1999 3/4

Буа бездђн башлана

Бабалар кабере янында књћел зар,

Аталар рухыныћ армандђсе1 бар...

Кара тупрак тулы мђзлум2 нидасы3,

Алар кемдер?.. Алар кемнђр фидасы4?..

Дђрдмђнд. «Калђмгђ хитаб5»

 

Табигатьнећ гњзђл почмагына сыенган безнећ Татар Буасы авылы. Ул Буа шђџђренећ кљнбатыш ягында Карлы елгасыныћ сул ягы њзђнендђ урман аланында урнашкан. Руслар аны Малая Буинка дип йљртђлђр, русча туты­рылган рђсми документларда, язмаларда да ул шулай атала. Кече Буа, димђк. Шђџђребез Зур Буа була инде, ђ без - аныћ ызандаш књршелђре, фактта дђвамы - кече буалылар бу­лабыз. Кем кемнећ дђвамы дигђн сорауны да кую бик тђ урынлы булыр.

Район њзђге шђџђребезнећ исеме - Буа-Буинск - безнећ «буа» дигђн татар сњзебездђн килђ. Белгђнебезчђ, рус њзе ни­гезлђгђн торак пунктка татар исемен кушмый. Димђк, исеме њк шуны раслап тора: Буинск - Буа шђџђренђ татарлар - безнећ ђби-бабаларыбыз нигез салган, шунда яшђгђн, њстергђн. Без - тљп буалылар...

Зур Буа - Буа шђџђре њзе бездђн башланамы, ђллђ без аћардан килђбезме? Моны ачыклауныћ зур тарихи ђџђмияте юк-югын, шулай да авылыбыз килеп чыгышына бђйле тљрле риваятьлђр, истђлек-хатирђлђр, фаразлар шул юнђлештђ уй-фикерлђргђ, эзлђнњлђргђ этђрђлђр.

Ђйтик, авылыбызга  ќђфалаган

хуќаларыннан качып киткђн хезмђтче кешелђр тарафыннан нигез салынган џђм аныћ борынгы исеме Айтуган булган дигђн истђлек яшђп килђ.

Пугачев фетнђсендђ катнашкан, бунт басты­рылганнан соћ эзђрлеклђњлђрдђн качып котыл­ган кешелђр тарафыннан салынган дигђн ха­тирђ дђ бар.

Ул бары тик љяз шђџђре Буинск-Буадан берничђ гаилђ аерылып чыгу белђн барлыкка килгђн дигђн фараз да йљри. Лђкин бу соћгысы дљреслеккђ туры килђ алмый, чљнки XIX гасыр башына кадђр шђџђрдђ бары тик бер халык вђкиллђре - руслар гына яшђгђн, ђ љяз шђџђре итеп исђ ул 1780 елныћ сентяб­рендђ расланган.

Буа - Татар Буасы булган чор аннан бо­рынгырак гасырларга китњен књрђбез.

Авылыбызныћ утырган ќиренђ, урнашкан ќирлегенђ, ландшафтына язылган тарихы да аныћ яшен ђњвђлгерђк гасырларга итеп бђйли, џђм менђ ничек...

XIX гасырныћ азагында гына ђле Татар Буасы дигђн безнећ авылда кљнчыгыштан кљнбатышка юнђлгђн ике яклы бер генђ урам -хђзерге Яр буе урамы гына - булганлыгы ачык дђлиллђнђ, раслана. Ђлеге урамныћ, - димђк, авылныћ да дип уйларга мљмкинлек бар, -нђсел башлыклары Шђрђфетдинов џђм Йосы-повлар гаилђлђре икђне билгеле. Яћа Њзђк урам инде XX гасыр башында барлыкка килђ башлаган.

Кышча ђйткђндђ, менђ шулай. Димђк, Та­тар Буасы авылы элегрђк, XVIII-XIX гасырлар­да бљтенлђй дђ кечкенђ, нибары 20-25 хуќалыклы авыл булган. Менђ шул урында инде без «ђмма лђкин» дияргђ мђќбњр булабыз. Ђмма лђкин, кечкенђ генђ авылныћ шактый зур мђйданлы дњрт каберлеге булуы серле уй­ларга сала. Бу каберлеклђрне авыл халкы зур хљрмђт белђн карап, тђртиптђ тота. Кабер­леклђр авылныћ тљрле якларында урнашкан, авыл уртасындагысы изгелђр каберлеге дип атала.. «Каш каберлеге», ягъни калкулыктагы каберлек юк инде, ул яћа тљзелешлђр астында калды.

Шундый сорау туа: 20-30 йортлы, ђле XIX гасырныћ икенче яртысында гына оеша башла­ган дип саналучы авылныћ 2 гектар ярым мђйданлы дњрт каберлеге булуын ничек аћларга?

Ћавап бер генђ тљрле була ала: бу авыл бик борынгы. Без тљгђлрђк тђ исђплђп чыгар­дык: дњрт каберлекле - зиратлы Татар Буасын­да кешелђр кимендђ 450-500 ел элек яшђгђннђр. Шулай булгач, Казан ханлыгыныћ, Мђскђњ патшалыгы тарафыннан яулап алынуы, Степан Разин, Емельян Пугачев восстаниялђре, Петр I, Екатерина II патшалык итњлђре џђм башка тарихи вакыйгалар безнећ авыл тари­хында азмы-књпме чагылгандыр дияргђ була­дыр. Болай диюебезнећ тарихи нигезлђре дз бар. Тарихи ђдђбиятта Карлы елгасы буйлап сузылган ясалма калкулыкны «Карлинский вал» - безнећчђ «Карлы буе калкулыклары» буладыр - дип атыйлар. «В наше время земля­ной вал местами совершенно исчез и только отдельные звенья сохранились как исторический памятник прошлых эпох. Правда, он отличался от подобных валов, построенных позже, просто­той устройства. Хотя и на Карлинском валу были удвоенные, утроенные, расходящиеся и сходящиеся рвы и насыпи, служившие прикры­тием для стрельцов» (Љзекнећ дђвђмын Шђрђф Ђхмђдуллинныћ 1991 елда чыккан «Буинск: страницы истории» дигђн китабыннан 7нче биттђн укырга була). Дљрес, ђлеге «вал»ны патша хљкњмђте тљзеткђн дип карала. Хђтта шулай булганда да ул шул ќирлђренећ хуќаларына - татарларга каршы сугышыр љчен хезмђт иткђн. Дошманнарыннан сакланыр љчен ќирле халык та шундый чокырлар казыган, калкулыклар љйгђн. Андый ныгытмаларныћ калдыклары хђтта ђле бњген дђ бар.

Авыл Карлы елгасы буенда, бер ягында таулык-калкулык, џђр ягы - урман. Яшђр урын иткђн ќирдђ кешелђр су аркылы басма - књпер сала, буа буып куя. Књрђбез: монда башта «буа» дип сљйлђшњче кавем вђкиллђре килеп урнашкан, буа буып, карлы су буенда яшђп киткђннђр, яшђгђн урыннарын Буа дип йљрткђннђр. Басып алучылар шул Буаны њзлђренеке иткђннђр. Ђмма безнећ бабайлар да тљплђнгђн ќирлђреннђн бизмђгђннђр. Гасырлар њтђ тора, ђ Буа - бњген дђ безнеке, буташтыр­масыннар љчен хуќасыныћ исеме - Татар Буасы дип атала. «Большая» џђм «Малая» Буалар юк, Буа авылы - шђџђре бер генђ дигђнгђ ишарђ дђ бу.

Ђби-бабайлар патшалар заманында дђњлђт крестьяннары булып исђплђнгђннђр. Ул Рунга волостена - олысына кергђн. Чђчњ ќирлђре бик аз булып, урман аланлыкларын тђшкил иткђн, сазлыкларны, кљтњлеклђрне џђм чђчњгђ яраксыз ќирлђрне дђ кертеп, 400 дисђтинђ чамасы бул­ган. Халык авыр хђлдђ яшђгђн.

Буа љязе авылларын бераз сыйфатлаган таблицадан безнећ Татар Буасы менђ ничек књренђ:

Буинка, 1859 елда нигезлђнгђн - Ентуганово дип йљртелгђн. 1795 елда - 24 йортлы, 136 кешеле; 1859 елда - 13 йортлы, 107 кешеле; 1879 елда - 27 йортлы, 152 кешеле; 1896 елда

-43 йортлы, 317 кешеле; 1913 елда - 48 йорт­лы, 317 кешеле, бер мђктђпле, бер мђчетле; 1920 елда - 60 йортлы, 354 кешеле; (Ш. Ђхмђдуллин китабы, 18-19, 83 битлђр.)

Тарихи чыганак итеп кулланыла торган рђсми документта менђ шундый мђгълњматлар. Игьтибарга лаеклы урыннар бар. Аларга ышан­саћ, авыл 1859 елда гына барлыкка килђ баш­лаган, 13 йортлы булган, ђ 1795 елда, ягъни 64 ел элегрђк, авыл њзе ђле булмаган чакта килеп чыга, анда ике тапкыр артык - 24 йорт хуќалык яшђгђн икђн. Шикле сорау туа: Буа
исеме белђн атыйсылары, рђсми рђвештђ таныйсылары килмђгђнме? - Шулай булырга ох­шый. «Ентуган» дип атаулары да шундый нђтиќђгђ этђрђ. Бозылган «Айтуган» сњзе тњгел бу, русча ђйтелгђн «Яћа туган» сњзе. Янђсе, яћа туган авыл. Бђлки ул бетђ язып, чыннан да яћадан тугандай булып, терелеп киткђндер...

Патшабикђ Екатерина II фђрманы белђн 1780 елныћ 15 сентябрендђ Буа исеме рђсми рђвештђ танылып, љяз њзђге Буа шђџђре булып киткђч, татар тљп йортына таба кузгалгандыр. Авылда 64 ел арасында артып барасы урынын­да икелђтђ кимеп, хуќалыклар саны 13кђ кала - бетњ чигенђ ќитђ. Ђ ул бетми - халык тљп Буасына књченђ, Буаларны Олыга џђм Кечегђ бњлмичђ, бер Буа - Татар Буасы итеп яши.

Рђсми статистика мђгълњматлары шуны раслый.

XIX гасырда авылда мђчет, мђдрђсђ-мђктђп кебек мђдђни учаклар булмый. Намаз укырга бер љйгђ ќыелалар. Гасыр ахырында исђ -1890 елдан соћ, Буа мђдрђсђсен тђмамлагач, Суыксу кешесе Сђйфетдинов Шђрђфетдин авыл­га мулла итеп билгелђнђ. Аћа љй салып бирђлђр, ул љйлђнђ, авылда кала, 7 бала њстерђ. Мулла белђн остабикђ авыл балаларын укытуны да башлап ќибђрђлђр. 1913 ел мђгълњматларыннан књрдек: авылда инде 48 йорт, љч йљздђн артык кеше яши, мђктђплђре, мђчетлђре бар.

XIX гасыр башына кадђр укымаганнармы?

Ђлбђттђ, укыганнар, Буа мђдрђсђсен њзлђренеке итеп санаганнар. Авылыбызда мђчет 1910-1911 елларда књрше авыл байларыныћ хђйрия ярдђмендђ, авылыбыз халкы тырышлы­гы белђн салына. Ул Њзђк урамда изгелђр ка­берлеге каршысында књтђрелђ. Мђџабђт манара­лы калай башлы иде ул мђчет. Алга узып ђйтик: 1938 елда мђчетнећ манарасын кистелђр. Бар халыкныћ яшерен кан-яшьлђрен яхшы хђтерлим. Манара гљрселдђп гражданнар сугы­шы батыры Борџан абый бакчасына ае белђн тљшеп кадалды. Халык «Аџ» итте. Ђ ай юкка чыкты. Ыгы-зыгыда вђкиллђр књргђнче кайсы­дыр айны яшерде булса кирђк: «Изге айны ќир-ана йоттык

1918 елда безнећ авылга да гражданнар су­гышы килеп житђ. Ђтием Галиуллин Мићнулла сљйли иде: "Буада аклар белђн Космовский су­гыш алып бара. Безнећ авылныћ кайбер ке­шелђрен аклар њзлђренећ олаучылары итеп алып китђлђр, алар ќае чыгу белђн авылга, урманга качалар. Тиздђн кызыллар килеп чыга, инде алар сугышка яраклы яшьлђрне Кызыл Армиягђ алалар. Хљснетдинов Борџан, Галиул­лин Сљнгатулла Якуб Чанышев отрядына элђгђ, Газиулла Хђмидуллин I Атлы армиягђ кушыла. Ђтием Галиуллин Мићнулла, љлкђн яшьтђ бул­ганлыктан, олаучы булып Кызыл Армиягђ икмђк хђзерлђњ отрядына кертелђ. Гражданнар сугышында катнашучылар, ђлбђттђ, биредђ телгђ алынучылар гына булмаган. Ђти дђ, Сљн­гатулла белђн Борџанетдин агайлар да гражданнар сугышыннан кайтып, картай­ганчы «Кызыл Тау» исемле колхозы­бызда эшлђделђр.

Бер кызыклы фактны искђ мыйча булдыра алмыйм. Хђмидуллин Газиулла абый С.М.Буденный армия­сендђ гражданнар сугышы тђмамланганчы сугышларда була, Авылга ул иярле атта кылыч тагып кайтып тљшђ. 1967 елда Газиулла абыйныћ йорт-ћире янды. Ул миннђн - ђлеге юлларныћ авторыннан - С.М.Будённыйга њзенђ ярдђм сорап хат яздыртты. 1 ай дигђндђ С.М.Будённыйдан Буа район партия комитетына џђм Газиулла абыйга хат килде. Командарм њзенећ солдатын онытмаган булып чыкты: Га­зиулла абыйга яћа љй салырга кирпеч китер­делђр, акчалата ярдђм иттелђр.

Књмђклђшњ, берлђшњ безнећ Буа якларында гражданнар сугышы бераз ерагаюга ук башла­на: 1919-1921 елларда районда 1 коммуна, 16 авыл хуќалыгы артеле оеша. Билгеле инде, игенче-терлекче хезмђтенећ техник-технологик нигезе, тђэмин ителеше ул чакта ђле бик зђгыйфь була. Авылныћ бит милексез, ярлырак љлеше берлђшђ, ђ хђллелђре, киресенчђ, књмђклђшњгђ каршы тора. Бездђ дђ халык, ныклы басым булуга карамастан, 1931 ел ахы­рына кадђр карыша. Моны, бђлки, безнећ авыл халкында крестьянлык психологиясе љстенлек итмђњ, шђџђрчђрђк яшђњ гореф-гадђте куђтлерђк булуы белђн дђ аћлатырга мљмкиндер. Ђлеге дђ баягы - њзђк, љяз, район, поселок, шђџђр кешелђречђ кљн књрњ, яшђњ менталитета белђн дияргђ телим.

Авылда колхоз - ул «Кызыл Тау»дип исемлђнђ - 1931 елда оеша. Архивта колхозныћ 1931 елныћ 14 апрелендђ булган идарђ утыры­шы беркетмђсе саклана. Катнашалар: колхоз идарђсе рђисе Галиуллов Мићнулла, идарђ ђгъзалары - Ќаббаров Ибраџим, Хисаметдинов Тљхфђтулла, колхоз ђгьзасы - Галиуллов Сљнгатулла, шђхси сектор вђкиллђре - Шђрипов Фатыйх, Ильясов Мингали.

Барлык сљрњ ќирлђре мђйданы 391,79 га; шуннан туенучылар, ягъни халык саны – 332 кеше. Чђчњ ќирлђре, ђлбђттђ, кимрђк, џђм ул бер кешегђ 0,8 га туры киля. Нибары! - дияргђ кирђк. Бу - ќирсез авыл, дљресрђге, гадђти, чын мђгънђсендђге авылча яшђргђ мљмкинлеге булган авыл тњгел бу.

Бу чакта авылда 65 йорт-хуќалык, тулар­ныћ 13е, ел ахырына 19ы - колхозчылар га­илђсе. Књргђнебезчђ, авыл колхоз булырга ашыкмый. Шђхси хуќалыклар саны - 46. Ђ бер елдан соћ шундыйрак књренеш: колхоз­чылар хуќалыклары - 42, шђхси хуќалык бу­лып кала бирњчелђр - 26. Тагын бер елдан соћ, 1934 елныћ 1 январена колхозда 43 йорт, 205 кеше, шулардан 97се хезмђткђ яраклы була, ђ барысына ќир фонды 285 гектар.

Авылны, колхозны Советтан Советка, кол­хоздан колхозга књчереп йљртђлђр, 1950 елдан ул Карлы авыл Советына, «Кызыл йолдыз» колхозына карый. Аннан соћ ђлеге авыл Сове­ты њзе Иске Суыксу авыл Советына бирелгђн, ђ колхоз «Татарстан» колхозы бригадасына ђверлгђн. 12 ел дђвамында Татар Буасында яшђњчелђр 15 километр ераклыкта урнашкан хуќалык њзегенђ џђм авыл Советына йомышла­рын њтђргђ йљрергђ мђќбњр ителгђннђр. 1963 елдан безне Тельман исемендђге колхозга, Рун­га авыл Советына књчерделђр.

Авыл кешелђренђ дђ паспорт бирелђ башла­гач, безнекелђр эшкђ Буаныћ њзенђ урнаша башладылар. Ђле анда, ђле монда тибелеп йљртелњнећ бер сђбђбе - авылныћ ќирсезлеге. Кемгђ кирђк андый хуќалык? Аны мондый хокуксызлыктан њз асылына кайту, ягьни авылча-шђџђрчђ, билгеле бер дђрђќђдђ њзе њзђк булып яшђњ генђ коткара ала иде. џђм шун­дый котылу килде - авылда фабрика тљзелде...

«Кызыл Тау» колхозы булып яшђгђн чо­рындагы беренче рђисен Галиуллов Мићнулланы искђ алган идек, менђ аћардан соћгылары: 1938 елда - Шђрипов Садыйк, 1939 елда - Ги-матдинов Миназ, 1940 елда - Тљхфђтов Шђрђф, 1941-1943 елларда тагын Гиматдинов Миназ, 1944-1946 елларда - Шђрђпов Ђхмђтќан, 1947-1948 елларда - Хђмидуллин Ш, 1949 елда баштарак Шђрђфетдинов Зђкђрия, аннары Хљснетдинов Борџан... Ђ 1951 елдан безнећ колхоз, инде ђйтелгђнчђ, «Кызыл йолдыз» хуќалыгыныћ бригадасы булып калды.

Авылыбызда, 1913 ел мђгълњматлары буен­ча, мђктђп булганлыгын књрдек инде. Совет елларында, мђчет ябылгач, аныћ эче 4 бњлмђгђ бњленде: аларда мђктђп, клуб, балалар бакчасы, ашханђ урнашты. Бу язманыћ авторы 1940-1944 елларда шул мђктђптђ белем алды. Укы-тучыларыбыз Гариф џђм Рђхимђ Шаммасовлар иде. Мђчет бинасы 1961 елга кадђр мђктђбебез бинасы булып килде. 1957-1958 уку елында мин ђле бу мђктђптђ укыттым. Мђчет бинасы 1961 елда сњтелеп, яћа урынга - Мђктђп ура­мына књчерелде. Хђзер анда Татар Буасы авыл Советы урнашкан.

Мђктђбебез 1930 елда ачылган, 1931 елда 13 ир бала, 16 кыз бала - барлыгы 39 бала укыган, аларны бер укытучы укыткан. Ђ 1933 елда балалар саны 44 булган.

...Њзбаш, мљстђкыйль хуќалык булган ва­кытында безнећ «Кызыл Тау» колхозы тотрык­лы эшлђп килгђн. Хђтта Бљек Ватан сугышы чорында да љч бригадада барлыгы 18 ир-ат, 65 хатын-кыз џђм 26 яшњсмер калуга карамастан, 209 гектар мђйдандагы арыш џђм сабан ашлы­гын ќыюны бер атнада, 10 гектардагы бђрђћгене алуны љч кљндђ тђмамлаганнар. 1944 ел ућышыныћ яртысы мђќбњри тапшыру исђбенђ тотылган, 39 центнер Кызыл Армия фондына ќибђрелгђн. Бер таяк-хезмђт кљне љчен 600 грамм ашлык билгелђнгђн. 2,5 гектар мђйданда яшелчђ њстереп, 568 центнер ућыш алганнар. Бер хезмђт кљненђ бу 1,8 килограмм тђшкил иткђн. Тагын ђле џђр хезмђт кљненђ 500 грамм бђрђћге бирелгђн. Ел ђйлђнђсе ясле-балалар бакчасы эшлђгђн. Мђктђп балаларын кљненђ бер тапкыр тукландырганнар. Ђ чђчњ, урып-ќыю вакытларында барлык эшчелђр љчен туклану оештырылган.

Колхоз техника белђн дђ кораллана бар­ган...

Ир-атларын сугышка озаткач, авылда эшкђ яраклы ничђ кеше калганын ђйтеп узган идек, шулардан џђр љч кешенећ икесе «1941-1945 еллардагы Бљек Ватан сугышында данлы хезмђт љчен» медале белђн бњлђклђнде, андыйлар 1948 елныћ августына 58 кеше иде. Мљстакыйль

«Кызыл Тау» колхозы хезмђт батырларын билгелђп њтик: Ђбелхановлар, Булатовлар, Га-лиуллиннар, Шђрђфетдиновлар, Йосыповлар, Ќаббаровлар, Хђйбуллиннар, Шђриповлар, Хљснетдиновлар џђм башка авылдашлар, књп андый ты­рышлар, санап бетергесез кебек. Менђ сића кечкенђ генђ авыл -џђрбересе сугыш џђм хезмђт батыры... Болары монда, хезмђт кырында, ил-халык азатлыгы љчен кљрђшкђннђребез, књпме авылдашыбыз фашистларга каршы сугыштан ђйлђнеп кай­та алмады, сугыш кырында ятып калды. Авыл њзенећ ул­ларын џаман кљтеп, сагынып-юксынып яши. Сугыш безнећ авылныћ да байтак балаларын, гаилђлђрен ятим итеп калдырды. Ул ятимнђр књптђн њзлђре ђти-ђнилђр, ђби-бабайлар булды­лар инде. Аларныћ балалары бабаларсыз њсте, њсђ. Ђтисез-бабасыз ќитлеккђн буын ќанында сугыш ярасы ђле тљзелмђгђн. Яралы ќаннар кадерле кешелђренећ каберлђрен эзлилђр, таба алганнары гомерлђрендђ тђњге тапкыр «Ђтием!» дип ђйтњ бђхетенђ ирешђлђр.

Безнећ тљбђктђ районда, республикада та­нылган шђхеслђр дђ њсте. Без 1960 нчы еллар­да Советлар Союзыныћ ић кљчле кљрђшчелђреннђн булган якташыбыз Рафаэль Шђрђфетдиновныћ халыкара мђйданнардагы ќићњлђре белђн горурланабыз. Ингел

Фђткуллин бњген хезмђт ветераны санала, пен­сионер инде, ђмма сабан туйлары булдымы -Ингелебез алмашсыз мђйданбаш. Аны олысы да, кечесе дђ хљрмђт итђ. Чљнки Ингел - штан­га књтђрњ буенча авыл пђџлеваннары арасында Татарстанда да, Россия књлђмендђге ярышларда да књп еллар оттыру белмидер иде! Ингелгђ алмашка авылда Рифат Шђрђфетдинов њсте. Ул - авиация институтында укый, авыл сабан туй­ларында кљрђш буенча беренчелекне берђњгђ дђ бирми, ђ ић кечкенђлђр арасында аныћ энесе Ринат - беренче батыр, Рифатныћ ђнисе - экономист Кђфия њзен авылда да, районда да кул кљрђшеннђн ић осталарда танытты.

Авылдашларымнан • ту­ганым Фђргат - галим џђм педагог, Бљек Ватан сугы­шын ерак Румыниядђ майор дђрђќђсендђ тђмамлаган Ну­рулла Шђрђфетдинов озак еллар ДОСААФныћ район комитеты башында торды, аныћ улы Рљстђм - Ђфган џђм Чернобыль фаќигалђр њткђн югары класслы хђрби очучы; соћгы елларда Чад республикасында хљкњмђт ќитђкчелђгенђ Казанда ясал­ган вертолетта хезмђт књрсђтте, Ђмир Ќаббар бњген да район администрациясендђ экология хезмђтен алып бара, Назыйм Закиров • «Ремсельбурвод» акционерлык ќђмгыятенећ Буа филиалын ќитђкли...

Тагын шунысы: игътибар иттегезме, безнећ авылдашларныћ каберлђре Ќир шарыныћ тљрле нокталарында калкып тора, алар љстенђ без ту­ган авылыбыз туфрагын, туган як чђчђклђрен илтеп салабыз. Кече Буа дип йљртелгђн Татар Буасы зур дљньяга берегђ.

Ятимлеклђргђ бирешмичђ, ата-бабалар ру­хына тугрылыклы булып књтђрелђ безнекелђр • Татар Буасы татарлары...

Безнећ авыл халкы мљстђкыйль хуќалык булып 1930-1950 еллар арасында, њтђ дђ авыр еллар булса да, бирешмђде, бердђм булды, ты­рыш булды, тормышын гел яхшырта барды. Алдарак ђйтелде инде: ђле анда, ђле монда кушу, берлђштерњлђр болай да ќирсез безнећ хуќалыкны бљтенлђй бљлдерде, ќире анда-монда кискђлђнде. Нђтиќђдђ безнећ халык район њзђгенђ - шђџђргђ таба борыла башлады. Моћарчы кушу-берлђшњлђр авылны - тари­хи авылны - Буабызныћ нигезен бетерњгђ альц барса, халык њз язмышын њзе хђл итте: игенч( эшчегђ ђверелђ башлады, Татар Буасы Бу! шђџђренђ кушылуга таба борылды, ул аны! аграр районы булып ђверелњгђ йљз тотты.

џђм район њзђге халыкныћ табигый рђвештђ отылышын књрде, таныды, аныћ њзенеке икђнен канунлаштырды: авылда колхо­зара берлђшмђ - район кошчылык фабрикасы тљзелде. 1966 елда булды бу. Авыл кешелђре фабрика эшчелђренђ ђверелде. Алар турында кайгырту фабрика директоры Ќђгъфђр Габд-рахман улы Фђхретдинов ћилкђсенђ ятты. Ул безнећ - исеме авыл тарихына алтын хђрефлђр белђн язылырга тиешле кешебез. Унљч яшьтђн ул сабан артына басты, уналтыда авыл Советы секретаре булып эшли башлады. Вакытыннан алда имтиханнар тапшырып, урта белем алды, читтђн торып югары уку йортын тђмамлады Фабрикага кадђр Совет, авыл хуќалыгы, пар тия эшлђрендђ туплаган тђќрибђсенђ таянып, ул фабрика џђм авыл кешелђре мђсьђлђлђрен бер итеп, озакка сузмыйча хђл итђргђ тырыш ты. Ђ эш књп иде. Берђњлђргђ - ќир участогы икенчелђргђ - кирпеч, агач, цемент, љченчелђргђ тњбђ ябарга материал кирђк...

Шулай ђйтергђ мљмкин: фабрика белђн Фђхретдинов ќитђкчелек итђ башлагач, Татар Буасы авылы яћадан торды, уянып китте. 1966-1970 елларда фабрика дђњлђткђ 17 милли­он данђ, планнан 2 миллион данђгђ арттырып, йомырка сатты, 1523 центнер тавык ите ќитештерде. Авыл да, кешелђр дђ, фабрика да њсњгђ, ныгуга, ућышлы эшлђњгђ, матуррак яшђргђ йљз тотты. 1981-1985 елларда исђ фаб­рика сђњдђ челтђренђ 61 миллион данђдђн књбрђк йомырка, 7661 центнер тавык ите озат­ты. Фабрика белђн бергђ анда эшлђњчелђр дђ њсте. Яхья Йосыпов, Шђњкђт Ибђтуллин, Наил Ќамалетдинов, Вђгыйз Шђрипов, Гљлсем Шђрђфетдинова, Ђминђ Йосыпова, Рауза Фђхретдинова, Гљлфђрњзђ Ќаббарова џ.б. исемнђре бљтен районда шљџрђт казанды. Бњген аларга алмашка яшьлђр килђ.

Кљнкњреш шартлары да рђтлђнђ барды. Фабрика каршында мђктђп, клуб, кљнкњреш хезмђте књрсђтњ предприятиясе эшлђп килђ. Авылда су њткђрелде, асфальт юл, азык-тљлек џђм промышленность товарлары кибетлђре тљзелде, ясле-бакча булдырылды. Авылда фаб­рика тљзелгђнче алтмыш йорт иде, хђзер 245 йорт - хуќалык бар.

1996 елда авылда аныћ љчен тарихи дип ђйтерлек вакыйга булды: 26 июнь кљнне авыл халкы ќыенында «Татар Буасы ќирле њзидарђсен тљзњ турында» карар кабул ителде. Ярты гасырдан соћ диярлек - 1950 елгы бете­релњдђн соћ - авыл халкы мљстђкыйль њзидарђгђ књчте.

Борынгы авылыбыз яћа сулыш алды, яћарыш кичерђ. Гасырны тђмамлаганда њзидарђбезне авылыбыз егете Ришат Мљгаллим улы Шђрђфетдинов ќитђкли. Њсеш, яћарыш -туктаусыз хезмђт, љзлексез мђшђкать, илџамлы иќат итњ дигђн сњз. Авылыбыз бер ел арасын­да газлаштырылды. Књрелмђгђн казаныш инде бу. Ел саен сабан туйлары њткђрелђ башлады. Мђктђбебез урта мђктђпкђ таба њсеп-кићђеп килђ, балалар саны 120дђн артты. Соћгы арада гына 20 яћа гаилђ тљзелде. Авылда йорт-хуќалык саны 250гђ ќитеп килђ. Фабриканыћ тљп эшче кадрлары - безнећ авылдашлар.

Ђлбђттђ, проблемаларсыз тормыйбыз. Ты­рышкан табар, ди бит безнећ халык. Проблема­сын да њзебез, аны чишњ юлларын да њзебез табабыз. Ќирле њзидарђ белђн кошчылык фаб­рикасы ќитђкчелеге кулга-кул тотышып бара, бергђлђшеп љченче мећ еллыкка ныклы адым­нар белђн басарга - безнећ, Татар Буасы татар­ларыныћ, карары шундый.

 

1 .Армандђ - телђк, љмет

2. Мђзлум - ќђберлђнгђн, рђнќетелгђн

3. Нида - зар-ыћгырашу

4. Фида - корбан

5. Хитаб - эндђшњ, мљрђќђгать

 

Фариз Галиуллин,

Татарстанныћ атказанган укытучысы, хезмђт ветераны

 

Резюме

Истории д.Малая Буинка (Татар Буасы) посвящена данная публикация заслуженного учителя Татарстана, ветерана труда Ф.Галиуллина. Изучая материалы о родном крае, исследователь приходит к мнению, что Малая Буинка относится к числу древних населенных пунктов. Подтверждением этому может служить тот факт, что к XIX веку в деревне было четыре кладбища, общей площадью два гектара.