2002 3/4

Илџам шђќђрђсе

Узар заманнар, Илџам Шакировны планетаныћ
ић атаклы ќырчылары белђн янђшђ куярлар.

Гариф Ахунов,
Татарстанныћ халык язучысы

 

 Илџам...
Бљтен татар дљньясыныћ горурлыгына ђверелгђн бу исемне џђр тарафта яратып телгђ алалар. Ќырчы Илџам Шакиров турында књп язылган, фильмнар тљшерелгђн, шигырьлђр иќат ителгђн, ќырлар чыгарылган... Халкыбызныћ моћ иясе булып танылган Илџам Шакиров њзе исђн чакта ук рухи асылыбызны чагылдыручы зат булды, ќыр дљньясыныћ олпат улы була белде.
Халык аны зурлады, ђмма ул эрелђнмђде, тђкђбберлђнмђде, масаймады, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аныћ алтын сарайлары - халык књћелендђ. Илџам Шакиров татар ќырындагы илџамлык серенђ телђсђ кемгђ караганда да тирђнрђк тљшенде. Шућа да бит аћа бљтен татар дљньясы табынды џђм хђзер дђ табына.
Ќырчыныћ нђсел-нђсђбе, шђќђрђсе белђн кызыксынучылар књп. Ђнђ шул ихтыяќны канђгатьлђндерњ љчен Илџам Шакировныћ ата-бабалары эзеннђн аныћ туган якларына сђяхђткђ чакырабыз, моћ иясенећ шђќђрђсе белђн таныштырабыз.
Таулык авылы... Илџам Шакировныћ ата-бабалары яшђгђн авыл. Хђер, ђтисе Гыйльметдин абзый да шушы авылда туып њскђн, шушында «башлы-књзле» булган. Илџамныћ апалары да шушы авылда туганнар. 1927 елда Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белђн бергђ Яћа Бњлђк авылына књчеп утыра. Бик тђ бђрђкђтле урын була бу. Менђ шул авылда Илџам Шакиров туган.
Таулык авылы турында беренче рус мђгълњматлары 1761-1767 елларда Рђсђйдђ њткђн III ревизия (ќан исђбен алу) документларында бар. Бу чорда авылда 94 ир-ат заты яшђгђн. Аларныћ 39 ы «ясаклы татар» булган. Болары инде чукынырга телђмђгђн, шућа элекке ќирлђреннђн куылган яки књчеп китђргђ дучар ителгђн татар морзалары џђм аларныћ балалары була.
...XX гасыр башында Таулыкта 800 лђп кеше яши. 1917 елгы революциядђн соћ авыл башта Минзђлђ, аннан Чаллы кантонына карый. 1930 елныћ 10 сентябрендђ Чаллы кантоны урынына районнар тљзелгђч, Таулык авыл советы Сарман районына керђ. 1935 елда Ворошилов районы (1957-1959 елларда Яћа Юл районы) тљзелгђч, Таулык авылы шушы районга књчђ. 1959 елларда районнар эрелђндергђч, Таулык яћадан Сарман районына бирелђ џђм яћа Тукай районы оешканчы ул Сарман районында кала. 1998 ел башында Таулыкта 50 хуќалык исђплђнђ, халкы 130 кеше.
Ќырчы Илџам Шакировныћ нђсел тамырлары менђ шушы Таулыкта. Авыл зиратында аныћ бабасы, бабасыныћ ата-бабалары бакый йокыга талганнар. Зират уртасындагы ић озын чыршы Илџамныћ бабасы Шакирныћ атасы Габденнасыйр Габделхалыйк угылыныкы.
Телђнче Тамак авылында табылган бер иске китап эченнђн чыккан кђгазь битендђ мића ике шђќђрђ очрады. Аныћ берсе Таулык авылында муллалык иткђн Сђлахетдин хђзрђтнеке иде. Икенче шђќђрђ Мљхђммђтсадыйк — Габденнасыйр — Габделхалыйк — Габделгазиз — Габдулла — Ишкилде — Њтђгђн — Алпар дигђн исемнђр тезмђсеннђн гыйбарђт булып, шулай ук кызыксыну тудырды.
Сђлахетдин мулла эзенђ тиз тљштем. Аныћ турында заманында тарихчы Морад Рђмзи дђ язып калдырган. Ул 1847 елныћ 19 июнендђ (искечђ) ахун Сђхабетдин Габтукаев гаилђсендђ туган. Заманында Шиџаб Мђрќани мђдрђсђсендђ укыган џђм аны 1879 елда тђмамлап, бу зат Таулыкта имам-хатип булып эшли башлый. Сђлахетдиннећ бабасы Зђйнетдин хђзрђт тђ башта Таулык авылына имам-хатип булып килгђн була. Ђмма ул Нљркђй авылына књчеп китђ. Соћыннан Иске Ђлмђт авылында имам-хатип вђ мљдђррис була.
Зђйнетдин хђзрђт 1860 елныћ 9 маенда (искечђ) 65 яшендђ Иске Ђлмђт авылында вафат була. Аныћ эшен улы Хљснетдин дђвам итђ. Хљснетдиннећ Габдрахман исемле улы шул ук Иске Ђлмђт авылыныћ мулласы була, ђ Мирсђет исемле улы икенче тљп Ватаннары булган Нљркђйдђ яши. Габдрахманныћ Рокыя исемле кызы — язучылар Марсель џђм Изаил Зариповларныћ ђнисе. Кабере кечкенђ генђ Књктау авылы зиратында.
Мирсђет исђ 1905 елда Нљркђйдђн књчеп Књктђкђ авылы кырына килеп яћа авылга нигез сала. Бу авылны башта Яћа Нљркђй дип йљртђлђр, ђмма халык арасында ул Мирсђет авылы дип атала. Тора-бара ђлеге ике авыл бергђ рђсми рђвештђ Књктђк Мирсђет дип йљртелђ башлый. Бу авыл Илџам Шакировныћ туган авылы Яћа Бњлђк белђн янђшђдђ, аралары ике чакрым гына. Мљгаен, џђр шђќђрђ њзенчђ кызыклы. Тикшерђ торгач, ђлеге Габтукаевлар нђселенећ тљп бабасы Габтукай Урманкаевныћ хђзерге Балтач ягындагы Салавыч авылыннан, чукындырудан качып, 1690 елларда Стђрлебаш авылына урнашканлыгы ачыкланды. Кайсыларыдыр Ђгерќе ягындагы Салагышта калганнар. Еллар њткђч, бу токым кешелђре дђ Стђрлебашка килеп тљплђнђлђр. Алар анда мђдрђсђ салалар. Анда бљтен Рђсђй мљселманнарыныћ балалары укый. Шагыйрьлђрдђн Акмулла (1831-1895) шунда белем алган, Шђмсетдин Зђки (1821-1865) џђм Гали Чокрыйлар (1826-1889) шунда укытканнар.
Телђнче Тамак авылында табылган иске китап битендђ теркђлгђн ике шђќђрђнећ берсе ђнђ шундый серлђр ачты. Бу шђќђрђне дђвам итњчелђр хђзер инде Алабуга, Тњбђн Кама, Ђлмђт, Зђй, Чаллы шђџђрлђрендђ яшилђр. Таулыкта исђ Сђлахетдин мулланыћ оныгы Фђйзрахман (1915 елда туган) абзый гына бар.
Икенче шђќђрђнећ серен озак ача алмадым. Шулай да андагы исемнђр гел књћелдђ йљрде. Мљхђммђтсадыйк — Габденнасыйр — Габделхалыйк — Габделгазиз — Габдулла — Ишкилде — Њтђгђн — Алпар... Телђнче Тамак авылында аерым-аерым Садыйклар, Насыйрлар, Халыйклар нђселлђрен тапсам да, алар бу шђќђрђнекелђр булмады. Ђ инде Ишкилде, Њтђгђн, Алпар исемле кешелђрне белњчелђр яки ишетњчелђр бљтенлђй очрамады.
Ниџаять, туган авылында, ягъни Яћа Бњлђктђ ќырчыбыз Илџам Шакиров музее ачылачак дигђн хђбђр таралды. Тукай районы ќитђкчелеге шундый карар кабул иткђн. Хакимият башлыгы урынбасары Фђџимђ ханым Гыйниятуллина белђн сљйлђшеп утырганда, Илџам Шакировныћ шђќђрђсе хакында да сњз чыкты. Мин бу мђсьђлђне хђл итђргђ алындым.
Ќырчыныћ Яћа Бњлђк авылында яшђњче абыйсы Кыям Шакиров, Телђнче Тамакта яшђњче апасы Гљлсем апа белђн очраштым. Алар ђтилђре Гыйльметдин абыйныћ Яћа Бњлђккђ Таулыктан књчеп килњен, бабалары Шакир исемле, Шакирныћ атасы Насыйр, Насыйрныћ атасы Халыйк исемле булуын ђйттелђр. Мин бу исемнђрне Таулык зиратындагы кабер ташларыннан да укып таптым.
Насыйр, Халыйк дигђннђре теге Телђнче Тамак авылында табылган бер иске китап битендђ теркђлгђн икенче шђќђрђдђге Габденнасыйр, Габделхалыйк булуы мљмкин дигђн бер уй баштан йљгереп узды. Ни дисђћ дђ, беренче шђќђрђ шул Таулык авылында 35 ел мулла булып торган Сђлахетдин хђзрђтнеке булгач, икенче шђќђрђ дђ шул Таулык авылы кешесенеке булуы мљмкин ич.
Илџамныћ бабасы «коры» Шакир гына тњгел, Мљхђммђтшакир исемле булган икђн. Метрикђ дђфтђрлђрендђ нђкъ шулай язылган. Аныћ бертуганы Мљхђммђтсадыйк булган. Мљхђммђтсадыйкны ачыклагач, бљтен шик-шљбџђлђр бетеп, эчкђ «ќан керде».
Архив кђгазьлђре, метрикђ дђфтђрлђре актарып, минем куен дђфтђрендђге икенче шђќђрђне дђ шактый ачыкларга мљмкин булды.
Мљхђммђтсадыйк — Габденнасыйр — Габделгазиз — Габдулла... Шђќђрђдђге менђ шушы биш бабаныћ исемнђрен таптым. Ђ инде Ишкилде — Њтђгђн — Алпар исемнђрен ачыклау мљмкинлеге юк, чљнки алар яшђгђн чор документлары беркайда да сакланмаган да, теркђлмђгђн дђ.
Бер иске китап битендђ очраган икенче шђќђрђдђ 8 исемнећ 5 се бњгенгђчђ сакланган документларда очрагач, без инде ђлеге шђќђрђне Илџам Шакиров шђќђрђсе дип, шиклђнмичђ ђйтђ алабыз. Шулай итеп, ќырчыбызныћ нђсел язуын Габдулладан тњгел, ђ бђлки Алпардан башлап китњ дљрес булыр.
Ќырчыныћ бабасын Шакир дип кенђ йљрсђлђр дђ, мулла кушкан исеме, ђйткђнебезчђ, Мљхђммђтшакир булган. Атасы Габденнасыйр 1882 елда 82 яшендђ дљнья куя. Аныћ ђтисе Габделхалыйк бабай, мљгаен, йљз яшьнећ теге ягына чыгып вафат булгандыр. Ул 1893 елныћ 16 ноябрендђ (искечђ) гњр иясе була. Метрикђ дђфтђрлђрендђ аныћ яше 95 дип књрсђтелђ. Габденнасыйрныћ џђм Габделхалыйкныћ њлњ елларында књрсђтелгђн яшьлђре белђн аларныћ туган елларын табуда аћлашылмау килеп чыга. Књрђсећ, йђ Габденнасыйрныћ яше арттырып язылган, йђ Габделхалыйкныћ яше ким књрсђтелгђн. Монда икенећ берсе, башкача була алмый.
Мљхђммђтшакирныћ йорты олы юлныћ књпер тљбендђ булган. Шућа аны «Књпер Тљбе Шакир» дип йљрткђннђр. Бу вакытта авылда биш Шакир булган. Шућа књрђ џђрберсенђ кушамат тагылган. «Књпер Тљбе Шакир»ны ђле тагын «Књке» дигђн кушамат белђн дђ атаганнар. Кайберлђр моны Мљхђммђтшакирныћ књкеле сђгатьлђр тљзђтњгђ маџирлыгыннан чыгып аћлаталар.
Шакир бабай сђгать тљзђтњче оста булган. Шућа књрђ, сђгать ватылдымы, аћа килђ торган булганнар. Якын-тирђдђ андый осталар икђњ генђ булган. Берсе Иске Дљреш авылы мулласы Гђрђй, икенчесе — Шакир; Шакир љендђ сђгатьлђр књп булган. Суга торган џђм књкеле сђгатьлђр тавышы љйдђ тынып тормаган.
Шакир бабай ђтисе џђм бабасы кебек озын гомер кичерђ. Бик картаеп, колагы катыланып, књзлђре књрмђс булып, ап-ак сакаллы бабайга ђверелеп, Хљснетдин исемле улыныћ хатыны Гыйльмисафа тђрбиясендђ яши џђм аћа хђер-фатихасын калдырып, 1943 елныћ 9 июлендђ 94 яшендђ фани йортыбыздан бакый дљньяга књчкђн. Гыйльмисафаны Шакир бабай бик тђ хљрмђт иткђн џђм якын књргђн. Гыйльметдин исемле улыныћ кызына да аныћ исемен бирдерткђн.
Яћа Бњлђк авылы дљньяга Илџам Шакировны бњлђк иткђн. Ул борынгы авыл тњгел. Аћа нибары XX гасырда гына, тљгђл ђйтсђк, 1927-1928 елларда гына нигез салына. Килеп утыручыларныћ барсы да диярлек Таулык авылыныкылар, дљрес, алар янына Бистебаш авылыннан да берничђ гаилђ килеп тљплђнђ.
Башта хђзерге Урманчы авылы урынында, салкын чишмђ буенда авыл корырга уйлылар. Ђмма тора-бара хђзерге, ике ягыннан да су агып торган матур гына аланлы урынны сайлыйлар. Шулай итеп, элекке бояр Ушков ќирендђ яћа авыл барлыкка килђ.
Ќырчыныћ ђтисе Гыйльметдин абзый, ђлеге авылны нигезлђгђн авылдашларыныћ њтенње буенча, бу авылга 1927 елныћ ахырында гаилђсе белђн књченеп килђ.
Алга китеп шунысын да ђйтик, 1935 елныћ март аенда Яћа Бњлђк авылы Сарман районыннан яћа оешкан Ворошилов районына књчђ. Чирек гасыр узуга бу район бетерелђ џђм авыл яћадан Сарман районына бирелђ. Тукай районы оешкач, Яћа Бњлђк авылы ђнђ шул район составында кала. Шђхес культы чорында ил љстен томалаган кара болытлар Яћа Бњлђкне дђ читлђп њтми. Ун еллык та тарихы булмаган Яћа Бњлђк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзлђњ башлана. «Шундыйларныћ берсе» авыл тимерчесе, Илџам Шакировныћ ђтисе Гыйльметдин Шакиров кулга алына џђм тљрмђгђ озатыла...
1993 елныћ урталарында «Юлдаш» газетасында журналист Резеда Ђхтђмованыћ Илџам Шакиров белђн ђћгђмђсе басылып чыкты.
Анда ќырчы болай ди:
— Мин ђткђйне белмим. Аны 1937 елда Сталинныћ бик котырган чагында алып китђлђр...
Ђ инде: «Ђткђегезне ни љчен кулга алдылар?» — дигђн сорауга Илџам Шакиров:
—Беркем дђ белми. Ул авылныћ тимерчесе булган, — ди.
Ђйе, Илџамныћ, мин ђткђйне белмим диюе бик тђ дљрес. Ђтисен кулга алганда аћа бит ђле ике яшь ярым гына узып барган. Илџам ђтисеннђн 935 кљнлек бала булып кала.
Ђмма тормышта аћа ђтисен гел искђртеп торалар.
«Ђтиећ артыннан китђсећ килђме? — дип яныйлар иде», — ди Илџам бер ђћгђмђсендђ1.
Гыйльметдин абзый љендђ 1937 елныћ 8 октябрендђ тентњ њткђрђлђр џђм шул ук кљнне аны кулга алалар.
Гыйльметдин Шакировны нђрсђдђ гаеплђгђннђр соћ? Моны 1938 елныћ 8 июнендђ Минзђлђ шђџђрендђ булган Татарстан АССР Верховный судыныћ махсус коллегиясе сессиясенећ ябык хљкем утырышында чыгарылган хљкем карарыннан ачык белергђ мљмкин.
Гаеплђнњче Гыйльми Шакиров совет властена дошманнарча карап, янђсе, эзлекле рђвештђ контрреволюцион, советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мђсђлђн, 1937 елныћ февраль аенда, аннан соћ шул ук февраль аенда колхозчыларныћ клубта узган ќыелышында ул тагын ђнђ шундый агитация ясаган. Кыр эшлђре чорында техниканы ватык калдырып ремонтлаган, ягъни корткычлык эшлђгђн.
Ђлбђттђ, бу «ќинаять»лђрне ул кире каккан. Ђмма суд шаџитлар авызыннан ђлеге ќинаятьлђрне раслата. Шулай итеп, Гыйльметдин Шакировка 8 елга тљрмђгђ ябыла џђм ђле тагын 3 елга сайлау хокукыннан мђхрњм ителђ. Ђлбђттђ, Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный судына кассация шикаяте яза. Ђмма РСФСР Верховный судыныћ махсус коллегиясенећ 1938 елныћ 8 июлендђ булган утырышында хљкем карары њз кљчендђ калдырыла, ђ кассация шикаяте канђгатьлђндерелми.
Ниџаять, РСФСР Верховный суды Президиумы 1972 елныћ 22 ноябрендђ Гыйльметдин Шакировка 1938 елныћ 8 июнендђ хљкем карарын юкка чыгара, аныћ хђрђкђтлђрендђ ќинаять составы булмаганлыктан, ќинаять эшен туктата џђм, шулай итеп, ќырчыныћ ђтисе аклана.
Гыйльметдин Шакиров, ата-бабаларыныћ гомер уртасын гына узып барганда, 1940 елныћ 4 мартында 5 нче хезмђт белђн тљзђтњ колониясендђ (ИТК-5) 50 яше туларга ике ай кала якты дљньядан китеп бара. Алты баланы њстерњ Нуриђсма љстенђ кала. Ђлбђттђ, ишле гаилђне туйдыру, балаларныћ љстен бљтен тоту ќићел булмагандыр. Нуриђсма апаныћ барлык балаларында да, оныкларында да табигать биргђн илаџилык бар, минемчђ. Улы Кыямныћ сђхнђлђрне тоткан чагы књп булды. Ђмма ана ќанындагы моћ књбрђк тљпчек улы Илџамга бирелгђн икђн. Моћа инде бљтен татар дљньясы шаџит.
Гыйльметдиннећ љлкђн баласы Имаметдин Бљек Ватан сугышында катнаша, Ленинград блокадасы мђхшђрлђрен њз ќилкђсендђ татый. 1943 елныћ февралендђ яу кырында џђлак була. Калган балаларын да 1418 тђњлеккђ сузылган сугышныћ бљтен авырлыгы тљшђ. Љч кызына да ат белђн дђ, њгез белђн дђ эшлђргђ туры килђ. Гыйльмисафа (1919-1995) Дњртмунча авылына Гайфетдин Гайнетдиновка кияњгђ чыга, ќиденче дистђне ваклап барганда дљнья куя. Гыйльмисафаныћ Хђйдђр исемле улы калђм иясе булды. Ул шигырьлђр дђ, хикђялђр дђ язды. Аныћ ђсђрлђре буенча шактый гына санда телевизион тапшырулар барды џђм бара. Гыйльметдин белђн Нуриђсманыћ Зђйнђп (1929 елда туган) исемле кызлары да шул Дњртмунча авылына килен булып тљште. Гљлсем (1925 елда туган) исемле уртанчы кызлары Телђнче Тамак авылыныћ Касыйм Суфиянов дигђн егете белђн тормыш корып ќибђрђ. Ал арныћ Разия исемле кызлары Сарман Њзђк хастаханђсендђ абруйлы табибђ. Уртанчы малайлары Кыям (1932 елда туган) Яћа Бњлђк авылында яши. Шђрлђрђмђ авылы кызы Рђзинђ (1935) белђн бер кыз, љч малай њстереп, ђтисе тљзешкђн авылда Алпар карт шђќђрђсен дђвам итђлђр.

  ИСКЂРМЂЛЂР:
1. Илџам Шакиров: «Ник туганыма њкенђм...» / Ђћгђмђдђш Д. Исламова // Мђгърифђт.-1995.-11 февраль.

 Дамир Гарифуллин,

язучы