2004 1

Дђњлђтчелегебез тарихыныћ мљџим сђхифђлђре

Књптђн тњгел Татарстан ки­тап нђшрия­тында тарих фђннђре докторы Равил Ђмирханныћ «Золо­тая Орда и ее прави­тели» дигђн кита­быI дљнья књрде. Яћа заман гына тњгел, урта гасырлар тари­хы буенча да нђти­ќђле эшлђп килњче абруйлы галимнећ бу хезмђте урта яшьтђге мђктђп балалары џђм кић катлау укучыларга адресланган. Рус те­лендђ нђшер ителње хезмђтнећ кулланы­шын даирђсен бермђ-бер кићђйтђ, тљрле миллђт балаларыныћ зиџенен тарих дђрес-леклђреннђн еш кына читтђ калып килгђн ќитди фактлар, яћа тљшенчђлђр белђн баета. Ђлбђттђ, Ризаэддин Фэхреддин, Э. Хара-Даван, Б. Д. Греков, А. Ю. Яку­бовский, М. Г. Сэ-фэргалиев, Л. Н. Гумилев, Э. С. Кульпин џђм баш­каларныћ хезмђтлђ­рендђ урта гасыр Евразиясенећ ић зур џђм шђњкђтле дђњлђте булган Алтын Урда проблемати­касы инде кић чагылыш тапкан. Мђсьђ­лђнећ аерым аспектлары бњгенге кљн тик-шерњчелђреннђн Миркасыйм Госманов, Равил Фђхретдинов, Марсель Ђхмђтќанов, Алсу Арсланова, Искђндђр Измайлов, Сол­тан Шђмси, Илнур Миргалиевлђрнећ ки­тапларында џђм диссертациялђрендђ як­тыртылган. Лђкин шунысы бар: катгый фђнни калыпта язылганлыктан, аларныћ берсе дђ диярлек мђктђп яшендђге балалар-га яки тарихи белеме тирђн булмаган гади укучыга тђгаенлђнгђн, ќићел уку-њзлђште­рњне, популярлыкны дђгъва итђ алмый. Без бђялђмђ бирђ торган бу китап шушы ќђџђттђн кулай.

Хезмђт «Татар тарихы» («История та­тар») сериясенећ бер башламы-љлеше бу­ларак, њзђккђ нигездђ милли дђњлђтчелек, аныћ алшартлары мђсьђлђсен алган. Чљнки Алтын Урданыћ оешу, чђчђк ату, таркалу процессын тиешенчђ тикшерми торып, та­тар миллђтенећ њсеш этапларын ачык књзаллап булмый. Мондый закончалык, бигрђк тђ, Казан ханлыгы чорыныћ сђяси џђм этник асылын ачу љчен мљџим.

Авторныћ Россия тарихы буенча моћа охшаш сериялђрне яхшы белгђнлеге књре­неп тора. Џђм ул, бер яктан, аларны љлге итеп, икенче яктан, мђсьђлђгђ иќади якын килеп, Алтын Урда тарихын тљп њзенчђлек­лђре, каршылыклары белђн сыйфатлауга ирешкђн. Ђлбђттђ, биредђ, ђйткђнебезчђ, мђктђп балаларыныћ, гади укучыныћ ђзер­лек дђрђќђсе џђрвакыт алгы планга куел­ганын, популярлыкка йљз тотылуын истђн чыгармаска кирђк. Р. Ђмирхан кереш рђве-шендђрђк язылган «Алтын Урда нђрсђ ул џђм кайдан килеп чыккан?» дигђн бњлек белђн баштан ук игътибарны ќђлеп итђ, укучыны ике гасыр ярым дђвамындагы љермђле вакыйгалар эченђ алып керђ. Шун­нан соћ килђ торган бњлеклђр исђ («Алтын Урданыћ нинди чорлары булган?», «Алтын Урданыћ эчке тљзелеше хакында нђрсђ ђйтергђ була?», «Алтын Урда белђн кемнђр идарђ иткђн?») дђњлђт оешу џђм яшђвенећ тљп хасиятлђрен бђян итђ, илнећ идарђче­лђре, тарихта тоткан урыннары џђм кыл­ган гамђллђре белђн таныштыра, Автор дђњлђт тоткан ханнар, мирзалар исемле­гендђ кырыктан артык идарђчене телгђ ала, аннары аларныћ Чыћгыз ханнан башлап Ђхмђд ханга кадђр булган ић мђшџњрлђрен санап китђ. Бу ућайдан Алтын Урда ханнарыныћ нђсел шђќђрђсен бирњ дђ бик урынлы килеп чыккан.

Р. Ђмирхан укучыда кызыксынуны, темага керњ ихтыяќын кљчђйтњ йљзеннђн проблемалы сораулар куя, аннары, хроно­логик эзлеклелек саклап, аларга њтемле, кызыклы рђвештђ ќаваплар бирђ. Сорау­ларга ќаваплар эзлђњ процессында укучы Чыћгыз, Жуќи, Бату, Сартак, Улакчы, Бђрђкђ, Мђнгу-Тимер, Њзбђк, Ќанибђк, Бирдебђк, Туктамыш, Олуг Мљхђммђд, Ђхмђд ханнар, Баракчин-хатын, Нугай, Мамай, Идегђй мирзалар џ. б. турында тулы бер тљшенчђ ала. Ул бу шђхеслђрнећ милли дђњлђтчелек тарихында уйнаган ућай џђм тискђре рольлђренђ њз бђясен бирњ дђрђќђсенђ ирешђ.

Автор бу хезмђтендђ башлыча татар­ныћ дђњлђтчелек тарихын тасвирлауны књз ућында тотса да, башка дђњлђтлђр, идарђ­челђр язмышын да читлђтеп њтми, чљнки Алтын Урда тарихы турыдан-туры Русь, Литва кенђзлеге џ. б. мђмлђкђтлђр тарихы белђн бђйле. Шунлыктан китапта без Русь дђњлђте, мђшџњр урыс кенђзлђре, аларныћ эшчђнлеклђре белђн дђ таныша алабыз.

Китаптагы мђгълњматларны ныгытуга, тирђнђйтњгђ зур осталык џђм зђвык белђн сайлап алынган документлар, хатлар, кар­талар, тљсле рђсемнђр дђ зур ярдђм итђ. 150дђн артык шундый иллюстрациялђр хезмђтнећ ќићел аћлаешлы, мавыктыргыч тел белђн язылган текстын бермђ-бер ту­лыландырып ќибђрђлђр.

Кыскасы, автор њз алдына куйган изге максатына тулысынча ирешкђн дип ђйтер­гђ мљмкин. Озак еллар дђвамында рђсми идеология тарафыннан читкђ тибђрелеп, кыерсытылып килгђн Алтын Урда тарихы, ниџаять, популяр џђм иллюстратив шђкел­дђ мђктђп балаларына барып иреште. Уебызча, укучыларныћ тарихи белемен, зиџенен, фикерлђњ дђрђќђсен њстерњ юлында бу китап ышанычлы ярдђмлек бу­лачак.

I Равиль Амирхан. Золотая Орда и ее правители.- Казань,2003.-72 с.

 

Фатих Урманче,

Хуќи Мђхмњтов,

филология фђннђре докторлары