2004 2

Балтач Мђмђтев нђселе

Сњзебез — XVII гасырда Татарстанныћ хђзерге Ђгерќе районына керђ торган Балтач авылын нигезлђгђн Балтач Мђмђт улы, аныћ ата-бабаларына бђйле вакыйгалар џђм хђзерге нђсел дђвамчылары турында.
Татарстан Республикасыныћ Мђгариф музее директоры Хава Фатыйх кызы Атряскинаныћ ярдђме белђн књптђн тњгел генђ Балтач авылыныћ тарихына караган кыйммђтле шђхси архив материаллары белђн таныштык. Ђгерќе шђџђрендђ яшђњче Зљџрђ Мљхђммђдетдин кызы Бђџаветдинова ђтисеннђн калган тарихи язмаларны књз карасыдай саклаган.
Зљџрђ ханым Балтач Мђмђтев нђселенећ дђвамчысы икђн. Нђсел шђќђрђлђрендђ ић борынгы буын — Балтач белђн генђ чиклђнмичђ, аннан да элеккерђк сигез буын тармагы язылган. Димђк, бу шђќђрђдђ Зљџрђ ханымныћ барлыгы 15 буын бабалары теркђлгђн џђм ул њзе 17 нче буын булып тора. Борынгыдан љзелмичђ килњче шушы шђќђрђ язмалары џђм бу шђхси архивта тупланган кыйммђтле тарихи мђгълњматлар — ђџђмият ягыннан аерым бер нђсел яисђ тљбђк тарихы булу кысасына гына сыешмыйча, гомуммилли тарихыбыз љчен дђ саллы табыш. Чљнки ђлеге шђќђрђ фђн даирђсендђ моћарчы билгесез иде. Татар шђќђрђлђре буенча ић зур белгеч, галим Марсель Ђхмђтќанов ђћгђмђбез вакытында бу шђќђрђ белђн таныш тњгеллеген белдерде.
Кыйммђтле мирасны саклап килгђн Зљџрђ Бђџаветдинева — сигез балалы ишле гаилђдђ 1926 елда дљньяга килгђн. 1948 елда Ижевск каласында Медицина институтын тђмамлап, 42 ел дђвамында, нигездђ Ђгерќе Тимер юл шифаханђсендђ табибђ булып эшлђгђн хљрмђтле шђхес. Ќђмђгате — Фоат Хаќи улы Бђџаветдинев ќаваплы Вазыйфаларда хезмђт юлын њткђн, хђзерге вакытта Ђгерќе районыныћ сугыш ветераннары советы рђисе урынбасары. Тарихи материалларны Зљџрђ ханымныћ ђтисе — тирђн гыйлемле зат, џђвђскђр тарихчы Мљхђммђдетдин туплаган.
Мљхђммђдетдин Мљхђммђтсадыйк улы Гыйльманов 1888 елда Алабуга љязе Тирсђ волостеныћ Балтач авылында дљньяга килгђн. Биографик язмасыннан аныћ 1896-1897 елларда Иж-Бубый мђдрђсђсендђ укыганлыгы, аннан соћ бер ел туган авылында, бер ел књршедђге Кичкетаћ авылы мђктђбендђ, 1900-1903 елларда Балтач мђктђбендђ белем алганлыгы билгеле. 1903 елда Казанга китеп, сђгать эшенђ (кызы Зљџрђ апа ђйтњенчђ, Тепфер фамилияле яџњдтђн) љйрђнгђн. Казанда сђгать тљзђтњ џђм ясау серлђрен ике ел њзлђштергђннђн соћ, 1905 елда Сарапул шђџђренђ урнаша. 1914 елда туган авылына кайтып яши башлый. 1931 елда бераз Салагыш авылында торгач Сарапул каласына китђ џђм озакламый гаилђсен дђ шунда алдырта. Бер елдан Ижевск шђџђренђ књчђ. 1964 елда картлык буенча пенсиягђ чыккан. Мљхђммђдетдин абзый њзе кыскача гына язган тормыш юлы шул рђвешле. Бу фидакяр зат Ижау шђџђрендђ 1971 елныћ 15 сентябрендђ вафат булган. Зљџрђ апа сљйлђвенђ караганда, ђтисе сђгать эшенђ бик оста булган. Тепфер белђн якыннан аралашып, ныклы хезмђттђшлек иткђн. Аныћ сђгатьлђрен Мђкђрќђгђ илтеп саткан. 1905-1914 еллар арасында Мђскђњдђге сђгать корпусы ясаучыларны Сарапулга кайтартып, француз механизмлы сђгатьлђр ясауны оештырган (Зљџрђ апалар љендђ шул чордагы бер сђгать хђзергђчђ вакыт агышын исђплђп тора). 1923-1924 елларда Балтач авылында ике катлы бик матур йорт тљзегђн. Совет хакимлеге елларында контора, колхоз идарђсе, сельпо џђм кибет кебек оешмалар урнашкан бу йортныћ бинасы хђзер дђ исђн. 1920 нче елларда М. Гыйльманов њз авылында коммуна оештырган. Анда авыл хуќалыгы эшлђреннђн тыш ат чанасы, дуга, чаћгы ясау, химик язу карасы ђзерлђњ артеле эшлђп килгђн. Ул идарђ иткђн коммуна колхозга ђйлђнгђч, оештыру сђлђтенђ осталыгын исђпкђ алып, колхоз оештыру љчен аны Салагыш авылына књчерђлђр. Лђкин большевиклар партиясе ђгъзасы булмаганга ќитђкчелектђн читлђштерелгђн. «Раскулачивать» ителњ хђвефе тугач Сарапулга китеп барган. 1943-1945 елларда советка каршы котыртуда га-еплђнеп зянланга ябылган. Остакул анда да тик ятмаган: сђгать мастерское оештырган. Зљџрђ ханым Татарстан Милли китапханђсенђ бњлђк итеп биргђн гарђп язулы китаплар арасында Казан, Бђйрут, Ка џирђ, Димђшкъ џђм Мђккђ кебек тљрле калаларда нђшер ителгђн ђсђрлђрнећ булуы да М. Гыйльмановныћ фикри даирђсенећ кићлеген књрсђтђ. Балтач авылында туып њскђн танылган ќырчы Булат ага Балтанов сљйлђве буенча Мљхђммђдетдин ага сабын кайнату белђн дђ шљгыльлђнгђн, бик оста бакчачы булып, март аенда помидорлары пешкђн, табиблек сђлђтенђ дђ ия булган. Б.Балтанов њзе дђ сђгать тљзђтњ серлђрен аннан њзлђштергђн.
Элеккедђге хђллђрдђн хђбђрдар, кызыксынучан Мљхђммђдетдин Гыйльманов њз нђселенећ џђм авылыныћ њткђненђ битараф кала алмаган, ђлбђттђ. Балтач авылыныћ тарихын љйрђнњ џђм нђсел шђќђрђлђрен тљзњ буенча 1915 елда ул ныклап шљгыльлђнђ башлаган. Тикшеренњ-эзлђнњне мулла бабасы Сђйфулладан (1769-1844) калган тарихи язмалардан укып, ул чорда яшђгђн љлкђн буын кешелђреннђн, укытучылардан сорашып џђм ић мљџиме — архив материалларына: грамоталар, межа кенђгђлђре, халык исђбен алу џ. б. нигезлђнеп башкарган. Ул 1917 елныћ апрелендђ беренче мђртђбђ Мђскђњ архивларына махсус барып, айлар буе шунда эзлђнгђн. Анда ул бер тапкыр гына бармаган. 1918 елныћ кљзендђ дђ Мђскђњдђ архивта булган. Бу турыда њз язмаларында хђбђр књренмђсђ дђ, моны Балтач авылы зиратындагы ташъязма чыганак дђлилли. Анда ђнисенђ џђм туганнарына куелган гомуми кабер ташында ђнисе Латыйфаныћ 1918 елда 7 нче октябрьдђ вафат булуы, ђ «Мљхђммђдетдин анасы њлгђндђ Мђскђњдђ» калуы язылган. Сакланып калган кђгазьлђреннђн књренгђнчђ, 1920 нче елларда да, аннан соћ 1960 нчы елларда да тарихи материалларны љйрђнњен куймаган. Хђтта вафат буласы елында да, май аенда Уфадан — Диния нђзарђтеннђн Тђфкилевлђр нђселе буенча белешмђлђр алдырган. М. Гыйльманов, махсус тарихи белемгђ ия булмаса да, 50 елдан артык тарихи мђгълњматлар туплау белђн шљгыльлђнгђн. Ул, џичшиксез, џђвђскђр тарихчы џђм архивчы дип аталырга лаеклы. Мђскђњ архивларыныћ 1917-1918 еллардагы хђллђре турында язып калдырган хђбђрлђре дђ кызыклы. Ул туплаган мђгълњматлар књп тљрле: шђќђрђлђр, тљп нљсхђдђге тарихи язма документлар, Балтач џђм Шаршады авылларыныћ межа кенђгђсе, 1858 елгы ревизия (халык санын алу) материаллары, архив документларыныћ књчермђлђре, тљрле исемлеклђр, схематик планнар, татар морзалары нђселлђре Яушевлар џђм Тђфкилевлђр турында китаплардан књчерелгђн љземтђлђр, татар халкы тарихыннан гомуми материаллар џ. б. Дђњлђт архивларында табылмаган кайбер мђгълњматларныћ џђм моћарчы билгесез булган кызыклы хђбђрлђрнећ шушы шђхси архивта табылуы, ђлбђттђ, куанычлы.
Мљхђммђдетдин ага тљрле чыганаклар нигезендђ тљзегђн нђсел шђќђрђсенећ тљп буыннары болар: Хуќамшђкер —» Мђмер —> Кадер —> Чирњче —> Арпачы -» Ќансљяр —» Ќанъегет —> Мђмђт —» Балтач —» Батыр —» Ђмир —> Бђшир -» Сђйфулла —» Гыйльман —» Мљхђммђтсадыйк —> Мљхђммђдетдин. Шђќђрђдђ аерым затларга карата тљрле искђрмђлђр дђ биргђн џђм нђсел дђвамчыларын 1960 нчы елларга хђтле љстђп язып калдырган.
Шђќђрђдђге ић ђњвђлге кеше — Хуќамшђкер якынча исђп белђн XV гасырныћ беренче яртысында туган џђм яшђгђн. Шђќђрђдђ язылганча, ул Иж буена тормыш итђргђ Ялгыяннан килгђн. Шђќђрђне тљзегђн Мљхђммђдетдин ага язмаларында «Ялгыян» атамавына карата аћлатмалар ,юк, Зљџрђ апа да бу сњзне шђрехли алмады, авыл исемедер диде. Ялгыян — авыл исеме дип каралса, андый авыл булганлыгын ачыклый алмадык. Шђќђрђдђге «Ялгыяннан килгђн Иш буена тормыш итђргђ» дигђн гыйбарђ кулланылуы да мљџим. Бу — татарларныћ Иж буйларында XV гасырда ук тљплђнеп яшђгђнлеклђренђ бер ишарђ.
Хуќамшђкернећ Аккњз исемле бертуганы Сљн буенда калды диелђ. Сљн елгасыныћ сул ярында, Актаныш районында, нђкъ шундый исемдђге татар авылы бар. Аныћ бу шђќђрђдђге Аккњзгђ турыдан-туры бђйлђнеше булырга мљмкин. Сљннен ућ ярында да (Башкортстанныћ Илеш районында), елгага ерак тњгел Аккњз исемле тагын бер авыл бар1.
Бишенче буындагы Арпачыныћ туу вакыты якынча XVI гасырныћ башына туры килђ..Анысына «Нарат авылында калган» дип язылган искђрмђ дђ игътибарга лаек. Бу — Ђгерќе районындагы Кетмђс елгасы буендагы Нарат авылыныћ Казан ханлыгы дђверендђ њк булганлыгына ишарђ итђ. Дђњлђт архивлары материаллары арасында да бу тирђдђге авылларга, аерым алганда, шул ук Нарат авылына бђйле 1518 џђм 1545 елларга караган ярлыкларга ишарђлђр булуы мђгълњм2. «Нарат авылында калган» (ассызык безнеке. — P. M.) дип язылгач, Арпачыга кадђрге буыннарныћ Нарат авылында яшђп, аннан соћгылары књчеп киткђнлеклђренђ ишарђ итђ.
Шђќђрђдђ Арпачыдан соћгы љч буын турында љстђмђ мђгълњмат бирелмђгђн. Шуннан соћ Балтачныћ њзе турында тђфсыйльлерђк язылган. Аныћ «ђњвђл Сђлќђдђ» яшђвен Зљџрђ ханым Чилчђдђ дип аћлатты. Нарат авылыннан якынча 20 чакрымлап кљнбатышта, Кетмђс елгасыныћ Ижгђ койган урынына якын ќирдђ Чилчђ дип атала торган бер урын бар. XVII гасырда анда татар авылы булган3. Мђмђт улы Балтач, књрђсећ, башта шунда яшђгђндер. Шулай ук Балтач авылына шактый якын, Иж елгасы аша, каршы якта гына Чилчђ исемендђге елга да бар. Ул Ижгђ коя4. Балтач Мђмђт улы шушы Чилчђ елгасы буенда яшђгђн дип тђ фаразларга була.
Сђлќђдђн соћ тагын бер урында яшђп, озакламыйча, Балтач аннан да ярты чакрым читкђрђк књчкђн. Ђ баштагы урыны халык телендђ Иске Балтач дип йљртелгђн. Балтач крестьяннарын бастыру љчен 1743 елда Казаннан поручик Кудрявцев ќитђкчелегендђге гаскђр дђ шул иске Балтач авылы урынында торган5.
М. Гыйльманов архивында сакланган бер тарихи документка6 караганда, Иж буендагы Балтач авылы тирђсендђге ќирлђр «башкорт» Балтач Мђмђтевкђ — «золотой стрелоюжа XVII гасырда патша грамотасы нигезендђ бирелгђн. Кайсы елда бирелгђнлеге тђгаен ђйтелмђсђ дђ, 1686 елгы грамотага ишарђ итеп, билђмђлђре варисларына калдырылган џђм 1745 елдан ясакны «вотчинник башкорт» буларак, Уфага тњлђргђ диелгђн. Оренбург губерна канцеляриясенећ 1754 елгы карары буенча ќан башына утызар дисђтинђдђн Балтач билђмђлђренећ чиклђрен билгелђргђ карар булган. Шушы документлар 1793 елныћ март аенда тагын бер кат расланганнар.
XVIII гасырдагы ревизиялђрдђ (1795 елда да) Тђфкилевлђр карамагындагы Тирсђ волостендђге крепостной авыллар исемлегендђ Балтач язылмаган. Ђ аннан соћгы ревизиялђрдђ бу авыл Тђфкилевлђр карамагында итеп теркђлгђн7. Моннан XVIII гасыр ахырлары — XIX гасыр башларында Балтач авылы алпавытлар коллыгына кергђнлеге аћлашылса да, тљгђл елы билгесез иде.
М. Гыйльманов архивындагы язмалардан бу вакыйганыћ тђгаен вакыты ачыклана. Гыйльманов язуынча, Балтач авылы Тђфкилевлђр карамагына 1800-1802 елларда кергђн. Моћа авыл халкыныћ шактый љлешен Себергђ ќибђрњ бђрабђренђ ирешелгђн. Шђхси архивта 1800 (яки 1802) елда Себергђ ќибђрелгђн гаилђлђрнећ исемлеге сакланган. Анда барлыгы 51 кеше (ир-атлар, хатын-кызлар, балалар) теркђлгђн. Исемлектђ кызыклы искђрмђлђр дђ бар. Мђсђлђн, Мљхђммђдетдиннећ ђтисенећ бабасы Сђйфулла Бђшир улы «Балтач Себер ќибђрелгђндђ Гђйнђдђ укуда калган» диелгђн. Себергђ ќибђрелњчелђрнећ исђн-сау калганнары, сљрген мљддђтлђрен тутыргач, яћадан кайтканлыклары язулардан аћлашыла. Менђ бу факт, ягъни Балтачныћ кайсы елда џђм ничек итеп алпавыт карамагына керње турында дђњлђт архивларында моћарчы чыганаклар табылмаган иде.
Алпавытлар буйсынуына кергђч тђ, башбирмђс Балтачлылар озак еллар хакыйкать эзлђп, дђњлђт оешмалары бусагаларын џђм мђхкђмђ юлларын аз таптамаганнар. М. Гыйльманов архивында моны раслый торган искђрмђлђр шактый. Мђсђлђн, «Мљхђммђдьяр крђстиян файдасына, боярларга каршы йљргђн сђбђпле Петропавловский крепостена 3 елга,хљкем ителгђн, мљддђтен тутырып, сђламђт кайткан»; «Габдрахман Мђњлекђй угылы — њткен кеше, 3-4 тел белгђн, боярлар кыскан вакытта грамотаны исђн калдырыр љчен дип Уфага илтњче»; «Мђњлед карт Себер ќибђрелгђн. Мђќит картлар берлђн бергђ Мђњлекђй авылы исемендђ аталган авылда калганнар»; «Фђйзулла бик њткен џђм гакыллы кеше булган. Хђтта кђгазь акча да ясаган, имеш. Балтачларны Тифкилевлђр кулыннан коткарырга тырышкан, књп еллар, хђтта 1830 нчы елларга кадђр судлашкан. Њзе качуда Урынбург шђџђрендђ булып, аны кулга алырга тентегђндђ Фђйзулла урыс марќасыныћ књлмђген киеп, белгертмђй качкан. Эшен ућдыра алмагач тљрек ќиренђ киткђн». Мљхђммђдетдиннећ њз атасы Мљхђммђтсадыйкныћ да «1904 елларда боярларга каршы крђстияннђрне књтђргђн»-леге искђртелгђн. Мљхђммђдетдин Гыйльмановныћ њзенећ дђ бу кадђр материалларны џђм документларны туплавыныћ тљп сђбђбе — шул ук алпавытлар белђн низаглы мђсьлђне чишњ љчен џђм хакыйкатьне ачыкларга омтылудан башланган. Чљнки крепостнойлык бетерелгђч тђ Балтач тирђсендђге књп ќирлђр авыл халкы билђмђсендђ булмыйча, элекке ќирбилђњчелђр кулында калган8. М. Гыйльмановныћ Мђскђњ архивларына барып эзлђнњлђре дђ шул ќайсызлыкларны кљйлђњ максатында башкарылган.
Мљхђммђдетдин ага Бакыр Заводы авылы турында да яза. Шушы исемдђге татар авылы 1759-1760 елларда бакыр ќитештерњ заводы буларак нигезлђнгђн9. Анда Тђфкилевлђрнећ тљрле авыллардагы крепостной крестьяннары књчерелгђннђр. Балтачтан сљргенгђ хљкем ителњчелђрнећ дђ кайберлђре завод эше љчен Бакыр Заводы авылына књчерелгђн. Гыйльманов архивында сакланган материаллар кыскача књзђткђндђ шушылардан гыйбарђт.
Югарыда язылганнарга љстђмђ рђвешендђ дђњлђт архивларында Балтач авылы џђм нђселенђ бђйле кайбер мђгълњматларга да тукталыйк. Тирсђ волосте морзалары Яушевлар џђм алардан бу ќирлђрне сатып алган Тђфкилевлђр белђн крестьяннар арасындагы низагларга бђйле архив документлары џђм материаллар шактый. Фђнни хезмђтлђрдђ дђ бу мђсьђлђ игътибардан читтђ калмый. Дљрес, галимнђр књбрђк Тђфкилевлђр белђн бђйле, XVIII гасырдагы вакыйгаларны язалар, ђ алардан элгђрерђк чорда Яушевлар белђн булган мљнђсђбђтлђргђ кагылмыйлар диярлек. Юкса, Яушевлар да ќирле халыкка ќђбер-золымны аз салмаганнар. Монда без дђ мђкалђнећ кысаларына зарури булган кайбер фактларга гына тукталабыз. Патша Иван Грозный тарафыннан XVI гасырда Казан ханлыгы ќимерелгђч рус хљкњмђте файдасына кылган хезмђтлђре љчен Яушевларга Иж елгасыныћ башыннан алып койган ќиренђ кадђр џђм аћа коя торган барлык елга-инеш буйлары Тирсђ волосте исеме белђн, грамота нигезендђ, Яушевларга бирелгђн. Ђ Иж буендагы авылларда элек-электђн, шул исђптђн Тирсђ волосте исеме белђн морзалар карамагындагы авылларда да, ирекле, ягъни крепостной кол булмаган татарлар да яшђгђн. XVI гасырдан башлап, XVII гасыр дђвамында џђм XVIII йљз башына кадђр Яушевлар андый иреклелђрне тљрле ысуллар (куркыту, алдау, мђхкђмђ џ. б.) белђн њзлђренећ крепостной крестьяннары итеп яздыру сђясђтен алып барганнар џђм шућа бђйле рђвештђ шђхси билђмђлђрен арттырганнар. Алпавытларга бђйсез татарларныћ бер љлеше формаль рђвештђ башкорт булып язылып, икенче љлеше њзлђренећ ирекле булуларын раслаган рђсми документлар-грамоталар алганнар. Шућа да карамастан, Яушевлар ќирле халыкны њз буйсынуларына кертђ барганнар. Хђтта авылы-авылы белђн њз коллары итеп яздырырга тырышканнар. Мђсђлђн, 1562 елныћ 22 июлендђ бирелгђн грамотада Тирсђ волостенећ ирекле булып язылган Мордывый авылы кешелђре џђм 1610 елда Яушевларныћ њзлђре тарафыннан коллыктан азат ителеп, шул ук авылда яшђгђн татарлар 1646 елда Яушевларныкы итеп књрсђтелгђннђр. Алар 1703 елда Яушевлар тарафыннан њзлђренећ качак крепостнойлары дип белдерелгђннђр10. Шул рђвештђ њк 1605 елгы грамотада ирекле булулары теркђлгђн Биектау авылы татарлары да11 морзалар карамагына кертелгђннђр. Мондый хђллђрдђн тђмам ќђфаланган халык читкђ, књпчелек очракта Кама аръягына качкан. Лђкин алпавытлар ал арны да эзлђтђ џђм таба торган булганнар. Мђсђлђн, 1646 џђм 1678 елларда Тирсђдђ Яушевларда теркђлгђн Тукбулат Урмыбакты улыныћ12 нђселеннђн 8 гаилђ 1670 нче елларда Салагыш авылына качып килђлђр. Анда 20 еллап яшђгђч, Кама аръягындагы Качкын авылыныћ (хђзерге Актаныш районына керђ) ясаклы татарлары чакыру буенча шунда књчкђннђр. Књп еллар њткђч, Тђфкилевлђр шуларны да њзлђренећ кол крестьяннары итеп теркђњне даулаганнар13. Морзалар ќирле халыкныћ њзлђренђ бђйсезлеклђрен џђм бер чорда крепостнойлыкта булып та, аннары њзлђре њк азат иткђнлеклђрен белдергђн документларны крестьяннардан алып юкка чыгарганнар. Андый документларныћ бер љлеше мђхкђмђлђрдђ яки башка тљрле губерна оешмаларында да ќуелган14.
Тљрле авылларныћ њзлђре белђн низагта булган, иреклђрен даулаган крестьяннарына Яушевлар књп мђртђбђлђр камчы белђн суктыру џ. б. тљрле ќђзалар бирњлђре мђгълњм. Мђсђлђн, 1690, 1696, 1697, 1722, 1733 елларда зур ќђзалаулар њткђрелгђн15. М. Гыйльманов туплаган мђгълњматларда Каныш Яушев белђн Мордывый авылы халкыныћ кискен мљнђсђбђтлђрен чагылдырган хђбђр дђ мљџим. Тирсђ волостендђге ќирлђрне авыллары, крестьяннары белђн 1733 елда Яушевлар дан Котлымљхђммђт Тђфкилев сатып алганнан соћ вакыйгалар тагын да катлауланган. Моныћ тљп сђбђбе дђ — Яушевлардан мирас булып, чишелмичђ килгђн ирекле крестьяннар белђн низаглы мђсьђлђлђр. Тђфкилев њзенђ бђйле дип исђплђгђн качкын крестьяннарын эзлђтњгђ керешкђн, џђм, нђтиќђдђ, 1742 елга 200 дђн артык гаилђне Яушевларныћ хђзер качкынлыкта йљрњче элеккеге крепостнойлары дип белдерђ џђм кискен чаралар књрергђ тотына16. Шул исђптђн Балтач авылында (барлыгы 27 хуќалыкта) яшђњчелђрне дђ Тђфкилевлђр њзлђренеке дип белдерђлђр. Алар бу очракта 1646 џђм 1678 еллардагы переписьлђрдђ Балтачныћ бабасы Ќанъегет Ќансљярев балалары џђм оныклары (Балтач та шунда) белђн Тирсђ авылында язылган документка таяналар17. Ђ Балтач Мђмђтевнећ 1664 елда башкортлар белђн бергђ швед походында Рига янында катнашуы, шуныћ љчен Иж буеннан ќир бирелеп, бертуганы Туйхуќа џ.б. кардђшлђре белђн Яушевлардан азат булуын белдергђн 1691 елгы грамота юкка чыгарылган диелђ18. Андый документларны Тђфкилевлђр бљтенлђй танымаганнар џђм ялган язулар дип, санлашмаганнар19. Моннан књренгђнчђ, Балтач Мђмђтевнећ бабалары XVII гасыр уртасында Яушевлар крепостнойлары дип язылганнар. 1722 елгы халык исђбен алу документында исђ Балтач авылында яшђњчелђр ясаклы татарлар буларак теркђлгђннђр20.
Тђфкилевлђрнећ гамђллђренђ Балтачлылар кискен каршы чыкканнар. Алар Мордывый, Биектау, Чишмђ, Наќар џ. б. авыллардагы крепостнойлар белђн берлектђ баш књтђргђннђр. Казаннан гаскђр китерелеп, канкойгыч бђрелешлђрдђн соћ крестьяннар бастырылган. 1742-1744 еллардагы бу хђллђр хакында тарихчы С. Алишев њз хезмђтлђрендђ књп язды21. Ул вакыйгалардан Балтач нђселенђ бђйле урыннарына гына кыскача тукталабыз. Балтач шђќђрђсендђге буыннар архив документлары белђн документаль расланалар, шул ук вакытта љстђмђлђр дђ бар. Мђсђлђн, Ќанъегетнећ Бакай исемле улы булганлыгы, Балтачныћ Туйхуќа (рус документларында «Туйгузачко, Тогузачка» рђвешендђ язылган) исемле бертуганы булуы џ. б. беленђ. Шулай ук 1742-1744 еллардагы ыгызыгылар нђтиќђсендђ Балтачныћ улы Илкђ (аћа бу вакытта 58 яшь) џђм шул ук нђселнећ Мђдияр Юлдаш улы 1745 елда патшабикђ Елизавета исеменђ њтенеч язып, Тђфкилевлђр белђн булган бђхђс мђсьђлђсендђ Мђскђњгђ џђм Петербургка барганнар. 1746 елныћ башында Алка Батыр улы да туганнары артыннан барган. Аларныћ эше хљкњмђттђ — Башкорт эшлђре комиссиясендђ 1746 елныћ гыйнварында каралган, њтенеч язучы Балтачлылар да комиссиянећ 15 гыйнвар утырышына кертелгђннђр. Комиссиянећ 1747 ел 23 июнь карары буенча Балтач авылыныћ барлык 27 хуќалыгы Тђфкилевлђрнећ крепостнойлары дип белдерелгђн. Илкђ Балтач улы белђн иптђшлђрен, књрђсећ, туган якларына тиз генђ кайтармаганнар. Чљнки, 1749 елныћ 15 июнендђ аларныћ туганы Хђлил Йљзђй улы агаларын књрњ љчен Мђскђњгђ килгђн. Императрица Елизавета исеменнђн 1752 елныћ 18 февралендђ књндерелгђн фђрман нигезендђ шул ук елныћ 25 февралендђ Тђфкилевлђргђ каршылык оештыручыларга камчы белђн суктыру ќђзасы бирелгђн22. Ул вакытта хљкем карары шул рђвешчђ булса да, мђхкђмђ эшлђре моныћ белђн генђ тђмамланмаган. Балтач Мђмђтев нђселе џђм Балтач авылы халкы кол булып яшђњ белђн беркайчан да ризалашмаган, хљрлек рухын саклаган џђм хокукларын даулап килгђн. Гыйльмановныћ шђхси архивында сакланган, алдарак тасвирлап њтелгђн документтан књренгђнчђ, Балтачлыларныћ бђйсез булулары 1754 џђм 1793 елларда да танылган. XVIII гасыр дђвамындагы зур тартышулар, мђхкђмђ эшлђре, кан коюлар нђтиќђсендђ, ниџаять, авыл халкын сљргенгђ ќибђреп, каршылык берникадђр сындырылган. Мљхђммђдетдин ага язуынча, Балтач авылы Тђфкилевлђргђ 1800-1802 елларда крепостной булып тулаем кертелгђннђр.
Балтач нђселенђ бђйле ђлеге шђхси џђм дђњлђт архивлары документларын бергђлђп чагыштырып љйрђнњдђн књренгђнчђ, алар бер-берсен бик яхшы тулыландыралар. Материаллардан тагын бер мђсьђлђ — Казанга ясак тњлђњдђн Уфага тњли башлауларына бђйле рђвештђ џђм ќир билђмђсенђ мљнђсђбђттђ ясаклы татарларныћ «башкорт» катлавына язылулары ачык књренђ. Балтачныћ ата-бабалары архив документларында џђм М.Гыйльманов язмаларында «ясаклы татар», «ясаклы бобыль» катлавында язылганнар. Гыйльманов архивындагы бер документта ул «башкорт» катлавында язылган. Бу ућайдан Мљхђммђдетдин ага «Балтач баба ќир кљтњдђ башкортлык правасына кергђн» дип искђртђ. XVII г. ахырларына караган (тљгђл елы бил гесез) бер «челобитная»да Балтач Мђмђтев «Уфа љязе татары» буларак язылган документ та бар23. Мондый очраклар турында Д. Рамазанова џђм Д. Исхаков џ. б. галимнђр бик тђфсыйльлђп яздылар инде24. Балтач Мђмђтев нђселендђге очрак — галимнђрнећ фикерлђрен куђтлђњче тагын бер документаль дђлил.
Язылганнардан Балтач Мђмђт улы нђселенећ тарихы бик бай икђнлеге ачыклана. Бу нђселдђн чыккан књренекле, мђгълњм шђхеслђрнећ тагын берничђсен ђйтеп китик:
 - Вђлидов Юныс Нуриман улы (1889-1924) — Татарстанныћ Ќир эшлђре халык комиссариатыныћ беренче наркомы. 1917 елга кадђр укытучы булган. 1918-1920 елларда Кљньяк фронтта комиссар џ.б. хђрби дђрђќђлђргђ ия булган. Нахакка гаеплђнеп, хљкемгђ тартылган25.
- Вђлидов Ибраџим Гыйльман улы (1902-1968) — Казан дђњлђт университеты галиме, физиолог. Биология фђннђре докторы (1948), профессор (1950), ТАССРныћ атказанган фђн эшлеклесе (1954)26. Ђтисе Гыйльман белђн Юныс Вђлидев ике-туган кардђшлђр. Аларныћ бабалары —Балтач улы Бигђш тармагыннан.
- Халиков Илдар Шђњкђт улы — Яр-Чаллы шђџђренећ хђзерге вакыттагы башлыгы. Аныћ бабалары — Балтач улы Уртаќбик тармагыннан.
Ђле тагын бер кызыклы мисал бар икђн. 2003 елныћ 16 июнендђ чит илдђн килгђн, љлкђн яшьтђге бер агай яныма керде. Аныћ, ягъни Гњнђр Насыйховныћ (1928 елда туган) ђтисе Хљсђен — патша гаскђрендђ артиллерия офицеры булган. Ватандашлар сугышы вакытында Ерак Кљнчыгыштан Япониягђ, аннан Тљркиягђ китеп, Сабира Сатаева (Саратов ягы татарларыннан) белђн гаилђ корып шунда яшђп, 1935 елда дљнья куйган. Ђтисе њлгђндђ яшь калган Гњнђр бик милли мохитта тђрбиялђнгђн. Гњнђр ага њзе хђзер берничђ ай Тљркиядђ, аннан АКШта, Калифорниядђ яши икђн. Сљйлђм теле тљрекчђ диярлек, лђкин Тукай џђм Дђрдмђнд шигырьлђрен саф татар телендђ сљйлђп шаккатырды. Аныћ ђти-ђнилђре дђ, њзе дђ совет хакимлеге дђверендђ ватаннарын, шунда калган кардђшлђрен књрергђ интизар булып гомер кичергђннђр. Гњнђр ага, ниџаять, Татарстанга — ата-бабаларыныћ туган ќирен књрергђ дип килгђн. Ђтисенећ Балтач исемле авылдан икђнлеген белђ. Ђмма кайсы Балтач? Татарстанда мондый исемдђге авыллар ќидђњ, Башкортстанда да бар. Архивлардан эзлђп Гњнђр Насыйхов ата-бабаларыныћ чынлап та Ђгерќе районындагы Балтач авылыннан икђнлеклђрен ачыклаган идем. Зљџрђ ханымдагы шђќђрђ белђн танышу Насыйховларныћ да шушы ук нђселнеке булуын раслады. Язмыш ќиллђре Балтач нђселен ђллђ кайларга да тараткан. Г. Насыйховныћ да бабалары — Балтач улы Уртаќбик тармагыннан.
Мђкалђ ахырында Балтач нђселенећ шђќђрђсен џ. б. кыйммђтле тарихи язма истђлеклђрне саклаган Зљџрђ ханым Бђџаветдиновага, алардагы тарихи материаллар белђн танышуга ярдђмлђшкђне љчен Татарстан Республикасыныћ атказанган мђдђният эшлеклесе Хава ханым Атряскинага олуг рђхмђтлђремне ќиткерђм.
Тњбђндђ Мљхђммђдетдин Гыйльмановныћ шђхси архивындагы џђм Россия дђњлђт борынгы актлар архивындагы кайбер материаллар кыскартылган хђлдђ тђкъдим ителђ. Авторныћ џђм документларныћ тел џђм стиль њзенчђлеклђре њзгђрешсез сакланды.

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Балтач авылында сакланган «Балтач картныћ бертуганы Акхуќа Иж буендагы Иске Аккуќа авылын нигезлђгђн»леге турында сљйлђнђ торган риваять Хуќамшђкернећ бертуганы Аккњз белђн бутаудан дип саныйбыз.
2. Мђрданов P., џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы. — Казан, 2003. — Б. 11, 95.
3. Чилчђ авылы татарлары XVII-XVIII гасырлардагы архив чыганакларында тљрлечђ: ясаклы татарлар дип тђ, «башкорт» катлавында дип тђ язылганнар. Бу авыл беренче мђртђбђ 1622 елныћ 23 июлендђ патша Михаил Федорович исеменнђн бирелгђн грамотада телгђ алынган (Киров љлкђсенећ дђњлђт архивы (КЉДА), 575 ф., 1 тасв., 100 сакл. бер., 37 б кгз.). 1722 елда бу авылда 8 хуќалык булган, халкы ясаклы татарлар булып язылган (Россия дђњлђт борынгы актлар архивы (РДБАА), 350 ф., 2 тасв., 3790 сакл. бер., 347 б кгз.). Чилчђ авылыћда 1800 елда «башкорт» катлавындагы љч хуќалык булган (КЉДА, 582 ф., 2 к тасв., 71 сакл. бер., 1 кгз.). Шуннан соћ бу авыл турында мђгълњматлар юк.
4. Ул елга буенда 1920 нче елларда нигезлђнгђн Татар Чилчђсе исемле авыл хђзер дђ бар. Ул тирђдђ шул ук совет дђверендђ нигезлђнеп, хђзергђ беткђн Рус Чилчђсе дђ булган (Мђрданов P., џадиев И. Књрсђтелгђн хезмђт. — Б. 108-109). Шђќђрђ язуындагы Сђлќђ атамасы Сђйфулла мулла язмасыннан шулай књчерелгђн. Димђк, Чилчђ атамасы элек Сђлќђ дип йљртелгђн. Филология фђннђре докторы Ф. Гарипова Алтайда да Чулча исемле елга булуын яза (Гарипова Ф. Татарская гидронимия: Вопросы этногенеза татарского народа по данным гидронимии. — Казань, 1998. — Кн. 1. — С. 339). Татарстанныћ Аксубай районындагы Сљлчђ, Буа районындагы Чилчђ исемле елгаларныћ исемнђрендђ дђ, џичшиксез, уртаклык бар.
5. РДБАА, 248 ф., 5 тасв., 263 сакл. бер., 40 б кгз.
6. Бу документ — Балтач авылы ќирлђренђ хокук белдергђн «аттестат копиясе» аеруча ђџђмиятле булса да, Сарапул шђџђре нотариусы В. А. Широкшин тарафыннан 1897 елныћ 1 октябрендђ тљп нљсхђсеннђн књп ялгышлар белђн књчерелгђн. Шунлыктан аныћ текстын монда тђкъдим итњ мљмкин булмады.
7. Татарстан Республикасы Милли архивы (ТР МА), 3 ф., 2 тасв., 517 сакл. бер.
8. Мђсђлђн, 1917 елгы мђгълњмат буенча Балтач авылыныћ 366,7 дисђтинђ ќире булса, шундагы элекке алпавыт Халитовлар билђмђсе 4457,7 дисђтинђ мђйданны тђшкил иткђн (КЉДА, 574 ф., 5 тасв., 390 сакл. бер., 13-20 кгз).
9. Мђрданов P., џадиев И. Књрсђтелгђн хезмђт. — Б. 117; Бакыр Заводы авылыныћ рђсми исеме — Варзино-Алексеевск, хђзер Удмурт Республикасыныћ Алнаш районына керђ.
10. РДБАА, 248 ф., 5 тасв., 263 сакл. бер., 177 6-178 б, 206 кгз.
11. Шунда ук, 171 б кгз.
12. Тукбулат Урмыбакты улы 1679 елда вафат булган. Каберенђ куелган ташы безнећ тарафтан Тирсђ авылы зиратында табылган иде (Мђрданов P., џадиев И. «Таш архив» серлђре // Гасырлар авазы — Эхо веков. — 2002. — № 3/4. — Б. 71). Бу шђхеснећ исеме XVII гасыр урталарында Яушевлар белђн бђйле низагларны чагылдырган башка архив документларында да очрый.'
13. РДБАА, 248 ф., 5 тасв., 263 сакл. бер., 252-253 кгз.
14. Шунда ук, 84 б, 176 кгз.
15. Шунда ук, 83 кгз.
16. Шунда ук, 73 б кгз.
17. Шунда ук, 202 б кгз.
18. Монда 1691 елгы грамотаныћ Балтачлылар кулында булган нљсхђсе юкка чыгарылу турында сњз бара. Хљкњмђт кармагындагы нљсхђсе хђзергђчђ сакланган (РДБАА, 1173 ф., 1 тасв., 1100 сакл. бер.). Текстыннан љземтђ шушы мђкалђ ахырында бирелде.
19. РДБАА, 1173 ф., 1 тасв., 1100 сакл. бер., 73 б, 174 6-176, 203 б кгз.
20. Шунда ук, 350 ф., 2 тасв., 3790 сакл. бер., 349 б кгз.
21. Алишев С. Классовая борьба татарских крестьян Терсинской вотчины Тевкелевых в XVIII веке // Тезисы докладов научной конференции молодых ученых. АН СССР, ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова. — Казань, 1967. — С. 67-74; Алишев С. Каџарман бабайлар: Татар крестьяннарыныћ сыйнфый џђм милли азатлык хђрђкђте тарихыннан очерклар. — Казан, 1976. — Б. 31 -40; Алишев С Татары Среднего Поволжья в Пугачевском восстании. — Казань, 1973. — С. 55-58.
22. РДБАА, 248 ф., 5 тасв., 263 сакл. бер., 16-17 б, 37, 67, 190 б, 268, 270 кгз. Шул ук комиссиянећ 4 июль карары буенча Мордывый авылыныћ да 25 хуќалыгы Тђфкилевлорнећ крепостнойлары дип карар чыгарылган.
23. КЉДА, 575 ф., 8 тасв., 747 сакл. бер., 232 а кгз.
24. Татарская нация: история и современность. — Казань, 2002. — С. 21-107, 125-147.
25. Татарская энциклопедия. — Казань, 2002. — С. 530.
26. Там же.

Балтач авылы халыкларыныћ шђќђрђсе

1). Хуќамшђкер баба. Сђйфулла менла бабайдан калган язулар буенча Хуќамшђкер баба Ялгыяннан килгђн Иш буена тормыш итђргђ. Аккњз белђн бертуган. Аккњз Сљн буенда калган.
2). Хуќамшђкер бабаныћ угылы Мђмер.
3). Мђмернећ угылы Кадер.
4). Кадернећ угылы Чирњче.
5). Чирњченећ угыллары: Тагай џђм Арпачы. Габдулла бабай сљйлђве буенча, Арпачы Нарат авылында калган. Анда хђзерге кљндђ дђ «Арпачы тарлавы» исемендђ урын бар дие. Тагай тереклек иткђн урын Иш буенда «Тђрђтњл»дђ, хђзерге «Оброшный књл» тирђсендђ диде. Габдулла бабай сњзеннђн 1915 елда яздым1.
6). Арпачы угылы Ќансљяр.
7). Ќансљяр угылы Ќанъегет. Ќанъегет Ќансљярев иске документлардан мђгълњм: ясашный бобыль булган.
8). Ќанъегет угылы Мђмђт.
9). Мђмђт угылы Балтач. Балтач бабай ђњвђл Сђлќђдђ, соћыннан Иш буеннан ике 1 чакрымдай урында «Салкын чишмђ» («Суык чишмђ») башында йорт салып тереклек ко-рып, шул урынга џђм ќире, урманына грамота ясаткан. Балтач баба ќир кљтњдђ башкортлык правасына кергђн булырга ошай. Шул вакыт Пельга да «Суык чишмђ» башында булган. Аннан Пельга књчкђн «Эчкђн књл» башына. Балтачныћ балалары књбђеп, «Суык чиш-мђ»дђн ярты чакрым урынга - Барќы суы белђн ике арада Балтач авылы булып урнашкан. Балтач бабайныћ йорт урыны - «Суык чишмђ»нећ югары ягында 1865-1870 нче елларда да књмелеп бетмђгђн чокырлар џђм кирпеч ватыклары сакланган булган. Шул урында тереклек итђргђ Казанга барып грамота ясаткан. Ђмма књпме дисђтинђ ќир билђргђ дигђне мђгълњм тњгел (ќан башына 30 дисђтинђ, ђ ќан башы мђгълњм тњгел). Балтач бабаныћ кђсебе чолык чабып, чолык кљтњ булган. Мал асрау, иген игњ аз булырга ошай. Балтач бабай ясаткан грамотада «Салкын чишмђ», «Бакты чишмђсе», «Тђбђ кордык», «Ак сыер» (?), «Чибђртау»2 џђм башка урыннар булып Ишнећ сул ягында да чолык кљтње мђгълњм. Ауга џђм корт карарга барганда ризыкланырга џђм тљн кунасы урыннарына урман яндырып, шалкан чђчеп куя торган булган.
10). Балтачныћ мђгълњм булган угыллары: Батыр, Бикчура, Бигђш, Уртаќбик, Чуен [тагын љч улыныћ исемнђре билгесез].
11). Батырныћ улы Ђмир. Бикчураныћ улы Мостай. Бигђшнећ улы Ахмђр. Уртаќбикнећ улы Аеткол. Чуенныћ улы Сђйдун.
12). Ђмирнећ улы Бђшир. Мостайныћ улы Фђез. Ахмђрнећ улы Мљслим. Аетколныћ улы Биктаџир. Сђйдунныћ уллары: Сђйфулла, Яхъя.
13). Бђширнећ уллары: Сђйфулла (1769-1844) џђм Габит, кызы Сахибќђмал. Сђйфулла мулла Гђйнђдђ укыган. Халык Себер ќибђрелгђндђ Гђйнђдђ калган. Ђгерќедђ мулла булган. Фђезнећ улы Ягъкуб. Мљслимнећ улы Вђлит. Биктаџирныћ уллары: Хђмит, Мђќит. Сђйфулланыћ уллары: Сђйфетдин (1812-?), Ќђлђлетдин (1815-?), Кђмалетдин. Яхъяныћ улы Зђйнулла.
14). Сђйфулланыћ улы Гыйльман (1812-1858).
15). Гыйльманныћ улы Мљхђммђтсадыйк (1856-1935).
16). Мљхђммђтсадыйкныћ улы Мљхђммђдетдин (1888 елда туган).
Мин, Мљхђммђдетдин Мљхђммђтсадыйк улы 1888 елда туган, 29 яшемдђ Балтач авылы халкы биргђн доверенность белђн Мђскђњдђ Писцовый, Межевой џђм Министерство юстиция архивларында 1917 нче елныћ 16 нчы апреленнђн башлап безнећ - димђк, Балтач авылыныћ џђм Шаршада, Наќар, Чишмђ, Тоба, Мордывый, Биектау џђм Тирсђ авылларыныћ ќирлђрен алпавыт Тифкилевлђр нидђй юллар белђн њзлђштергђннђрен белергђ документлар эзлђдем.
Межевой архивта Вятка губернасы бњлемендђ Генеральный межевание планын Балтач џђм Тирсђ исемендђ тапмадым, ђмма специальный план бар. 23000 дисђтинђ Балтач, Шаршады авыллары белђн Тифкилевлђр исеменђ ныгытылган. Беренче планга межевой 1810 нче елда йљреп, спорлар сђбђпле, башкортлар џђм башка књрше авыллар белђн межа озак вакыт ныгытыл май торган. Балтач-Шаршада исемендђге дача Тифкилевлђр исеменђ 1858 нче елда ныгытылган. Шул елда зур мђхкђмђлђр спорсыз исемгђ кертеп, ныгытырга кушкан, «башкортларныћ ќире кергђн булса, анларга икенче ќирдђн бирелер» дигђн сњз берлђн њзлђреннђн ќавапны тљшергђннђр.
Шул ук Тифкилевлђр исеменђ 23 000 дисђтинђ ќир шулай ук беренче межа 1810 нчы елда йљрсђ дђ, 1858 нче елда ныгытылган «Тирсђ авыллары белђн» исемендђ бу 46 мећнђн артык ике дачадагы Тифкилевлђр њзлђштергђн ќирлђр хыянђт юлы белђн ныгытылган. Яушевтан 3000 сумга алган булсалар да, искедђн њз ќирлђре дип ныгыттырганнар.
Тугызынчы авыл - Бакыр Завуты дачасы Тифкилевлђргђ хђзинђ ќиреннђн бакыр завуты салырга бирелгђн. Бакыр Завут ќирен бер урында књрсђтђ «Лђле3 дачасыннан аерылган» дип, икенче урында књрсђтђ «казна ќиреннђн завут салу љчен киселгђн» дип, љченче урында «Тифкилевлђрнећ њзлђре ќире» диеп. Ђмма «њзлђре ќире» дигђн урында бик шикле, «1760 нчы елларда Тифкилевлђр завут салган булырга ошай» гына диелгђн. (План белђн межевой кенђгђдђн башка мђгълњматлар Писцовой архивта). Шул ук \ Межевой канцеляриядђ књренђ - безнећ Оренбург губернасы вакытыбызда Уфа љязе, Байлар вулысы булганда безнећ ќирнећ Балтач исеменђ генеральный межасы юклыгы. Булса да отвод вакытында булган межа гына булыр. Чљнки мин белдем: ђњвђл генеральный межа берлђн зур районнарга бњлгђннђр дђ, соћыннан џђр авыл њзенђ ућгай булсын љчен специальный межа берлђн бњлгђн. Шул сђбђпле Балтач ќиренђ чын генеральный-бљтен межа юк.
Тирсђ дачасын Тифкилевлђргђ янђшђ-тирђ менлалар џђм поплар ант белђн «1765 нче елныћ 19 сентябреннђн элек тђ бу Тирсђ ќирендђ Тифкилевлђр бар иде» дип гуаџлык бирњ аркасында ныгытылган. Бу ант эчњ 1810 нчы елларда булган. Мљселманнардан ант кылдыручы Биектау менласы булган, башкортлар тарафыннан књренђ Фђйзулла Баязитов џђм башкалар. Межа йљргђндђ Тифкилевлђр тарафыннан Габделваџап Вахитов (Тирсђ татарларыннан, Вяткада зимлђмирлек гыйлеменђ укыган кеше, Тифкилевлђр укыткан) булган. Димђк, аларныћ домашний - њз зимлђмирлђре була.
Тирсђ дачасын межевать иткђн вакытта булган прошение, протоколлар 1200 табактан артык бер тљргђк Писцовый архивта ята. Мђскђњдђ Писцовый архив Кримлђ эчендђ Межевой архив янында булса да, баскычлар арасында начар бњлмђдђ иде.
1917 нче ел ќђендђ актардым Министерство юстиции архивында (Девичье Поледа)-безнећ Балтач бабайныћ хезмђт итеп алган, билђгђн ќирлђренећ грамоталарын тапмадым. Архивариус сљйлђве буенча, андай иске грамоталар архивта 30 миллионнан артык булып, Наполеон сугышы вакытында Наполеон солдатлары архивтагы грамоталарлы] ташлап, урамда, яћгырда череп ятып књбесе югалган, калганнарыныћ да «тђртибе чуалып, бњгенге кљнгђ дђ тђртипкђ кертеп бетерелгђне юклыктан тиз эзлђп табарга џич мљмкин тњгел» дип ќавап бирде. Шулай ук Наполеоннан элекке зур пожарда да књп янган ди4. Министерство юстиции архивында таптым патша кђнсђлђреннђн Мордыбый авыл халкыныћ жалобасына каршы «Ответное письмо-постановление»дђ болай дигђн: «Мордыбый авылында яшђњче чукынмаган татарлар хљкњмђткђ налогларын тњлђп баручы ихтыярлы крђстияннђр џђм айларны морза Яушев Каныш морза Ишинђй улы Яушевныћ Мордыбый крђстияннђрен кысарга-ихтыярсызларга хакы юк» дип язылган булса да, шул карардан Мордыбый халыклары файдалана алмаганнар. Яушевны Мордыбыйлар капка салып бђйлђп, Иж елгасына батырабыз дигђндђ Яушев ќалынып котылып калган, Мордыбый авылын «минем крђстияннђрем» дип, двђрђн Тифкилевлђргђ саткан. Тифкилевлђр Мордыбый, Тирсђ, Тоба, Биектау, Наќар, Чишмђ авылларын крепостной крђстиянгђ ђйлђндергђч, Балтач авылы - ирекле халыкны да тљрле хыянђт юлы белђн 1802 нче елларда крђстиянгђ керткђннђр. Соћнан Шаршада авылы урынында булган урыс халыкларын хђзерге Урыс Шаршады[сы авылы] урынына књчереп, Шаршады суы буена Тирсђ халыкларын књчереп утыртканнар5. (Бакыр Завуты авылы Себер ќибђрелгђн халыклардан шулай тљрле, Иж буенда Тифкилевлђрнећ 9 авыл крђстияннђре, 40 000 [дисђтинђ] ќирлђре оешкан.

Тифкилевлђр кемнђр џђм кайдан килеп чыкканнар?
(Карт укытучы Имаметдин Ќђлђлетдин улы Сђйфуллинныћ сљйлђве буенча.
1917-18 нче елларда сљйлђде)6.

 ...Тђвђккђл урыс хљкњмђтенђ баш салып, урыс хљкњмђте хезмђтенђ књчеп, дворянин дђрђќђсенђ менгђн. Аныћ балаларыннан Котлымђт генерал дђрђќђсенђ менеп, бик мђкерле, њткен хатыныныћ ярдђменнђн файдаланып, башта Бђлђбђй љязендђ Килем, Яћа Авыл џђм Ахун авылларын тљрле мђкерле юллар белђн њзенђ крђстиянлеккђ кертеп, шуннан ... Иж буенда яшђњче татар-башкорт авылларыннан џђм аларныћ тиешлечђ файдалана алмай торган матур Иж буендагы урманнар, болыннардан, сулардан њзенећ вотчинасын оештыра башлай. Кайсы авылларны морза исемендђ йљргђн Каныш морза Ишинђй улы Яушевтан сатып алган исемендђ, башкаларын башка юллар белђн њзлђштерђ џђм Тирсђ авылы Габделваџџап Вахитов дигђн ќегетне Вяткђгђ зимлђмирлђр мђктђбенђ ќибђреп, шул Вахитов ярдђме белђн беренче ялган частный межа џђм план ясыйлар. Вахитов бу планнарны ярым яшерен рђвештђ, Иж буйлап ауга йљрњче булып ясаган џђм шул ќирлђрдђн Тифкилевлђр файдалана башлыйлар. Аларныћ беренче кантуралары Тирсђ авылында ачыла, шунда 8 авылныћ тормышын хђл кылалар. 1810 нчы ел 12 нче июльдђ Сарапул зимлђмире - генеральный зимлђмир Антон Петров Иж буенда Вахитов Габделваџап ясаган ялган межаны реставрировать итеп, 46 010 дисђтинђ 1862 сажинга план ясаган. Шул 46 мећ дисђтинђ ќирне 1850 нче елныћ ќђендђ зимлђмир Павел Волосатов икегђ аерып ясаган Балтач-Шаршады исемендђге дача.
Тифкилевлђрнећ Сђедгђрђйгђ тигђн 23 005 дисђтинђ 931 сажин. Шул дача ќирлђре бњленђ Сђедгђрђй Тифкилевнећ кызлары арасында: Хђдичђгђ - Чингиз хатынына Чучкан имениясе тия, Шаршады имениясе Гљлсемгђ - генерал Шђех Али хатынына тия, Балтач имениясе Мђдинђгђ - Халитов Ибраџим хатынына тия. Ибраџим исђ Касыйм мишђрлђреннђн, ата-бабалары Питербургта ресторан тотучылар була. Ибраџим њзе инженер-речник, Ак Иделдђ русло тљзђтњдђ эшлђде. Ибраџим њзе либераль-прогрессист, гаилђсендђ Равил исемле улыннан башкалары либераллар булып, Равил исђ динче џђм реакционер булып, Кызыл гаскђрлђргђ каршы сугышта бетђ. Балаларыннан Гали 1918 ел њк-тђбердђн соћ да Казанда - совет учрежде-ниялђрендђ хезмђттђ калды.
Ибраџим Мђдинђгђ љйлђнњ белђн Балтач авылында 1895 нче елларда аракы завуды сала. Завудныћ агач бинасы 1912 нче елларда сњтелеп, таш завуд салды. 1924 нче елларда таш завуд ќимерелгђч, кооператив аны тљзђтеп 1929 ел Балтач калхузына књчте.
Тифкилевлђрнећ фамилиясе Тђвђккђл дигђн бабалары исеменнђн алынган. Тђвђккђлнећ улы Котлымђт 90 яшендђ вакытта Бакыр завудын салган џђм 6 елдан соћ, 96 яшендђ њлгђн7. Бакыр эретњ завуты 1773 нче елларда яндырылган. Котлымђтнећ улы Шаџгђрђй юаш булган, хатыны - Касыйм боярлары кызы Зљлђйха крђстияннђргђ бик каты булган. Зљлђйханыћ њз янында йљри торган кучеры Ђбелкасыйм (Завуд Бђшђр ќизнинећ ќизнђсе) сљйлђве буенча, Бакыр Завудындагы бакыр эретђ торган завудлары янгач Зљлђйха Питербурга барып, генерал танышларына књренњдђн элек Югары мђхкђмђгђ барып, завуты янгач «яћадан ясамыйм» дип, ире дђ њлеп, балалары да яшь булгач мљмкинлек югын сљйлђй башлай. Шул вакыт генераллардан таныш булганы Зљлђйханы сњзеннђн туктатып: «Сез юлдан арып килгђнсез, бњгенгђ сљйлђшњлђр, жалубалар калып торсын, безгђ кунакка кайтабыз» дип алып чыккан џђм йортына алып кайткач Зљлђйхага кићђш биргђн, чљнки Зљлђйха завутны баштанаяк ташласа, казнадан бакыр завудын тоту љчен хљкњмђт ќиреннђн биргђн ќир џђм урманнар хљкњмђт файдасына бирелђчђк булган. Икенче кљн Югары мђхкђмђгђ баргач Зљлђйха сњзне њзгђртеп: «Завуд янса да, балаларым њсеп ќиткђнче буаны саклаймын» дип сљйлђгђч, 25 душ биреп буаны сакларга џђм яћадан корырга кушканнар. Яћадан бакыр эретњ завуды корылмаган, аныћ буасына кљлдђн поташ чыгару завуды салганнар.
Балтач янына Тифкилевлђр килеп каралты корулары 1840-1850 нче елларда булырга охшай. Каралтылары мђчет янында булып, Балтачта тегермђн[нђре] 1862 нче елларда булырга охшай. Тегермђн урыннары Балтачныћ имана ќире булган. Боярныћ крђстиянгђ эшлђткђн ќире чишмђ љсте, 16-17 дисђтинђ ышна, 5-10 дисђтинђ Кичкутан якта, 30 дисђтинђдђй Барќы юлы ике яклап боярда иде...»

Разетдин агай сњзлђреннђн

 «[...] Ќђлђлетдин Ислам улы њзе йљрђкле булу аркасында боярларга эш эшлђп ќитмђгђн. Хђтта њз энелђрен дђ эшлђтмђскђ тырышкан џђм анларга боярга эшлђргђ кушмаган. Шул сђбђпле Ќђлђлетдин боярлар тарафыннан солдатка бирелгђн, ягъни гаскђри хезмђткђ. Солдат хезмђтеннђн берничђ мђртђбђ качып кайтып, бояр прикашчиклђрен куркытып киткђн џђм бик акчалы булган. Коралы, пычагы џђрвакыт ќанында булып, њзенећ батырлыгы аркасында џичкемнђн курыкмаган.
[...] Ата-анасы 1800 еллар башында Себер киткђндђ Дђњлђтша бабай ярты яшьтђ булып, анасыннан аерып алып калганнар. Имгђн сабыйны аерып алып, анасыныћ књкрђге ачык кље китње халыкка нык тђэсир итеп, џаман да онытылмый. Дђњлђтша укырга булдырмагач Сђйфулла бабай аны кљмешчегђ биреп, љлфия чњкергђ љйрђткђн.
[...] Гыйззђтулла бабай 1854 елда солдатка алына, Польшада кала. Улы Балтачка кайтса да, кертмђйлђр».

М. Гыйльмановныћ шђхси архивыннан.

 Из отпускной памяти, выданной татарам деревни Терси Тогузачке
Маметьеву с товарыщи о житье им по прежнему в деревне Салагуш
и о плачении сверх Казанского ясаку

7199 [1691] г.

[...] Подлинная отпускная дана челобитчику Тогузачку Маметьеву с роспискою и по той Великих Государей грамоте велено им Тогузачку и Балтаске з братьями и с племянники жить на старых своих жеребьях в Уфинском уезде, в которой деревне они жили и ясак платили и деды и отцы их, и в ясаках и во всяких делех ведать их на Уфе, а в Казанских ведать не велено и по указу Великих Государей, царей и великих князей Иоанна Алексеевича, Петра Алексеевича всеа великия и малыя и белыя России самодержцев и по грамоте и на выписке по памете ближнего окольничего и воеводы Василья Федоровича Стрешнева нынешняго 199 года марта в 31 числа велено Казанского уезду Зюрейские дороги деревни Терси татарам Тогузачку Маметеву, Батырку Болтасеву, Искейку, Бинекейку да Мурзагильдку Бокаевым жить в Уфимском уезде в деревне Салагуш и в ясаках и во всяких делех ведать их на Уфе, а ясаку платить им на Уфу сверх Казанского ясаку и оброку по пяти куниц на год и о том сия память дана.

РДБАА, 1173 ф., 1 тасв., 1100 сакл. бер., 2 кгз.

1745 г., декабрь. - Из челобитной ясашных татар деревни Болтачевой Медияра Юлдашева и Илка Балтачева

 Всепресветлейшая, державнейшая Великая государыня императрица Елисавет Петровна Самодержица Всероссийская, Государыня Всемилостивейшая.
Бьют челом Уфинского уезду Казанские дороги Байлярской волости деревни Болтачевой ясашные татара Медияр Юлдашев, Илка Балтачев, а о чем тому следуют пункты.
Изстари прадеды наши Тогузачко да Болтачко Маметевы, Мамбет да Бакай Зинзигитовы родиною Уфинского уезду ясашные татара, и в прошлых годех прадеды наши Мамбет Зианзигитовы сходили в Казанской уезд на ясак и жили у мурз Ишкей и Кадика князь Яушевых на их вотчинной земле добровольно сами собою, а не во крестьянстве и платили в Казань с одного двора медвиного ясаку, в чем имеетца отписи до первой генералитецкой переписи, а после той переписи того ясаку в Казань с нас не требуют, так же прадеды наши платили ясаку в Уфу по семи куниц на год, и тому ж во время швецкой войны был родственник наш Болтась Маметев обще с Уфимскими башкирцами и татарами в походе под Ригою, для чего мы нижайшие как ясашные в подушную перепись и не написаны.
А в прошлом 7199 [1691] году по присланной из Москвы в Уфу грамоте по челобитью вышеписанных прадедов наших Тогузачки Мамбетева с товарыщи предписанным князьям Яушевым прадедов наших в крестьянстве не привлекать, и велено по той грамоте ясаку платить по семь куниц на год в Уфу и судом и расправою ведомым быть в Уфе, по силе коей грамоты оному Тогузачку с товарыщи и сберегательная память дана, по которой памяти оной ясак по семи куниц на год мы нижайшие платили.
И в прошлом 1734-м году бил челом в Уфинской провинциальной канцелярии на нас нижайших и на родственников наших брегадер Алексей Иванов сын Тевкелев, будто мы нижайшие с родственниками нашими вышереченных Казанских мурз князей Яушевых беглые крестьянья и будто достались оному Тевкелеву от оных мурз по продаже и предъявил в Уфимской провинциальной канцелярии на оных прадедов наших Мамбетя и Бакая владельную выпись. А подлинная ль она выпись или подставная, о том мы неизвестны. А как предъявленные князья Яушевы прадедов наших и нас нижайших к себе присвоили во крестьянство, и каким образом ему Тевкелеву дали владенную выпись - того мы не знаем, а ежели прадеды и деды наши и мы нижайшие подлинно были их крестьянья то б во вре[мя] генералитетцкой прежной переписи написаны были за ними в подушной оклад.
[...] 13. А ныне мы нижайшие от родственников своих чрез письмо уведомились, что после отъезду нашего родственник наш Асан Утешев ездил в Оренбурх для прошения из Оренбурской губернской канцелярии пашпорта в Москву и в Петербурх. Оная губерния пашпорта ему не дала и отослала в Уфинскую провинциальную канцелярию под караулом, где и поныне обретается запирками. Да окромя оного Асана из родственников наших Заит Ускеев с товарыщи пять человек имеетца в Уфе запирканы ж. [...]
К сему прошению просители Медияр Юлдашев, Илка Болтачев татарским письмом руки свои приложили:
Ошбу доношениягђ бђн Мђдийар Юлдаш угылы кулым куйдым,
ошбу доношениягђ мин Илик Балтаќ угылы кулым куйдым.

РДБАА, 248 ф., 5 тасв., 263 сакл. бер., 16-17 б кгз.

1745 ел. - Илкђ Балтач улы џђм Мђџдияр Юлдаш улына Балтач авылы халкы исеменнђн Заид Њчкђй улы язган хаттан

 «Без, Балтач авылындагы карендђшлђрећездин булганындин, олуглардин вђ кечеклђрдин вђ џђм хатыннар, кыз балалар - барчамыз џђр лђхзђдђ догадабыз. Ђњвђл... сђфђр кылгучы Илкђ агайга вђ йђнђ тђвђккђл кылып, барча ќаннарны асан кылып, хђляслык эстђр љчен сђфђр кылгучы Мђџдийар агайныћ хозурларына догадабыз џђр лђхзђдђ.
[...] Карендђшећез Хђсђн барган ирде Уринбурга пашпорт љчен. Йулда Шђфинећ8 хезмђтчесе Гаделша морза Сакмар каласында тотып, бђйлђп, малларыбызны алды, њземезне газаплады. Љфегђ Тђфкилђвкђ илтеп бирермен дип торган хђлдђ Сакмар тњрђсенђ мђгълњм булгач, ул йанаралга йибђрде. Каравыл берлђ илтеп Уринбур приказыйга йабтылар. Тора торгач йанарал алдырып сорады: «Нђ љчен килдећез?» - диде. «Башбурт љчен килдем» - дидем вђ џђм айакына йыгылып башпурт телђдем: «Рђхимле, йир йљзене билђгњче олуг падишаџга гозере тђкъсыйрлыгымыз љчен» - дидем. Ул ђйтде:«Тђфкилђв эше берлђме?» - диде. «Бђли» - дидем. Ул ђйтде:«Эшећез монда эшлђнер. Бђгъдђзан барырсыз» - диде. Шундан соћ Љфегђ йибђрде. Шул кљндин бир[е] џђнњз Љфе каласында герифтармыз вђ џђм Тђфкилђв эшене безнећ эшемез берлђ теркђмђккђ Санатдин9 указ килде дип, књп кђгазьлђр алдырып, выпискђ йасады булганымызныћ вђ џђм йђнђ Тђфкилђв талаткан Гаделшђдђге малымны кайтара алып бирде пулкувник.
Вђ йђнђ икенче хђл: сез киткђч бер ай кадђрендин соћ пулк тормага фатирсызларга бойырдылар дип вђ џђм фураш бирмђгђ дип кеше йибђрде. Ул хђлдђ књп бозык хђллђр йасады. Прапуршик Тихамирав Казаныский пулыктан ирде, ул арада парушчик Кудрясев килеп торды. Йитмеш кеше чаклы кадђре Иске Балтач авылында тордылар вђ џђм ќђњзђнећ унбишендђ сђламђт кешелђр, безлђр џђм сђламђт калдык, йугарыда йазылган Тихомиравныћ усал хђллђре берлђ, биш кеше Љфе каласында герифтар булып тордык. Алты ай кадђре... Инша Алла, сђламђт кайтып љйњлђремездђмез бу хђлдђ.
Вђ йђнђ љченче хђл: Мостайны Казан каласына алдырып, књп мал чыгып, йђнђ кайткач Максуд берлђ Казанга алдырылып, џђнњз Максуд Казанда купраскида10, Мостай шул ук купраскида приказыда њлде. Тљтермђгђ11 сђбђпче Бакый сотник булды, џђм Максудны кыенга алдырып газаплаганнар, ни эш берлђ икђнен белмђймез... Казандагы йасакны џђм џђнњз тњлђймез. Бер мђртђбђ Казандай килеп алды вђ џђм рђнќетде. Бђгъдђзан Љфедђ тњлђдек. Вђ йђнђ тњрт кеше љчен дип, Казан каласындан килде тотмага дип. Берсе - Ишали, берсе - Мђкђй, берсе - Мансур, бере - Ђнис ирде. Анлар љйњдђ йуклыгындин Нђдер мулланы, йђнђ Йљзекђйне диншњклђр Казанга тотып алып киттелђр... Вђ йђнђ хђлемезнећ тђкъсыйры: Казан љйђзе џич кеше кертмђйдер вђ џђм нђрсђ сатмайдыр. Йакындагылар вђ џђм Бакый сотник «керсђлђр вђ џђм књрсђћез - тотыћыз» дип йаза икђн, џичбер ќиргђ чыгалмаймыз вђ йђнђ, Казан каласындан куркуымыз књбдер...
Вђ йђнђ мулла Килдейарга догалар васыйль улына. Бђгъдђзан љйњ ќђмђгатећез булганы сђламђт вђ џђм малларыћыз сђламђт. Арыш бик ућган, ђмма сабан ашлыгыны чикерткђ бетерде. Вђ йђнђ бер энећез угланлар укытмага киткђн, йђнђ бер йаћы љйњ йасаганлар, маџы рамазанныћ ахырында кереп кунак булган ирдек.

Авыл ќђмђгатьлђренећ ђмере илђ Заид Њчкђй угылы йаздым [...]

РДБАА, 248 ф., 5 тасв., 263 сакл. бер., 39 6-40 б кгз.

ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. Сакланган материаллардан књренњенчђ, Уртаќбик тармагындагы Габдулла (1850-?) Габделхаликъ улыннан М. Гыйльманов књп мђгълњмат алган. Даталанган кђгазьлђреннђн 1915 џђм 1922 елларда сорашып язганлыгы аћлашыла.
  2. Монда ђйтелгђн атамаларныћ џђммђсе дђ хђзергђчђ халык хђтерендђ сакланмаган.
  3. «Лђле дачасы» исеме белђн аталган ќир мђйданы бу тирђдђ урнашкан удмурт авылларыныћ ићђњвђлгелђреннђн берсе — Ляли исеме белђн бђйле. Бу авыл хђзерге вакытта Удмурт Республикасыныћ Алнаш районына керђ. 1622 елгы грамотада бу авылны нигезлђњченећ улы «деревни Ляли Кикча Лялинвотяк» дип телгђ алынган (Киров љлкђсенећ дђњлђт архивы (КЉДА), 575 ф., 1 тасв., 100 сакл. бер., 37 б кгз.).
  4. Зљџрђ ханым ђтисеннђн ишетеп сљйлђвенчђ, архивариус Мљхђммђдетдин агага «Ђнђ њзећ кара, њзећ эзлђп тап!» дигђн.
  5. Бу хакта тулырак кара: Мђрданов P., џадиев И. Ђгерќе тљбђге тарихы. — Казан, 2003. — Б. 109-110.
  6. Бу текстка «Укытучы И. Сђйфуллин сљйлђве буенча» диелсђ дђ, автор анда њз фикерлђрен џђм фаразларын да љстђп язган. Имаметдин Сђйфуллин (1855-1923) — шушы ук нђселнећ Балтач улы Чуен тармагыннан. Татар мђгърифђтчесе буларак танылган бу шђхеснећ педагогик эшчђнлеге, тормыш юлы, гаилђсе џђм нђсел дђвамчылары турында галим Марсель Ђхмђтќановныћ махсус мђкалђсе бар (Ђхмђтќанов М. Сђйфуллиннар династиясе//Мђдрђсђлђрдђ китап киштђсе...: Фђнни- популяр очерклар / Тљз. Р. Мђџдиев. — Казан, 1992. — Б. 216-218.
  7.  Котлымљхђмђт Тђфкилевнећ ничђ яшьтђ џђм тљгђл кайсы елда вафат булуы турында мђгълњматлар каршылыклы.
  8. Шђфи — Оренбург Башкорт эшлђре комиссиясендђ тђрќемђче булган татар кешесе Шђфи Ќанайдаров. Ул кылган башбаштаклыклар турында XVIII гасыр архив материалларында мђгълњматлар шактый.
  9. Санат — Сенат.
  10. Купраскида — губернскийда, ягъни губерна идарђсендђ.
  11. Тљтермђгђ — тљрмђгђ яптыруда.

СЊЗЛЕК:

 асан — ќићел
башбурт — паспорт
бђгъдђзан — моннан соћ
бђли — ђйе
васыйль улына — ирештерелђ
гарзы хђл — хђлне белдерњ
гљрифтар — ђсир, тоткын
гозере тђкъсыйрлек — тњбђнчелекле њтенеч
диншњк — денщик
ќђњзђ — май ае
лђхзђ — секунд
маџы рамазан — рамазан ае
фураш — фураж
хђйал ђйлђгђйсезлђр — књз алдыгызга китерегез
хђлемезнећ тђкъсире — хђлебезнећ кыенлыгы, читенлеге
хђляслык — азатлык, котылу џђнњз — џаман

 Раиф Мђрданов,
филология фђннђре кандидаты