2004 1

Казан сәяси фиркаләре арасында депутат мандатлары өчен көрәш (I-III Дума)

Карикатураларда казан эсерларының Дума эшчәнлегенә карашлары чагылдырылган (Метеор.-1907.-№ 7).

 

Мәгълүм ки, XX гасыр башына Рос­сия хәл ителмәгән бик күп пробле­малар белән килә. Патша хөкүмәте тарафыннан тиешле чаралар күрелмәгәч, халыкның күп төрле катламнарында канә­гатьсезлек арта бара. Нәтиҗәдә, 1904 ел­ның ахырында эчке сәяси киеренкелек та­гын да кискенрәк төс ала һәм 1905 елда ачулы, ярсыган халык, ниһаять, фетнә күтәрә. Мондый шартларда, Дәүләт дума­сы чакыру патша алдына котылгысыз чара булып килеп баса.

Дума тирәсендә мәмләкәттә ташып чыккан каршылыклар ялтырап ята, ә пат­ша тарафыннан чакырылган бу орган, ягъ­ни төрле катлаулардан җыелган вәкилләр, аларны чишү юлын эзли. Беренче Россия революциясе еллары дәвамында яңа төс­мерле сәяси фиркаләр, төркемнәр, агымнар барлыкка килә, аларның эшчәнлеге гаять зур Россия империясенең төрле почмакла­рына да тарала. Думаның кайсы юлга ба­суы, аның юнәлеше шул сәяси фиркаләр­нең әгъзалары арасында урын бүленү­еннән, аның күпчелегеннән тора. Шул рәвешле, тарихчылар алдына Казан губер­насында ХГХ-ХХ гг. башында оешкан җир­ле фиркаләрнең сайлаулар барышында тот­кан позицияләрен, сәяси тактикасын һәм сайлауларның нәтиҗәләрен ачыклау мәсьәләләре килеп баса. Совет чорында, билгеле сәбәпләр аркасында, тар идеоло­гия кысаларына сыймыйча барлык проле­тар рухта булмаган фиркаләрнең эшчәнле-генә кара мөһер генә сугылып килә. Мәка­ләбездә Казандагы төп сәяси фиркаләрнең I-III Думаларга сайлаулар барышында сәя­си тактикасының аерым моментларына тукталырга һәм аларның җәмгыятьтә тот­кан урыннарын ачыкларга ниятлибез. Ка­зан губернасыннан Дәүләт думасына сай­ланган депутатлар турында, нигездә, шак­тый мәгълүматлар бар. Шулай да без те­мага ачыклык кертү өчен архив материал­лары кулланып аларның сәяси карашларын чагылдыруны максат итеп куябыз.

Дума — Россиядә вәкаләтле идарә итү­нең беренче тәҗрибәсе буларак тарихы­бызда аеруча сизелерлек эз калдыра. Ул ва­кыйгалардан безне тулы бер гасыр аерып торса да, бу мәсьәлә бүген дә тарихчылар­ның игътибарын җәлеп итә. Тарихи парал­лельләр үткәреп, мәсьәләнең актуаль бу­луын да ассызыкларга кирәк: чөнки бүген­ге көнгә күз салсак, сәяси мәйданда шулай ук халык мәнфәгатьләрен яклыйбыз дигән лозунглар белән төрле фиркаләрнең эшчә-нлеген һәм моны ирешүгә һәр кайсысы үзенеке итеп сайлаган ысулларын кү­зәтәбез.

Мәгълүм булганча, 1905 нче ел Россия тарихына кискен үзгәрешләр алып килә. Төрле төбәкләрдә күтәрелгән эшчеләр хәрәкәте нәтиҗәсендә 17 октябрьдә патша фәрманы тарафыннан мәшһүр Манифест игълан ителә. Дәүләт күләмендә әһәмият­ле бу документ Россия империясенең ни­гезләрен үзгәртә. Аның бер генә ягын искә алыйк. Сәяси мәйданда яңа юнәлештәге фиркаләрнең барлыкка килүе шул мөһим документ белән бәйле. Үзәкне тетрәткән сәяси вакыйгалар Казан губернасында да киң чагылыш таба. Аерым алганда, кадет­лар, октябристлар, халык-патша рус җәм­гыяте, рус җыелышы кебек төп фиркаләр эшчәнлеге гөрли башлавы сизелә. Шулай ук калада революционерлар эшчәнлеге дә җанланып китә. Патша самодержавиесе алып барган милли сәясәт бу дәвердә та­тар халкында милли азатлык хәрәкәтен дә активлаштыра.

Яңа 1906 ел сайлаулар якынлашуын сиздерә. Билгеле, сайлауларның җимешен беренче чиратта сәяси пропаганданы уңышлы уздырылуыннан һәм халык мән­фәгатьләрен кайгырту дәрәҗәсен арттыру­дан татып була. Ягъни, халыкка күздә то­тылган максатлар, аңа ирешү ысулларын тиешле дәрәҗәдә аңлатып бирү зарур. Шунлыктан бу проблема вакытлы матбу­гат белән турыдан-туры бәйле. Игътибары­бызны Беренче Россия революциясе елла­рында чыккан алдынгы вакытлы матбугат­ка юнәлтик.

1905 елда Казанда чыккан газета-жур-налларның саны 1904 елга караганда 3 тап­кырга диярлек үсә — 25 кә тула1. Шул ва­кытта чыккан газеталарның кайберләре сәяси төсмер ала. Әлбәттә, бу газета-жур-налларның күпчелеге җәмгыятьтә булган төрле фаҗигале вакыйгалар тәэсирендә эчке сәясәт мәсьәләләрен алгы планга куя. Соңга таба, аларның саны тагын да арта, бигрәк тә татар вакытлы матбугатының сәяси юнәлеше тәмам ачыкланып килә. «Газета правых», «Черносотенец», «Со­шники» газеталары, сәяси-сатирик «Казан­ский раешник» һәм «Деятель» журналла­ры — уң фиркаләргә, ягъни рус җыелышы һәм халык-патша рус җәмгыятенә хезмәт иткән. «Казанский телеграф», «Обновле­ние», «Казанская газета», «Церковно-общественная жизнь» — либераль-салмак фиркаләрнең органнарына әверелгән. «Ве­чернее эхо», «Казанский вечер», «Волжс-ко-Камская речь» газеталары конституци­он демократларның идеяләрен алга сөргән. «Волжский вестник», «Крестьянская газе­та», «Дневник Казани» (1907 елның март аенда социал-демократларга күчә) газеталары һәм сәяси-сатирик «Метеор»2 журна­лы социалист-революционерга хас лозун­глар белән сугарылган. Социал-демократ­лар үз фикерләрен халыкка «Волжский листок», «Волжский курьер» газеталары аша җиткергәннәр3. Моннан тыш, инкый­лаб дулкыннары йогынтысы астында бар­лыкка килгән вакытлы татар демократик матбугаты хөррият өчен көрәш мәйданын­да аерым бер урын алып тора. Чөнки татар халкының зыялылары «Казан мөхбире» (кадетларның программаларына якын бул­ган Казандагы мөселманнар фиркасының органы), «Таң йолдызы» (социалист-рево-люционерларныкы), «Азат халык» (соци­ал-демократлар йогынтысы астында) кебек газета битләрендә сәяси, икътисади, мил­ли һәм социаль изүгә каршылык белдерү сәбәпле вакытлы татар матбугаты хакими­ятнең игътибарын җәлеп итә.

Мөһим сорау туа: югарыда искә алган газета-журналларның сәяси юнәлеше бу­енча кайсылары халык арасында популяр булган? Архив чыганаклары суллар белән кадетлар органнары монархистик һәм ли-бераль-салмак рухтагы газета-журналлар-га караганда өстенрәк булуын күрсәтә һәм моның сәбәбе түбәндәге мәгълүматларда ачыклана4.

Газета таратучылар «суллар» йогынты­сын кичергән матбугатны сату оештыру­ны, ә уң яки урталыктагы журналларга язылган кешеләрнең өйләренә дә илтергә риза булмаган очраклар бар. Өстәвенә, ре­волюцион идеяләргә хезмәт итәргә теләк­тәшлек белдергән кешеләрнең саны, бигрәк тә студентлар арасында күп булган һәм алар демократик матбугат органнарын­да бушлай яки арзан бәягә эшләгәннәр. Сул матбугатны үзләренең ихтыяҗларын якла­учы итеп күргән наборщиклар да газета-журналларның сәяси юнәлешеннән чыгып хезмәт хакын сораган. Мәсәлән, «Волж­ский вестник» газетасын җыю Перов ти­пографиясендә бер бите өчен 27 сум, ә «Об­новление», чагыштырмача кечерәк булса да, 33 сумга төшкән5.

Типография эшчеләренең сулларга ка­рата җылы мөнәсәбәте хакында тагын бер мисал китерик. Харитонов типографиясе эшчеләре печатник Гатаулла Миңлебаев-ны тачкага утыртып, Воскресенский ура­мына чыгарып ташлыйлар. Тачкага «бу кеше провокатор» дип язылган була. Эш­челәр провокаторны чыгарганда:

«Ташлыйк, туганнар, иске иптәшне, Китсен аның бездән тузаны, Моннан ары булмасын арабызда Провокатор бер кем дә...»6, — дип Мар­сельезаны җырлаганнар.

Сул лозунгларны алга сөргән газета-журналларның хөкүмәт тарафыннан төрле эзәрлекләүләргә дучар булуы, редакторла­рының даими рәвештә суд җәзасына тар­тылулары, ниһаять, демократик матбугат­ның язмышын хәл итә. Революцион рух сүлпәнәя төшкәч, царизм демократик мат­бугатка карата катгый һөҗүмгә күчә. Әйтик, эсерларның төп органнары булып саналган 1906 елның 28 октябрендә «Волж­ский вестниюжың соңгы саны чыга, ә ху­җасы А. А. Знаменская кулга алына. Бар­лык көчен, мал-мөлкәтен кызганмыйча га­зетаның ролен үстерүгә шактый зур өлеш керткән бу ханым 1907 елда чит илгә куы­ла7. Газетада хезмәт иткән башка кешеләр дә шулай ук суд аша узалар: ал арны, тор­мышларының өч елларын, Тобольск губер­насында үткәрергә мәҗбүр итәләр8. Эсер­ларның көчле йогынтысы астында чыккан «Крестьянская газета» да 1906 елның но­ябрь аенда туктатыла. Халык күңелен яулап алган бу газетаның редакторы С. Л. Маслов та Казаннан сөрелә9.

Милли телләрдәге матбугат органна­рының хәле, әлбәттә, тагын да авыррак, чөнки полиция һәм цензура аларны тукта­усыз эзәрлекләгән. Кыска гына вакыт эчендә тирән мәгънәле һәм кискен эчтәлек­ле мәкаләләре белән танылган «Таң йол­дызы» газетасын бастыру 1906 елның но­ябрь аенда тыела.

«Таң йолдызы» ябылганнан соң, күп тә үтми, аның элекке хезмәткәрләре «Таң мәҗмугасы» исемле журнал тибындагы га­зета чыгарып карыйлар. Ләкин аның 1906 елның 18 декабрендә чыккан 1 нче саны шунда ук конфискацияләнә. ...Алты айлап вакыт үткәч, 1907 елның 1 июнендә «Таң мәҗмугасы»ның икенче һәм соңгы номе­ры дөнья күрә. Цензура комитеты Петер­бург түрәләренә мәгълүмат бирү йөзеннән шул ук көнне аның 6 нөсхәсен матбугат эш­ләренең Баш идарәсенә җибәрә. «Җинаять­чел» орган кичекмәстән конфискаци­яләнгән булса кирәк10.

«Таң йолдызы» һәм «Таң мәҗмугасы»-ның дәвамы буларак чыккан «Тавыш» га­зетасының гомерен дә 6 нчы саны чыгар-чыкмас цензура элмәге кисә. ... 7 һәм 10 август төннәрендә «Таң йолдызы» һәм «Тавыш» редакцияләрендә зур тентү була, татар телендәге 4000 нөсхә «Кем ни белән тора?», «Налоглар хакында», «Земство нәрсә?», «Безнең партия» һ. б. брошюра­ларга арест салына һәм идарә, асылда, по­лиция карамагына күчә. 3 июнь түнтәре­леше нәтиҗәсендә татар эсерлары группа­сы бөтенләй туздырыла11.

Халык арасында гаять зур ихтирамга ия булган (тиражы кайчакта 6 меңгә хәтле җиткән) «Вечернее эхо» газетасы, югары­да әйтелгәнчә, кадетларның идеяләрен ча­гылдырган. Кискен эчтәлекле мәкаләләр бастырып, бу газета кыска гына вакытта җирле хакимиятнең ачуын кузгатып өлгерә һәм катгый чаралар кулланырга этәрә. Дума эшчәнлеге барышында таләпләре шактый радикальләшкән кадетлар газета­сының 159 санында (1906, 12 июль) хөкүмәткә каршы канлы көрәшкә чакыру белән ачык рәвештә халыкка мөрәҗәгать иткәч, газета бастыру тыела, ә редакторы Стадырнов кулга алына. Бу мөрәҗәгатьне бастыру турындагы эшне Казан Хөкем па­латасы 19 августта караган һәм Стадырнов-ны яклап чыккан. Хөкем карары белән ки­лешмичә прокурор Сенатка ризасызлык белдергән. Сенат Стадырновның эшен яңадан карауны таләп итә, әмма элекке редактор чит илгә качып өлгерә. Шулай итеп, «Вечернее эхо» газетасы дә ябыла12.

Тәвәккәл кадетларга җирле хакимият, әлбәттә, салкынлык белән карый: сайлау җыелышларын үткәрергә рөхсәт бирмәгән, лекцияләр тыелган очраклар еш була. Вы­борг өндәмәсенә кул куючылар җавапка тартылган һәм хөкүмәт кадетларга легаль рәвештә эшчәнлекләрен алып барырга ри­залыкларын бирмәгән шартларда соңгыла­ры II Дума сайлау алды кампаниясе бары­шында «битлек» кияргә мәҗбүр булган. «Казанский вечер» газетасы үзен прогрес­сив партиясезле дип игълан итсә дә, һич­шиксез, Казан кадетларының рәсми орга­ны булып санала13.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югарыда искә алган матбугаттан аермалы буларак, хакимиятнең куәтле басымын ки­чермәгән кайбер монархистик рухтагы га­зеталар да иҗади эшләрен туктатырга мәҗбүр булган. Мәсәлән, мәшһүр профес­сор Залесский кул астында чыккан «Сош­ники» һәм «Черносотенец» газеталары 1907 елда Казан җәмгыяте белән элемтәне өзәләр. Архив документлары мәкаләләр­нең эчтәлеге халык өчен катлаулы булган­лыктан аларның ихтирамын яулый алма­вын күрсәтә14. Безнең уебызча, эш шунда гына булса, «Сошники» газетасы (монысы махсус крестьяннар өчен, гадирәк тел белән язылган) чыгуын дәвам иткән булыр иде. Күрәсең, газета бу социаль төркемнең ихтыяҗларын канәгатьләндермәгән һәм күп таратыла алмау сәбәпле, профессор Залесский, файдасын табалмыйча, эшне туктатырга мәҗбүр булган.

Ә менә шул ук рухтагы «Газета Пра-вых»ның, архив материаллары күрсәткәнчә, халыкның билгеле бер катламнарына йогынтысы сизелерлек көчле булган (ти­ражы 1200)15. 1907 ел ахырында бу газета матди кыенлыклар кичерү сәбәпле сирәк чыкса да, барыбер яшәвен туктатмавы шуны раслый16.

Күргәнебезчә, Казан губернасы миса­лында, инкыйлабның беренче елында ук күп санлы һәм төрле сәяси төсмерле газе-та-журналлар нәшер ителә башлаган. Мон­дый күренеш, әлбәттә, очраклы түгел, чөнки сайлау алды кампаниясе төптән әзер­ләнүне таләп иткән. Мәсьәләнең җитдиле­ген аңлаган барлык фиркаләр, бөтен көч­ләрен сәяси пропагандага юнәлткәннәр. Ләкин алар бу адымнар белән генә чиклә­неп калмыйча, көрәшне нәтиҗәлерәк оеш­тыру өчен, сәяси блоклар да төзиләр. Дәүләт думасына сайлау алды кампаниясе чорында сәяси көчләр түбәндәгечә бүлен­гән. Халык-патша рус җәмгыяте, рус җые­лышы һәм чиркәү старосталары җәмгыяте берләшәләр17. Октябристлар канаты астын­да пастырьләр союзы һәм сәүдә-промыш-ленность фиркасе җыйнала. Сәяси плат­формалары якынрак булган кадетлар һәм бөтен Россия мөселманнары фиркасе — «Иттифакыль-мөслимин» аерым үзәк оеш­тыра18.

Сайлауларга бойкот белдерү сәбәпле суллар тарафыннан сайлау алды кампани­ясе алып барылмый. Шунысы кызыклы, со­циалистлар кадетларга теләктәшлек күр­сәтеп, сайлаулар алдыннан үзләренең га­зета битләрендә бу фирканең кандидату­ралар исемлеген бастырганнар һәм алар өчен тавыш бирергә өндәгәннәр.

Сайлауларның нәтиҗәсе нәрсә белән тәмамланган соң?

Беренче Дәүләт думасына Казан губер­насыннан барлыгы 10 депутат сайлана. Сайлаулар барышында аларның сәяси ка­рашлары турында түбәндәге мәгълүматлар ачыкланды: 4 кеше партиясезләр (Ф. М. Миндубаев, M. H. Герасимов, И. Е. Лаврентьев, Я. А. Абрамов), 5 кеше (С. Ш. Алкин, К. В. Лаврский, А. В. Васи­льев, Г. Ф. Шершеневич, П. А. Ершов) ка­детларга һәм берәү (Г. С. Бадамшин) со-циалист-революционерларга иярәләр19.

Аеруча шуны билгеләп үтәргә кирәк, җирле хакимият сайлаучыларның сәяси ка­рашларын тәмам ачыклап бетерә алмаган. Моны түбәндәге хәбәрләшүдән күрергә мөмкин. Казан губернаторы Эчке эшләр министрына җибәргән телеграммасында (14.04.06.) үзләрен конституцион демок­ратларга нисбәт иткән Васильев, Алкин, Бадамшин, Лаврентьевлар турында хәбәр итә һәм шулай ук «үзләренең карашлары буенча сулдарак торган партияләргә керәләр» — дип өсти20. Сайлаучыларның бер өлеше үзләрен бик сак тотканнар һәм җирле жандармериягә аларның кайсы фир­кадә торганлыкларын билгеләү кыен бул­ган. Аерым алганда, югарыда искә алын­ган телеграммада шулай ук «Петр Ершов үзенең юнәлешен билгеләмәгән... күрәсең, ул конституцион демократларга иярә» — дип күрсәтелә21. Соңга таба, Дума эшләгән чорда, депутатларның сәяси карашлары үзгәрә, ләкин берсенең дә уңга таба боры­лыш ясаганы күзәтелми.

Икенче Думага сайлау алды кампани­ясе дәверендә сәяси фиркаләрнең көч туп­лау нияте шулай ук берләшүгә этәрә. Сәя­си блоклар төзү мәсьәләсенең төп момент­ларына тукталыйк. Бу юлы Дума мандат­лары өчен көрәш тагын да көчәя. Эш шун­да ки, элек күләгәдә калган социал-демок­ратлар белән социалист-революционерлар җиң сызганып сайлауга әзерләнергә ке­решәләр. 1907 елның башында ук социаль-демократлар һәм эсерлар, кадетлар белән элемтәгә кереп, бердәм чыгышлар турын­да әңгәмә алып баралар22, тик аның ахыры нәтиҗәсез була23. Әмма кадетлар үзләренә союздаш табалар. Бу турыда сайлаучылар арасында таралган түбәндәге эчтәлекле мөрәҗәгать раслый:

«Мөселманнар, чуашлар, трудовиклар һәм Халык иреге фиркасе берләштерелгән төркеме Дәүләт думасына әгъзалар итеп түбәндәге кешеләрне сайларга тәкъдим итә:

Крестьяннардан:

Петрухин Григорий Иванович

Гомуми төркемнән:

Максудов Садретдин Нәҗметдин улы

Кушников Дмитрий Алексеевич

Бадамшин Гариф Сираҗетдин улы

Батуров Михаил Васильевич

Максутов Сафиулла

Мусин Гомәр

Алексеев Павел Алексеевич»24.

 

Алексеевтан тыш барысы да Дума әгъзалары булып сайлана. Октябристлар тарафыннан тәкъдим ителгән профессор Капустин кандидатурасы сайлауларда Ка­зан җәмгыятенең ихтирамын яулап, уңыш­ка ирешә һәм бу факт 17 Октябрь союзы­ның зур җиңүе була. Әлеге исемлеккә кре­стьян Федоров белән җирбиләүче Талан-цевны да кертергә кирәк. Моның беренче­се Казан жандармериясенең белдерүе бу­енча сул партиясезләргә, ә икенчесе соци­ал-демократларга25 кушыла26.

Сайлауларның нәтиҗәсе, билгеле инде, монархистик рухтагы фиркаләрне канәгатьләндерми. Икенче Думаның таралу­ына сөенеп, «Газета Правых»: «... иблисле вәсвәсә юкка чыкты... чын Рус нигезендә Рус җирен төзү өчен Рус халкы яңадан үзе­нең Патшасына ярдәмгә чакырыла» — дип язды27. Ләкин Думага сайлауларның нәти­җәсе бу юлы да уңнарны куандырырлык булмады.

Бу хакта вице-губернатор 1907 елның 15 октябрендә Эчке эшләр министрына түбәндәге телеграмма җибәрә: «Казан гу­бернасыннан Дәүләт думасына юнәлеше буенча 5 уң һәм 5 сул әгъзалар сайланды. Мондый нәтиҗә һич тә көтелмәде. Уңнар­ның җиңеп чыгуына ирешү өчен бар нәрсә дә эшләнде, алар октябристлар белән иң көчле берләшкән үзәк булып тордылар... Ләкин бу үзәк, мөмкинлеге булса да, үзе­нең ягына башка фиркаләрдән бер тавыш та аудара алмады. Уңнар һәм октябрист­лар аерылып, бердәмлек турында файдалы тәкъдимнәрне кире кагып, җиңелүгә дучар булдылар...»28. Күрәсең, вице-губернатор, саклык белән генә язып, чынбарлыкны ачып бетерми, чөнки уңнарның хәле теле­грамманың эчтәлегенә караганда, аяныч­рак була. Нәтиҗәсе шул: өчесе октябрист (В. А. Карякин, М. Я. Капустин, Н. А. Мельников), өчесе кадет (А. Л. Лу­нин, С. В. Дунаев, Н. П. Ефремов) икесе мөселманнар фиркасе әгъзалары (Г. X. Еникиев, С. Н. Максудов), берсе сул (И. Соколов) һәм берсе уң (И. В. Годнев, соңга таба ул да октябрист)29 юнәлешле.

Шулай итеп, түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкин:

1) XIX-XX йөз башында Казан губер­насында сәяси мәйданга чыккан барлык фиркаләр дә халык ихтирамын яуларга омтыла, чөнки сайлауларда җиңү мөмкин­леген, беренче чиратта, бу өлкәдә уңыш казану тәэмин итә. Безнең губернада бу сәяси көрәштә актив катнашкан монархи­стик рухтагы төркемнәр, хәтта аларга эш­чәнлек алып барыр өчен күбрәк мөмкин­лекләр булса да, уңышсызлыкка юлыккан.

2) Сайлауларның нәтиҗәсе либераль эшлеклеләрнең көчлерәк булуын күрсәтә. Безнеңчә, моны түбәндәге сәбәпләр белән аңлатып була: а) сайлау алды кампаниясе югары дәрәҗәдә алып барыла (яхшы оеш­тырылган сәяси тактика), б) җәмгыятьне салмак юнәлештә төрәкъкый иттерү идея­се халык арасында популяр була (бигрәк тә, шәһәр һәм земствоның интеллигенция вәкилләре, алпавытлар, буржуазия арасын­да либераль хәрәкәт теләктәшлек таба), в) бер яктан — хөкүмәт либераль эшлек-леләренең сул күршеләренә аеруча куәтле басым ясаганлыктан, икенче яктан — уң үршеләренең «рус идеясе» белән сугарыл­ган лозунглары болай да рус халкыннан аермалы буларак, хокуклары чикләнгән татарларны монархистлардан читләште­реп, көрәш мәйданында аларга иркенрәк хәрәкәт итү мөмкинлеген тудыра.

3) Сулларга халык белән элемтәне ны­гытуда матди һәм рухи яктан терәк булыр­га теләүчеләр еш очравы хакында югары­да китерелгән фактлар гади халыкның сул радикаль фиркаләргә карата теләктәшлек белдерүен күрсәтә.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. ТМА, 420 ф., 1 тасв., 87 эш, 51 б.

2. Бу сәяси-сатирик журнал Беренче Россия революциясе елларында казан эсерлары кул астында чыгарылган (редакторы һәм бастырып чыгаручысы Н. А. Скворцов — «Казанский Вечер» газета­сының редакторы). 1906 елда аның бары тик ике саны гына дөнья күрә, чөнки җирле администра­циясенең карары буенча «Метеорның» төп хезмәткәрләре кулга алына (ТР МА, 420 ф., 1 тасв., 87 эш, 68 б.) 1907 елда эсерлар журналның тагын өч санын бастырырга өлгерәләр (ТР МА, 420 ф., 1 тасв., 104 эш, 86 б.). Кызганычка каршы, Казанда бу журналның бары бер генә саны сакланган. Ул Казан дәүләт университетынының Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә, сирәк кулъяз­малар һәм китаплар бүлегендә саклана. «Дневник Казани» газетасы (1907 ел, 26 апрель) язуы буенча, бу журналны нәшер итү өчен читтән дә көчләр туплана: редакция составына югары мәктәпнең архитектура һәм сынлы сәнгать курсларын тәмамлаган мәскәү рәссамнәре дә чакы­рылган. Хәтта танылган башкала карикатурачылары да хезмәттәшлек итү өчен ризалыкларын биргәннәр.

3. Шунда ук, 52 б.

4 Мондый рәвешле бүленешне цензура китерә.

5 Шунда ук, 53-54 бб.

6. Таң йолдызы.-1906.-28 июль.

7. ТМА, 1 ф., 6 тасв., 385 эш, 1,150 бб.

8. Шунда ук, 416.

9. ТМА, 420 ф., 1 тасв., 87 эш, 90 б.

10. Әмирхан Р. Иманга тугрылык.-Казан,1997.-Б.286-287.

11. Шунда ук.

12. ТМА, 420 ф., 1 тасв., 87 эш, 59-60 бб.

13. Шунда ук, 104 эш, 51 б.

14. Шунда ук, 82 б.

15. Шунда ук, 72 б.

16. Шунда ук, 84, 104 66.

17. Казанский телеграф.-1906.-21 марта.

18. Мухаметшина Л. М. Либеральное движение в Казанской губернии в конце ХГХ-начале XX вв.: Дис... канд. ист. наук.-Казань,2000.-С.68,73.

19. ТМА, 1 ф., 6 тасв., 339 эш, 25-27, 38,115,122 бб.

20. Шунда ук, 109 6.

21. Шунда ук.

22. Шунда ук, 4 тасв., 3094 эш, 11 б.

23. ТМА, 199 ф., 2 тасв., 409 эш, 31 б.

24 Черносотенец.-1907.-21 февраля.

25 Башка мәгълүматлар күрсәткәнчә, Таланцев кадетларга ияргән (ТР МА, 1 ф., 6 тасв., 364 эш., 246.).

26. Шунда ук, 199 ф., 1 тасв., 573 эш, 52 6.

27. Газета Правых.-1907.-10 июня.

28. ТМА, 1 ф., 6 тасв., 464 эш, 87 б.

29. Шунда ук, 90-92 бб. 1908 нче елда Мельников белән Ефремов урынына А. Н. Боратынский һәм Н. Д. Сазонов сайлана, ләкин болары да монархистлардан читтә була.

 

Алсу Хәбибрахманова,

сотрудник ИИ АНТ