2002 3/4

Татарстан Президенты шәҗәрәсе

Әлеге шәҗәрәнең безгә мәгълүм ботаклары Әнәк авылында. Хәзеринде бу авылны «Президент авылы» дип тә йөртәләр. Әйе, Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевне үстергән авыл ул. Аның бөтен шәҗәрәсе шушы авылда тамырланган, үсүен дәвам иткән.
Шуңа күрә соңгы елларда бу авыл турында профессор Гомәр Саттар-Мулилленең, тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримовның, язучы Рахмай Хисмәтуллинның төрле басмаларда озын-озын язмалары күренде. Тарихчылар Әнәк авылына XVIII гасыр башында нигез салынуын әйтәләр. Таһир Кәримов, мәсәлән, 1747 елда авылда яшәүчеләр исемлегендә Исай Әнәков дигән кешенең булуын яза.
1762 елда, өченче ревизия чорында ул инде вафат булган.
Димәк, Әнәк карттан башланган бу авыл. Ә инде Әнәк исеменең килеп чыгышына карата Гомәр Саттар-Мулилле аның «эт, эт баласы, көчек» мәгънәсенә ия булган гомумтөрки сүздән икәнлеген яза.
Миңа Президентыбыз шәҗәрәсен ике вариантта ясарга туры килде. Беренчесен тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәрим-Бакалы ачыклаган Юлай — Сөләйман — Баязит — Шаһиморат — Шәмсимөхәммәт — Вәлимөхәммәт — Шәймөхәммәт — Шәйшәрип — Минтимер исемнәре буенча ясалган иде. Бу шәҗәрә (Юлайдан башка) «Идел»1 журналында да, «Ватаным Татарстан»2 газетасында да басылып чыкты. «Мәдәни җомга» газетасының җаваплы секретаре Миншәех Зәбировтагы шәҗәрәдә Юлай исеме дә өстәлгән иде.
Әмма Минтимер Шәрип улының авылдашы, язучы Рахмай Хисмәтуллин Мәскәү һәм Петербург архивларында эзләнеп, шәҗәрәдәге Шәймөхәммәтнең әтисе Таһир Кәрим-Бакалы күрсәткәнчә, Шәмсимөхәммәт түгел, ә бәлки Шәйдулла (Шаһидулла) икәнлеген әйтте һәм аның ата-бабаларының исемнәрен ачыклап бирде.
Тәкъдим ителә торган шәҗәрә Рахмай Хисмәтуллин табышларына нигезләнеп ясалды.
Әлбәттә, кәүсәдәге беренче Килмәмәт бабайның кайдан килүе хакында мәгълүматлар юк. Әмма Әнәк авылына ясаклы татарлар килеп утыруы билгеле. Әле «Пугачау патша» заманында да алар шул катлам кешеләре булганнар. Фәкать XIX гасыр башында гына алар рәсми урысча документларда «тептяре из татар» дип язылганнар.
Президентның ерак бабаларының тәрҗемәи хәлләре мәгълүм түгел.
Бу нәселнең тормышы таза булган, диләр. Хактыр. Авыл халкы тиктомалга шулай димидер. Буыннан Буынга исемнәр алдында иң бөек катлау титулы булган «Шаһ» сүзен кушу да әлеге исемнәрне кутучыларның дәрәҗәле гаилә хуҗалары булганнардыр дип әйтергә урын калдыра. Шәҗәрәнең төп кәүсәсендә Шәйморат (1802 елда туган), Шәймөхәммәд, Шәйшәрип исемнәре бар. Алар метрикә дәфтәрләрендә Шаһморад (Шаһиморад), Шаһмөхәммәд (Шаһимөхәммәд), Шаһшәриф дип язылганнар. Гарәп нәхүе буенча гарәп хәрефләре белән язылган бу исемнәрдәге «шаһ» өлеше гади халыкта (татарларда) «шәй» дип әйтелә. Шәйморат, Шәймөхәммәт, Шәйшәриф исемнәре әнә шуннан килә. Халкыбыз Шаһиәхмәтне Шәяхмәт ди, Шаһигалләм — Шәйгалләм, Шәһидулла — Шәйдулла һ. б. Бу очракта да шул ук тел үзенчәлеге саклана.
Шәймөхәммәт өч тапкыр өйләнә. Шәҗәрәдә теркәлгән Дөрелҗинан, Якутелҗинан һәм Шәйшәрип — өченче хатыннан туган балалар.
Шәйшәрип — Минтимернең атасы. Элекке кануннар буенча язганда Президентыбызның тулы исем-фамилиясе «Шәймөхәммәтов Минтимер Шәйшәрип улы», дөресрәге «Шаһимөхәммәтов Миңлетимер Шаһшәриф улы» булыр иде. Әмма Шәймөхәммәт «Шәйми»гә, Шәйшәрип — «Шәритжә, Миңлетимер — «Минтимер»гә генә калган.
Хәзер Минтимер әфәндене без Шәймиев Минтимер Шәрип улы буларак беләбез. Аны бөтен дөньяда да шул исем белән беләләр һәм шулай атыйлар, шул исем шәрифе белән хөрмәт итәләр. Шәҗәрәдә исә без аның бабасының һәм әтисенең исемнәрен кыскартмыйча, ягъни мулла кушканча, бирүне мәгъкуль күрдек.
Минтимер Шәриповичның бөтен ата-бабалары Әнәк авылында туган. Минтимер үзе дә 1937 елның 20 гыйнварында шул авылда дөньяга килгән.
Филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Гомәр Саттар-Мулилленең гыйльми хезмәтләрендә «тимер» сүзе катнашып ясалган 50 дән артык ир-ат исеме китерелә. Әйе, төрки халыкларда бу исемне үз күргәннәр. Төрекләрдә Дамир, Демир исемнәре дә шул ук Тимердән килә. Саф татарча «Тимер» сүзе Биктимер, Минтимер, Тимерша, Хантимер, Тимерхан кебек исемнәрдә ярылып ята. Дамир, Тимур исемнәрендә дә шул ук «тимер»нең яшеренгәнлеген тою кыен түгел.
Шәйшәрип абзый ике улына шул «тимерле» исемнәрне биргән. Хантимер, Минтимер...
Президентыбыз улларының туган авыллары Әнәк түгел. Айрат 1962 елда Мөслимдә, Радик 1964 елда Минзәләдә туган. Әмма алар чыгышлары белән Әнәкнеке булып кала бирәләр һәм бер үк шәҗәрәне дәвам итәләр.
Сер түгел, күп еллар буена кешеләрнең нәсел агачлары киселде. Агач арты агач юкка чыгып, шанлы язмышларны бергә туплаган мәһабәт «урман»нар бетерелде. Хәзер инде шәҗәрә-агачларны үстерүгә игътибар артты, берәм-берәм үсә-үсә, тарихыбыз шаһитлары булып алар куера баралар. Шулар арасында Президентыбызның зур ябалдашлы шәҗәрә агачы да бар. Аның тамырлары бик тирәндә, тормыш зилзиләләре, җил-яңгырлары аны йолкып ыргыта да, корыта да алмас.
2001 елның 25 мартында Минтимер Шәрип улы Шәймиев өченче мәртәбә Татарстан Президенты итеп сайланды. Халкыбыз яңа гасырның, яңа меңъеллыкның тәүге елларын аның белән бергә дәвам итүне хуп күрде, аңа үз язмышын ышанып тапшырды.
Яңа XXI гасыр, яңа өченче меңъеллык хәерле булсын, кешеләр иминлектә яшәсен, беренче Президентыбыз тоткан курсны алга дәвам итик.

 ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Т. Кәрим-Бакалы. Президент авылы // Идел.-1994.-№ 12.-Б.46-48.
  2. Т. Кәрим-Бакалы. Президент авылы // Ватаным Татарстан.-1995.-3 февраль.

Дамир Гарифуллин,

 язучы