2004 1

Сарман районы архивы турында белешмә

Сарман районы архивы 1930 елда оеша, анда бер кеше эшли баш­лый. Архивка беренче мәртәбә до­кументлар, карточкалардан күренгәнчә, даими сакланышка 1936 елларда кабул ителә башлый. Башта документларга карточкалар тутырылып, тасвирланмый­ча капчыкларда кабул ителеп сакланган­нар. Саклау урыны архив таләпләренә туры килмәгән, подвалда урнашкан бул­ган. Архив хезмәткәрләре Райисполком бинасында ЗАГС хезмәткәре белән бер бүлмәдә утырганнар. 1975 елда архив урнашкан бина сүтелү сәбәпле докумен­тлар шул бинаның беренче катындагы 48 кв. метр урынга күчерелә, биредә 2 бүлмә булып, берсендә документлар ур­наштырыла һәм 12 кв. метр мәйдан эш бүлмәсе итеп билгеләнә. Шул вакыттан башлап документлар фондлар буенча барланып, тасвирланып, ЭПМКга расла­уга җибәрелеп документлар тәртипкә са­лына башлый. Материаллар төргәкләргә бәйләнеп, китап киштәләрендә саклана. 1996 елда архив урнашкан бина сүтелгәч, документлар вакытлыча сәнгать мәктәбе урнашкан таш бинага күчерелә. Бирегә күчкәч документлар тагын бер кат барланып, тышлыклар белән төрелеп, бир­калары яңартылып, топографик күр­сәткечләр язып куелды. Бу бина да ту­лысы белән архив таләпләренә туры ки­леп бетми. Алга таба архив таләпләренә туры килә торган 100 кв. метрдан да ким булмаган мәйдан кирәк булачак. Доку­ментларның сакланышлары һәм торыш­ларына килгәндә — бозылу, юкка чыгу очраклары юк. Хәзерге вакытта архив бүлеге мөдиренең эш бүлмәсе — хаки­мият бинасында, 24 кв. метр бүлмәдә урнашкан. 2003 елда компьютер, һәм кабинетка тулысы белән яңа мебель алынды.


Район архивында хәзерге көндә 16298 данә идарәчелек документлары, 216 данә шәхси состав документлары, 6 фондта 95 данәдә шәхси кешеләрдән тупланган документлар (биредә хезмәт герое, атказанган механизатор, атказан­ган агроном, язучы, колхоз рәисе, сугыш ветераны, РСФСР, ТАССРның атказан­ган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү җитәкчесе документлары бар), 62 фото­рәсем тасвирланып саклана. Бу эшләр дәвам итә.

Районда архив оешкач беренче мәр­тәбә 1936 елда даими сакланышка доку­ментлар колхозлардан (беркетмәләр, төрле хисаплар, күп күләмдәге башка төр документлар) кабул ителгән, тора-бара 1950 нче елларда авыл Советларыннан соңрак башка оешмалардан документлар кабул ителгән. 1975 елда Габдрахмано-ва Әлгимә апа эшли башлап, архив икен­че урынга күчерелгәч кенә китап киш­тәләре булдырылып, документлар төр­гәкләргә бәйләнеп сакланган.

Район архивында беренче оешкан ва­кытларда системалы итеп эшләүче кеше булмый, хезмәткәрләр еш алышына. Баштарак һадиева Мөнәвәрә, сугыш ел­ларында Хаев Җәүдәт, аннан соң Дәү-ләтшина Тәслимә апалар эшли; 1960 ел­дан 1974 елга кадәр — 15 ел дәвамында Батыршин Миңнәхмәт абый эшли; 1975 елдан алып 1990 елның май аена кадәр Габдрахманова Әлгимә Муллаян кызы эшли; 1990 елдан бүгенгәчә Исламова Вәсимә Харрас кызы эшли.

Район архивында саклана торган до­кументлар даими хәрәкәттә, алар — ха­лык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә оешма, предприятиеләр тарафыннан да­ими кулланылып торалар. Архивка кергән гаризаларның күпчелегенә уңай җаваплар бирәбез. Бигрәк тә Хезмәт ве­тераны, Ана даны медале белән бүләкләү турындагы Республика Указлары, шәхси состав, Балалар йортлары документлары­на уңай җавап бирелә. Күмәк хуҗалык­ның беркетмәләре, җирле үзидарә Совет­ларының беркетмәләре, оешмаларның хисаплары буенча мөрәҗәгатьләр күп була.

Архивта саклана торган шәхси фонд документларының берсе — ике Ленин орденлы, ТАССРның атказанган механи­заторы, КПССның 23-съезды делегаты Сираева Фатыйма Сираҗетдин кызы ту­рында.

Бу фондта барлыгы 80 ләп документ саклана. Фатыйма апа үзе турындагы бу документларның район тарихы өчен дә кирәклеген, үзе турында киләчәк яшь бу­ынның белеп торуын күздә тотып, безгә ышанып тапшырды.

Фатыйма апа Сираева — районыбыз­ның иң абруйлы һәм хөрмәтле кешелә­реннән берсе. Фондта Сираева Фатыйма апаның автобиографиясеннән алып, уку курсларына бәйле документлары, фото­лар, күп санлы район, республика мак­тау грамоталары, авыл Советына, район Советына, ТАССР Верховный Советына депутат итеп сайлану турындагы танык­лыклар, мандатлар; партия әгъзасы, де­путат буларак конференцияләрдә, сесси­яләрдә, халык алдында ясаган чыгышла­ры; орден кенәгәләре; республика хезмәт даны китабына кертелү турындагы та­ныклык, персональ пенсия билгеләү ту­рында район Советы Башкарма комите­ты карары һ. б. документлар тупланган.

Менә бу шәхес турында тулырак мәгълүматлар: Сираева Фатыйма апа Сарман районының Рангазар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1939 елны Рангазар җиде еллык мәктәбен тәмам­лый һәм колхозда эшли, аннан Минзәлә читтән торып укытучылар хәзерләү курсына керә, ләкин сугыш башлану сәбәп­ле укуын ташларга мәҗбүр була. 1942 елны Сарманда оешкан тракторчылар хәзерләү курсларында 3 ай укып, 1942 елның апрель аеннан туган авылында тракторчы булып эшли башлый. 1952-1954 елларда тракторчылар бригадиры ярдәмчесе булып эшли. 1954 елның май аеннан тракторчылар бригадирлары хәзерләү курсларында укый, аны 1955 елда тәмамлап туган колхозына «Җи­ңүче») эшкә кайта һәм тракторчылар бригадасын җитәкли. 1952 елда партия сафларына алына.

1950 елның 18 июлендә Ленин орде­ны белән бүләкләнә, ә инде 1966 ел 23 июньдә икенче мәртәбә Ленин орде­ны белән бүләкләнүгә лаек була. 1970 елда аңа Татарстанның атказанган меха­низаторы исеме бирелә. 1970 елда В. И. Ленин юбилеена багышланган Рес­публика хезмәт даны китабына кертелә. 1957 һәм 1959 елларда республика авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнашып, мактау грамоталары ала.


1951-1958 елларда ике чакырылыш Татарстан Верховный Советына депутат итеп сайлана. Бу авыр вазыйфаны да на­мус белән башкара, моның, шулай икән­леге Сираева Фатыйма апага үзенең сай­лаучыларыннан килгән күп санлы хат­лардан күренә, ул аларның берсен дә җавапсыз калдырмаган (хатлар да фонд­та саклана). 1966 елда КПССның 23-съезды делегаты булып катнаша. Чи-стай өлкәсе оешкач өлкә комитеты пле­нум әгъзасы булып сайлана. Күп еллар партиянең Сарман райкомында пленум әгъзасы була. Аны 4 мәртәбә хезмәт иял­әре депутатларының Сарман районы Советы депутаты итеп сайлылар. 30 ел­дан артык туган колхозы «Җиңүче»дә профсоюз комитеты рәисе булып эшли.

Районыбызда яшәп иҗат иткән күре­некле татар язучысы Хәниф Хәйруллин 1975 елда Сираева Фатыйма апа турын­да «Фатыйманың бәхете» дигән доку­менталь повесть язды һәм ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыкта. Си­раева Фатыйма апа 1975-1984 елларда туган колхозында техника паркы мөди­ре булып эшләде. 1984 елдан пенсиядә.

Хәзерге вакытта исән-сау, кадер-хөрмәттә яши, яшьләр һәм мәктәп уку­чылары белән очрашып, үзенең бай тор­мыш тәҗрибәсен уртаклаша.

Әйе, шәхси фондтагы һәр документ­та аның авыр, озын һәм мактаулы гоме­ренең мизгелләре чагыла, ул шулар як­тылыгында ялгызлык сагышын җиңеп, Татарстанның, районның җитешсезлек-ләре өчен көенеп, казанышлары өчен сөенеп, олы тормышының кышына кереп бара.

 

Вәсимә Исламова,

Сарман районы хакимиятенең архив бүлеге җитәкчесе