1998 3/4

Ризаэтдин бине Фәхретдин: «Тарих вә аның бер өлеше булган нәсел-нәсәб гыйлемнәренең файдасы чиксез...».

Mәшһүр татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэт-дин Фәхретдиннең тууына 1999 елның гыйнва­рында 140 ел тула.

Бөек гыйлем әһеле булган бу олуг зат үзеннән соң килгән буыннарга гаять зур тари­хи һәм рухи мирас калдырган. Аның тормышы һәм эшчәнлеге берникадәр өйрәнелгән булса да, кызганыч ки, әлегә хәтле тулаем тикшерелеп бетмәгән, һаман да Р.Фәхретдиннең үз вакы­тында гарәп язуында басылып чыккан күпсанлы китаплары, бихисап фәнни мәкаләләре һәм архивларда саклана торган күптомлы кулъязмалары белән танышудан бүгенге укучылар мәхрүм. Хәзерге язуда алар-ның беразы гына нәшер ителде.

Галимнең татар тарихы өчен ифрат әһәмиятле фундаменталь хезмәтләреннән "Асарь"нең замандашларыбызга ирешә алмавы бигрәк тә аянычлы. Бу биобиблиографик хезмәтнең ике томы 1900-1908 елларда 15 кеч­кенә китап шәкелендә дөнья күргән, ә 3 нче һәм 4 нче томнары басылмыйча, кулъязма хәлендә калганнар.

Р.Фәхретдин мөселман биобиблиографик әсәрләре һәм рухи остазы Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренең традицияләрен дәвам иткән. Аның бу хезмәтендә, нигездә Идел-Урал төбәгендә яшәгән күпсанлы мөселман-татар та­рихи шәхесләре: галимнәре, әдипләре, ша­гыйрьләре, ишан һәм имамнары турында мәгълүматлар тупланган. "Асарь"нең басылып чыккан 15 кисәгендә генә дә 465 шәхес ту­рында язылган. Аерым затларның тормышлары һәм гамәлләрен бәян иткәндә автор күп кенә эреле-ваклы тарихи вакыйгаларга да тукталган. Аерым төбәк, шәһәр яки авылларга нисбәтле мөһим фактлар теркәп калдырган. Китапта шәҗәрәләр, шигъри әсәрләр, хатлар һ.б. чыга­накларның текстлары да урын алганнар.

Олуг галим тарафыннан күп еллар дәвамында җентекләп тупланган документаль материалларга нигезләнеп язылган "Асарь"е якын киләчәктә басылып чыгар дигән өмет бар.

Журнал укучыларга Р.Фәхретдиннең "Асарь" хезмәтендә басылган кереш мәкаләсен кыскартылган һәм теле җиңелләштерелгән рәвештә тәкъдим итәбез.

 

Раиф Мәрданов,

Татарстан Милли

китапханәсенең

Кулъязмалар һәм сирәк

китаплар бүлеге мөдире

 

Рамил Миңнуллин,

ТР Милли архивының

Татарстан тарихы

документларын ачыклау

һәм өйрәнү бүлеге мөдире

 

Бисмилилләһир - рахманир - рахим.

Максатка кергәнче беркадәр җөмләләрне ошбу урында язу кирәкле дип күрелде. Бу җөмләләр максатыбызның нигезе.

1.

Мәшһүр кешеләрнең яки халык вә мәмләкәтләрнең гомер итүләрен, тереклек итү рәвешләрен сөйләгән гыйлемгә "тарих гьй-леме" диләр. Тарих вә аның бер өлеше булган тәрҗемәи хәлләр һәм нәсел-нәсәб гыйлемнәренең файдасы чиксез икәнлеген игътибарлы һәм үткен күзле булган галимнәрнең һичберсе инкяр итмәс.

Мәккәй Мөкәррәмә, Мәдинәи мөнәүвәрә, Мәрв, Исбаһан, Хәләб, Каһирә шәһәрләре хакында аерым-аерым тарихлар язылуы вә Бәгъдад илә Димәшкъ шәһәрләренең һәрберсе хакында алтмыш һәм җитмешләп җильд[том] тарих китаплары язылуы, изге сахабалар-ның вә сахабаларны күрүчеләр, башка галим һәм укымыш лылар-ның тормышлары буенча хисапсыз күп әсәрләр иҗат ителүе, әһле Исламда бу фәннең никадәр могътәбәр булганлыгына дәлил.

Мөселманнар өстенә килгән мәшәкать вә мәгълүм вакыйгалар сәбәпле сансыз әсәрләр, һәм бу җөмләдән күп тарих китаплары юк ителсә дә, бүген дә һаман йөзләр вә меңнәр илә мондый газиз нөсхәләр дөнья йөзендә исән булуы хәйран калырлык.

 

2.

Бу мәмләкәттә булган халыкларның иң әүвәлгеләре, безнең баба­ларыбыз борынгы төрки вә болгарлар булган хәлдә, үзләренә ба­гышланган тарихлары бездә булмаганы кебек, галимнәре хакында да әсәрләр булмавы аянычлы бер хәл.

Гәрчә 559 һиҗри /1164 милади елда вафат булган Ягъкуб бине Ногман әл-Болгари дигән бер галим безнең Болгар шәһәре вә ха­лыклары хакында зур бер тарих язганлыгы билгеле булса да, бу та­рихтан безгә һичбер хәбәр вә исем беленмәде. Шулай ук, аннан элек, ягъни һиҗри 310/милади 922 елда/ Бәгъдадтан Болгарга илче булып килгән җәмәгать эчендә булган гарәп галимнәреннән Әбүл-Габбас Әхмәд бине Фәзлан исемле мәшһүр затның ошбу Болгар сәфәре хакында язган сәяхәтнамәсе булуы билгеле. Хәтта ки "Иктифаэл - конугъ" авторы Ибне Фәзланның ошбу әсәре хакында "алман теленә булган тәрҗемәсе белән бәрабәр Фрайн исемле бер галимнең тырышлыгы нәтиҗәсендә 1823 елда Петербург шәһәрендә басылды" дип язса да, бу әсәр хакында мәгълүмат алырга ирешә алмадык. Петербург вә Кронштадт шәһәрләрендә булган дусларга кат-кат мөрәҗәгать итүебез, хәтта ки кайбер Шәрыкне өйрәнүче га­лимнәргә язган хатларыбыз - барысы да нәтиҗәсез калды.

Кыскасы, ошбу урында мәмләкәт төзеп, шәһәрләр корып, сәүдәләр йөртеп, мәдәният таратып, дөньяга олуг хезмәтләр иткән бабаларыбызның (борынгы төркиләрнең) хәлләре безләргә караңгы булып калган кебек, араларында булган мәшһүр адәмнәре вә таныл­ган галимнәре дә билгесез калган. Шөкерләр булсын ки, рус язучы­лары үзләренең нәсел вә кабиләләренә тиешле тарихларны язганда, читләтеп һәм кыскалык илә булса да, безнең ата вә бабаларыбыз булган болгар, хәзәр, кыпчак халыкларын да телгә алып үткән бул­ганнар. Булдырырдай кешеләрнең ошбу рус әсәрләреннән файдала­нып бер тарих китабы язулары безнең өчен беренче дәрәҗәдә тиеш­ле эш булса кирәк.

Ерак бабаларыбыз хәлләре хакында милли әсәрләр булмаган ке­бек, бабаларыбыз өстенә килгән татарлар (татарлар да безнең баба­ларыбыз кеби төрки халык) әхваленнән вә алардан чыккан га­лимнәр хакында кулыбызда ачык мәгълүматыбыз юк.

Казан шәһәре Русия дәүләте тарафыннан алынган көндә (чәршәмбе) көн, 23 шәүвәл, 909 нчы һиҗри (2 октябрь, 1552 мила­ди елда) Казан ханлыгы дөньяда бөтенләй булмаган мисалында кал­ган. Бу вакытта мөселманнан әсәр калмаган кеби, гыйлем җәһәтенчә булган әсәрләреннән дә хәбәр калмаган. Моннан соң Ка­занда да вә тирә-як авылларда булган зур янгыннар, бүгенге көндә Оренбург һәм Уфа вилайәтләреннән булган урыннарда берникадәр вакыт дәвам иткән Сәед Җәгъфәр1 һәм Алдар2 вакыйгалары, шулай ук Килмәк абыз (хафиз), Акай, Йосыф вакыйгалары3, мулла Габ­дулла бине Мәезкилде илә Батыршаһ Гали углының4 яулары, Идел буенда булган мәмләкәтләрдә мәшһүр Пугачев0 вакыйгалары мөселман әсәрләренең вә нәфис китапларының юкка чыгуына сәбәп булган.

Юкса Казан ханлыгы җимерелүеннән соң да, аз булса да, берни­кадәр гыйлем әһелләре булырга тиеш иде.

Мәгәр Пугачев вакыйгасыннан соң, бер гасырдан артык вакыт булыр, әһле Ислам, гадәттән тыш бер тынычлык вә рәхәтлектә го­мер уздырганнар. Бераз нәрсәләргә игътибар итмәгәндә, бу гасырны Гомәр бине Габделгазиз (аңа Аллаһының ризалыгы булсын) замана­сы белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Инде бу тыныч вә рәхәт бер заманда безнең галимнәребез, ошбу милләт өчен нинди хезмәтләр иттеләр?! Халкыбыз өчен тарих яздылармы? Яки үзебезнең ана телебезне әдәби тел итәр өчен тырышып, нәхү һәм са-рыфларны төзеделәрме? Вә яки яхшы әхлак хакында гүзәл әсәрләр нәшер кылдылармы? Яисә башка рәвеш илә гыйлем вә мәгърифәт сәбәпләрен җиңел итү өчен тырыштылармы?!

Без исә бабаларыбызның хезмәт вә гыйлемдә булган мәртәбәләрен инкярь итүчеләр булмыйча, мөмкин кадәр камиллекләрен таныту-чыларданбыз. Хәтта ки төн рәхәтләрен вә төн йокыларын фида итеп бу юлларны язып мәшгуль булуыбыз ошбу сәбәп өчен.

"Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас, әдәбияты булмаган халык рухсыз" ди­елгән сүз хәтерләрдә.

Шуңа күрә үз халкыбызның мәшһүр шәхесләрен җыеп таныту өчен ошбу китапны язарга ният иттем. Болардан башка, кайбер чит мәмләкәтләрдән булып та, бу мәмләкәткә килеп йөргән адәмнәрне дә телгә алырга булдым. Язылачак затлар исә үзем белгән кадәр бу­лачак. Юкса Аллаһы Тәгаләнең дөньясы киң булган кебек ирләре дә күптер. Ялгыз бер вилайәт яки бер гасырның мәшһүр затларын җыяр өчен безнең кодрәтебез җитешмәс. Хәбәрләрне белмәвебез ар­касында кайбер затлар хакында, әлбәттә, хәлләрен яза алмыйбыз.

Тарих, тәрҗемәи хәлләр язудан асыл максат исә укучылар өчен дөрес бер хакыйкатьне белдерү яисә дөрес бер хакыйкать белдерергә гайрәт сарыф итү. Шуның өчен, иң элек болар га бәйләнешле булган китаплардан вә могътәбәр әсәрләрдән, мөмкин кадәр җыеп өйрәнү һәм аннан соң күңелдән озын һәм әтрафлы тикшерү кирәклеге мәгълүм.   Бу  исә,   мөмкин  булган  тәкъдирдә,   бер  нөсхә  илә  генә канәгать итмичә, бәлки икенчеләренә күз салу белән була торган хәл. Юкса тарих язмак булып бер ишеткәнне вә колакларга килеп җитешкәнне, хөкем йөртмичә һәм тикшермичә кабул итү бөтенләй дөрес булмас.

Ьич әһәмияте булмаган нәрсәләргә зур әһәмият биреп яки әһәмияте булган нәрсәләргә илтифат итмичә, алтынны бакыр итергә вә бакырны алтын дип күрсәтергә тырышкан кеше гомерен фәкать хыял илә уздырган булыр.

Хәлбуки, бу китапны язып шөгыльләнгән вакытымда йөз төрле каршылыклы фикерләр илә күңелем тәшвишле вә тынычсыз иде. Әгәр дә икенче җильд "Мөстәфадел-әхбар" китабын, шулай ук "Вафийәтел - әсляф"ның кайбер кисәкләрен исәпкә алмасак, күзем уңында китап исеменә лаек булган һичбер нәрсә булмас иде.

Тарих китаплары язганда булган асыл мөшкеллек заманалар вә мәмләкәтләрнең ераклыгы булмыйча, бәлки мөрәҗәгать итәрлек китап һәм чыганакларның юклыгы. Бу исә тәҗрибә итүчеләр өчен мәгълүм бер мәсьәлә.

Бу юнәлештә ничә еллардан бирле җыеп килгән мәгълүматларым күбесе, төрле кәгазьләргә язылган хатлар иде. Безнең арабызда хат­лар тәртипсез язылуы бер гадәт булганлыктан, бу хатларның берсе бер тарафтан вә икенчесе икенче тарафтан башланып, язылачак кәгазе мәйдан булган хәлдә читләренә чыгарып һәм дә астын өскә китереп тә язылган булыр иде. Шулай ук максатка бәйле булмаган гыйбарәләр, кыш көннәренең кичәләреннән дә озын язылганга, максат булган бер юлны укыр өчен тәмам зиһен ватуга хаҗәтле бу­лыр иде.

Мин исә, нигездә, югарыда исемнәрен атаган китапларга игъти­бар иттем. Ләкин асыл игътибар итүемнән тулаем күчерү илә канәгатьләнүем аңлашылмасын! Бәлки аларда язылган шәхесләр хакында мәгълүмат алынуы өмет ителгән затларның барысына бул-маса да, күпчелегенә мөрәҗәгать итеп хатлар яздым. Бәлки дөрес бер сүз ишетелер дип уйлаган затлардан яңадан тулырак аңлатуларын сорадым. Кыскасы, тәкатем җиткән кадәр гайрәт итүдән бер вакыт та ялыкмадым. Кулыма алган каләмемне макса­тыма ирешмичә куймас өчен тиешле эшләрне җиренә җиткерүгә каршы тормадым. Ләкин нәтиҗә хасил итү Аллаһ бәрәкәте. Кай вакытта ахмак вә ялкаулар яткан урыннарында хәзинә табып, төн­кәй тырышучылар ачлыктан җан бирәләр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтенең һичкемгә бирәчәге вә бурычы юк!..

Фикерләгәч, тикшергәч үз карашымча ышанычлы булган дәлилләргә нигезләнеп күп вакытта "Мөстәфадел-әхбар", ягъни шәйхе Мәрҗанинең ихтыяр иткән сүзләренә дә хилафлык иттем. Моннан исә Мәрҗани хәзрәтләренә кылган хөрмәтләребезгә вә сак­лаган әдәпләребезгә зарар килмәс. Тәнкыйть һәм хөкем-фикер йөртү ысулын исә без аның әсәрләрен һәм хезмәтләрен укып өйрәндек.

Мин бу китапны гасырлар вә еллар үтүенә муафыйк тәртиптә һәм әүвәл заманнарда булганнарны алдан сөйләп акрын-акрын соңгыларга таба килдем.

Бу китапны язуда булган авырлыкның сәбәбе ни җәһәттән икәнен сөйләдем. Шуның өчен минем әсәрем яки "Асарем" тулы түгел бер сурәттә булганын инкярь итәргә хакым юк. Хәлбуки, камил әсәрләр иҗат итү минем кебек бер гаҗизгә генә түгел, бәлки дөньяның танылган әдипләре өчен дә зур тырышлыклар сарыф кы­луны таләп итә. Үзебезне юату өчен бер-ике сүзне бу урында искә алсак зарар булмас. Мәсәлән, 200 нче һиҗри / 816 нчы милади ел­дан соң вафат булган Әбү Габдулла Касыйм бине Сәлям (Аңа Ал-лаһының рәхмәте булсын) үзенең бер китабын кырык ел вакыт уз­дырып язганлыгын икърар иткән. 356/967 елда вафат булган Әбелфәраҗ Гали бине әл-Хөсәен әл-Исбаһани (Аллаһ аны ярлыка­сын) илле ел гомер сарыф итеп бер китап язган. 927/1521 елда ва­фат булган Габдулла һатифи "Зафәрнамә"сенә кырык ел исраф иткән, мондыйлар гаять күп. Ләкин мисал өчен болар да җитәр. Шулай ук Европа галимнәреннән гадәттән тыш зирәклеге белән та­нылган булган Ньютон, Монтескье кебекләр кыска гына хезмәтләр язу өчен еллар сарыф иткәннәр, һәркемнең әсәрен үзенә чагыштыру хәтергә алынса, бу сүзләрне язуым тиешсез булмас.

Мәмләкәтебездә булган галимнәрне туплап китап язуыбызны белгән вә ишеткән затлардан күпләр хатлар илә һәм шулай ук йөзебезгә дә "безнең мәмләкәтебездә (бер-ике затны исәпкә алмаган­да) исемнәрен кәгазьгә язарлык галимнәр булганмы? һәрбер имам вә мөдәррис яки шәйх һәм ишан исеме илә мәшһүр булганнарны мактауда асыл вә хакыйкый галимнәргә золым булмасмы?" дип белдергәннәр иде.

Бу китапны язу максатыбыз һәм зиһенебездә булган үлчәвебез үз милләтебезгә укыту һәм гыйлем өйрәтү илә, шулай ук әсәр яки вәгазь һәм нәсыйхәт белән хезмәт иткән шәхесләрне теркәү, хәлләрен тасвирлаганда, мактаганда яисә тәнкыйть иткәндә гадел­лектән аерылмыйча, белгәнебез кадәренчә дөрес һәм тугрысын бәян итүдән гыйбарәт.

Әсәрләре булса, аларны санау, туган вә вафат булган елларын, ос­таз һәм шәкертләрен, һ.б. мондый хәлләрен язып китү безнең мак­сатыбыз. Кыскасы, без язачак нәрсәләр рәсми хәлләргә бәйле. Әмма документаль ышанырлык булмаган яки гыйлеме безгә тапшырыл­маган нәрсәләргә катышудан бар куәтебез белән сакландык. Мәсәлән, бер кеше турында язган вакытыбызда "бу зат, Аллаһы Тәгаләнең дусты, Аллаһы Тәгалә каршында кадере зур, бу кеше үлекләрне тергезде, тәкъдирләр белән идарә итте, күрәзәлек итте" дигән кебек хикәятләр язу вазифабызга кермәде.

Әлхәмдүлилләһи, балигъ булган көнемнән бирле барлык зур их­тыяҗларымны Аллаһы Тәгалә хәзрәтенең фәкать үзеннән үтенгән һәм ялварган кебек, Рәсүле әкрам әфәндебез (Саллаллаһу галәйһи вәссәлләм) тарафыннан хәбәр ителмәгән затларга вәли (Аллаһы Тәгаләнең дусты) дигән кебек бер батырлык кылмадым.

Инде ошбу сүзләрнең барчасын җыеп әйткәннең соңында, болар-ны язуда булган максатыбыз, шулай ук "безнең мәмләкәтебездә га­лимнәр булганмы?" дип сораучыларга әйтеләчәк җавабыбыз да бер­кадәр мәгълүм булыр. Ягъни, бу китапны язудан асыл максатыбыз үз халкыбызга азмы-күпме гыйлем өйрәткән, кайгы һәм хәсрәтләрен тараткан шәхесләрне бәян итү. Моннан исә, хезмәт һәм мәшәкатьләре бәрабәренә аз булса да бер бүлек, хезмәт итәчәкләренә кызыксындыру булыр. Юкса галим дип язачак ке­шеләребезне     Әбелвәлид     Ибне     Рөшед,     Ибне     Ризван,     Хәлил, Сәйбәйвийә, Зәмәхшәри кебек мөселман галәменнән бөек галимлек исеме илә макталган затлар илә тиңләштерү максатыбыз түгел. Бәлки, һәрникадәр түбән дәрәҗәдә булсалар да, онытырга ярамаган исемнәрне язып калдырырга тиеш дип инандым. Кулымнан каләмем төшкән көнгә кадәр ошбу максатта торуымны Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән өмет итәм.

Адәм балаларының тереклек итүләренә сәбәп булган файдалы ачышларны, кирәкле булган һөнәр вә сәнгатьләрне Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре тырыш затлар ярдәме белән дөньяга чыгарыр.

Мәдәни халыкларда һәр нәрсә үзенең әһелләренә тапшырылган яки һәр нәрсәнең үзенә хас әһелләре булыр.

Изгеләр дәверендә, габбаси хәлифәләр вә Әндәлес дәүләтләре дәверендә мөселманнар гәдәттән тыш бай булган кебек, гыйлем һәм мәгърифәттә дә иң зур мәртәбәдә булганнар. Чөнки милләтләргә нисбәт илә байлык белән гыйлем бер-береннән һич аерылмас. Болар исә бер кошның ике канаты яки бер көймәнең ике ишкәге кебек булырлар. Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас.

Элекке заман мөселманнары дөньяның беренче байлары булган кебек, һөнәр вә сәнгать өлкәләрендә булган гайрәт һәм тырышлык­лары бик тә гаҗәеп булган. Харап булып яткан туфракларны бак­чалык итү, тап-такыр булган кырларны игенлеккә әверелдерү, арыклар белән теләгән урыннарына сулар йөртү - мөселманнарның гади эшләреннән булган. Юллар ясау, кирәк урыннарга чишмәләр казып су чыгару, кәрвансарайлар төзү гомуми гадәт булган.

Мөселман тауарлары җиһан йөзенә таралыр, кәрваннары илә иң ерак урыннарга йөрер, гарәп сәяхәтчеләре дөньяның бер читеннән икенче читенә һәрбер халыкның гореф вә гадәтләрен, дин һәм тор­мышларын, мәмләкәтләренең географияләрен язып китерер булган­нар.

Һәр мәхәлләдә сабыйлар өчен мәктәп, һәр шәһәрдә урта мәктәпләр, Бәгъдад, Куртуба, Гарната, Каһирә, Нисабур, Кират шәһәрләрендә дарелфөнүннәр (университетлар) нигезләнгән. Бәсра, Бәгъдад шәһәрләрендә булган гыйльми мәҗлес (академия)ләрдә, олуг галимнәр вә бөек әдипләр җыелып гыйльми әңгәмәләр корган­нар һәм оста чыгышлар вә нотыклар тотканнар. Гарната, Бәсра, Бәгъдад көтепханәләренә җыелган китапларның хисабы булмаган.

Ахирәт вә дөнья өчен кирәк булган фәннәрнең зур галимнәре мөселманнарның үз араларында йөзләр вә меңнәр белән саналган. Бу галимнәрнең үзләре мөнәсәбәтле булган гыйлемнәренә нисбәтле ләкаб-титуллары да булып, мөфәссир (тәфсир галиме) мөхәддис (хәдис галиме), лөгави (тел галиме), сарфый (морфология галиме), нәхүви (синтаксис галиме), фәкыйһ (фикъһ галиме), мөтәкәллим (кәлям галиме), табиб, фәйләсүф, тарихчы, мантыйкый, мөһәндис (инженер) кебек хөрмәтле исемнәр белән бер-береннән аерылып тор­ганнар.

Болар алдында гыйлем шул дәрәҗәдә хөрмәтле булган ки, бер сүзне үзенең белгеченнән ишетер өчен айлар буе сәфәр мәшәкатьләрен һәм мосафирлыкны ихтыяр иткәннәр. Гыйлем вә мәгърифәте камил булганнарны, бөтенләй башка һәм чит халыктан булса да, һаман могътәбәр тотканнар. Бәгъдад шәһәрендә мәҗүси, саиби, яһүди, христиан галимнәренең бөек мөселман укымышлыла-ры белән янәшә утырып гыйльми әңгәмәләр коруларының сәбәбе шул.

Бүгенге Ислам галәменең борынгы мөселман мәдәниятенең дәвамы булуын яки хәзерге мөселманнарны әүвәлге мөселманнарның варислары, оныклары икәнлеген исбат итәрлек дәлил булуы иң мөшкел мәсьәләдер. Чөнки гайрәт һәм тырышлык, шулай ук гыйлем вә мәгърифәт өлкәсендә бу ике гөруһ арасында кечкенә генә дә охшашлык калмаган. Әүвәлге мөселманнар иртәгә дә яшәячәк кеше мисалында ахирәт өчен, вә мең ел торачак кебек дөнья өчен тьгрышкан булсалар, бу замана мөселманнары ялкаулык һәм ваемсызлык йокысына шулкадәр чумганнар ки, уяну ихтималы да бик ерак калган.

Әһле Ислам бәхет дәрәҗәләренең беренчесенә ирешкәннән соң ни хикмәт өчен җәһәннәм төбенә төштеләр?! Моңа ишарәт итүнең дә вакыты җитте. Бу юнәлештә киң вә тирән тикшерүчеләрнең мәгълүматларына күрә, мөселманнарның түбән төшүенә ошбулар сәбәп булган:

1) Аерымлык. Аллаһы Тәгалә хәзрәте "Аллаһы Тәгаләнең бауына җыелышып ябышыгыз да, аерылышмагыз!" дип фәрман итеп торган хәлдә, мөселманнар үз араларында булган бердәмлек бауларын өзеп һәм кисеп, нәфрәтләнеп бер-берсеннән аерылганнар. Бу фирка теге фиркане бидгатькә нисбәт иткән, теге фирка исә монысын азгыннар дип санаган. Бәланың зурысы шул ки, мондый яман уйларны дин вә шәригать исеменнән йөрткәннәр. Рәсүле әкрам әфәндебез (саллаллаһу галәйһи вәссәлләм) үзенең өммәтен үз юлына һәм изге сахабалар (Аллаһ алардан разый булсын) юлына чакырып, шуннан аерылудан кисәткән вә тыйган хәлдә, мөселманнар бу изге әмерне җиренә җиткерү өчен үзләренең гамәл һәм инанулары сахабалар юлына төшү зарур вә бер карыш аерылудан сакланырга фарыз бул­ган хәлдә, мөселманнар Рәсүле әкрамның өммәтен фиркаләргә бүлү вә вак-төяк сәбәпләр белән күпләрне бер читкә аерып чыгарганнар.

2) Милләт киләчәгеннән вә милләткә бәйле файда һәм зарарлар­дан хәбәрдар булмаган вәгазьчеләрнең вәгазьләре. Болар исә аять вә хәдисләрне ялгыш аңлатып, халыкны байлыктан нәфрәтләндергәннәр. Моның нәтиҗәсе буларак әһле Ислам кәсеп вә һөнәр, сәүдә һәм сәнгатьләрдән туктаганнар. Кулларыннан байлык киткән, башкалар ярдәменә мохтаҗ булып калганнар. Табигый, ка­раклык вә талашу арткан. Юллар киселгән, кәрваннар тукталган. Байлык беткәч гыйлемлек үз-үзеннән сүнеп, мөселманнар белән хушлашкан.

3) Түбән җанлылар вә ялганчылар пәйда булу. Болар аркасында мәүзугълы [проблемалы] хәдисләр күбәйде, тәфсир китаплары Бәни Исраил кыйссалары белән тулды.

4)Мөнәсәбәте булмаган кешеләр гыйлемнән мәгълүмат бирүләре. Болар тарафыннан аять һәм хәдисләр ялгыш һәм хата тәфсир кы-лынганнар. һөнәр вә сәнгатьләр, шәригатькә хилаф дип аңлатылганнар.

5) Арасту вә Әфләтун фәлсәфәләре пакь шәригатькә кушылып* китүе. Моның аркасында ысуле игътикадат (инану ысуллары), Ислам нигезләре юнан-грек философлары терминнары белән өйрәтелә башлаган.

6) Гыйлемнәр өйрәтү һәм укыту өлкәсендә гадәттән тыш башлан­гыч өлешләре белән генә шөгыльләнү. Шәкертләр исә, ун-унбиш еллар үзләренең уку вакытларын башлангыч мәйданында әйләнеп үткәрергә мәҗбүр булганнар. Вә бу сәбәптән максатларын күрүдән һәм осталыкка ирешүдән мәхрүм калганнар. Исламның артта ка­луына моннан башка сәбәпләр дә күп булган. Куәтле язучылар без бу урында ишарә иткән маддәләрнең һәрберсе хакында томнар тулы китаплар язырлык.

Бездә беркадәр дәрес китапларын күргән, биш-ун том микъда­рындагы китапларга ия булучылардан кайбер адәмнәр үзләрен га­лим вә мөселман шәригатенә хезмәт итүче дип ышаналар. Мондый ышануның тиешсез нәрсә икәнлеген аз булса да белдерү өчен үткән бүлекне яздык.

Кайбер дәрес китапларының өстәмә һәм кушымталарыннан, ос­тазларыннан ишеткән ысул белән укыту, галим булу өчен җитмәгән кебек, кайбер шәхесләрнең әсәрләрен үзендә булдыру да шәригать хадиме исемен алырга җитәрлек булмас. Бәлки хадим булу өчен иң газиз гомер вә вакытларны корбан итү һәм иң ләззәтле теләкләрне фида кылу, ишеткән авыр сүзләргә сабырлы булу, көне-төне элгәреләрнең әсәрләрен тикшереп, һаман укуда булып, киләсе буыннарга йә телдән, йә язып гыйлем өйрәтү юлында булу кирәк.

Үзебезнең мөселман гыйлемнәрендә булган хезмәтләребезнең дәрәҗәсен ачык белү өчен Европа галимнәренең тырышлыклары илә чагыштыру җитәр. Европа галимнәренең дөньяви гыйлемнәргә булган хезмәтләре белән түгел, бәлки безнең шәргый гый­лемнәребезгә булган хезмәтләре бик тә гаҗәеп. Мәсәлән, мөселманнарның иң кыйммәтле нөсхәләрен кулларыннан чыгарган хәлдә, европалы лар мөселман әсәрләрен җыйганнар.

Без исә, үз мәмләкәтебездә булган мөселман галимнәре илә Евро­па галимнәре арасында булган гайрәт вә тырышлыкларын үлчәүчеләргә бәлки ярдәм булыр дип әлеге мәгълүматны яздык. Һәркем үзенең вөҗдан вә инсафына кайтып, бер төрле хөкем йөртер.

 

1. Сәед Җәгъфәр башкорт старшинасы булып, 1662 елда ихтилал чыгарып егерме елдан артык вакыт дәвам иткән.

2. Алдар да башкорт башлыгы булган.

3. Килмәк абыз, Акай, Йосыф та башкорт халкы арасында зур ихтилал чыгарганнар. Ахырында, 1737 елда әсир алынып, Петербург
шәһәренә җибәрелгәннәр.

4. Бу кешеләр Орски тирәсендә 1755 елда сугыш чыгарганнар. Батыршаһ мишәр Таифәсеннән булган. Петербурга җибәрелгән.

5. Мәшһүр вакыйга

 

Ризаэтдин бине Фәхретдин.

("Асарь", 1 җөзъэ. Казан, 1900 ел).

 

Резюме

Читателям журнала предлагается в сокращенном варианте предисловие из книги "Асар" ис­торика, педагога, религиозного и общественно-политического деятеля Р.Фахретдинова. В этом фундаментальном труде биобиблиографичекого характера, выполненном в классических восточных традициях, представлены сведения о выдающихся тюрко-татарских деятелях науки, религии, культуры, проживавших на территории Урало-Поволжья.