релендә мин 57нче укчы бригаданың Знче укчы батальонын кабул иттем. Поныри, Карсунь-Шевченково, Көньяк Буг тирәлә­рендә сугышларда катнаштым; 1944 ел­ның җәендә 1нче Белоруссия фронтында безнең, ул чакта инде Кызыл Байраклы һәм Уман исемендәге, бригада Польша җирендә сугыша иде. 5 сентябрьдә анда Варшава янында, Висла елгасы буенда мин алтынчы тапкыр яраландым...

 

"Фашистларның психик атакасы барып чыкмады" дигән мәкаләдән. 2нче танк армиясенең "Ленинское знамя" газетасы. 1943 ел 15 июль

...Иртә таңнан немецлар капитан Рәхмәтуллин тоткан участокка һөҗүм иттеләр. Артиллерия белән тупка тотканнан соң, "юлбарыс" дип аталган алты танк атакага кузгалды, аларга ияреп пехота күтәрелде. Танклар бик каты атып киләләр. Безнең солдатлар, җир ярыкларына кысылып-сыенып, дошман танкларын өсләреннән уздырып җибәрделәр, танклар үтеп киткәч тә немец пехотасына төбәп ут ачтылар. Гитлерчылар ятарга, аннары исә кире борылырга мәҗбүр булдылар. Артларыннан килүче пехота булмагач, танклар да борылып, кире элдерттеләр.

Бер сәгатьтән дошман атакасын кабатлады. Бу юлы инде аларның сол­датларына ун танк булыша иде. Безнекеләр исә аларны көтеп каршылады­лар: бронебойщиклар танкларны утка тотты, сугышчылар көчле ут астында фашист солдатларын танкларыннан аердылар...

Уңышсызлыктан зәһәрләнгән гитлерчылар бер сәгатьтән соң "Психик атака" башладылар...

 

Г.К.Жуковның "Воспоминания и размышления" дигән китабыннан

"...Үзенең удар танк частьләрен туплап, дошман 7 июльдә иртәдән По­ныри станциясенә котырынып атакага ташланды... Көне буена аяусыз җир һәм һава сугышы кызды. Дошман сугышка бер-бер артлы яңа танк ча­стьләрен кертә торды, әмма ул безнең оборонаны өзә алмады".

 

Х.Рәхмәтуллинның полкташы И.П.Токмачев истәлекләреннән

...Гадәттән тыш эссе көн һәм бик авыр кайнар сугыш булды. Кешеләр түзә алмаслар кебек тоелды. Командир сугыш кырын бик шәп күрә, анда­гы хәлне төгәл бәяли, дөрес карарлар кабул итә иде. Комбатның тавышы сугыш кыры "өстендә яңгырап тора: "Нык торырга!", "Без җиңәчәкбез!" "Фашистларга-үлем!". Батальон бирешмәде, түзде генә түгел, гитлерчылар­ның иң мактаулы гаскәрләрен тар-мар итте.

Поныридагы сугышларда бик күп солдат һәм офицерлар батырлык күрсәтте, алар орденнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Капитан Рәхмәтуллин Х.И. үзе Александр Невский орденына лаек булды.

 

ТР ТСД ҮДА. 30 ф., 3 тасв., 1140 эш.

 

Резюме

Публикация посвящена военным событиям лета 1943 года при станции Поныри, в которых принимал участие наш земляк Х.Рахматуллин. О его храбрости поместила заметку газета 2-ой танковой армии "Ленинское знамя".Однополчанин И.Токмачев сообщает, что за боевые заслуги капитан Х.Рахматуллин был награжден орденом Александра Невского. О суровых боях в районе станции Поныри упоминается и в книге Г.К.Жукова "Воспоминания и размышления".