2004 1

Тарих: сәясәт һәм дөреслек

Үткән гасыр башында «Ялт-йолт» журналы кадимчелек карашларын иң нык яклаучы, җәдитчеләр тән­кыйтенең һәр төр коралларыннан иң көчле утка тотылган Ишми ишанны һәрчак як­лавы өчен мәшһүр сәүдәгәр һәм сәнагать-че Габдрахман Ишморатовка да һөҗүм ясый.

«...Казан буржуасы Ишморатов — ягу­лык көче белән эшли торган такта яру за­водлары, пар көче белән эшли торган те­гермәннәр тоткан буржуа...» Ишморатов-ның үз хисабына кадимчеләрнең китапла­рын бастырып чыгаруына ачуын тыя ал­мый журнал1. Казан каласының могтәбә­ре, сәүдәдә, сәнагатьтә тиңе юк зат чын­нан да, технологиядә шул заман өчен иң алдынгы казанышларга ия булган. Кадим­челәрнең китапларын бастыруга килгәндә исә, «Ялт-йолт» фикеренчә, агымга каршы бару, тәрәкъкыятькә аяк чалу, тәгәрмәчкә таяк тыгу... Шул кеше җәмгыятьне артка сөйрәүчеләрне якласын ди! Шулар тегер­мәненә су койсын ди! «Ялт-йолт»ның бу хөкеме мәсьәләне артык гадиләштерү, аның асылына төшенмичә фикер йөртүдән тумады микән

Сәнагатьтә һәм сәүдәдә алда атлаучы затның үз кәсебенә аяк чалуына да, заман техникасын иярләү өчен заман гыйлемен яхшы белү кирәген аңламавына да ыша­насы килми. Ихтимал, ул журнал игъти­бар итмәгән кайбер башка шәйләрне дә исәпкә алып эш иткәндер. Уйлап карасаң, механика законнарын аңлап, машиналар­ның төзелешен төгәл белү, һичшиксез, кирәк. Тик алар гына эшче, я хезмәткәрдә рухи, әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә җитәме соң? Намуслылык, вөҗданлылык, тугрылык итагатьлелек, кешелеклелек ише сыйфатларның тормышта булсын, эштә булсын — адәм баласының рухи умырт­касы булуын уйлагандыр, мөгаен, мог­тәбәр сәүдәгәр. Вөҗданлы, намуслы, ке­шелекле булмаганнарга яннарына чы­быркылы куалап торучы куйсаң да, әллә ни кымшанмаячак. Төрле техник фәннәрне өйрәнү генә бу сыйфатларны арттырмый. Ишморатовның Ишмөхәммәт хәзрәткә һәм дин гыйлеме өйрәтүдә даны ераклар­га таралган Түнтәр мәдрәсәсенә күрсәткән ярдәмнәре мәгълүм. Әмма, ул бу затның дөнья гыйлеме укытуга каршы булуы ту­рында сөйләми ич. Ихтимал, ул кадимче хәзрәтләрне Ислам динен саклап кала алырдай төп көч дип санагандыр. Бәлки...

Ишмөхәммәт хәзрәт турында да, Түнтәр мәдрәсәсе турында да капма-каршы фикерләр бу гына түгел. Хәзрәт «Ишми ишан» кушаматы белән аерылгы­сыз булып, җәдитче яшьләр арасында «до-носчы, охранка агенты, провокатор» диг­әннәре дә киң таралган (иң дөресе — та­ратылган) булган. Хәтта, әле бүген дә ар­хивларда эзләнүләр бу атамаларны раслар­лык бер генә дәлил бирмәсә дә, алар яңа чыккан хезмәтләрдә дә кабатланып тора­лар. «Кадимче» атамасы әдәбилек кысала­рына сыярдай сүгенү сүзе итеп кулланы­ла. Ни өчен шулай? Чөнки кадим, ул җәдит түгел, аңа капма-каршы. Күпләргә бала чактан ук, мәктәптән үк, университет лек­цияләреннән үк шулай өйрәтелгән: «җәдит — тәти, кадим — әшәке». Моның шулай икәнен галимнәр дә белә, студентлар да. Бүтәнчә була алмый: ике икең дүрт кебек! Бетте-китте! Казан бае Ишморатов Ишми ишанны яклаган икән, димәк анарның сый­нфый мәнфәгатьләре бер булган. Җәм­гыятьтәге бар процессларны сыйнфый кар­шылыклар белән аңлатырга омтылу, кирәксә-кирәкмәсә сыйнфый дошман эзләү — әле дә коммунистик идеология чо­рыннан бер дә ким түгел.

Оренбург миллионерлары Хөсәенов-ларның дәрәҗәле хезмәткәре, Орск шәһә­рендә яшәгән Мостафа Фәйзуллин (әдип Мирхәйдәр Фәйзинең әтисе) олы улы Сәетгәрәйне дини гыйлем алырга ерак Түнтәр мәдрәсәсенә җибәргән. Егет уку­ны тәмамлап, берничә ел мәдрәсәдә хәлфәлек итә, аннан указ алып Шода авы­лында (хәзер Балтач районында) имам була, мөдәррисе Ишмөхәммәт хәзрәтнең өлкән кызы Фатыймага өйләнеп, бу яклар­да төпләнеп кала.

Казанның икенче бер бае — Исмә­гыйль хаҗи улы Габденнасыйрга дин са­багын өйрәнү өчен шул ук Түнтәр мәд­рәсәсен сайлый. Дин укытып, мулла итәргә җыенмагандыр Казан бае үз бала­сын. Әмма һәр мөселманга дин гыйлемен тиешле бер күләмдә белү кирәк дип сана­ган булса кирәк. Улын сәүдә һәм сәнагать гыйлеменә дә укыткан булыр сәүдәгәр. Үсеп китеп, гаилә корып, балалар үстергән елларында төшкән фоторәсемгә карап, һич тә европача киенгән бу кеше кадим мәдрәсәсендә укып йөргәндер димәссең. Нократ ише йөзләгән чакрым җирләрдән килеп укып ятучылар да аз булмаган Түнтәрдә.

Гаиләбез архивындагы элекке хатлар арасында «Чит тарафлардан килеп укучы шәкертләрдән гариза» дип аталган бер кәгазь бар. Тарихы куелмаган, имзалары да юк. Шәкертләр үзләренең хәлфәләренә — Ишмөхәммәт хәзрәт улы Мөхәммәт-нәкыйп мәхдүмгә мөрәҗәгать итәләр. Ул укуын дәвам итәргә Бохарага, аннан Төркиягә һәм Гарәбстанга китәргә тиеш. Шәкертләр остазларының бу ниятен үзгәр­теп торуын үтенәләр, чөнки алар чит та­рафлардан, ерак җирләрдән бөтен мәм­ләкәттә мәшһүр Түнтәр мәдрәсәсенә гый­лем алырга килгәннәр. Укуларын Түнтәр­дә шушы хәлфәләре белән тәмамларга те­лиләр. Гариза 1908 елда язылган булырга тиеш. Бу гариза ул елларда ысулы-җәдит уку йортларының абруе артып, кадим мәдрәсәләренең дәрәҗәләре төшә башла­ган дигән фикерләрне раслый алмый. Аерым алганда, мәрхүм әдип Мөхәммәт Мәһдиев «Буби мәдрәсәсе» мәкаләсендә2 бертуган Бубыйлар өстеннән доносны Ишми ишан язган дигән фаразны алга сөрә һәм моны мәдрәсәләр арасындагы көн­дәшлек белән аңлата. Мөхтәрәм галим мо­ның дөреслектән ерак булганын соңрак үзе дә таныды. Шул ук журналның 1993 елгы санында Бубыйлар язмышы бөтенләй баш­кача аңлатыла. «Бубыйларны үзләренең иң якыннары — үз мөгаллимнәре сата», — диелгән бу хезмәттә3. Ишмөхәммәт хәзрәт исеме алар арасында юк. һәм бу фикер со­ңгы елларда дөнья күргән тарихи-докумен-таль җыентык4 материаллары белән дә рас­лана.

Хәзрәтне яклап оныклары һәм килен­нәре язган беренче язма да М. Мәһдиев-нең ярдәме белән дөнья күрде5. «Бу кеше­не (ягъни хәзрәтне) без барыбыз да җитә­рлек дөмбәсләдек. Хәзер аны күтәреп, аяк­ка бастыру кирәк, кеше кыяфәтенә кер­сен», — дип тәкъдим итә ул газета редак­торына мәкаләне.

Балтач якларына килгәч, район газе­тасы әһелләренә дә диннең һәм милли сыйфатларның саклануына Түнтәр мәдрә­сәсенең уңай тәэсире, һичшиксез, булган дигән фикерен әйткән иде мәрхүм. «Ишми ишан татар милләтен саклап калуга өлеш керткән кеше, аның турында язарга ки­рәк». Бу — Мөхәммәт Мәһдиев сүзләре. «Бабаң турында истәлек язсаң, бастырырга булышырмын» дип туксанынчы еллар башында миңа да әйтә иде.

Заманында Бубый темасын ул бсрен-челәрдән булып күтәргән һәм архивларда күп эзләнгән кеше иде. Әмма, Ишми ишан язган доносны ул анда тапмаган. Ул да тап­маган, бүгенгәчә бүтәннәр дә... берәү дә тапмады! Донос турында Мәһдиев Габдул­ла Бубый китабыннан алып язган. Нигә алай эшләгән? «Шулай язмаса, Мәһдиев-нең хезмәтен кем бастырыр иде?» — дигән иде бер тарихчы. Кем белә, бәлки шулай­дыр?!

Үз ялгышларын тану, аларны төзәтер­гә омтылу, һәркемгә дә хас сыйфат түгел. Кызганычка каршы моңа артык еш ыша­нырга туры килә.

1999 елның май аенда Ишмөхәммәт хәзрәтнең атылуына 80 ел тулды. Шул уңайдан «Ватаным Татарстан» газетасын­да оныкларының күләмле язмасы басыл­ды6. «Дин юлында шәһит киткән каһар­ман» хәзрәтне искә алу мәҗлесе турында белдерү дә басылган иде. Анысы 8 нче майда Апанай мәчетендә үткәрелде. Якын һәм ерак туганнары, аны ишетеп белгән ке­шеләр, кайбер Казан мәчетләренең имам­нары, Диния нәзарәтеннән һәм хәзрәтнең Казанда яшәүче авылдашлары килгән иде. Ике машина белән Түнтәр авылы вәкил­ләре килеп төшүе көтелмәгән куаныч бул­ды. Коръән укылды, истәлекләр сөйләнде, авылдан килгәннәр хәзрәт турында үзлә­ренең ата-бабаларыннан ишеткәннәрен сөйләделәр. Менә хатирәләрнең берсе: «Кулга алынудан беркадәр элек якынна­рыннан берсе хәзрәткә ышанычлы кеше белән хат һәм атлар җибәрә. Аңа беркадәр вакытка Түнтәрдән китеп, ераграк җир­ләрдә яшәп тору зарурлыгын аңлата. «Кач­кын булып йөрергә минем үз гомеремдә адәмнәргә булсын, бүгенге хөкүмәткә бул­сын, явызлык эшләгәнем, зыян тидергәнем булмады. Минем монда мәхәлләм бар, ки­тапларым, үземә күрә шөгылем бар. Чит җирдә, кеше почмагында ни дип ятыйм ди мин, үз йортымнан китеп?» Шундыйрак җавап алгач, алырга килүче кайтып китә, хәзрәт үз йортында торып кала. Берничә көннән — 4 нче мартта инде аны кулга алып, Малмыж төрмәсенә ябалар. Мәҗ­лестә хәзрәт турында риваятьләр дә сөйләнде. Аларның кайберләренең ерак Урал буйларына барып җитүләре дә билгеле. Ә бит явыз кешеләр, турында халык риваятьләр сөйләми, андыйларны онытыр­га тырыша. Буыннан-буынга тапшырылып килгән яхшы үрнәк, кеше үлгәч тә, аның изгелеген дәвам иттерә дип аңларга була. Мәҗлестә ишеткәннәр бары да күңелгә сөенеч кенә өстәде дисәк, дөрес булмас иде. Казанлылардан аз гына соңарып килгән ике ханым күңелсез вакыйга да сөйләделәр. Алар мәрхүм Гомәр ага Бәши-ровның җеназасыннан кайтып килешли әлеге мәҗлескә керергә дип автобусны туктатканнар. Аларның кая баруларын белгәч, кайтып баручыларның берсе — та­нылган шагыйрь ханымнарны бар халык­ка ишетгереп тиргәп ташлый: «Кемне олы­лап йөрисез?! Атканнар икән, димәк, тиеш булган!..» Мин белемлек дәгъвасымы бу, әллә башкаларны үзеннән түбән санап, аларны өйрәтүдән ләззәт табумы? Тыйнак­лык шагыйрьләр өчен дә кирәксез сыйфат түгел дә бит, югыйсә.


1998-1999 нчы елларда татар матбуга­ты Ишмөхәммәт хәзрәткә һөҗүмне яңар­тырга талпынып караган иде7. Ләкин ул яз­маларда фәнни яңалыклар бөтенләй күрен­мәде: һаман искечә тарихи фактларны бу­тау, дәлилсез ялалар, элекке советчыл бәя­ләрне турыдан-туры кабатлау, күчерү һ. б. Шундый бутауларның берсенә тукталыйк. Ул — Түнтәрдәгс Мөхәммәтнәҗип хәзрәт мәдрәсәсен, имеш, Ишмөхәммәт мулла яп­тырткан дигән уйдырма.

Чынбарлыкта эшләр бөтенләй башка­ча торган. Яңа «Мәдрәсәи Шәмсия»нең мөдәррисе, мәхәлләнең икенче имамы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт үз уку йортын туксанынчы еллар башында яңа ысул белән укыту өчен дип ачкан. Шул вакыт­тан Түнтәрнең ике мәдрәсәсе янәшә бер ихата эчендә 1918 елгача гомер кичерәләр. Хәтта, Нәҗип хәзрәтнең Казанда яшәгән елларында да хәзрәт үзе калдырган мөгал­лим идарәсендә мәдрәсә эшен дәвам итә. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт үз язмаларында бу турыда горурлык белән хәбәр итә8. Тик 1918 елда гына Совнарком декреты ниге­зендә Түнтәрнең ике мәдрәсәсе дә дәүләт карамагына күчә. «Доносчы» даны тагыл­ган Ишмөхәммәт хәзрәт кулга алынгач ике ай төрмәдә тотылып, 1919 елның 8 маен­да Малмыжда атып үтерелә. Бу эшне баш­лап йөрүче кайчандыр атаклы җәдит мәдрәсәсендә укыган Гасыйм Мансуров була. Мөхәммәтнөҗип хәзрәт исә, мәд­рәсәләр дәүләт идарәсенә күчкәч, Түн-тәрнең бер мәхәлләсендә имамлык Вазый­фасын 1930 елның март аена кадәр үтәп, шул айның дүртенче көнендә кулга алы­нып, төрмәгә ябыла.


Яшь галим, тарихчы Р. Салихов «Та­тарский традиционализм и проблема со­хранения многовековых религиозных ус­тоев» исемле мәкаләсендә тагын да гаҗәб-рәк манзара тасвирлый. Ягъни, «...под­держав борьбу И. Динмухамметова джа-дидами Вятской губернии, уничтожив медресе «Буби», засадив за решетку прак­тически всех, на кого указывал Ишмухам-мет мулла, Будоговский в рамках этой же самой компании сумел организовать в 1911-1912 гг. массированные гонения, травлю на сотни мусульманских священ­нослужителей в Казанской, Пермской, Оренбургской, Самарской и Уфимской гу­берниях» — дип яза9.

Бу тарихи очерк дип аталган фәнни хезмәттә язылуына ышансаң, Будоговский һәм Динмөхәммәтов дигән ике зобанига бирелгән монда илдәге бөтен хакимият?! Закон кайда, дәүләт органнары, хөкүмәт, кайда, ниһаять?!

Җәдит зыялылары ничек түзеп тора? Алар язганнар, тик ятмаганнар. Әмма, ар­хивларда хәзергә аларның тик бер төр про-шениеләре генә табыла. Алар И. Динмө-хәммәтовның указын алуны һәм хөкемгә тартуны таләп итәләр, чөнки ул кайбер муллаларның земстводан алган китаплар буенча мөселман бала­ларын укытуны, аларны руслаш­тыруга һәм христианлыкка ки­терәчәк ди, шул эшләр өчен ал­ган эш хакын хәрам дип саный. Ишмөхәммәт мулла күрсәтүе бу­енча рәшәткә артына тыгылган­нар кемнәр алар?

Р. Салихов шул ук хезмә­тендә бу көнгә кадәр И. Динмө­хәммәтов язган бер генә донос та табылмады дип яза. Шулай бул­гач?.. Кайда соң монда татарга хас традиционализм? Әсәрдә Түнтәрнең ике имамы арасында­гы каршылыклар турында күп язылган. Берсе җәдид, берсе ка­дим булгач, бүтәнчә була алмый дигән хакыйкать тәэсире булма­ды микән монда да? Әлеге очерк­та моңа охшаш урыннар аз түгел. Аларның һәркайсын ышанды­рырлык дәлилләр белән кире кагу кыен булмаячак. Әмма, ми­немчә, алар Р. Салиховның та­рихны тиешенчә белмәве, дөрес­лекне табарга дәлилләр җитмәве ише сәбәпләрдән түгел. Күрәсең, бу очракта да студентлык елла­рыннан башка сеңдерелгән сый­нфый көрәш идеяләре һәм баш­ка стереотиплар тәэсире сизелә­дер.

Татар энциклопедик сүзле­гендә Ишмөхәммәт хәзрәт ту­рында менә нәрсә язылган: Динмухамметов Ишмухаммет (Иш­ми ишан) (1849-1919) религ. де­ятель, предст. кадимизма. Со­держал медресе в д. Тюнтер Вятской губ. Писал доносы в царскую охранку, последствием которых были аресты прогрес­сивных татар, деятелей и закры­тие некоторых новометодных медресе («Буби» и др.). Расстре­лян большевиками. Автор книг по мусульм. богословию»10.

Менә шулай... Саташмыйк әле әфәнделәр, уяныйк! Аек акыл белән уйлап карыйк! Рос­сиядә император булган, хөкү­мәт, аның башлыгы, министр­лар, жандармерия, охранка, та­гын әллә ниләр булган, һәр юнәлештә алдан билгеләнгән сәясәт буенча эш алып барылган. Ниндидер «дини фанатик»ның донослары, чыннан да язылган булсалар да, шушы сәясәт сис­темасын аз гына булса да үзгәр­тә алуына кем ышансын?!

Мөхәммәтнәҗип хәзрәт «Яз-малары»ннан күренгәнчә карт мулла (Ишмөхәммәт хәзрәт) кәе­фе кырылып, мәдрәсәнең эшен туктатырга ни кадәр тырышса да, берни эшли алмаган. Әмма, мәш­һүр Иж-Бубый һәм башкаларны бер селтәнүдә юк иткән... Ыша­ныйкмы шуңа???

Мәдрәсәне ябуны патша хө­күмәтенең милли сәясәте кыса­ларында башкарылган чара дип санау дөресрәк булмасмы?

Буйсындырылган мөселман халкы өчен төп юнәлеш булган руслаштыру һәм христианлаштыру белән беррәттән тактик әһәмияткә ия булган бурычлар да башка­рыла тора. Әйтик, каршы якның бердәм­леген какшату, ялган хәрәкәтләр белән аның игътибарын җәлеп итү, төп юнә­лештә алга баруны тоткарлаучы көчләрне юлдан алып ташлау. Юлда беренче һәм төп комачау — Иж-Бубый һәм шуңа охшаш җәдит ысулы мәдрәсәләре, дарелмөгалли-миннәр торган. Гомумән, милли мәгариф­нең үсүенә мөстәкыйль тәрөкъкый итүенә юл кую — ул империя һәм аның Хадимнә­ре өчен бугазга куелган пычак. Төп юнә­леш юлында куркынычлы, алып ташла­нырга тиешле тагын бер комачау — Ишми ишан. Ул земстводан алынган китаплар, программалар буенча мөселман мәктәп­ләрендә Ильминский системасын кертүче муллаларны фаш итеп, китаплар яза. Бу муллаларга каршы халыкны котырта. Әмма, аны, руслаштыруга каршы чыга дип, төрмәгә япсаң, абруе үсәчәк кенә, әле­ге муллаларга көн булмаячак. Доносчы данын чыгарып, аңа татарларның үзләрен өстерсәң, һөҗүм нәкъ кирәк нәтиҗәне бирәчәк. Шулай уйланган һәм шулай эшләнгән дә. Аның өстенә бу тартышка өстәмә көчләр дә өстәлә.


Җитмешләп кеше исеменнән Диния нәзарәтенә һәм губернаторлар исеменә җибәрелгән үтенечләр турында инде сүз булды. Менә аларның якынча эчтәлеклә­ре.


Авторлар хәзрәтне тар фикерле, ки-лешмәүчән фанатик дип атыйлар. Чөнки ул земстводан алган китаплар буенча ба­лалар укытуны, шуның өчен казнадан акча алуны олы гөнаһ дип саный.

Түбәндә хәзрәтнең үз сүзләре ките­релә. Алар аның әсәрләреннән алынган һәм әлеге прошениедә язылганнарны рас­лау өчен китерелгән.

«— Мөселман мәдрәсәләренең һәм мәчетләренең эшенә чит диндәгеләрнең тыкшынып йөрүе шәригатькә сыймый;

Земская управадан алган акчага яшәсәң, мәдрәсәләрдә дә шул түрәләр кушканча укытырга тиеш буласын;

Надан муллаларның Ильминский-га иярүләре мөселман балаларының ак­рынлап хак диннән читләшүенә һәм со­ңыннан, һичшиксез, руслашуга китерәчәк;

— Киемдә, эшләрдә, гадәтләрдә, тор­мышта кяферләргә ошарга тырышу — аларны хуплау, Аллаһтан читләшү, шай­тан юлына керү була. Кяферләргә охшар­га тырышу дөньяви эшләрдә дә, балалар укытуда да шәригатькә хилаф;

Аваз ысулы Ильминский тарафын­нан кертелә торган башкалардан аерылгы­сыз. Шуңа ул шәригатькә хилаф санала һәм кире кагыла;

 Уку керәшен татарлары телендә алып барыла. (Ильминский дәреслекләрен керәшен поплары татарчага тәрҗемә иткәннәр булса кирәк, һәм балаларны мондый телдә укыту татар теленә Ислам дине белән кергән һәм дин, әхлак, әдәп белән бәйле булган бик күп сүз, төшенчә­ләрнең әкренләп югалачагы да ачык.)

Югарыда китерелгәннәрнең Земская управа программалары, дөреслекләре бу­енча аннан эш хакы алып эшләүче мулла­лар турында икәне бәхәс кузгатмаска тиеш. Гомумән, хәзрәтнең әлеге прошени­едә 1906-1910 елларда чыккан китапла­рыннан китерелгән өзекләре нәкъ менә шул Ильминский системасын кертүче мул­лаларга каршы язылган булырга ошаган.

Прошениеләрне язуда муллаларга рус­чаны һәм законнарны яхшы белүче берәү ярдәм иткән булырга тиеш. Мондый эш­ләрне хәрәкәткә китерүче механизмны исәпкә алсаң, кемнеңдер киңәше буенча язылуына да ышанып була.

Кадимче хәзрәтләрнең балаларга дөнья гыйлеме бирүгә каршы торулары ту­рындагы сүзләр дә чын дөреслектән ерак. Ишмөхәммәт хәзрәт үз улларын мәдрә­сәдәге җәйге ял айларында русча укырга Бозаулык һәм Малмыж шәһәрләренә җи­бәрүен, анда аларга шәһәрдәге туганна­рында түгел, русчаны яхшырак үзләштер­сеннәр өчен махсус рус гаиләсендә яшәргә боеруы да — бу шәхеснең сурәтенә күпме­дер ачыклык кертердәй штрих була ала торгандыр.

Рус телен өйрәнүгә өч җәйге ялларын сарыф итеп, аны беркадәр үзләштергәч, икенче улы Габделхәй укуын дәвам итү өчен Вятка губернасының Слободской шә­һәренә юнәлә. Олы улы Мөхәммәтнәкыйп тел өйрәнүне үзлегеннән дәвам итү өчен әтисе рөхсәте белән «Тәрҗеман» газета­сын алдыра башлый. (Әтисе И. Гаспринскийне яраткандырмы-юкмы, билгесез. Әмма гыйлем барыннан өстен!).

Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укуны уйланганнан бер ел алда төгәлләп, (чөнки анда да Түнтәрдә үткән дәресләр өйрәнелә) Мөхәммәтнәкыйп, атасына хат язып, аннан Истанбулга барып, дарел­фөнүндә дәресләр тыңларга рөхсәт сорый, һәм аның ризалыгын ала. Әмма керү им­тиханнары тапшыруга рөхсәт бирелми. Чөнки, егеткә инде өйләнергә вакыт җиткән була.

Хәзрәтнең оныгы Сәгыйть (Түнтәр мәдрәсәсенә Оренбург якларыннан килеп укыган Сәетгәрәй Фәйзуллинның олы улы) Малмыжда рус гимназиясен тәмам­лый.

Ишми хәзрәтнең дүрт улының өчесе дөньяви гыйлем алып, (кайберәүләр рас­лаганча, әтиләреннән яшерен түгел, аның рөхсәте белән!) шул һөнәрләре белән мөстәкыйль тормыш башлаулары күп­ләрне гаҗәпләндерә. Хәзрәт мөселман ба­лаларына дөньяви фәннәр укытуга каршы булмаган, әмма, моның өчен ике шартның үтәлүе тиеш дип санаган. Бердән, бу юлдан китүчеләр дә һәр мөселманга тиешле күләмдә Ислам динен белергә һәм ул фәннәр дәүләт карамагындагы уку йорт­ларында укытылырга тиеш, дип санаган. Аның бу таләпләрен аңлау кыен түгел.

Алда исемнәре әйтелгән тарихчылар гына түгел, Тарих институтының галимн­әре дә (Р. Салихов, Р. Хәйретдинов) Баш-кортстан, Татарстан республикалары һәм Киров өлкәсе Дәүләт архивларында төпле эзләнүләр үткәреп, моңа кадәр билгеле булмаган кызыклы табышларга юлыккан­нар. Тик Ишмөхәммәт хәзрәт язган бер генә донос та тапмаганнар. Алай булгач, бу кеше турында доносчы дигән дан ни­чек таралган соң?

Русия буйлап туктаусыз алып барыл­ган тентү, тәфтиш, кулга алулар ише «фет­нәле эшләрнең» башы, чыннан да кайда? Тукай язган «чалмалы карт...»ны тарихчы­лар эзләп, таба алмаганнар. Диндә, мәгъ­рифәттә яңарышны яклаучылар белән бу үзгәрешләргә каршы чыгучылар арасын­да каршылыклар, һичшиксез, булган. Бу турыда Ишмөхәммәт хәзрәтнең илледән артык (фәкать безгә билгеле булганнарыгына) рисалә һәм китапларыннан, журнал­ларда басылган мәкаләләрен (алары тагын да күбрәк санда) һәм башка чыганаклар­дан да белергә була. Бу ике тараф һәркай-сы каршы як бакчасына ташларны җитәр­лек ыргытканнар. Әмма, тентү, кулга алу­лар ише эшләрне тудыручылар болар түгел. Алар арасында каршылыкларның пыскып янган учагына кемгәдер ягулык өстәп, һава өрдереп, дулатып җибәрергә кирәк булган. Монда кем кулы эш иткә­нен төшенү кыен түгел, тик тагын өстәмә сорауларга җавап эзләргә генә туры киләчәк. «Бубыйлар эше»нең охранка ка­бинетларында әвәләнгән сәяси процесс ик­әнен Гасыйм Мансуров та таный11. Тентү, тәфтишләр — зыялыларның иң күп санлы төркеме булган мулла һәм мөгаллимнәр­не даими куркуда тоту өчен алып барыл­ган профилактика чаралары дип каралыр­га тиештер, мөгаен. Бубый мөдәррисләре өстеннән хөкем бөтен Русиягә яңгырарлык итеп оештырылган сәяси процесс. Төп максат — мөдәррисләрне хәбес кылу тү­гел. Моның өчен төпле нигез дә юк дәрәҗәсендә. Мәдрәсәгә килгәндә, ул Россиянең мөсел­ман мәгарифе системасын яңа­рыш юлыннан алып китү өчен сыналган таяну ноктасы. Андый-ларны ябарга, бетерергә түгел, үстерергә, күбәйтергә кирәк бул­ган, югыйсә. Әгәр дәүләт мөсел­ман мәгарифенең үсүен, алга ки­түен бугазга куелган пычак дип санамаса... Кыскасы, без бушка донос тирәсендә бәхәс кубара­быз: язган-язмаган, кем язган?! Мәдрәсәне ябудан тыш тагын бер максатның булуы күренеп тора. Ул татар зыялылары ара­сындагы каршылыкларны тагын да көчәйтеп, дулатып җибәрү, соңгы чиккә җиткерү һәм бер юлы аяк астында буталып, кома­чаулап йөрүче фанатик Ишмине юлдан алып ташлауга шартлар әзерләү. Югыйсә, Иж-Бубыйдан йөзләгән чакрым ераклыкта яшәгән, аның мөдәррисләре белән аралашмаган Түнтәр авы­лы имамын мәхкәмәгә шаһит итеп чакыру — аек акыл кыса­ларына, ай-һай, сыя микән. Бертуган Бу­быйлар гаепләнгән өч матдәнең кайсы бу­енча нинди шәһадәт бирсен мондый ша­һит? Патша портретын кайчан, кем ертка­нын күргәнме ул? Я Бубый мөгаллимнәре хәзрәткә Төрек флоты өчен иганә сорап барганнармы Түнтәр авылына. Я булмаса, хөкүмәткә каршы китаплар тәкъдим итк­әннәрме хәзрәткә? Көлке, билләһи!

Тагын шунысы да гаҗәп түгелме: мөгаллимнәр кулга алынып, судка әзерлек барган чорда бу процессны әзерләүчеләр Иж-Бубый мәдрәсәсенең эшен тикшерү өчен шул ук Ишмөхәммәт хәзрәтне җибә­рәләр. Әйтерсең, Бубый мөдәррисләрен шәригать гыйлемен җитәрлек күләмдә укытмаганнары һәм шәкертләрнең Коръ­әнне дөрес укымаулары өчен хөкем итәргә җыенганнар! Уку-укыту эшләренең торы­шы хөкемгә нинди дә булса йогынты яса­ган тәкъдирдә дә моның ише тәфтишләр, һичшиксез, мәгариф органнарының рәсми вәкилләре тарафыннан, кирәк булганда, охшаш уку йортларының мөдәррис я мөгаллимнәре катнашы белән уздыры­лырга тиеш булгандыр, мөгаен. Ислам ди­нен реформалауга һәм мөселман балала­рын Ильминский системасы белән укыту­га аяк терәп каршы торган хәзрәт Бубый шәкертләренең белемен үз бизмәне белән үлчәп, мәхкәмә барышында мөдәррис­ләргә һәм, гомумән, ысулы җәдидкә кар­шы кискен чыгыш ясар дип көтелгән бул­са кирәк.

Ишмөхәммөт хәзрәтне мәхкәмә эшен­дә катнаштыру тик менә шул максатта гына булганлыгы шиксез. Бу фаразны рас­лаучы дәлилләрнең кайберләре турында инде сүз булган иде.

Әйтелгәннәрне һәм әле әйтелми кал­ган бик күп вакыйга-хөлләрне барысын җыеп, анализлап карасаң, бәхәссез бер нәтиҗәгә килергә мөмкин. Русия импери­ясе яулап алынган, буйсындырылган ха­лыклар өстеннән хакимлекне мәңгегә дәвам итү өчен булдыра алганын барын да эшләгән. Милләтләрне, һәр милләтнең аерым катламнарын, төркемнәрен бер-бер-се белән дошманлаштыру, ызгыштыру ише алымнар да милли сәясәтне тормыш­ка ашыруда киң кулланылган.

1999 елның декабрендә Түнтәр мәдрә­сәсенең 200 еллык юбилее уздырылды. Рәсми кунаклар, матбугат, радио, телеви­дение хәбәрчеләре, Татарстанның һәм ик­сез-чиксез Русиянең ерак төбәкләреннән туган ояларын хөрмәт итеп кайткан, инде чит-җирләрдә яңа оялар корган түнтәр­деләр... Ул көнне мәктәп, аның тирә-як урамнары, бөтен авыл диярлек шыгрым халык булды. Казан газеталарында бу бәйрәм турында озын-озын хәбәрләр ба­сылды12.

Язмалардан берничә юл китерү кома­чауламас. «...Алар үз иманнарына бернигә карамастан тугры калган. Ишмөхөммәт ишан да динне югалтып, урыслаштырудан курыккан, дини һәм дөньяви белемнәрнең икесенең дә кеше рухының камиллегендә зур роль уйнаганын аңлаган. Кемгәдер ул — фанатик, кемгәдер — дошман, кемгә­дер — доносчы булып та күренгәндер... Чор ничек кенә бәяләмәсен, инде гәүдәсе дә туфракка әйләнгән булса да, Ишми ишан исеме халык хәтерендә яши һәм сөенечлесе — Балтач халкы аны бары тик уңай яктан гына телгә ала...»13.

«Бүген безгә нинди дин кирәк, җәдит­челекме, кадимчелекме?», — дигән сора­уны хәзер дә еш ишетергә туры килә. «Әлбәттә, җәдитчелек!» — дигән җавап шулай ук еш. Бу мәсьәлә буенча бәхәс ачу, әлбәттә, мәгънәсезлек. Җәдитчелекнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан күптән инде дөньядан киткән кадимче хәзрәтләр каберенә гайбәт, ифтира яудыру — җина­ятькә тиң әхлаксызлык дип бәяләнсә, дөрес булыр. Иң мөһиме бәлки шулдыр: җәдитчелек әле әйтелгән төсле яклаулар­га, дәрәҗә күтәрүләргә мохтаҗ түгел. Ка­димче хәзрәтләргә ләгънәтләр әйтеп, таш­лар ыргытмыйча да җәдитчелекнең дәрә­җәсе никадәр югары икәнне күрсәтеп була. Ишмөхәммәт хәзрәт җәдитчелеккә түгел, земство дәреслекләре буенча мөселман балаларын укытуга — Ильминский систе­масына — каршы чыккан. Ул Ислам ди­нен яңарту, заманга якынайту юлыннан баручы Курсави, Мәрҗани, Баруди кебек галимнәрнең күп кенә карашларына да кискен каршы чыккан. Ул — консерватор, ул «тәрәкъкыять» дип кул чабучылардан түгел. Ул тәрәкъкыять дип чит милләтләр, башка мәдәниятләр белән киң аралашуын мөселманнарга тискәре йогынтысыннан курка. Әмма аны өркеткән тәрәкъкыять ко­тылгысыз якыная. «Аллаһының җебенә то­тыныгыз, шуны югалтмагыз» — үзенең «Шәригатьне тергезү шартлары» дигән ри-саләсендә хәзрәт Коръәннең шушы аятен искә төшерә.

Икенче бер галим Ислам илләрен арт­талыкта гаепләп, Европадан өйрәнергә ча­кырган Муса Бигиев тә бер китабында яңарышлардан булачак проблемалар ту­рында да кисәтә.

Ризаэтдин Фәхретдин үзенең 1916 елда чыккан «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» китабында 344 хәдиснең асылын аңлатып, Аллаһ кушкан юлдан адашмыйча барырга өйрәтә. Бу — Ислам динен заманга ярак­лаштыру түгел. Диннең тирән асылына төшенеп, үзгәрешле заманда да юлдан адашмау өчен компас.

Тагын бер дин галиме Әхмәтһади Мак-суди язып калдырган «Гыйбадәтел-исла-мия» китабы бүген дингә кайтучы милли­онлаган мөслим-мөслимәләргә файдалы китапларның берсе. Бу галимнәрне ни өчен бер-берсенә каршы куярга? Кайсылары-ныңдыр булмаган гаепләрен казып, заман фәненнән көлке ясарга? Алар бары да бер йөкне тартканнар, Ислам диненә, татар халкына хезмәт иткәннәр.

Түнтәр авылында 43 ел дәвамында имамлык Вазыйфаларын намус белән үтәгән, Ишмөхәммәт хәзрәтнең җәсәде турында да берничә сүз әйтергә кирәк. 1919 елның 8 маенда Малмыжда атып үте­релгәннән соң чекистлар хәзрәт гәүдәсен атылган урында чокырга күмгәннәр. Дан­лыклы хәзрәтнең атылу вакыйгасы турын­дагы хәбәр якын-тирә төбәктә тиз тарал­ган булса кирәк. Чөнки аны алып китеп үз зиратларына күмү өчен Түнтәр, Арбор, Шеңшеңәр авыллары кешеләре махсус Малмыжга килгәннәр. Аның мәете атыл­ган көненең төнендә үк булса кирәк, ка­зып алынып, башкалар килеп ирешкәнче, Борнак авылы зиратына алып китеп җирләнгән. Бу хакта без — хәзрәтнең ту­ганнары, бу хәлләрдән 80 ел вакыт узгач кына, Балтач районы газетасында зур мәкалә басылгач, җирләүдә катнашкан Касыйм исемле Борнак кешесенең кызла­ры Әминә һәм Мәрьям апалардан белдек.

Монда хәзрәтнең ишан булу-булмавы турында да ачыклык кертергә кирәк. Ишмөхәммәт мулла үзе ишан булмаган, ә остазы — чистайлы Закир ишан Кама-ловның мөриде генә булган. XX гасыр ба­шында аңа тагылган «ишан» сүзе кушамат сыйфатында гына йөртелгән һәм чынбар­лыкка туры килми.

Соңгы рамазан гаете көнне түнтәр­деләр өч ел элек төзелгән мәчетләренә Ишмөхәммәт хәзрәт исемен бирергә карар кылганнар. Аллаһының рәхмәте яусын аларга!

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Мәһдиев М. Татар провокаторлары: XX йөз башы татар зыялылары арасында патша хөкүмәте агентурасы // Идел.-1999.-№ 4.-Б.34-41.

2. Мәһдиев М. Буби мәдрәсәсе // Казан утлары.-1969.-№ 12.-Б.167-179.

3. Мәһдиев М. Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема... // Казан утлары.-1993.-№ 2.-Б. 144.

4. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык / Төз. Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С Рәхимов.-Казан: Рухият, 1999.-240 б.

5 Айдаров Ж., Хәйруллина 3., Нәкыйпова М., Нәкыйпов Ф. Хак юлга чыгасы иде... // Шәһри Казан.-1991.-14 март.

6. Нәкыйпов Ф. Каш ясыйбыз дип... // Ватаным Татарстан.-1999.-27 август.

7. Гайнетдин М. «Ишан булган, имеш...» // Мирас-1998.-№ 12.-Б.80-82; Мәһдиев М. Татар провока­торлары... // Идел.-1999.-№ 4.-Б.34-41; № 5.-Б.14-23.

8. Түнтәри Мөхәммәтнәҗип. Түнтәр авылы // Гасырлар авазы-Эхо веков.-2003.-№1/2.-Б.55.

9. Салихов Р. Татарстан традиционализм и проблема сохранения многовековых религиозных уста­вов // Ислам: Мусульманская культура в Среднем Поволжье.-Казан,2001.

10. Татарский энциклопедический словарь.-Казань: ин-т Татар. энц.,1999.-С176.

11. Мансуров Г. Татар провокаторлары.-Мәскәү,1927.-Б.З.

12. Филиппов А. Хәтер яңарту: Түнтәр мәдрәсәсенә һәм мәктәбенә — 200 ел // Ватаным Татарстан.-1999.-10 декабрь; Харрасова Р. Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары // Мәгърифәт.-1999.-11 декабрь; Зарипов Р. Казан арты университеты // Шәһри Казан,-1999.-22 декабрь.

13. Харрасова Р. Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары // Мәгърифәт.-1999.-11 декабрь.

 

Фарук Нәкыйпов,

сугыш һәм хезмәт ветераны