1999 3/4

Өргәнечкә кәрван бара

Татар халкының урта гасырлардагы тор­мышын без күбрәк археологик казылмалар аша һәм гарәп-фарсы телләрендә язган тарихчылар­ның әсәрләре буенча беләбез.

Әлбәттә, Алтын Урда дәүләте чорындагы төзелешләр, шәһәрләр, аның кешеләре, ки­емнәре һ.б. турында мәгълүматларны рәсемнәрдә күрү дә безнең өчен кызык булыр иде. Ләкин, әлегәчә бу төр материалларны мат­бугатта чыккан хезмәтләрдә бик сирәк күрәбез. Күргәннәребез дә XVI-XVII гасырларда урыс елъязмаларына ясалган шартлы Кеше сурәтләреннән гыйбарәт. Алар исә гаять бер төрле, Ә инде урта гасыр мөселман рәссамнәренең төсле миниатюраларын татар та­рихы дәреслекләрендә бөтенләй бирелгәне юк дисәң дә ялгыш булмас. Хәлбуки, тарих рәсем-сурәтсез бик ярлы сыман күренә. Аны мөмкин кадәр борынгы дәверләрдә ясалган, иллюстра­ция өчен тематик яраклы әсәрләр белән бизәп чыгару сорала. Бу тема безнең басма продук­циядә нык өйрәнелергә тиеш дип уйларга кирәк.

Безгә урта гасырларда итальян, испан һәм француз картографлары тарафыннан сызылган байтак тарихи карталар белән танышырга туры килгән иде. Аларның кайберләрендә татар хал­кының тарихын баетырлык миниатюралар да бирелә. Мәсәлән, 1459 елда Фра Мауро исемле итальян монахы сызган картада, шартлы рәвештә булса да, XIV-XV гасыр татар шәһәрләренең сурәтләре төшерелгән1 һ.б.

Ә менә инде 1375 елда француз короленың боерыгы буенча сызылган "Каталон атласы" исемле картада хәтта Алтын Урда ханы Җанибәкнең портреты һ.б. рәсемнәр бирелгән.2 Әлегә хәтле без бу картаның асыл нөсхәсен күргәнебез юк иде. Чынлыкта ул төсле итеп эшләнгән икән. Картадагы бер сурәт гаҗәп кы­зыклы һәм матур. Анда Ңанибәк хан кырыен­нан Хәрәземгә таба баручы сәүдәгәрләр кәрваны тасвирланган. Сурәттә алгы рәттә йөк һәм су төялгән дөяләр атлый, артларыннан дөя куучы хезмәтчеләр җәяүләп баралар. Алар башларына киез эшләпәләр, өсләренә чикмән, аякларына читек кигәнгә охшый. Алардан да артта яхшы атларга атланган, матур халатлар, киез эшләпәләр кигән сәүдәгәрләр баралар. Эшләпәләренә кош каурыйлары кыстырылган. Җайдакларның берсе арып, атның муенына йөгенеп, йоклап барганга ошый. Кәрван комнар арасыннан хәрәкәтләнә итеп тасвирланган.

Бу рәсем башка тарих сөючеләрне һәм уку­чыларны да кызыксындырыр дип, аны матбу­гатка тәкъдим иттек.

 

Марсель Әхмәтҗанов,

филология фәннәре докторы

 

Искәрмәләр

1. Әхмәтжанов М.И. Халкыбызның урта гасыр сәнгате тарихына яна сәхифәләр // Татар­стан.- 1997.-№2.-Б.48-55.

2. Әхмәтжанов М.И. "Каталон атласы" // Идел.-1996.-№4.-Б.46-47.