1998 1/2

Муса Акъегетзадә Төркиядә

Муса Акъегетзадә 1864 елның 3 декабрендә Русиянең Пенза губернасы Чанбар өязенә кергән Кайбыл авылында дөньяга килгән. Аның бабасы Алтынбай Акъегетзадә Александр I заманында 25 ел патша гаскәрендә хезмәт итеп, ирешкән уңышлары өчен төрле медальләр белән бүләкләнгән булган. Атасы Мөхәммәткан исә, 4 класслы рус мәктәбен тәмамлаганнан соң, хөкмәт эшендә төрле рәсми вазыйфалар башкара.
Муса башлангыч белемне бабасының авылы Мачалы мәдрәсәсендә ала. Биредә ул дин гыйлеменнән тыш, татарча уку-язуны да өйрәнә. Чанбарга кире кайтканнан соң, андагы 4 класслы рус мәктәбен тәмамлый. Атасының карары буенча, 1878 елда Мусаны Пензага рус гимназиясенә укырга илтәләр. Бу уку йортын 1884 елда яхшы дәрәкә белән тәмамлаган яшь егет, Мәскәү университетына укырга керергә теләк белдереп, гариза яза, тик гаризасы кабул ителми. Мусаны Казанда да уңышсызлык көтә, аны биредәге университетка да алмыйлар.

1884-1888 елларда Муса Акъегетзадә Казан, Пенза шәһәрләрендә һәм Кырымда яши, берара Исмагыйль Гаспралының “Тәркеман” газетасында да эшләп ала. Белем алуны Истанбулда дәвам иттерергә дигән карарга килүенә дә Гаспралының тәэсире булгандыр, мөгаен. Беренче әсәре булган “Хисаметдин мулла” повестен ул 1886 елда яза. (Әсәрнең чын исеме “Хисаметдин менла” булса да, Төркиядә ул “Хисаметдин мулла” булып таралган).
Акъегетзадәнең бу әсәре татар дөньясында Гаспралының төркичелек идеяләрен тарату юлында беренче хикәя булуы белән дә әһәмиятле. Татар әдәбиятының формалашуында ул юл күрсәтүче ролен башкарган. Бу хикәядән соң, Заһир Биги, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими һ.б. кебек татар зыялылары да хикәя яза башлыйлар. Хикәянең икенче басмасы 1925 елда “Татар әдәбияты китапханәсенең” алтынчы хикәясе буларак басыла. Хикәя шулай ук Истанбулда да 1317 (1901) елда “Заман” китапханәсе тарафыннан төрекчә нәшер ителгән. Татарстанда гамәлдә йөргән хәрефләр белән “Татар мәгърифәтчелек әдәбияты” (Казан, 1979, 45-86 б.) китабында хикәя тулысынча басылган, кайбер хезмәтләрдә исә кыскача эчтәлеге генә бирелгән.

***

1888 елда югары белем алу теләге белән Муса Акъегетзадә Истанбулга килә һәм “Ирадәи сәния илә Мөлкия мәктәбе”нең югары бүлегенә укырга керә, 1891 елда бик яхшы дәрәкәсенә бу мәктәпне тәмамлый. 1892 елның 29 январендә ул “Ирадәи сәния илә Хәрбия мәктәбе”нә рус теле һәм икътисат укытучысы итеп билгеләнә. Акъегетзадә укытучылык иткән вакытта, Ататөрек әлеге мәктәптә укучы булган. Бу шәхес Ататөрекнең дә укытучысы булган, дип кистереп кенә әйтерлек фактлар билгеле булмаса да, Хәрбия матбагасында нәшер ителгән китабының (“Илми сәрвәт яхут илми икътисат”(1), Истанбул, 1316/1898) Ататөрек укучы булган елларда дәрес китабы буларак кулланылганлыгы мәгълүм.
1892 елның 13 февралендә Муса Акъегетзадә өстәмә бер вазыйфа ала - Галата тамгаханә (таможня) идарәсенә тикшерүче итеп билгеләнә. 1893 елның 13 апрелендә бу өстәмә вазыйфасы Сиркәки тамгаханә үзәгенә күчерелә.
II Мәшрутияткә(2) кадәр бу эшләрне башкаруын дәвам иткән Акъегетзадә шул чорда “Икътисат яхут илми сәрвәт: Азадәи тикарәт вә ысули химая”(3) һәм “Илми сәрвәт вә яхут илми икътисат” исемле хезмәтләрен дә яза. Биредә ул Госманлы дәүләте урнаштырган сәүдә принципларын тәнкыйть итеп, кир эшкәртү, игенчелек өлкәсе булган бу дәүләтнең сәнәгать өлкәсенә әверелүе бары тик сәүдә эшен протекцияләгәндә генә мөмкин булачагын, ә инде ирекле базарны кәелдерүнең, кәмгыять үсешенең тиешле шартлары китенкерәмәгән бу баскычында, уңышка китермәячәген белдерә. Озак еллар тамгаханә идарәләрендә эшләгәнгә, Акъегетзадә бу өлкәнең акрынлап чит илләр базарына әйләнә баруын күргән, шуңа күрә хезмәтләрендә кирле сәнәгатьне, һәм дә сәүдә эшен һич кичектергесез химая итү (протекцияләү) кирәклегенә басым ясаган. Шул заманның башка алдынгы фикер ияләре - Мизанкы Морад һәм Әхмәд Мидхәт әфәнделәр дә Акъегетзадә белән уртак фикердә булганнар. Хилми Зийа Өлкән Акъегетзадәнең икътисади карашларында Фридрих Лист һәм Пауль Гаувес кебек икътисатчыларның тәэсире булуын күрсәтеп үтә.

II Мәшрутият игълан ителеп, биш көн үткәч, Муса Акъегетзадә “Мәтин” (Текст) исемле, сәясәт, фән, сәүдә, әдәбият һәм хәрби эшләр мәсьәләләрен чагылдыручы бер газет чыгара башлый. Газетаны оештыручылар арасында Акъегетзадә белән бергә аның хатыны Хәйрия ханым һәм Хәлил әфәнде исемле бер шәхес тә булган.
Акъегетзадә II Мәшрутият игълан ителүне үз газетасында бастырган мәкаләләрендә: “Яшәсен адәләт (гаделлек), яшәсен хөррият, яшәсен мәшрутият!” - дип язып, (“Метин”. 1908, №1, б.1), зур сөенеч белән каршылый, “хаста ватан”ның акрын-акрын савыгып, аякка баса алачагын өмет итүен белдерә. Аның фикеренчә, ватан авыр бер “хасталык” эчендә булганга, мәшрутият игълан ителмәгән булса, илнең кайбер өлкәләре кулдан ычкыначак иде. Мәшрутият игълан ителү бу өлкәләрнең югалуын булдырмый калды. Акъегетзадәнең газетада бастырган мәкаләләрендә нигездә мәшрутият, ватан өчен ватандашларның башкарырга тиешле булган хезмәтләре, гаскәр һ.б. темалар өстенлек итә.

II Мәшрутиятнең игълан ителүен зур сөенү белән каршы алган, үзе нигез салган газетә битләрендә бу вакыйга белән бәйләп язмалар бастырган Акъегетзадә, тормыш хикмәтедер, мәшрутиятчеләрнең ачуына дучар була, рәсми вазыйфаларыннан баш тартырга мәкбүр ителә. Моның белән генә канәгатьләнергә теләмичә, мәшрутиятчеләр 1909 елның 16 январендә аны - Адикеваз-Ван каймакамлыгына(4) билгеләп, Истанбулдан еракка озаталар.
Али Чанкая фикеренчә, Акъегетзадәгә бу вазыйфа идарәчеләр теләге буенча тапшырылган. Әмма моның сәбәбе бераз башкачарак булырга тиеш. Бу чара Акъегетзадәне Истанбулда калдырырга теләмичә, аны үзәктән ераклаштыру өчен махсус эшләнгән булса кирәк. Башкача булганда, Акъегетзадә кебек берничә чит тел белүче һәм озак еллар буе дәүләткә хезмәт иткән бер акыл иясенең Истанбулдан бик ерактагы Анадолу өлкәсенә кибәрелүе мантыйкка ярашмый.
1910 елның 25 июлендә ул Мамурәтүл Хамид (Хиказ төбәгендә бер шәһәрчек) каймакамлыгына билгеләнә, ләкин, озак та үтми, 1910 елның 23 ноябрендә ул эшеннән дә алына. Биш ай буе хезмәт хакы сакланган хәлдә эшсез калып торганнан соң, 1911 елның 2 маенда Измир вилаятенең 4 нче бүлекчәсенә, 1912 елның 14 маенда шул ук вилаятьнең 6 нчы бүлекчәсенә, 1912 елның 29 июлендә Халәп вилаяте, 1913 елның 14 февралендә Хумис өязе Тахрири Мусаккафат (вакыфлар белән бәйле предприятияләрне теркәүче орган) комиссияләренә әгъза итеп сайлана, 1914 елның 23 ноябрендә Чапакчур (элекке заманнарда Диярбакырга бәйле бер санкак(5) ) өязе каймакамлыгына билгеләнә. Бу соңгы вазыйфасын башкарган елда бик нык авырып киткән Акъегетзадә 1916 елның 23 сентябрендә Истанбулга кайтырга мәкбүр була.
Шул ук елның 3 декабрендә эчке эшләр министрлыгына гариза язып, эштән китүе сәбәпле, ул үзенә компенсация билгеләнүен сорый. Соравы канәгатьләндерелеп, эшеннән азат ителә һәм аңа мазулият(6) акчасы билгеләнә. Эчке бәрелешләр тәмамланганчыга кадәр, Акъегетзадә бернинди дә хезмәт алмыйча, мазулият акчасына Истанбулда яши. Кайбер чыганакларда Акъегетзадәнең 1919 елда сатып алынган Катанов китапханәсен тәртипкә салу белән шөгыльләнүе турында язылса да, моны дәлилләүче фактлар сакланмаган, чөнки ул 1916 - 1923 еллар арасында хезмәтен калдырып киткән була һәм бер кирдә дә эшләми.

Үткәрелгән тикшеренүләр нәтикәсендә, “милли максатларга каршы тору очраклары булмаганлыгы” ачыкланып, 1923 елда Төркия хөкүмәте эчке эшләр вәкаләте тарафыннан Акъегетзадәгә карата “кәвази истихдам”га(7) карар бирелә. Бу карар нигезендә, саулыгының бик үк яхшы булмавы сәбәпле, ул идарә үзәгенә кире кибәрелмичә, Вакыфлар гомум мөдирлеге тарафыннан Сөләймания китапханәсенә мөдир итеп билгеләнә. (Кызганыч ки, Сөләймания китапханәсендә мөдир булган кешеләрнең рәсемнәре һәм исемнәре күрсәтелгән рәсми кәгазьдә Акъегетзадә исеме табылмады. Шәхсән күрешеп сөйләшкән китапханә идарәчеләре дә бу хакта һичнинди мәгълүматка ия түгеллекләрен белдерделәр).
Китапханә мөдире хезмәтен башкарган чорда, 1923 елның 2 сентябрендә Муса Акъегетзадә Истанбулда, Ченгелкөйдә вафат була. Кабере Ченгелкөй зиратында, элеккеге Тыббия(8) мөдире Зәкаи Пашаның кабере янында.
Муса Акъегетзадә 1896 елда Истанбуллы Хәйрия ханымга өйләнә. Аларның өч балалары (Әминә Адилә Кәпәнәк, Айшә Фадыла, Әхмәд Шәрәфетдин) була.
Муса Акъегетзадә борынгы грек, латин, гарәп, фарсы телләрен белгән, немец, рус һәм француз телләрендә иркен аралаша алган. Буш вакытларында ул төрле телләрдән төрек теленә тәркемәләр ясый һәм скрипкада уйный торган була.

Төркичелек фикерләре белән инде мәктәп елларында ук таныша башлаган һәм дә Исмәгыйль Гаспралы янында бер ел яшәп төркичелек дәресләре алган Акъегетзадә 1908 елның ноябрендә Йосыф Акчура китәкчелегендә төзелгән төркичелек оешмасын төзүчеләр арасында да була. Оешманың матбугат органы булган “Түрк дернәге” (Төрек берлеге) исемле журналда бер мәкаләсе дә (“Казан татар шивәсендә дарбы мәсәлләр” (Казан татарлары сөйләм телендә гыйбрәтле хикәяләр, №2, 50-52 б.) басыла.
Бу оешма үзенең эшчәнлеген башлап аз гына вакыт үтүгә, Ван каймакамлыгына билгеләнеп, шунда китеп баруы сәбәпле, Акъегетзадә әлеге оешма белән бәйләнештә тора алмый. Әмма ул, Анадолуның ерак почмакларыннан торып та, Истанбулда белем алучы татар шәкертләренә ярдәм итәрлек, аларга иганә кибәрерлек дәрәкәдә милли тойгылары көчле булган бер шәхес иде.

Төркиядә басылган әсәрләре:
1) “Аурупа мәдәниятенең әсacына бер назар” (Аурупа мәдәниятенең нигезенә бер караш). Истанбул, 1315 (1899). Әлеге әсәренең беренче битендә
үк язучы: “Бүгенге мәдәниятнең нигезләре Хәзрәте Мөхәммәтнең эш-фигыльләре һәм хәдисләреннән башка берни дә түгел...” - дип, көнбатыш мәдәнияте алдында кимсенгән булып торуның мәгънәсезлеген ассызыклый. Язучы фикеренчә, Коръән аятьләреннән һәм Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләреннән үсеп чыккан ислам мәдәнияте Аурупаны урта гасырлар варварлыгыннан һәм кәһаләттән коткарып калган. Бу фикерләрен исбатлау өчен Акъегетзадә бөтен мисалларны да диярлек аурупалы язучыларның әсәрләреннән китерә. Күп кенә чит телләрне белүе сәбәпле, язучы үз чорының әдәбиятын күзәтеп бара алу мөмкинлегенә ия иде. Шуңадыр, китергән дәлилләре дә шактый саллы. Язучының бу хезмәте белән Галимкан Ибраһимовның 1909 елда Уфада басылган “Беренче ислам мәдәнияте” исемле әсәре арасында охшаш моментлар күзәтелә. Г.Ибраһимов бу әсәрендә ислам мәдәниятенә гарәп мәдәнияте диюнең ялгыш булуына басым ясый һәм ислам мәдәниятен төрек, фарсы, гарәп һ.б. милләтләр бергәләшеп мәйданга китергән уртак бер мәдәният итеп күрсәтә. Биредә Акъегетзадәнең мәгълүм әсәренең йогынтысы ачык сиземләнә. Аның бер бүлеге Уральскида Камил Мотыйгый тарафыннан 1906-1907 еллар арасында чыгарылган “Әл-гасрел-кәдид” журналында (№10, 1906, 540-550 б.) татарча да басылып чыккан булган.
2) “Икътисад яхут илми сәрвәт: Азадәи тикарәт вә усули химайә”, Истанбул, 1314 (1898).
Акъегетзадә бу әсәрендә сәүдәне протекцияләүме, әллә ирекле базар мөнәсәбәтләре кәелдерүме, кайсысы милли байлыкка күбрәк файда китерәчәк, дигән сорауны бәхәскә куя. Нәтикәдә, милли байлык өчен “ысулы химая”, ягъни сәүдәне протекцияләү файдалырак булачак дигән фикерне үткәрә. Язучы һәр ике карашны да көнбатыш илләренең икътисад тарихыннан мисаллар китереп ачыклый, Адам Смитның “кешеләр бары тик экономик файда алу этәргече белән генә хәрәкәт итәләр” дигән фикерен тәнкыйть итә.
3) “Илми сәрвәт вәяхут илми икътисад”, Истанбул, 1316 (1900), 264 б.. Мәклиси Маарифи Аскәрия(9) карары белән басылган бу китап, югарыда да әйтеп үткәнебезчә, Хәрбия мәктәбендә дәрес китабы буларак укытылган. Алдарак язылган хезмәте белән нигездә охшаган бу китапта, аннан аермалы буларак, эшчеләрнең хезмәт хакы белән бәйле бер бүлек тә бар.
Болардан тыш тагын башка әсәрләре барлыгы турында мәгълүматыбыз юк, әмма кайбер тәркемәләре булуы бик ихтимал. Шулай ук, үзе чыгарган “Мәтин” исемле газетасында күп санлы мәкаләләре басылган.

Библиография


Акъегетзадә Муса. Аурупа мәдәниятенә бер назар. (Шәрехләрне Сәлкук Уйсал язган). - Анкара, 1996 - Б.11-14. (Төрек телендә).
Акъегетзадә Муса // ТД ЕА. - Т.1. - Б.98-99. (Төрек телендә).
Баттал Таймас Абдуллаһ. Казан төркиләре. - Анкара, 1988. - 3 басма. - Б.134-136. (Төрек телендә).
Бинарк Наилә. Муса Акъегетзадә// Казан. - Истанбул, 1975. - №15. - Б.54-55. (Төрек телендә).
Гайнуллин Мөхәммәт. Татар әдәбияты. XIX йөз. - Казан, 1957. - Б.340-400.
Гайнуллин Мөхәммәт. Татар әдипләре. - Казан, 1978. - Б.13-25.
Гасрый Нәкип. Хисаметдин менла// Аң. - Казан, 1915, - №9-10, 23-24. - Б.189-194; 416-424.
Дәүләт Надир. Русия төркиләренең милли көрәш тарихы. - Анкара, 1985. - Б.11, 151. (Төрек телендә).
Муса Акъегетзадә// Яңа милли юл. - 1931. - №11. - Б.12-13.
Мәктуплар(10)// Казан мөхбире. - 1909. - №323, 1 апрель. - Б.3.
Сарынай Йосыф. Төрек миллиятчелегенең тарихи үсеше һәм “Төрек учаклары” (1912-1931). - Истанбул, 1994. - Б.95. (Төрек телендә).
Сәгъди Габдрахман. Татар әдәбияты тарихы. - Казан, 1926. - Б.76-83.
Татар әдәбияты тарихы. - Казан, 1985. - Т.2. - Б.291-301.
Топрак Зафәр. Милли икътисад, милли буржуазия. - Истанбул, - 1995. - Б.29-30. (Төрек телендә).
Тимер Әхмәт. Йосыф Акчура. - Анкара, 1987. - Б.41. (Төрек телендә).
Чавдар Тәүфикъ. Төркиядә либерализм (1860-1990). - Анкара, 1992. - Б.127-140. (Төрек телендә).
Чанкая Али. Яңа Мөлкия(11) тарихы һәм Мөлкиялеләр(12). - Анкара, 1968-1969. - Б.468-471. (Төрек телендә).
Үлкән Зийа Хилми. Төркиядә заманча фикер тарихы. - Истанбул, 1994. - 4 басма. - Б.221-226. (Төрек телендә). Әлеге хезмәттә кайбер ялгышлыклар да бар. Мәсәлән, Акъегетзадәнең язган әсәре Русия мөселманнары тарафыннан тискәре бәяләнә, шул сәбәпле ул Истанбулга китәргә мәкбүр була; Мөлкия мәктәбен 1894 елда тәмамлый; “Яңа милли юл”ның бер саны тулаем М.Акъегетзадәгә багышланган, кебек ялгышлар бар. Бу әсәрдән файдаланган Сәлкук Уйсал да, кызганыч ки, андагы хаталарны кабатлаган.
Johann, “Der Einflub des Osmanischen auf die Herausbildung der modernen tatarischen Schriftsprache”, Societas (Uralo-Altaica), Bd 37, 1993, s.187.
Gerhard V. Mende, Der Nationale Kampf der Russlandturken, Berlin 1936, s.74.

Искәрмәләр


1. Гыйльми байлык яки гыйльми икътисад.
2. Конституция.
3. Икътисад яки гыйльми байлык: ирекле сәүдә һәм химая ысулы.
4. каймакамлык - каймакам булу, өяз башлыгы булу.
5. санкак - Госманлы дәүләтендә административ берәмлек.
6. мазулият - эштән азат ителү, отставка.
7. кәвази истихдам - хезмәткә алу рөхсәте.
8. Тыббия - медицина уку йорты.
9. Мәклиси Маарифи Аскәрия - Гаскәри мәгариф мәклесе.
10. Мәктуплар – хатлар.
11. Мөлкия - Чиновниклар хәзерләү мәктәбе.
12. Мөлкиялеләр - әлеге мәктәпне тәмамлаган чиновниклар.

Исмаил Төрек оглы,

Мармара университетының Төрки халыкларны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре.

Резюме


Публикация посвящена описанию жизнедеятельности писателя и общественного деятеля Мусы Акъегетзаде в период его проживания в Турции. В статье приводится библиографический список по творчеству писателя, составленный автором Исмаилом Терек оглы, ученым института по изучению тюркского народа при Мармарском университете. Публикация дается в переводе с турецкого.