1998 3/4

Фаиз Хуҗин - кросс короле

1. Беренче стартлар

Фаиз Хуҗин 1934 елда Мөслим районының Түбән Табын авылында туган. Балачак, мәктәптә уку еллары башкаларныкыннан бер дә аерыл­мый. Гадәти авыл малае тормышы: кечкенәдән кул арасына кереп олы­ларга булышу, аз-азлап эшкә өйрәнү, утынын да кискән, печәнен дә чап­кан, көтү көтеп, җәйгә челләдә көтүдән качкан азгын сыерлар артыннан да йөгергән. Әмма авьиында түгел, классында да физкультурачылардан саналмаган. Буйдан уңмаган. Дөрес, куышып уйнаганда җиңел гәүдәле, елгыр малайны берсе дә тота алмый. Футболда да җитезлеге була. Тик болар белән генә әлләни алдырып булмый.

Авылда җиде классны тәмамлагач, яшүсмер Фаиз Пермь каласына ФЗУга барып керә. Штукатур булырга укый, әмма аның хыялы - техника, машиналар. Шофер буласы килә. ФЗУны бетереп эшли башлауга, җаен табып, шоферлар курсына языла. Армиягә алынганчы шоферлык хокук-таныклыгына ия була.

Шәһәрдә егет спорт белән дә кызыксына башлый. Баштарак шул фут­бол инде. Ә бервакыт җиңел атлетика эстафетасын күрә. Анда 400 метрлы этапны бер олы яшьтәге абзый йөгерә. Бу, имеш, утызар чакрымга йөгерүче 39 яшьлек Николай Сафронов икән. "Йә Алла! - дип уйлый Фаиз, - кеше дә шуңа түзәрме? Ирекледән кеше шундый ерак арага йөгерерме?"

Ирексездән дисәң, егеткә үзенә дә тиздән йөгерергә туры ,килә. Утызга түгел, өч кенә чакрымга. Армиядә солдат киеменнән: гимнастерка, күн итекләрдән йөгерәсен. Бил каешын гына салырга рөхсәт итәләр.

1953 ел. Октябрь бәйрәме көнендә взвод беренчелеге. Фаиз үз отделе-ниесеннән калмаска тырыша. Бердәм килергә кирәк. Түзәргә. Түзә-түзә егет алга да чыга башлый. Взводларында өченче килә. Взвод физругы Молдавия егете Саша Кисилев Фаиз белән дуслашып китә. Иртәнге за­рядкага өстәп кич "шәхси вакыт"та да бергәләп күнегүләр ясый башлый­лар. Йөгерү, турник, гимнастика.

ел. Беренче май бәйрәме. Бәйрәм булгач, солдатка ни, тагын шул - ярыш. Бу юлы мәктәп беренчелеге - Фаиз авиатехниклар мәктәбеңдә укый - өч чакрымга кросс. Фаиз - мәктәп чемпионы булып тәмамлый кроссны. Озакламый гарнизон спартакиадасы булачак. Мәктәптән 5 ча­крымга йөгерешче куярга кирәк. Кемне? Физрукның тәкъдиме бер -Хуҗин йөгерсен.

1954 ел. Август. Венгрия. Совет гаскәрләренең гарнизон спартакиадасы. Солдат кроссы түгел, чын спорт ярышы. Гарнизон чемпионы Власов - та­за егет, спортчы. Беренче разрядлы йөгерешче. Фаизга да спорт киемнәре бирәләр. Майка, трусик, тапочка. Майка-трусигы килешә, таман килә, ә менә тапочкасы ике-өч үлчәмгә зуррак. Кечерәге юк. Ни эшләргә? Авыл малае аптырап калмый. Чабата кебек киендереп, башын, үкчәсен тартты­рып бәйләп куялар. Биш чакрымның яртысын узгач, Фазиның башына уй килә:

-Бөтенесе, соңгы әйләнештә генә ыргым ясап, беренче килергә чама­лап бара түгелме соң? Әгәр мин алданрак китеп карасам? Узсалар-узарлар. Әйдә, алга!

Фаиз беренче булып йөгерә башлый. Көндәшләре бер-бер артлы ка­лыша бара. Власов кына ияреп бара. Соңгы әйләнеш. Аны да калдырыр­га! Бирешмәскә! Финиш ыргымы ясаганда гына тапочка-чабата бушып китмәсенме?!

 -Еламыйм гына, - ди Фаиз бу йөгерешне искә алып, - төшеп калса ярар иде. Ычкынмый гына бит, каты бәйләнгән. Үзем яланаяк йөгерәм, тапочка балтырга бәреп бара. Тиз генә туктап, чишеп ыргытам. Ул арада мине Власов узып китә. Аның артыннан тагын берәү алга чыга. Куа кит­тем. Берсен уздым. Элекке чемпионны тота алмадым. 5000 метрга вакы­тым 17 минут 50 секунд. Икенче урын булды. Шул ук елны полк берен-челегендә ике тапкыр чемпион булдым. Сигез йөз метр - 2 минут 21 се­кунд, 3 000 метр - 10 минут 3 секунд. Менә шулар - минем беренче стартларым.

Фаиз, бу уңышлардан канатланып, тагын да күбрәк йөгерә башлый. Аңа өстәмә күнегүләр ясарга да рөхсәт итәләр.

1955 елның июнендә аны Венгриядәге Үзәк гаскәрләр төркеме спарта­киадасында катнаштыралар. Хуҗин анда ике тапкыр чемпион була. 5000 метрны 16 минут 25 секунд, 10 000 метрда, беренче тапкыр йөгереп, 34 минут 11 секунд вакыт белән җиңеп чыга. Егет, санап караса, үзенең дә исе китә: ун чакрымның һәр бишен 17 минут 5,5 секундта, ягъни, был­тыргы, ялгыз биш чакрымны гына чапканнан, 17 минут 50 секундтан тизрәк үткән. Кеше ышанмаслык! Димәк, күнегүләр дөрес бара. Шулай дәвам итәргә!

Тик хезмәттә үзгәрешләр туа. Мәктәпне тәмамлаган Хуҗинны 1955 ел­ның көзендә Польшага күчерәләр. Ул эскадрилья өлкән механигы булып хөзмәт итә башлый. Спортта ирешелгән уңышлар монда исәпкә алын­мый. Үзен яңадан танытырга кирәк була Фаизга, һөнәре буенча барысы да әйбәт бара. Ә спортта ул әлегә билгесез. Форсат тиз ачыла.

Төньяк төркем гаскәрләре беренчелегенә марш-ыргым ясыйлар. Кыш­кы шартларда бушлатлар кигән килеш унбиш-егерме чакрым чамасы юл үтәргә кирәк. Полк замполиты подполковник Любушкин, үрнәк күрсәтеп, үзе алдан атлый. Ашыктыра: "Тизрәк, тизрәк!" Арттан гына башлаган Фаиз командирга якыная бара. Артына ук төшә. Теге әйләнеп карый да тагын кызулый. Бу нинди сержант, янәсә, аңа бирешми. Хуҗинның би­решергә бөтенләй исәбе юк. Әле, җитмәсә, алга чыга. һәм, бусы инде чиктән тыш, йөгерә башлый. Подполковник та, сержанттан калмаска ты­рышып, бераз йөгереп карый да, тик сулышы кабып, адымга күчә. Кала. Фаиз шул бер китүдән тизлеген киметми, йөгерә дә йөгерә. Килеп җиткәч, бушлатын алыштырып, үзен тулы тәртипкә китереп өлгереп, ко­мандирны каршыларга чыга. Любушкин гарьләнгән. Уены-чыны белән:

-Ярый, мин сиңа күрсәтермен әле. Икенче юлы машинага утырып куалыйм мин сине,-ди.

Хуҗин да әрсезләнеп китә

-Карарбыз! Рәхим итегез! - ди.

Бәхәсне чишүне озак көтәргә туры килми. Тагын шундый ук ыргым-марш. Тикшерү-смотр. Взводлар белән тезелешеп бердәм кузгалып китәләр. Фаиз бер-ике чакрым взвод уртасында бара. Әкренләп алга чы­га. Йөгерә башлый. Кар тирән булмаса да, юлсыз җир. Әйләнеп караса, барысы да ерак калган, ә артыннан ук "ГАЗ-вездеход" килә. Анда Лю­бушкин утырган. Хуҗин тагын да тизрәк йөгерә башлый. Вездеход та калмый. Килеп җитәләр. Подполковник машинадан сикереп төшә дә Фа­изны тотып ала.

-Нинди кеше син? Әйдә, врачка!

Полк врачы каккалый-суккалый, әйләндергәли, йөрәген тыңлый:

-Бу кеше йөрәге түгелдер, моңарда ат йөрәге. Машина кебек тигез эшләп тора,-ди.

Командир үзенең физик тәрбия буенча ярдәмчесенә:

-Хуҗинга күнегүләр өчен мөмкин булган бөтен шартларны тудырыгыз!

- ди боера.

1956 ел. Польшадагы ярышларда Фаиз Карпат буе хәрби округы ко­мандасында чыгыш ясый. Сигез йөз метрга вакыты 2.16,8. 5000 метр-16.15. Беренче урыннар. 10000 метр - 35.33, былтыргыдан 1 минут 22 се­кундка начаррак. Ни булган? Күнегүләрдә үткән чакрымнар артты. Ә нәтиҗә яхшырмаган, киресенчә, түбән төшкән.

Бәлки, хезмәт итү авырлашкандыр? Әллә, хезмәтнең соңгы айлары булганлыктан, спортка ашкыну кимегәнме? Егет төп сәбәпне белми. Бак­саң, ул артыгын йөгергән. Фаизның беренче еллардагы күнегү чакрымна­рына ярышларда зур тизлекләр белән җавап биреп килгән тәне чамасыз күбәеп киткән йөкне күтәрә алмый башлаган. Бу, һәр спортчыга очрый торган, табигый хәл. Сыналу чоры. Шул вакыт үткәч, күнегүләр дөрес булганда, даими үсеш башлана. Яисә, спортчы, нәтиҗәләрен күтәрүгә өмете өзелеп, күнегүләрен ташлый.

Армия хезмәтен тутырган Фаиз Хуҗин 1956 елның ноябрендә яңадан Пермьгә кайта. Заводка электрик булып эшкә керә. РСФСРның атказан­ган тренеры Юрий Пантюшкин җитәкләгән завод йөгерешчеләре төркемендә күнегүләр ясый башлый. Аның тәненә ит кундырырга, аякла­рының куәтен арттырырга кирәк дип саный тренер. 165 сантиметрлы буйга кырык сигез кило авырлык бик аз. Кимендә 55-56 кг булсын дип бурыч куя. Фаиз күнегүләрен төрләндерә, тәртипкә сала. Гимнастика белән тәнен җылытып алгач, җилкәсенә ике потлы гер куеп сикерүләр кабатлый. Алтмыш-җитмешәргә җиткәрә: ун-унбишәр чакрым кросслар йөгерә. Атнага ике-өч мәртәбә 200 метрга тизләнешләр ясап йөгерә. Бер кичтә 15-20 тапкыр тизләнеш-ыргым ясый, арада 200 метрга салмак юыр­тып ял итә.

1957 ел зур ярышларга хәзерлек белән үтә. 1958-60 елларда Пермь чемпионы була. Рекордлар куя. Урал буе зонасы Спартакиадасында җиңүләр яулый. Россия ярышларында танылып, СССР беренчелеге ярыш­ларына чыга.

 

2. Җиңү еллары

Тауга йөгерүдә Фаизга тиңнәр юк. Алар кечкенәдән узышып уйныйлар иде: "Кем тау башына тизрәк менә?" Картлар әйтә иде - тау төшкәндә йөгерергә ярамый, фәрештә канатын сындырасың, тауга каршы йөгерсәң

- шайтан канаты сына. Фаиз шайтан канатын сындыруда - беренче.
Бүгенге көндәшләре моны белми. Барысы да - урыслар, яисә шул
диндәгеләр. Дингә ышанмасалар да күп гадәтләрнең нигезе шуннан килә.
Арада иң көчлесе - Петр Болотников. Ун чакрымга дөнья рекордчысы.
Рим Олимпиадасы чемпионы. Авылда туып үскән мордва егете хезмәт
юлын, Фаиз кебек үк, унбиш яшеннән ФЗУда укудан башлаган. Авылдан
алган яраткан сүзе дә бар:

-Курыкма. Фаиз, чабата су үткәрми, - ди көлеп, аны кулбашыннан каккалый. Йөгереп кырыйга китә, аяк яздыруын дәвам итә. Разведка!

Былтыр Петр җиңгән иде. Шушы ук юлда. Беренче - Болотников, икенче - Артынюк, Хуҗин өченче булганнар иде. Фаиз старттан ук алга ыргылды. Менә шушы Каменка тавына менеп-төшеп җиде тапкыр әйләнделәр. Һәр әйләнеше - ике чакрым юл. Фаиз унөч чакрымын алдан йөгерде. Финишка җиткәндә генә Петр белән Александр Фаизны бер-бер артлы узып киттеләр. Аның каршы торырлык көче калмаган иде. Бүген дә тренеры Владимир Казанцев шуны төшерә, киңәшен бирә:

-Фаиз, беренче әйләнештә ашыкма. Караштыр. Унны-сулны. Кем ни­чек йөгерә? Кем алга чыгар? Икенче әйләнештә ыргым ясарсың. Көтмәгәндә. Тауга каршы кит! Синең көчең шунда, - ди.

Менә алар старт сызыгына җыелалар. Иң көчле кроссчылар, марафон­чылар, чемпионнар. Сергей Попов - марафон буенча 1958 нче елгы Ев­ропа чемпионы, Константин Воробьев - 30 чакрымга күп тапкырлар чем­пион. Алар Ленинградтан. Рязань егете Виктор Байсов - 1961 елгы мара­фонда СССР чемпионы. Ангарскидан Борис Ефимов, Фрунзедән Леонид Иванов. Тагын кемнәр? Европада иң көчлеләр арасында бүлек бүлешүчеләр. Биш һәм ун чакрымнарга Фаиздан тизрәк йөгерүчеләр. Яшьләрдән Евгений Жуков, Юрий Захаров. Саный башласаң, беренче урынны дәгъвалаучылары гына да дистәдән артык. Нибары исә - йөздән артык кеше. СССР беренчелеге бит, илнең бөтен җитез йөгерешчеләре җыелган.

Старт! Артынюк алга ыргыла. Сашаны арада иң гаделе дип саный Фа­из. Алар икесе дә алда "эшләүдән" тартынмый. Арттан, "утырып барыр­га" яратучылар күбрәк. Сашага якынрак булырга кирәк. Кеше күп. Бута­лып калуын бар. Юл Каменка тавы башына менеп китә. Йөз илле метр чамасы күтәреләсе. Алда унбишләп кеше. Арттаракларының адымнары авырая башлаган. Фаиз аларны берәм-берәм узарга тотына. Үзенең хәле әйбәт. Сулышы ачылды. Аяклары җиңел. Тагын тизләтергә була. Юк, ашыгырга ярамый. Әле беренче әйләнеш тә бетмәгән. Алда юл озын. Тау башында ул - беренче төркемдә. Түбәнгә йөгергәндә алардан калмаска кирәк.

Беренче әйләнеш бетте. Казанцев канәгать. Ишарә ясый: "Башла!" Бе­ренче ыргым! Артынюк каршылык күрсәтми. Алда беркем дә юк. Юл ир­кенәеп, сулыш тагын да киңәеп киткән кебек була. Бераз тигез барырга кирәк.

Якынайдылар бугай. Тагын бер ыргым! Озынрак! Тау башына кадәр. Югыйсә, түбән таба куып җитәрләр. Юк. Җитә алмадылар. - Җитмеш метр! - Өченче әйләнеш башында тренер кычкырып кала: "Шулай бар!"

Тагын тау. Йомшак сукмак. Дымлы, җылы һава. Җиңел. Бик хозурла­нып китмә, Фаиз. Йөгерүеңне бел! Тагын тизләнеш. Тауга очып менәсе килә. Яхшы йөгерә ул бүген. Ык буйларын, Казан урманнарын хәтерләп куя. Юдино ягына, Тирәнкүл, Аккош күле буйларына йөгерергә ярата иде. Андагы нарат урманнарында да бүгенгедәй җиңел сулана иде. Казан­да урнашып кына калып булмады. Менә ул тагын ялгыз йөгерә. Арттан йөгерүчеләрнең сулышлары да, тавышлары да ишетелми, һәр әйләнеш саен Казанцев аларның ниче метрга калышып барганнарын гына әйтеп тора: йөз, йөз илле, ике йөз! Булмаган хәл! Менә сиңа - "чабатага су үтми!" Кайда икән Петр үзе? Саша? Сергей?

Финиш. 43 минут 34 секунд! Хуҗин финиш сызыгын үткәндә үз вакы­тын ишетеп кала. Ул - беренче! Икенче - Киев егете Владимир Труфанов - 15, 8 секундка артта. Бу - йөз метр чамасы ара. Константин Воробьев -өченче.

1962 ел, 23 февраль. Фаиз Хуҗин - 14 чакрымлы кросста СССР чем­пионы.

Бу исемне ул 1963 елда тагын бер тапкыр яулый. Аның "Кросс коро­ле" дигән исеме шуннан башлана.

Җиңелгән Болотников та бурычлы калмады. Шул ук елны Фаизны ун чакрымга йөгерештә отты. Дөрес, бу аңа җиңел бирелмәде. Петрга үзенең дөнья рекордын яңартырга туры килде.

1962 елның 11 августы. Без, марафончылар, үзебезнең юлны үткәч; Мәскәү Үзәк стадионының йөгереш юлы кырыена тезелешеп утырдык. Ил беренчелеге бара. Хәзер ун мең метрга йөгерү булачак.

Старттан ук Болотников алга чыкты. Бик яхшы хәзерләнгән. Икенче төркем алдыннан Фаиз Хуҗин йөгерә. Аның артыннан Артынюк, Жуков, Захаров, Иванов һәм инде "гомерлек шәүләсенә" әйләнгән Ефимов бара. Борис белән Фаиз бер үк тренер - Казанцев күзәтүендә шөгылләнсәләр дә, йөгерү гадәтләре үзгә. Хуҗин гел алда, Ефимов - аңа ияргән. Ун ча­крымның соңгы - 25 нче әйләнешенә хәтле арттан бара да, финишка ыргым ясап, тасманы беренче булып өзә. Тигез җирдә Фаизга авыр. Тау булсын. Үргә йөгерү. Менә ул кайда хуҗа. Бу юлы да шулай. Петр китте. Аны куып тотарга булашучы юк. Барысы үзенең финиш тизлегенә ышана.

Финиш. Болотников - беренче. Ул үзе үк куйган элекке дөнья рекор­дын яңарта. Бүгеннән рекорд - 28 минут 18,2 секундка тигез. Әлегәчә -28.18,8 иде. Хуҗин 29.40 вакыты белән тугызынчы-унынчы урыннарны бүлешә. Аңа ияреп йөгергәннәр-барысы да алда. Гел шулай. Фаиз юл­дашларына бераз үпкәле дә.

1960 елда, Тулада, Фаиз беренче тапкыр спорт мастеры нормасын үтәгәндә дә алар шулай йөгергән иде.

"Комсомольская правда" 21 май 1960 ел. "... Пермь егете Фаиз Хуҗинны һич тә киң җилкәле дип булмый. Әмма бөтен стадион күз ал­дында танылган стайерлардан Десятчиков, Захаров, Ануфриев, Пудов шул җилкәгә ышыкланып йөгерде. Караңгы төшеп килә. Салкын әче җил тәнне куырып ала. Ә билгесез егет йөгерү осталарын ияртеп бара да бара. "Кая ашкынасың? Үзең дә кеше җилкәсе артына ышыкланып ял итеп ал!" - дип кычкырасы килә.

Тугыз чакрым буена Хуҗин көрәште. Владимир Куц көрәшкән кебек көрәште".

Газета хәбәрчесе генә түгел, хәтта Хуҗин артыннан йөгерүчеләренең тренерлары да аның батырлыгына сокландылар. Үз шәкертләренә: "Алга чыгыгыз! Егеткә бераз ял бирегез! Алып барыгыз!"-дип кычкыргалый башладылар. Тик чыгучы булмады. "Сабакташы" Борис Ефимов та чык­мады. Фаиз дүртенче булды. Әмма ул шат. Ул теләгенә иреште. Ана урыннан бигрәк вакыт кирәк иде. 29 минут 40 секундтан тизрәк йөгерергә. Бу - спорт мастеры нормасы. Фаиз 0,2 секундка тизрәк йөгерде. Аның вакыты - 29.39,8. Күптәнге хыялы тормышка ашты. Бүгеннән ул тулы хокуклы булып осталар арасына керде. Ә осталар? Гадәттәгечә, финиш ыргымы ясап, бүләкле урыннарны бүлеште. Десятчи­ков - беренче, Захаров - икенче, Воробьев - өченче. Суык җил белән тартышып арыган Фаиз, соңгы көчен җыеп булса да, башкаларына би­решмәде. "Осталарның" булышмавына бераз күңеле төшкән Фаизның хәтеренә әле үткән атнада гына булган хәл килде. Биш чакрымга йөгерделәр. Анда да бөтен юл буена Фаиз алда барды. Анда да, бүгенгечә, бүләкле урыннары финиш ыргымы ясап кына бүлештеләр. Беренче - Бо­лотников, 14.01, икенче - Ефимов, 14.02, Артынюк - 14.04, Жуков -14.06, бишенче - Хуҗин, 14.16. Финиш тизлеге җитешми аңа. Шуңа күрә юлда бик эшләргә туры килә. Дуслар булышырга атлыгып тормый шул. Хәттә чит илдә дә.

Франция коммунистлары газетасы "Юманите" инде күп еллардан бир­ле кросс үткәрә. 1961 елда, әлеге Мукачеводагы кросста Болотников белән Артынюкка гына оттырып, өченче урын алгач, Фаиз да беренче тапкыр шул кросска барган иде. Хуҗинның Россия чемпионы булу хәбәре,  аның кросста осталыгы турындагы сүзләр үзеннән алдан килеп җиткән булган. Немецлар, поляклар, инглизләр игътибарын аңа юнәлткән. Барысы да Хуҗинны сагалый. Аның җинүен көтә. Безнекеләр дә. Фаиз гел алда. Болотников тагын Мукачевода кулланган алымын ка­батлый. Финишка көчле тизләнеш ясап китә. Аның артыннан Конов, Иванов, Пудов ыргыла. Фаизга бишенче урын өчен поляк Станислав Ожуг белән генә тартышырга кала. Фаиз бишенче. Биш кешелек Совет командасы - беренче. Ярый әле, ичмасам, бу юлы барысы да Хуҗиннын хезмәтенә лаеклы бәя бирә. Фаизның күңеле төшеп, үзебезнекеләрнең барысыннан да начар йөгердем дип, үз-үзен битәрләп барганда аны тре­неры кочаклап ала. Хискә сирәк бирелүчән тыйнак Казанцев та бу юлы тыела алмый, шәкертен мактый. Урыс гадәте буенча, аны үбә-үбә ботар­лый. Шатлыгын кая куярга белми. Аптырап калган Фаизга:

-Син үзең дә аңлап бетерә алмыйсың бит, Фаиз, команда өчен нинди зур эш эшләгәннеңне! - ди.

Поляклар - әлеге Ожуг белән Иржи Хромик, венгр Янош Гусар, ру­мын Константин Греческу, немецлар, тагын инглизләр - барысы да бергә, Фаиз алга чыкмагач, урысларның дәррәү аны узып алга ыргылуын бер хәйле генә дип уйлаганнар икән. Имеш, финиш башларга әле иртәрәк.

Алар команда белән, барысы да "Хуҗинга эшли". Янәсе, ыргымнары күз буяу өчен генә. Финишта аңа юл ачачаклар. Китмәскә. Хуҗинны сакларга. Менә аның ыргымы башлангач, ычкындырмаска. Алар Фаизның уйнап түгел, чынлап артка калуына ышанмыйча алданганнар. Безнең тре­нерның шатлыгы, башкаларының кайгысы - шуннан икән. Тик Фаизга гына моның куанычы әз. Инде ничәнче тапкыр аны финишта узалар. Ниһаять, ул үз коралын тапты, бугай: "Тыныч башлап, көтмәгәндә һөҗүм. Тизләнеш. Ыргым артыннан ыргым. Юлда беркемгә дә ял бирмәскә. Үзеңә дә, көндәшләргә дә. Шул гына аңа җиңү китерәчәк. Моны ул Мукачевода сынап карады инде. Җиңде. Тагын кулланырга кирәк".

1963 ел. 10 февраль. Швейцария. Лозанна. 8,5 чакрымлы кросс. Таулы җир. Карлы юл. Фаиз Хуҗин - беренче. Вакыты - 30 минут 52 секунд.

1963 ел. 24 февраль. Мукачево. 14 чакрымга СССР беренчелегенә кросс. Шул ук Каменка тавында җиде әйләнешле юл. Фаиз Хуҗин 45 минут 03 секунд белән - тагын чемпион.

1963 ел. 31 март. Париж. Венсен урманы. Тигез җир. 8 чакрымга "Юманите" кроссы. Фаиз Хуҗин - бишенче урын, уңмады Фаиз Париж­дан, вакыты - 23 минут 13 секунд. Беренче - поляк Казимир Зимны -22.58,0, икенче - Болотников - 22.58.8, 3-4 нче урында поляк Здислав Кшишковяк белән Леонид Иванов, Хуҗин артыннан алтынчы урында Алексей Конов - 23.20, җиденче - Борис Ефимов - 23.21. Совет команда­сы - җиңүче.

Аннан соңгы стартларда - Прагада, Берлинда, Женевода, Лондонда Хуҗин бүләкләр ала.

 

3. Ерак юллар каһарманы.

Шул ук елларда Фаиз асфальт юлларда йөгерү ярышларында да катна­ша башлый. Беренче сынамышка Пермьдә 20 чакрымга йөгереп карый. Беренче урын. Вакыты - бер сәгать тә җиде минут. 1958 елда Пермьгә килгән беренче елында күреп исе киткән утыз чакрымга йөгерүче карт марафончы Николай Сафронов белән бергә Мәскәүгә бара. Әлеге куркы­ныч озын 30 чакрымлы юлны 1 сәгать 43 минут 30 секунд вакытта йөгерә. Шунда Казан йөгерешчесе Анатолий Александров белән таныша.

Аның аркылы Татарстанның өлкән тренеры Николай Митянингә хат җибәрә. Казанга күчәргә теләген белдерә. Николай Павлович аны чакы­рып кайтара. "Элекон" берләшмәсенә эшкә урнаштыра. Тулай торакта урын бирәләр. Бу - 1959 ел. СССР халыклары Спартакиадасы елы. Митя-нин Спартакиадага көчле Татарстан командасы тупламакчы. Ул Хуҗинның 1958 елдагы зур уңышларын белеп тора. Фаиз Пермьдәге тре­неры Юрий Пантюшкинның бөтен таләпләрен үтәгән. Хәзер ул авыр­лыгы 48 килодан артмаган солдат түгел инде, тоташ мускуллардан гына торган 56 килограммлы спортчы. Пульс - 42, кан басымы - 105кә 60. Полк врачы әйткәндәй, кеше түгел. Йөгерү машинасы! Кайсы тренерның да күзе кызарлык. Митянин Ленинградтан Лесгафт исемендәге физкульту­ра институтын тәмамлаган марафончы Яков Каркушинны да чакырып ала. "Динамо" стадионында хуҗалык бинасында бүлмә биреп, аны мили­циягә эшкә урнаштыра.

Фаизның Казанда беренче старты. Унбиш чакрым. Үзәк стадионнан соцгородка хәтле барып әйләнеп кайткан юлны ул 49 минутта үтеп бе­ренче була. Юдинодан танылган чаңгы остасы һәм көчле йөгерешче дә булган Иван Кондрашов икенче урынга кала. Каркушин бишенчеме-алтынчымы урында. Хуҗин быел Татарстан командасында йөгерә. Мәскәүдә, шул ук былтыргы юлда 30 чакрымны 1 сәгать 39 минутта үтә. РСФСР буенча җиденче урынны ала. Аннан кайткач биш һәм ун ча­крымнарга Татарстан рекордларын яңарта. Тик, спартакиада үткәч, җәйге-көзге ярышлар тәмамлангач, Казанда Фаизга бер кечкенә генә бүлмә дә бирә алмыйлар. Егеткә ул чакта иңде 25 яшь. Өйләнергә, гаилә корырга вакыт. Ул кире Пермьгә китә. Хәер, Каркушин да озак тормый. Көннәр салкыная башлангач, такта бүлмәсен ташлап, Ленинградка кайтып китә.

Казанның Фаизга шул файдасы тия - ул, моннан соң, 30 чакрымга йөгерүнең "тәмен" таба. Мәскәүдә "Труд" газетасы призына уздырыла торган халыкара йөгерештә елдан-ел уңышка ирешә башлый.

1965 ел. 13 июнь. 210 кеше арасыннан финишка беренче булып икесе - Сергей Попов белән Фаиз Хуҗин иңгә-иң килеп җитәләр. Судьялар, озак киңәшкәннән соң, беренчелекне Поповка бирә. Вакыты - 1 сәгать 37 минут 35,4 секунд. Хуҗин - икенче - 1:37.35,5. Янәсе, секундның ун­нан бер өлешенә артка калган.

1966 елда ул тагын икенче. 1. Скрыпник Анатолий, Украина, 1:34.57,80. 2. Хуҗин Фаиз, Пермь, 1:36.32,40. Ниһаять, Фаиз монда да җиңүгә ирешә. 1969 ел. 8 июнь. "Труд" газетасы призына 30 чыкрымлы йөгереш. 1.Хуҗин Фаиз, Пермь - 1:33.57,00.

"Кече марафон" дип аталган 30 чакрымга йөгерештә Фаиз башка шәһәрләрдә дә яхшы урыннарда була. Традицион дип саналган, күп кеше катнашындагы шәһәрара йөгерешләрдә җиңә. 1966 ел. Орджоникидзеабад-Дүшәмбе йөгереше. "Коммунист Таджикистана" газетасының 1966, 5 ап­рель саныннан "Җиңел аяклы Пермь йөгерешчесе": "Әле узган айда гына Фаиз Хуҗинны һәм аның иптәшләрен "Юманите" кроссында җиңүләре уңаеннан Париж алкышлаган иде. Ә үткән якшәмбедә Пермьнең шөһрәтле спорт остасын Дүшәмбе хөрмәтләде". РСФСР, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Латвия һәм Ленинградтан килгән 79 йөгерешче арасында Хуҗинга каршы торырлык бер кем дә булмады. Җиңүченең ва­кыты - 1 сәгать 36 минут 16,6 секунд. Әлегә хәтле бу юлда әле берәүнең дә моннан тизрәк йөгергәне юк иде. Бу арада узган ел үзе үк куйган иң югары нәтиҗәсен Хуҗин быел 1 минут 11,4 секундка яхшыртты. Икенче йөгерешче - Дүшәмбе марафончысы Гаррий Рязанов финишка 2 минут 50,3  секунд узганнан соң гына килеп җитте.  Өченче  булып Чиләбедән Леонид Кочерягин килде. Дүшәмбенең тагын бер йөгерешчесе Мөхәммәтсадыйк Шакиров дүртенче булды.

Көн бик эссе булды. Утыз градуска якын. Каферниһан елгасы үзәнендә җилсез һава. Сулышны киптерә. Астагы тау елгасының дымы өскә күтәрелеп җитми, шаулаган тавышы гына ишетелә. Аяк астында ас­фальт йомшарган. Мөхәммәт, Фаизның якташы, Мөслим районыннан. Монда "Дүшәмбе йөгерешчеләре" дигәннәрнең күбесе - Татарстан егетләре. Фоат Җәгьфаров, Сөнгатулла Гадиятов, Сәет һәм Нәҗим Ка-сыймовлар, Гали Сәмигуллин, Г.Шәмсетдинов. Әле тагын мин белмәгәннәре бардыр. Иң көчлеләрен генә атадым. Сүз уңаенда башка шәһәрләрдән килгән татар егетләрен дә әйтим. Кемероводан Әсһадулла Габидуллин, Алма-Атадан Дамир Мөхәммәтҗанов - Халыкара спорт мас­терлары, Мөхәммәтсадыйк Шакиров та - шул ук дәрәҗәдәге йөгерешче, 1964 елда Токио Олимпия уеннарында марафон йөгергән егет.

1965 елда да, Таҗикъстан газетасы әйткәнчә, Фаиз Хуҗин җиңгәч, аңа хәтле булган чемпион Рязанов, 1966 елга бик каты хәзерләнгән булган икән. Бер адымга да калмыйча Фаизга ияреп барырга да, тагын да шул -осталарча - финишта гына китәргә икән исәбе. Салкын кыштан килгән Хуҗин эссегә дә түзмәс, финиш алдыннан йомшарыр, дип тә уйланган­дыр. Ә ул, Гаррий, урыс булса да, монда даими яшәүче кеше. Эссегә күнегә төшкән. Мөхәммәт Фаизга булышырга булды. Алар старттан ук бик көчле киттеләр. Рязанов, ни хәтле тырышса да, мондый тиз башлауга әзер булмаган булып чыкты. Өч-дүрт метр үтүгә әкренәеп калырга мәҗбүр булды. Мөхәммәт белән Фаиз шул бер китүдән әйләнеп тә кара­мадылар, киттеләр. Ярты юлны узгач кына Мөхәммәт, Фаизны алга җибәреп, акрынайта башлый. Ничек икән монда безнең Таҗикстан чем­пионы? Фаизны куып җитәрлек д'рманы юкмы? Юк. Гаррий күренми дә. Шәһәргә кергәч, финишка ике чакрымнан да ким калгач кына куып җитә ул Шакировны. Ә Хуҗин бер чакрымга алдан килә.

Кичен "Памир" кунакханәсендә якташларның матур гына мәҗлесе булды. Сүз үзәгендә, әлбәттә, Казан, Татарстан булды. Туган җирләрен, авылларын искә алулар, сагынулар, киләчәктә тагын очрашырга - бергә йөгерергә өмет-теләкләр. Иртәгәсен Фаизлар Варзоб тарлавыгы дигән бик матур җиргә барып тау чәчәкләре җыеп кайттылар. Аларны Пермьгә озаттык. Очтылар. Безнең самолет әле иртәгә генә буласы иде. Дүшәмбенең татар егетләре белән Ленин проспектындагы "Рәхәт" кафе-сеңдә пылау, лагман ашап, яшел чәй эчеп, тагын бер көн сыйландык.

Озакламый Фаиз тренерлык эшенә күчте.

 

Камил Мохтаров,

халыкара спорт мастеры.

 

Резюме

Публикация Камиля Мухтарова, мастера спорта международного класса, ярко характеризует этапы становления выдающегося спортсмена, чемпиона СССР 1962, 1963 гг., бегуна Фаиза Ху-зина, которого современники прозвали "королем кросса".

Фа из Хуҗин - кросс короле   201