1998 1/2

Мулла сайлау тамгалары

Татар телендә Пермь татарларының тарихын чагылдырган чыганаклар архи­вларда сирәк очрый. Гадәттә алар урысча язылган була. Шулай да, гарәп графикасы белән язылган документлар очрап куя. Укучыга тәкъдим ителә торган язма Пермь өлкә архивының 646 фондында саклана1.

Документ 1821 елның ноябрендә Юлай Габбас углы тарафыннан язылган. Ул Ка­рья вулысының писаре булганга охшый. Язу гарәп графикасындагы нәсех ысулы белән язылган, аерым тәгьликъ элемент­лары да бар. Язманы иҗат итүче Юлай Габбас углы укымышлы кеше булып, язу­ны хатасыз, XIX гасыр башына хас доку­мент телен төгәл саклап, чиста татар те­лендә язган. Чыганакта очраган кайбер урыс сүзләре (Пермь губернасы, Карйав-ский вулысы, Усының окружнай зимский сутдин һ.б.) татарча әйтелешкә яраклаш-тырылган. Документ авторның белемле кеше икәнлеген калын әйтелешле татар сүзләрендә шуңа туры килгән калын гарәп хәрефләре куллануы яхшы чагылдыра. Мәсәлән, сүз башында калын "с" авазы сад хәрефе белән бирелә. Биредә кайбер гарәп сүзләре дә кулланылган: җәмә­гатьләре, иттифак, мөхтәсиб, мәсҗид, ни­замча. Болар барысы да документны язу­чының укымышлы кеше икәнлеген күрсәтә.

Җыелышта катнашкан кешеләрнең кул кую һәм тамга салулары дөреслеген, ул вакыттагы тәртип буенча, Карья вулысы йөзбашы Ихсан Дауд углы, указный мулла Мәмчек Ихсан углы, указный мулла Габ­делгазиз Габделкәрим кул кую яисә тамга салу белән раслаганнар. Ә приговорның дөреслеген мөхтәсиб һәм мөдәррис мул­ла Гобәйдулла Әхмәр углы раслаган.

XVIII гасыр ахырында Уфада Диния нәзарәте төзелгәч тә, Русия хөкүмәте муллаларны сайлап куюны күзәтү астына ала. Чыганак буенча, Карья авылы мәчете мулласы итеп Габделкәрим Госман углы Уса өязенең земский суды указы ниге­зендә сайлана. Сайлаулар дәүләт күзәтүе астында булса да, авыл халкы муллалар­ны үзе сайлап куйган.

XIX гасыр башында татарлар яшәгән Карья вулысына кергән Тор, Бермә, Иске авыл, Кече Башап, Боташи, Бажуки авыл­ларында мәчетләр булган. Шушы авыл мәчетләренең җитәкчесе мехтәсиб һәм мөдәррис Гобәйдулла Әхмәр улы булган2.

Иске авыл - Пермь төбәгендәге Ирән елгасы буенда урнашкан иң борынгы та­тар авылларыннан исәпләнә. Бу турыда аның исеме дә әйтеп тора. Бу авылның икенче исеме Карья. (Карьяу дип тә язы­ла, урысча - Карьево). 1623-1624 елларда урыс хөкүмәте бу якларда беренче мәртәбә ясак түләүче татарларның һәм истәкләрнең исәбен алуны оештыра. Ул вакытта Чырдын воеводасына буйсынган ике татар олысы (улус) булып, берсе Ро-жин олысы, икенчесе Карья олысы дип аталган. Биредәге татарлар арасында Байтирәк, Ишдәүләт, Яныбай Карьевлар бар. Шушы Карьевларның берсе Иске авылга нигез салучы булырга мөмкин.

1679 елда алган мәгълүматларга кара­ганда, Иске авылда 14 йорт булып, анда 43 ир-ат яшәгән. Ул вакытта бу татар авылында 28 кеше ясаклы татар булып исәпләнсә, алар арасында 2 чирмеш, 2 чуаш, 1 ар да була3. Бу саннар Пермь төбәгенә Идел буеннан угрофин халыкла­ры күчеп утыру процессын күрсәтә торган дәлил булып тора.

Кеше исемнәре - антропонимнарны -өйрәнүчеләр өчен бу чыганакның әһәмияте зур. Алар XIX гасыр башында Пермь төбәгендә  барган тарихи процессларны ачыкларга ярдәм итә алалар. Ул вакытта биредә кешегә төрки-татарларга хас булган исемнәр кушу тәртибе саклан­ган. Шул исемнәрдән берничәсен атап китәбез: Акбаш, Атлаш, Атнагол, Акай, Әҗембай, Байтимер, Батыр, Илбатыр, Йаубатыр, Кадрәч, Нурсыбу, Туйкилде, Ырысбай һ.б. Бу исемнәр хәзер сирәк кулланыла, яисә бөтенләй онытылган. Бу борынгы исемнәрнең борынгы төрки-татар, кыпчак сүзләренә нигезләнгәнлеге чагыла.

Әлбәттә, биредә ислам дине белән кергән гарәп исемнәре дә зур урын ала. Алар арасыннан Гафур, Гыйлаҗетдин, Габдулла, Габделвәли, Габделгазиз, Габ­делислам, Мөсәгыйдь, Рәхмәтулла, Си­раҗетдин һ.б. Күренгәнчә, гарәп исемнәре төрки-татар исемнәре белән рәттән кул­ланылган.

XVII-XVIII гасырларда Пермь татарла­ры арасында урыс исемнәре шактый урын алган. Бу вәзгыятьнең сәбәбен хәзергә катгый әйтү мөмкин түгел. Бәлки, ул чу­кындыру сәясәтенең бер күренеше бул­гандыр. XIX гасыр башында җирле халык бу чирдән арына башлаган дисәк тә дөрес булыр, чөнки 100 дән артык татар исеме арасында тик ике урыс исеме - Петр һәм Никита - бар. Бу исемнәр дә татар теле нормаларына яраклаштырып Мәкитә һәм Питыр дип язылган.

Документта китерелгән 100 дән артык тамга да Пермь татарларының килеп чы­гышын өйрәнүдә үзенчәлекле чыганак бу­лып хезмәт итә ала.

Шулай итеп, бу документ мулла сай­лап кую тәртибе белән бергә, Пермь та­тарларының тарихын чагылдырган шак­тый өстәмә мәгълүматлар да бирә.

 

Нәҗип Нәккаш, Фәйзелхак Ислаев

 

Искәрмәләр

1. Пермь өлкәсенең дәүләт архивы. 646 ф.

2. Шунда ук. 65 ф. 1 тасв. 108 эш. 24 бит.

3. Шунда ук. 16 ф. 1 тасв. 198 эш. 39 бит.

 

1821 нче елда ноябрьнең... нче көнендә Пермь губернасы Усы өязенең Карйав-ский вулысы Иске авылның җәмәгатьләре вә һәм Разнай авылының җәмәгатьләре олугымыз вә кечекемез бер иттифакда булып Усының окружнай зимский сутдин мулла вә мөхтәсиб сайларга килгән указ куәтенчә шул ук Карйау авылында булучы мәсҗиде җамигымызга мулла вә мөхтәсиб булырга сайладык шул ук өязнең, шул ук вулысының шул ук авылның Габделкәрим мулла Госман угылыны "низамча йөреп указ алырга" дийү, мондин түбән көллемез риза булып, ошбу приговорымыз-га кул куя белгәннәремез кулларыбызны куйдык, вә белмәгәннәребез тамгалары­бызны салдык, әүвәл ягъни бән,

 

Резюме

Статья Нажипа Наккаша и Файзулхака Ислаева рассказывает об обнаруженном в Государственном архиве Пермской области документе 1821 года о выборах муллы в деревне Карьево Осинского уезда Пермской губернии. Документ интересен тем, что показывает "технологию" выборов муллы миром. Кроме того, в данном доку­менте имеется более 100 тамг и имен, которые представляют значительный само­стоятельный интерес тем, кто занимается изучением истории и культуры пермских татар.