2004 1

Мәмлүкләр әдәбияты ядкярләреннән «Мөнйәтел-гозат»

Журнал укучыларыбызга тәкъдим ителгән әлеге мәкаләнең авторы Төркиядәге Мугла шәһәре университеты профессоры Мостафа бәй Угурлу. Мәгълүм ки, урта гасырларда мәмлүкләр Мисырында сугыш сәнгате турында язылган трактатларның берсе «Мөнйәтел-гозатшы бу галим тарафыннан транскрипцияләнгән текст нигезендә без хәзерге татар телендә таныштырып барабыз. Шуңа күрә, төрек кардәшебезнең язмасы мәзкүр ядкяр турындагы .мәгълүматыбызны, һичшиксез, тагын да баетыр, киңәйтер дип уйлыйбыз. Мөхтәрәм коллегабыз белән иҗади хезмәттәшлегебез киләчәктә дә бәрәкәтле дәвам иттерелер, иншалла.

Материалны татарчага әйтелгән югары уку йортында укытучы милләттәшебез филология фәннәре кандидаты Чулпан Зарипова-Четин тәрҗемә иткән.

Мәмшлүкләр әдәбияты ядкярләреннән «Мөнйәтел-гозат»

Ислам дәүләтенең идарәсе, мәгълүм ки, 750 елда өммәвиләр династиясеннән габбасиларга күчә. Ул чорда инде кайбер төрки халыклар да Ислам динен кабул итә башлыйлар. IX гасырдан башлап, билгеле бер тәртип белән, төркиләр яшәгән төбәкләрдән коллыкка китерелгән яшьләр әлеге дәүләттә гаскәриләр сыйфатында хезмәткә күндереләләр. Мәмлүкләр арасында чыгышлары ягыннан Кара диңгезнең төньяк далаларыннан һәм Харәзем якларыннан булган кыпчаклар күпчелекне тәшкил итә, араларында угызлар да (төрекмәннәр) була. Вакытлар үтү белән мәмлүкләр дәүләт гаскәрендә генә түгел, ә сәясәт һәм идарә өлкәсендә дә сан ягыннан өстенлек ала башлыйлар. Аларның кайберләре вилайәтләргә идарәче буларак та билгеләнәләр.

Әнә шундый вилайәтләрнең берсе булган Мисырда 1250 елда хакимият тулысынча мәмлүкләр кулына күчә һәм мөстәкыйль булып оешкан ул дәүләт тарихи чыганакларда «Дәүләтет-төрки» дип атала.

Аның чикләре көнбатышта әл-Җәзаир-га, көньякта Суданга, төньякта Анатолиягә (Анадолуга) һәм көнчыгышта Ефрат елгасына кадәр сузылган була.

Мәмлүкләр Мисыры дәүләтенең рәсми теле әлеге мәмләкәт карамагында булган җирләрдә идарә итүчеләр һәм гаскәриләр тарафыннан кулланылган төрки телнең бер диалекты була. Солтаннар һәм әмирләр төрки телдә китаплар язуны һәм башка телләрдән төркичәгә әсәрләр тәрҗемә итү не пропагандалап, әлеге телнең шул өлкәләрдә әһәмият казануына киң юл ачалар. Хөкемдар Бәркук (1386-1399 еллар) заманында, хәтта, хокук мәсьәләләре төрки телдә генә хәл ителүе мәгълүм. Шуңа күрә, җирле түрәләр дә бу телне өйрәнергә мәҗбүр булалар. Ә моның өчен күпләп төрле характерда булган сүзлекләр һәм грамматика китаплары (тел өйрәнү әсбаплары) языла. Алардан тыш, әлбәттә, ул чорда башка күп кенә гыйльми хезмәтләрнең, әдәби әсәрләрнең дә төрки телгә тәрҗемә ителгәнлеге билгеле.

Мәмлүкләрнең үзләре кебек үк алар сөйләшкән диалект та шактый чуар, хосусият ягыннан бербөтен булмый. Аңарда Урта Азия төбәгендә язма тел буларак кабул ителгән чагатай теле тәэсире дә, кыпчак һәм угыз телләренең йогынтысы да күренә.

Мәмлүкләр Мисыры күпчелек угызлар яшәгән Анатолия (Анадолу) белән бик якын мәдәни бәйләнештә була. Бәлки шуңа күрәдер дә угыз теле, вакытлар үтү белән, анда киң кулланыла башлый. Бу хакта төрек галиме 3. Коркмаз менә болай дип яза: «Мәмлүкләрнең теле угызчага юнәлүнең төп сәбәбе, мөгаен, Мисыр, Сүрия һәм Гыйрак белән Анадолу арасында сәяси һәм мәдәни мөнәсәбәтләрнең башлануы, аның гасырлар буенча дәвам итүендәдер»1.

Маҗар галиме Я.Экман мәмлүкләр идарә иткән вакытта язылган ядкярләрнең телен өч төркемгә бүлеп карый: кыпчак теле, угыз-кыпчак катнаш тел, угыз теле (госманлы)2.

Ядкярнең эчтәлеге һәм тел үзенчәлекләре

«Мөнйәтел-гозат» — мәмлүкләр аралашкан телдә чәчмә шәкелдә язылган, хәрбилек белән бәйле ядкярләрнең берсе. Аның тәрҗемәсе «Газыйларның теләп алганнары» дигән мәгънәгә туры килә. Тел үзенчәлекләре ягыннан һәм сугыш сәнгате турында язылган чыганаклар арасында ул иң борынгы булуы белән рухи мәдәният тарихында әһәмиятле урын алып тора.

Хәрби эшләр буенча кулланма әсбап сыйфатында язылганга күрә, «Мөнйәтел-гозат»ның хәзерге вакытка берничә нөсхәсе килеп җитәргә тиеш иде кебек. Әмма аның бердәнбер күчермәсе генә мәгълүм һәм ул Истанбул шәһәрендәге Тупкапы Сарае музее китапханәсенең солтан III Әхмәт бүлегендә 3463 сан белән саклана. Кызгылт көрән тышлыклы әлеге кулъязманың иңе 178 мм, буе 265 мм. Текстның күләме ике яклап язылган 115 кәгазьдән (ягъни 230 биттән) гыйбарәт, һәр биттә 113 мм озынлыгында 9 юл бар. Гарәп телендә язылган 1 һәм 2 кереш битләр исә җидешәр юлны тәшкил итәләр. Титул бите алтын нәкышләр белән бизәлгән, текст кызыл кысаларга алынган.

Кулъязманың башламында китерелгән мәгълүматтан күренгәнчә, бу нөсхә миляди исәп белән 1446 елда газый Алтынбога исеменә күчереп алынган.

«Мөнйәтел-гозат» — гарәп телендәге чыганактан тәрҗемә ителгән ядкяр. Әмма әлеге эшне башкаручы текстта үзенең исемен белдермәгән, төп чыганак һәм аның авторы турында да мәгълүмат китерелмәгән. Алман галиме һ. Риттер фикеренчә, оригиналның аталышы «Китабел-фурусийә вәлбайтара» булырга тиеш3. Төрек галиме Э. Каратай исә «Әлфурусийә фи рәмйел-җиһат» дигән карашта тора4. Әлеге мәсьәләгә төгәл ачыклык кертү өчен киләчәктә җитди бер гыйльми тикшеренү үткәрү сорала, әлбәттә.

Тексттан күренгәнчә, әлеге ядкяр «хасакилар хасы» Тимер бикнең әмере нигезендә башкарылган. Тәрҗемә итүче бу хакта болай дип яза: «Шуны белегез, бу рисаләнең төрки телдә язылуына Тәңре фәрмане белән Мисырда дөньяга килгән, шаны бөек, хасакилар хасы Тимер бик сәбәпче булды. Бу мәлик миңа: «Бездә сугышка өйрәтә торган гарәпчә язылган бер китап бар. Шуны төрки телгә тәрҗемә итеп, газый төркиләр файдалана алсалар, сиңа савап булыр иде», — диде. Мин «башым һәм күзем өсте» диярәк [аның] әмеренә буйсындым. Бу китапны төрки телгә тәрҗемә итеп, [аңа] «Мөнйәтел-гозат» исеме бирдем».

Тәрҗемәче ядкярне 6 бүлектән («фән»нән) итеп тәртипкә салуы турында язган булса да, кулъязмада «Калкан тоту» дигән бүлек юк, ә «Ук ату» турындагысы бөтенләй исемләнмәгән. Шуңа күрә без бу бүлектә берәр кимчелек булуы ихтимал дигән фикергә килдек. Текстта бүлекләрнең бирелеше түбәндәгечә (үзгәртелмәде):

1. Атка менү.

Ат өстендә егылмыйча утыра белү, иярсез атка атланырга өйрәнү, ияр кую һәм өзәңге нинди булырга тиеш, атны йөртү, артка чигерү һәм ял иттерү кебек үзенчәлекләр турында мәгълүмат.

2. Сөңге тоту.
Әлеге бүлектә сөңге тоту һәм аны куллануның мөхдәси сагрый, ишми, хорасани, дәйләми кебек ысуллары, кирәк булганда аларның берсеннән икенчесенә ничек күчәргә, дошманга кара-каршы сөңге белән ничек эш итәргә кирәклеге, ул хәрәкәтләрнең үзенчәлекләре, дошманны алдау мөмкинлекләре, сөңгенең төрләре, яхшы һәм начар сөңгегә хас үзенчәлекләр бәян ителгән.

3. Кылыч куллану.
Биредә йәмәни, калгый, һинди, фирәнҗи, сөләймания, димәшкый, мысри кебек кылыч төрләре, аларның үзенчәлекләре, кылыч йөртү һәм аны кынга кую ысуллары, кылыч белән эш итүнең күнекмәләре турында аңлатыла.

4. Калкан тоту.
Бу бүлек кулъязмада юк.

5. Ук ату.
Бу бүлектә укны яхшы ата белү өчен башта йомшак җәя белән күп кенә күнегүләр ясарга кирәклеге, җәяне тарту шәкелләре, биек җирләргә һәм биектән аска таба ук ничек атылырга тиешлеге, ат өстендә ук ату ысуллары, җәя һәм ук төрләре, ук ясарга яраклы агач төрләре хакында әйтелә.

6. Туп ору.
Бу бүлектә атка атланып уйнала торган чәүгән уенының кешеләрне сугышка әзерләргә ярдәм итүе турында, әлеге уен барышында чәкән (озын саплы кәшәкә) белән тупка бәрү ысуллары, чәкәннең озынлыгы, уенда ничә кеше катнашырга тиешлеге турында языла. Азакта очы элмәкле сөңгенең ни рәвешле ыргытылырга тиешлеге дә аңлатыла.

«Мөнйәтел-гозат»ның тексты якынча унөч мең сигез йөз сүзне үз эченә ала һәм аларның күпчелеген төрки лексик катлам тәшкил итә. Бу бәлки ядкярнең укымышлы кешеләр өчен түгел, ә гади гаскәриләргә, адресланган булуы белән дә аңлатыладыр. Сан ягыннан икенче урында торган гарәп сүзләренең кайберләре төркиләштерелгән булуларын да билгеләп үтү зарур. Тексттагы лексик берәмлекләрнең төрки булганнары 55 % , гарәпчәләре 41,46 %, фарсычалары 3,69 %, монгол алынмалары 0,23 % тәшкил итә.

Кулъязманың тел хосусиятләре турында фәндә төрле фикерләр күзәтелә. Мәсәлән, Я. Экман язганча, бу ядкяр «кыпчак телен тәмсил иткән әсәрләрнең берседер»5. Әлеге карашны башка күп кенә галимнәр дә хуплый. Ә алман галиме Г. Дёрфер исә текст күбрәк чагатай теле тәэсирендә язылган булып, кыпчак теленнән дә шактый алынмаларга бай булуын икърар итә6.

Безнең уебызча, харәзем, чагатай һәм иске госманлы телләренең үзенчәлекләрен тулысыңча ачыкламый торып, ягъни кайсы телнең мәмлүкләр файдаланган диалектка күбрәк йогынты ясаган булуын җентекләп өйрәнмичә, әлеге мәсьәләгә ныклы аныклык кертү мөмкин түгел.

«Мөнйәтел-гозат»ның сүз хәзинәсен кыпчак, чагатай һәм госманлы телләренең безнең чорда яшәү шәкелләренә нигезләнеп тикшергән бер фәнни хезмәт басылып чыккан иде. Аннан күренгәнчә, ядкяргә ул телләрнең бары тик берсе генә тәэсир ясавы ачыклана. Бу, әлбәттә, һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Андагы сүзләрнең күбесе барлык төрки телләрдә уртак кулланылышта булган сүзләр дигән нәтиҗә чыгарсак мәгънәлерәк булыр.

«Мөнйәтел-гозат»ны фәнни тикшеренүләр

Бу ядкяр турында беренче мәртәбә алман галиме һ. Риттер үзенең библиографик эчтәлекле бер мәкаләсендә язып чыга7. Берничә елдан соң Шәрекъне өйрәнүче маҗар галиме һ. Кун үзенең бер хезмәтендә тагын да киңрәк мәгълүмат бирде8. Текстның тел үзенчәлекләрен беренчеләрдән булып 1954 елда А. Инан язып чыкты9.

А. Инан мәкаләсеннән алынган текстларның транскрипциясен һәм аларның алман теленә тәрҗемәсен О. Прицак бастырып чыгарды10. «Мөнйәтел-гозат» турындагы библиографик мәгълүмат бирүче төрек галиме Ф. Ә. Каратай булды11. Я. Экман исә үзенең мәкаләсендә бу язма һәйкәлне «чын кыпчак» диалектының бер үрнәге буларак карый12. Поляк тюркологы А. Зайончковскийның әсәр турында гомуми планда язылган мәкаләсенең ахырында кулъязма текстның 82а-100б битләреннән үрнәкләр һәм кайбер транскрипцияләр дә китерелә13. 1967 елда Төркия Генераль штабы ядкярне М. Жунбурнең кереш сүзе белән бастырып чыгарды.

1987 елда безнең тарафтан «Мөнйәтел гозат»ның тулысынча транскрипциясе һәм сүзлеге эшләнеп нәшер ителде14. 1989 елда төрек галиме К. Өзтопчы ядкярнең транскрипцияле текстын, грамматик анализлы сүзлеген һәм инглиз теленә тәрҗемәсен бастырып чыгарды.

 «Мөнйәтөл-гозат» бәлки киләчәктә тагын да кызыклырак тикшеренүләргә юл ачар дигән ышанычта калабыз.

ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Kopkmaz Z. Erzurumlu Darîr ve Memlûk Türkçesinin Oğuzcalaşmasındaki Yeri // Hacettepe üniversitesi. Edebiyat Fakültesi Armağanlar Dizisi 1. Şükrü Elçin Armağam.-Ankara,1983.-S.272.
  2. Eckman J. The Mamluk-Kipchak Literature // Central Asiatik Journal.-1963.-№ 8.-S.304-319.
  3. Ritter H. La Parure des Cavaliers und die Literatür über die ritterlichen Künste // Der islam.-1928.-№ 18.- S.116.
  4. Karatay F. E. Topkapı Sarayı Müresi Kütüphanesi Katalogu.-istanbul: Topkapı Sarayı Müzesi Yayınlan, 1961.-Cilt I.-S.619.
  5. Eckmann J.-Күр. хезм.-Б.ЗО9.
  6. Doerfer G. Uğurlu M. [Yayımlayan]. Münyetü'l-Guzât,1987 // Central Asiatik Journal.-1989.-№ 33.- S.139.
  7. Ritter H. Күр. хезм.-Б.125.,
  8. Halasi-Kun T. Die Mameluk-Kiptschakischen Sprachstudien und die Haudschriften in Stambul // Körösi- Csoma-Arhiwum.-Budapest-Leipzig, 1940.-№ 3.-S.79.
  9. inan A. XIII.-XIV. Yüzyıllarda Mısır'da Oğuz-Türkmen ve Kıpçak Lehçeleri ve «Halis Türkçe» // Türk Dili Araştırmaları Yıllığı-Belleten,1953.-S.67-71.
  10. Pritsak O. Das Kiptschakische / Philologiae Turcicae Fundamenta.-Wiesbaden: Aquis Mattiacis Apud Franciscum Steiner,1959.-Tomus primus.-S.138.
  11. Karatay F. Е.-Күр. хезм.
  12. Eckmann J.-Күр. хезм.-Б.319.
  13. Zajazkowski A. Le traite de L'art Chevaleresgue (furüsîya) en versiou Mamelouk-Kiptchak // Rocznik Orientalistycny.-Warszawa,1970.-t.XXXIII.-2.-S.21-30.
  14. Uğurlu M. Münyetü'l-ğuzat.-Ankara: Başbakanlık basımevi, 1987.-333 s.

Мостафа Угурлу,
Мугла университеты профессоры,
Төркия