1999 1/2

Пугачев йљзбашы Тимербай Мостафин эзеннђн

Карадай гына кара урманнарны

Тояк тавышлары уята.

Атка менгђн батыр егетлђрне

Сандугачлар елап озата.

Их!

Аргамаклар бара вак атлап,

Халык купты њзенђ хак хаклап...

Карадай гына кара урманнарны...

 

Бабайлардан калган бу ќырны кем чыгар­ганын инде берђњ дђ белђ алмастыр. Теткђлђнеп беткђн, битлђрен ут ялкыннары ялмап њткђн иске кулъязма китапка аны, мљгаен, пугачев-чылар явында катнашучыларныћ соћгыларын­нан берсе язып калдыргандыр. Ђлеге ќырдан ђнђ шул чор исе килђ. Ни дисђк тђ, ирек љчен купкан пугачевчылар хђрђкђтенђ Кама аръя­гында кушылмыйча калган авыл булмаган бит.

Хђзерге Сарман районы авыллары да кай­нап торган ул чакларда. Аларны да тояк тавышлары уяткан, юлбарыстан кљчле ир-егетлђрне авыллар гына тњгел, ќырда ђйтелгђнчђ, сандугачлар да елап озаткан. Ул чакларда Бикмђт авылында туып њскђн Балтач Сђетовныћ батырлыклары турында легендалар йљргђн. Тарихчы Вахит Имамов аны "...каџарман бабаларыбыз исемлегенђ кертелњгђ лаек!" дип бик дљрес яза. Балтачныћ исеме та­рихи документларда да књп тапкырлар телгђ алына. Милли азатлыкка омтылган кыю егетлђребезнећ рухын берни дђ сындыра алмаган. Нишлисећ, бик књплђренећ исемнђре њзлђре туып-њскђн авыл тарихларында да теркђлеп калмаган. Ђмма батырлык эзсез кал­мый: Юк-юк та ќеп очы табыла тора.

Сњзем Лђшђњ Тамак авылыныћ ясаклы та­тарлары бертуган Тимерхан џђм Тимербай Мос-тафиннар хакында. 1967 елларда, Бљек Октябрь Социалистик революциясенећ 50 еллыгына хђзерлек чорында, бђйрђм докладына материал­лар туплаганда авылларныћ њткђненђ дђ књз салырга кирђк иде. Бљтен тирђ-якка кљтњчелђр ќибђреп барган Лђшђњ Тамак, Азалак авылла­ры элек ић хђерче авыллардан булганнар дип ишеткђн бар иде. Лђшђњ Тамак авылына кыз бирмђгђннђр, аннан кыз алмаганнар дип сљйлђњлђрен књћелгђ салып, Лђшђњ Тамагына киттем.

Гђрчђ њземнећ ерак бабам да, ђтинећ атасы да шул авылдан љйлђнгђннђр. Бабам Гарифул­ланыћ кыз туганын Лђшђњ Тамакныћ Гарифул­ла исемле кешесенђ никахландырганнар, ђ ул Гарифулланыћ кыз туганын бабам Гарифуллага хђлђл ќефет итеп алганнар. Мин туп-туры Лђшђњ Тамактагы Гарифулланыћ улы Хђбибулла бабайга барып кердем. Ул мића авыл тарихына кагылышлы бик књп вакыйга­лар турында сљйлђде. Мостафаныкылар хакында горурланып ђйтње ђле дђ хђтердђ. Аныћча мел­ла Мостафа малайлары патша генералларын калтыратып тоткан, ђсир тљшкђннђрне кара­тельлђрдђн коткарып йљргђн, имеш. Бу як ке­шелђре аларга килеп егылганнар, имеш. Хђбибулла бабай шул мелла Мостафаныћ сот­ник Тимербай исемле улыныћ нђселеннђн килгђн байтак кешелђрне књреп белгђнен сљйлђде. Болар турында КПСС район комитеты­ныћ беренче секретаре ясаячак бђйрђм докла­дына да керттек, ђмма соћыннан, бу хђбђргђ ышаныч булмадымы, аны докладтан сызып ташладылар.

Ниџаять, 1973 елда Сђлам Алишевныћ "Урта Идел буе татарлары Пугачев восстание­сендђ" дигђн китабы Казанда урыс телендђ ба­сылып чыкты. Моћа кадђр архивларда гына яткан документларга нигезлђнеп язылган бу китапта Мостафаныкылардан Тимерхан Моста-фин турында да хђбђр бар иде. Ул 400 кешелек отряд белђн ќитђкчелек итеп, Зђй белђн Бљгелмђ арасында хђрђкђт иткђн икђн. С.Алишев китабында баш књтђргђн крестьян отрядлары турында 1775 елныћ 28 февралендђ князь Мещерский хђзерлђгђн рапорт та ките­релђ. Аннан књренгђнчђ, мондый отрядлар шу­шы Лђшђњ Тамак џђм аныћ янђшђсендђге Дњсем, Бикбулат (хђзерге Иске Минзђлђбаш авылы) авылларында да булган. Бикбулатта тирђ-юнь авыллардан ќыелган - 150, Лђшђњ Тамакта 200 кеше исђплђнгђн. Дусемдђ баш књтђрњчелђр отрядындагы кешелђр саны 300 гђ ќиткђн.

Ђнђ шундый ќитди дђлилдђн соћ гына Ти­мерхан Мостафинга бђйрђм докладларында урын бирелђ башлады. Ђ бит Хђбибулла бабай сотник Тимербай Мостафин хакында да сљйлђгђн иде. Ул аны Тимерхан белђн буталмагандыр бит дигђн шик тђ туып алды. Ђмма Мостафаныкы­лар дип телгђ кергђн кешелђр арасында тагын кемнђрнендер исемнђрен ачыклау љмете џич тђ љзелмђде. Ниџаять, авыл шђќђрђлђрен љйрђнгђндђ, мин моныћ очына чыктым. Тимер­бай Мостафинныћ балаларын, оныкларын ачык­ладым.

Аннан соћ тарих фђннђре кандидаты Таџир Кђримов тапкан, 1773 елда тутырылган бер до­кументка тап булдым. Ул документ авылныћ нигезлђнњ чорына бђйле. Анда болай язылган: "Деревня Лешев Тамак. Ясашные татара пяти-сотник Тимирбай Мустафин выборной Уразбай Аднагулов сею скаскою (элек ќан исђбен алу, авылларныћ килеп утыруларын хикђялђп бирњне "сказка" дип атаганнар - Д.Г) показали что слышели они от дедов своих будто бы жи­тельство имеют на башкирской земле назат то­му девеноста лет не имея на оную никаких прав. В том и тамги свои приложили Тимирбай подписуетця."

Ђйе, бу документка Уразбай Атнагулов кире якка каратылган "К" хђрефенђ охшаш тамга­сын салган. Тимербай Мостафин исђ гарђп хђрефлђре белђн болай дип язып куйган: "Ошбу скаскага мђн сотник Тимербай Мостафа углы кулым куйдым". Урысчасында "пятисотник Тимербай Мустафин" диелсђ, та­тарча имза куй ганда "сотник Тимербай Мостафа углы" диелгђн.

Еллар њткђч Уфа Дђњлђт архивында 1831 елныћ 1 маенда язылган бер шикаять белђн танышырга туры килде/ Анда Лђшђњ Тамак авылы кешелђреннђн 19 кешенећ исеме ките­релђ. Сњз 1818 елда Кђкре елга авылыннан ки­леп балалар укытучы Габелсадыйк Габделмђќит углыныћ 1823 елда Туба авылыннан кыз урла­ган 3 татарны яшереп тотуы хакында бара. Авылныћ ихтирамга лаеклы, сњзе њтђ торган 19 кешенећ исеме арасында Тимербай Моста­финньщ да исеме бар. Бу чакта ул инде 80-90 яшьлђрдђге авылныћ аксакалы булган. Шђќђрђлђрдђн књренгђнчђ, Тимербайныћ Габ­делвђли, Тљхфђтулла, Шђрифулла, Мљхђммђтгали исемле уллары булган. Тљхфђтулла 70 яшькђ ќитеп, 1859 елныћ 23 февралендђ вафат булган. Мљхђммђтгали 1883 елда 80 яшькђ ќитеп дљнья куя. Шђрифулланыћ 1862 елда туган Мљхђммђтзакир исемле улы 1911 елда гњр иясе була. Аныћ Мљхђммђтхарис (1908 елда туган), Габ­делкђшшаф (1910 елда туган) исемле улары була.

Мљхђммђтгалинећ оныклары Габдулла (1900 елда туган) џђм Габделвагыйз (1902), Гаделгани (1894) исемлелђр.

Шулай итеп, мелла Мостафа шђќђрђсе авылда тармакланып њсњен дђвам иткђн.

Йљзбашы Тимербайныћ агасы походный старшина Тимерхан Мостафинныћ соћгы язмышы билгеле тњгел. Аныћ отряды патша кара­тельлђре тарафыннан тар-мар ителње тарихи документларда теркђлеп калган. Бђлкем, ул да бђйсезлек љчен купкан бу изге кљрђштђ џђлак булгандыр. Ђ менђ йљзбашы Тимербай авылда яшђп калган џђм кешелђр арасында абруйлы кеше булган.

Вахит Имамовныћ татарларныћ Пугачев явында катнашулары турында ђдђби эпизодлар белђн баетылган тарихи очеркында ђлеге яуда катнашкан полковниклар, атаманнар, старши­налар, йљзбашлары исемлеге бирелгђн. Бу очерк авторныћ "Сђет батыр" исемле китабына кер­телгђн. Бу китапныћ 466 битендђ бирелгђн исемлектђ егерме икенче булып Тимербай языл­ган. Аныћ фамилиясе урынына сорау куелган. Њзе турында бу китапта шундый хђбђр бар: "Йљзбашы. Зђй џђм Нагайбђк, Кичњ крепость­лары арасында юлларны контрольдђ тота, кара­тельлђр кулына элђккђн ђсирлђрне коткара".

Моныћ инде без телгђ алган Тимербай Мос-тафин булуында укучыда да шик калмагандыр. Аныћ љчен Зђй, Нагайбђк, Кичњ ягындагы юл­лар таныш булган, ђлбђттђ. Кем белђ, ул ђле абыйсы походный старшина Тимерхан белђн бергђ хђрђкђт иткђндер. Пугачевчылар турында тарихи документларны љйрђнгђндђ тагын бер Мостафин белђн књп тапкырлар очрашырга ту­ры килђ. Монысы - Муса Мостафин. Кем ул? 1773 елныћ ноябрь аенда аныћ кул астында 700 лђп кеше була инде. Ул хђзерге Татарстан белђн Самара љлкђсе чигендђ хђрђкђт итђ, шак­тый авылларда махсус отрядлар оештыра. Ва­хит Имамов аныћ турында "Бљгелмђ тљбђгендђ кайсыдыр бер авылныћ татары" ди. Бђлкем, ул да шул безгђ мђгълњм "Мостафаныкылар"ныћ берседер. Бђлкем, аныћ хакында да килђчђктђ яћа документлар табылыр џђм аныћ кем икђнлеге тулысынча ачыкланыр. Хђзергђ аны шартлы рђвештђ генђ мелла Мостафа улыдыр дип фараз кылырга кала.

Ни генђ булса да, Мостафаныкылар белђн Лђшђњ Тамак авылы кешелђре генђ тњгел, ђ бђлкем бљтен Татарстан халкы да горурлана ала. Ђ бит мондый батырларны биргђн га­илђлђр аз булмаган. Ни аяныч, без аларныћ књбесен белмибез. Ђ белњ бик кирђк. Мљстђкыйльлек љчен кљрђш елларында яћа ба­тырларга њрнђк булырлык ата-бабаларыбызныћ исемнђрен, тђрќемђи хђллђрен ачыклау бик мљџим. Тик шул чакта гына њзенђ хак хаклап бљтен халык књтђрелђ алыр, карадай гына кара урманнардан кара тормышыбызда якты юл са­лыр.

 

Дамир Гарифуллин,

язучы, Татарстан Тарихчы-архивчылар

ќђмгыятенећ Сарман районы оешмасы рђисе


Резюме

Вниманию читателей предлагается статья историка, писателя Д.Тарифуллина об участии жителей Закамья в восстании под предводи­тельством Е.Пугачева, в частности, двух братьев из деревни Лешев Тамак Сармановского района, Тимерхана и Тимербая Мустафиных. Публикация также содержит родословную их семьи и документ 1773 года за подписью Тимербая Мустафина