2003 1/2

" Сүз" үз сүзен әйткән көннәр...

Гаяз Исхакый, Казанга килгән елла­рында Һади Максуди белән бик якын аралашкан. Бу турыда Сәгыйть Рәмиев «Мөхәммәтгаяз әфәнде» исемле мәка­ләсендә болай яза: «... 1893 елны Чистайның Закир хәзрәтнең вафатыны бәһанә (сылтау) итеп Гаяз әфәнде Шәмсияхан («Шәмсия» китабын өйрәнүче шәкерт) бу­лып, Казанга Күл буе мәдрәсәсенә килгән һәм дә Һади әфәнде Максудидан укый башлаган (әгәр Закир хәзрәт үлмәсә, Гаяз әфәнденең атасы «хәзрәт фатихасы» дип, Чистайдан җибәрмәячәк икән)»1. Мәдрәсә­дә уку дәверендә Исхакый укытучысы бул­ган Һади Максуди белән якыннан дуслаша. Хәлфәсенә хөрмәте шул дәрәҗәдә була ки, 1897 елны Һади Максуди Печән база­ры мәхәлләсенә мөдәррис булып күчкәнгә, «Гаяз әфәнде» дә зур шәкерт булып, Печән базарына күчкән. Гаяз Исхакыйның Садрый Максуди белән якынаю, дуслашула­ры да Һади Максудига шул якынлыгы тәэ­сирендә була. Садрый Максуди белән дус­лыгы хакында мәгълүматны Йосыф Акчу­раның «Гаяз әфәнде» дигән мәкаләсендә табабыз2. Йосыф Акчура Гаяз Исхакый белән Парижда Һади Максудиның энесе Садрый Максуди аша таныша. Бу хакта Сәгыйть Рәмиев: «...Татар әдәбиятыннан иң күп тәэсир белән укыган китабым «Кәләпүшче кыз» булды. Мәмләкәттән ерак идем... «Кәләпүшче кыз»ны укыган көнне шул Казанда гомер иттем һәм милләтемә иң тәһликәле (һәлакәтле), иң агу­лы бер чуанның сызлавын үз рухымда хис кыларак гомер иттем. Хикәянең икенче — басылуында гыйлавә (кушымта) ителгән хатны укыганда чыдый алмадым... мескен татар кызының сөкүте (дәшмәве), фәлякә-те (афәте)... өчен озын-озын егладым»3, — дип яза. Йосыф Акчура үзенең иҗтимагыйсәяси эшчәнлеге һәм карашлары өчен Исхакыйның «Русия мөселманнары иттифакы» дигән мәкаләсендә (Таң йолдызы.-1906.-26 май) һ. б. кайбер язмаларында һәм үзара бәхәсләрдә кискен тәнкыйтьләнсә дә, үзенең Г. Исхакыйга багышланган мәкаләсендә: «Гаязга булган хөрмәт вә мәхәббәтем бер дә кимемәде, чөнки ул кәнеҗләр (яшьләр) эчендә фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакяр иде», — дип язып чыга4.

«...Гаязның рәсеме уемны куәтләндерә иде. (Учительская) школадан чыккач та алдырылган бу тасвирда — хыялга, күккә таба карый торган утлы рухлы мөтәәссир (тәэсирләнүчән) ике матур күз, көләргә дә, еларга да хәзер тетрәк иреннәр, гайрәтле-лекне, тырышлыкны, хәтта бераз да гыйнадчылыкны (үзсүзлелекне) күрсәтә тор­ган монтазам (килешле) таррак мандай... -шушы гаиби (күрмәстән), ерактан таныш­лык илә бер нәүгь (төр) мәхәббәт хөрмәт хасил итмешдем...»5. Күренә ки, үз вакы­тында Максудилар белән дә, Йосыф Акчу­ра белән дә Гаяз Исхакый үз кеше, якын мөнәсәбәттә була. Әмма 1905 ел инкыйла­бы, тормыш дулкыннары мондый дуслык җепләрен буташтыра, чуалта, җимерә. Бу хакта Г. Исхакый соңыннан «Кизүдәге мәсьәләләребез» (Сүз.-1915.-16 дек.) мәка­ләсендә болай уйлана: «...Ул вакытта... сәгадәткә ирешә торган юл да бер генә иде. Ул да: халыкны гыйлем, мәгариф юлына кертү, халыкны укытып, тәгассыб (фана­тизм), наданлыктан коткарып, Европа мәдәнияте җимешләре бакчасына этеп кертү иде... Инде аңарга 15 ел үтте, татар тормышы катланды, төрләнде. Хәл ите­ләчәк мәсьәләләр күбәйде, зурайды, киң­әйде, тирәнәйде. Барылачак юллар кырык­ка аерылды. Сукмаклар сугылды. Болар бер кушылды, бер аерылды. Тартыша торган көчләр унга өзелде, дуслар төрләнде. Ал­дакчысы булды. Хәйләлесе туды. Тугры­сы чыкты. Дошман хәйләләнде....» дип яза. Шул хәрәкәтләр дулкынында Исхакыйның да позициясе Максудилардан да, Акчура­дан да ераклаша. Үзе даулаган идеалны як­лау максатында алар арасында да килеш­сез, кискен бәрелешләр мәйданга килә. Йо­сыф Акчура үзенең мәкаләсендә Гаяз Исха­кыйның аның турында: «Акчура малае би­чура» һ. б. дип тел тидерүләрен искә ала. Остазы Һади Максуди белән кискен кон­фликт «Йолдыз» газетасының 10 еллык юбилее тирәсендәге шау-шулар җирле­гендә килеп чыга.

Гаяз Исхакый шул уңайдан матбугат­ның идея-иҗтимагый юнәлеше, аерым мат­багаларның милли Вазыйфаларын ничек үтәүләре турында принципиаль програм­ма белән чыгыш ясый. Аның мәкаләсе «Йолдыз» эшчәнлегенә үтә тәнкыйтьчел бәя бирү төсен ала. Милләт өчен янып яшәгән Исхакый үзләрен милләтчеләр дип исәпләгән башка кешеләрнең дә соңгы чиккә җиткерелгән принципиаль карашта торуларын тели. Шуннан «Йолдыз» һәм «Сүз» газеталары арасында кискен бәхәс­ләр туа. Һади Максудиның «Таңчы»га җавап», Гаяз Исхакыйның «Йолдызның миллилеге» — шул бәхәсләр барышында язылган мәкаләләрдән. Бу уңайдан «Йолдыз»ны яклап матбугатта берничә мәкалә басыла. Шул мәкаләләрдән соң «Кояш» газетасында Фатих Әмирханның «Йолдыз» һәм Г. Исхаков» исемле мәкаләсе дөнья күрә. Ул Гаяз Исхакыйны тулысыңча як­лый, аны җәмәгать эшлеклесе, язучы бу­ларак югары бәяли, үз идеяләрен тормыш­ка ашыруда армый-талмый эшләүче «сүнә белми торган бер ялкын»6 дип атый.

Бүген «Йолдыз» да, Гаяз Исхакыйның «Йолдыз»га карата ялкынланып китәрдәй ярсуланулары да еракта калган көннәрдә, Гаяз Исхакыйның бәяләмәләренең нечкә анализ булуы, тирәнлеге, принципиальле­ге ачык күзгә ташлана. Гаяз Исхакый күрсәткәнчә, «Йолдыз» киң катлау укучы­ны көндәлек матбугатны укуга һәвәс-ләндерүдә күренекле урын тоткан. Әмма тормышның, халыкның, яшәешнең җанлы алга барышы өчен җитлеккән көндәлек мәсьәләләргә нәкъ менә Гаяз Исхакыйдай принципиаль кайнар мөнәсәбәт күрсәтү кирәк була. Гаяз Исхакый иҗтимагый хәрә­кәттә актив катнашкан кешеләрдән, бөтен дуслыкларын, якынлыкларын югалту бәра­бәренә булса да, бернинди ташламаларга урын калдырмастан шул принципиальлек­не таләп иткән.

Шул нисбәттән чыгып, Гаяз Исхакый­ның мәдәниятебез тарихында зур яңгыраш тапкан "Йолдыз"ның юбилейсы», һәм "Йолдыз"ның миллилеге»7 мәкаләләрен укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Билгеле, бу мәкаләләр Һади Максуди-ны ниндидер эшкә чакыру, гадәткә өйрәтү, заманга яраклаштыру өчен язылмаган. Ис­хакый шул кечкенә генә мәкаләләрендә ялкынланып халыкның милли үсеш юлын­да эшчәнлек юнәлешләрен, эш программа­сын күрсәтә, тик шундый эшчәнлек кенә халыкны инкыйраздан саклап барачагына ышандыра. Аның бу бәрелешләре, бу ял­кынланулары, бу мәкаләләре дә шул ук инкыйразга каршы көрәш дәвамы булып тора.

 

 

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1.     Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 8 т.-Казан.-2001.-Б42.

2.     Шунда ук.-Б.31-36.

3.  Шунда ук.-Б.32.

4.     Шунда ук.-Б.35.

5.     Шунда ук.-Б.275.

6.  Гаяз Исхакый. Йолдызның юбилейсы // Сүз.-1916.-20 гыйнвар.

7.  Шунда ук.-5 февраль.

 

 

 

Йолдызның юбилейсы

«Йолдыз» гәзитәсенә 10 тулды. 16 нчы гыйнварда шул бәйрәмне «Йолдыз» идарәсе махсус номер чыгарып укучылары белән бүлеште. Шул номерда «Йолдыз»ның мөхәррир­ләре үзләренең иткән хезмәтләре хакында хисапмы димме, бер нәрсә бирде. Кайберсе шул көндә, «Йолдыз» һәйьәте тәхририясен (редколлегиясен), хосусан Һади әфәндене бөтен милләт исеменнән булмаса да, күпчелек исеменнән тәбрик тә итте.

«Йолдыз»ның ай хакындагы мөхәррирләреннән Садыйк хәзрәт әл-Иманколый җәна-бләре шулкадәр тәэсирләнде булырга кирәк, ул үзенең «Каванинел-җөмаг» китабындагы мөтәхассислыгын (белгечлеген) да онытып җибәреп, «Йолдыз»га багышлап шигырь дә язды. Шуның берлән, әлбәттәа шул хәзрәт таланты ни дәрәҗә киң икәнлеген күрсәтеп, дусларын сөендергән кебек, «Йолдыз»ның шигырь, әдәбиятка да ни дәрәҗә хезмәт иткә­нен, санаигы нәсрисәне (нәфис сәнгатьне) никадәр нечкә, назик аңлавын эш берлән күрсәтте. Ләкин шунысы гаҗәп, «Йолдыз»ның язучылары үзләре хакында язган мәкалә­ләрендә, «Йолдыз» ун ел могтәдил (уртача) милли мәсләктә дәвам итеп, Русия мөсел­маннары эчендә җиде-сигез мең укучы тапты дисәләр дә, «Йолдыз»да язучы мөхәррирл­әрнең исемнәрен санаганда, Русиядә бөтен әһле каләмне зикер итеп, шул цифрны 220 гә җиткерсәләр дә, шул бәйрәм номерында Һади әфәнде, борадәре Садри әфәнде, бора-дәре Салих әфәнде, Алкин әфәнде, «Йолдыз» язучыларыннан Ибраһим Күли, Шәһид Әхмәдиев, Хөҗҗәтелхәким Мәхмүдев, мәгълүм Фатыйх Сәйфи әфәнделәрнең каләмнә­ренә башка бер нәрсә дә күренмәде вә җиде-сигез мең укучы тарафыннан вәкаләтеме, үзеннән генәме, Чистайның бер приказчигы берлән Әҗенең карагөруһсыннан Шәриф мул­ла, беркемгә дә мәгьлүм түгел Госманов һәм Гатиев, башка кеше табылмады. Татарның милли хезмәтләрен тәкъдир итә белүче аңлыларыбызның хатасымы диик, аңлап эшләгән эшләреме диик, күзгә ташланырлык бер кем тарафыннанВакыт» берлән «Тәрҗеман»-нан башка) бер тәбрик, бер котлау җибәрелмәде. Гыйльми, әдәби бер төркем тарафын­нан һичбер төрле тәкъдир ителгәне күрсәтелмәде. Ул гына түгел, каләм юлында хезмәт иткән мөхәррирләр тарафыннан җылы бер сүз, дусча әйткән бер фикер, иптәшчә бер кул кысу очрамады. Бу иттифакый (очраклы) туры килгән хата гына булдымы? Әллә милләт­нең аңлы кыйсеме (өлеше) шул ун ел яшәгән «Йолдыз»ның яшәвендә, үсүендә сөенер­лек бер нокта тапмадымы?

Әллә халыкның алдан бара торган бер бүлеге «Йолдыз»ны, мәгълүм «Йолдыз»ны ун елга кадәр яшәтергә җитәрлек тирә-юньнең шул кадәр озак арчыла белмәвенә эче по­шты да, кайгырды да, матәм тоттымы?

Ун еллык бәйрәмен беренче мәртәбә итә торган Идел буе матбугатының беренче юбилейсындагы шул суыклык шөбһәсез тәхлил итмәенчә (анализ ясамыйча) китәчәк бер вакыйга түгелдер.

Имеш, бер кеше (мәсәлән Һади әфәнде) биш-алты яшьтән газета чыгару эшенә, уе берлән мәшгуль булсын (Һади әфәнде үз мәкаләсендә шулай ди). Имеш, бер кеше бала вакытыннан ук, илһам берлән «Йолдыз» дигән исемне байрак итеп алган да, шул байрак­ны, тормышның мәдрәсәсеннән, ысул җәдиденнән, мөдәррислегеннән, экстренныйлы-гыннан өстерәп чыгарып билфигыль (чынлыкта) «Йолдыз» итсен имеш тә, шушы сәяси, иҗтимагый, икътисадый авырлыклардан курыкмаенча, ун ел бер буйдан «суллык мода булганда да» мөдбиранә (бәхетсезләрчә) алып барып, милләтне мөдафәга (яклау) «фи­даи» булсын имеш тә, шул фикергә иштиракь итүче (катнашучы), шул байракны бергә күтәрешеп баручы ике йөз дә егерме мөхәррир язучы җыйсын имеш тә, сигез меңлек бер кемгә мөнбәр булып, шул халыкны тугры «милли» юлдан өстерәп барсын имеш тә, туктап бәйрәм итәргә уйлагач, тагы шул Ибраһим Күли, тагы Садыйк Иманколый, тагы агай-эне берлән генә калсын, имеш!

Бу урында, Һади әфәнде урынында чынлап та үзенең мәсләге, үзенең идеалы өчен генә яши торган бер кеше булса, аның шул озын тартышудан соңгы бәйрәме шул хәлдә үтсә, ул кеше үзенең иткән хезмәте, бетергән гайрәте һичбер төрле мәгънәви файдага китмәгәнен күрсә, шөбһәсез шул идея банкротлыгын күтәрә алмас иде; шөбһәсез ул кеше янып-көеп үләр иде. Яки аһ-ваһ итеп йөткереп бетәр иде.

Ләкин Һади әфәнде җәнабләренең ул хәлдә түгеллеге хакында укучыларны тәэмин итә алганга, шул күңелсезлекнең сәбәбен башка тарафыннан эзләү лязим (тиеш) түгел­ме? Минемчә - лязим. Укучыларга әфкяре гомумиягә (җәмәгатьчелек фикеренә) шул суыклыкның сәбәбен белү лязим.

Әйе, «Йолдыз»ның бәйрәме, «Йолдыз»ның ун еллык «милли хезмәт»енең бәйрәме шулай үтте; шулай үтәргә тиеш булганга - шулай үтте.

Чөнки «Йолдыз» ун ел яшәсә дә, ун ел эчендә бик күп кәгазьләрне каралап чыгарса да, бик күп фикерләрне бутап-җутап маташса да, «Йолдыз» үзенә дуслар, үзенә мәсләктәшләр таба алмады. Чөнки «Йолдыз» үзе дуслык карасына манылып язылмаен-ча, осталык, яра вә каралары берлән языла, модәрә (ялган дуслык) каләме берлән төзәтелә иде.

Чөнки «Йолдыз»дан ап-ак нур сибелмәенчә,„күзнең эчен пешерә торган пары, утлары гына тарала иде. Мәсләктәшләр җыя алмады. «Йолдызчы» ясый алмады. Чөнки «Йолдыз»ның мәсләге юк иде, «Йолдыз»ның алган юлы, тугры дип башланган фикере, болай итәргә ярамый дип, яратмаган уе юк иде.

Ул боларның һәммәсеннән дә мөдбиранә кичә иде. Шуның өчен, татар тормышы ал­дына яктысы туарга торганда «Йолдыз»ның мәсләктәшләре дә, исемнәрен саклап, мөдби­ранә «Йолдыз»ның бәйрәменә катнашмадылар. Шуның өчен «Йолдыз»ны укучылар, «Иолдыз»ның милли хезмәтен, моктәдил (иярүчән) мәсләген сөючеләр дә, Һади әфәндедә өйрәнгән «сәясәтчеләр» дә белмәмешкә салынып калдылар. Шуның берлән, бу халык лисаны (теле) хәл берлән «Йолдыз»ның бүгенге ун еллык юбилейсы бәйрәм түгел, «Йолдыз»ның җеназасы итеп күрсәттеләр.

Соң, чынлап та «Йолдыз» шулай каршы алынырга тиеш идеме?

«Йолдыз» соң газета буларак нәрсә?

Иң әүвәл, газета дигән нәрсә безнең кебек матбугаты яңа туган чакта, мотлакан, бер фикер, бер мәсләкнең нашире (таратучысы) булырга тиеш; мотлакан, зурмы, кечкенәме бер гөруһ, бер төркем халыкның Тәрҗеманы әфкяре (фикерен җиткерүче) булырга тиеш.

Мотлакан, мәгълүм бер фикерне алып баруда билгеләнгән эзе булырга, хатты хәрәкәте (тактикасы) тәгаен ителгән булырга тиеш.

Мотлакан, гәзитәнең кайдан чыгарга ярамавы хакында чикләренә баганалар, мораль мәсләк баганалары утыртылган булырга тиеш.

Һади әфәнденең үзенең әйтүенә караганда, ул кечкенә чактан ук, «гәзитәләрне вәкаигы йаумия (көндәлек вакыйгалар) языла торган әурактан (битләрдән) гыйбарәт икәнен» аңлаган икән.

Шуның өчен, «Йолдыз»га әллә ничә мәртәбә рөхсәт сорауларында, ул шул «Вәкаигы йаумия»нең рапортын татарча язарга дип рөхсәт сораган вә шул рөхсәтне ала алгач, шул «Вәкаигы йаумия»не язып чыгара башлаган. Һади әфәнденең бәйрәме нумерындагы дуслары-ишләре, шәкертләренең сүзенә караганда, шул рапортта сүзләрен әдәби татар те­лендә һәм дә дөрес әмәл берлән яза килгән.

Гәзитәгә, шулай итеп, тормышның протоколы дип карагач, табигый, Һади әфәнде шул мәсьәләләрне язганда, аның дөреслегенә әһәмият бирергә кирәк иде түгелме? Ләкин Һади әфәнде кечкенә вакытында «куш уч» белән «юшкын»ның төбен эзләгәндә үк әти­сеннән куркып калганга, әллә кемнәрнең кәефе китмәсен өчен, анда сыелып, монда бөге­леп язып килгән.

«Йолдыз»га кергән бөтен мөхәррирләрне (авторларны) шул эскәнҗә (кыскыч) өстеннән үткәргән. «Йолдыз» янына килгән һәрбер кешенең «үзлеген» бетереп, аны «Йолдыз»ның агымында борылып-борылып ага торган йомычка ясаган вә шуның аркасында «Йолдыз»да һәйьәте тәхририя дигән әсасны бөтенләй бетереп, кечкенә һадичыклар, мөтәһаддилар (Һади [Максуди]га иярүчеләр) тудырган вә шуның аркасында гәзитәнең мәгьнән үсүен мәңгегә кисеп куйган.

Гәзитәнең кайдан үтәргә ярамый, кайдан кичәргә ярамый дигән кагыйдәләре булма­ганга, ул ун еллык дәвамында, гәзитәнең мөхәррирләре әйткәнчә, махсус имлясын алып баруга башка, бер эз, бер якты юл калдыра алмаган.

Менә чын гәзитә булыр өчен кирәкле шартларның берсе дә табылмаганга, «Йолдыз» үзенчә, аерым бер тормыш берлән яшәп, ун ел гомер үткәргән шул вакыттагы, Русиядәге реакциядән файдаланып, шул вакыттагы татар арасындагы башбаштаклыктан файдала­нып, халыкның аңламавына, наданлыгына таянып, ул ун ел дәвам иткән. Ләкин гәзитә булып түгел, әллә нәрсә булып, «Вәкаигы йаумия» булып, «чуалычкан сәясәттәге» бел­мим ни булып торган, ләкин шул торуы өчен шул осталыклар, шул мәсләксезлекләр генә җитмәгәнгә, гәзитә дигән нәрсәне алып барырга зур бер матди көч кирәк булганга «Йол­дыз» шул якны ничек хасил итә алган?

«Йолдыз»ның дәвамын кем тәэмин иткән? Шөбһәсез, монда без Һади әфәнденең бик оста сәүдәгәр, бик гакыллы мәнфәгатьпәрәст (үз мәнфәгатьләрен күзләүче) икәнен күреп, хәйран калмый хәлемез юктыр.

Һади әфәнде, мәдрәсә шәкерте генә булса да, бик күп сәүдәгәрләр аңлап җитә алма­ган, «базар»ның әхвале рухиясене аңлый, үзенең «товары» - «Иолдыз»ның ниндирәк даирәләрдә үтә алачагын эзли.

Билгеле, төн ни кадәр караңгы булса, «Йолдыз» шул кадәр ялтырый кебек күренәчәк. Шуның өчен Һади әфәнденең иң кара, иң караңгы бүлекләребезгә таба күзен боруы таби­гый түгелме? Шуның өчен Һади әфәнде авылның кара якларына, авылның «Сәет Баттал», «Салсал» хикәясе укып тәрбия алган мәзиннәренә күзен сала. Шуларның теләклә­ренә теләк иттереп, шуларның «Салсал» хикәясендәге өйрәнгән фикер агышына якын тарызда язарга тотына. Сәет Батталдагы кебек «шаккаттыру»лар берлән мәзиннәрне кызыктыра. Сәет Батталдагы кебек, күз ачып күз йомганчы, Англиягә барып килеп, Амери­ка берлән Англия мөнәсәбәтен хәл итә.

«Салсал»дагы кебек, гөруһ-гөруһ кяферләрне мөселман итә. Сәет Батталдагы кебек, өч көн эчендә гарәпчәне белә торган, дүрт көн эчендә Мопассанны аңлый торган дәрес китаплары хакында тәгърифләр яза, шул мәзин янына надан мулласын катыштырыр өчен, программаны киңәйтеп ай вә гошер-зәкятләрне кертә.

Мәзиннәр, надан муллалар, иске фикерле сатучыларга уйлары, элгәреге төшенчәлә­ренә башка, яңа бер авырлык сукмасын өчен, аларны куркытмас өчен, һичбер мәсьәләне ачык иттереп куймый; бер мөштәринең яисә бер гөруһ укучының кәефе китмәсен өчен, бер фикерне дә катгый иттереп әйтми. Үзенең сакланачак мәсләк кальгасе (ныгытмасы) юкка, каршы тотачак имән кальгане юкка, ул бер фикер өчен дә кызуланып тартышмый, кычкырышмый, тисәләр-бәрелсәләр дә, «безнең урамга килерсең әле» дип мыгыр-мы­гыр итә дә, читкә китә. Ләкин ялгыш бер тугры килгәндә, мотлакан, аягының гына бер очын чалырга дип, көпчәккә таяк тыгарга булып китә. Кечкенә вакыттагы куркып калуы хөрриятенә бетергәнгә - укучылары арасында кәефе китүче булмасын дигән кавелчә (сүзчә), табыну ихтыярын алганга, ул аяк чалганда да, кешедән чалдырырга маташа. Үзенә тугры килсә, тагы ялгыш иткән кебек кенә кылына.

Шулай иттереп, «Йолдыз» үзе куркак, үзе мөраи, үзе ике йөзле, үзе чуалчык булып, яңа замананың диюләр хикәясе кебек бер нәрсә булып яши. Фидия өчен кычкырыша, талаша, зәкят, гошер өчен донос ясаша торган - иске дә түгел, яңа да түгел, аңлы да түгел, аңламый да түгел бер бүлек халыкның тәрҗемәне әфкяре була да, шуның морале, шуның күз карашы берлән төрләнеп тора. Шуның «Вәкаигы йаумия»сене яза да тора. Ләкин шунысын инкяр итәргә ярамый: шуларны махсус бер имляда язып тора.

Чын гәзитә укый алмаган бер сыйныфны шөбһәсез кызыктырып укырга өйрәтә. Шөбһәсез, шул кыйсем халыкка яңа бер уй бирмәсә дә, бер фикернең чаткысын, тугры бер хакыйкатьнең орлыгын салмаса да, үз тирә-юнендәге чуалып йөри торган фәлсәфәсен, сәясәтен җәмәгать башмагы кебек әйләндереп йөретә.

Гомуми караганда, «Йолдыз» татар арасында бер кыйсем халыкны укырга өйрәтеп, гәзитәнең гомумиләшү уена хезмәт итеп, файда китерә. Гәзитә укудан читтә калачак бер бүлек халыкны гәзитә дөньясына өстерәп кертеп, бөтен татар матбугатының укучысының даирәсен киңәйтә.

Ләкин мәгънәви яктан караганда, «Йолдыз» татарның милли фикеренең алга бару­ында, табигый юлыннан алга баруында, бик зур җинаять ясагандыр. Иң әүвәл: «Йолдыз» ап-ачык ителеп әйтеләчәк хакыйкатьләрне имеш-мимешләр берлән бутап, ачык сүзгә мохтаҗ татар укучысының мантыйгын бутагандыр. Икенчедән: «Йолдыз»ның «бу хата, бу тугры» дип алып бара торган юлы юкка, аның бүген хатарак булуы ихтималы бар дигәне, иртәгә дөрес булу ихтималы имеш берлән бетерелгәнгә, гомуми укучылары арасында ялган берлән дөрес, хата берлән ялгыш арасындагы чикнең бетүенә сәбәп булгандыр.

Өченчедән: ун ел бер буйдан «Йолдыз»ның бөтен язуларында мәсләксезлек, милли, сәяси, иҗтимагый моральләрне аяк астына таптау өстерәлеп килгәнгә, «Йолдыз» мәсләксезлекне мәсләк итә торган милли хулиганлыкның тууына мәгънәви ата булган­дыр. Үзенең гайбәте, вак интригасы, вак доносы, вак фәлсәфәсе, вак яхшылыгы берлән шул милли хулиганнарның үсүенә сөт-җим биреп, ана булгандыр.

Дүртенчедән: «Йолдыз» иң законлы эшләрдә, хөкүмәтнең һичбер төрле даирәсе та­рафыннан кысылырга уйлатылмаган мәсьәләләрдә бик ерактан күргән булып, болай да куркак халыкны куркытырга «законный микән, фәлән микән?» дип, котын очырырга өйрәткәндер вә шул зәһәрне, тамчы-тамчы тамыза-тамыза, укучылардагы гражданлык хисен тавык йөрәклегенә кадәр иңдерүгә сәбәп булгандыр.

Менә шул, шөбһәсез зарарлы эшләрне «Йолдыз» көпә-көндез ап-ачык иттереп эшли алгандыр.

Менә шул зәһәрләрне «Йолдыз», тирә-юнендәге әллә никадәр гәзитәләр, журнал­ларның тәнкыйде арасында эшли алгандыр. Әфкяре гомумиянең ак-пакъ кыйсеменең каршы торуына карамаенча, шул мәсләксезлек җимешен өстерәгәндер, тарткандыр. Шуның өчен «Йолдыз»ның ун елы тулу мөнәсәбәте берлән ясаган бәйрәмендә, халык эчендә шатланырлык зур бер нокта бардыр. Ул да «Йолдыз»га башка татар гәзитәләре юк вакытта хөкүмәтебез тарафыннан рөхсәт бирелмәенчә торып, аның зәһәреннән шул вакытта безне саклап калуыдыр. Шул вакытта аңарга каршы бер сүз әйтергә мөмкин бул­маган чакта, безнең бөтен халкыбызның фикере агышына зәһәр җибәрергә Һади әфәндегә монополия бирелмәведер. Бу шатлык милли көчләр өчен, киләчәккә өметләре бар көчләре өчен, татар тормышының соңгы ун елыннан үткәргән вакыйгаларының иң сөенеләчәге, иң зурысы. Ләкин дә минем шөбһәм юктыр. Шуның өчен бүгенге көндә миндә бәйрәм итеп, «Йолдыз»ның ун гына ел яшәгәненә шатлыгымны изһар итеп, татарның иҗтимагый вә сәяси, милли тормышыннан шундый органнарны яшәтә торган гамәлләрнең тиздән бетүен Алладан сорап калам.

«Йолдыз» гәзитәсенең татар матбугаты юк вакытта рөхсәте бирелмәве хата икәнен хөкүмәт даирәләре хәзер аңладылар булырга кирәк, «Йолдыз» таралуына җиңеллек итәр өчен карагөруһ гәзитәләренә генә бирелә торган почтадагы очсыз тарифаны татар гәзитәләреннән фәкать Һади әфәнденең «Йолдыз»ына гына биреләдер вә шуның хакында «Йолдыз»ның матди тарифы хөкүмәт тарафыннан ясалган зур бер ярдәмгә таянып бара­дыр.

Сүз.-1916.-20 гыйнвар.

 

 

 

«Йолдыз»ның миллилеге

«Йолдыз» гәзитәсенең башы Һади әфәнде Максуди «Йолдыз»ның ун еллык юбилейсы мөнәсәбәте берлән язган мәкаләмә «"Таң"»чыга җавап» гонванында (исемендә) мәкалә язган. Һади әфәнденең үзен-үзе аклар, «Йолдыз»ны күккә күтәрер өчен язган бу мәкалә­се, укучылар алдында минем дәгъва иткән «Иолдыз»ның мәсләксезлеген, төпсезлеген, мораилеген (күз буяучы), ваклыгын исбат итәр өчен аяклы дәлил булган кебек, тагы ми­нем әйтергә онытып калдырган, «Йолдыз»ның бер сыйфаты барлыгын ачып бирәдер. Ул да: «алдакчылык»тыр. Һади әфәнде үз кулы берлән язган мәкаләсендә «Йолдыз»да яше­ренеп калган бер начар сыйфатын менә ничек иттереп ача: «Таң» вә «Тавыш» заманала­рында болар «Йолдыз»га милли дип бәйләнә иделәр. Алар ул вакытта мода җиле белән искәнлекләрдән миллияткә бик каршы иделәр».

Иң әүвәл шуны әйтик: мин үзем, минем иптәшләрем һичбер вакыт  «Йолдыз»ны мил­ли гәзитә дигәнебез юк. Һичбер вакытта «Йолдыз»ның милли гайәгә (идеягә) хезмәт итә торган бер орган булуына ышанганыбыз юк. Сүзләребездә, фикер йөртүебездә милли дигән сүзне «Йолдыз» хакында истигъмаль иткәнебез юк, итмәячәкбез. Итсәк, «милли хулиганнар», «милли кяферләр» дигән сүзләрдәге кебек - татарның үз эченнән туган мәгънәсендә истигъмаль итәбез, итәчәкбез. Шуның өчен «Таң», «Тавыш» вакытларында да «Йолдыз»ны сөймәвебез, күрүебез булса, ул да «Йолдыз»ның милли гайәгә хезмәт итүеннән түгел, билгакес (киресенчә) «Йолдыз»ның самимиятсезлегеннән, мәсләксезле-геннән көлү иде. Ул да һичбер төрле Һади вә мөтәһадди әфәнделәргә ачудан, кәеф китүдән түгел, мәсләге аермадан, татар хәрәкәтенең яшь вакытында шундый мәсләксез, җил кай­дан килде шунда ава торган органнарның зарарлылыгын «милли аң» берлән сизүебездән иде.

Икенче: Һади әфәнденең (хәзер «Ил» белән «Сүз» хакында) «һәрвакытта әдәпсез рәвештә бер-ике гәзитәгә бәйләнә торалар » дигән сүзе башыннан ахырына кадәр хата­дыр. «Ил» гәзитәсенең ике ел дәвамында, «Сүз»нең беренче елында шул ике гәзитәнең дә һичбер номер астында, һичбер гәзитә вә журналга бәйләнү булмады. Шул өч ел эчендә бу гәзитәләр, чыгып килә торган милли матбугатыбызның һичберсе белән кычкырышма­ды.

«Йолдыз» хакында язылган мәкаләдә дә һичбер төрле кычкырышу булмаенча, «Иолдыз»ның урынын билгеләүдер вә шул «Иолдыз»га үзебезнең мәсләк ягыннан биргән там­габызны сугудыр.

Билгакес, менә шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Вакыт» белән талашты, шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Идел» белән сугышты, менә шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Тәрҗеман» белән кычкырышты, менә шул өч ел эчендә «Йолдыз» «Тормыш» белән эләгеште.

Шуның өчен, кирәк безнең элгәреге гәзитәләребез хакында, кирәк хәзергеләре ха­кында «әдәпсезчә бәйләнәләр» дигән Һади әфәнденең бу сүзе, һичбер төрле әсаскә бина ителмәгән, ялганларга өйрәнгән бер гәзитәнең кизүдәге ялганы гынадыр.

Һади әфәнде мәкаләсендә: «Гаяз әфәнде, «Йолдыз» вак интригалар, вак донослар белән мәшгуль булды» ди, «моңар дәлил ни икән?» дип сөаль бирә вә миннән җавап сорый.

Һади әфәнденең дәрте почмаклансын-языйм:

[190]7 нче елда Казанда «Тавыш» дигән гәзитә чыга иде. Шул гәзитәнең нашире Хөсәен әфәнде Әбүзәрев иде, редакторы Габдулла әфәнде Биккинин иде. Редактор авырый баш­лагач, идарә редактор алыштыру хакында законнар юлынча гариза биргән иде. Ул кәгазь әйләнеп чыкканчы редактор вафат иткән. Хөсәен әфәнде үзе өйдә булмаганга, идарәдә­ге әфәнделәр, редактор үлгәнне белмәенчә, «Тавыш»ның номерын әүвәлге редактор имзасы белән чыгарганнар.

Икенче көнне «Йолдыз» гәзитәсендә (ул вакытта гәзитә атналык кына, Һади әфәнде үзе генә яза иде): «Тавыш» гәзитәсенең мөхәррире үлгәннең соңында да гәзитә чыгару­ында дәвам итә, фәлән көнне вафат иткән иде, гәзитәнең нумерасы фәлән көнне чыкты» дип язып чыгарды. Шуннан соң «Тавыш» гәзитәсен яптылар. Идарәсен тентеделәр. Шул номерны чыгаручыны эзләп, идарәдәге хезмәтчеләрне тотып алып киттеләр. Аның белән эш бетмәгәнгә, гәзитәнең нашире Хөсәен әфәнде Әбүзәрев белән гәзитә басыла торган Кәримевләр матбагасының мөдирен судка бирделәр.

Суд Хөсәен әфәндегә дә, мөдир әфәндегә дә берничә ел төрмә яисә ссылка була торган статья буенча, озак эшне йөреттеләр.

Кәримевләр типографиясенең мөдире вафат булып, котылып калды.

Хөсәен әфәнде Әбүзәрев бик зур мәшәкатьләр белән үзенең шул вакытта Казанда булмаганлыгын исбат итә алды.

[19]10 нчы елда булган, аның судебный палатада каралган эшендә, судебный палата Хөсәен әфәндене гаепсез тапты.

Менә бу бер донос! «Йолдыз» казып чыгарган бер донос.

Икенче: Петроградта чыга торган «Ил» гәзитәсендә «Татарга» дигән бер шигырь ба­сылды. Шул шигырь өчен «Ил»нең 7 нче нумерасы конфисковать ителде. Мөхәррир сый­фаты белән мин судка бирелдем. «Шигырь»дә «Минаф» дигән имза булса да, ул кешенең  кем икәнлеген әйтеп, аны да судка тарттыру яисә аның кемлеге хакында мәгълүмат бирмәенчә, бөтен мәсьүлиятне (җаваплылыкны) үз өстенә генә алу минем ихтыярымда иде. Мин икенчесен кабул иттем.

«Гәзитәдә мәсьүл мөхәррир - мин, «шигырь» хакында да мәсьүлият миңа төшә, «Минаф» дигән псевдонимны белмим» дидем.

Шулай итеп 129 нчы статья буенча тикшерү минем хакта гына башланды.

Шул чакта «Йолдыз»: «Минаф» дигән кеше Троицк шәһәрендә бүрекчедер, фәләндер-фәләндер» дип бер нәрсә язып чыгарды. Гөнаһсыз кеше хакында шөбһә уятып, аның гаеплелеге, судка бирелүе хакында тикшерү китте. Менә бу ике. Икенче донос.

«Йолдыз»ның өченче доносы хакында мәгат-тәәссеф (кызганычка каршы) хәзергә әйтә алмыйм.

Ләкин анысындагы золым, беренче, икенчеләренә караганда тагы зур, тагы күбрәк даирәгә иде.

Иншалла, бу цифрлар әле моның белән генә бетми торгандыр. Ләкин милли матбу­гатның шул авыр көннәрендә әйтелгән донослар, шул милли җинаятьләрдә «Йолдыз»ның никадәр «милли орган» икәнен күрсәтергә дәлил булса кирәк.

«Йолдыз»ның үзенең генә, бөтен татар гәзитәләре арасында ялгызы гына аерылып, карагөруһ гәзитәләргә махсус почтовый тарифа белән җибәрелүе хакындагы маддәне Һади әфәнде салып-сыйпап әйткәнчә, кечкенә түгелдер.

Шул тарифага ни өчен Мәскәүнең «Русские ведомости», «Русское слово», Петро-градның «Речь», «День» вә бөтен тәрәкъкыйпәрвәр гәзитәләр керә алмаганда, ничек ит­тереп «Земщина», «Колокол», «Русское знамя» гәзитәләре генә керә алды икән?

Моның бер сәбәбе бар түгелме? Әлбәттә, бар!

Менә шул сәбәп буенча утыз елдан артык дәвам итә торган «Тәрҗеман», иң күп тара­ла торган «Вакыт», «Кояш», «Тормыш», «Йл», «Сүз» гәзитәләре вә Кавказның бөтен мөсел­ман гәзитәләре шул тарафка керә алмаганда, Һади әфәнденең «Йолдыз»ы гына ничек кергән икән?

Менә моның сәбәпләре, «Йолдыз»ның «миллияте» берлән карагөруһ партияләрнең гайре русларга (рус булмаганнарга), русларга карашлары арасында берлек барлыктан түгелме?

Иң соңыннан: «Йолдыз»ның ун еллык мәҗлесендәге бер-ике ел элек Казанда булган «Камали бутышник» юбилейсы»ннан алынып ясаган программасы вә шундагы миссио­нер Җузе әфәнденең «Йолдыз»ны, Һади әфәндене мактавы, «Йолдыз»ның нәрсә икәнен сукырга да күрсәтә торган дәлилләр түгелме? Менә «Йолдыз»ның шундый «милли хез­мәтләрен» без элгәредәй белеп торганга, ул хезмәтләрнең Казанда җитештергән хули­ганлык җимешләрен күреп торганга, киләчәктә Аллаһы тәгалә хәзрәтләре «Йолдыз»ның «шундый хезмәтләреннән» бөтен әһле Исламны сакласын иде дип, кулымызны күтәрдек.

Фикеребезнең аңлашуы-аңланмавы халкыбызның аңыннандыр.

Догабызның кабул булуы-булмавы Алланың үзеннәндер.

Гаяз.
Сүз.-1916.-5 февраль.



Гөлзидә Якупова,

Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты