2003 3/4

Сахиб-Гђрђй хан ярлыгы

1523 елда бер тљркем татар аксљяклђренђ Казан ханы Сахиб-Гђрђй тарафыннан бирелгђн ярлык - безнећ кљннђргђчђ сакланып килеп ќиткђн уникаль тарихи документларныћ берсе. Аны 1912 елда Мамадыш љязендђге (хђзер Саба районына керђ торган) Мамалай авылында књренекле татар археографы - Сђед Вахиди (1887-1937) таба1. Бу ярлык - Казан ханлыгы чорында язылып, безнећ кљннђргђчђ оригинал буларак килеп ќиткђн џђм ул заманнан бњгенгђ билгеле булган бердђнбер рђсми акт2. Кызганыч ки, ярлыкныћ тексты тулы килеш сакланмаган, шућа књрђ кайбер юллары џђм сњзлђре тљшеп калган. Бњгенге кљндђ ул Татарстан Милли музеенда саклана.

Яћа табылган чыганак тексты беренче мђртђбђ Џади Атласыйныћ «Казан ханлыгы» исемле хезмђтендђ нђшер ителђ3. 1912 елда табылган чыганакныћ 1914 елда дљнья књргђн китапта ук чыгуы - татар галимнђренећ заманасы љчен оперативлык дђрђќђсе хакында сљйли. Њз табышын икенче галимнећ китабында бастырып чыгару исђ, галим Сђлам Алишев билгелђгђнчђ, Сђед Вахидинећ галим џђм шђхес буларак кић књћеллелеген књрсђтђ торган матур бер факт4.

1923 елда, Беренче Дљнья сугышы, ике инкыйлаб, дђџшђтле Гражданнар сугышы џђм ачлык еллары њткђч, Сахиб-Гђрђй хан ярлыгыныћ табылуына џђм аны шђрехлђњгђ багышланган Сђед Вахидинећ њзенећ тђфсыйльле фђнни џђм популяр мђкалђлђре дђ дљнья књрђ5. Нђкъ шул вакыттан алып бу ярлык тарих фђнебезнећ чыганаклар даирђсенђ чын мђгънђсендђ кереп китђ, дип ђйтергђ мљмкин. Гомумђн, ярлыкны табу џђм нђшер итњ 1910-20 нче еллар татар милли тормышыныћ мљџим вакыйгаларыннан берсе була.

1920 нче елларда ук, Тљркиягђ џиќрђт иткђн тагын бер галимебез, Габдулла (башка чыганакларда - Габделбари) Батталныћ Истанбулда нђшер ителеп килгђн «Тљркият мђќмугасы»нда Сахиб-Гђрђй хан ярлыгына багышланган мђкалђсе басылып чыга6. Мђкалђсендђ ул дљньяда Ќњчилелђр ярлыкларын љйрђнњ тарихы џђм њз чорындагы торышына тђфсыйльлђп туктала, Сахиб-Гђрђй хан ярлыгына карата да кайбер кызыклы фикерлђрен ђйтђ.

1937 нче елда ярлыкныћ рус теленђ тђрќемђсе кабат чыга. Ул тулысынча Сђед Вахидинећ 1925 елгы «Вестник Научного общества татароведения»дђге публикациясенђ нигезлђнђ7. Моннан соћ 1960 нчы елларга хђтле совет тарихчылары Сђед Вахиди публикациясенђ таянып эш йљртђлђр.

1965 елда ярлык тексты џђм тђрќемђсе «Борынгы татар ђдђбияты» исемле ќыентыкта басылып чыга8. Лђкин текстныћ укылышында џђм тђрќемђсендђ књпсанлы ялгышлар џђм хаталар булуы аркасында бу публикация тарихчылар тарафыннан тђнкыйть ителђ9.

1967 елда књренекле галим Шамил Мљхђммђдьяров тюрколог А.К.Боровков катнашында, ярлыкныћ тљзђтелгђн текстын, транскрипциясен џђм рус теленђ тђрќемђсен нђшер итђ10. Егерме елдан соћ Ш. Мљхђммђдьяров џђм маќар (венгр) галиме Иштван Вашариныћ Казан ханнары Ибраџим џђм Сахиб-Гђрђй ярлыкларын љйрђнњгђ багышланган инглиз телендђ «Ике Казан татар ярлыгы» исемле мђкалђлђре дљнья књрђ"11. Соћгы ике хезмђт Шђрык, шул исђптђн Алтын Урда џђм Казан ханлыгы тарихына багышланган яћа гыйльми хезмђтлђргђ џђм чыганакларга таянып языла. Бу мђкалђлђр Казан ханлыгыныћ ижтимагый-икътисадый тљзелешен љйрђнњгђ лаеклы љлеш кертте.

Академик Миркасыйм Госмановныћ Алтын Урда дђњлђте џђм татар ханлыкла-рыныћ ярлыкаш актларына багышланган зур хезмђтендђ Сахиб-Гђрђй хан ярлыгына шактый игътибар бирелђ12. Галим тарафыннан чыганакка карата кызыклы фикерлђр дђ ђйтелђ.

Сахиб-Гђрђй ярлыгыныћ рус џђм татар теленђ тђрќемђлђренећ ић соћгы публикациялђре профессор Сђлам Алишев тарафыннан эшлђнде. Соћгы китапларыныћ берсендђ автор ярлык љйрђнњ тарихына да тђфсыйльлђп тукталып китђ13. Аныћ ярлык публикациялђре исђ тулысынча Сђед Вахиди тђрќемђлђренђ џђм анализына нигезлђнђ14.

Югарыда ђйтелгђн фђнни мђкалђлђрдђн џђм китаплардан башка, ярлык књпсанлы фђнни хезмђтлђрдђ, тарих буенча пособиелђрдђ џ.б. шундый басмаларда чыганак буларак теге яки бу дђрђќђдђ анализлана15.

Татар тарихыныћ књптђннђн билгеле язма ядкярлђре рђтенђ кергђн бу документ, књргђнебезчђ, галимнђр тарафыннан шактый љйрђнелђ. Шућа карамастан, аны тђмам љйрђнелеп беткђн чыганак дип ђйтеп булмый. Моныћ ић мљџим сђбђплђреннђн ярлыкныћ начар саклануы аркасында текстыныћ безнећ кљннђргђ љлешчђ генђ килеп ќитње, Ќњчи Олысы (Алтын Урда дђњлђте) џђм аныћ варислары булган татар ханлыкларында язылып, бњгенгђ кадђр сакланып калган яки табылган ярлык кебек рђсми кђгазьлђрнећ бик аз булуы џђм, шул сђбђпле, татар дђњлђтлђрендђге идарђ тљзелешенећ џђм салым системасыныћ канђгатьлђнерлек дђрђќђдђ љйрђнелеп бетмђвен ђйтеп њтђргђ мљмкин16. Кулыбызда булган чыганакларны џђм соћгы дђвердђ Чыћгызыйлар дђњлђтлђренећ (Ќњчи Олысы, Урта Азиядђге Чыгтай Олысы, Кытай џђм Монголия территориясендђге Юань империясе, Иран џђм Хорасандагы Илханнар дђњлђте) социальикътисади хђллђрен џђм дђњлђт тљзелешлђрен љйрђнгђн хезмђтлђрне кулланып, соћгы мђсьђлђне чишњ, безнећчђ, бњгенге тарих фђнебезнећ ќитди бурычларыннан саналырга тиеш.

Шуны да ђйтергђ кирђк, Сахиб-Гђрђй хан ярлыгыныћ хђзерге татар теленђ ике генђ тђрќемђсе бар17, алар да тљгђлсез-леклђрдђн азат тњгел18. Моћа карамастан, аларныћ чыгуы татар тарих фђненећ џђм, кићрђк алганда, мђдђниятенећ њсешендђ гаять зур роль уйнаган19. Бу мђкалђ Сахиб-Гђрђй хан ярлыгын љйрђнњгђ багышланган фђнни мђкалђлђргђ књзђтњ ясау, ярлык текстыныћ элекке басмаларында очрый торган тљгђлсезлеклђрне мљмкин кадђр тљзђтеп, аћарда очрый торган терминнар хакында галимнђр тарафыннан ђйтелгђн фикерлђрне књрсђтњ максатларыннан чыгып язылды.

«Ярлык» сњзенећ тарихы тирђн булып, аныћ кић кулланылышка кереп китње Чыћгыз хан нигез салган Монгол империясенећ оешуы џђм аныћ таркалуыннан соћ барлыкка килгђн Чыћгызый нђселле дђњлђтлђрнећ яшђеше белђн бђйле20. Болар арасында - Ќњчи Олысы (Алтын Урда дђњлђте) џђм аныћ ќирлђрендђ XV гасырда барлыкка килгђн Олы Урда, Казан, Кырым, Хаќитархан (Ђстерхан), Себер, Касыйм ханлыклары да була. Ул вакытта «ярлык» (дљресрђге — йарлыгI ) сњзе хан тарафыннан дђрђќђлђре ягыннан тњбђн торганнарга бирелгђн язма боерык, ђмерлђргђ карата кулланылган. Ярлыклар Чыћгызый нђселле хљкемдарларныћ њз тђбђга (подданныйларына бирелгђн ярлыкаш актлары яки фђрманнардан гына гыйбарђт булмыйча, вассал яки вассал саналган књрше иллђрнећ башлыкларына язган боерыклары џђм хатлары да ярлык ќљмлђсеннђн исђплђнгђн.

Бљтен Монгол империясе территориясендђге дђњлђтлђрдђ эш кђгазьлђренећ монгол, кытай, тљрки, фарсы теллђрендђ язылып килњлђренђ карамастан, дђњлђт диваныннан (канцеляриясеннђн) чыккан документлар (шул исђптђн ярлыкаш актлары да) бер калыпта башкарылганнар21. Шућа књрђ, Сахиб-Гђрђй хан ярлыгыныћ текстына шђрехаћлатмалар биргђндђ, МавђраэннђџердђгеII Чыгтай хан џђм Аксак Тимер нђселеннђн булган хљкемдарлар, Ирандагы Илханнар тарафыннан тљрки џђм фарсы теллђрендђ язылган ярлыкаш документларына да мљрђќђгать итњ мђгъкуль књрелде.

Ярлыкаш актлары буларак ярлыклар, гадђттђ, хан хезмђтендђ булган феодал-аксљяклђргђ бирелгђн. Ќњчи Олысыныћ ярлыкаш актларын ќентеклђп љйрђнгђн галим Миркасыйм Госманов Алтын Урда џђм татар ханлыкларыныћ хљкемдарлары исеменнђн исдар ителгђн (чыгарылган) ярлыкларны тњбђндђге тљрлђргђ бњлеп љйрђнергђ тђкъдим итђ:

  1. Ярлыклар. Бу тљргђ тарханлык, соергал (рус транскрипциясендђ — «союргал» яки «суюргал»), аренда ярлыклары, ташламалар биргђн ярлыклар џ.б. керђ.
  2. Ярлык-юлламалар. Болар рђтенђ Чыћгызый хљкемдарлар тарафыннан хакыйкый яки фиктив вассалларына ќибђрелгђн хатлар керђ.
  3. Хат-юлламалар. Бу тљркемне дђрђќђлђре тић яки љстен булган хљкемдарларга ќибђрелгђн хатлар тђшкил итђ.
  4. Шартнамђлђр22.

Сахиб-Гђрђй хан ярлыгы тарханлык ярлыклары тљркеменђ карый. Ярлык текстыннан књренгђнчђ, ул Шђех-Ђхмђд исемле кешенећ џђм аныћ туганнарыныћ бабаларына Казанныћ элекке ханнары тарафыннан бирелгђн тарханлык хокукларын раслый. Тарханлык хокуклары билгеле бер хезмђтлђр љчен бирелгђн. Ул хокукларга ия кешелђр тљрле йљклђмђлђрдђн, дђњлђт казнасына тњлђнергђ тиешле салымнардан азат ителгђннђр, кайбер очракларда хљкемгђ дђ тартылмаганнар. Бњгенгђ беренче тљркемгђ нисбђтле Алтын Урда ханнарыныћ 3 ярлыгы23, Казан ханнарыныћ 2 ярлыгы џђм Кырым ханнарыныћ берничђ дистђ ярлыгы билгеле24.

XVI йљздђ Казан ханлыгы џђм башка татар дђњлђтлђре ќимерелгђннђн соћ, рус хљкњмђте яћа хакимиятне таныган џђм аћа хезмђт књрсђткђн ќирле феодалларныћ элекке хљкемдарлар тарафыннан бирелгђн хокукларын танып, аларга кайбер ќићеллеклђр тудыра торган булганнар. Шућа књрђ татар ханнары биргђн ярлыклар рус хакимияте дђверендђ дђ билгеле юридик кљчкђ ия була. Тарихчы Шамил Мљхђммђдьяров Ленинград Њзђк дђњлђт тарих архивы (хђзер - Россия дђњлђт тарих архивы) фондларында тапкан документлар Сахиб-Гђрђйнећ 1523 елда Шђех-Ђхмђд исеменђ бирелгђн тарханлык ярлыгыныћ 1678 елда ќир билђњ белђн бђйле бђхђскђ ќђлеп ителгђн булуын књрсђтђ25.

XVI йљзнећ икенче яртысыннан рус хљкњмђтенећ татар ќир билђњчелђрен (мирза, алпавытларын) ќирмилеклђреннђн мђхрњм итеп зђгыйфьлђндерњ џђм социаль катлау буларак акрынлап бетерњгђ юнђлтелгђн сђясђте XVII йљз ахыры - XVIII йљз башларында аеруча эзлекле тљс ала. Нђтиќђдђ, иялђренећ билђмђлђренђ, тљрле ташламаларга хокукларын раслаучы документлар булып, буыннан-буынга тапшырыла килгђн ярлыклар гамђли ђџђмиятлђрен югалта. Кирђксез калган кђгазьлђр гасырлар њтњ белђн чери, янгыннарда яна... Кыскасы, вђйран була, юкка чыга26.

I Йарлыг - монгол телендђ "боерык" мђгънђсен аћлата. Шушы ук тамырдан "ярлыкау" (хљкемдар тарафыннан бњлђклђњ) сњзе барлыкка килгђн.
II Мавђраэннђџер (гарђпчђ - "елга артында булган [ќир]") – урта гасыр мљселман географиясендђ џђм Сђйхун (Сыр–Дђрья) арасында урнашкан ќир.

Лексик-грамматик џђм терминологик књзђтњ

Сахиб-Гђрђй хан ярлыгы Алтын Урда ђдђби теле — «Идел буе тљркисе»ндђ язылган.

Алтын Урда џђм Кырым ханнарыныћ ярлыклары белђн чагыштырганда, бу ярлыкта гарђп-фарсы сњзлђренећ књбрђк булуы игътибарны ќђлеп итђ. Кайбер тњрђлђрнећ аталышы Алтын Урда џђм Кырым хљкемдарларыныћ бњгенгђ билгеле булган ярлыкларында кулланылмый (ђрбаб, кђлантђр, мокыйм џ.б.). Кайбер тњрђлђрнећ атамалары гарђп телендђге «ватык» књплек сан ярдђмендђ (хљккям - хакимнђр, козате ислам - мљселман казыйлары џ.б.), кайбер атамалар фарсы теленећ књплек санын белдерњче - ан кушымчасы ярдђмендђ ясалган (илчийан - илчелђр, кђштибанан

— кљймђчелђр џ.б.)- Ярлыкныћ башлам љлешендђ гарђп џђм фарсы теллђрендђ кабул ителгђн изафђ грамматик конструкциясе (ягъни аныкланмыш сњзнећ аныклагыч алдыннан килње) кић кулланыла: сђлатыйне гыйзам - бљек солтаннар, вилайате Газап - Казан дђњлђте џ.б., ђ берничђ гыйбарђ гарђп телендђ язылган. Ярлыкны беренче љйрђнгђн Сђед Вахиди шушы њзенчђлеклђрдђ Сахиб-Гђрђйнећ Кырым ханлыгыннан Казанга њзе белђн алып килгђн госманлы йогынтысын књрђ27. (Кырым ханлыгы 1475 елдан 1774 елга хђтле Госманлы дђњлђтенећ буйсынуында булып, госманлы тљрек теленећ џђм мђдђниятенећ кљчле тђэсирен кичерђ). Югарыда ђйтелгђн њзенчђлеклђргђ карамастан, ярлыкны љйрђнгђн галимнђр фикеренчђ, ул Алтын Урданыћ канцелярия традициясе кысаларыннан чыкмый28.

Бњгенге укучыныћ игътибарын ќђлеп итђ торган тагын бер урын: чыганакныћ 8-10 юлларын тђшкил иткђн «соергау» («бњлђклђњ») ќљмлђсендђ «Без... тархан кылдым» гыйбарђсе. Иске татар телендђ ханнарныћ туры сљйлђмен чагылдыручы текстларда зат алмашлыгыныћ џђм фигыльгђ ярашучы зат кушымчасыныћ њзара ярашмавы еш очрый торган књренеш. Буиске татар телендђ кабул ителгђн грамматик кагыйдђлђрдђн бер чыгарма.

Ярлыкта телгђ алына торган салымнарны џђм њтђлергђ тиешле йљклђмђлђрне белдерђ торган терминнарныћ књпчелеге Алтын Урда џђм Кырым ханнары, Урта Азиядђге Чыгтай хан џђм Аксак Тимер нђселеннђн булган хљкемдарлар, Ирандагы Илханнар тарафыннан тљрки џђм фарсы теллђрендђ язылган ярлыкаш документларында да кић кулланыла. Фђкать, югарыда ђйтелгђнчђ, татар дђњлђтлђрендђге идарђ тљзелешенећ џђм салым системасыныћ канђгатьлђнерлек дђрђќђдђ љйрђнелеп бетмђве сђбђпле ярлыктагы књпчелек терминнарныћ аћлатмалары џђм тђрќемђлђре фаразый дип кенђ исђплђнђ ала.

Тњбђндђ ярлыкта очрый торган кайбер терминнарга џђм гыйбарђлђргђ аћлатмалар тђкъдим итђбез.

Тњрђлђрнећ атамалары.

Хљккям (хакимнђр) - биредђ телгђ алынган «хаким» дђрђќђсендђге кешелђрнећ тљгђл Вазыйфалары ђлегђ билгесез. Ирандагы Илханнар дђњлђтендђ (XIII — XIV йљз уртасы) «хаким» сњзе ике тљшенчђне белдергђн: 1) љлкђ џђм шђџђр идарђчесе29; 2) третейский (ике якныћ бђхђсле эшен тикшерђ торган битараф) судья30. Сњзнећ ярлыкта тоткан югары урынына карап, бу очракта беренче мђгънђсе књбрђк туры килђ дип уйларга мљмкин. Г.Баттал фикеренчђ, Сахиб-Гђрђй хан ярлыгындагы хаким терминыныћ башка ярлыкларда телгђ алынган «даруга» сњзенђ туры килње ихтимал31.

Сђлатыйны гыйзам (бљек солтаннар) – гарђп теленнђн башка теллђргђ кергђн «солтан» сњзе «хљкемдар», «патша» мђгънђсенђ ия. Алтын Урда дђњлђтендђ џђм аныћ варислары булган ханлыкларда «хан улы» яки «хан кызы» мђгънђсендђ кулланылган. Ярлыктагы тљгђл мђгънђсе ђлегђ билгесез.

Козате ислам вђ мђвали зљл ихтирам:

Козате ислам (мљселман казыйлары) – азый (гарђпчђ) - шђригать нигезендђхљкем чыгаручы судья. Г.Баттал фикеренчђ, Сахиб-Гђрђй ярлыгындагы бу гый барђ Тимер-Котлыг хан ярлыгындагы «казый-мљфтилђр», Туктамыш хан ярлыгындагы «казый-мљхтђсиблђр» гыйбарђлђренђ туры килђ32.

Мђвали зљл-ихтирам (ихтирам иялђре булган мђњлялђр) - гарђпчђ «мђњля» сњзенећ тљп мђгънђсе - ђфђнде, хуќа, ия. Ислам дђњлђтлђрендђ «мђњля» гонваны гадђттђ дђрђќђле мљселман руханиларына, казыйларына, књренекле дин галимнђренђ яки суфый тарикатьлђренећ шђехлђренђ бирелгђн («мђњля» сњзеннђн «мулла» сњзе барлыкка килгђн). Ярлыктагы тљгђл мђгънђсе ђлегђ билгесез. Г.Баттал фикеренчђ, бу гыйбарђ рус чыганакларында телгђ алына торган шђех, мулла, имам, дђрвиш, хаќи, хафиз, данишмђнд, шђехзадђ, муллазадђ гонванлы дин ђџеллђрен аћлаткан. Аныћ фаразынча, бу тљр руханилар Туктамыш хан ярлыгында «шђех-мђшаехлђр», Тимер-Котлыг џђм Сђгадђт-Гђрђй хан ярлыкларында «мђшаех-суфилар» дип тђгъбир ителђ. Ш.Мљхђммђдьяров белђн И.Вашари козате ислам вђ мђвали зљл-ихтирам гыйбарђсен «мљселман руханилары» дип кенђ тђрќемђ итђлђр33.

Ђрбабу кђлантђрану мокыйман:

Ђрбаб (хуќалар, иялђр, ђфђнделђр; тњрђлђр) - ярлыктагы тљгђл мђгънђсе ђлегђ билгесез. Илханнар дђњлђтендђ «ђрбаб» тљшенчђсе ќир билђњчелђрне (алпавытларны) белдергђн34.

Кђлантђран (шђџђр хакимнђре) - фарсыча «кђлантђр» сњзенећ «шђџђр хакиме, шђџђр полициясе башлыгы»35 дигђн мђгънђлђре бар. Ш.Мљхђммђдьяров белђн И.Вашари ђрбабу кђлантђран гыйбарђсен «авыл џђм шђџђр ќђмђгатьлђренећ башлыклары» дип тђрќемђ итђлђр36.

Мокыйман (урнашканнар, [бер урында] урнашып торучылар) - Ярлыктагы тљгђл мђгънђсе ђлегђ билгесез. Сђед Вахиди фикеренчђ бу сњз «урыннарындагы (ќирле) тњрђлђр» тљшенчђсен белдерђ џђм башка ярлыкларда телгђ алына торган «олыс биге» (аерым олыс - љлкђ белђн идарђ итњче), «баскак» (салым ќыючы), «битекче» (сђркятип) џ.б. тњрђлђрне берлђштереп атый37. Ш.Мљхђммђдьяров белђн И.Вашари фаразынча исђ мокыйман џђм илчийан ике тљрле вазыйфа башкарган хђбђр йљртњчелђрне белдерђ38. Безгђ калса, С.Вахиди бу очракта хакыйкатькђ якынрак тора.

Илчийану йамчийан:

Илчийан (илчелђр) - биредђ «илче» сњзе хљкњмђт эшлђре белђн ил эченђ яки чит илгђ барган тњрђне, атчабарны аћлатса кирђк. Бу сњз «атчабар, хђбђр йљртњче» мђгънђсендђ Илханнар дђњлђтендђ кулланылган39.

Йамчийан (ямчылар): Ям - монгол дђњлђтлђрендђ дђњлђт эшлђре белђн йљргђн кешелђргђ (илчелђргђ, атчабарларга) хезмђт књрсђтђ џђм почта атлары алмаштыра торган станция; почта станциясе. Алтын Урда мирасы булып калган ямчылык оешмасы Россиядђ XX гасыр башларына хђтле гамђлдђ була. Ямчы - Чыћгызыйлар дђњлђтлђрендђ ям (почта) станциясенећ мљдире. Илчелђрне џђм башка йомышлы кешелђрне тђэмин итђр љчен ямчылар ямга якын тирђлектђ яшђњче рђгыятьлђрдђн (гади халыктан) чаптар џђм йљк хайваннарын (Сахиб-Гђрђй хан ярлыгында - малу элмђк) тњлђњсез алу хокукына ия булганнар40. Кайбер ярлыкларда «ямчы-шосынчы»41 џђм «олагшосын»42 терминнарыныћ пар сњз рђвешендђ килње - ямчыларныћ ђйлђнђ-тирђдђге халыктан илче-атчабарлар љчен азык-тљлек ќыю хокуклары булуына да ишарђли.

Кђштибанану гљзђрбанан:

Г. Баттал, Ш. Мљхммђдьяров џђм И. Вашари фикеренчђ, бу ике сњз Тимер-Котлыг ярлыгында кђмђче-купрекче џђм Кырым ханы Сђгадђт-Гђрђйнећ 1524 елда бирелгђн ярлыгында кђмиче-књперче дип телгђ алынган тљркичђ тњрђ атамаларыныћ фарсы теленђ тђрќемђсе43. И.Н.Березин фикеренчђ, кђмђче(кљймђче)лђр вазыйфасы су юлларыннан элемтђне тђэмин итњдђн џђм судан баручы-йљрњче кешелђрдђн махсус салым ќыюдан гыйбарђт булган. Књперчелђр исђ књперлђрнећ тљзеклеген књзђткђннђр џђм шуныћ љчен махсус салым ќыючы булганнар44.

Тоткаулан (заставада торучылар45) -таможня заставаларында узгынчылардан юл салымы алган тњрђлђр булса кирђк. Илханнар дђњлђтендђ «рђсме тотгавули» дигђн, юл салымын ќыючылар тарафыннан юл иминлеге љчен алынган салым билгеле46.

Тамгачийан (тамгачылар) - «тамга» дигђн бер тљркем салымнарны ќыючы тњрђлђр булса кирђк. Тамга - гадђттђ, шђџђрлђрдђ сђњдђ џђм џљнђрчелек шљгыльлђреннђн ќыелган бер тљркем салымнар47. Мђсђлђн, Алтын Урда дђњлђтендђ тамга салымнарыннан тамга тартнак, бурла тамгасы, тамга урман булуы билгеле48, Илханнар дђњлђтендђ мале тамга, хокукы тамга, тамга шђраб тљрлђре булган49. Туктамыш џђм Сђгадђт-Гђрђй хан ярлыкларында тамгачы-тартнакчылар телгђ алына50. И. Н. Березин тамгачы терминын «таможня тњрђсе, таможняче» дип тђрќемђ итђргђ тђкъдим итђ51.

Салымнар џђм йљклђмђлђр

М. Госманов тђкъдим иткђн классификация буенча52 Сахиб-Гђрђй ярлыгында телгђ алынган салым џђм йљклђмђлђрне тњбђндђгечђ бњлђргђ мљмкин:

1. Салым тљркемнђре:

йасак-калан

салыг мљсђмма

колыш-колтка

баќ-у хђреќ-караќат

сала хђрќе - йир хђблђсе

тљтен саны

 2. Йљклђмђ тљркемнђре:

мал-элмђк

илче-кунак

сосын-голњфђ

 Йасак-калан - Алтын Урда џђм Кырым ханнары ярлыкларында аерым рђвештђ яки парлы сњз буларак очрый торган терминнар53. М. Госманов бу парлы терминны «гомуми салым» дип аћлата, ясак џђм колан сњзлђренећ исђ синоним икђнлеклђрен икърар итђ54. Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари фикеренчђ, бу парлы термин халыкка салынган ике тљп салымныћ - ќан башыннан џђм эшкђртелгђн ќирдђн алынганнарныћ - гомуми атамасы. Гђрчђ йасак-калан терминыныћ бљтен салымнарны да белдереп килње мљмкин55.

Ясак — Алтын Урда дђњлђтендђ, татар ханлыкларында џђм Рус дђњлђтендђ бу тљшенчђ хљкњмђт файдасына гади (кара) халыктан - ясаклылардан — ќыела торган натураль салымны аћлаткан56.

 Калан дигђн салым Илханнар дђњлђтендђ дђ булган. Аныћ Илханнар дђњлђтендђге характеры тљгђл ачыкланып бетмђгђн. И.П.Петрушевский фаразынча, бу терминныћ мђгънђсе њзгђреп торган, џђм ул, заманына џђм урынына књрђ, тљрле салымнарга карата кулланылган (эшкђртелгђн ќирдђн алынган салым, гаскђри бурыч, гаскђрне тђэмин итђр љчен тљрле салымнар џ.б.)57. В.В.Бартольд фикеренчђ, Илханнар дђњлђтендђ калан утрак халыктан ќыелган58.

Салыг мљсђмма (салыг дигђне) — Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари фикеренчђ, бу салым Монголиядђ џђм Иранда XIII - XIV йљзлђрдђ копчур дип аталган салымга туры килеп, мљселманнарныћ џђм мљселман булмаганнарныћ ќан башыннан алына торган салымныћ бер атамасы59. Без исђ бу салымныћ мђгънђсен аћлатуда М. Госманов фикеренђ кушылабыз: салыг мљсђмма махсус боерык яки билгеле бер максат љчен ќыелган мљстђкыйль салымны белдергђн булса кирђк60.

Колыш-колтка (бњлђклђр) - Г. Баттал колтканы дђрђќђлђре тњбђн булганнарныћ югарырак дђрђќђдђгелђргђ бирелђ торан бњлђк дип аћлата61. М. Госманов, Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари бу тљшенчђне «[тњрђлђр тарафыннан] сорала торган бњлђклђр» дип тђгъбир итђлђр62. «Бњлђк» мђгънђсендђ колтка//колка//колга сњзе Кырым хљкемдарларыныћ XVII йљздђ Мђскђњ чарына (патшасына) џђм Лђџестан (Польша) кыралына (короленђ) язган хатларында телгђ алына63.

Баќ-у хђреќ-караќат:

Баќ - юл сакчылары тарафыннан алынган салым. Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари фикеренчђ, бу салым Алтын Урда џђм Кырым ханнары ярлыкларында «юл хаккы» яки «юллык» терминнары белђн бирелђ64. Илханнар дђњлђтендђ баќ салымы џђм шђџђр, џђм авыл халкыннан ќыелган65. «Баќ» салымын Илханнар дђњлђтендђ махсус тњрђлђр — «раџдар»лар - ќыйган66. Ихтимал, Казан ханлыгында бу Вазыйфаны ярлыкта телгђ алынган «гљзђр-бан»нар яки «тоткавылшар башкарган.

Хђреќ-караќат - Ярлыктагы тљгђл мђгънђсе ђлегђ билгесез. Бу тљшенчђ Кырым ханы Хаќи-Гђрђй тарафыннан 857 елныћ 26 сђфђрендђ (1453 елныћ 8 март кљне) бирелгђн тарханлык ярлыгында «хђреќ-хђраќат» шђкелендђ бирелгђн67. М.Госманов хђреќ-караќат салымын «ќан башыннан алынган салым» дип аћлата68. Хђреќ — Тимер-Котлыг хан ярлыгында «бурыч-хђреќ» парлы термины составында килеп, тњлђп бетерелмђгђн салымнарны белдерсђ кирђк69. Хђраќат термины - хђраќ сњзенећ књплек саны. Хђраќ терминыны гарђп телендђ ике мђгънђ белдерђ: 1) эшкђртелгђн ќирдђн тњлђнђ торган салым; 2) [авыл яки саланыћ] ќир билђмђлђре70. Шђригать кушуы буенча хђраќ салымы «гайре мљслим»нђргђ (мљселман булмаганнарга) гына салынырга тиеш була. Ђмма ислам иллђрендђ мљселман булмаган монголларныћ хакимияте урнашкач, ул салым мљселманнарга да салына башлый. Илханнар дђњлђте џђм Алтын Урда мљселман дђњлђтлђре булгач та, монголларга кадђр мљселман дђњлђтлђрендђ булмаган књп кенђ салымнар, шул исђптђн хђраќ да, кала. Югарыда књрсђтелгђн ике сњзне хђрќе караќат (хђраќат) дип укырга мљмкин. Бу очракта аныћ «[авыл-салаларныћ] ќир билђмђлђреннђн алынган салым» яки «ќир билђмђлђреннђн салым буларак тњлђнеп бетмичђ бурыч калган акча» мђгънђсен белдерње ихтимал.

Хђреќ терминыныћ књплек санын белдергђн ђхраќат/ихраќат тљшенчђсе Илханнар дђњлђтендђ хљкњмђт яисђ ќирле феодаллар тарафыннан рђгыятьлђрдђн (гади халыктан) ќыела торган бер тљркем салымнарны берлђштерњче мђгънђгђ ия булган. «Ђхраќат» салымнары, гомумђн алганда, хљкњмђт кешелђрен, тњрђлђрне асрау џђм тђэмин итњ љчен ќыелган. Алар даими џђм вакытлыларга бњленгђннђр71.

Мал-у элмђк - чаптар џђм йљк хайваннары. Казан ханы Ибраџимныћ ярлыгында «олаг-элмђк» формасында очрый72.

Ак-у аб-зђминлђр:

«Ак» сњзенећ биредђге мђгънђсе билгеле тњгел. С. Вахиди аны «акча» дип укырга џђм тђрќемђ итђргђ тђкъдим итђ73. Г. Баттал исђ аны «сљт џђм сљт продуктлары» дип аћлатырга тђкъдим итђ. Ш. Мљхђммђдьяров белђн И. Вашари бу сњзне тђрќемђсез калдыралар74.

Аб-зђмин - парлы термин; фарсы теленнђн «ќир-су» дип тђрќемђ ителђ (феодалларныћ ќир билђмђлђре књздђ тотыла). Илханлы дђњлђтенећ хљкемдары Мђхмњд-Газан хан биргђн бер тарханлык ярлыгында бу тљшенчђ «аб-у зђмин» шђкелендђ кулланыла75. Тимер-Котлыг хан ярлыгында йир-су дип бирелђ76.

Илче-кунак [кундыру]. Тархан булмаган кешелђр юлдан барган илче-атчабарларны џ.б. тњрђлђрне кирђк чакта њз љендђ кундырырга, ашатырга, юл љчен кирђк-яраклар белђн тђэмин итђргђ тиеш булганнар. Бу йљклђмђ Илханнар дђњлђтендђге «нљзел» йљклђмђсенђ туры килсђ кирђк77.

Сала хђрќе - шр хђблђсе - ярлыктагы тљгђл мђгънђсе ђлегђ билгесез. М. Госманов фикеренчђ, бу катлаулы парлы гыйбарђ ќир эшкђртњ белђн бђйле бер салымны аћлата78. Атаманыћ беренче љлешен сыйлђ хђрќе («бњлђк чыгымы») дип тђ укырга мљмкин («сыйлђ» сњзенећ гарђп телендђге мђгънђлђреннђн берсе - «бњлђк»79).

Хђблђ (хђбђлђ дип тђ укылырга мљмкин) термины кабала сњзе белђн аваздаш књренђ. Кабала сњзенећ мђгънђсе - «контракт, килешњ; сату-алу турындагы язма килешњ»80. Г. Баттал фикеренчђ, хђбђлђ/ кабала термины Сахиб-Гђрђй хан ярлыгында «ќир сатылганда тњлђнђ торган салым» мђгънђсендђ килђ81. Ш. Мљхђм-мђдьяров џђм И. Вашари тарафыннан бу термин тђрќемђсез калдырылды82. Кабала тљшенчђсе Тимер-Котлыг хан ярлыгында телгђ алына (шђргый кабала). И. Н. Бере-зин аны «законлы йљклђмђ» дип тђрќемђ итђ84. Кырым ханнарыныћ Мђскђњ хљкемдарларына язган хатларында бу сњз «бурычнамђ» мђгънђсендђ кулланыла85. Без бу терминнарны тђрќемђсез калдырдык.

Тљтен саны - џђр «учактан» (љйдђн, хуќалыктан) алынган салым86, морќа салымы. Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари фикеренчђ, бу салым Илханнар Иранындагы ханђ шљмарђ, соћрак йортанђ дип аталган салымга туры килђ87.

Сосын-голуфђ - парлы термин; сосын/ шосын - илче-атчабарларны џђм башка йомышлы кешелђрне тђэмин итђр љчен ќыелган азык-тљлек88; голњфђ - гаскђрилђр џђм илче-атчабарларныћ чаптар џђм йљк хайваннары љчен азык; кайбер очракларда — йомышлы кешелђр љчен азык-тљлек89.

Башка терминнар џђм гыйбарђлђр

Ќљмџур сђкђнђ вђ гом[ум ђџалие] вилайаты Газан вђ мђмалике мђхрњсђ (Казан дђњлђте90 џђм Ходай тђгалђ химаясендђ булган ќирлђрендђ... барлык яшђњчелђр џђм бљтен торучылар) - бу гарђп гыйбарђсе Ќњчилелђрнећ башка ярлыкларыныћ мљрђќђгать итњ љлешендђ очраган «књп илгђ», «књп олыс илгђ», «барчага» мђгънђсендђ килсђ кирђк91.

Ярлыкта Казан ханлыгыныћ рђсми атамасы очравы (вилайаты Газан вђ мђмалике мђхрњсђ) аеруча фђнни кыйммђткђ ия. Бњгенге татар теленђ тђрќемђдђ ул «Газан (Казан) вилаяте (иле, дђњлђте) џђм Ходай тђгалђ химаясендђ булган љлкђлђр» дип яћгырый. Атаманыћ беренче љлеше «вилаяте Казан», «Казан вилаяте» формасында XVI - XVII йљз башка татар чыганакларында да телгђ алына92. Атаманыћ икенче љлеше - мђмалике мђхрњсђ («Ходай тђгалђ химаясендђ булган љлкђлђр») - књп кенђ љселман дђњлђтлђренећ рђсми атамалары арасында булган. Бљеклеккђ дђгъва итњне белдергђн бу атаманыћ Казан ханлыгында нинди мђгънђдђ кулланылуын аныклау проблемасы кала: Алтын Урда мирасына дђгъва итњне белдергђн формуламы бу, яисђ Болгар дђњлђте заманында кулланылып, Казан ханлыгы барлыкка килњ белђн рђсми кулланышка яћадан кайтарылган сњзтезмђме? (Казан ханлыгыныћ Болгар дђњлђте мирасына дђгъва итње аныћ икенче атамасыныћ вилаяте Болгар («Болгар вилаяте») булуы да ишарђли93).

Казан шђџђре атамасыныћ «Газан» формасы Мљхђммђдьярныћ «Тљхфђи мэрдан» поэмасында џђм кайбер тљрек чыганакларында да очрый94. Шђџђр атамасыныћ мондый язылышы, «Казан» топонимыныћ тарихы проблемасы Мљхђммђдьяр ђсђрлђре ќыентыгын тљзњчелђре тарафыннан да куела95, џђрхђлдђ, «Казан» атамасыныћ тарихы аерым љйрђнњне талђп итђ.

Нишан (билге, тамга, герб) - М.Госманов XV-XV1 йљзлђрдђ бу сњз татар дђњлђтлђрендђ «мљџер» мђгънђсендђ кулланылган дигђн нђтиќђгђ килђ96. Нишаннар алтын, књк џђм ал тљсле булганнар. Аларныћ шакмак калыбында булулары ярлыкларныћ рђсми, тђхеттђ утыручы хљкемдар (хан) тарафыннан бирелгђнлеклђрен раслаган97. Тексттан књренгђнчђ, нишан термины аерым очракларда «ярлык» тљшенчђсенђ дђ мђгънђдђш булган. Бу госманлы падишаџлары тарафыннан бирелгђн бђратларданIII да књренђ. Аларныћ хакыйкыйлыгын раслаучы туграныћ «нишан» дигђн атамасы да булган98. Шул ук вакытта бу термин «бђрат» тљшенчђсенећ синонимы да булган99.

[Юлларында вђ] иплђрендђ: ин - аћлату љчен авыр сњз. Из дип тђ укылырга мљмкин. Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашарига ияреп, без бу сњзне ин дип укуны мђгъкульрђк таптык, биредђ «торак» мђгънђсендђ килсђ кирђк100.

Кешелђре вђ каралары:

кешелђр - ярлыкта телгђ алынган татар алпавытларыныћ кул астындагы нњкђрлђре («дружинниклары») булса кирђк;

каралар — Алтын Урда ђдђби телендђ «кара» сњзе, тљстђн башка, «кљнче; кол, хезмђтче; маллар» мђгънђлђрен белдерђ101. Биредђ бу сњз «коллар» мђгънђсендђ килђ, дип фараз итђбез.

 Йљклђре вђ чарвалары - чарва/чарпа фарсыча «дњрт аяклы», «мал», «хайван» мђгънђсен белдерђ.


III Бђрат – Госманлы дђњлђтендђ дђрђќђ, бњлђк, теге яки бу ташлама бирелињ турындагы падишаџ тарафыннан исдар грамота.

Имла (орфография) њзенчђлеклђре

Ярлык имласыныћ тљп њзенчђлеклђреннђн сњз башында яки уртасында торучы «син» хђрефе астында љч нокта, ахырда торучы «йай» хђрефе астында ике нокта куелганын, «ч» тартыгын бер нокталы «ќим» хђрефе белђн белдерњне атарга мљмкин. Мондый палеографик њзенчђлеклђр урта гасырларда гарђп хђрефлђре белђн язылган тљрки текстларда еш очрый.

Ярлык текстында гарђп сњзлђренећ язылышында очрый торган орфографик ялгышларныћ еш очравы (хђраќат урынына караќат, тђгаррыз урынына тђкарыз дип язу џ.б.) игътибарны ќђлеп итђ. Моћа элгђрге љйрђнњчелђр дђ игътибар иткђннђр102. Казан ханлыгы мђдђниятенећ кайбер мђсьђлђлђрен яктырткан мђкалђсендђ Зђки Вђлиди Туган Сахиб-Гђрђй ярлыгыныћ бу њзенчђлегенђ аерым тукталган. Аныћ фикеренчђ, Сахиб-Гђрђй ярлыгыныћ хђттатлык џђм орфография ягыннан «тњбђн дђрђќђдђ башкарылуы» - югары мљселман мђдђниятенећ йогынтысы Казан ханлыгына фђкать аерым «дулкыннар» булып килеп ќиткђнлеген књрсђтђ. Сахиб-Гђрђй хан ярлыгыннан башка тагын берничђ кызыклы, лђкин ќитђрлек дђрђќђдђ мђгълњмат бирмђгђн чыганакларга таянып, галим Алтын Урда дђверендђ Урта Иделдђ џђм Кырымда яшђњче халыклар ирешкђн мђдђни казанышларны ќирле мђдђниятнећэчке камиллђшњенећ нђтиќђсе буларак тњгел, ђ Илханлы (Чыћгызый) нђселе идарђсендђ булган Иранныћ кљчле йогынтысы белђн аћлата103. Урта Идел белђн Иран арасындагы борынгыдан килгђн бђйлђнешлђрне таныган хђлдђ104, ярлыктагы имла њзенчђлеклђрен ќирле халыкныћ наданлыгы яки шул чор татар мђдђниятенећ мљстђкыйль рђвештђ њсђ алмавы белђн аћлату дљрес булмас. XIII -XVI йљзлђрдђ ќирле язу культурасыныћ югары дђрђќђсен шул чордан безнећ кљннђргђ килеп ќиткђн ђдђби ђсђрлђр (шул исђптђн Казан ханлыгында иќат ителгђн Мљхђммђдьяр џђм Кол Шђриф поэмалары), књп санлы эпиграфик ядкярлђр, ул дђвер вђкиллђренећ язмалары исбатлый.

Гарђп сњзлђренећ гарђп телендђ кабул ителгђн язылыш кагыйдђлђрен бозып язылуын аћлатканда, хан битекче(сђркятип)лђренећ дикъкатьсезлеген таныган хђлдђ, иске татар язуыныћ њзенчђлеклђрен дђ исђпкђ алырга кирђк. Иске татар язуы электђн њк ќирле тљрки сљйлђш њзенчђлеклђренђ яраклаштырылган булган105. Кайвакыт ул њзенчђлеклђргђ гарђп-фарсы алынмаларыныћ язылышы да яраклаштырылган. Ике гасыр дђвамында уйгыр язуыныћ Алтын Урда дђњлђтендђ рђсми язу булып торуы да моћа тђэсир итми калмагандыр. Эш шунда ки, уйгыр язуында парлы тартык авазлар бер њк хђреф белђн белдерелђ (мђсђлђн, къ х, д -т, з - с џ.б.).

Ярлыкныћ формасы џђм хатты (язу љслњбе)

Ярлык иће 17,7 см, буе 76 см зурлыгындагы тљргђк формасында. Ул ябыштырылган ике кђгазь битендђ язылган. Кђгазе шђрыктђ эшлђнгђн106.

С. Вахиди ярлыкныћ хаттын «рикка» (рикъга - И.М.) дип билгели107. М. Госманов фикеренчђ, ярлыкныћ хаттын «рикъга элементлары булган гадилђштерелгђн дивани» дип билгелђргђ кирђк108. Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари да нигездђ шушы фикердђ торалар109. Ярлыктагы мљџер (нишан) исђ куфи язуы белђн язылган110. Сахиб-Гђрђй хан ярлыгындагы бу палеографик њзенчђлеклђр Алтын Урда дђњлђте традициясендђ язылган башка ярлыкларындагы белђн охшаш.

 Ярлык текстыныћ гамђлдђге татар язуына транскрипциясе

[1]...ђбказыйIV Сахиб-Гђрђй [хан сњзем]

[2]...вђ хљккям, вђ сђла[тыйне] гыйзам, вђ козате ислам,

[3] вђ мђвали зљл-ихтирам, [вђ] ђрбаб-у кђлантђран-у мокыйман, вђ илчийан-у йам[-чииан ],

[4] вђ кђштибанан-у гљзђрбанан, вђ тоткаулан-у тамгачийан, вђ ќљмџњр сђкђнђ вђ гом-[ум ђџалие]

[5] вилайаты Газан вђ мђмалике мђхрњсђ хљми[йђ]т ганил-афат вђл-бђлиййатпарга бу нишан

[6] йиткђч, сњз ул кем: бу Мљхђммђд углы Шђйех-Ђхмђд, дагы Шђйех-Ђхмђднећ углы Ђбдал, дагы Сђййед-Ђхмђд энесе Мђхмњтђк, углы Муса,

[7] Сђййед углы Йагкуб, энесе Барлас, дагы энесе Нур-Сђййед, - бу йиде кем ирсђ безгђ килеп баш ордылар, -

[8] ђњвђл хан агаларымыздан тархан булган кешелђр икђндер. Без дагы сойыргап,

 [9] бу мђзкњр кем ирсђлђрне Тђћре тђгалђ ризасы вђ такы Мљхђммђд рђсњлулла шђфа-гате љчен

[10] тархан кылдым. Мин бђгыд бу мљшарен илђйџимларга йулларында вђ инлђрендђ,

[11] сђфђрлђрендђ вђ Хђзђрларында, ултырганларында вђ торганларында, кешелђренђ

[12] вђ караларына, йљклђренђ вђ чарваларына, фђред минђл-афат вђ вђќеџ минђл-вљќњџV

[13] дђхл-њ тђкарызVI кылмасынлар, йасак-калан, салыг мљсђмма салмасынлар, ко-лыш-

[14] колтка, баќ-у хђреќ-караќатдип телђмђсенлђр, мал-у элмђклђренђ, ак-у аб-зђмин-лђренђ

[15] дђсте тђта[ве]л кылмасынлар, љйлђренђ кљч белђ илче-кунак кундырмасынлар,

[16] сыйлђ хђрќе — йир хђблђсе, тљтен саны дип алмасынлар, сосын-голњфђ телђмђсенлђр,

[17] кайу ма йандин ноксан-зарар тигермђсенлђр. Њз фђрагате белђ ултырып,

[18] шам-у сабах вђ гаду-ву рђваќVII безгђ вђ безнећ оругымызга дога вђ алкыш

[19]кылсынлар, вђ џђр нђвегъдин кљч-басыч, зђхмђт-йынчуг тигермђсенлђр. Бђса

[20] болайу тийњ торгач, йарлыг тыћламай кљч-басыч, зђхмђт-йынчуг тигергђн кешелђрнећ

[21] њзлђренђ ни йахшысы булгай дип, ал нишанлыг йарлыг бирелде.

[22] Тарих тукыз йљз йегерме тукызда мљбарђк сђфђр айыныћ ун љченче кљн

[23] ирде.


IV  Мљселман хљкемдарларыныћ Ђбел–газый ("дин љчен сугушучы") дигђн мактаулы гонван (титул) ныћ ќирле сљйлђш тђэсирендђ барлыкка килгђн каскартылмасы булса кирђк.
V    Дљресе – фђрдђн минђл–ђфрад вђ вђќџђн минђл–вљќњџ.
VI   Дљресе – тђгаррыз.
VII  Дљресе – рђвах.

 Ярлыктагы нишанныћ гамђлдђге татар язуына транскрипциясе

Бисмиллаџир-рахманир-рђхим. Ля Иляџа илля-Ллаџе Мљхђммђде рђсњлњ-Ллаџе. Ђс-солтанел-ђгъзам, гыйззед-дљнья вђд-дин, ђбел-мозаффар Сахиб-Гђрђй баџадир хан хђллђдђ-Ллаџе мљлкеџе вђ ђййђдђ сђлтанђтеџе.

 Ярлык текстыныћ тђрќемђсе

[1] [Ђбел-газый] Сахиб-Гђрђй [хан сњзем]

[2] ...хакимнђргђ, бљек солтаннарга, мљселман казыйларына,

[3] ихтирам иялђре булган мђњлялђргђ, тњрђлђргђ, шђџђр хакимнђренђ, вђкиллђргђ, илчелђргђ, ямчыларга,

[4-5] кљймђ багучыларына, юл сакчыларына, тоткавылларга, тамгачыларга, Казан вилаятеVIII џђм Ходай тђгалђ химаясендђ булган ќирлђрендђ (Аллаџы тђгалђ аларны афђтлђрдђн џђм бђлалђрдђн сакласын) барлык яшђњчелђр џђм бљтен торучыларга бу боерык

[6] ќиткђч, сњзе улдыр: бу Мљхђммђд улы Шђех-Ђхмђд, Шђех-Ђхмђднећ улы Ђбдал, Сђед-Ђхмђд энесе Мђхмњтђк, улы Муса,

[7] Сђет улы Йагкуб, энесе Барлас, энесе Нур-Сђед, - бу ќиде кеше безгђ килеп баш ордылар:

[8] [алар] элекке хан агаларыбыз тарафыннан тархан ителгђн кешелђр икђн. Без дђ аларны бњлђклђп,

[9] югарыда исемнђре кичкђннђрне Тђћре тђгалђ ризасы џђм Мљхђммђд рђсњлулла шђфђгате љчен

[10] тархан кылдык. Моннан соћ бу югарыда ђйтелгђннђргђ юлларында џђм торакларында,

[11] сђфђрлђрендђ џђм торган ќирлђрендђ, утырган џђм торган чакларында, кешелђренђ

[12] џђм колларына, йљклђренђ џђм [дњрт аяклы] малларына џичкемнђр џђм џичничек

[13] кагылмасыннар, ясак-калан, салыг дигђнен салмасыннар, колыш

[14] колтка, баќ џђм хђреќ-хђраќат [салымнары] дип телђмђсеннђр, мал-мљлкђтлђренђ, акларына (?) џђм ќир-суларына

[15] кул озайтмасыннар, љйлђренђ кљчлђп илче-кунак кундырмасыннар,

[16] сала хђрќе — ќир хђблђсе, морќа салымы, дип [аталган салымнарны] алмасыннар, азык-тљлек џђм хайван азыгы сорамасыннар,

[17] џичбер яктан зыян-зарар китермђсеннђр. Тыныч торып,

[18] кичен-иртђсен, таћын-кичен безгђ џђм безнећ ыруыбызга дога џђм алкыш

[19] кылсыннар. [Аларга] џичнинди кљч-басым, зђхмђт-йончу китермђсеннђр.

[20] Болай дигђч тђ, ярлык тыћламый кљч-басым, зђхмђт-йончу китергђн кешелђрнећ

[21] њзлђренђ џич яхшылык булмас дип, ал нишанлы ярлык бирелде.

[22] Тарих тугыз йљз егерме тугызда мљбарђк сђфђр аеныћ унљченче кљнеIX

[23] иде.


VIII  90 нчы искђрмђне кара.
IX     Милади 1523 елныћ 1 гыйнварына туры килђ.

Ярлыктагы нишанныћ тђрќемђсе]

Рђхимле џђм шђфкатьле Алла исеме белђн. Бар џђм бер Алладан башка аллалар юк, Мљхђммђд — Алланыћ илчесе. Бљек хљкемдар, дљнья џђм дин даны, ќићњче Сахиб-Гђрђй баџадир хан (Аллаџе аныћ дђњлђтен мђћге итсен џђм хакимлеген куђтлђндерсен).

 ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Ярлыкныћ табылу тарихы турында тђфсыйльлерђк кара: М. Госманов. Сђет Вахидинећ игелекле мирасы// Њткђннђн - килђчђккђ.-Казан,1990.-Б.82-85.

2. Сахиб-Гђрђй ярлыгыннан башка Казан ханы Ибраџим ярлыгыныћ XVII йљзгђ нисбђтле шактый кимчелекле књчермђсе генђ билгеле (публикациясен кара: М. Госманов, Ш. Мљхђммђдьяров, Р. Степанов. Яћа ярлык//Казан утлары.-1965.-№8.-Б. 146-150).

3. џ. Атласов. Казан ханлыгы.-Казан,1914.-Б.133-134. 1920 елда бу китап тагын нђшер ителеп, ярлык тексты аћарда кабат басылып чыга (џ. Атласов. Казан ханлыгы.-1 нче ќилд.-КазанД920.-Б.133-134). Ярлык тексты хезмђтнећ бњгенге басмасында да урын ала (кара: џ. Атласи. Казан ханлыгы.-Казан,1993.-Б.282-283).

4. С X. Алишев. Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар.-Казан:ТР ФА Тарих институты,2002.-Б.7.

5. С. Г. Вахидов. Исследование ярлыка Сахиб-Гирей-хана//Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете.-Т.ЗЗ,вып.1.-Казань, 1925.—С.61-92; Аныкы ук: Ярлык хана Сахиб-Гирея// Вестник научного общества татароведения.-Казань,1925.-№1-2.-С.29-37; [С. Вахиди.] 1925 нче ел, февральдђ Гыйльми њзђккђ тапшырылган ярлык//Безнећ юл.—1925.-№3.—Б.117-118.

6. Г. Баттал. Казан йордында булынмыш тарихи бер вђсика. Сахиб Гђрђй хан ярлыгы//Тљркият мђќмугасы. Икенче ќилд. 1926.-Истанбул,1928 (тљрек телендђ, гарђп графикасында).-Б.75-101.

7. История Татарии в материалах и документах.-М.,1937.-С. 101-102.

8. Борынгы татар ђдђбияты.-Казан,1965.-Б.354-355.

9. Ш. Ф. Мухамедьяров. Тарханный ярлык казанского хана Сахиб-Гирея//Новое о прошлом нашей страны. Памяти академика М.Н.Тихомирова.-М.,1967-М., 1967.-С. 106,107; М. А. Усманов. Официальные акты ханств Восточной Европы XIV-XVI вв. и их изучение//Археографический ежегодник за 1974 год.-М.,1975.-С.132 (прим. 93).

10. Ш. Ф. Мухамедьяров. Тарханный ярлык казанского хана Сахиб-Гирея//Новое о прошлом нашей страны. Памяти академика M. H. Тихомирова.-М.,1967.-С. 104-109.

11. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Two Kazan Tatar Edicts (Ibrahim's and Sahib Girey's Yarliks)//Between the Danube and the Caucasus-Budapest, 1987.-P. 181-216.

12. M. А. Усманов. Жалованные акты Джучиева Улуса XTV-XVI вв.-Казань,1979.

13. С. X. Алишев. Казан ханлыгы чорындагы татарча чыганаклар.-Казан, 2002.-Б.6-9.

14. Шунда ук.-Б.6-12.

15. Бу турыда тђфсыйльлерђк кара: С X. Алишев. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.6-8.

16. Бњгенгђ махсус бу мђсьђлђгђ багышланган берничђ генђ хезмђт бар: И. Березин Внутреннее устройство Золотой Орды (по ханским ярлыкам).-СПб.,1850; Г. С. Саблуков. Очерк внутреннего состояния Кыпчакского царства.-Казань,1895; Ш. Ф. Мухамедьяров. Социально-экономический и государственный строй Казанского ханства (XV - первая половина XVI в.). Автореф. дисс... канд. ист. наук.-М.,1950; Г. А. Федоров-Давыдов. Общественный строй Золотой Орды.-М.,1973.

17. [С. Вахиди.] 1925 нче ел, февральдђ Гыйльми њзђккђ тапшырылган ярлык//Безнећ юл.-1925.-№3.-Б.П7- 118; Аныкы ук: Ярлык хана Сахиб-Гирея//Вестник научного общества татароведения.-Казань,1925.-№1-2.- С.32; Борынгы татар ђдђбияты.-Казан,1965.-Б.354-355.

18. Кайбер тљгђлсезлеклђр турында кара: Ш. Ф. Мухамедьяров. Тарханный ярлык казанского хана Сахиб-Гирея...-С.1О6, 107.

19. Сђед Вахидинећ ярлык публикациясе тђэсирендђ булса кирђк, Кђрим Тинчурин 1924 елда язылган «Американ» пьесасына яшь тарихчыларныћ «Арыслан хан заманыннан калган ярлыкларга» тап булу сюжетын кертђ (Тинчурин К. Ђсђрлђр: Љч томда.-Казан, 1986.-2 том: Драмалар џђм комедиялђр. - Б.12).

20. Бу турыда тђфсыйльлерђк кара: А. П. Григорьев. Монгольская дипломатика XIII-XV вв. (чингизидские жалованные грамоты).-Л.,1978; М. А. Усманов. Жалованные акты Джучиева Улуса XTV-XVI вв.-Казань,1979.

21. А. П. Григорьев. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.5.

22. M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.281.

23. Туктамыш ханныћ 1392 елда Бик-Хаќи исемле кешегђ, Тимер-Котлыг ханныћ 1398 елда Мљхђммђдкђ, Олуг Мљхђммђд ханныћ 1420 елда Туглы-би белђн Хозыр исемле кешелђргђ бирелгђн ярлыклар. Туктамыш Милади 1523 елныћ 1 гыйнварына туры килђ. џђм Тимер-Котлыг ханнар биргђн ярлыкларныћ текстлары И. Н. Березин публикациясе буенча бу мђкалђ язылганда файдаланды (И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея.-Казань,1851).

24. Сакланып калган ярлыклар турында тђфсыйльлерђк кара: М. А. Усманов Жалованные акты Джучиева Улуса XIV-XVI ВВ.-Б.20-58.

25. Ш. Ф. Мухамедьяров. Тарханный ярлык казанского хана Сахиб-Гирея...-М.,1967- С.106; Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Two Kazan Tatar Edicts...-P. 199-216.

26. Бу турыда тђфсыйльлерђк кара: М. А. Усманов Жалованные акты Джучиева Улуса XTV-XVI вв.-Казань, 1979-Б.79-82.

27. С. Г. Вахидов. Исследование ярлыка Сахиб-Гирей-хана//Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете.-Т.ЗЗ,вып.1.-Казань, 1925.-С.74-75.

28. С. Г. Вахидов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.79; М. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.223.

29. С. Хатиби. Персидские документальные источники по социально-экономической истории Хорасана XIII—XIV вв.-Ашхабад,1985.-С.З0.

30. Шунда ук-Б.35.

31. Г. Баттал. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.87.

32. Шунда ук.-Б.87.

33. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.—P. 194.

34. С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.46.

35. М. А. Гаффаров. Персидско-русский словарь.-М.,1976.-Т.2.-С663.

36. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.—P. 194.

37. С. Г. Вахидов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.75-76.

38. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.-P.194-195.

39. И. П. Петрушевский Земледелие и аграрные отношения в Иране XIII—XIV вв.-М.;Л.,1960.-С.351; С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.93.

40. И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.398.

41. Тимер-Котлыг ярлыгында (И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея-Казань,1851.-Б.З).

42. Туктамыш хан ярлыгында (И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея-Казань,1851.-С.14).

43. Г. Баттал. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.89-90; Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.—P.195.

44. И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея.-.32.

45. Шунда ук.-Б.ЗО.

46. С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.82.

47. В. В. Бартольд. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.332-334; И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.386.

48. M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.235, 236.

49. С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.61-62, 71.

50. И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея. - С. 13,18.

51. И. Березин. Внутреннее устройство Золотой Орды (по ханским ярлыкам).-СПб.,1850.-С.П.

52. М. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.24О.

53. И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея.-С.5,19.

54. М. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.235.

55. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.—P. 196.

56. Татарский энциклопедический словарь.-Казань,1999.-С.688.

57. И. П. Петрушевский Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.384.

58. В. В. Бартольд. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.ЗЗ 1.

59. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.-P.196-197.

60. M. A. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.243.

61. Г. Баттал. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.95.

62. M. A. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.235; Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.—P. 197.

63. Материалы для истории Крымского ханства, извлеченные по распоряжению Императорской Академии наук из Московского главного архива Министерства иностранных дел/Издал В. В. Вельяминов-Зернов.- СПб.,1864.-С37, 40, 62, 80, 121, 125, 193 и т.д.

64. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.-P. 197-198.

65. И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.386-387.

66. С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.58.

67. А. N. Kurat. Topkapi Sarayi Müzesi Arşivindeki Altin Ordu, Kirim ve Türkistan hanlarina ait yarlik ve bitikler-Istanbul,1940.-S.66.

68. M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.236. Автор хђреќ сњзен ялгыш хђраќ дип укый (Шунда ук.-Б.236). Бу ике сњз тљрле мђгънђгђ ия.

69. И. Березин. Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея.-Казань,1851.-С.5. И. Н. Березин аћлатмасын кара: Шунда ук.-Б.40.

70. X. К. Баранов. Арабско-русский словарь.-М.,1989.-Б.215.

71. И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.387-388; С Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.77-78.

72. М. Госманов, Ш. Мљхђммђдьяров, Р. Степанов. Яћа ярлык/УКазан утлары.-1965.-№8.-Б.148.

73. С. Г. Вахидов. Исследование ярлыка Сахиб-Гирей-хана.-С.9О.

74. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.-P.198.

75. П. Григорьев. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.1О4.

 76. И. Березин. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.5.

77. И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б396; С. Хатиби. Књрсђтежђн хезмђте.-Б.77.

78. M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.236.

79. X. К. Баранов. Арабско-русский словарь.-М.,1989.-С892; Персидско-русский словарь/Сост. Б. В. Миллер.- М..1953.-С.328.

80. X. К. Баранов. Арабско-русский словарь.-М.,1989.-С620; М. А. Гаффаров. Персидско-русский словарь- М.,1976.-Т.2.-С.620. Мондый укылыш Ш. Мљхђммђдьяров џђм И. Вашари мђкалђсендђ тђкъдим ителђ (Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.—P. 198).

81. Г. Баттал. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.97-98.

82. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary.-Op. cit.—P.198.

83. И. Березин. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.4.

84. Шунда ук.-Б.П.

85. Материалы для истории Крымского ханства...- С.240 џ.б.

86. M. A. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.236.

87. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary. Op. cit.-P.198.

88. M. A. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.235; И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.393; С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.79.

89. M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.235; И. П. Петрушевский. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.384-385; С. Хатиби. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.75.

90. Татар џђм башка мљселман чыганакларында теге яки бу дђњлђтнећ, илнећ атамасында «вилаять» сњзе гадђттђ берлек санда - вилайђт формасында килеп, «дђњлђт», «ил», «љлкђ» мђгънђлђрен белдерђ. Ярлык текстында бу сњз гарђп теленећ књплек сан формасын биргђн - вилайат («иллђр, љлкђлђр») язылышыћда килђ. Шућа књрђ ярлыкныћ бњгенге татар теленђ тђрќемђсендђ вилайђт шђкелен куллануны дљресрђк таптык.

91. М. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.221-222.

92. Зафђрнамђи вилаяте Казан (Zeki Velidi Togan. Kazan Hanliginda Islam Turk Kulturu. (Kanuni zamaninda 1550 de Kazan'dan gönderilen bir rapor). Turk Şarkiyat Derneğinde okunan bir tebligdir.-S.183); џђза китабе фаслы дастаны нђсле Чыћгыз хан вђ џђм Аксак Тимер нђслендђн бђян идђр.-Казан,1882.-Б.43.

93. Зафђрнамђи вилаяте Казан.-Б.183.

94. Мљхђммђдьяр. Нуры содур.-Казан,1997.-Б,89; Тђварихы Дђште Кыпчак [Дђште Кыпчак елъязмалары].- Topkapi Sarayı Müzesi. Bağdat №289.-26 кгз., 46 кгз.; Гатаулла бине Яхъя Нђњгый-задђ ђфђнде. Хђдаикыль- хђкаикъ фи тђкмилђтиш-шђкаикъ (кара: Шиџабетдин Мђрќани. Мљстђфадел-ђхбар фи ђхвали Казан вђ Болгар.-Ђл-кыйсьмел-ђњвђл.~Казан,1885.-Б.1О9). (Нђњгый-задђ китабында Казан ханлыгы «Дђњлђте Газания» исеме белђн телгђ алына).

95. Мљхђммђдьяр. Нуры содур.-Б.168.

96. М. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.168-169.

97. Шунда ук.-Б. 170.

98. Mubahat S. Kutukoglu. Osmanlı belgelerinin dili (Diplornatik).-Istanbul,1998.-S.71.

99. Ibid.-S.124.

100. Кара: Э. И. Фазылов. Староузбекский язык. Хорезмийские памятники XTV в.-Ташкент,1966.-Т.1.-С.418.

101. Кара: Э. И. Фазылов. Староузбекский язык. Хорезмийские памятники XIV в.-Ташкент,1971.-Т.П.-С.597.

102. С. Г. Вахидов. Исследование ярлыка Сахиб-Гирей-хана.-С.68; Г. Баттал. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.93-94. Г. Баттал башка татар ярлыклары имласыныћ да тотрыксыз булуына џђм аларда кулланылган гарђби сњзлђрнећ «мђрхђмђтсез рђвештђ» бозып язылуына игътибар итђ (Г. Баттал. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.84).

103. Zeki Velidi Togan. Kazan Hanliginda Islam Turk Kulturu. (Kanuni zamaninda 1550 de Kazan'dan gönderilen bir rapor).-S.181-182.

104. Бу турыда тђфсыйльлерђк кара: Россия и Иран. Иранистика в Татарстане: Сб. статей.-М.,2001.

105. Старотатарская деловая письменность XVIII века.-Казань,1982.-С.48-51.

106. Ярлыкныћ тђфсыйльле археографик тасвирламасын кара: M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.37-38.

107. С. Г. Вахидов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.68.

108. M. А. Усманов. Књрсђтелгђн хезмђте.-Б.37.

109. Sh. Muhamedyarov, I. Vasary.Op. cit.-P.190.

110. Ibid-P.190.

 Ильяс Мљстђкыймов,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
каршындагы Баш архив идарђсенећ баш белгечеХ

Х Мђкалђ язылганда биргђн кыйммђтле кинђшлђре љчен филология фђннђре кандидаты Раиф Фђтхелбђян улы Мђрдановка ихлас рђхмђтемне белдерђм.