1999 1/2

«Дђрдмђнд шигырьгђ югары бер сђнгать дип карый иде...»

Быел ќђмђгатьчелек ђдђбиятыбызда тирђн эчтђлекле фђлсђфи-лирик шигырьлђре белђн шљџрђт казанган, "Вакыт" газетасы џђм "Шура" журналларыныћ нђширлђреннђн берсе, промышленник џђм меценат Закир Рђмиев -Дђрдмђнднећ 140 еллык юбилеен билгелђп њтђ.
Шушы ућайдан "Гасырлар авазы – Эхо веков" журналы битлђрендђ укучылар игътибарына шагыйрьнећ Фатыйх Кђрими тарафыннан язылган тђрќемђи хђле, З.Рђмиевнећ Ф.Кђримигђ язган дњрт хаты џђм Оренбург губернаторыныћ "Вакыт" газетасы белђн "Шура" журналын нђшер итђргђ рљхсђт бирње турында ике документ -шђџадђтнамђлђр тђкъдим ителђ.
Ф.Кђриминећ "Дђрдмђнд" исемле мђкалђсе 1927 елда язылып, 1929 елда Казанда "Яћалиф" нђшрияты чыгарган "Дђрдмђнд ђсђрлђре" ќыентыгында (тљзњчесе Исмђгыйль Рђмиев) урын алган. З.Рђмиев хатларыныћ икесе - 1905, икесе 1912 елларда язылып, шђџадђтнамђ џђм башка бик књп документлар, хатлар белђн берлектђ Татарстан Республикасы Милли архивында, Фатыйх Кђриминећ шђхси фондында саклана.
Ф.Кђрими мђкалђсе бераз кыскартылып, ђ хатлар тулсынча џђм стиле сакланган хђлдђ бирелђ. Публикация Дђрдмђнднећ тђрќемђи хђлен, иќатын љйрђнњчелђргђ љстђмђ мђгълњмат бирер дип ышанабыз.

Калђмгђ хитаб

Калђм! Кальбећдђ ни сер бар - гаян ит,
Килеп кичмешлђр ђхвален бђян ит.
Тњгеп књз яшьлђрећне бу кђгазьгђ,
Ни моћлы уйларыћ бар - сљйлђ безгђ!
Бабалар кабре янында књћел зар,
Аталар рухыныћ армандђсе бар...
Кара тупрак тулы мђзлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнђр фидасы?..
Калђм! Кальбећдђ ни сер бар - гаян ит.
Тњгеп књз яшьлђрећне бу кђгазьгђ,
Ни моћлы уйларыћ бар - сљйлђ безгђ!

Хитаб - эндђшњ, мљрђжђгать.

Армандђ - телђк, љмет.

Кальб (калеб) - књћел, йљрђк.

Мђзлум - ќђберлђнгђн, рђнќетелгђн.

Гаян итњ - ачып салу, аныклау.

Нида - зар, ыћгырашу.

Бђян итњ - сљйлђп бирњ.

Фида - корбан

Дђрдмђнд

Идел буе татарларыныћ ђдђбият дљньясында њзенећ тирђн мђгънђле матур шигырьлђре белђн танылган Дђрдмђнд - Закир Садыйк улы Рђмиев Оренбург губернасы Эстђрлетамак љязе Ќиргђн авылында 1859 елда дљньяга килгђн. Балалык вакыты шунда њткђн. Њзеннђн ике яшь чамасы зур булган туганы Шакир белђн икесе бергђ шул ук Оренбург губернасы Орский љязе Муллакай авылында мљдђррис Габдулла Сђйед углыныћ мђдрђсђсендђ укыганнар. Ул вакытларда укыла торган гарђп теленећ с арыф, нђхњен1 њткђч, башка дђреслђргђ дђвам итеп, "Шђрхе гакаид"кђ2 кадђр ќиткђннђр. Мђдрђсђдђн чыккач, Закир Рђмиев Истанбулга барып, ике ел чамасында булса кирђк торган. Ул анда билгеле бер мђктђпкђ ке р-мичђ, хосусый рђвештђ тљрек теле вђ ђдђбияты љйрђнгђн. Шагыйрьлђр, ђдиплђр белђн катнашкан. Соћра Русиягђ кайтып, язу вђ тђрќемђлђр белђн шљгыльлђнђ башлаган.
Шул ук вакытларда ул шигырь белђн дђ шљгыльлђнгђн булса кирђк. "Каргалыныћ Сибгатулла хаќига мђктњб" исеме белђн "госманлы лђџќђсендђ" 1884 тђ Юлык авылыннан язган бер шигыре шуны књрсђтђ.
Аныћ русча љйрђнње кай вакытларда булгандыр, џђр хђлдђ ул русчаны мђктђптђ, школада укымаган, хосусый рђвештђ генђ љйрђнгђн. Ул вакы т-ларда рус теле љязлђрдђ, авылларда хђзерге шикелле нык таралмаган, ру с-ча љйрђнњнећ юллары да хђзерге шикелле ќићел булмаган, хђтта русча телгђ тљрле ќирђнњ, дошманлык књзе белђн каралган. Шулай була торыпта, Закир Рђмиев њзлегеннђн русча телне сарыф, нђхњлђре белђн, дљрес язарлык, дљрес сљйлђрлек, яхшы укып аћларлык љйрђнеп алган.
Кайбер кешелђр яшь вакытларында русчаны яки башка чит теллђрне љйрђнђлђр дђ, ђгђр тормышлары шућар баглы булмаса, аннан файдала н-мыйлар, ул теллђрне ђкренлђп оныталар. Закир Рђмиев исђ яшьлегендђ љйрђнгђн тљрекчђ, русча теллђрне генђ тњгел, хђтта мђдрђсђлђрдђ начар гына љйрђтелђ торган гарђп телен дђ онытмаган, бђлки књп мђртђбђ алга ќибђргђн. Тљрекчђ, русча теллђрдђ язылган ђсђрлђрне укып торган, тљрек, рус матбугаты дљньясындагы яћалыкларны эзђрлђп, ђдђбият вђ матбугат дљньясындагы кешелђр, ф и-керлђр, мђслђклђр белђн таныш булып барган.
Ул шђрык дљньясындагы Газзали, Фђхерразый, Ибне Рљшд, Гомђр Хђййам, Сђгъди, Нђваи, Фљзули, Габделхак Хђмит, Ђкрам, Тђњфикъ Риза, Габдулла Ќђњдђтлђр белђн таныш булган шикелле, гареб дљньясындагы Гегель, Кант, Вольтер, Лютер, Шиллер, Гейне, Дарвин, Спенсер, Толстой, Горький, Пушкин вђ башкалар белђн дђ бик тљпле генђ таныш иде. Шул дђрђќђ таныш ки, шундый кешелђрнећ фикер вђ мђслђклђре турында аныћ белђн сљйлђшеп утырганда њзећнећ ялгышыћны књрсђтмђс љчен байтак сакланып, исђплђп сљйлђргђ туры килђ иде.
Боларны язудан максат - шундый бер кешедђн ничек итеп љметсез (пессимист), моћсу шагыйрь Дђрдмђнд килеп чыгуын љйрђнњгђ юл ачудыр.

Дђрдмђнд - алтынчы

Њзенећ искиткеч нечкђ тойгылы, тирђн мђгънђле шигырьлђре белђн танылган шагыйрь Дђрдмђнд Урал тауларында алтын казытучы бер промышленник, яхшы ук бай бер капиталист иде. Мђдрђсђдђ укыган, Истан-булга барып ђдђбият, шигырь белђн шљгыльлђнгђн, шул якларга књћел куйган кеше ничек итеп алтынчы булып китте?
Ул њзе бервакыт болай дигђн иде: "Истанбулдан кайткач, њтђ-биру нђрсђлђр язгаладым, шигырь кебек нђрсђлђр сызгаладым, боларны бастыру дђрте кузгалды. Бастырып булмый. Њземдђ акча юк. Башкалар алып бастырмыйлар (ул вакытларда наширлђр булдымы икђн?), язган нђрсђлђрне кайсы кешелђргђ биреп укыткаларга туры килде, язылган нђрсђлђр мулла-лар-хђзрђтлђр колагына барып керде, дингђ-ђхлакка ќићел караучылык белђн безгђ каршы сњзлђр сљйлђнђ башлады, хђтта тђкфир итђргђ дђ дђртлђре барлыгы сизелде. Ярлылык, мохтаќлык белђн бер нђрсђ дђ эшлђп булмаячагына ышандым, њзећ телђгђнчђ сљйли, язар љчен, тљшенчђћне, фикерећне акчага карап њзгђртмђњ, акча бђрабђренђ сатмау љчен матди яктан мљстђкыйль булу кирђклегенђ канђгать хасил иттем, элек кђсеп итеп акча табыйм, шуннан соћ њз књћелемдђген сљйлђрмен, язармын, дидем".
Закир Рђмиев, элек туганы Шакир белђн бергђ, бђлки аталары кул астындадыр, Юлыкта, Орскидђ кызыл мал белђн сђњдђ иткђннђр. Соћра Урал тауларында алтын казыта башлаганнар. 1917 ел революциясенђ хђтле ул шул эштђ булып, ќђйлђрен Верхнеурал, Орски љязлђрендђге алтын учакларында (приискаларда) тора, кыш Оренбургка килеп яши иде.
Рђмиевлђрнећ алтын казыту эшлђре ућышлы чыккан. Аларныћ егермедђн артык приискалары булган. Анда яхшы йортлар салдырганнар, яхшы атлар ќиккђннђр, байлыкка, рђхђткђ чумганнар. Лђкин алтынчы, бай Закир Рђмиев китап сљюче, књп укучы, белемнђн тђм табучы, нечкђ тойгылы, моћсу шигырьлђр сљйлђњче "Дђрдмђнд" булып калган. Ул башта ук њзенђ Дђрдмђнд (кайгылы, моћлы) дигђн бер исем сайлап ала. Ахырга кадђр шул имза, шул исем белђн яза. Ул моћлы, ул кайгылы - менђ бу да шагыйрь Дђрдмђнднећ њзенђ хас сыйфатлардан берседер.

Дђрдмђнд матбугат дљньясында

Закир Рђмиев алтынчы булып баеса да, ђњвђлге идеалыннан аерылмый: аныћ ђдђбият, матбугатка џђвђсе кимеми. Ул озын кыш кичђлђрен карта уйнап тњгел, китап, гђзит укып њткђрергђ ярата. Кайда булса да, кая барса да, вакытыныћ ђдиплђре, язучылары белђн таныш була. "Тђрќеман" гђзитен беренче саныннан укый башлый. Лђкин Дђрдмђнд турында язганда, аныћ агасы Шакир турында да берничђ сњз ђйтми њтњ мљмкин тњгел3. Чљнки Дђрдмђндкђ аныћ зур тђэсире вђ ярдђме булган.
Шакир Рђмиев тђ туганы Закир тљсле яшьлегендђ русча телне яхшы љйрђнгђн. Соћра туктаусыз китап, ђдђбият укып, аны алга ќибђргђн. Шулай ук тљрек китапларын да књп укый торган булган. Гарђпчђсе дђ ярарлык кына булып, гарђп телендђге китаплар, гђзит вђ журналларын да укып, яхшы аћлый иде. Гомумият белђн авылда туган, авыл мђдрђсђсендђ укыган, элек авылда яки кечкенђ шђџђрлђрдђ (Юлыкта, Орскидђ) сату иткђн, соћра књбесенчђ Урал тауларындагы приискаларында (кырда) вакыт њткђргђн бу ике кешенећ ул вакытларда рус телен шулай яхшы љйрђнеп алулары, аннан гыйльми, ђдђби яклардан файдаланулары, тљрекчђ ђдђбият вђ матбугат белђн танышулары дикъкатькђ алынмаслык бер хђл тњгелдер.
Шул ук Орскидђ Бурнаевлар, Казанда Галикђевлђр, Мљэминевлђр кебек, ул вакытларда књп татар сђњдђгђрлђре бар иде. Бљтен гомерлђре буенча русчаны дљрес сљйлђргђ љйрђнђ алмаганнар, рус телендђге ђдђбият вђ матбугаттан файдалана алмаганнар, дљньяга карашлары бик тар рђвештђ булып, коры бер дини фанатик булып яшђгђннђр. Ђмма Шакир, Закир Рђмиевлђр боларга бер дђ ошамый торган кешелђр булып чыкканнар. Боларныћ фикерлђре нык ачылган, дљньяга карашлары нык кићђйгђн. Моныћ, ђлбђттђ, иќтимагый сђбђплђре булгандыр.
Шакир туганы Закирнећ гыйльми, ђдђби нђрсђлђр белђн шљгыльлђнњенђ кырын карау, каршы килњ бер якта торсын, ул џђрвакыт аны шућар юнђлтеп (тђшвикъ итеп) торган. Укылган китаплар, яћа ђсђрлђр турында бергђлђшеп мљхакђмђ йљрткђннђр, "Тђрќеман"4 гђзитендђ кузгатылган мђсьђлђлђрне бергђлђшеп тикшерђ торган булганнар. Моннан башка алтын казыту эшенећ сђнагать, техника якларын карауны Шакир њзенећ љстенђ књбрђк алып, Закирнећ ђдђби, гыйльми якка књбрђк књћел куюына сђбђп булган.
Шушы ике туган берлђшеп, 1902 нче елларда ук Эчке Русиядђ татар телендђ гђзит чыгарырга ниятлђнђлђр. Лђкин ул вакыттагы патша хљкњмђте моћар рљхсђт бирми. Ахырында алар бу максатларына 1906 елда ирешђлђр. Шул елны Оренбургта "Вакыт" атлы гђзит5, "Шура" исемендђ журнал6 чыгара башлыйлар. Шуннан соћ Дђрдмђнд матбугат, ђдђбиятка бигрђк якын торып яши башлый.
Сирђк-сирђк кенђ ул њзенећ шигырьлђрен "Шура" журналында, кайчакта "Вакыт" гђзитендђ бастыра. Шул шигырьлђре белђн ул татар ђдђбияты дљньясында таныла.

Дђрдмђнднећ шигырьлђре

Дђрдмђнднећ шигырьлђренђ килгђндђ, тњбђндђге берничђ моментка тукталып њтђргђ тиеш була.
Дђрдмђнд шигырьне ђз яза, язган шигырьлђрен ул тиз генђ матбугатка чыгармый. Шигырь язганда сњзлђрне сайлауга, ќљмлђлђрне тљзњгђ, чыгышсыз тђгъбирлђр, гарип тђркиплђр булмауга, сњз белђн тђнасип, ойгынлык булуга вђ башка шуныћ кебек нђрсђлђргђ соћ дђрђќђдђ дикъкать итђ.
Дђрдмђнд шигырьне бастыру, сатып акча табу, кешедђн макталу љчен язмый. Аныћ язган шигырьлђре џичкемнећ телђве, кушуы буенча яки кайбер кешелђргђ ярану, кайбер кешелђрдђн ачу алу љчен тњгел. Дђрдмђнд мондый сыйфатлардан бљтенлђй ерак. Ул шигырьгђ югары бер нђфис сђнгать дип карый, шуннан тђм таба, шућар књрђ вакыт-вакыт аныћ белђн шљгыльлђнђ иде. Рђсем, музыка сљючелђрнећ шул нђрсђлђргђ карашы ничек булса, Дђрдмђнднећ шигырьгђ карашы шулай иде.
Дђрдмђнднећ яза башлаган вакытына кадђр тоткан юлы, тормышка карашы бер генђ тљсле: анда џичбер њзгђреш юк. Ул бер вакыт динче булып мљнаќат ђйтми, икенче вакыт динсез булып књренми, байны мактамый, ярлыны яманламый, яки моныћ киресенчђ эшлђми. Матур сурђтне књреп, тђмле бер исне иснђп лђззђтлђнгђн кеше шикелле, ул да матур сњзлђрне тезеп, тирђн мђгънђлђргђ чумудан лђззђтлђнђ, аныћ башка нђрсђдђ эше юк.
Дђрдмђнд шигырьлђренећ џђммђсендђ дђ баштан ахырына хђтле кызыл ќеп булып сузылып барган нђрсђ - моћсулык, љметсезлек, дљньяныћ фанилыгы, тормыш дигђн нђрсђнећ мђгънђсезлеге. Ул биш-ун еллар тирђсендђ йљрми: ул йљз, мећ, бђлки миллион елларны књз алдына китерђ дђ, џђммђ нђрсђнећ берсе артыннан икенчесе њзгђреп бетеп барганын књрђ. Ул вакыты белђн дљньяга дђџшђт биргђн фиргавеннђрнећ, дљньяга хаким булган Сљлђйманнарныћ, Юлий Цезарьларныћ ничек юк булып китњлђрен, яшьлек, гыйшык, мђхђббђт дигђн нђрсђлђрнећ нинди кыска гомерле булуларын књрђ; вакыты белђн џичбер бетмђслек књренгђн зур дђњлђтлђрнећ, кљчле миллђтлђрнећ ќирлђрендђ бњгенге кљндђ ќиллђр искђнен књреп хђйран кала, киткђн саен њзенећ кечкенђлеген ныграк сизђ дђ моћлана, шуларны ќырлый.
5. Дђрдмђнд џљќњ итђргђ, нидђн дђ булса кљлђргђ яратмый. Кљќњви шигырь язуны ул бер- мутлык итњ, гљнаџ эшлђњ дип карый. Моны ђллђ кайда бер сирђк кенђ эшлђп куйса да, соћыннан аныћ вљќданы газаплана. Хђтта соћга да калмый, шигырьнећ ахырында ук њзенећ књћеле яхшылык телђгђнлеген аћлатып куя. Мђсђлђн, Тукайга ќавап итеп язган џљќњвенећ ахырында ул:

Матур гљллђргђ бул былбыл,

Нђзакђт багына сакчы,

дип, аныћ шулай булырга телђвен белдереп куя.

6. Дђрдмђнд нык миллђтче. Ул аны њзенећ шигырьлђрендђ берничђ ќирдђ аћлата. Лђкин тар миллђтче тњгел. Гарби Европаныћ либераль, кић карашлы, кић исђплђњче миллђтчесе. Ул ватанга књп ђџђмият бирми: ватан бетђр, миллђт калыр, дип ќырлый. Чљнки ватаннары бетеп, њзлђре калган дистђлђрчђ миллђтлђр аныћ књз алдында торалар.
Дђрдмђнд њзенећ шигырьлђрендђ дљньяга гел фанилык књзе белђн караса да, эштђ андый пессимист тњгел иде. Ул татар теленећ имлясы, сарыф, нђхњлђре хакында байтак фикер йљртеп, иќади нђрсђлђр эшлђде. Ул гарђп хђрефлђренећ басма љчен ућайсызлыгын књреп, гарђп хђрефлђренећ шђкеллђрен њзгђртте. Бу мђсьђлђ љстендђ берничђ еллар эшлђп, шул хђрефлђрнећ тљрле кегельдђге њрнђклђрен бастырып чыгарды. Гомумият белђн сђяси, иќтимагый эшлђргђ дђ катнаша, ихлас књћел белђн эшли иде. Беренче Дђњлђт думасына Оренбург губернасыннан ђгъза булып сайланды. Икенче, љченче Дђњлђт думаларына сайлау вакытында выборщик булды. Оренбург шђџђр идарђсендђ берничђ еллар ђгъзалык итте. Оренбургта ачылган мљселман ќђмгыяте хђйриясендђ, рус мђктђплђрендђ укучыларга ярдђм ќђмгыятендђ, ачлар туйдыру, ятимнђр тђрбиялђњ комитетларында рђис яки эшлекле ђгъза булып эшли иде.
Дђрдмђнд революция вакытында качып китмђде, бљтен гаилђсе белђн Оренбургта калды. Соћра Орскигђ (элекке ватаннарына) барып тордылар. Шул Орскидђ торган вакытында кызы, кияве белђн књрешњ љчен Оренбургка килеп-киткђли торган иде. 1921 елныћ октябрь аенда Оренбургтан кайткан вакытта тимер юлда суык тигереп, 9 октябрьдђ Орски шђџђрендђ вафат булган џђм шунда дђфен ителгђн. Њлгђндђ яше 62 дђ булган.
Дђрдмђндне бик якыннан белгђн вђ аныћ белђн егерме биш ел таныш булып торган бер кеше сыйфаты белђн мин аныћ шђхесе вђ кешелеге турында берничђ сњз ђйтеп њтђргђ тиеш табам.
Дђрдмђнднећ кешелек ягы бик югары булып, ул гади татар байларына бер дђ охшамый иде. Ул алдау, хђйлђ, риялану, икейљзлелек итњ шикелле нђрсђлђргђ дошман. Аныћ њзендђ андый сыйфатлар юк. џђр нђрсђне туры ђйтергђ ярата. Сњзендђ, мљгамђлђсендђ соћ дђрђќђдђ туры. Аныћ ђйткђн сњзе, биргђн вђгъдђсе џђртљрле документлардан, вексельлђрдђн нык.
Артык юмарт кеше булмаса да, ул вакыттагы ысул буенча ќђмђгать, халык файдасына иганђ бирњдђн тартынмый. Ќђмгыяте хђйриягђ, рус мђктђплђрендђ укучыларга џђрвакыт матди ярдђм итеп торды. Чит мђмлђкђт мђктђплђрендђ њз хисабыннан берничђ шђкерт укытты. Ул мондый эшлђрен гђзиткђ язарга тњгел, телгђ алып сљйлђргђ дђ яратмый иде.
"Вакыт" вђ "Шура"га ул вакытларныћ Риза хђзрђт7, Йосыф Акчурин8, Габдрахман Фђхретдинов9, Борџан Шђрђф10, Ќђмалетдин Вђлиди11, Шђриф Камал12, Кђбир Бђкер13, Нургали Надиев14 кебек кљчле гыйлем иялђре катнашуга "Вакыт"ныћ буржуазный милли газеталар арасында ић кић мђслђкле бер гђзитђ булуына, гђзитђ вђ журналныћ наширлђре булган Шакир вђ Закир Рђмиевлђрнећ кић караулары сђбђп булды.
"Вакыт"та хатыннарга хокук бирњ тиешлек, мђдрђсђлђр ислахы, татар театрын књтђреп язу шикелле нђрсђлђр басылып чыкканда, муллалар вђ мљтђгассыйб байлар тарафыннан наширлђренђ књп игътиразлар, џљќњмнђр булса да, алар мондый турыларда гђзитђгђ тђэсир итђргђ тырышмыйлар, џичбер сњз ђйтмилђр иде. "Вакыт"ныћ унике еллык дђвамында баш мљхђррирнећ нашир Дђрдмђндтђн ишеткђн берничђ тђнбиџлђре булса, алар да: гђзитђгђ "сарт" сњзе истигъмаль ителмђсен, "тљркестанлы", "тљрек", "њзбђк" сњзлђре истигъмаль ителсен иде. Казакъ, башкорт кебек халыклар турында џичбер кљлњ, кимсетњ сњзлђре язылмасын иде. Хива, Бохараныћ ул вакытта Русиягђ кушылып губернага ђйлђндерелњ фикерлђре йљри иде. Безнећ гђзитђ шул фикергђ кушылмаса иде... кебек нђрсђлђрдђн гый-барђттер.

Фатыйх Кђрими. Мђскђњ.

20.12.1927

Дђрдмђнднећ Ф.Кђримигђ язган хатлары

Алынды: 26 сентябрь, 1905 сђнђ

Биисмиџи

Мљхтђрђм борадђрем Фатыйх ђфђнде!

Ќђнабећезгђ ихласлы сђламнђремне књндердем. 7 нче сентябрьдђ язмыш мљбарђк мђктњбећезне алдым.
Мђкђрйђ ђхвалђтен укып, Шакир абзый белђн берлектђ гаять мљтђлђззиз булдык. Бер дђрђќђ гњзђл муаффђкыять вђ максатка яхшы гына хезмђт вакыйг булган дип, хисап кылыштык. "Интеллигентный кружок" ляихђсеннђн копия књндермђкезе њтенђмен - хезмђте књп булмас.
Мљхтђрђм Риза казыйныћ Оренбурга торуга килњ ихтималыны укыгач, мђгълњм газета мђсьђлђсене кузгатып сљйлђштек. Рљхсђт сорау љчен хђзерге вакыт, иншаллаџ, муафикъ булса кирђк, диештек. Бинађн галђ зђликђ, Шакир абзый Хђсђн ќизни Акчурингђ15 хат язды, Петербурга барырга њтенеп, џђм муафыйк ќавап килде исђ, расходка лязим акчасын тизлектђ йибђрермез, дип язды. Џђр ни гђзит иќтиџадында булачакмыз. Ђгђр Акчурин барудан отказаться итсђ, сезгђ язармыз.
Бу хосуста мђслихђт књрсђгез, Риза казый ђфђндене хђбђрдар итђрсез. Ђгђр Акчурин бу эшкђ алынса, Љфе шђџђрендђ мђхале нђшер улачак ихтимал, ђгђр алынмаса - мђслихђт вђ имкяне кай шђџђрне иќаб кылыр.
Шакир абзыйныћ сђламђтлеге, ходага шљкер, бу ел бик яхшы.
"Шу фђлякђтле хутор" мђсьђлђсе хакында Шакир абзыйныћ фикере ошбу: саткан хђлдђ алты, ђкалль биш йљз тђћкђдђн кимгђ булганда, сатмауны мђслихђт књрђдер. Сатмаган хђлдђ насосын алдырып, приискка йибђртергђ њтенђмез. Оренбурга алдырсаћыз, безнећ Габдрахман ямщик табып, тљятер Шакир абзыйга. Љен алучы булса, урыныннан, булмаган тђкъдирдђ - боздырып, Оренбург китертеп сатырга мљмкин, ягъни таштан гайре агач нђрсђлђрен. Плодовай агачларны, мљмкин булса, бер маклер кушып, биш-ун тљплђп саттырып карарга мљмкин - џђр ни љч йљз тђћкђгђ биргђннђн шулай бозып алган артык булыр дип уйлыйдыр - насосы њзе ике йљзлђргђ торырлык дип чамалый - насостан гайресеннђн йљз тђћкђ, ђлбђттђ, хасил кылып булса кирђк ди - янђ сезнећ, ничек књрерсез, мђсьђлђнећ џђр тарафы сезгђ мђгълњм.
Госман Нури16 ђфђндегђ кљч-хђл белђн ошбу кљн мђктњб-ќавап яздым. Ќавапны бу кадђр кичектергђнемђ ояламын.
Йибђргђнећез "Нђшрияте Кђрими"лђр17 килеп тора, тђшђккерлђр кылып укыймын. Сђламђт буласыз.
Газиз гомерегезгђ бђрђкђт телђп -кђминђ Закир.
19 сентябрь, 1905 сђнђ.
Искђндђрский приискадан.

TP MA, 1370 ф., 2 тасв., 20 эш, 10, 106 битлђр.

борадђрем – туганым

мђхђле нђшер - нђшер ителњ урыны

мљтђлђззиз булдык - тђм таптык, сљендек

имкян - мљмкинлек

муаффђкыять - яраклылык, туры килњ

иќаб кылыр - ућай књрер

ляихђ - проект

"шу фђлякђтле хутор" - "шул бђлале хутор"

бинађн галђ зђликђ - шућа књрђ

ђкалль - ић аз дигђндђ мђгънђсендђ

лязим – тиешле

тђшђккерлђр - рђхмђтлђр

мђслихђт књрсђгез - кирђк тапсагыз

кђминђ - ким, фђкыйрь

Алынды: 5 ноябрь, 1905 сђнђ

Биисмиџи

Мљхтђрђм борадђрем Фатыйх ђфђнде!
Бакча хосусында шљбџђсез ќавапка мљнтђзыйрсыз! Ђњвђл њзем љйдђ булмадым. Икенче - абзый белђн мђслихђт кылу зарур булды - кљннђр њтте.
Бакчаны хђзергђ ул бђџагђ сатмау мђслихђт књренде. Насыйп булса, язга чыккач бер мђслихђтен кылып карармыз. Кышлык расход, ђлбђттђ, безнећ љстемездђ.
Газета хосусында џичбер тђшђббестђ булынганымыз юк. Оныткан љчен тњгел, бђлки мђркђздђ ђхвале сђясийђнећ кљн саен хљсне тђбђддел кылмак-та вђ "явочный порядок" љмиде барган саен куђт алмакта булган љчен. Хода кушып та тизлектђ "Хљррияте тамм" галђбђ тапса, хђзерге хђлдђ кабу-лына мозтар булганымыз књп "чара юк"лар, мђванигълардан котылыр идек. Шућа књрђ янђ бераз сабыр итсђк микђн димез. Сез ни диярсез?
Думага вђкалђт хосусында Оренбур олугларыныћ мђктњбен алдым. Ђлбђттђ, андый илтифатка хљсне тђвђќќеџкђ мђмнун булмамак мљмкин тњгел. Шакир абзый белђн мђслихђт кылганым юк ђле. Мђслихђт кылгач, Нургали ќизнђйгђ18 ќавабымны ђйтђчђкмен. Ђмма хђзерге сђгатьткђ њз фикеремне сезгђ мђхрђманђ ^ язамын - ул хезмђтне дђргаџедђ кыла алмаячакмын. Миндђ икътидар юк, миллђт нђзедендђ мђсьњлияте зур. Џђм безгђ, ягъни Оренбур мљселманнарына, њземездђн вђкил йибђрмђк мљйђссђр исђ ялгыз бер вђкил йибђрњ мљмкин булачак. Шундаен газиз форсаттан хљсне истифадђнећ зыягына сђбђп буласым килми. Иншаллаџ, лаеграк кеше табылыр.
Госман Нури ђфђнде белђн хат язышамыз. Мђгълњм хоруфат тђмам булган икђн. Љч-дњрт сђхифђлек куйдырып, Оренбурга сезнећ исемгђ йибђрергђ њтендем. Шайђд, килђ калса, ќђнабећездђн илтимасмын: њзећездђн башка фђрде вахид књрмђсђ икђн.

Кђминђ Закир

26 октябрь, 905 сђнђ. Приискалар.

Оренбурга гаеде шђриф њткђч, берђр атнадан соћ чыкмак булып тора-мыз, Хода кушса.

TP MA, 1370 ф., 2 тасв., 20 эш, 16, 166 битлђр.

 

мљнтђзыйр - љмет итњче

тђшђббес - бер эшкђ тотыну, керешњ

мђркђз - њзђк

ђхвале сђясийђ - сђяси хђллђр

хљсне тђбђддел - яхшыга њзгђрњ

хљррияте тамм - тулы ирек

галђбђ тапса - ќићсђ

мозтар - чарасыз

мђванигъ - каршылыклар

хљсне тђвђќжеџ - яхшы телђк

мђмнњн - шат

мђхрђманђ - сер итеп

дђргаџедђ - љстенђ алу

икътидар - булдыра алу

миллђт нђзедендђ - миллђт каршында

мђсьњлияте - ќаваплылыгы

мљйђссђр - ќићел, ќайлы

хљсне итсифадђ - яхшы файдалану

зыяг - югалту, ђрђм

илтимас - њтенњ

фђрде вахид - бер кеше дђ

13 сентябрь, 1912 сђнђдђ [алынды]

Биисмиџи

Мљхтђрђм борадђрем Фатыйх ђфђнде!
Тђбрик телеграмыћызны алып бик шатландым. Њзем биш-ун сњз тђбрик тђ яза алмаганмын. Начарлыгымны икърар кылсам, гљнаџымныћ гозере була алыр микђн?.. Ничек тђ џђркайсыћыздан њтенђм: косурымны ки-чећез.
Шакир абзыйныћ биографиясен карый алганым юк. Бик кичекте. Инде белмим, ничек ителер икђн. Ахыры, кљзгђ калды.
Сезнећ мђктњбећезне џђм Борџан ђфђнденећ Казаннан язган мђктњбен алдым. Сайлау эшлђре Оренбургта ни хђлдђдер, љметлђр ничек - языћыз. Садрый ђфђнде сайлануга бик дђрт итмирђк китте, дњртенче Думада яхшы љмете юк. Аныћ хилафына мљселман газеталарында берђр мђкалђ-фђлђн булса-нитсђ, рђддия язып, Садрый ђфђндене19 "Вакыт"та поддержать итђ књрећез. Ђлбђттђ, шулай итђчђксез, тик сњз чыккач, књћелдђге калђм очына тљште.
Муса ђфђнденећ20 мљфти интихабы тугрысындагы "Идел"дђге21 мђкалђсен22 укыдым. "Вакыт", "Вакыт"чылар хакында ђйткђн сњзлђрен хаксыз дип ђйтђ алмыйм. Мића да љлеш биргђн.
Хат язгалаћыз ђле.
Мљхтђрђм Ризаэтдин хђзрђткђ, Борџан ђфђндегђ, Габдрахман ђфђнде, Ярулла ђфђнде23, Шђриф ђфђнделђргђ, Кђлимуллага24 - барчаћыза књп сђлам књндердем.
Њземнећ бђдђнем сђламђт.
Кђминђ Мљхђммђтзакир Рђмиев. 5 август, 1912 сђнђ.

TP MA, 1370 ф., 1 тасв., 21 эш, 18 бит.

косур – кимчелек

интихаб - сайлау

аныћ хилафына - аћа каршы

Алынды: 27 октябрь, 1912 сђнђ

Биисмиџи

Мљхтђрђм борадђрем Фатыйх ђфђнде!
Тљрек мђќрухлары файдасына дип, приискадагы кешелђр бераз акча чыгарганнар иде (йиде йљз илле сум). Шул акчаны ошбу кљн почта илђ редакция исеменђ перевод ясыймын.
Тљрек илчеханђсендђ бу хосуска иганђ ќыюга тђшђббес кылынган икђн. Белмим, "Вакыт"та иганђ дђфтђре ачуга имкян бармы? Монасиб эш булырмы? Рљхсђт итђрлђрме? Анда сезгђ бу мђсьђлђлђрнећ ќавабы ачыграк булса кирђк. Рљхсђт сорамый ачу, ђлбђттђ, муафыйк булмас. Ђгђр юлы табылып, истихалђсез ачу мљмкин булган тђкъдирдђ, бу йибђрелгђн акчаны "Вакыт"та язып, шуннан тиешле урынына тапшырырсыз. Ђгђр иганђ дђфтђре ачу берђр ќђџђттђн тугры килмђсђ, туп-туры тљрек илчесе ђџлиясе-ханым ђфђндегђ тапшырылмак њзрђ тиешле юлы белђн йибђрерсез.
Иганђ кылган кешелђр исемнђрен яздырмадылар. Верхнеуральск љязендђ бер кешедђн 300, берђњдђн 200, берђњдђн 50, янђ берђњдђн 50, янђ берђњдђн 50, берђњдђн 51, берђњдђн 25, берђњдђн 10, берђњдђн 10, берђњдђн 3, берђњдђн 1 сум. Ќђмгысе - 750 сум.
"Вакыт"та язылса да яки язылмый тугры йибђрелсђ дђ цифрларны шул рђвешчђ аерып язган муафыйк булыр кебек.
"Вакыт"та иганђ ачуга имкян булып ачылса, иганђ булыр иде кебек књренђ. Кеше бирђсе килсђ дђ, ничек бирергђ юлын тапмый кебек књренђ. Ђгђр "Вакыт"та иганђ дђфтђре ачылмаса, илчеханђнећ иганђ кабул итњ адресын "Вакыт"та ачыграк књрсђтеп булмасмы.
Бђгъдђ Ибраџим ђфђнде Галимќанов25 бер китап биргђн иде. Бастырырга кабул иткђн идем, ђмма идарђгђ йибђрђ алганым юк. Њзем барганда алып барырмын. Гонорар алмак њзрђ Ибраџим ђфђнде акча сораган. Ошбу кљн Сезгђ телеграм йибђрђмен. Ибраџимовка Киевка 75 сум акча йибђрећез дип. Бу акча югарыда зикер ителгђн китап љчен булачак.
Оренбурга гаед узмый бара алмамын кебек.
Ярдђм ќђмгыятенђ мине сайлаганнар икђн. Ќыелыш булса, ќђмгыятькђ миннђн рђхмђт бђйан итђргђ њтенђмен бу хосуста. Мђгаль-мђмнуния кабул иттем.
Њзећезнећ хакта министерстводан ќавап килгђн юкмы, ягъни арест мђсьђлђсе тђмам беткђн юкмы?
Мљхтђрђм Ризаэтдин хђзрђттђн дога њтенђмен. Ушандак Борџан ђфђнде, Габдрахман ђфђнде, Ярулла ђфђнде, Шђриф Камал, Сабир26, Кђлимулла ђфђнделђргђ - џђр каюсына сђлам књндердем.

Кђминђ Мљхђммђтзакир Рђмиев.

22 октябрь, 1912 сђнђ. Верхний Урал.

ТР МА, 1370 ф.. 1 тасв., 23 эш, 32-326 битлђр.

 

мђќрух - яралы

тђшђббес - бер эшкђ тотыну, керешњ

имкян - мљмкинлек

истихалђсез - каршылыксыз

ђџлиясе - хатыны

бђгъдђ - аннары, соћ

зикер ителгђн - искђ алынган

мђгаль-мђмнуния - шатланып

ушандак - шулай ук

 

Искђрмђлђр

  1. Сарыф, нђхњ - морфология џђм синтаксис.
  2. "Шђрхе гакаид" - нигездђ кадими мђдрђсђлђрдђ укытыла торган дђреслек китабы.
  3. Шакир Рђмиев (1857-1912) - промышленник, меценат. Анын турында тулырак кара: Фђхретдин Р. Мљхђммђдшакир ђфђнде Рђмиев // Шура.-1913.-№6.-Б.186-188.
  4. 4 "Тђрќеман" - 1883-1918 нче елларда Исмђгыйль Гаспринский (1851-1914) тарафыннан Бакчасарайда тљрки-татар телендђ нђшер ителгђн газета.
  5. "Вакыт" - 1906-1918 нче елларда Оренбургта Рђмиевлђр тарафыннан нђшер ителгђн газета. Мљхђррире - Фатыйх Кђрими (1870-1937).
  6. "Шура" - 1908-1918 нче елларда Оренбургта Рђмиевлђр тарафыннан нђшер ителгђн журнал. Мљхђррире - Ризаэтдин Фђхретдин.
  7. Ризаэтдин бине Фђхретдин (1859-1936) - дин џђм жђмђгать эшлеклесе, тарихчы-галим, педагог.
  8. Йосыф Акчура (1876-1935) - ќђмђгать џђм дђњлђт эшлеклесе, публицист.
  9. Габдрахман Фђхретдинов (1887-1937) - Ризаэтдин Фђхретдиннећ улы, журналист, 1906-1916 нчы елларда "Вакыт" редакциясендђ эшли. Репрессиялђнгђн.
  10. Борџан Шђрђф (1883-1942) - дин џђм жђмђгать эшлеклесе, язучы, педагог, "Шура" журналыныћ икенче мљхђррире.
  11. Ќамалетдин Вђлиди (1887-1932) - тел-ђдђбият галиме.
  12. Шђриф Камал (Байгильдиев) (1884-1942) - язучы, ТАССРнын атказанган сђнгать эшлеклесе (1940).
  13. Кђбир Бђкер (1885-1944) - драматург, театр џђм ђдђбият тђнкыйтьчесе.
  14. Нургали Надиев (1883-1940) - педагог, ќђмђгать џђм мђгариф эшлеклесе, тђрќемђче.
  15. Хђсђн Акчурин (1866-1916) - мђшџњр татар байларыннан, меценат, коллекционер.
  16. Госман Нури - Кырым ђдиплђреннђн Госман Нури Акчокраклы.
  17. "Нђшрияты Кђримилђр" - Кђримилђр тарафыннан серия рђвешендђ нђшер ителеп барган китаплар турында сњз бара.
  18. Нургали ќизнђй - ?
  19. Садретдин Максуди (1878-1957) - дђњлђт эшлеклесе, сђясђтче, юрист, II џђм III Дђњлђт думасы депутаты.
  20. Муса Бигиев (1875-1949) - философ, дин галиме, публицист.
  21. "Идел" - 1907-1913 нче елларда Ђстерханда Габдрахман Гомђри (1867-1933) нђшер иткђн газета.
  22. Сњз Муса Бигиевнен "Идел" газетасында 1912 елныћ 17 август (№ 479) санында басылган "Бездђ фикер дњнлеге [тњбђнлеге]" исемле тђнкыйди мђкалђсе турында бара.
  23. Ярулла Вђлиулла улы Рђмиев - ?
  24. Кђлимулла - II Дума депутаты Кђлимулла Хђсђнов булуы мљмкин.
  25. Ашыгычлык белђн Галимќан Ибраџимовнын исем-фамилиясе бутап бирелгђн.
  26. Сабир - язучы, журналист Сабир Габделмђнов (1879-1917) булуы мљмкин

Рамил Мићнуллин,
Татарстан Милли архивыныћ
директор урынбасары