2004 1

Ишмөхәммәт хәзрәт оныгы Фарук Нәкыйповның шәхси архивына күзәтү

Бабаларына тагылган кара исем арка­сында Фарук агаларның (тулы исеме Мөхәммәтфарук, 1926 елда туган) нәселләре күп еллар дәвамында җәберсе­неп яшәргә мәҗбүр ителгән. Дөрес, бу «ка­ралык» күбрәк фән һәм матбугат даирә­сендә куертылып, аларның төп ватаннары - Түнтәр авылында һәм Балтач ягында Ишмөхәммәт хәзрәтне бик олылап, хөрмәт белән генә искә алалар.

Бу шәхес, кадимчелек тарафдары бу­ларак, әлбәттә, үз фикерендә нык торган. Татарлар арасындагы ике каршы якны бәрелештерү максатында аның да караш­лары хөкүмәт тарафыннан бик оста фай­даланылган. Бу уңайдан җәдитче Габдул­ла Бубыйның ике кадимче турында: «Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды» дип язган канатлы сүзләре искә төшә1. Шуның кебек үк, татар дөнья­сының икегә — кадимче һәм җәдитче бу­ларак бүленеп, үзара чәйнәшүләрен оеш­тырган өченче көч хозурлык вә канәгать­лек кичергән. Әлбәттә, ул катлаулы вакый­галарга галимнәр киләчәктә дә кабат-кабат мөрәҗәгать итәрләр әле, мәсьәләне тирән-тен өйрәнеп, асылын ачыклап, объектив нәтиҗәләр ясарлар. Югыйсә, Ишми карт­ны да, ныклы дәлилләрсез генә, совет чоры бәяләмәләренә ияреп «охранка агенты», «жандарм ялчысы» кебек тамгалар белән сүгү, һаман да каһәрләү позициясе — хәзерге фәннең югары таләпләренә туры килми. Совет хакимлеге, өлкән яшьтә бу­луына да карамастан, карт хәзрәткә рәхим­сез җәзасын биргән инде. Мәрхүмне хәзер дә яманлап, рухын рәнҗетеп, шуның белән бергә совет чорының золымнарын үз баш­ларыннан үткәргән һичбер гаепсез онык­ларын нахакка кыерсыту да — фәнебезгә дәрәҗә өстәмидер.

Киләчәктә кадимчелек-җәдитчелек күренешен нигезле өйрәнәчәк галимнәр­нең, Фарук ага мәкаләсендә әйтелгәнчә, һичшиксез, шәригать тәгълиматын тәф-сыйльләп белүләре фарыз. Ислам канун­нарыннан хәбәрсез, шәригать мәсьә­ләләрен аңламаган, денсез-имансыз, хәтта кайчак татар телен дә белмәгән хәлдә, җан-нары-тәннәре белән дин сагында торган кадимчеләр турында хөкем йөртеп, бигрәк тә, аларның гамәлләренә җиңел генә бәя бирү хакы-хокукы турында да җитди уй­ланырга ярыйдыр. Мәсьәләнең чын асы­лын ачу өчен патша Россиясе жандарме­риясенең һәм совет чорының фикерләрен кабатлау гына җитеп бетми. Икенче яктанда якын килергә, ягъни шә­ригать буенча гарәп телен­дәге хезмәтләрне, Ишмө­хәммәт мулланың һәм баш­ка кадимчеләрнең гарәп һәм татар телләрендәге үз әсәр­ләрен укып, фәлсәфи фикер сөрешләрен аңларга һәм хак нәтиҗәгә омтылырга кирәк. Шулай ук, киләчәктә галим­нәребез Киров өлкәсе дәү­ләт архивындагы Вятка гу­бернасы жандармерия ида­рәсенең фонды (714 нче фонд) белән яхшылап таны­шулары, андагы материал­ларны тәфсыйльләп өйрә­неп, гыйльми хәрәкәткә кер­түләре яхшы булыр иде. Чөнки андагы архив эшлә­рендә Ишмөхәммәт мулла һәм тарафдарларының җә­дитчә укыту мәсьәләсендәге фикерләрен тирәнрәк ача торган документлар байтак. Архив материаллары ара­сында И. Динмөхәммәтев-нең жандармерия күзәтүе астына алынуы, аның өстен­нән башка муллалар язган шикайәтләр дә, тагын әллә ниләр бар...

Мәшһүр хәзрәт нәселе дәвамчылары ата-бабаларының шәхси яз­маларын, документларын һәм фотоларын совет хакимлеге чорындагы зилзиләләрдән — репрессия һәм тентүләрдән күз карасы­дай саклап калганнар. Материалларның әһәмиятен исәпкә алып, алар турында кыс-кача гына мәгълүмат бирергә булдык.

Фарук Нәкыйповлар архивындагы язма истәлекләрнең бер өлеше — хатлар. Алар Ишмөхәммәт хәзрәт һәм улы Нәкыйп тарафыннан тупланып 3 төпләмгә берлә­штерелгәннәр.

Беренче төпләмдә XIX гасырның соң­гы чирегеннән алып 1910 елларга кадәр Ишмөхәммәт муллага һәм гаиләсенә языл­ган хатлар теркәлгән. Ал арның күпчелеге Чистайдан — Закир ишан Камаловтан төрле елларда килгән хатлар. Шулай ук Гыйльман ахун Кәриминең 1886 елгы хаты, Урта Азиядән һәм бүтән тарафлардан, баш­ка затлардан килгән хатлар да бар. Бу төпләмдә барлыгы 42 хат теркәлгән.

Икенче төпләмдә хәзрәтнең улы Мө-хәммәтнәкыйп тарафыннан 1909-1912 елларда Бохарада һәм Сәмәркандтә, Төрки-ядә укыганда әти-әниләренә язылган 37 хат тупланган.

Өченче төпләмдә Ишмөхәммәт мулла­ның үз хатлары, уллары тарафыннан әти-әниләренә язылган һәм туганнарыннан килгән хатлар җыйналган. Бу төпләмдә 1909-1952 еллар эчендә язылган барлыгы 121 хат теркәлгән. Арада 1930 нчы еллар­да лагерьлардан язылган хатлар да шактый.

Әлеге өч төпләмдәге 200 хатның, һич­шиксез, тарихи әһәмияте бик зур. Анарда дин һәм милләт язмышы да, җәмгыятьтә­ге төрле үзгәреш-вакыйгалар да, ата белән бала һәм искелек-яңалык мөнәсәбәтләре һ.б. мәсьәләләр киң чагылыш тапкан.

Гаилә архивында Фарук аганың әтисе Мөхәммәтнәкыйпнең көндәлекләре дә сак­ланган. Аларның берсендә 1903-1948 ел­лардагы төрле вакыйгалар теркәлгән. Икенчесендә 1930 нчы елларда лагерьлар­дагы тоткынлык хәлләре тасвирланган.

Беренче көндәлектә Мөхәммәтнәкыйп мәдрәсәдә укый башлавыннан алып, балалык елларын, белем алуын, Түнтәрдә, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә уку­ын язып барган. Истанбул, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ сәфәре (Мәккәдә Русия мөселманнары акчасына төзелгән йортта, Мәдинәдә «Казанлы» мәдрәсәсендә яшәү­ләрен), Россиягә әйләнеп кайткач Вятка губернасының Слободской шәһәрендә рус­ча укуын, имамлык указы алуын, өйләнүе, укытуы турында хатирәләр теркәлгән. Әтисе — Ишмөхәммәт хәзрәтнең 1917 елда октябрь аенда Түнтәр мәдрәсәсенең бөтен эшләрен үзенә тапшыруы, мәдрә­сәнең киләчәктәге язмышы турында мах­сус зур җыелыш уздырылуы, әтисенең кул­га алынып, атып үтерелүе, үзенең имамлык итүе, мөфти Сафа Баязитовның Түнтәртә килүе һ.б. вакыйгалар язылган.

Көндәлек иясе үзенең 1930 елда кулга алынып, 5 елга хөкем ителеп Архангельск, Беломорканал һ. б. лагерьларда булуын, ике ел ярымнан соң калган мөддәтен (сро­гын) Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс кала­сында уздыруын, 1936-1940 елларда янәдән Түнтәрдә имамлык итүен, салымнардан җәфа чигүләрен тасвирлаган. 1940 елның җәендә гаиләсе белән Казанга ки­леп вакытлы фатирда яшәп, «Татарстан» кунакханәсендә швейцар, фабрикада ише­галды себерүче булып эшләвен, уллары сугышка алынгач фатирсыз һәм икмәк кар­точкасыз калып, яңадан авылга кайтулары. Андагы авыр тормыш, чабата ясаулары, 1943 елны аеруча читен кичерүләре, ачлык газабы, кычыткан ашап көн үткәрүләре, авылда яшәр өчен фатир эзләп интегүлә­ре... ниһаять, торыр урын булмыйча, 1944 елда Малмыж шәһәренә китеп барулары, анда каравылда эшләүләре һ. б. күп хәлләр бер-бер артлы тезеп язылганнар.

Үзара язышкан хатлардан һәм көндә­лектәге язмалардан күренгәнчә, Ишмө­хәммәт хәзрәтнең балалары һәр гамәллә­рен әти-әниләре белән килештереп, аларның ризалыклары һәм фатыйхалары белән генә кылганнар, үзара чиксез тирән ихти­рам белән мөгамәлә итешкәннәр.

Укучылар игътибарына бу шәхси ар­хивтан ике хат текстын һәм көндәлектән өзекләр тәкъдим итәбез.

 

Мөхәммәтнәкыйпнең әтисе

Ишмөхәммәткә хаты

Биисмиһи әл-кәрим.

Әлхәмделлиллаһи раббел-галәмин вәс-саләте галә рәсүлиһи вә алиһи әҗмәгыйн.

Җәнабе газизан вә мөхтәрәмате валидән хәзрәтләреннән догаи хәерләренә риҗа бәгъдендә сәламе халисанәләрене тәкъдим әйләдем. Кәзәликә һәммә газиз туганнарым­нан догаларыны риҗа итеп, махсус сәламнәреме укып калдым.

Бу тараф фәкыйрьләре ан тәхрирдә сыйхәттә. Бохарада муллалар илә шыйгалар арасында бик зур сугышлар булып алды2. Һәр ике тарафтан күп каннар түгелде. Шыйга-ларның күп маллары таланды. Ахырында Бохарага рус гаскәре кертергә мәҗбүр булды­лар. Азыклары, туплары вә башка кораллары илә ничә йөзләп рус атлы казаклары кер­деләр. Әмирнең үз угылы һәм килде. Әлхәмделиллаһи, шимди яхшы, басылып тора. Рус генералы мәдрәсәләргә йөреп, әһалине вә муллаларның таләбәләрене сорап йөрде һәм кайу адәм Кушбиги, Мираб, Сәедгали нам шыйга бер сәргәрдәнең урыннарыннан төше­релүләренә вә шыйгадан һичбер Мәэмүрнең булмавыны таләп кыйлдылар. Генералда максудларыңыз булыр хазире җәмегъ торыңыз дийә йөрде. Ахыры нә улыб калыр?

Безләр исә, әлхәмделилләһи, сәламәт калдык. Нугай муллалардан үлгән адәм юк, һәркайусы сәламәтләр. Ләкин бик куркыштык. Бер һәфтәдән бирле дәресләр тукталды. Шимди шәкертләр берәм-берәм китеп яталар. Адәмнәр арасында шәкертләрне бөтенләй тарату ихтималы барлыгы да сөйләнә, һәр нә, Җәнабе Хак ахырыны хәерле кыйлсын! Кичә Ишморатов Габдеррәхман абзыйга телеграм суккан идем, шайәт сезгә һәм биргән­дер, һәм кулымда улан акчадан беразыны алып калып, калган бер мең җиде йөз сумыны бунда саклавы хәвефле улгач Габдеррәхман абзый исеменә пиравад кылган идем. Ул һәм шайәт, тапшырылгандыр. Бунда дәхи хәвефле ула башласа, хәтем кыйлган бәгъдендә, ихтимал, без һәм вилайәткә кайтырмыз.

Вәссәлам.

Догаларыңызы риҗа итеп угылыңыз Мөхәммәднәкыйп.

Гыйнвар 15, 1910 сәнә.

 

Мөхәммәтнәкыйпнең әнисенә язган хаты

Валидәи мөхтәрәмәмез хәзрәтләренә махсус.

Йа, рәхим!

Әлхәмделилләһи вәс-саләте галә нәбийиһи вә алиһи.

Мөшфика вә мөгаззизә валидәм хәзрәтләре! Пәдеремез хәзрәтләренең мәктүб-ләрендә бәйан иделүенә күрә бәнем Истанбулда калырга иҗазәт сорап яздыгым мәктүбемә мөтәәссиф вә мәхзүн улмышсыңыз икән. Буның өчен табигый бән дә мөтәәссиф улдым. Шул сәбәптән зате галийәләреңезә махсус уларак ошбу мәктүбеме язмакны лязем күрдем.

Бән бик әгъля белиюрем ки, сезнең буның өчен бәйлә мәхзүн улмакыңыз - безә тәмам хәерхаһ улдыкыңыздандыр. Чөнки сез зан идиюрсеңез ки, әгәр бән Истанбулда калып тәхсыйль идәчәк улурсам, бәнем фикерем вә мәсләкемдә бозылачак вә мәмләкәтемезә кайтдыкымда да бәңа игътибар улмаячак. Ләкин әмин улыңыз ки, сезнең уйладыкыңызча улмасы һич лязем дәгелдер. Хода вирерсә, истикамәтең вә гыйлемең дә улыр. Исти­камәт вә гыйлемең улурса, дөньяда да игътибарың улыр. Әгәр вирмәзсә, Бохарада егер-ме-утыз сәнә ятсаң да, нә дөньяң вә нә ахирәтең өчен һичбер файда хасил итә алмазсың. Истанбулны исә бән кәндем күрдем вә тәхсыйле гыйлем идәр өчен яхшы җир таптыгым-нан сездән иҗазәт эстәп мәктүб яздым. Бинаән галәйһи сез буның өчен һич хафа умаңыз. Әүвәлдәге кеби даимән безем өчен хәер-дога кыйлып ятыңыз.

Без дә сәламәт улсак, бер хозурыңыза кайтып, хезмәтеңезә тайар улырмыз вә кулы-мыздан килдеке кадәр хезмәтеңезе идәрмез.

Сәламәтлектә озын гомерләреңезе теләп угылыңыз Мөхәммәднәкыйб.

[1910 ел].

 

Мөхәммәтнәкыйп бине Ишмөхәммәтнең «Хәятым тарихында булып кичкән бәгъзе вакыйга вә хәлләр» көндәлегеннән

«...Рус-япон мөхарәбәсе мөнәсәбәте белән хәбәрләр белеп тору өчен шәкертләрдән берәүсе 1904 нче елда «Тәрҗеман»3 гәзитәсе ала башлаган иде. 1905 нче елда мин дә әткәмезнең рөхсәте белән «Тәрҗеман» гәзитәсенә язылып, аны мөрәттәб рәвештә укып бара башладым. Ул вакытта әле Русиядә төрек-татар телендә шул «Тәрҗеман»нан баш­ка гәзитә чыкмыйдыр иде. Баштарак «Тәрҗеман» гәзитәсен укуы вә аңлавы бик агыр бул­са да, укый торгач мәләкәләнеп кителде, соңрак яхшы гына аңлап укый башладым.

1905 елның ахырына таба (октябрьдә) Русиядә хөрриятләр игълан ителгәннән соң татар телендә бер-бер артлы төрле гәзитә вә журналлар чыга башлады. Аларның да күбесен алдырып укый башладым. Шулай ук шул вакытларда яңа чыккан китапларның да әһәмиятлерәкләрен алдырып укырга тырыша идем. Вакытлы матбугаттан «Тәрҗеман», «Вакыт»4, «Ислах»5, «Өлфәт»6, «Тилмиз»7 (гарәпчә) гәзитәләрен аеруча яратып укыдым һәм аларны ахыргы нумерларына кадәр калдырмый, мөрәттәб укып барырга тырыштым. Шуның белән бәрабәр башка гәзитә вә журналларны да байтагысын укып үткәрергә туг­ры килде. Истанбулга тәхсыйль өчен киткән бер шәригем миңа Истанбулда чыга торган гәзитә вә журналлардан да ара-тора җибәргәләп куядыр иде («Икъдам», «Сабах» гәзитә-ләре, «Сәрвәте фөнүн» журналы кебиләр).

Бу яңа матбугат белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә миндә беркадәр фикри инкыйлаб хасил була башлады. Гамәлдәге дәрес тәртипләреннән, мәдрәсә низамнарыннан күңел разый түгел иде. Мин шәһәр мәдрәсәләренең шәкертләре кеби, мәдрәсәләрне бөтенләй фән мәктәпләре ысулына кую фикеренә кушылмасам да, укыла торган дәресләргә күңел канәгать итми. Дин мәдрәсәләрендә дин дәресләренең бик аз вә зәгыйфь рәвештә генә тәгьлим ителүеннән, алардагы идарә вә низамнардан күңел разый түгел иде.

Бу вакытларда инде минем башыма рус телен үгрәнү фикере дә кереп, 1907 нче ел­ның җәендә әткәмез хәзрәттән рөхсәт алып, энем Габделхәй белән икәмевез Самара губернасы Бозаулык шәһәренә барып, ике ай микъдары русча укып кайттык. Анда безнең авылның Газыйм Ягъкубов дигән зат булып, ул безне чакырып киткән иде.

1908 нче елда июнь, июль айларында Малмыжга барып русча укыдык. Бу вакытларда рустан фатир алып торып, рус мөгаллимнәреннән укуымыз сәбәпле русча сөйләшергә дә беркадәр үгрәнә алдык. Шуның өстенә мин Каюм Насыйриның рус телен өйрәтү өчен язган китапларын алып укыдым, Һади Максудиның «Русистан»ын укып чыктым, Исхак Казаковның «Рус мәктәбе» дигән әсәрен дә күздән кичердем. Насыйриның рус граммати­касын тәгьлим өчен язылган «Нәмүнә» дигән әсәреннән бик файдаландым.

Динемезнең төп мәнбәгысе булган Коръәни кәрим гарәп телендә иңеп, рәсүлемез салаллаһы галәйһи вәсәлләм дә гарәп кавеменнән булып, дин вә шәригатьнең икенче мәнбәгы булган рәсүлемезнең хәдисе Шәрифләре дә гарәп телендә садир булганлыктан мин гарәп телен үгрәнүгә бар нәрсәдән артыграк әһәмият бирәдер идем. Ул вакытларда мәдрәсәдә укыла торган гарәпчә сарыф вә нәхү китаплары өстенә татар телендә гарәп телен үгрәтү өчен яңа ысулда язылган берничә китапны да дикъкать белән укып чыктым. Ләкин моның белән генә күңел канәгатьләнерлек нәрсә хасил кыйла алмый идем. Мин гарәбиятны беркадәр яхшырак тәхсыйль кыйлу, вә шуның өстенә хәдис вә тәфсир вә, гомумән, голуме динийә вә беркадәр фәннәр тәхсыйль кыйлу өчен ислам мәмләкәтләренә китү, галәл-хосус Хиҗаз вә Мисыр тарафларына йөреп кайту - минем иң зур бер теләгем булып торадыр иде. Мин Истанбулда һәм Мәдинәдә тәхсыйльдә булган берничә ашнала-рымнан ул җирләрдәге дәрес тәртипләре һәм тормыш юллары хакында мәгълүмат со­рап, алардан җаваплар да алган идем. Әткәмезнең фикере исә мине берничә еллар үзе-мезнең мәдрәсәдә хәлфәлек кыйлдырып, соңра берәр елга гына Бохарага җибәреп, ик-мале тәхсыйль итеп, зиярәт кыйлып, дога алып кайтару иде. Бохара хакында әткәмезнең фикере бик яхшы булса да, минем ничектер Бохара хакында фикерем сәлби рәвештәрәк иде. Шул сәбәпле анда барырга күңел ул кадәр теләми иде.

Мин 1907 нче еллардан үземезнең мәдрәсәдә укыла торган дәресләрне укып тәмам итеп, бераз вакытлардан бирле шәкертләр дә үгрәтеп, ягъни хәлфәлек хезмәтен үтәп барсам да, үземнең мәгълүматымнан, әлбәттә, бер дә канәгать итмидер идем... Шул сәбәпле мин ничек тә тизрәк чит илгә китеп тәхсыйле голум итәргә ниятләп, әткәм хәзрәтеннән изен сорарга башладым. Мин тәкрәр сорый торгач, ниһаять, ул мине Боха­рага җибәреп, беркадәр анда тәхсыйль иттерергә һәм аннан соң хаҗ кыйлу вә зиярәт кыйлу өчен Мәккәй Мөкәррәмә вә Мәдинәи мөнәүвәрә тарафларына җибәреп кайтарырга разый булды вә мәслихәт кыйлды.

...1910 нчы ел 5 нче августта безне пароходымызга утыртып Истанбулга китерделәр. ...Номерга килеп төштем. Иртәгәсен - татар шәкертләре тора торган «Татар таләбәсе клубы»на киттем. Мин Бохарадан китешемдә андагы бәгъзе шәкертләргә тапшыру өчен миңа берничә данә хатлар биргәннәр иде. Аларны тапшырдым һәм анда байтак кына шәкертләр белән күрешеп таныштым.

«Татар таләбәсе клубы» бер пашаның сарае (өе) булып, Истанбулда тәхсыйльдә бул­ган татар шәкертләренең җәмгыяте ул бинаны иҗарәгә алып тотадыр иде. Бина өч катлы булып, ике зур салоны, көтепханәсе, унлап бүлмәсе бар иде. Шул клубта унбиш-егерме кадәр шәкерт тора. Бүлмәләрнең өҗрәсе - айлык 8-10 сум микъдарында. Ашханәсе дә үзендә. Җәмгыятьнең җыелышлары да шул бинаның залында була, һәм һәр көн кич белән бер-ике сәгать Истанбулдагы татар зыялыларыннан бәгъзе адәмнәр (Йосыф Акчура угы­лы, Әхмәт бәк Агаев, Габдеррәшит Ибраһим кебиләр), шулай ук төрек зыялыларыннан да кайберәүләр төрле мәүзугларда гомуми лекциләр укыйлар. Кайсы көндә кем тарафын­нан, нинди мәүзугда лекция укылачагы гәзитәләрдә игълан ителә. Лекцияләрне тыңларга төрекләрдән дә байтак адәмнәр киләләр иде. Мин барган көндә, иттифакый уларак, Габ­деррәшит Ибраһим әфәнденең «Русия мөселманнарының дини идарәләре» хакында лек­циясе булды. Лекциянең мәүзугысы төрекләр өчен дә кызыклы (әһәмиятле) булганлык­тан төрекләрдән күп адәм килгән иде. Шул җөмләдән сабикъ солтан Габделхәмитнең кече угылы Габдеррәхим әфәндедә үзенең хосусый мөгаллиме (бер төрек офицеры) белән бергә килгәннәр иде, лекция тәмам булганнан соң Габдеррәшит әфәндегә тәшәккер итеп чыгып киттеләр.

Мин дә тору өчен шул «Татар таләбәсе клубы»нда бер бүлмәне иҗарәгә алып, 8 нче августта шунда күчеп килеп тора башладым.

...1912 ел. Имамлыкка шәһадәтнамә (указ) алу өчен русчадан беркадәр мәгълүматлы булу лязем булганлыктан, русча хәзерләнеп имтихан кыйлыну өчен әтием мине ноябрь ахырларында Казанга җибәрде. Анда хосусый мөгаллимнән ике ай кадәр русча укыдым. Ләкин үз губернаңда имтихан кыйлынырга тиеш дип, мине Казанда имтихан кыйлмады-лар. Мин имтихан кыйлынмыйча кайтып, ул кыш мәдрәсәдә дәрес укытып шөгыльлән­дем.

1913 нче ел июль аенда Уфага барып имтихан кыйлынып, «имам-хатыйп вә мәдөррис» гонваны белән шәһадәтнамә алып кайттым.

Шул ук ел сентябрь, октябрь һәм ноябрь айларында Вятка губернасы Слободской шәһәрендә хосусый рәвештә русча укып, муллалык өчен имтихан кыйлынып, шәһадәт­намә алып кайттым. Минем бер энем - Габделхәй шул вакытта шул шәһәрдә русча укып шөгыльләнгәнлектән миңа да шул шәһәргә барып русча укып имтихан кыйлыну мәслихәт күрелгән иде...»

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1 Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: тарихи-документаль җыентык / Төз. Р. Мәрда-нов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов.-Казан,1999.-Б.61.

2. Бу хатта тасвирланган вакыйгалар турында тәфсыйльлерәк кара: Шәрәф Б. Бохара мәктүпләре // Гасырлар авазы-Эхо веков.-2003.-№1/2.-Б.200-213.

3 «Тәрҗеман» — 1883-1918 елларда Бакчасарайда нәшер ителгән төрки-татар газетасы.

4. «Вакыт» — 1906-1918 елларда Оренбургта нәшер ителгән татар газетасы.

5. «Ислах» — бу исем белән Казанда 1907-1909 елларда нәшер ителгән «Әл-Ислах» исемле татар газетасы күздә тотылган булса кирәк.

6. «Өлфәт» — 1905-1907 елларда Петербургта нәшер ителгән татар газетасы.

«Тилмиз» — 1906-1907 елларда Петербургта Габдеррәшит Ибраһимов тарафыннан гарәп телендә нәшер ителгән газета.

 

СҮЗЛЕК:

ан тәхрирдә сыихәттә — хәзергә сәламәт

әгъля белиюрем — бик яхшы беләм

әмин — тыныч

әһали — халык

бәгъдендә — соңында

бәгъзе — кайбер

бән — мин

безә — безгә

биисмиһи әл-кәрим — изге Аллаһ исеме белән

бинаән галәйһи — шуңа күрә

бәйлә — болай

бунда — монда

валидәи Мөхтәрәмә — Мөхтәрәмә әнием

вирерсә — бирсә

вирмәзсә — бирмөсә

газаиз — газизләр

галәл-хосус — аеруча

голуме динийә — дини белемнәр

гонван — дәрәҗә дәгел — тәгел

дәхи — тагын

дийә — дип

җәнабе газизан вә мөхтәрәмате валидән — га­зиз һәм мөхтәрәм әти-әнием җәнабләре зан идиюрсеңез — уйлыйсыз

заты галийә — бөек зат

изен — рөхсәт

иҗазәт — рөхсәт

иҗарә — аренда

икмале тәхсыйль — белемне тирәнәйтү

истикамәт — туры юл, намуслылык

иттифакый уларак — очраклы рәвештә

кайу — кайсы

көзәликә — шулай ук

кәндем — үзем лязем — тиеш

максуд — максат

мәүзуг — тема

мәктүб — хат

мәләкәләнеп — күнегеп

мәнбәгь — чыганак

мәсләк — тоткан юл, максат

мәэмүр — хезмәткәр

мөрәттәб — тәртипле

мөтәәссиф вә мәхзүн улмышсыңыз — кайгыр­ган һәм көенгәнсез

мөхарәбә — сугыш

мөшфика вә мөгаззизә валидәм — шәфкатьле һәм газиз әнием

нам — исемле

нө улыб — ни булып

низам — кагыйдә, тәртип

нугай — бу урында: татар

өҗрә — хак

паша — генерал

пәдерем — әтием

пиравад — перевод

риҗа — үтенү

сабикъ — элекке

садир — барлыкка килү

сарыф вә нәхү — морфология һәм синтаксис

сәламе халисанә — ихлас

сәлам сәлби — инкяр ителгән

сәнә — ел

сәргәрдә — чиновник

тайар — әзер

таләбә — шәкертләр

тәхсыйле гыйлем идәр — белем алу

тәхсыйль идәчәк улурсам — укысам

улан — булган

улдыкыңыз — булуыгыз

үгрәнү — өйрәнү

хазире җәмегъ — тупланып, әзерләнеп

хәдисе шәриф —г изге хәдис

хәтем кыйлган бәгъдендә — укып бетергәч

хәят — тормыш

һәфтә — атна

шәрик — дус, иптәш

шимди — хәзер

шыйга — шигый

эстәп — сорап

яздыгым — язган

 

Раиф Мәрданов,

филология фәннәре кандидаты