1999 3/4

Р. Фәхретдин Хђсђн ђфђнде Акчурин

Татар халкыныћ бљек шђхеслђреннђн берсе, Акчуралар нђселеннђн књренекле вђкиле Хђсђн Акчурин турындагы язма белђн укучыларыбызны таныштырып њтђсе килђ.
"Хђсђн ђфђнде Акчурин" мђкалђсе Ризаэтдин бине Фђхретдин тарафыннан Х.Акчуринныћ вафаты мљнђсђбђте белђн язылган эш "Вакыт" газетасында 1910 елныћ 3 џђм 5 июль саннарында дљнья књргђн.
Хђсђн Акчурин бай фабрикант, химаяче, тарихыбызда тирђн ђз калдырган зат. Акчуриннар, Рђмиевлђр, Хљсђеновлар кебек байларыбыз мђктђп-мђдрђсђлђрне тотканнар, мђчетлђр салдырганнар, татар мђгърифђт учагына сњнђргђ ирек бирмђгђннђр.
Хђсђн ђфђнде њзе дђ кић эрудицияле гыйлем иясе булган, борынгы китаплар, кулъязмалар, экспонатлардан торган бай коллекция туплаган. Ризаэтдин хђзрђт Х.Акчуриннан "бик бай бер кљтебханђ вђ бик кыйммђтле иске ђсђрлђр калдылар" дип язса да, кызганычка каршы, бу мирасныћ язмышы ђлегђ кадђр билгеле тњгел.
Хђзерге кљндђ дђ байтак кешелђрдђ шђхси архивлар, сирђк документлар саклана. Болар безнећ рухи байлыгыбыз, килђчђк буыннар кулына исђн-имин барып китђргђ тиешле йђдкђрлђребез. Бу бурычны, ягъни ђлеге документларныћ тиешле дђрђкђдђ сакланышын, ђлбђттђ, дђњлђт оешмалары: заманча киџазландырылган архивлар, музейлар, китап-ханђлђр тђэмин итђ алыр иде…
"Хђсђн ђфђнде Акчурин" мђкалђсе басылган "Вакыт" газетасыныћ љземтђсе Татарстан Милли архивына Казан хљкем палатасы фондыныћ "Матди дђлиллђр" тасвирламасына да теркђлгђн. Лђкин биреш нинди юллар белђн килеп кергђн - ачык билгеле тњгел.
Мђкалђ гарђп язуыннан хђзерге графикага књчереп бирелђ, Хђсђн Акчуринныћ моћарчы билгеле булмаган фоторђсеме дђ зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.

***
Њлем ят эш тњгел. Дљньяга килњ њлемнећ мљкаддђмђсе, исем кушкандагы азан кеназа намазыныћ азаны икђнлеген џђркем белђ. Књз алдыннан кеназалар њтеп тора, каберлеклђргђ барып йљрсђћ, Аллаџыдан башкага саннары беленерлек булмаган кешелђрнећ туфрак астында ятуларын књрђсећ. Шуныћ љчен адђмнђр "њлем"гђ гадђт иткђннђр, "њлем" бар дип, њзлђренећ эшлђреннђн куркып тормыйлар, дљнья низамын бозмыйлар. Шулай булса да, нинди хикмђтлђр бардыр, бђгъзе бер кешелђрнећ њлњлђрен књрњ яки њлем хђбђрлђрен ишетњ сђбђпле, књћел бик ђсђрлђнђ, рух моћлана, дљнья низамы бозылмаса да, кешенећ њз низамы, кан идарђсе бозыла. Бу хђл Хђсђн ђфђнденећ вафат хђбђрен ишетњ берлђ њземдђ булды, ђњвђлдђге кђдђрлђремне яћартты.
Уфа шђџђрендђ торган вакытымда хат язучылардан бик књплђренећ мђхђббђт изџар кылуларына хакыйкать мђгънђсе бирмидер, самимилек берлђ хљкем кылмыйдыр, бђлки вакытлы бер нђрсђ дип кенђ карыйдыр идем. Ошбу фикерем бер таифђ хакында дљрест вђ икенче бер таифђ ха-кында хата чыкты. Хђсђн ђфђнде ошбу соћгы таифђ эчендђ иде.
Хђсђн ђфђнде Уфада вакытымда ике айда бер язып торган булса, Оренбургка килгђнемнђн соћ ай саен бер хат вђ бђгъзе вакыт икешђр хат язып торды, џђрвакыт хђлемне истифсар итеп, мљнђсђбђтне арттырып вђ кљчлђндереп килде. Хђлбуки, моныћ мића аз гына да ихтыякы, минем аћа књбрђк урыным юк иде.
1892 ел октябрь аенда Мђрьямбикђ Солтанова1 љендђ бер џђфтђ кадђр кичђлђребезне берлектђ эш эшлђп њткђргђн идек. 1914 ел июль башында Гурьевкада2 бер џђфтђ кадђр гомеребезне дђхи дђ бергђ њткђрдек. 1896 ел июнь аенда шђех Зђйнулла хђзрђтлђре3 берлђ бергђ Гурьевкага барганыбызда Хђсђн ђфђнденећ њз кунагы сыйфаты берлђ тордым.
Мђхђллђ имамнары љчен русча белњ шарт булуы низам књђтенђ кертелеп игълан ителгђн соћында, халкыбыз бик ућайсыз хђлгђ тљште. Уфа губернасында бик аз гына мљселман авылларында русча укырга хас ышкуллар булса да, башка кирлђрдђ мондый уку урыннары булмаганлыктан, ул вакытларда русча белњ кирђклеге сизелмђгђнлектђн, мђдрђсђ шђкертлђре њз имзаларын куяр кадђр генђ дђ русча язарга, икмђк вђ тоз сорарлык та сљйлђргђ белмилђр иде. Моннан шђџђрлђрдђ укучы шђкертлђр мљстђснђ булсалар булырлар.
Бер тарафтан мђскидлђр артып, карт муллалар књчеп, газел кылынып торганда, икенче тарафта бу кљн мулла булырлык шђкертлђрнећ русча белмђњлђре бу урынга керњдђн манигъ булып тора, шул сђбђптђн урыннар бушый, бушаган урыннарга кеше булмый иде. Бђгъзе вакыт бик яхшы имам алырлык мђхђллђлђр анда-монда йљргђн, гомерлђрен бушка њткђргђн русча белњчелђрен алырга мђкбњр булалар, лђкин болардан мђгънђ чыкмаслыгын белеп, њзлђре дђ янып-кљеп вђ каннары рђхђтсез булып йљрилђр иде.
1891 ел ахырына таба халкыбыз арасында ошбу ике тљрле фикер таралырга башлады вђ шуларныћ каюсын ихтыяр итњ мђгъкњль икђнлеге књп урыннарда мљзакђрђ кылынуга сђбђп булды: 1) русча џич укымаска, белмђскђ вђ ђњвђлгечђ торырга. Болар: "Мђхђллђлђребездђ рђсми имамнар булмаса булмас, безне кђмђгать намазы укудан, комга вђ гаедтђн, никах вђ талактан, кеназа вђ исем кушудан мђнгы итмђслђр, без боларны њзебез шђригатькђ муафыйк рђвештђ ђда кылып торырбыз, рђсми кђџђтлђрен кирђк кешелђр њзлђре карарлар, шђригать ноктасыннан метриканыћ да лљзуме юк, метрика кирђк булса, хљкњмђт њзе махсус кешелђр куяр да, шулардан яздырыр, галимнђребез шђргый кђџђтлђрен темам иткђннђре соћында хљкњмђт маэмурлары рђсмилђштерерлђр, тиешле урыннарга язарлар, шђкертлђребез њзебезгђ рухани хезмђтлђр итеп торырлар", - дилђр иде. 2) Хљкњмђт морадыннан артык итеп русча укырга. Болар: "Русча белњ лязем. Хђтта бу кљнге пишкадђм вђ хђлфђ булып торучыларыбыз да русча белсеннђр дђ, моћа кадђр укыган гыйлемнђре иле халкыбызга рђсми сурђттђ укыта вђ файда бире белсеннђр", - дип дђгъва кылалар иде.
Бу ике фикер хакында бер мђклес ясалып, бер тарафы тђрких ителњ булмаса да, халык арасында бик таралды, књп сљйлђнде, табигый, hep икесе тарафында да књпме-азмы кешелђр булды.
Халкыбызда "тђкдид" фикере башлану, искелек берле яћалыкка аерылуныћ беренче маясы ошбу фикерлђрдђн башланадыр.
Оренбург собраниясендђ хезмђт итњчелђргђ вђ, хосусан, мљфтигђ олуг мђдрђсђлђрдђн, галимнђр вђ шђехлђрдђн хосусый сурђттђ килгђн мђктњблђр, мулла булу касды берле русча укуны бђџанђ итеп, шђкертлђрнећ шђџђрлђргђ, рус авылларына таралуларыннан, ђњвђлге кысынкы хђяттан чыгып та њзлђрен бљтенлђй азат белњлђреннђн вђ сђфаџђт галђменђ чумып, ђхлаклары бозылудан шикаятьлђр белђн тулы буладыр иде.
Шул вакыттагы миллђт рљкеннђре бу хђлне дин вђ миллђт љчен фђлякђт санап, ђсђф итђлђр вђ чара табудан гакизлеклђрен књреп кайгыралар иде. Ошбу ел Мђкђрйе ярминкђсендђ байлар вђ миллђт рљкеннђренећ мђклеслђре шушы мђсьђлђ берлђ узганлыкны ишеттек.
Мљфти хђзрђтлђре4 шђригать гыйлемнђре берле берлектђ русча да белњче имамнар китештерер љчен Уфа шђџђрендђ бер ислам медресесе ачу фикеренђ керде вђ теге кайгыларныћ џђрберенђ шуны дђва булыр дип белђдер иде. Хосусый бер џђйђткђ шушы хакта програм ляихђсе тђртип итњ хезмђтен тапшырды. Мђрьямбикђ йортында булган "эш" шушы медресе програмын тљзњдђн гыйбарђт иде.
Хђсђн ђфђнденећ яшь вђ бик кићел гђњдђле, фђгъгаль вакыты булганлыктан, бу мђклеснећ ић эшлекле ђгъзаларыннан хисап ителђ иде. Мљфти хђзрђтлђре џђрвакыт: "Мђдрђсђгђ рљхсђт бирерлђр, лђкин акча таба алмау сђбђпле, эш њзебездђн калыр", - дип сљйли иде. Хђсђн ђфђнде исе безгђ аулакта: "Мљфти хђзрђт шулай сљйлђсен, эш акчага терелеп калыр дип, безгђ рљхсђтне алып бирсен ђле, аннан аргы ягын без њзебез белербез!.." - дип кљлдерђ, хакыйкать хђлдђ дђ акчадан эш калмауга ышанадыр иде.
Низамлы мђдрђсђлђр хђллђрен яхшы белњчебез юк, књчергеч юк вакыт-та бары књћеллђрдђн, башлардан гына кыелып, шушы вакытта дини бер медресе низамы тљзелде вђ тђмам ителеп, мљфти кулына тапшырылды. Мђзкњр џейет ђгъзаларыннан Хђсђн ђфђнде берле берлектђ ахун Хђйрулла5 вђ Габдеррђшид казый6 исемнђрен хљрмђт берлђ йад кылып њтњ вазыйфамдыр.
1914 ел июнь ахырында, Хђсђн ђфђнденећ чакыруына књрђ, Петроград-тан мљхтђрђм Муса ђфђнде7 берлђ берлектђ Гурьевкага килдек. Бу вакытта гомерлђр эш эшлђп тњгел, бђлки истирахђт кылып вђ мљсамђрђ берлђ њтте, Самайкинга вђ аннан да Сызраньга китереп, безне озатып калды. Ахыргы сњзлђре: "Хђзрђт! Мосахђбђдђн  туймадым, Аллаџы насыйп итсђ, Оренбургка   барамын, шунда   књрешербез,   озын   вакытлар   сљйлђшербез, мин "Шђрык кљтебханђсе"нђ8 яздым, сезгђ "Ђлмохассас"9 килер, бездђн йђдкђр итеп кабул кылыгыз!”дан гыйбарђт булды. Моннан соћ хат языштык исе да, књрешђ алмадык, њзе килер дип уйлап йљргђн вакытларымда њзе тњгел, бђлки вафат хђбђре килде. Иннђ лилляџи вђ иннђ илђйџи ракигун.
Вафат хђбђрен Хљсђенов конторы аркылы ишеткђнем соћында: "Ибраџим ђфђнде10 барып китмђгђндер, Хљсђен ђфђнде анда булмагандыр, яшьлђр инде безне хђтерлђренђ алмаганнар, шул сђбђпле њзебезгђ хђбђр булмаган", - дип йљрдем. Мђгђр дђ вакыты вђ сђгате берлђ безгђ џђм телеграм бирелгђн икђн, лђкин нинди манигъларга очраптыр, бу телеграмны мин љч тђњлек соћында гына алдым.
Хђсђн ђфђнде вафат булды, халыклар зур бер бай адђмне, фабрикантны югалттылар, нинди зур эшлђрне идарђ итеп, эш башында торучы бер адђмнђн аерылдылар, ђмма гыйлем сљючелђр исђ, њзлђре кебек гадђти гыйлем сљючене генђ тњгел, бђлки хакыйкый мђгънђсе берлђ бер гыйлем сљюче вђ гыйлем берлђ шљџрђт чыгаручыларныћ да бик књплђреннђн югары торучы бер галимне, ђдип вђ фазыйль адђмне гаип иттелђр. Бай вђ фабрикант Хђсђн табылыр, фабрикаларны идарђ кылучылар да булыр, ђмма гыйлем вђ фазыл сахибе Хђсђн тиз табылмас. Мондый адђмнђрне китештерњ, хосусан без, Русия мљселманнары арасында китештерњ тугры-сында заман бик сарандыр. Без инде моны књп вакытлардан бирле тђкрибђ кылып килђбез.
Русия мљселманнары арасында ић бай кљтебханђлђр (минем њз белњеме књрђ) дамелла Галимкан хђзрђт11, Дибирдиевлђр12, Хђсђн Акчурин, Ђхмђт Исхакый, Муса ђфђнде кљтебханђлђредер. Хђсђн ђфђнде бу кљтебханђсен њзе тђэсис иткђн џђм дђ Ђндђлес байларыныћ мактану љчен генђ китап кыюлары кабиленнђн тњгел, бђлки китапларныћ дђрђкђлђрен, ђџђмиятлђрен, мљђллифлђрен белеп вђ аћлап кыйган иде. Дљрес, асаре кадимђ ноктасыннан кљтебханђгђ кергђн бђгъзе бер ђџђмиятсез язма китап-лар да юк тњгел. Лђкин аларны ул њзе дђ гыйльми ђџђмияте кђџђтеннђн тњгел, бђлки шул "асаре кадимђ" ноктасыннан гына кљтебханђсенђ куйган иде.
Дамелла Галимкан хђзрђт њз кљтебханђсендђ булган китапларныћ гыйльми дђрђкђлђрен. мљђллифлђренећ гасырларын, гыйлемнђренећ ышанычлы булуындагы мђртђбђлђрен ничек белсђ, Хђсђн ђфђнденећ дђ њз кљтебханђсендђ булган китаплар хакында шул кабилдђн мђгълњматы бар иде. Мин бу кљтебханђлђрнећ џђрберен, тимер юлда баручыларныћ читлђрдђге язуларны укып њтњлђре рђвешендђ генђ булса да књрђ алдым.
Дамелла Галимкан хђзрђткђ: "Фђлђн китабыгызда шундый сњз вђ читендђ язылган мондый бер кљмлђ бар икђн”, - дисђм, ул шул хакта тђфсыйлђт бирђдер, мин књрђ алмый калган нђрсђлђрдђн књплђрне кушып сљйлидер иде. Аныћ сњзлђрен тыћлаганым соћында: "Бу адђм кљтебханђсендђ булган китапларны дикъкать берлђ бљтенлђй тикшереп чыккан, вак-тљяк язуларына кадђр ђџђмиятсез калдырмаган, шуларны онытмый саклый ала икђн", - дип, гакђп кылып утырадыр идем. Соћгы сђфђрдђ ошбу хђлне Хђсђн ђфђндедђ тђкрибђ иттем.
Минем кашымда бу эшлђр гадђти нђрсђлђрдђн тњгел, бђлки артык дђрђкђдђ зирђк, мљхафђзђ куђтле вђ игътибарлы булу сђмђрђседер. Мђгђр да Хђсђн ђфђнде кљтебханђсе тђртипсез иде, Муса ђфђнде берле без дђхи дђ тђртипсезлђндереп киттек.
Хђсђн ђфђнде Зљя Башында вђ Пђлдђнгедђ укыган булса да, гыйлеме бу урыннарга гына сыярлык тњгел иде. Мин аныћ шђриклђрен вђ хђлфђсен дђ књрдем. Моталагагђ бирелње  вђ бик књп кеше књрње , гыйлемнђре игътимадлы адђмнђрнећ ђсђрлђреннђн истифадђ кылырга муафыйк булуы арка-сында бик яхшы гыйлем хасил иткђн, гакыл вђ тђкрибђсе џђм дђ рус ђдђбиятын тђгъкыйб итеп баруыныћ ярдђме берлђ шул гыйлемен бик яхшы тђртипкђ салган иде. Халыкларныћ "яћа сњзлер" санап йљри торган нђрсђлђренђ исе китмидер, књк астында яћа нђрсђ юк икђнлеген аћлыйдыр иде.
Хђсђн ђфђнденећ башка байлардан вђ башка галимнђрдђн аерыла торган бер хасияте иске ислам ђсђрлђренећ ђџђмиятлђрен аћлавыннан вђ шуларны кыйнавыннан гыйбарђт иде. Моћарда борынгы ислам хљкемдарларыннан вђ мђшџњр адђмнђрдђн калган иске кораллар вђ иске мљџерлђр, иске язу-лар, иске китаплар џђм дђ бик борынгы заманнарда сугылган ислам акчалары књп. Эрмитаж, хђтта Аурупа музейларында булмаган акчаларныћ моныћ музеенда барлыгы хђтеремдђ калган.
Безнећ "иске акча" дип бик кићел генђ сљйлђп њте вђ ђџђмият бирми торган нђрсђбез бу кљндђ мђдђни халыклар каршында бик могтђбђр бер гыйлем, кђгърафия вђ џђндђсђ рђвешендђ ђџђмиятле фђн рђвешенђ кергђнлеге мђгълњм. Моныћ галимнђре сугылу рђвешлђрен књрњ берлђ акчаларныћ кайсы гасырда вђ кайсы хљкњмђттђ эшлђнгђнлеген белђлђр вђ шул сђбђптђн иске акчаларны кеплђргђ тезелђ торган тђсбих тљймђлђре рђвешендђ тарих кебенђ тезеп куялар. Болар ошбу эшлђре берлђ иске тарихларда булган бик куп хаталарны тљзђтергђ вђ тарихларны кљнлек календарь рђвешендђ тезеп куярга муђффђкъ булдылар.
Иске акчаларныћ кадерлђре књтђрелњ берлђ Аурупа вђ Америкада аныћ ялганнары да эшлђнђ башланса да, иске акча галимнђре боларныћ ялган-нарын дљрестлђреннђн аеру тугрысында артык мђшђкать чикмилђр, кулларына алу берлђ дљрестлђрен ялганнарыннан аера белђлђр.
Иске акчаларны фђнни рђвештђ белњ тугрысында Хђсђн ђфђнде Аурупадагы мђшџњр галимнђр дђрђкђсендђ булмаса булмагандыр, ђмма алардан бик тњбђн дђрђкђгђ дђ калмагандыр. Иске акчаларныћ язуларын укый белњ тугрысында бу кљнге Русия мљселманнары арасында Хђсђн ђфђнде берлђ Ибраџим ђфђнде Акчуринга љченче иптђш итеп санарлык кеше барлыгыннан хђбђрем юк.
Хђсђн ђфђндедђ иске заманнарда язылган иске хатлар вђ њзенђ кибђрелгђн мђктњблђр дђ бик куп кыелган булса кирђк. Сахибзадђ ишан тарафыннан Казан мђдрђсђлђреннђн бере исеменђ язылган бер мђктњбне мина књрсђткђн иде.
Акчалар, китаплар вђ гомумђн иске ђсђрлђр хакында гомуми вђ хосусый каталоглар (фиџристлђр) ясату тугрысында hep књрешкђн вакытыбызда ђйтеп килдек, мђктњблђребездђ дђ яздык, соћгы књрешње бездђ дђ шуны тђкрарладым. Моны инде њзе дђ белђдер вђ шул эшне эшлђргђ кђзем кылганлыгын џђрвакыт сљйлидер иде. Шушы эшкђ муђффђкъ булдымы, юк мы?..
Кулыннан эш килерлек кешелђре бар иде. Кич утыру мђклеслђребездђ џђрвакыт хазир була торган мљгаллимнђре аћлы, бђсыйрђтле књрелђлђр иде. Бер кичђдђ Хђсђн ђфђнде боларныћ беренђ: "Царевский пустыняда гњя Болгар вђ Казан ханлыклары заманыннан калган иске язулар саклана икђн. Моны мића Карулла ахун Акчурин бик ышандырып сљйлђде, син мотлак шунда бара чыксаћ, ничек булса да белешергђ тырышырсыћ хђбђрнећ асылы булса, соћыннан бергђ булса да барырбыз", - дип сљйлђп утырды.
Џђртљрле мђклеслђр вђ олуг адђмнђр берлђ књрешеп мосахђбђт итње сђбђпле, сохбђт ђдђплђрен белђдер вђ џђркемне тиешле урынына куядыр лаек булган могамђлђне кыладыр иде. Гарђпчђ сљйлђшње  бик дљрес булмаса да, Мђккђ вђ Мђдинђдђ биш-алты ел торып кайтучыларныћ књплђренђ књрђ дљрес сљйлидер, сљйлђвенђ књрђ укуы дљресрђк буладыр иде. Ђњвђл књрешкђн ућае берлђ Сђед Гали ђз-Заџиргђ гарђпчђ сљйлђвенђ, бераз ваткалап, сындыргалап булса да максудын дљрес аћлатуына кызыгып карай тор дым. Сђед берлђ љч атна кадђр берлектђ йљреп, бу рђвештђ яхшы сљйлђучене књрђ алмаган идем. Хђлбуки, књрешњчелђр арасында бик медђррислђр, њзлђренђ ихласлары бетен галимнђр дђ буладыр иде.
Бик яшь вакытында Мђркани хђзрђтлђренђ13 кереп, аннан итсифадђ иткђн вђ њзенећ гыйлем кешесе икђнлеген Мђрканидђн тасдыйк иттереп, аныћ тђхсиненђ мђзъџар булган иде.
Петроград шђџђрендђ торган вакытына шђех Кђмалетдин ђл-Ђфгани14 хђзрђтелђренђ юлыккан вђ шђех хђзрђтлђре ошбу вакытта њзенећ рђсемен йђдкђр кылып биргђн иде.  (Рђсемне очраган бер кешегђ џђдия кылмы торганнардыр. Шђех Кђмалетдиннећ бездђ булган рђсеме Хђсђн ђфендедђ булган рђсемнђн алынган, моны исђ Хђсђн ђфђнде њзе књчертеп биргђн иде).
Петроградтан киткђннђн соћ, шђех  Кђмалетдиннећ Русия мљселманнарын мђдех итеп сљйлђвђ мђшџњр булды, моны Истанбулда торучы якыннарыбыз шђех хђзрђтлђренећ њзеннђн ишетеп, мђктњблђренде дђ хикђят итеп тордылар. Русия мљселманнарын шђех Кђмалетдин књзенђ љмет йолдызы итеп књрсђтњчелђрдђн бере Хђсђн ђфђнде икђнлеге мђгълњм.
Мисырныћ Габбас паша берлђ тугмасы Мљхђммђд Гали Русиягђ сђяхђт иткђннђрендђ Хђсђн ђфђнде боларны Мђкђрйђдђ кунак иткђн вђ њзлђре берлђ йљргђн иде. Габбас паша исђ њзлђрен кунак итњче Хђсђн ђфђндене онытмады, хакга барган вакытында хосусый мђклесенђ кабул итте вђ књп илтифатлар књрсђтте.
Соћгы сђфђрендђ Истанбулда олуг адђмнђр тарафыннан хљрмђт књрде, Ђдђрнђгђ баргач, губернаторныћ автомобилендђ шђџђрне тђфђррек итеп йљрде вђ солтан берлђ дђ мљлякат итте.
"Солтан Сезнећ берлђ тђркеман аркылы сљйлђштеме, юкса тугры аћлаштыгызмы?" - дип сораганыбызда: "Тљрекчђ сљйлђвемђ солтанныћ кђефе килде, тђхсин кылды, тђркеман алу кайда, бђлки Чин (Кытай) мљселманнары берлђ њз арасына мине тђркеман итеп куйды, минем аркылы сљйлђште", - диде. (Хђсђн ђфђнде берлђ бер вакытта чин мљселманнарыннан бер-ике галим дђ солтан хозурына кергђннђр дђ, сњзлђрен аћлатып бетерђ алмаганлыклары сђбђпле, солтан Хђсђн ђфђндегђ тђркеманлык кылырга кушкан).
Хђсђн ђфђнде мђшџњр вђ могтђбђр адђмнђрнећ тђркемђи хђллђре ха-кында бик куп нђрсђлђр белђдер, лђтыйфа сљйлђњне сљядер, белгђн нђрсђлђрен хикђят итергђ ашыкмыйдыр, кешелђрне санау касды берлђ тњгел, бђлки истифадђ касды берлђ тђкаџел гариф юлын илтазам кыладыр иде. Инде бу кђмалђт вђ бу мђгълњматныћ кљмлђсе њзе берлђ берлектђ киттелђр, туфрак астына књмелеп заигъ булдылар, ђмма бик бай бер кљтебханђ вђ бик кыйммђтле иске ђсђрлђр калдылар (арада бик иске заманда язылган Коръђн кђгазьлђре дђ бар).
Шушы нђрсђлђрнећ џич берен заигъ кылмый фиџристлђргђ кайд кылу вђ Хђсђн ђфђнденећ миллђткђ булган йђдкђре итеп саклау чараларына керешњ беренче мђртђбђдђ Акчурин фамилиясен вђ икенче мђртђбђдђ миллђтебезнећ зыялы яшь табакасы љстенђ тешђ торган бурычтыр. Љмет итђбез ки, бу бурыч без хыял иткђн рђвешлђрдђн артык ителеп ђда кылыныр, миллђтебез дђ бу хђзинђлђрне њзлђренећ хђлђл маллары санап куаныр вђ ифтихар итђр, газиз йђдкђр белеп саклар.
Хђсђн ђфђнде 1866 елныћ 1 гыйнварында дљньяга килгђн иде. Ошбу 1916 елныћ 23 июнендђ вафат булып, икенче кљнендђ кабер иясе булды. Йолдыз хисабы берлђ яше 50 дан арткан вђ ай хисабы берлђ 52 тулган буладыр.
Язу берлђ куп шљгыльлђнми торган вђ зиџенем бик тђшвишле булган вакытта мђкбњри сурђттђ бу тђзкирђне яздым. Моннан ике ел мокаддђм Гурьвкада кљннђремне, тљннђремне рђхђтлек берлђ њткђрњем хђтеремђ тљшеп, књћелемне артык дђрђкђдђ моћландырды. Хљрмђтле Муса ђфђнде вђ Ибраџим ђфђнде џђм дђ фазыл сахибе мљгаллимнђр вђ шђкертлђрдђн гыйбарђт булган бу џђйђтнећ ић шат ђгъзасы Хђсђн ђфђнде иде. Бу вакыт-лар инде њтте.
Адђм баласы эштђн, кљчтђн бушанып, рђхђт гомер сљрњ хыялы берлђ озын яшђњгђ рђгъбђт итђ, лђкин њзенећ якыннарын, сљекле вђ газиз кешелђрен кабергђ озатып тору сђбђпле, озын гомерле кешелђрнећ вакытлары кђдђр вђ матђмнђр, борчу вђ хђсрђтлђр берлђ њтђдер. Ошбу сђбђптђн озын гомер сљрњдђ зур бер мђхзур барлыгы беленђ башлыды. Адђм ђчен 40-50 яшьлђр камил китђ. Ђгђр дђ шућар кадђр хикмђт чыкмаса, аннан соћ гына куп хикмђт чыкмас. Мљџмђл тереклек итњнећ мђгънђсе юк. Тора белеп тормаганнан соћ, њлђ белеп њлњ яхшырак.
Сђфил вђ ђџелиятсез адђмнђрнећ дђњлђткђ ирешњлђрен књрњнећ мића тђэсре юк. Бђлки минем уз кашымда дђњлђт вђ гыйззђт, дљньявый шђрђф вђ шан џђрвакыт маяларда булырга тиешле. Дљньяныћ хђленђ мљнасиб нђрсђ шул. Бђлки "озын гомер сљрњдђ булган файда вђ хасил якыннарны вђ дусларны озату вђ аларныћ хђсрђтлђрен йљклђп тору михнђтенђ тормый", дим.
Аллаџы тђгалђ Хђсђн ђфђндегђ иман байлыгы биреп, урынын кђннђттђ итсен вђ гаилђсенђ књркђм сабыр бирсен!.. Миллђтебез арасында Хђсђн ђфђнделђр заџир булсын,  китешсеннђр. Безнећ догабыз шушы.

Ризаэтдин бине Фђхретдин
Вакыт.-1916.-3 июль (№ 2058), 5 июль (№ 2059).

Искђрмђлђр
1.   Мђрьямбикђ   Солтанова   -   мљселман   хатын-кызлары   хђрђкђтенећ   књренекле Х.Акчуринныћ бертуган сећлесе.
2. Гурьевка - фабрикант Акчуриннарныћ постау фабрикасы урнашкан авыл.
3. Шђех Зђйнулла хђзрђтлђре - Зђйнулла бине Хђбибулла Рђсњли (1833-1917), мђшџњр ишан, мђгьрифђтче, Троицкидагы "Рђсњлия" мђдрђсђсе мљдире. Кара: Гайнетдинов М. Ташкын кочагында бер маяк // Гасырлар авазы - Эхо веков.-1997.-№1-2.-Б.136-141.
4. Мљфти - Солтанов Мљхђммђдьяр Мљхђммђтшђриф улы (1837-1915), дин эшлеклесе, мљфти (1886-1915).
5. Ахун Хђйрулла - Госманов Хђйрулла Габдрахман улы (1847-1907), дин џђм кђмђгать эшлеклесе, Уфадагы "Госмания" мђдрђсђсенећ хужасы џђм мљдђррисе.
6. Габдеррђшид казый - Ибраџимов Габдеррђшит Гомђр улы (1857-1944), дин џђм кђмђгать эшлеклесе, публицист, нашир џђм мљхђррир.
7. Муса ђфђнде - Бигиев Муса Карулла улы (1875-1949), дин галиме, философ, кђмђгать эшлеклесе, публицист.
8. "Шђрык кљтебханђсе" - Троцкидагы китап нђшер итњ џђм китап сђњдђсе белђн шљгыльлђнгђн нђшрият.
9. "Ђлмохассас" - китап исеме.
10. Ибраџим ђфђнде - Акчурин Ибраџим Курамша улы (1859-1933), фабрикант, меценат. Кара: Таиров Н. Ибрагим Акчурин: штрихи к портрету // Гасырлар авазы - Эхо веков.-1996.-№ 1-2.-С.143-144.
11. Дамелла Галимкан хђзрђт - Баруди (Галиев) Галимкан Мљхђммђткан улы (1857-1921), дин галиме, педагог, "Мљхђммђдия" мђдрђсђсе хукасы, "Ђд-дин вђл-ђдђб" журналыныћ нашире џђм мљхђррире, Диния нђзарђтендђ мљфти (1917-1921).
12. Дибирдивђлђр - мђшџњр морзалар, фабрикантлар нђселе.
13. Мђркани хђзрђтлђре - Мђркани Шиџабетдин бине Баџаветдин (1818-1889), дин галиме, тарихчы, шђркыятьче.
14. Шђех Кђмалетдин ђл-Ђфгани (1839-1897) - гарђп дљньясында реформаторлык хђрђкђтенђ нигез салучы, мђшџњр ђфган галиме, сђясђт эшлеклесе.

Сњзлек
мљкаддђмђсе - башы
низам - тђртип
кђдђр - кљенеч, хђсрђт
изџap - књрсђтњ, ачып салу
таифђ - тљркем
истифсар - сорап белњ
џђфтђ - атна
мљстђснђ - башкалардан аерым
газел - эштђн алу
манигъ - киртђ, каршылык
мљзакђрђ - фикер алышу
мђнгы - тыю, рљхсђт бирмђњ
ђда кылып - њтђп, башкарып
лљзњм - кирђк, тиеш
шђргый - шђригатькђ бђйле
мађмњр - чиновник
морад - максат, телђк
тђрких - љстен књрњ
тђкдид - яћарту, яћа итњ
касд - максат, ният
бђџанђ - сылтау, сђбђп
сђфаџђт - бозыклык, начарлык
рљкен - терђк, нигез
фђлякђт - бала, кайгы
ђсђф - кљенњ, хђсрђт
ляихђ - проект
фђгъгаль - бик эшчђн
мђзкњр - искђ алынган, ђлеге
йад кылу - искђ алу, хђтергђ тљшерњ
истирахђт - ял итњ
мљсамђрђ - кич белен сљйлђшеп утыру
мосахђбђ - кара-каршы сљйлђшеп утыру
фазыйль - галим кешегђ карата кулланыла торган эпитет
сахиб - ия
тђэсис иткђн – оештырган, нигез салган
кабил - тљр, тљркем
мљђллиф - китап язучы, китап тљзњче
асаре кадимђ - борынгы ђйберлђр
мљхафђзђ - саклау
сђмђрђ - нђтикђ
шђрик - иптђш
моталага - уку, ељрђнњ
игътимадлы - ышанычлы
истифадђ - файда књрњ
тђгъкыйб – књзђтњ
кђгърафия - география
џђндђсђ – геометрия
кђзем - кискен карарга килу
муђффђкь – ирешњ
хазир - катнашучы
бђсыйрђтле - аћлы
мотлак - бђйсез, њзе генђ
сохбђт - аралашу, сљйлђшњ
тасдыйк итњ - раслау, билгелђњ
тђхсин - яхшы књрњ
мђзъџар булган - ия булган
мђдех - мактау
тугмасы – туганы
тђфђррек - ял итеп йљрњ
мљлякат - очрашу
лђтыйфа - мђзђк, кљлке
тђкaheл - белмђмешкђ салышу
тариф - белњче, укымышлы
илтизам - њз љстенђ алу
заигъ - ђрђм булган, юкка чыккан
кайд - теркђњ
табака - катлау
ифтихар итњ - горурлану
тђшвишле - каршылыклы, буталчыклы
рђгьбђт итњ - омтылу
мђхзур – куркыныч
мљџмђл - мђгънђсез, буш
сђфил - тњбђн кеше
ђџелиятсез - бер эшкђ яраксыз

Публикацияне хђзерлђде
Рамил Мићнуллин,
Татарстан Милли архивыныћ директор урынбасары.