1998 3/4

«Г.Исхакый исемен әйтеп сөйләшергә дә куркалар иде»

Миңа 1940-42 елларда Гаяз Искакыйньщ бер туган сеңлесе Гайнелмәрзия һәм аның кы­зы Сөембикә Шәрипова белән Апае районы Ур­та Балтай авылында танышып, дусларча бергә яшәргә насыйп булды.

Сөембикә шул авылда фельдшер, ә мин ур­та мәктәптә укытучы идем. Билгеле, ул авыр еллар бездә онытылмаслык булып калдылар.

Күп вакытлардан соң, мин аны эзләп тап­тым. Бөек Ватан сугышы елларында ул Казан госпитальләрендә эшләгән һәм, медицина ин­ститутын тәмамлагач, Ташкентка китеп, пенси­ягә кадәр шунда врач (хирург) булган. Хәзер дә гаиләсе белән Ташкентта яши.

Хатлар алыша башладык. Сөембикә үзенең бер хатында, Гаяз Исхакыйга туган булган өчен, күп газаплар кичерүләрен әрнеп язган иде.

Бүген мин шул хатны, бераз кыскартылган рәвештә, укучыларыбызга тәкъдим итәргә уйла­дым.

 

Роза Алкына,

матбугат ветераны

 

Хөрмәтле дустым Роза!

Һич көтелмәгәндә килеп төшкән хатыңны һәм зур, биниһая кыйммәтле мәкаләләр белән "Гасырлар авазы" журналын, фо-то-рәсеменне күреп хәйран булдым, менә шул кадәр шатлан­дыруыңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. [...]

Бу ел февраль аенда кызыбыз һәм оныгыбыз кайтып кит­теләр, шуңа күрә Г.Исхакыйнын юбилеена кайта алмадым, ниятем бар иде, гамәлгә ашмады. Яуширмәдәге музейын ав­густ аенда ачалар имеш дип ишеткән идем, бәлки шул вакыт кайтырмын дип торам. Ничек булыр? [...]

Абзыебыз Г.Исхакый турында истәлекләр яза алмыйм, чөнки гомер буенча куркып яшәгәнгә, аның исемен атап сөйләшергә дә куркалар иде әниләр. 1930-32 еллар булса кирәк, әнием Чистайдан аның кызы Сәгадәт апа белән төшкән фотокарточкасын алып кайтты. Аны кая яшерергә белми аптырадык. Консерва калаена салып, бәрәңге бакчасына күмдек, аннары алып өйнең чардагына - туфракка күмдек. Ба­ры бер тынычлана алмагач, әни мәрхүмә: "Абзый, мине Ходай кичерсен, син дә кичер инде", - диеп, самовар торбасына тыгып яндырды. 1938 елның август башында әниемне, төнге сәгать 2дә бөтен дөньябызны тентеп-актарып, НКВД кешеләре төрмәгә алып киткәч, ярый әле ул карточка боларга очрамады дип, вакытында юк итүебезгә мин бик шатландым. Әнием 14 ай Чистай төрмәсендә утырып, аяксыз булып чыкты. Зур бәхетсезлеккә каршы, апам Рауза, 21 яше дә тулмаган иде әле, 1,5 ай авырып, үлеп китте. Ул Апае районының баш аграномы иде (башта Дәүләки МТСта агроном иде, аннан Апаска күчергәннәр иде). Әниебезгә бу хәбәрне, төрмәдән ике мили­ционер каядыр алып барганда, авылыбыз кешесе (минем була­чак кайнатам) Чистай урамында әйткән. Әнием: "Нуретдин аб­зый! Минем балаларым исәнме?" - дип сорагач: "Рауза кызың үлгән диләр, башкалары исән" - дигәч, әни карга егыла, ми­лиционерлар җитәкләп китәләр. Моны исемә төшерсәм күз яшьләремне һич тыя алмыйм.

Абыем Габделхак 8 баласын калдырып, 1942 елда туберку­лездан вафат булды. Армиядә 4-5 ай гына хезмәт итеп, авыруы көчәйгәч демобилизовать иткәннәр, Алабугада яшиләр иде. Балалары барсыда берсенә-берсе ярдәм итеп югары белем ал­дылар, хәзер алтысы исәннәр. Г.Исхакыйның ике сенлесе Ташкентта күмелделәр, каберләре янәшә, бер сенлесе Чистай-да, энесе Әхмәтхәсән абый каберенең кайдалыгын белмибез, Каракалпакта Чимбай шәһәрендә яшәгәндә, ике мәртәбә төрмәләрдә утырып, аннан чыккач та төннәрдә допросларга чакыртып йөдәткәч, асылынып үлгән. Бер улы фронтта вафат, икенчесе   Илгизәр  -   16  яшендә добровольно  армиягә  китеп, зур батырлылыклар күрсәтеп, 7 мәртәбә яраланып безгә кайт­кан иде. Ул 1996 елның 21 гыйнварында Бохара өлкәсенең Каракүл шәһәрендә вафат булды (1924 елда туган).

Менә шулай, дускай. Без күргән кайгыларны, кимсе­телүләрне (аларын язмадым әле) безнең балаларыбыз күрмәсен.

"Гасырлар авазы" искиткеч журнал икән, беренче күрүем, дусларым укырга сорап чират торалар, тиз генә укырга минем вакыт җитми. Ял көне бер генә, башка көннәрдә эштән кич кайтам, аннан өй эшләре дә үземдә. 1993 елга кадәр Россиядә чыга торган газета-журналларга язылырга мөмкин иде. "Мирас", "Сөембикә", "Казан утлары" журналларын, "Татар иле" газетасын ала идек. 1993 икенче яртысыннан алардан өзелдек. Кызыбыз кайткач өйдә төшкән рәсемне җибәрәм.

Ярый, дустым, хәзергә хәерләшәм, сөйлисе сүзләр бик күп, аралар ерак. Җавап хатымны кичектереп җибәрүемне гафу ит инде.

Сезгә, кызыгызга, киявегезгә, оныкларыгызга күп сәлам.

12.05.98. Исән булыгыз, изге теләкләр белән Сөембикә Ш.

 

PS. Мин 22 сентябрьдә Нью-Йоркка китәм. Анда татар мәдәни үзәгенә барып, милләттәшләребезгә "Гасырлар авазы" журналын күрсәтергә уйлыйм. Соңгы санын алдым. Сезгә чиксез зур рәхмәт! Бөтен гаиләбез, зыялы дусларыбыз, таныш­ларыбыз ябырылып укый.

 

Резюме

Ветеран журналистики Роза ханым Алкина, предоставила для публикации письмо племян­ницы известного татарского писателя Г.Исхаки, Сююмбике Шариповой, в котором она повест­вует о трудностях, выпавших на долю ее семьи, в годы сталинского режима по причине родства с Г.Исхаки.