1998 1/2

Тукай туган халкы уртасында.

Тукайның "теләсә нәрсә әйтергә ярый торган иптәше" Кәбир Бәкер истәле­геннән: "Аерым номерга чыккач, Тукай тәмам иркен бер сулыш алганлыгын сөйләде. Бу вакытны сөйләгән сүзлә­реннән хәтердә калганы шул булды: "Тагын үземнең мөкатдәс ялгызлыгыма кайттым..."

Шул мәгънәдәге сүзләрне Фатих Әмирхан һәм башкалар да әйтеп калдыр­ганнар.

"Мөкатдәс ялгызлыгыма кайттым" - уй-лары-хисләре, зиһене-җаны белән бердән-бер калырга тансыклаган Тукай­ның җиңел сулап кую халәтен сеңдереп, безгә китереп җиткергән сүзләр. Аларның мәгънәсе киң, шулардай берсе: Тукай ял­гыз булмаган...

Әлбәттә, ошбу хакыйкать раслап тору­га мохтаҗ да түгел дә бит үзе, әмма мәшәкатьләнергә туры килә.

Безнең халыкта Тукай китапларын ку­лына алмаган, алармы битләп актармаган, укымаган һәм шигырьләрен ятламаган кеше юктыр. Мин бу юлы әле шагыйре­безгә мәхәббәтебез турында әйтмим, мин бу очракта Тукайга карата бер генә татар­ның да битараф кала алмау фактына ае­руча басым ясыйсым килә. Битараф түгелбез икән - Тукай безнең белән, бита­раф булмаганнар икән - Тукай замандаш­лары - аны үз иткәннәре һәм үз итмәгәннәре - уртасында булган. Моңа Тукайның үз иҗаты, замандашлары истәлекләре, безнең гасыр язучылары, әдәбиятчы, тарихчы галимнәре язмалары дәлил.

Әмма шушы гомумхалык күләмендә билгеле бер хакыйкатьнең киресен раслап мәшәкатьләнү дә булган икән. Без моны­сын сизмәгәнбез дә, чөнки мондый эшчәнлекне сизәрлек тә түгел. Игътибарыгызны Габдулла Тукайның рәсемнәренә юнәлтәм: аларны китапларында, альбом­нарында - күргәнегез бардыр. 14-15 яшьләрендә Габдулла Кариев белән бергәләп төшкән фоторәсеменнән алып, һәрбересендә ул замандашлары, дус-ишләре арасында. Истәлекләргә караган­да шагыйрь рәсемгә төшәргә яратмаган. Димәк, аны моңа тартканнар, аның белән бергәләп рәсемгә төшкәннәр. Җае чык­канда әйтеп узыйк: Тукайның йөзен-кыяфәтен, килеш-килбәтен, җисми гәүдәләнешен буыннардан-буыннарга калдыруга сәбәпче булганнар. Рәхмәт аларга!

Шул рәсемнәрне караганда игътибар иткәнегез булдымы икән: бәгыребез, ша­гыйребез үлем түшәгендә ялгыз..., япа-ялгыз..., берүзе..., ятим бит. Сабый чагы ятимлектә үзган... Ятимлектә үскән... Бу фани дөнья белән бәхилләшкән миз­гелләрендә дә ятим булган...

Ә бит ул нәкъ шул хәлдә булырга бер дә теләмәгән. Фатих Әмирхан "Тукай үлем алдында" дигән хатирәсендә шуны рас­лый: "Ул йөткеренә-йөткеренә сүз башла­ды:

- Үлемнән качып синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып..." ди.

Авыр мондый әче тарихи фактны күтәрүләре...

Фатих Әмирханны Шиһап Әхмәров дәвам иттерә:

- Шифаханәгә хәлен белергә баруны бик ярата иде, барган вакытта яткан бул­са, торып утыра вә янындагы Кеше киткәнче, утырып сөйләшә иде. Бәгъзе, сау вакытларындагы дусларының, шифа­ханәгә кергәч, килмәүләреннән зарланган төсле, үткен сүзләр әйтеп куя иде...

Тукай шифаханәдә 26 февральдән 2 апрельгәчә була. Аның янына һәрвакыт килеп торалар, ә 1 апрельдә, хәле бик на­чарлангач, дуслары янында ук тора баш­лыйлар. Фотограф чакыртып, утырган һәм яткан көенчә сурәтен алдыралар.

Без бүген менә шул рәсемнәрнең бер­сен күрәбез: Тукайның баш очында, тирәсендә (уңнан сулга): шагыйрьнең ши­гырьләрен китаплар итеп чыгаручы, үзенең "Мәктәп" журналында бастырып килүче мөхәррир, нәшир Шиһап Әхмәров, уртада - "Мәктәп" журналы хезмәткәре Фатих Сәйфи, - Казанлы, сулда мәшһүр артистыбыз, режиссерыбыз Габдулла Ка-риев...

Шифаханәгә Тукайның хәлен белергә йөргән кешеләрдән Маһруй Мозаффария, Әхмәтгәрәй Хәсәни хатирәләре бар. Аның янында Әхмәт Урманчиев, Әмин Моста-фин торганнар.

Тукайның безгә билгеле иң беренче фоторәсемендә ике үсмер, ике Габдулла: Тукаев белән Кариев. Соңгы рәсемендә дә, иртәгә үләсе көнендә дә, Габдулла Кариев Тукайның түшәге янында. Башка­лары да шагыйрьне хөрмәт иткән, даһи итеп бәяләгән шәхесләр. Соңгы көннәрендә Тукаебызның яраткан ке­шеләре кулында булганлыгын белүебез җаннарыбызны бераз тынычландыра.

Г.Тукай тирәсендәге кешеләрнең йөз-гәүдәләрен бардан юк итү бер бу рәсемдә генә түгел икән. Мәсәлән, 1910 елда Га­фур Коләхмәтов белән төшкән бер бик үзенчәлекле, күпләребезнең күзе ияләшмәгән бер рәсем бар. Баксаң, бу рәсемдә Тукай Газиз Гобәидуллин белән Гафур Коләхмәтов уртасында басып тора икән. Рәсемнән Газиз Гобәидуллин кисеп ташланган.

Рәсемнән генә дә түгел... Язучы Фатих Сәйфи - Казанлы да, тарихчы Газиз Гобәидуллин да, нәшир һәм мөхәррир Шиһап Әхмәров та - ЗОнчы еллар репрес­сияләре белән тормыштан ук киселгән шәхесләр.

Г.Тукайның каһарманы Гаяз Исхакый булган "Кем ул" дигән шигыре әле һаман 1907 елда басылган "Әл-гасрел-җәдит" журналында ята. Ул да кайбер әдәбият галимнәренә генә билгеле.

Шагыйрьнең иҗатын туган халкыннан аерырга омтылулар, фикердәшләрен-көрәштәшләрен сөргеннәргә сөрүләр, төрмәләргә ташлаулар әле гасыр башын­да ук башланган иде.

Аның үзе әйткәнчә:

Кисмәк өстендә кара кош -Иттифакый кунган ул...

 

Тукай - тормышның серен аңлаган акыл ияләренең берсе, бу фикерендә дә хаклы: дөреслек барыбер өскә калка ул. Шагыйрьнең исеме, иҗаты, язмышы аның замандашлары, үз иткән шәхесләре яз­мышын кичереп, заманаларны кичә. Кисеп ташланган шәхесләр, рәсемнәрдә булса да, тормышка кайта. Тоткынлыктагы ши­гырьләр дә архивлардан якты дөньяга чы­га. Бүген, гасыр ахырында, Тукай иҗаты туган халкы кулында кайчандагыдан да тулырак күләмдә... Бүген, гасыр азагында, Тукай исеме, сурәте замандаш дуслары-фикердәшләренең исем-сурәтләре урта­сында, кайчандагыдан да тыгызрак коча­гында.