1998 3/4

Пугачев күтәрелеше тарихыннан бер чыганак

Емельян Пугачев җитәкчелегендәге 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы тарихының рус һәм совет галимнәре тарафыннан тирән өйрәнелүгә, восстаниегә нисбәтле күп төрле ма­териалларның нәшер ителүенә карамастан*, Рос­сиядә яшәгән халыкларның, шул исәптән татар халкының тарихында мөһим роль уйнаган бу күтәрелеш турында татар телендәге яңа чыга­наклар, сирәк булса да, әлегә кадәр табыла то­ра.

Заманында Пугачев восстаниесе тарихына караган һәм татар кешесе тарафыннан язылган хатирәләренең берсен Миркасыйм Госманов та нәшер иткән иде". Ул нәшер иткән документ Казанда һәм аның тирәләрендә Пугачев хәрәкәте белән бәйле булган вакыйгаларны тасвирлаган булса, тәкъдим ителә торган язма бөтен восста­ниенең кыскача тарихын яктырта.

Әлеге текст Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондла­рына яңа кергән, хәзерге вакытта 182г (149) шифры белән саклана торган кулъязмада табыл­ды. Ул фикъһы буенча «Мөхтәсарел-Кодури» исемле гарәп телендәге китапта теркәлгән. Кулъязма китап үзе 199 кәгазьдән гыйбарәт, форматы 21x34 см. Китапның башындагы һәм ахырындагы буш битләрендә тыйбб-медицина бу­енча язмалар, шигъри әсәрләр (шул исәптән, Әбүбәкер Рәхимкол углының бер шигыре), үлчәмнәр һәм вакыт турында язмалар, хәлегънамә (аерылышу турындагы хосусый документ) формуляры үрнәге һ.б. шундыйлар язылган. Кулъязманың төп тексты кайчан язылганлыгы күрсәтелмәгән. Кәгазьдәге су билгесе 1751 елга караганлыктан, кулъязманың төп тексты да 1750 нче елларда язылган дип билгеләргә нигез бар. Хәлегънамә формуляры да моны раслый. Ул «Тарих мең дә йите йөз дә алтмыш елның эчендә Казан өязенең...» дип башлана. Ә мәгълүм булганча, китапның буш битләренә язып куелган мондый төр язмалар, гадәттә, китапның төп текстыннан соңрак   теркәлгәннәр.    Ягъни,    бу   очракта хәлегънамә үрнәгендә 1760 ел дип күрсәтелгән булгач, төп текст аннан әүвәлрәк язылганлыгы шөбһәсез.

Кулъязма Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 1996 елның 19 сен­тябрендә Чуашстанның Козловка районы Кар­мыш (Янгильдино) авылында яшәүче Әхмәт ага Мифтахетдиновтан алынган иде,

Пугачев хәрәкәтенә кагылышлы мәгълүмат кулъязма китапның 36 бите кырыена аноним автор тарафыннан XVIII йөз ахырында язылган бер тарихи язмадан гыйбарәт.

Түбәндә текстны кыскартуларсыз тәкъдим итәбез.

 

***

Сәнә 1773 ноябрьнең ахырында, тарих сәнә 1188 маһы рәҖәбнең ахырында, елан елы эчендә, көз көне ирде, бер мөддәгый фәраван гаскәр илә солтанәт дәгъвасын идеб, «бән бу мәмләкәт маликем» - дәйү, шаһымыза рәүЖият дәгъвасын идеб, Рынбурух кальгасын мөхасарә кылды, Каргалы Җәмәгатен, дәхи Жәмигь әтракьнең сәрхәдендә улан вә Хытай сәрхәдендә улан Дәште Кыпчак Җәмәгатен аз заманда кәндү тәсаррыфында итде. Дәхи бондан соңра Туруйы-скуй тарафындан сәйр идеб, күп Җәңләр идә-идә, фәраван гаскәр илә шәһре Казанны сәнә 1774, сәнә 1189 маһы Жөмадиел-әүвәлнең ахырында ихрак бин-нар, хакестәрен бәрбад итде.

Ахыр һәр тарафтан гаскәр ирешеп фәрар итделәр. Газыйм Җәңләр улыб, һәр ике тарафтан бихисап адәмләр мәмат улдылар.

Хасыйле кәлям, Казанны ташлап, Вулгуның мавәрасы илә Әчтырхан тарафына газем идеб, Саратауны вә Сарчинны тәуабигы илә алыб тордыгында, шул ук та­рихта маһы Җөмадиел-ахирның әүвәлендә ирде, ардыннан урыс гаскәре ирешеп, олуг Җәң улыб, янә фәрар итделәр.

Ахыр Гурьяу кальгасында, шималь тарафында үз гаскәре тотылып, урыс гаскәренә сөреб кател улынды дәйү риваять итделәр.

Хакыйкатьне Алла белер.

 

ИСКӘРМӘЛӘР

сәнә - ел

маһ - ай

мөддәгый - дәгъва итүче, даулаучы; биредә: патшалыкка дәгъва итүче

фәраван - күп; күп санлы

Солтанәт - патшалык

мәмләкәт малике - мәмләкәт патшасы

рәүҗият - тарату, пропагандалау

рәүҗият дәгъвасын идеб - патшалыкка дәгъвасын халык арасында таратып

Рынбурух - Оренбург шәһәре (кальгасы)

Каргалы - икенче исеме - «Сәгыйть бистәсе». Россиянен Казакъстан, Урта Азия һәм башка

шәрык илләре белән сәүдәне үстерү максатыннан чыгып патша хөкүмәте тарафыннан 1744-

1745 елларда Оренбург кальгасы янында төзелгән бистә.  Каргалы халкы нигездә Казаннан

һәм Казан губернасыннан күчерелгән сәүдәгәрләрдән гыйбарәт булган

мөхасарә кылды - камап алды

җәмигъ әтракь - бөтен төркиләр

сәрхәд - чик; ике дәүләт чиге

улан - булган

Хытай - Кытай

Дәште Кыпчак - XI-XII йөзләрдә мөселман (гарәп-фарсы һәм төрки) тарих фәненә кергән

этник-географик термин. Кыпчаклар һәм гомумән төркиләр яшәгән Көнбатыш Себер, Каза-

стан һәм Көнчыгыш Европа территориясен биләгән далаларның атамасы

кәндү тәсаррыфында - үз кулы астында

дәхи - тагы, янә, шулай ук

Туруйыскуй - Троицки шәһәре (кальгасы) , хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсенә карый

сәйр идеб - юнәлеп, хәрәкәт итеп

жән - сугыш

җәң идә-идә - сугыша-сугыша

ихрак бин-нар, хакестәрен бәрбад итде - утка якты, көлен җилгә очырды

фәрар итделәр - кудылар, качарга мәжбүр иттеләр

газыйм җәңләр улып - зур сугышлар булып

мәмат улдылар - һәлак булдылар

хасыйле кәлям - сүзнең кыскасы

Вулгуның мавәрасы - Иделнең аръягы

Әчтырхан - Әстерхан шәһәре

Әчтырхан тарафына газем идеб - кискен ният белән Әстерхан тарафына юнәлеп

Саратау - Саратов шәһәре

Сарчин - Царицын (хәзерге вакытта Волгоград) шәһәре

тәуабигъ - иярүчеләр /иярченнәр/

Гурьяу  -  Урал  (борынгы  исеме  -  Җаек)  елгасының тамагында  урнашкан  Гурьев  каласы.

Хәзерге вакытта Казакъстандагы өлкә үзәге

шималь - төньяк

кател улынды - үтерелде

 

***

Тексттан күренгәнчә, язма Пугачев восстаниесе җиңелгәннән соң теркәлгән.

Бу язманың берничә мөһим үзенчәлеге бар.

Аноним автор Пугачев күтәрелешенең чагыштырмача дөрес хронологиясен бирә. Пугачев гаскәренең   Каспий   диңгезенең   төньягында, Җаек елгасының тамагында урнашкан Гурьев каласы янында тар-мар ителгән дип әйтүе - авторның   тагын   бер   ялгышы.   Ләкин   баш күтәрүчеләрнең төп гаскәре 1774 елның 25 августында Идел буендагы "Соленикова ватага" дигән урын янында тәмам җиңелгәннән соң Пугачевның качып, Гурьев тарафына хәрәкәт итүе мәгълүм факт. Димәк, бу ялгышу авторының әйтелгән вакыйгалардан хәбәрдар булуын кабат раслый.

Билгесез  авторның  мондый  хәбәрдарлыгы һәм аның «риваять итүчеләргә» ишарәләве информаңиясе Пугачев күтәрелешендә актив катнашучыларның берсеннән яисә күтәрелешкә замандаш икенче  чыганактан   алынган   дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Теленең стиле дә шактый кызыклы.

Күренгәнчә, ул коры,  «документаль»  тел белән язылган һәм фактларның констатациясеннән гыйбарәт.

Язма теленең тагын бер үзенчәлеге - байтак фарсы алынмаларын һәм борынгы топонимнарны   /Дәште   Кыпчак,   Хытай/   куллану   - истәлекнең үз заманы өчен шактый укымышлы кеше тарафыннан язылганлыгын күрсәтә. Бу факт исә XIII-XV гасырлардан, Алтын Урда заманыннан килгән, безнең җирлегебездә XVII йөз башында төрки-татар телендә язылган Кадыйр Гали бәкнең «Җамигыт-тәварих» исемле хезмәте, XVIII йөз урталарында фарсы телендә аноним   автор   тарафыннан   язылган   «Җәзаи җэң» кебек чыганакларда гәүдәләнеш тапкан фарсы-төрки тарих фәне традициясенең XVIII йөз ахырында татар укымышлылары арасында әле дәвам иткәнлеген күрсәтә.

 

Ильяс Мөстәкыймов,

КДУның татар халкы тарихы кафедрасы аспиранты

 

Раиф Мәрданов,

Татарстан Милли

китапханәсенең Кулъязмалар һәм

сирәк китаплар бүлеге мөдире

 

Резюме

Публикация аспиранта Казанского государственного университета И. Мустакимова и заве­дующего отделом рукописей и редких книг Национальной библиотеки Татарстана Р. Марданова посвящена новонайденному источнику на татарском языке по истории Пугачевского восста­ния 1773-1775 гг.

Анонимный автор записи, относящейся к концу XVIII в., довольно точно передает хроно­логию хода и основных событий восстания. Это дает право предполагать, что автор получил свою информацию от непосредственного участника событий, либо воспользовался современ­ными событиям записями очевидца.

Еще одной интересной особенностью записи является стиль языка, на котором она напи­сана. В тексте используется довольно большое количество персидских заимствований и архаи­ческих топонимов (Дашт-и Кыпчак, Хытай). Этот факт, во-первых, указывает на высокую об­разованность автора записи, во-вторых, свидетельствует о том, что персидско-тюркская исто­риографическая традиция, берущая начало в XIII-XV вв., имела распространение среди образо­ванной прослойки татар и в конце XVIII в.