2004 1

Рекордларга һөҗүм иттек без...

Минем балачак елларым җиңелдән булмады. Өч яшь чагымда әтием Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган. Кызганыч ки, мин аны ныклап белмим дә. Яшьли тол калган әнием белән без алты бала үстек. Шуңа күрә тормыш авырлыкларын кечкенәдән үк үз җилкәмдә кичерергә туры килде.

Шулай булуга карамастан, мин спортны якын күреп үстем һәм аның белән ныклап хәрби хезмәткә чакырылгач шөгыльләнә башладым. Бәхетемә күрә дигәндәй, Төркмәнстанга туры килдем. Мәгълүм ки, анда һава шартлары шактый эссе булса да, ул коры. Шуңа күрә тышта рәхәтләнеп күнекмәләр ясый идем. Topa-бара аның уңышлы нәтиҗәләренә дә ирешә башладым. Әйтик, каршылыклы штурм полосаларын 24 секундта үтеп хәрби округ рекордын куйдым. Патроннар тутырылган 32 кг әрҗәне җилкәгә куеп 360 мәртәбә бер чүгәләп, бер торып басып янә рекорд яуладым. Болар 1958 елда булды. Шунысын да белдереп үтү урынлы булыр: минем буем нибары 1 метр 56 см, ә авырлык үлчәмем 54 кг иде.

1958 елның август аенда без хезмәт итә торган частькә Казакъстаннан университет студентлары стажировкага килделәр. Барысы да спортчылар иде. Форсаттан файдаланып, мин алардан штанга күтәрү серләрен өйрәндем. Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелгән спорт ярышларында 75+75+105 кг күтәреп, корпус буенча җиңүче булдым.

Кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлагач, мине Ташкент шәһәренә билгеләделәр һәм анда җыелма спорт командасына алдылар. Шөгыльләнү өчен шартларның тагын да яхшырак булуы — яңадан-яңа уңышлар яулауга китерде. Төркестан хәрби округында рекорд куйдым, беренче разряд нормасын үтәдем, Үзбәкстан буенча чемпион булдым, спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәдем.

Алда киң мөмкинлекләр көтсә дә, демобилизацияләнгәннән соң туган авылыма кайттым. Чөнки шактый олыгаеп барган әни төп нигездә бер үзе генә яши иде. Ә башка туганнарым һәрберсе үз тормышларын кордылар. Арада мин төпчек тә бит әле.

1960 елда штанга күтәрү буенча район буенча үткәрелгән ярышка барырга туры килде. Гәрчә алдан бернинди дә әзерлек белән шөгыльләнмәсәм дә, анда минем рекордка җитүче булмады. Аннан сон «Урожай» җәмгыяте буенча Татарстан беренчел егенә катнаштым. Анда да беренче урынны яулагач, республика җыелма командасына сборга алып калдылар.

Безнең белән Казан авиация институты бинасында танылган спортчы, Олимпия чемпионы А. Курыновның тренеры В. Павлов күнекмәләр үткәрде. 1961 елда «Урожай» командалары арасында Россия беренчелегенә уздырылган ярышта мин беренче дипломга лаек булдым. Гомумиләштереп әйткәндә, 1957 елдан алып 1973 елга хәтле мин авыр атлетика белән даими шөгыльләндем. Шул дәвердә һич кемнән дә үземне оттырмадым. Үзем катнашкан һәр ярышта беренче урыннарны яуладым.

Буада электромеханика заводына эшкә урнаштым. Ул яшәгән урынымнан унҗиде километр ераклыкта иде. Ә шикәр заводына күнекмәләр ясарга йөрдем. Шул вакытларда газ белән эретеп ябыштыручы һәм кранчы һөнәрләрен дә үзләштердем. Ләкин ул заманнарда паспорт алу мәсьәләсе бик авыр иде. Шуңа күрә алты айлык сроклы паспорт алу өчен килешү буенча Игарка шәһәренә кранчы буларак эшкә китергә туры килде.

Аннан кайткач Тула өлкәсенә бертуган абыем янына шахтага эшкә киттем. Анда бер үк вакытта штанга күтәрү белән дә актив шөгыльләндем. 1962 елда ярышларда катнашып, Щекинский районы, өлкә чемпионы исемнәрен яуладым.

1963 елда ун еллык сроклы паспорт алгач, килешү нигезендә Ерак Көнчыгышка эшкә киттем. Ике елдан соң янә туган якларыма кайтып, районның техникалаштырылган төзелеш отрядына эшкә урнаштым. Биредә дә штанга күтәрү шөгылемне дәвам иттердем. 1968 елда Иваново шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия ярышларында катнаштым. Шунда СССРның биш спорт мастеры нормасын үтәдем, ике төрдән рекорд куйдым.

Ярышлардан кайткач еш кына А. Курынов янына керә идем. Ул минем уңышларыма шатланып, гадәтенчә, мине күтәреп алып, әйләндереп тәбрикли торган иде.

Миңа хәзер 66 яшь тулып килә. Спортташ дусларымны еш кына сагынып искә алам. Үзем әле дә яраткан спортым белән дуслыкны өзмим, бу шөгылемә авыл малайларын да өйрәтәм. Ә авыл Сабан туйлары оештырганда җирле үзидарә рәисе Ришат Шәрәфетдинов мине барлык ярышларның да баш судьясы итеп билгели. Туган якларыбызда авылдашым, классик көрәш буенча Россия, Казакъстан, СССР чемпионы Рафаэль Шәрәфетдиновка һәм үземә алмаш үсүенә чиксез шатланам. Шулай ук, хөрмәтле укучылар, барыгызга да әйтәсе теләгем шул: «Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт булыгыз!»

Ингел Фәтхуллин,
Буа районы, Татар Буасы авылы