2000 3/4

Шиџабетдин Мђркани мирасына бђйле кайбер яћа табышлар

Моннан ике ел элек Казанда мђшџњр татар галиме, тарихчы, дин џђм ќђмђгать эш-леклесе Шиџабетдин Мђрќанинећ 180 еллык юбилее ућаеннан Халыкара фђнни конференция њткђрелгђн иде. Конференциядђ тирђн эчтђлекле докладлар укылды, кызыклы чыгышлар тыћланды. Озак та њтми, конференция матери­аллары аерым ќыентык рђвешендђ басылып чыкты1. Конференция докладлары арасында «Мђрќани китапханђсенђ бђйле яћа мђгълњматлар» исемле безнећ материал да бар. Анда бљек галимнећ китап мирасы џђм шђхси китапханђсенећ буталчык язмышына берникадђр ачыклык кертергђ омтылыш ясалды. Ќљмлђдђн, Мђрќани оныкларыннан Даниял абый Ђмирхановларда сакланган, моћарчы фђн даирђсендђ билгесез булган кулъязма материал­лар турында да сњз булган иде. Књптђн тњгел, Д.Ђмирханов њзлђренећ гаилђ архивларында сакланган ђлеге кыйммђтле мирасны Татарстан Милли китапханђсенећ Кулъязмалар џђм сирђк китаплар бњлегенђ тапшырды.

Мђрќанигђ багышланган конференциядђ бу материаллар турында кыскача мђгълњмат би­релгђн иде2. Ђмма анда књрсђтелгђннђргђ башка язмалар да љстђлњ сђбђпле, тулы материаллар­ныћ исемлек - тасвирламасын тђкъдим итњне кирђк дип таптык. Тарихи џђм мђдђни мира­сыбызга игътибар кљчђйгђн хђзерге чорда, Ш.Мђрќани мирасын љйрђнњче галимнђр љчен бу мђгълњмат файдалы булыр.

 

1. «Мђрќани хђзрђтлђренећ ђсами кљтебе».

Мђрќани китапханђсендђге татар, гарђп, фарсы, тљрек џђм урыс теллђрендђге 430 (123 кулъязма џђм 307 басма) нљсхђ китап исеме теркђлгђн кулъязма дђфтђр. 25 кђгазьдђ. Елы юк. Ахыры юк. Карандаш белђн язылган.

2. Мђрќанигђ шђкерте Гаясетдин3 язган хат. 1 кђгазьдђ. Елы юк. 1870 елга хђтле язылган. Кђгазьнећ икенче ягында Ш.Мђрќани кулы белђн «Утыз йиде хђлифђдер...» шигыре язылган.

3. Мђрќанигђ шђкерте Нурелгаян Карани4 язган хат. 1293 ел, 14 рђќђб / 1876 ел, 5 август. 1 кђгазьдђ. Кђгазьнећ икенче ягында Мђрќанинећ Ка­зан татар укытучылар мђктђбе (КТУШ) ачылганда, 1876 елда укыган но­тыгы караламасыныћ бер љлеше язылган5.

4. Мђрќанигђ Ђхмђд Таќеддин исемле шђхес язган хат. 1287 / 1870 ел. 1 кђгазьдђ.

5. Мђрќанигђ Сђлимгђрђй мљфти язган хат. 2 кђгазьдђ. 1870 нче еллар.

6. Мђрќанинећ дини мђсьђлђлђр буенча гарђп телендђге тљрле язмала­ры. 12 кђгазьдђ. Елы билгесез.

7. Мђрќанинен, аерым бер шђригать мђсьђлђсендђ язган хатыныћ кара­ламасы. Адресаты књрсђтелмђгђн. Елы билгесез. 1 кђгазьдђ.

8. Мђдрђсђлђрдђ укыту тђртиплђренђ багышланган язмалар. 1 кђгазьдђ. Хљсђен Фђезханов кулы белђн язылган.

9. 1876 елда КТУШ ачылганда Мђрќани тарафыннан укылган нотык­ныћ караламасы6. 1 кђгазьдђ.

10. Мђрќанинећ 1879 елда Кукубин матбагасында басылган Коръђн ки­табыныћ хаталарын тикшерњ-тљзђтњ љстендђ эшлђгђн кђгазьлђре. 11кђгазьдђ.

11. Дини идарђгђ Мђрќани љстеннђн Казан имамнары тарафыннан язылган рапорт - шикаять књчермђсе7. 1873 ел. 12 кђгазьдђ.

12. Ш.Мђрќанигђ энесе Садретдиннећ хаты. (1880-1890 нчы еллар). 1 кђгазьдђ.

13. Ш.Мђрќанигђ сећлесе Фатыйманыћ ире Фђйзрахман язган хат. 2 кђгазьдђ.

14. Хђбибќамал Ђхмђд кызыныћ мирас акчасын алу турында расписка­сы. Ш.Мђрќани кулы белђн язылган. 1871. 2 кђгазьдђ.

15. Вђли Апанаев џђм хатыны Нђгыймђ Њтђмешеваныћ аерылышулары турында язма. 16. Ш.Мђрќани кулы белђн язылган. 1870 нче еллар. 2 кђгазьдђ.

16. Баџаветдинев М.-Борџанетдин Шиџабетдин улыныћ вафаты турында белешмђ. Казан. 1916. 1 кђгазьдђ.

17. Казембекныћ фарсы телендђге язмасы. 1880 нче еллар. 4 кђгазьдђ.

18. Никах турында таныклык. (Ђмирханов Гомђр џђм Шиџабетдинова Разия). Казан. 1924. 1 кђгазьдђ.

19. Дини эчтђлекле кулъязма китап. XIX гасыр башы.

Књренекле татар галименђ турыдан-туры бђйле кулъязма материаллар­ныћ янђ бер љлешенећ фђнни оешмага алдырылуы, џичшиксез, зур табыш буларак бђялђнергђ хаклы. Алар галимнећ тормышын џђм эшчђнлеген љйрђнњдђ яћа сђхифђлђр љстилђр.

 

Искђрмђлђр:

1. Мђрќани: тарих џђм хђзерге заман. Мђкалђлђр ќыентыгы.-Казан: Мастер Лайн,1998.-196 б.

2. Шунда УК.-Б.118-119.

3. Ш.Мђрќанинећ Гаяседдин бине Хђбибулла исемле шђкерте турында 1915 елда нђшер ителгђн «Мђрќани» (Казан: Мђгариф) ќыентыгыныћ 114-115 битлђрендђ язылган. Шулай ук кара: Шиџабетдин Мђрќани.-Ђлмђт: Рухият,1998.-Б.106.

4. Ш.Мђрќанинећ Нурелгаян бине Гайнекамал Карани исемле шђкерте турында 1915 елгы ќыентыкныћ 117 битендђ язылган. Шулай ук кара: Шиџабетдин Мђрќани.-Ђлмђт: Рухият,1998.-Б.108.

5. Нотык тексты 1915 елгы ќыентыкныћ 130-131 битлђрендђ басылып чыккан. Шулай ук кара: Шиџабетдин Мђрќани.-Ђлмђт: Рухият, 1998.-Б. 118-119.

6. Шунда ук.

7. «Мђрќани» ќыентыгыныћ (Казан, 1915) 161-162 битлђрендђ бу рапорт мљнђсђбђте белђн язылган џђм текстыныћ да бер љлеше басылган. Шулай ук кара: Шиџабетдин Мђрќани.-Ђлмђт: Рухият,1998.-Б.140-141.

 

Раиф Мђрданов,

филология фђннђре кандидаты