2004 1

Сөңгеңне куреклек кутәргел...

«Мөнйәтел-гозат»ның укучылар игътибарына тәкъдим ителгән әлеге өлеше сугыш коралларының борынгыларыннан берсе булган сөңгегә багышлана. Аерым алганда, аның белән гамәл кылуда киң таралыш алган мөхдәси сагрый, шами, руми, дәйләми, хорасани кебек ысуллар белән таныштырыла, орыш вакытында аларның берсеннән икенчесенә алыштыру, дошман белән кара-каршы сугышу механизмы бәян ителә.

Шулай ук текстта урын алган сөңге белән эш итүнең күнекмәләре, әлеге коралны куллануда мөмкин булган кайбер хәйләләр, аны ясауның аерым нечкәлекләре турында тәфсилле мәгълүмат зур кызыксыну уята..

Икенче фән

[Сөңге тотмаклык]

Тәшдид (сөңгене һөҗүмгә әзерләп тоту) хорасани кадим улдыр кем, сул кулың белән сөңгене бер аршын микъдары йөгән белән бергә тотасың. Кулың йөгәннең аскы өлешендә була, [сөңгенең сабын] атның сыртына ябыштыра тоткыл. Уң кулың белән сөңгенең төбеннән дүрт бармак микъдары арткары куеп тоткыл, сөңгең җиңеңә кермәсен. Уң кулыңны билбавыңа сөңге төбе белән ябыштыра тоткыл, уң беләгеңне, уң терсәгеңне уң яныңа ябыштыра тоткыл. Кулыңны нык озаткыл, ат өстендә кыешрак утыргыл. Сөңгенең очын атның сул яңагына тидеребрәк [куй]. Сул өзәңге өстенә аз гына таян, ияреңнең утырыр җиреңне, аякларыңны элгәргә хәленнән кузгатмыйча [утыр], [атның] сырты, атның колагы, сөңгенең очы - барчасы бер турылыкта тигез булсын. Кайчан бу тасвир кылганнарым кебек [эш] кылмасаң, йөзең, күкрәгең ачылыр. Бәс, бу җитешсезлектән сиңа сөңге йөк [авыр] булыр. Бәс, бу эшләрдә нык саклангыл кем, болардыр: кайчан уныңа тәшдид кылырга теләсәң уң кулың белән сөңге белән йөгәнне бергә тоткыл, сул кулың белән ничек тоткан [булсаң]. Сулыңны [кулыңны] уңың [кулың] җирендә сиңа ничек тасвир кылсам [шулай] тоткыл. Сулыңа тәшдид кылганда сиңа тәшдид хорасани дип [ничек] зикер кылсам, бу сыйфатлы кылгыл, икенче [төрле] шәрек кылмаклыкка мохтаҗ түгел. Бәс, моны бу җирдә фәһем иткел, акылыңда яхшы тоткыл, онытмагыл.

Тәшдиди мөхдәси сагрый улдыр кем, сул кулың белән сөңгенең төбеннән дүрт бармак микъдары куеп йөгән белән тотасың. Кулың йөгән өстеннән була. Уң кулың белән сөңгенең югары ягыннан бер аршын микъдарыннан аз гына артыграк [куеп]тотасың. Кулыңны күп чыгармыйча [сузмыйча] чәнечәсең [дә], тиз [генә] тәшдидкә кайтасың. Атыңның уң яңагы белән [ягыннан] бу тәшдидне кылганда аз гына китәр кирәк ятып йөзеңне саклар кебек булып кыласың. Артка бик ятма [авышма] кем, ул зур гаептер. Сул янга тәшдид кылу [шулай ук] моның кебектер. Бу китап эчендә ни урында сиңа тәшдиди мөхдәси сагрый дип зикер кылсам, бу сыйфатлы [итеп] кыл [башкар].

* * *

Тәшдиди шами улдыр кем, уң кулың белән сөңгенең төбеннән бер аршын микъдары югары тотып култыгыңа кысасың, сөңгене ат яңагына терисең. Кайчан сул яныңа тәшдид кылырга теләсәң, сөңгене сул яныңа кичер: атыңның башыннан ашырып уң кулыңны сөңге тоткан җирдән тибрәтмичә, сөңге төбен култыгыңнан чыгармыйча. Әгәр үз-үзеңә инансаң, уң кулың белән ничек гамәл кылсаң, сул кулың белән [дә] шулай гамәл кыл. Әмма бу минем катымда бик зәгыйфьтер. Бу тәшдид белән фарислар Фарисларны алдарлар. Бу китапта кайсы урында сиңа тәшдид шами дип зикер кылсам, бу сыйфатлы [рәвешле] кыл. Әмма сул кул белән тәшдид кылганны аз күрдем. Барча галәм уң кул белән кылыр. Мәгәр фарис сулагай булса, ничек тасвирласам [шулай эшләр].

* * *

Тәшдиди дәйләми улдыр кем, уң кулың белән сөңгенең төбеннән өч аршын микъдары югары тотасың. Аягыңны сөңгенең астында тотасың. Сөңге уң кулың өстендә беләгеңә терәлеп тора. Бу баб бик зәгыйфьтер. Вәссәлам.

* * *

Хорасани кадим йөгән белән тәшдид кылганда улдыр кем, сулыңа мөшәддәд (сөңгенең чәнчү өчен тотылу рәвеше) икән, сиңа ничек тасвирласам, теләсәң [шулай] кыласың. Атның башы өстеннән уң кулыңны сөңге төбеннән китергел. [Сөңге] төбен алдыңнан кичер, сул кулыңның беләгенә терә, нык булсын, очы җиргә төшмәсен. [Сөңге] очын атның янына кичер, йөгәнне уң кулың белән алып, [сөңгене] сул кулың [белән] тоткан урыннан тот. Сул кулыңны түбәнгә төшереп [сөңгене] уң кулың [белән] тоткан урыннан тот. Сул кулыңны сөңге белән сул яныңда кушагыңа беркет. Әгәр сөңгене сулыңа кайтарырга теләсәң, уңыңа ничек кайтарсаң, антик [шулай] кайтар. Бу китап эчендә ни урында тәшдиди хорасани [турында] зикер кылсам, бу сыйфатлы кылгыл.

* * *

Кайчан кем тәшдид хорасанидә мөхдәси сагрыйга алыштырырга теләсәң, сөңге яхшы йөрсен [өчен] сул кулыңны бераз бушатып, уң кулың белән сөңгене этә биргел. [Сөңге] төбе сул кулыңда йөгән белән бергә булсын. Сөңгенең очын атның уң янына кичер. Йөгәнне кулыңа алып, сул кулың тоткан урынны тот. Аннан соңра тәшдид кылгыл. Әгәр [сөңгене] сулыңа алыштырырга теләсәң, моның кебек кылгыл.

Кайчан кем тәшдиди мөхдәси сагрый эчендә [сөңгене] сулыңа алыштырырга теләсәң, уң кулыңны сул кулыңа җиткәнче түбәнгә шудыр. Йөгәнне уң кулыңнан сөңге түбәненнән сул кулың белән уң кулыңнан алгыл. Сөңге очын атның сулына кичергел. Кайчан [сөңгене] уңыңа алыштырырга теләсәң сул кулыңны уң кулың тоткан кебек тотгыл.

Сагрыйны алыштыру будыр. Бу китапта ни җирдә кем сиңа мөхдәси сагрыйны алыштыру дип зикер кылсам, бу сыйфатлы кылгыл. Әмма белгел кем, бу алыштыру, бу тәшдиди минем катымда гамәлләрнең яхшысыдыр. Моның белән мин зәгыйфь кол фарислар белән чәнчешермен Тәңре ярдәме белән.

* * *

Шамиләрнең алыштыруы юктыр. Әмма боларның алыштыруы улдыр кем, сөңгенең очын атның сул янына вә йа уң янына сөңге төбен чыгармыйча кичермәктер. Вәссәлам.

* * *

Шамидән сагрыйга алыштыру улдыр кем, сөңгенең төбен култыгыңнан чыгарасың, сул кулыңа алып уң кулың белән йөгәнне аласың. [Сөңгене] җиреннән тибрәтмичә тәшдиди мөхдәси сагрыйны кылгыл кем, бу алыштыру яхшы алыштырудыр.

* * *

Кайчан сөңге гыйлемен өйрәнергә теләсәң, атның яхшысын алырга кирәк. [Аның] аяклары нык, үзе юан, бер эш өйрәнергә теләкле булсын; холыксыз, сулышы чикләнгән булмасын, яхшы чабышкы булсын, авызы каты булмасын аның өчен: бу сыйфатлы атларны өйрәтү кулай булыр. Аннан соңра аләтеңне [ат әсбапларын], аеруча каешыңны нык кылгыл. һич кемсәгә каешыңны ышанып тапшырма, үз кулың белән беркет. Әгәр башка кеше [каешны] ныгытса, [атка] менәр чакта саклык иткел. Аннан соңра йөгәнне иярнең алгы кашына якын килгәнче кыскарткыл. Итәгеңне арттан билеңә кыстыр. Әгәр теләсәң, киемеңнең эчке ягында элә торган төймә текгел. [Атка] менгәннән соңра төймәләгел. Боларны барча фарислар кылып торырлар. Әмма итәкне билгә кыстыруны начар күрермен. Вәссәлам.

Сөңге шуның өчен уртача булсын: әгәр юан булса, кулда яхшы тормас, ничек кенә көчең җитсә [дә] бар- . маклар аның өстенә яхшы тотылмас. Сөңгең җиңел булсын. Гаепле җиңел[е] гаепсез авыр сөңгедән яхшырактыр. Әгәр син көчле, куәтле булсаң, авыр [сөңгене] күтәрмәккә җиңел, синең кулыңда аннан яхшырак килер. Син аның белән гамәл кылмакка теләгән кебек куәтле булырсың, ничек көчең җитсә, [шулай] коралыңны җиңел кылгыл, аерым алганда, сөңгеңне. Вәссәлам.

Сөңгеңне орыш вакытында ун аршын кылгыл. Моннан кыска булса зарары юк. Аннан соңра камчыңны шул бармакларың арасына алгыл. Камчыңның озынлыгын дүрт карыш кылгыл, элдереген зәгыйфь кылгыл аның өчен кем, аратирә булыр җәяүле кеше фарисның камчы сабын тотып [аны атыннан] түбәнгә тартыр. Кайчан элдерек нык булса хәвефтер кем, [фарис] егылыр. Кайчан [элдерек] зәгыйфь булса - өзелер. [Түбәнгә тартучы] ул кеше аның белән мәшгуль булыр, [ә] фарис теләгәнен кылыр. Кайчан кем бу гамәлләрне өйрәнмәклеккә ният кылсаң, аларны сиңа зикер кылдым. Сиңа табигать вә гадәт булганчы күп гамәл кылгыл.

Кайчан кем куәтле булсаң, сиңа ничек тасвирласам, сөңгене кулыңа шулай алгыл. Уң кулың белән уң яныңда [сөңгене] уртасыннан тотгыл. Уң кулың, сөңге уң ботыңның артында ияр кашына бәрабәр булсын. Сөңгенең очын атның уң колагына бәрабәр күтәребрәк тотгыл. Сөңгенең төбен саклагыл, җиргә тимәсен. Җир белән аның арасы бер аршыннан артыграк булсын. Аннан соңра чыгып, атыңны сул яны белән акрынлык белән мәйданга салгыл, [мәйданга] әйләнүне киң баглагыл. Сиңа ничек баскычлап әйтсәк, акрын йөреш белән, ашыкмыйча мәйданны әйлән. Аннан соңра сөңге очын атның сул янына кичергел. Аннан соңра сул кулың белән уң кулың [белән] тоткан җирдә йөгән белән бергә акрын тоткыл. Сөңге очы сул өзәңгегә бәрабәр булсын. Сөңгенең ике очын тиң күтәргел. Аннан соңра уң кулыңны сонгыл: уң ботың артында иярнең арт кашы бәрабәрендә сөңгене түбәненнән тоткыл. Моның өстенә [мәйданда] ике әйләнә кылгыл. Аннан соңра уң кулыңны башыңнан югары күтәргел. [Сөңгене] сул кулыңда күреклек ишарәт белән туры утыртып куй. Сөңгене уң кулың белән сул кулың тоткан җиреннән югарысыннан тоткыл. Шулай итеп, моның кебек [мәйданда] бер әйләнә кылгыл. Аннан соңра сөңгене кулың белән башың өстенә күтәргел, сөңгең очы уң яныңа килгәнче, кулың сөңге түбәнендә булганчы сулыңа түндергел. Сөңгене очын бераз түбәнгәрәк кылып аркылы тоткыл. Сөңгенең ике очын ике өзәңгегә бәрабәр кылып, боларны барча атның сул яны өстендә [мәйданда] әйләнә кылыр икән, кылгыл. Моның өстенә бер әйләнеш[не] тәмам кылгыл. Аннан соңра сөңгенең тәбене башыңнан кичергел сөңге уң кулың өстендә булганчы, очы атыңның уң яңагы белән булганчы. Моның өстенә бер әйләнеш тәмам кылгыл. Аннан соңра сөңгене алга чыгаргыл, сулыңа тәшдид хорасани кылгыл. Ике тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра сөңгене атның башы өстенә хорасанига алыштыру кылгыл. Аннан соңра йөгәнне алыштыр, һәрбер алыштыру вә түндерү кылганыңда атыңны ул тараф кайтарып кылгыл. Аннан соңра уңыңа тәшдид кылгыл, атыңны йөрт, алыштырып уң яныңа чыгаргыл. Моның өстенә ике әйләнеш кылгыл. Аннан соңра сөңгене имтинагка (сөңгене һөҗүмнән соң кире кайтару) кайтаргыл. Атыңны уң янга кайтарып, сулыңа имтинаг кылгыл. Атыңны тизчә сул яныңа түндер сөңге очы эчкәре караганчы, атың аның өстенә кайтканчы. Моның өстенә ике тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра сөңгене тәшдидкә түндер, тәшдид кылгыл. һәрбер тәшдидтә, имтинагда, сөңге очы әйләнә эченә карау кирәк, ат ул кул [тараф] өстенә әйләнеш кылганчы сөңге очы анда карый. Аннан соңра сөңгене сулыңа туп-туры тәшдид кылып ярты мәйдан кадәренчә атыңны туры чыгаргыл. Аннан соңра сөңгене сул кулың эчендә буш куеп, очын яртысына кадәр югары күтәргел, кулыңда су кебек аксын [йөресен]. Атыңны, сөңгеңне [хәрәкәтсез] тотма. Сөңгене акрын тотып урыныңа килгәнче акрын-акрын хәрәкәт кылгыл. Кайчан теләсәң сөңгене арткары аударасың, һәрбер җирдә уң кулың белән сул кулың эчендә тарта-тарта кайтармагыл, ул бик гаептер, фарислар катында начардыр. Әмма башта әйткәнем кебек кылгыл.

* * *

Башлангычның ахыры улдыр кем, йөгәнеңне сул кулың белән тотып, сөңгенең очын уң кулыңа аласың, уң ботыңның артында тотып җиргә төшерәсең. Аннан соңра гамәл кылмаклыкка яхшы булсын өчен атыңда йөреш белән ярты мәйдан кадәренчә, халык йөзеннән ерак булганчы чыгасың. Гаеп булса - күренмәс. Аннан соңра атыңны акрын алмаштыру белән чыгаргыл, сул яны белән ике тапкыр әйләнеш яса. Аннан соңра сөңгене башың өстенә күтәр, арткарыдан уң кулың белән сул яныңа ничек кем имтинаг, алыштыру кылган кебек. Аннан соңра сөңгенең очын сул кулың белән тотгыл, йөгәнне уң кулың белән тоткыл. Аннан соңра атыңны уң кулы [тарафы] өстенә кайтаргыл, сөңгене сул яныңа юнәлтәсең икән, сул кулыңны сөңге очы белән сул ботыңның артыннан тоткыл, уң кулың белән ничек сөйрәсәң, төбен [шулай] сөйрәгел. Моның кебек ике тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра сөңгене уң кулың белән элек ничек тотсаң, [шулай] тотгыл. Атыңны түндер. Сөңгене сул яның өстенә куяр[сың] икән, ике тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра уң кулың белән сөңгене [шулай] куй, сул яныңа килсен. Төбе белән тәшдиди хорасани кылгыл. Атыңның сул яңагы белән бергә тотып бер тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра сөңгене уң яныңа шудыр төбе йөгән белән бергә сул кулыңда булганчы. Очы арткары карасын. Аның белән туктатмыйча бер тапкыр моның кебек әйләнеш кылгыл. Аннан соңра уң кулың белән сөңгене һөҗүмгә әзерләп тотудан кайтаргыл, атыңның сул колагы өстеннән тизчә кичкәнче алга озаткыл. Тәшдид хорасани кылгыл, атның сул колагы өстендә бу эшне әйләнеш кылыр икән, бер тапкыр кылгыл. Моның кебек әйләнеш кылгыл, аннан соңра атның башы өстеннән йөгән белән бергә нәкыли хорасани кылгыл. Уңыңа нәкыль кылыр икән, атның башын түндер. Аннан соңра сөңгене арткары шудырып уңыңа, сулыңа һөҗүмгә әзерләнгән кебек тот. Аннан соңра сөңгене алга кайтаргыл. Сулыңа тәшдид хорасани кылгыл. Аннан соңра сөңгене яртысыннан тикле сул кулыңда шудыр; атыңны, сөңгене [хәрәкәтсез] тот.

Өченче башлангыч кылмаклык улдыр кем, сул кулың белән сөңгене, йөгәнне тотасың. Сөңгенең очын уң кулың белән төбен җиргә сөйрәтеп тотасың. Аннан соңра сул яныңа ике тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра кулыңны сөңге белән күтәреп сул кулыңа салгыл, төбе алга булсын. Сөңге төбе ат башына якын булганчы ияр эчендә бераз гына борылгыл, моның кебек ике тапкыр әйләнеш кылгыл. Аннан соңра сөңгене сул иңең өстеннән төбен ат башы өстеннән уң янга кичергел. Аннан соңра сөңге очын кулыңнан куй, муеның тирәли әйләнсен. Уң кулың белән тоткыл. Аннан соңра уртасыннан тоткыл, башың өстендә ике тапкыр әйләндер, уң кулың белән өстенә салгыл. Аннан соңра сул кулың өстенә салгыл, муеның тирәли әйләндергел. Уң кулың тиз тоткыл, ике тапкыр әйләндергел. Аннан соңра уң кулың белән атыңның күкрәге өстендә әйләндергел. Сул кулың белән тиз тоткыл. Сөңгене уң кулыңа алгыл, кулың өстенә килгәнче башың өстендә ике тапкыр әйләндергел. Аннан соңра билең өстеңдә әйләндергел, ботыңның түбәнге өлешендә әйләндергел. Аннан соңра сөңгең алга чыгарып уңга, сулга тәшдид имтинаг кылгыл.

Борынгы фарислар әйтмешләр кем, фариска егылмагы йахуд сөңгесе йә коралы төшмәке ирмәс. Әмма фариска гаеп улдыр кем, ат өстендә начар утырса, атта яхшы, нык булмаса, осталыгы аз булса, күп хата кылса, фарислыкта чара аз булса. Боларны зикер кылдылар кем, фарисның матур табигатьләре, өлгергәнлек көче дип, ягъни ат өстендә төп-төз, тип-тик, бөгелмичә, иелмичә, [иярдән] тышка хәрәкәт кылмыйча уйнамаклыгы дип. Минем катымда болар фикер кылганнары кебектер. Иллә анчасы бар кем, минем катымда фарисның чәнечмәке әгъәййәбел-гъүйүбүн вә әфзахел-фәзаихтыр, ягъни аннан олуг гаеп юктыр аның өчен кем, ул фарислар кем дәгъва кылып чәнечерләр, аларның өстенлекләре дәгъва кылмыйча чәнечкән кешеләрнең өстенлекләреннән артыграктыр.

* * *

Бу баб орышта дошманга каршы чыгу [турында] бабтыр. Белгел кем, һичкемгә: якыныңның, өй караучыларыңнан, дустыңнан, өй дошманыңнан дошман уйнаганда йахуд орыш вакытында каршы чыкмассың, иллә ул синең өстеңнән җиңү булуын теләр. Шулай булгач, гафил булмау, буш тормау, курыкмау кирәк, әгәр болай кылыр булсаң. Ул синең өстеңнән җиңсә, чәнечсә, аны ул ыргыткан [дип] уйламаслар. Ул дошман фарислар катында фәлән җиңелде дип зикер ителер. Шулай булгач, күзең[не] ачкыл, яхшы уйнагыл. Күз ачыклыгы дошманны таркатудан яхшырактыр. Сиңа васыятем улдыр кем, орышта гамәл кылмыйсың, иллә яхшы ат өстендә мәгәр кем зарурәт була. Күп атлар бардыр кем, алары орышта менмәгә ярамас; берсе[нең] башы каты, берсе тешләшә [торган] ат, берсе холыксыз ат, берсе нык иркә ат, берсе бер күзе сукыр ат. Болар өстендә орышу яхшы түгел дип торырлар. Әмма мәйданнарда, әйләнешләрдә, мәликләр хозурында уйнамассың. Иллә ышанычлы, сыналган, йөгерек булган бер ат өстендә, тыныч, җиңел ат булган, авызы каты булмаган, син әсбабыңны, киемеңне, барча әзерлегеңне тигез кыласың. Әгәр болар әзер булса чәнчешкел, юк ирсә һич кем нәрсәгә ташланма. Әгәр дошманыңның сөңгесе синең сөңгеңнән озын булса, [аныкын] кисергел, һич оялмагыл. Әгәр кыска булса, дошманыңа белдермәгел. Белгел кем, әгәр син бу баблардан белеп дошманыңа [сөңгеңне] ыргытсаң, чәнчелерсең. Аннан соңра синең белән йахуд көбәң белән, сөңгең белән сәбәп кылсаң, сиңа гаеп вә оятлык кирәк булыр. Фарис ул ат өстендә чәнчеш кылыр, мохтаҗ торыр [өчен] ул ат өйрәнгәнче берничә вакыт аны менәр. Әйтемешләр кем, фарис сөңгегә ярар ул атны белмәклеккә аның өчен мохтаҗ булыр: бу эштә күп мәгънәләр бар, [чөнки] атта булынган бу минем васыятьләремне бу бабта фәһем иткел. Күп кешеләрне күрдем, [алар] кайчан чәнечтеләр, моның кебек эшләр белән сәбәп кылдылар - болардан ишетелмәде. Бәс, күзең ачкыл, гафил булмагыл, орыш вакытында чәнчелде, җиңелде димәктән, тырышмыйча качты димәк яхшырактыр. Бәс, ярагың бар ирсә уйнагыл, юк ирсә уйнамагыл. Кайчан кем фарис белән чәнчешмәгә чыксаң, сиңа васыять кылганым кебек яхшы ат менеп, сөңгеңне кулыңа алгач, аның сөңгесе белән бер төз җирдә каршылаштырарак хөкем бирмә, киемеңне нык кылгыл, барча әсбабыңны нык кылгыл, йөгәнеңне кыскартып, дошманыңнан ике йөз аршын микъдары җир ерак торгыл; сөңгеңне уң яныңда әкрен тотып, очын бераз гына югарырак күтәреп, ияреңдә тик утыргыл, иелеп утырмагыл. Дошманыңа тәэсирле караш кылгыл, атыңны тиешле халәткә китергел, синнән тәэсир алсын, гүя син аны [дошманыңны] ат өстендә иярдән алырсың. Аннан соңра мәйданның аркылысына илле аршын микъдары җирдән артыграк сәйәр кылгыл. Кайчан кире борылсаң, йөзеңне аңа таба бор, аркаңны дошманың ягына кылмагыл. Сөңгеңнең очын ни хәлдә булса [да] дошманның сурәтеннән китәрмәгел. Ул тәэсир белән күрендең, [сөңгеңне] ул рәвешле әзерләп сәйәр кылдың [шул рәвешле] берничә тапкыр сәйәр кылгыл. Аннан соңра [тик] торгыл, дошманыңа бакгыл кем: ни кылыр, аякларын ничек басар, атта ничек утырыр, йөгәнне ничек тотар икән. Әгәр күзе ачык, бу эшләрдә оста булса, сиңа мәгълүм булыр. Әгәр оста булмаса, [шулай ук] мәгълүм булыр. Аннан соңра акрынлык белән элек һөҗүмгә ничек әзерләнгән булсаң, [шулай] һөҗүмгә әзерлән.' Аңа шулай күргәзгел кем, гүя аңа якын барырсың. Аннан соңра сөңгеңне алга чыгаргыл, сул яныңа тәшдид кылгыл, аның өстенә һөҗүм ит. Әгәр сиңа каршы торса, син аңа якын килсәң, сөңгене атың[ның] башы өстенә куй, кайчан нык әйдәп якын килсәң, тизчә арты ягына кичмәкне кара, гайрәт кылып артына кичә күргел. Кайчан артына кичсәң, һич аерылмагыл, киселмәгел [калма]. Әгәр мөмкин тапсаң, чәнечкел, әгәр дошманың туп-туры качса, чыкса - аркасы ачык калыр: ул вакытта чәнечкел. Әгәр уңына түнсә, мәйданны сиңа тар кылса, син аның артына кичкәнең кебек, бәс, син [сөңгеңне] уңына юнәлт. Сиңа бу эштән үзгә эш калмады, бәс. уң янын эзләгел. Әгәр сиңа мәйдан бик тар булса, йөз кайтаргыл, мәйданнан чыкгыл. Каршысына икенче тапкыр һөҗүм ит, гаҗәпләндер. Атыңның тәрбиясенә, әзерлегенә башлама. Саклангыл, син кылганыңны [дошманың] сиңа кылмасын. Аннан соңра кайткыл, һөҗүм ит. һәрбер һөҗүм кылганда аны гаҗәпләндер: сөңгеңне сулыңа тотып каршы кергел. Кайчан аңа якын килсәң сөңгеңне уңыңа нәкъли сагрый кылып, уңыңа тот. Әгәр ул кеше сиңа хәрәкәт белән йөрсә, сөңгеңне аның сөңгесе өстенә кылмакны онытмагыл. Әгәр ул синең бу һөҗүмнәреңне өйрәнсә, начар булыр. Аның өстенә бер һөҗүм кылгыл: кайчан аңа якын килсәң аңа элеккеге кебек нәкыль кылыр [итеп] күргәзгел, вәләкин нәкыль кылмагыл. Атыңны аңа бераз якын кылгыл кем, ул сине [сөңге тоту] ысулын алыштырыр дип [ул да] алыштырыр. Бәс, аны сулыңа тот кем, ул хәлдә син сөңгене сулыңа тәшдид сагрый кылмыш буласың. Бәс, син аны [сөңгене] уңына элеккеге кебек алыштыру [вакытында] табарсың, бәс, сулы ачык калыр. Әгәр ул аны аңласа, сөңгесен сулына алыштырырга теләсә, ул алыштыру [белән] мәшгуль булыр. Син аңа форсат табарсың: чәнечкел. Бу гамәлләрне күп кешеләр кылырлар. Син дә яхшы фәһем иткел кем, даимә[н] гамәл кылырсың.

* * *

Бу баб дошманга каршы торып чәнешмәклекне бәян итәр. Сөңгене атның ике колагы арасында туп-туры шами тотып дошманыңа һөҗүм иткел, якын баргыл. Кайчан якын килсәң, сөңгесен уңына юнәлткәнен күрсәң, бәс, син сулыңа юнәлт. Әгәр ул сулына юнәлтсә, син уңыңа юнәлт. Инде шами тот, тәшдид сагрый кылып тотма. Дошманың өстенә сөңгене шами тотып уңына-сулына тиз-тиз һөҗүм кылгыл, аңмаң булсын, сөңгене кайсы яктан салырыңны белмәсен. Кайчан якын килсәң, сөңгене аның өстенә җиңәрлек һөҗүм ит. Саклангыл, ул сиңа син аңа кылганың кебек кылмасын. Бу эшләрне яхшы фәһем кылгыл, онытмагыл, иншаллаһу тәгалә.

* * *

Бу баб дошманга каршы тармаклыкны бәян кылыр. Дошманыңа бер вакыт уңына, бер вакыт сулына һөҗүм итәргә кирәк. Аннан соңра уңына нәкъли сагрый кыласың, дошманны каршы табасың, дошманнан каршы торасың. Ул аның [сөңгесе] белән әзерлекле булганчы сөңгең белән сөңгесен орырсың. Син моның өстенә даим[и] монтик һөҗүм итәрсең дип кайчан ул аның [сөңгесе] белән әзерлекле булса, шул рәвешле уйласа, алыштыргыл, аңа элеккегедән якын килгел, уң кулыңны арткары сонгыл, сөңгең төбеннән тотып якын килгел, дошманың йөзенә йә күзенә чәнечкел. Ул хәлдә кем белгән[чә] син һич хата кылмассың аның өчен кем, чәнчелгәндә сөңгең нык озынаер. Әгәр тизчә кире алмасаң хәвефтер, ул сине чәнечер. Бәс, монтик эш кылмагыл, белерсең кем һич хакта кылмассың. Сөңгеңне йөгән берлән бергә тизчә тартып, [үз] урынына кайтарып тәшдиди сагрый кыла белерсең. Бәс, боларны чынлап белгәннән соңра бу гамәлне кылгыл. Бу гамәл эчендә олуг хата бардыр. Сөңгене бушка чыгарганда әгәр оста булмасаң, хәвефтер. Сөңгең очы җиргә төшәр, син ачылырсың [һәм] ул сине чәнечәчәк. Бәс, саклану кирәк кем, аны чәнечкәндә синең сөңгең аның сөңгесе өстендә булсын. Кайчан җитешеп аны чәнечсәң, атыңны, үзеңне бик саклагыл, уңыңа янтай. Сиңа аның сөңгесе җитешкәнче кичә күргел. Әгәр син аңа җитешеп чәнчә белсәң, сөңгеңне тизчә [үз] урынына кайтаргыл. Кайта төшеп аның сөңгесен астан оргыл, сөңгесе иңсәсенә төшсен, [ә] син теләгәнең[не] кылгыл, вәссәлам.

Белгел кем, һич [тә] фариска юлыгып аңа якын бармагыл, иллә атыңны гаять тыныч тот. Теләгәнең кебек эшләгәнче, ягъни ул атка чәнечкел кем, ул ат синең теләгәнең кебек кылынсын. Дошманга каршы бармастан элек синең ачык урыннарыңны, атыңның ачык урыннарын каплыйсың. Кайчан дошманга якын барсаң боларны яхшы саклагыл. Барча эштә асыл будыр, моны онытмагыл кем, барча капма-каршы торуда таяныч аның өстендәдер.

* * *

Бу баб дошманга бер төрле каршы һөҗүм кылмаклыкны бәян кылыр. Сөңге төбен уң кулың белән тотып очын югары күтәреп уң чигәң өстенә салып дошманга һөҗүм кылгыл. Әгәр теләсәң, сөңгене тәшдид кылгыл, ерактан дошманың өстенә салгыл. Әгәр теләсәң, [сөңгеңне] кайсы яктан саласыңны белдермичә, дошманыңны аптырат. Бәс, кара: ул сөңгесен кайсы яннан салыр. Син аны буш яныннан салгыл. Әгәр ул оста булса, сөңгесен ат башы өстенә тизчә алыштырып синең якка юнәлтсә, бәс, ул чакта ул отышлы булмас, [сөңгесен] алыштыру белән мәшгуль булыр. [Ул вакытта] син аны чәнчә күргел. Саклангыл, аның сөңгесе синең якта икән, кермәгел аның өчен, аның синең сөңгең кебек сөңгесе бар, синең кулың кебек кулы бар. Синең сөңгең аңа җитеп бер-берегезне чәнечмәк фарислар катында гаептер. Бәс, моның кебек гамәл кылмаклыктан саклангыл. Әгәр сөңгесен сул кулың өстенә алып чыксаң, ничек тасвирласам, уң кулың белән кылган кебек кылсаң - бу гамәл гарип гамәлдер. Моның белән аз гамәл кылырлар. Дошманың өстенә бер гамәл кылырсың кем, аны һич күрмәгәнне. Бәс, бу эшне эшләмәс, мәгәр ул кеше үзен бизәр.

* * *

Бу баб дошманга [каршы] сөңгене сагрый тотып чыкканлыкны бәян кылыр. Сөңгенең төбен уң кулың белән очын югары күтәреп тоткыл. Төбен кулыңнан ботын өстенә куйгыл. Дошманга аның кебек һөҗүм кылгыл: кайчан якын булсаң, ни урыны ачык булса, сөңгене аңа салгыл. Тәмам.

Сөңгенең төбен уң кулың белән тотып атның уң яны күкрәгенең каешы өстенә куйгыл. Очын һавага туры күтәреп һөҗүм кылгыл. Кайчан якын килсәң, кайсы янга теләсәң, [шунда] тәшдид кылгыл.

* * *

Бу баб ул бабтыр кем, уң кулың белән сөңгене очыннан тоткыл, алыштырып мәйданның киңлегенә чыккыл. Бу эшне туры чыкканда кылгыл, кире килгәндә кылмагыл. Кире кил, дошманыңа якын килгел. [Сөңгеңне] алыштырып кайчан якын килсәң, синең белән аның арасында йөз аршын микъдары җир калса, сөңгене алга чыгарып уң кулың белән уртасыннан тоткыл. Атыңны йөретеп, дошманыңа каршы кереп, сөңгеңне тәшдидкә салгыл.

* * *

Бу баб дошманга каршы чыкмаклыкны бәян кылыр. Әүвәлдә сиңа ничек тасвир кылсам, дошманга каршы тәшдид хорасани кылып чыккыл. Аның өстенә курыкмыйча килгел, кайчан якын килсәң, сөңгенең төбе белән алыштыру кылыр кебек ишарәт кылгыл, алыштыру кылмагыл. Ул уң янына алыштыру кылыр, син атыңны аз гына уңыңа түндер, аны сулы өстенә табарсың. Әгәр ул җитез булса, сөңгесен сулына тизчә кайтарса, [син дә] алыштыру белән кайтар. Бәс, син аңа ул вакытта форсат табарсың: уңың белән, сулың белән чәнчерсең. Әгәр дошманың алыштыру кылмаса, сиңа һич хәйлә мөмкин булмас. Бәс, атыңны акрын йөреткел, кайчан [дошман] синең бәрабәреңә килсә, аты ягына түн, сөңгеңне дошманыңа җитештергел, ул синең алдыңа төшәр. Әгәр [сөңгесен] сулына чыгарса, һөҗүм кылып, кереп чәнечкел. Ничек җитез булса да, сулына сөңге чыгару көчле булмас.

*  * *

Бу баб ул бер төрлек дошманга каршы чыкмаклыкны бәян кылыр. Дошманга тәшдид хорасани кылып һөҗүм кылгыл. Кайчан [аңа] якын килсәң, сөңгеңнең төбен уң култыгыңа кыстыр, уң кулың белән тәмам күтәреп ишарәт кылгыл, сине [сөңгеңне] алыштыра дип уйласын. Ул уңына алыштырыр. Аннан соңра кулыңны тизчә сөңгенең төбенә кайтаргыл. Ул уңына алыштырыр. Син аны сулы өстендә табарсың. Бу эшләр әзер булмас мәгәр кем йөгән тотмак белән җитез булырсың. Атыңны ул юлдан йөрткел, аның [дошманың] күзе синең сөңгең белән мәшгуль булыр. Бәс, син җир [ара] кыскартмак белән мәшгуль булгыл, хаҗәтеңә җитәрсең. Мин бу эшләр белән бу сәнгать эчендә осталыкка дәгъва кылган күп кешеләрдән өстен булдым. Кайчан кем фарис эшендә җитез булса, сөңгесен шамидан сагрый мөхдәсигә түндерсен, сагрый мөхдәсидән хорасанига, хорасанидан шамига, сагрый мөхдәсигә түндерсен, бер ысулда гына гамәл кылу кирәкмәс. Калган ысулларны куяр, вәләкин аңа кирәклесе улдыр: барча ысулларны белер, һәр ысулны урынында кулланыр вә кирәк вакытында эшләр.

*  * *

Бу баб дошман белән әйләнүне бәян кылыр. Кайчан дошманың белән әйләнмәклеккә куалаучы йә качучы булып чыксаң, дошманыңны җитез күрсәң, качучы чигеннән бәрабәр чигенә чыккыл. Кайчан дошманыңнан курыксаң, сөңгене тоткыл, атыңның арт [аягы] сеңере катыннан алыштыр. Кайчан дошманны син эзәрлекләсәң, әйләнәне тар кылгыл. Уң яныңа түн, әйләнәгә кергел, сулыңа түн. Бу ике түнүдә икегез арасында җир [ара] киң калыр. Икегез бер вакыттан ул [бер-берегезгә] каршыга кайтырсыз. Сиңа тасвир кылдым, әгәр чәнечә белсәң, анда чәнечкел, юк ирсә артына әз генә түн, [сөңгене] алыштыру белән мәшгуль кылгыл [ул синең] алдыңда [сөңгесен] алыштырганчы. Йөрешеңне йомшак кылгыл, аны узмагыл, алдына төшәрсең йахуд ул синең өстеңә ташланыр, сине чәнечер. Дошманыңа һич һөҗүм итмә, аңа таба кермәгел, аның сөңгесе синең өстеңә юнәлтелгән икән, мәгәр синең сөңгең озын булыр. Дошманың өстенә кермәгел мәгәр [аны] ачык тапсаң [да]. Дошманыңны әйләнәдә таләп кылсаң, аннан җирне [араны] син аңа җиткәнче аз гына, аз гына якынай. Әгәр теләсәң, иншаллаһу тәгалә, аннан бик саклангыл, синең өстеңә уңыңа түнмәсен, син аның уңына төшәрсең. Бәс, бу урында шамины, сагрыйны куллан.

Ошбу эшләрдә сөңгең эчкәредән булсын, атың аның өстенә әйләнеш кылсын. Кайчан фарисны мәйданда эзәрлекләсәң, уңына, сулына түн. Аннан дошманны каршыга салгыл.

Шами белән кайчан якын килсәң уңыңнан сөңге белән ыргак кебек тотып йөзенә [чәнечкел]. Сөңгенең алдыннан уң кулың белән тотып, аның сөңгесен югарысыннан оргыл. Аз гына кайта төшкел, анда җир якынайта белерсең. Синең сөңгеңне аның сөңгесе өстенә тотып шудырып чәнечкел, мотлакан чәнечелер. Тәмам.

* * *

Фарислардан бәгъзеләре дошманы алдына төшсә, атыннан төшәр, җирдә торып дошманны сөңге белән табар, ничек теләсәң аның кебек чәнечер. Аның өчен фарис җир өстендә ат өстеннән чәнеч-мәклеккә [караганда] җирләшебрәк торыр. Бәс, мин бу эшнең чарасын шәрех кылыйм. Кайчан дошманың [аттан] төшмәк теләсә, сиңа [аның] хәрәкәтеннән күренер: аның өчен ул бер аягын күтәреп атның муены өстенә куярга мохтаҗ булыр. Әгәр дошманына каршы төшмәк теләсә, аннан башка төрле чара юктыр. Бәс, син кара, кайчан уң аягын күтәреп атның муены өстенә куйса, син [сөңгеңне] сулыңа алыштыр, аның уңын эзләгел. Синең һөҗүмеңне кире кагарга аның мөмкинлеге булмас. Аны син [шул вакытта] чәнечерсең. Әгәр ул аягын кире кайтарып сөңгесен алыштырырга теләсә, аның белән мәшгуль булыр. Ул хәлдә [аны] чәнечкел. Әгәр аягы ат муены өстендә икән, син аны чәнечсәң, чарасыз егарсың. Әгәр ул сиңа ул хәлдә йөзен бакса, чәнечмичә [дә] үзеннән-үзе аттан егылыр. Әгәр сул аягын күтәреп ният кылса, уңына төшәр. Бәс, син уңына тәшдид кылгыл. Сулын эзләгел. Бу эшләрне фәһем кылгыл, гафләт кылмагыл. Әгәр ул төшмәстән элек чәнечә белсәң, чәнеч. Әгәр ул сине узса, җиргә төшсә, бәс, ул вакытта төшәргә салынырда кара. Әгәр ул уң яннан төшсә атыңны нык сөргел, җитешкел. Ул төшкән вакытта әйләнер, иңсәсен синең якка чарасыз чәверер. Син аның аркасын табарсың, теләсәң, аны чәнечкел, теләсәң атын чәнечкел. [Чөнки] ул ат белән куәтле торыр. Аның барча чара кылганнары аның өстенә начар булыр. Ул вакытта чәнечсәң чәнечтең, юк ирсә ерак торгыл, якын килмәгел. Кайчан [атына] менмәк теләсә, һөҗүм кылгыл: йә чәнечерсең, йә менмәктән комачаулама. Бәс, син ничек ерак торырсың, аңа менмәк мөмкин булмас, әгәр дошман ирсә ук белән аткыл, валлаһу әгъләм. Әгәр бер фарисны таләп кылсаң кем, аның аркасында калканы булса, аны аркасыннан чәнечмәк сиңа мөмкин булмас. Бәс, син аның атын чәнечкел кем, аты сикерсә, калканы заил булыр (төшәр). Бәс, ул вакытта чәнечкел. Белгел кем, мәгәр ук атканда йә ыргак атканда, дошман дошманга ат белән каршы тормастан элек калкан ярамас. Кайчан [калкан] иясенә каршы торырлар, аерым алганда сөңге иясенә мәшәкать булыр. Кайчан дошманны кусаң, аты белән бергә егарга теләсәң, бәс, атын бер-ике тапкыр чәнечкел кем аты сикерер. Арт аякларын югары күтәргәндә ияренең арт кашын чәнечкел кем, чарасыз аты белән бергә егылыр. Әгәр теләсәң, чәнечмичә аты белән бергә егарсың. Бәс, чабып йөрер икән, атының койрыгыннан тотып югары күтәребрәк нык тарткыл, чарасыз егылыр. Әгәр дошман сине куса, сөңгеңне атының ике кулы (аягы) арасында салгыл, бераз гына иелгел кем, ул чарасыз егылыр. Әгәр атыңны аның атының күкрәгенә бәрдерсәң, аның аты йөзе өстенә чарасыз егылыр.

Кайчан мәйданда фарисның алдына төшсәң әйләнешне куйгыл, туп-туры чыккыл. Аркаңны аңа ачкыл, сөңгеңне кыскарткыл. Әгәр сине куса, сиңа якын килсә, сөңгеңне озайткыл. Уңыңа кайткыл, җиреңдә торгыл, әгәр чәнечә белсәң - чәнечкел, юк ирсә - куйгыл. Килсен, синнән кичсен, син атың[ның] башын кайтаргыл, артына төшкел, ул синең алдыңа төшәр. [Ул] алда икән [син] куалаучы булырсың. Кайчан чарасыз дошманның алдында булсаң, атыңның күкрәгенә йә йөзенә, йә беләгенә чәнечмәктән гафил булмагыл. Ул вакытта ул [аты] сөренер, син аңа форсат табарсың, иншаллаһу тәгалә.

Кайчан фарис алдына төшсәң сөңгеңне сулыңа чик. Сөңгеңне сул беләгең өстенә куйгыл, уң кулың белән иярнең арт кашын тотып, аягыңны атның муены өстенә куйгыл. Кайчан [дошман] сиңа якын килсә, атың белән аркылы торып, сөңгеңне алга тотып, тизчә төшкел. [Ул] Качмастан элек [аны] чәнечмәгә җитешерсең, чәнечә күргел. Әгәр яхшы чәнечелсә, әгәр чәнечә белсәң, синең белән атың арасында егылыр. Чәнечдегең юк ирсә, кайчан килеп синнән кичсә, син [атыңа] менмәкне тизләгел, артына төшкел. Әгәр ул җитез булса, синнән сакланса, сиңа чәнечмәгә куймаса, атын чәнечкел. Кайчан кем бу гамәлне кылыр булсаң, бер очы билеңә бәйләнгән, бер очы йөгән боҗрасына бәйләнгән, атың [аңардан] төшкәндә синнән качмасын [өчен], синдә бер җеп булыр кирәк. Зинһар саклангыл, бу ысулны дошман илләрендә кулланмагыл. Моның кебек күреклек һөнәрләрне дошман күреп өйрәнмәсен. Угыҗәясе бар ул кеше белән, дус белән дошман [булып] уйнаганда боларны бу урыннарда кулланма. Бу баб белән борынгылар гамәл кылырлар иделәр кем, моны олуг баб күрерләр иделәр. Бу ысул өстенә һич [башка] ысулны тәкъдим кылмас иделәр. Әмма мин бу ысулны матлубат (теләнелгән нәрсәләр) бабында начар күрермен. Аттан төшмәкне фарисның теләгәне улдыр кем, дошманын аттан аерса, кайчан кем ул үз-үзлеге белән җәяү булыр. Бәс, фарисның теләгәне хасыйл булды. Мин бу бабны кулланмамын. Ий күпме кешеләр минем белән бу бабны хәлифәләр алдында кулландылар, боларга һич хәйлә мөмкин булмады, калганнары үзләре өстенә сакландылар. Әмма минем катымда гамәлләрнең яхшырагы улдыр кем, кайчан син сугыш җирендә булсаң, дошманыңа караш ташларсың. Кайчан кем аны бер ысулда күрсәң, аны ул ысулдан башка ысулга чыгара күргел. һәр җирдә дошманың сине бер эш белән уза дип куркырсың, син аны ул эш белән уза күргел. Фарислар шулай боерып торырлар: «Дошманың кулыннан сөңгесен ала күр!» - дип. Әмма мин аны күп вакытларда аның белән мәшгуль булган өчен начар күрермен. Әмма кайчан дошман синең сөңгеңне тотса, [аның] яртысына килмәенчә ычкындырма. Кайчан яртысына җитсә, сөңгене ычкындырып сулыңа кайта төшеп, уңыңнан кылыч белән чапкыл. Әмма бәгъзе халыклар әйттеләр: «Сөңгене дошманың тоткач салгыл», - диделәр. Әмма ул минем катымда савап түгел аның өчен, әгәр тоткач ук салсаң, сөңгең салып аның ягына керсәң, син аңа ирешмәстән ул сиңа хәйлә кылыр. Кайчан аңа якын кереп салсаң, ялгышырсың. Кайчан дошманыңнан сөңгене алсаң, ни теләсәң [шуны] кылырсың. [Сөңге] синең кулыңда булса, өзәңге каешы белән ботың арасына кыстыргыл, очын култыгыңнан арткары туры югары чыгаргыл. Юк ирсә, сөңгене уң ботың астына кыстыргыл, очын тимере белән яртысыннан азрак алга чыгаргыл. Әгәр аның белән чәнечмәклеккә мохтаҗ булсаң, ул сиңа әзер булыр. Әгәр дошманның сөңгесен кулыннан алсаң, бер кулың белән тимереннән тотып, бер кулың белән агачыннан тотып иярнең кашына орып сындыргыл йахуд кылыч белән кискел, максуд, сау куймагыл. Кайчан дошманыңның сөңгесен кулыннан көч белән тартып алырга теләсәң, сөңгесен тоткыл, култыгың астына кыстыргыл, сөңгеңнең өстеннән ат ялын нык тотып атыңны аның аягы янына ишарәт белән кайтаргыл. Син ул ат ялын тотмаклык белән сөңгесен кулыннан алырсың, ягъни куалаучының кулыннан сөңгесен алмаклык җиңел торыр. Ни ысул белән булса булсын, бу ысулны дошман белән кылмагыл, күп хәтәрлектер. Вәссәлам.

* * *

Кайчан ике фарис[ка] каршы чыксаң, боларның өстенә мәйданның кырыеннан үк һөҗүм кылгыл. Әгәр болар синең өстеңә аерылсалар, бер арада булмаслар. Әгәр болар оста вә җитез булсалар һич бергә килмәсләр, ерактан торып барырлар. Боларга моннан яхшы эш юктыр. Бәс, син болардан ерак торгыл. Аннан соңра сөңгене иңең өстенә куйгыл, сагрый тотып төбе уң кулыңда булсын, очы югары. Боларның арасыннан кичмәккә туп-туры йөрегел. Болардан кичкел, алар сиңа икебез ике яктан киләбез [дип] күп теләрләр. Әгәр ул сөңгесен беребезгә салса, беребез аны чәнечер дип. Син боларны гайрәт итеп тизчә кичә күргел. Кайчан болардан биш аршын микъдары җир артык кичсәң, атыңны нык чапмактан туктат, [сөңгеңне тоту ысулын] алыштыр. Бәс, боларга каршылакмактан үзгә һич чара калмас, чынлыкта [алар] як-якта булырлар. Бәс, син болар өстенә кайта төшкел. Кайсы сиңа якын булса, аның өстенә һөҗүм кылгыл. Кеше хәйләгә мохтаҗ булмас, иллә кайчан фарис ике булса, кайчан кем икесе ике яктан булсалар, гүя бер фарис белән чәнчешерсең. Әмма бу хәйлә ысулын кылмагыл, мәгәр ул ат бик йөгерек булса. Яхшы белерсең, боларның арасыннан сине ул ат чыгарыр. Кайчан бу икесенең арасыннан чыксаң, сөңгең очын ул якка салгыл, аңа кайтмак теләрсең.

Кайчан ике фариска каршы чыксаң йахуд күп Фарисларга каршы чыксаң саклангыл, дошманнарың синең өстеңә ике яннан булынып кермәсеннәр. Кайчан сиңа йөресәләр, кайсы якын исә, син аңа һөҗүм кылгыл. Бересенә ишарәт кылып, [икенче] берсен чәнечкел. Әгәр бу икесе җитез булсалар, синең өстеңә аерым-аерым булсалар, сиңа ничек тасвир кылдым, аның кебек кылгыл. Әгәр бер бүлек җәмәгатькә очрасаң, болардан бик качмагыл. Болар белән чәнчешәрәк йөрегел. Боларның алларынча туп-туры качкыл, болар синең артыңча кубып сиңа омтылып бер-бер килгәнче. Бәс, борыл, сиңа якын килгән ул кешегә һөҗүм кылгыл. Әгәр атың яхшы булса, [аны] камчылагыл. Болар сине шулай күрсәләр, омтылып бер-бер килерләр. Бәс, син бер кеше белән чәнчешерсең. Саклангыл, бер җирдә тормагыл, даимә хәрәкәттә булгыл. Күңелең вә хирысың кайсы яхшы кораллы исә, кайсының аты йөгерек, үзе баһадир исә, аның катында булсын, аны ала күргел. Әгәр берсе уклыҗәяле булса, элек сөңгелегә һөҗүм кылгыл. Уючысыннан саклангыл, гафил булмагыл. Әгәр тар җиргә керсәң, сиңа бер фарис тизчә җитсә, җиргә төшеп аны чәнечкел. Саклангыл, ат өстендә торып чәнечмәгел, кинәт хата кылырсың, ул сине чәнечер. Вәләкин хәйләләреңне барча бу фарис белән куллан. Әмма аттан төшеп чәнешмәклек барчадан яхшырактыр. Әгәр син бер тар җиргә төшсәң, артыңа бер фарис килсә, бер фарис алдыңа чыкса, бәс, монда хәйлә улдыр: атыңнан тизчә төшәсең, кайсы сиңа якын булса, йөгереп тизчә аны чәнечәсең, бересенә атыңны калкан итәсең. Бу төшмәктә йөгәнеңә бер озын җеп бәйләнгән булмасын. [Бу] аның өчен, үзгә җиргә баглы булса, ат кинәт качса, йә өрексә, иясен сөреп егар. Бу эш дошманга яхшы килер. Әгәр сине бер фарис тар җирдә тапса, [син] анда аның кадәрле түгел фарислык күрсәң, аның җитезлегеннән вә фарислыгыннан курыксаң, ул киң җирдән бу тар җиргә кердең, аңа якын булсаң, моның белән чәнешмичә сөңгене кире түндермәгә салып кире ул җиргә кайткыл. Атыңны нык сөреп, ияреңдә аңа таба кыешрак утыргыл. Аннан курыкма, аңа шулай күргәзгел. Син атыңны тартарак йөрерсең дип уйласын. Кайчан ул тар җирдән чыксаң, аның белән анда чәнечкел. Бу минем катымда ул тар җирдә сугышмактан яхшырактыр. Әгәр гаскәрдә күп атлыларга каршы юлыксаң, әгәр син сөңгеле булсаң, боларның урта җиренә кереп чәнешмәгел, кырыенда йөреп, тирәсендә чәнешкел, әгәр син сөңгеле булсаң. [Ул] аның өчен: сөңге иясе ыгызыгыда эш кыла белмәс, тар җирләр кылыч иясенекедер. Әгәр атлы булсаң, җәяү[ле] кешедән качкыл. Мөмкин[лек] җиткән кадәренчә һич якын бармагыл. Бу эшне даимә кулланма.

* * *

Бу баб сөңгедән ничек котылмак кирәк аны өйрәтер, кайчан чәнчелсә, аны бәян кылыр. Кайчан дошманны сулың белән чәнешмеш булсаң, уңыңа кайта төшкел. Кулыңны сөңге төбе белән күтәреп иңеңә куйгыл, нык тоткыл, йөзеңне сулга чөереп, атыңны тибеп, сөңгеңне тартып алгыл. Әгәр уңыңа чәнешмеш булсаң, сулыңа кайта төшеп моның кебек кылгыл, сөңгең котылыр. Әгәр син җирне йә диварны, йә бер каты нәрсәне чәнечсәң, сөңгең тимере анда нык булса, калса, әгәр син аны бармак белән чыгарыйм дисәң, тимере борылса, чара юк. Әгәр син борылсаң, ул нык [кадалган] икән, сөңгең, тимере сынар йахуд тимере агачыннан уйнар [бушар]. Үзенчәлекле җирне чәнечмәк нык орудыр. Кайчан моның тик чәнечсәң, ботың белән ияреңне кысып атың башын кайтарып туп-туры нык чыккыл, кулайлык белән чыгар.

Бу баб сөңгене кире кагуны бәян кылыр. Бәгъзе халаеклар сөңгене түбәннән югары кире кагарлар. Мин аны барча җирдә [дә] хуш күрмәсмен. Белгел, сөңгеңнең җитезлеге сөңгечелектә кире кагудадыр. Бәс, сөңгеңне даимә дошманыңның сөңгесе өстенә кыл-гыл. Саклангыл, сөңгесен аның сөңгесе җирләшмичә һич ормагыл. Ул вакытта кире как, белерсең, һич хата кылмассың. Әгәр хата кылсаң, сөңгең җиргә төшәр. Син үзеңне-үзең кире какмыш булырсың, чәнечелерсең. Уңыңа тәшдид сагрый кылмыш булсаң, кире кагудан саклангыл. Бу җирдә күп хата вакыйг булыр. Әмма [дошманның сөңгесен сөңге белән] ераклаштыру улдыр, сөңгеңне аның сөңгесенә сарып чөерү. Чәнечмәк өчен кайчан дошманың синең сөңгеңне син кире какмастан элек [ул] кире какса, син сөңгеңне [аның] сөңгесе астыннан тартып чыгаргыл, чәнечкел аның өчен: аның сөңгесе кире какканда авыр булыр, җиргә төшәр. Әгәр сөңгеңне югары кире какса, син сөңгеңне гаеп иткел, китәрә биргел, аның сөңгесе югары күтәрелер, син кергел, чәнечкел. Әмма шами кире кагылмас мәгәр түбәннән югары[га] аның өчен: сөңгесенең төбе култыгыңда торыр. Кайчан син югарыдан түбәнгә кире каксаң, култыгы сөңгесен түбәнгә төшмәгә куймас. Әгәр дошманың сөңгесен шами тотып килсә, кире какканда саклангыл, хата кылудан саклангыл аның өчен: сөңгене хата кылганда җирдән югары күтәрмәклеккә [караганда] югарыдан түбәнгә кайтармак читендер. Кайчан дошманыңнан курыксаң, сөңгеңне аның сөңгесенә җирләшеп, аның сөңгесен нык узып кире каккыл. Бәлкем түбәнгәрәк кайтара ишарәт иткел, чарасыз икегезнең [дә] сөңгесе кире кагылыр. [Дошман] сөңгесен синең сөңгең астыннан чыгарып чәнечмәклектән даимә саклангыл. Бәс, саклангыл, бу хәйләләрне сиңа әйттем, өйрәттем. Ул аны сиңа кылмасын. Кайчан синең белән сөңге булмаса камчы сабы белән кире каккыл. Әгәр камчың булмаса, йомырылып ничек сине чәнечсә, чалмаң белән кире каккыл, бу чарадыр, үзгәләрне моңа мәел кылгыл.

* * *

Бу баб шпораларны, аннан үзгә нәрсәләрне бәян кылыр. Яхшысы улдыр, шпораның икесен ике аягыңа киясең, атыңны шпоралаганда нык шпораламыйсың. Бел кем, ике яннан кысып сөреткәйсең. Монтик кылмак кулай вә яхшырактыр. Әгәр шпораны бер [генә] аягыңа кисәң, чаездыр. Әмма уң аягыңа кимәклек яхшырактыр аның өчен: ул атка яра кылмас. Әмма сагрый әһеле әйләнмәле шпора кулланырлар. Ул ярамас, атны бозар димешләр. Әгәр атка сөңге белән атланырга теләсәң, йөгәнне сул кулыңда иярнең кашы белән бергә тоткыл. Сөңгене уң кулыңда муеныңнан югарырак тотып төбен уң яныңа аягың катында куй. Йөгәнне кулыңда уң янын кыскарткыл, атың башы бераз тышкары мәел кылсын, сиңа менмәгә кулай булыр. Әгәр менгәндә атың борылса, сиңа якын килер. Әмма бик кыскартмагыл, ул яхшы түгел. Кайчан менмәккә килсәң, өзәңгедән аз гына арткарырак торгыл, алга кичмә. Ул гаептер. Фарислар аны начар күрерләр. Аннан соңра аягыңны өзәңгегә куйгыл, сөңгегә таянып менгел. Кайчан югары чыксаң, таянырга ихтыяҗың калмас. Сөңгене менәр икән атыңның янбашы өстеннән уң яныңа әйләндергел, сул кулыңа алып йөгән белән бергә тоткыл. Аннан соңра уң кулың белән киемеңне, әсбабыңны төзәткел. Әгәр бер сахрада булсаң, якыныңда кеше булмаса, атың мәгъкуль булмас дип курыксаң, бәс, сөңгене уртасыннан сул кулың белән, атыңның ялы белән бергә, бер кулың белән иярнең алгы кашын йә арт кашын тотып менгел. Кайчан төшмәк теләсәң, сөңгене сул кулыңда йөгән белән бергә атың[ның] сул аягы янында тик тотып, уң кулың белән иярнең кашын тотып төшкел. Кайчан җиргә төшсәң, сөңгене уң кулыңа алгыл, атың әйләнеп [китеп] сындырмасын йахуд [башка] кешене яраламасын. Бәс, бу мәгънәләрне фәһем кылгыл. Кайчан сөңгең җиргә төшсә, ат өстеннән алмаклыкка омтылма, куркынычтыр. Бәс, моның кебек җирдә төшеп сөңгене алып менгел, иншаллаһу тәгалә.

* * *

Бу баб галәмле сөңге белән гамәл кылмаклыкны бәян кылыр. Галәмле сөңгене алгыл, яртысыннан тотып башың өстенә чөергел. Аркылы тотканнан соң, мөмкинлегең җиткән кадәренчә, сөңге гамәлләрен башлагыл. Саклангыл, монда галәм йөзеңә йә ат йөзенә капланмасын, җил аратирә шулай кылыр. Ул фарислар катында яман торыр аның өчен: фарис аны китәрмәклек белән мәшгуль булыр, дошманы аны җиңәр. Аннан соңра атыңны тәшдидкә чыгаргыл, галәмне уңыңа тотып атыңны сулга бор. Галәмне сулыңа тотып атыңны уңга бор, аннан соңра тәшдид кылгыл, [сөңгеңне] чик. Бу эшләрдә җилне саклагыл. Әгәр җил сиңа ул вакытта уңай булмаса, сөңгене иңең өстенә салгыл. Кайчан кем галәм[ле сөңге] белән чәнчешсәң, хәйлә кылгыл, ул аны [дошманны] күрмәс итәр, аның белән мәшгуль булыр йахуд атының йөзенә салгыл, җил галәмне аның йөзенә ябыштырыр, син хаҗәтеңә җитәрсең. Әгәр ул дошман булса, аның йөзенә салгыл, әгәр җил аңа [таба] булса. Аннан кергел, кылыч белән чапкыл. Вәссәлам.

* * *

Бу баб сөңге белән җирдән мишень алмаклыкны бәян кылыр. Хәйзәран агачыннан бер боҗра кылгыл мишень кебек аяксыз [булсын]. Аннан соңра аңа мамыктан эшләнгән комачтан йә ак тиредән кием кидергел. [Аны] мәйдан уртасына китереп салгыл. Ат белән чабып килеп аны сөңге тимере белән чәнчеп югары күтәргел. Биш җирдә тире парчасы салып чәнечмәк моның кебектер: берен алып югары күтәрерсең, берсен аннан соңра чәнчерсең, иншаллаһу Тәгалә. Вәссәлам.

* * *

Бу баб сөңге белән агач өстеннән боҗра алмаклык бабыдыр. Сөңге сыныгыннан бер озын агач алгыл. Мишень аягы кебек очын ике[гә] аергыл йахуд бер тишек тишкел, тимердән йахуд күңелең нидән теләсә, бер боҗра яраштыргыл. Киңлеге дүрт бармак сыяр микъдары булсын. Бу боҗраны ул аеры өстенә куйгыл йахуд бу боҗраның төбендә озынча гына сап кебек кылгыл; ул тишеккә керт. Атыңны мәйданда сөреп нык чабыш белән ул боҗраны сөңге очы белән аннан алгыл. Әмма бу эшне төрле тәшдид белән кылырлар. Монтиктер: биш боҗраны биш чыбыкка тикеп, [аннан] алмаклык. Вәләкин һәрбер боҗрада бер кисәк хәрир (ефәк) кенә баглагыл, аның белән күреклек күренер. Кайчан боҗраны аннан алсаң, сөңге очын югарырак күтәргел, ул [ефәк] аннан төшмәсен. Теләсәң, бу боҗраларны сөңгедән чыгарып кулыңда җый, теләсәң ул бише сөңгедә җыелганчы ефәкләреннән генә тоткыл. Вәссәлам.

* * *

Бу баб сөңгедә хәйләләрне бәян кылыр. Белгел кем, фарислар сөңгечелектә васыйль булганнан соңра хәйләләрне кулландылар. Кайчан теләсәң дошманың белән дошманча уйнарсың. Дошманың сөңгесенең микъдарын белгел. Аннан озынрак бер сөңге төзәткел. Бер кешегә күндер, һичкемгә күрсәтмәсен. Мәйданның бер башында салсын, син ул җирне белерлек [итеп]. Кайчан сөңгегезне үлчәп озынын кисәрләр, син атыңны алыштырыр кебек булып ул [озын] сөңгегә таба баргыл. Атыңнан төшеп шпораларыңны яраштыр[ган] кебек булып йахуд ярак[ларыңа] бакар кебек булып кулыңдагы сөңгене җиргә салып, ул [озын] сөңгене алып менгел. Бу ике сөңге төстә, юанлыкта бер-беренә охшаган булу кирәк. Аннан [атыңны] сөреп килеп, һич тормыйча, дошманыңа һөҗүм кылгыл. Әгәр ул кеше аны [озын сөңгене] төнлә белән илтеп туфракка күмә белсә, күмсен. Ул чаездыр, әмма бу хәйләләрне кылмаклыкка иясе оста һәм җитез [булу] кирәк, [башка кешеләр] тоймасын, тойдырмыйча кыла белсен.

* * *

Бер хәйлә будыр: бер яхшы агачтан сөңге яраштырасың, эчен куыш кыласың йахуд камыш сөңгенең буыннарын тоташтырасың, йомшак ком белән боларны тутыргыл. Төбен балчык белән йахуд бер нәрсә белән таралмасын, төшмәсен [өчен] капла, беркеткел. Аннан соңра бер бик юан сөңге алгыл, бик авыр булсын. Икесен мәйданга салгыл, дошманыңа икесеннән берсен ихтыяр кылдыргыл. Ул чынлыкта сөңгенең җиңелен ихтыяр кылыр. Бәс, синең кулыңда комлысы калыр. Аннан соңра [сөңгенең] төбен җиргә оргыл, балчыгы төшсен, комы түгелсен. Аннан соңра ничек теләсәң аның кебек гамәл кылгыл.

Бу [сөңгене] тоташтыру хәйләләрен бәян кылыр. Бер аршын микъдары сөңге агачыннан алгыл, сөңгең төсе кебек булсын. Аны сөңгеңә түбәннән тоташтыргыл, һич беленмәсен. Ул тоташтырыла [торган агачны] итегеңдә йә ияреңдә яшергел. Кайчан сөңгеләрегезне үлчәсәләр, озын[ын] киссәләр, бәс, син дошманыңнан бераз гына ераграк торып кулың эчендә сәнгать белән тоташтыргыл, дошманың, үзгә кешеләр һич күрмәсен. Кайчан тоташтыруны нык кылсаң, тоташтырылган [агач] даимә ике кулың арасында булсын, дошманың аны күрмәсен. Тоташтыргычы яхшы булсын, уйнар икән төшеп рисвай булмасын. Дошманны чәнечсәң, «Бу моны хәйлә белән чәнечте» димәсеннәр. Бу эшләрдә асылы җитезлек һәм тизлектер, һич кешегә белдермәсен, яшертен кылсын. Вәссәлам. Белгел, сөңгенең хәйләләре күптер, вәләкин без бу китапта кеше ялыкмасын, китап озынаймасын дип [барысын да] зикер кылмаклыкны начар күрдек.

Әмма мин моның белән гамәл кылмаклыкны хуш күрмәсмен. Бу хәйләләр минем катымда барчасы зәгыйфьтер, фарислыкта бу эшләр барчасы кимчелектер аның өчен: фарисларның сөңгесе озынаюы күреклек уйнамаклыгыннан, атың яхшы йөртмәгәннән, яхшы кермәк-чыкмак беләндер. Тоташтыру белән сөңгене ни микъдар озынаер кайчан фарис эшендә галим булса, кергәндә, чыкканда дошманыңнан җир [ара] ашса, аның сөңгесе анда озынаер. Бу эш фарисны теләгәненә җиткерер. Әмма мин бу хәйләләрне бу китапта аның өчен зикер кылдым, син белсен [өчен]. Әгәр кеше сиңа монтик кылса, даимә гафилбулмассың, монтик эшләрдә күзең[не] ачасың, сакланасың. Кайчан бу эшләрдән курыксаң, дошманыңның сөңгесен төбеннән кискел. Әгәр тоташтыру чарасын кылмыш булса, чарасы ялган булыр. Әмма сөңге белән фарислык сиңа зикер кылган улдыр: ат өстендә күреклек утырмактыр, дошманын чәнечмәктер. Вәссәлам.

* * *

Бу баб сәфәрдә сөңге күтәрмәклекне бәян кылыр. Сәфәрдә сөңгенең яртысын[нан] йөгән белән бергә тоткыл, бәгъзесен уң ботың өстенә куйгыл, очы алга [булсын]. Әгәр теләсәң, төбен уң кулың белән тоткыл, очын югары каратып иңең өстенә салгыл. Әгәр теләсәң, сул кулың белән монтик кылгыл. Әгәр теләсәң, төбен ботың өстенә тик тотып куйгыл йә иярең өстенә куйгыл. Әгәр теләсәң, төбен өзәңгегә терә, беркеткел. Белгел, сөңге күтәрмәктә ихтыяр юктыр [булса], фариска ничек җиңел булса, яхшы килсә аның кебек күтәрсен. Кайчан имин җирдә булсаң, тар җирләргә кермәк теләсәң, сөңгең очын галәме белән арткары каратып кергел. Әгәр дошман илендә булсаң, алга каратып кергел. Саклангыл, очы диварга йә агачка чәнчелеп сынмасын вә бәлки фарис сөңгене күтәрер. Бу гамәлләрдән кирәкле булганы улдыр: сөңгенең төбеннән тишеп аңа йомры төп кебек кысып бәйләр йахуд бер ашыкка йа бер калак сөяген тишеп бәйләр, бил бавына беркетер, очын арткары җиргә сөрер йахуд ул җирне киң боҗра кылып уң кулына кичерер. Бу ук атмаклыкка яхшы килер. Кайсы кулай булса, аны кылгыл.

* * *

Бу баб сөңгенең төсләрен бәян кылыр. Төсләрдә яхшы төс сөңгедә сары төс булыр. Калган төсләр бер-берсеннән яхшырактыр, әмма кара төстә хәер юктыр, вәссәлам.

* * *

Бу баб сөңгенең яхшысын бәян кылыр. Сөңгенең яхшысы улдыр: юан, итле булганы, кабыгы йомшак булганы. [Ул] аның өчен: әгәр каты булса, бик коры булса [аңа] яңгыр тисә, кояш орса боргаланыр, ягъни ярылыр. Сөңге йомры, уртасы нык, селкенгәндә бик селкенми торган, очы бик нечкә булмаган уртача, яхшы үзенчәлекле, буыннары йомры, бөтен булыр, ботак урыннары чокыр булмаган, анда пычак әсәре булмаган кирәк. Белгел, минем катымда сөңгенең ныгы, яхшысы улдыр, бодай төсендә булганы аның өчен: бу төс җирнең югарысында, биек җирдә тәмамланыр. Яңгыр, кояш аңа тияр, әгәр гаебе булса анда ук ачык булыр. Бәс, бу төсле сөңгедә саклану хаҗәт түгел. Әмма сары төсле сөңге, ак төсле сөңге кулларда керер, аңа кояш тимәс, гаебе бар исә күренер. Вәссәлам. Сөңге кулга сыймый [торган], бик юан булмау бик нечкә булмау кирәк. Бармаклар кулга җитә, учны урап тота торган [булсын]. Сөңгенең бик озыны унбер аршындыр, ун аршыннан югарысы тәмам яраклысыдыр.

* * *

Бу баб сөңгенең бик зыян кылмас гаепләрен бәян кылыр. Ул улдыр: сөңгенең төсләрендә ул төсләр ярамас дип сиңа зикер кылдым. Белгел, төс гаебе бик зыянлы гаеп түгел. Юанлык, нечкәлек, биек җирдә, кулларда [учка] җитүе, ул ярыкка охшар сызык, алар ярык түгелдер, бәлкем, урыны булыр, сөңгенең ике очы эчкәрегә кире булмаклык. Болар барчасы сөңгедә зыян кылыр, гаеп түгел.

* * *

Бу баб сөңгенең зыянлы гаепләрен бәян кылыр. Сөңгенең зыянлы гаепләреннән бәгъзесе улдыр: сынык булу, бик юан булу, бик селкенүле булу, корт ашаган булу, үтәли кечкенә-кечкенә тишекләре булу. Аңа гарәп теленчә акал диярләр. Түгәрәк-түгәрәк тишекләре булу, вәләкин үтә[ли] тишек булмау, буынның эчендә җимеш булу - аңа гарәп теленчә кадих дияләр. Сөңгенең ян тарафында ярыклар булу, яралар булу, сөңгенең очлары бик нечкә булу, артык нык авыр булу - сөңгенең зыян кылыр гаепләре болардыр. Кайчан сөңге сатып алырга теләсәң, бәс, аны берничә көн май белән майлап бик эссе кояшка каршы куйгыл. Берничә көн монтик кылгыл, чүпрәк белән сөрткел. Югарыдан түбәнгә, түбәннән югарыга [шулай] кылгыл, кояшка каршы куйгыл. Әгәр ул сөңгенең гаебе булса, барча[сы] ачык булыр.

Басманы филология фәннәре докторы
Рәмил Исламов әзерләде