2004 2

Бертуган Максудиларныћ педагогик эшчђнлеге џђм педагогик карашлары

Хђзерге Татарстан Республикасыныћ Биектау тљбђгендђге Ташсу дигђн татар авылында яшђгђн имам Низаметдин гаилђсендђ, XIX гасыр ахырында, књренекле мђгърифђтче, журналист џђм дђреслеклђр авторы Ђхмђтџади Максуди (1868-1941) џђм ќђмђгать вђ дђњлђт эшлеклесе, сђясђтче, татар милли азатлык хђрђкђтенећ танылган вђкиле, аны рухландыручыларныћ берсе, зур галим, фикер иясе Садри Максуди (1878-1957) дљньяга килђлђр. Бу ике мђшџњр зат татар џђм тљрек мђгарифе тарихында да тирђн эз калдырдылар, шул замандагы уку йортларында укыту џђм тђрбия сыйфатын яхшыртуга ќитди љлеш керттелђр, мђктђп-мђдрђсђ шђкертлђре, югары уку йортлары студентлары љчен кыйммђтле дђреслеклђр яздылар.
Џади Максуди башта ђтисендђ укый, аннан соћ белемгђ омтылучан малайны 1881 елда Казандагы «Касыймия» мђдрђсђсенђ укырга урнаштыралар. Зирђк егет аны ућышлы тђмамлаганнан соћ, 1892-1893 елларда Галлђм хђзрђт мђдрђсђсендђ (Књл буе) мљгаллимлек итђ. 1894 елны ул Тљркиягђ китђ, анда ќђдитчђ белем бирђ торган мђктђплђрдђге уку-укыту тђќрибђсен љйрђнђ, Ђхмђт Мидхђт (1844-1912), Ђхмђт Дђњлђт (1822-1895) кебек мђшџњр тљрек ђдиплђре-мђгърифђтчелђре белђн аралаша, аннан кайтышлый данлыклы мђгърифђтче Исмђгыйль Гаспралы соравы буенча Бакчасарай шђџђрендђ тукталып, ул мљдирлек иткђн «Зынќырлы» мђдрђсђсендђ шђкертлђргђ гарђп ђдђбияты џђм мантыйк фђннђреннђн дђреслђр бирђ. Биредђ ул И. Гаспралы белђн якыннан таныша, аныћ яћача-ќђдитчђ укыту методларын џђм алымнарын љйрђнђ. 1896 елда Казанга кайта џђм њзлегеннђн ђзерлђнеп, Татарская учительская школага имтихан тота, берничђ елдан башлангыч мђктђп укытучысы дипломын ала. Шуннан соћ Галимќан Баруди ќитђклђгђн «Мљхђммђдия» мђдрђсђсендђ укыту эшен дђвам иттерђ. 1903-1905 елларда Казан университетыныћ юридик џђм педагогик бњлеклђрендђ ирекле тыћлаучы сыйфатында лекциялђргђ йљри.
Џ. Максуди танылган педагог џђм тел галиме буларак, мђктђп-мђдрђсђлђр љчен бик књп дђреслеклђр язган, тљрле сњзлеклђр тљзегђн, гыйльми хезмђтлђр тудырган мђшџњр шђхес. Ул књп еллар дђвамында њзе мљхђррирлек иткђн «Йолдыз» газетасында, шулай ук «Шура», «Мђктђп» журналларында тел, имля, мђктљп-мђдрђсђлђрдђ яћача уку-укыту, телебезне њстерњ, камиллђштерњ мђсьђлђлђренђ багышланган књпсанлы мђкалђлђр язып бастырган џђм XX гасыр башында татар матбугатында књтђрелгђн бу бђхђснећ њзђгендђ булган.
Яћалыкка омтылучы бу затныћ «Йолдыз» газетасында тел, татар орфографиясен камиллђштерњ, уку-укыту мђсьђлђлђренђ багышлап язган «Имля (орфография) кагыйдђлђре» (1909. - 27, 29 декабрь), «Љмид вђ хђреф» (1910. - 31 август), «Тел хакында» (1909. - 1 ноябрь), «Хђреф вђ имля» (1913. - 9 май), «Имля ђсаслары (нигезлђре)» (1914. - 5 февраль), «Укырга џђм баерга (1914. -№ 1321), «Хђрефлђребезнећ дњрт шђкеле» (1915. - 26 март), «Гарђп сњзлђре» (татар телендђ) (1915. - 30 гыйнвар) кебек џ. б. мђкалђлђре дљнья књрђ. «Шура» журналы битлђрендђ џ. Максудиныћ «Тел ярышы мђкалђлђре хакында» (1910.- № 20), «Бай џђм ярлы теллђр, тљрекчђ югалган сњзлђр» (1910. - № 7), «Мђгариф журналында латин хђрефлђре мђсьђлђсе» (1923. - № 2), «Тагын бер зур мђдђни агым» (1927. - № 6-7) кебек мђкалђлђре басыла.
1898 елда татар алфавитын џђм орфографиясен камиллђштерњ љлкђсендђ шактый хезмђт куйган галим «Тђкъвиме дивари» дип исемлђнгђн татарча беренче стена календаре тљзеп чыгара. 1906 елныћ 2 гыйнварында Казан шђџђрендђге беренче рђсми мљселман китапханђсе «Кљтепханђи Исламия»не ачу бђхетенђ ирешђ, 1922 елга кадђр аныћ мљдире вазифасын њти. Тарихта беренче тапкыр татар телендђ энциклопедик сњзлек тљзи, ул љч томны тђшкил итђ.
Татар, рус, гарђп, фарсы, тљрек, француз теллђрен камил белгђн мђгърифђтченећ дђреслеклђре, фђнни хезмђтлђре бљтен тљрки дљньяга тарала џђм аћа дан, шљџрђт китерђ.
Татар халкыныћ њз заманында ић укымышлы зыялыларыннан булган џђм татар дљньясында мђртђбђле, дђрђќђле шђхеслђрдђн саналган Џ. Максудиныћ татар мђгарифе љлкђсендђге эшчђнлеге зур бђягђ лаек.
Џ. Максуди иске, кадим мђдрђсђлђрендђ укытуныћ тормыштан ераклашканын, артка калуын књрђ, яћача — ќђдитчђ укыту, тормышка файдалы белем бирђ торган уку-укыту юлын сайлый. Ул мулла булу, мђдрђсђлђр ачып, дини фђннђр укыту белђн генђ чиклђнеп калырга телђми, шђкертлђргђ «учитель» буларак дљньяви белемнђр бирергђ омтыла. Зур абруйлы педагог шул вакыттагы мђктђп-мђдрђсђлђрдђге уку-укыту процессын заман талђплђренђ туры китереп њзгђртњне, мђдђниятне, мђгарифне њстереп џђм шушы яћалыклар нђтиќђсе буларак татар миллђтенђ икътисади, мђдђни, рухи яктан кљчле миллђт булырга юл ачу мђсьђлђлђрен яктырта. «Укымаган миллђт байый алмый. Юкса, без џђр миллђткђ, укыган вђ баеган миллђтлђрнећ хезмђтчелђре генђ булып калачакбыз», — ди уку-укыту љлкђсендђ, мђктђп-мђдрђсђлђр эшчђнлегенђ реформа ясауны хуплаучы, тђкъдим итњче, бу юнђлештђ ќитди эш башкаручы мђгърифђтче зат. Џ. Максуди — чын мђгънђсендђ ысуле ќђдит нигезендђ, яћача укытуга нигез салучы остазларныћ берсе. Ул бу метод буенча укытучылар тђрбиялђњгђ дђ, яшь муллалар арасында шушы методны тормышка ашыручылар ђзерлђњгђ дђ игътибар итђ. Галим татар мђгарифе љлкђсендђге эшчђнлеген татар ђлифбасына алты хђреф кертњ белђн башлап ќибђрђ, 1892 елда «Мљгаллиме ђњвђл» (Беренче мљгаллим) дигђн ђлифбасын бастырып чыгара. Бу дђреслек тљзђтелеп, тулыландырылып, баетылып 1918 елга кадђр 32 мђртђбђ укучы љстђленђ куела. 1902 елда аныћ «Кисмђ ђлифба»сы, 1914 елда «Мљгаллиме ђњвђл»нећ рђсемле нљсхђсе дљнья књрђ. 1917 елда џ. Максуди Казанда «Мљгаллиме ђњвђл»дђн укыту љчен уку китабы бастырып чыгара. 1913 елда «Русча мљгаллиме ђњвђл» исемле дђреслегенећ икенче басмасы нђшер ителђ. Анда ђлифба, сњзлек, мђкальлђрнећ тђрќемђсе бирелђ. Педагогныћ география, ислам дине нигезлђре, тљрки (татар), гарђп, рус, француз теллђрен џ. б. фђннђрне љйрђнњгђ багышланган дђреслеклђре гарђп, татар, рус теллђрендђ басылып чыкканнар. Алар яћа алым белђн язылып, дљньяви эчтђлек белђн сугарылганнар.
Табигате белђн практик, тђќрибђле, фидакарь зат яћа дђреслеклђр язу белђн бергђ, тљрле методик кулланмалар, ђсбаплар да тљзи, укыту љлкђсендђ яћа методик алымнар кертђ, ќђдитчелекне њстерњ, ныгыту, тарату юнђлешендђ ќитди эш башкара. Бу чорда ысуле ќђдитчђ укыту тњбђндђге юнђлешлђрдђ тормышка ашырыла: а) туган телдђ укырга џђм язарга љйрђтњ; б) дин нигезлђре буенча белем бирњ; в) гарђп теле нигезлђрен њзлђштерњ; г) дђњлђт теле булган рус телен ќићел методлар, алымнарга нигезлђнеп укыту, џ. Максуди шушы љлкђлђрнећ џђрберсе буенча хезмђтлђр, китаплар, дђреслеклђр, методик кулланмалар яза, мђктђп-мђдрђсђлђрдђге уку-укыту, тђрбия процессын џђм педагогика, методика фђннђренећ асылын мљгаллимнђргђ, шђкертлђргђ тљшендерњдђ ќитди эш башкара. Дђреслеклђренећ бер-бер артлы басылып килње аларныћ нинди ђџђмияткђ ия булуы турында ачык сљйли. Галимнећ тљрки — татар тел буенча «Мљгаллиме ђњвђл», «Мљгаллиме сани» (икенче гарђп ђлифбасы) дигђн дђреслеклђре њз вакытында бљтен тљрки мђктђплђрдђ кић кулланылыш таба, яћача укытуныћ ќићеп чыгуына булыша. Алар шул чорда казакъ, кыргыз, башкорт мђктђплђрендђ дђ кић кулланыла.
Талантлы тел белгеченећ «Тљрки сарыфы (морфология): Ибтидаи (башлангыч) мђктђплђр љчен тљркичђ сарыф рисалђсе (этимологиясе)» (Казан, 1910), «Тљрки нђхње (синтаксисы): Ибтидаи мђктђпнећ 4 сыйныф шђкертлђре љчен» (Казан, 1910) дигђн дђреслеклђре Казан татар теленећ грамматикасы, синтаксисы буенча укыту љчен яћа тљр дђреслеклђр булды. Бу китапларда туган тел закончалыклары фђнни нигезлђнде. Танылган татар галиме Ќамалетдин Вљлиди: «Бу китаплар туган телебезне љйрђнњ љлкђсендђ чын мђгънђсендђ фђнни хезмђтлђр дђ булды»1, — дип, аларга югары бђя бирде, џ. Максуди 1918 елда Казандагы «Љмид» нђшриятында ибтидаи мђктђплђрнећ икенче сыйныфлары љчен «Тел белеге» (Тел белеме) дигђн дђреслегенећ беренче кисђген бастырып чыгара. Бу вакытта галимнећ «Тљркичђ имля кагыйдђлђре», «Гакаиде мђнзумђ» дигђн китаплары да дљнья књрђ.
Џ. Максуди рус телле халыкларны татар теленђ љйрђтњ юнђлешендђ дђ файдалы эш башкара. Аныћ «Татарстан: Самоучитель татарского языка для русских, составленный по индуктивному методу и десятичной системе» (Казань, 1923), «Татарстан: Самоучитель татарского языка (русларга татар телен љйрђтњ љчен)» (Казан, 1926. - I кисђк) кебек дђреслеклђре шул хакта ачык сљйли.
Шунысы характерлы, ул телебезне фђнни яктан љйрђнњгђ џђм аны њстерњгђ, камиллђштерњгђ аеруча ђџђмият бирђ. Тљрле елларда дљнья књргђн китапларында, дђреслеклђрендђ, мђкалђлђрендђ туган телебез категориялђрен ачыклый, аныћ грамматикасын камиллђштерњгђ, туган телне «чњплђњче» књпсанлы «иске тљрки тел» элементларыннан азат итђргђ, мђктђп-мђдрђсђлђрдђ телебезне фђнни нигездђ укытуга комачаулык итњче каршылыкларны, киртђлђрне юкка чыгарырга омтыла, телгђ реформа ясау мђсьђлђлђре турында эшлекле фикерлђр ђйтђ. Галим бу телђклђрен гамђлгђ ашыру юнђлешендђ ќитди эш башкара, дђреслеклђрен, фђнни хезмђтлђрен туган телне камиллђштерњ буенча њзе тђкъдим иткђн принциплар нигезендђ яза.
Тњбђндђге хакыйкатьне истђ тоту зарур: Џ. Максуди Казан шивђсенђ нигезлђнгђн бу телне «татар теле» дип тђ, «тљрек теле» дип тђ атамый, аны њзенчђ «тљрки тел» дип атый. Бу терминныћ Урал, Казан якларында књптђннђн таралган булуы, «тљрки» сњзенећ безнећ миллђтебез љчен ят сњз булмавы белђн аћлатыла.
Џ. Максуди ислам дине нигезлђре буенча дистђгђ якын китап яза. Менђ аларныћ берничђсе: «Гыйбђдђте исламия», «Гакаид», «Тђџарђт», «Намаз», «Ќђмагать», «Рњзђ, зђкях вђ хаќ», «џилял (яћа тулган ай)» (дини бђйрђмнђр, тарихи кљннђр, тђкъвимнђр хосусында), «Ђхкяме шђргыя» (ислам фђлсђфђсендђге фарыз, ваќиб, сљннђт, хђлђл, мљстђхђб џђм хђрам гамђллђр турында), «Хокукы исламия» џ. б. Бу китапларда ислам дине кагыйдђлђре џђм дин тарихы яћача аћлатыла. Яћача уку-укыту алымнарын кабул иткђн мђдрђсђлђрдђ авторныћ шушы хезмђтлђрен дђреслек буларак файдаланганнар.
Мђшџњр тел белгече гарђп телен укыту методикасын камиллђштерњ љлкђсендђ дђ актив эш алып бара. Шул максатны књз алдында тотып язылган «Истифтах» (гарђпчђ синтаксис — тљгђл нђхњ китабы), «Шифаџия» (гарђп телен љйрђнњ буенча йљз дђрес эшкђртмђсе), «Мизанелђфкяр» (гарђп телендђ яћа мантыйк дђреслђре), «Каванине нђхњия» (икенче сыйныф шђкертлђре љчен гарђп синтаксисы кагыйдђлђре), «Кыйрађт» (гарђпчђ уку китабы), «Мљтђхђррик ђлифба» (хђрђкђткђ килњче ђлифба (мђктђп балалары љчен катыргы кђгазьгђ язылган зур-зур хђрефлђрдђн тупланган кулланма), «Мђшкы хат» (Матур язу књнекмђлђре љлгелђре), «Гарђбият: матбугат вђ ђдђбиятыбызга катышкан гарђп, фарсы сњзлђренећ истигъмалендђ (кулланылуында) булган кагыйдђлђр» (Казан, 1915) кебек китаплары, «Фђнни камус (сњзлек): Русча, гарђпчђ џђм тљркичђ фђнни мђќмугалар (ќыентыклар) буенча тђгъриф кылынган (аћлатылган) фђнни, ђдђби вђ сый-нагый истилахлар (терминнар) камусы» (Казан, 1927. - 1 кисђк) дигђн 328 битле энциклопедик сњзлеге бњгенге кљнгђ кадђр њзлђренећ нђзђри џђм гамђли кыйммђтлђрен югалтмаганнар. Бу зур књлђмле «Фђнни камуожа «Кызыл Татарстан» газетасында Н. Г. инициаллары белђн «Татар телендђ энциклопедия лљгате» (сњзлеге) исеме астында дљнья књргђн мђкалђдђ югары бђя бирелгђн булган2.
Џ. Максуди мљселман, беренче чиратта татар укучысына рус, француз теллђрен њзлђштерергђ ярдђм итњ юнђлешендђ дђ актив эш башкара. Галимнећ рус телен яћа метод белђн укытуга нигезлђнеп язылган «Ђлифбаи рус» (рус теле ђлифбасы) кулланмасы, «Русистан» (русча дђреслек), «Первый учитель» исемнђре астында дњрт китап булып чыккан дђреслеге бар. Аныћ беренче басмасы «Русистан: Практический учебник-самоучитель русского языка для мусульман России. По мнемонической десятичной системе» (Казань, 1911) дип атала. Китапта бай сњзлек тђ бирелгђн. Шунысы мђгълњм, бу дђреслек 1911 елда чыккан «Йолдыз» газетасына кушымта буларак дљнья књргђн џђм абњнђчелђргђ бњлђк итеп таратылган. Дђреслекнећ 1913 елгы басмасы тњбђндђге исем астында нђшер ителгђн: «Первый учитель: Самоучитель русского языка для магометан Российской империи, составлен А. Н. Максудовым по мнемонической десятичной системе» (Казань, 1913.-Ч. I.).
Мђшџњр дђреслек авторыныћ француз телен љйрђнњчелђр љчен язган «Фрянгистан: Практический учебник-самоучитель французского языка, составленный по десятичному мнемоническому методу, основанному на периодическом повторении и на «искусственной практике» А. Н. Максудовым» (Казань, 1913. -4.1.) дигђн дђреслеге игътибарга аеруча лаеклы. Шул ук елны бу дђреслекнећ икенче кисђге дђ язылып, ике кисђк бергђ тупланып, янђ бастырып чыгарыла. Бу дђреслек тђ «Йолдыз» газетасыныћ кушымтасы буларак абњнђчелђргђ бушлай таратыла.
Язма мђгълњматларга караганда, Џ. Максудиныћ илледђн артык китабы — фђнни хезмђтлђре бар. Аларныћ књбесе дђреслеклђр џђм методик кулланмалар.
Шуларныћ икесе - «Мљгаллиме ђњвђл» џђм Гыйбадђте исламия» фарсы теленђ дђ тђрќемђ ителгђн, џ. Максуди 1920-1923 елларда Казандагы Кљнчыгыш Академиясе гыйльми советыныћ абруйлы ђгъзасы да була.
Џ. Максудиныћ уку-укыту, педагогика мђсьђлђлђренђ багышлап язган хезмђтлђре татарлар, шул исђптђн башка тљрки халыклар љчен кыйммђтле рухи байлык булды. Алар шактый гына тљрки халыклар укучыларына яхшы дђреслек, туган теллђрен гамђлгђ кертњдђ, дљньяви белемнђр таратуда кыйммђтле чыганак Вазыйфасын њтилђр.
Џ. Максудиныћ педагогик эшчђнлеге, педагогик карашлары энесе Садретдин Максудиныћ педагогик карашларын њстерњгђ, камиллђштерњгђ ућай йогынты ясамый калмаган билгеле. Ул да, абыйсы Џади кебек њк, башлангыч белемне ђтисеннђн ала. Аннан Казанга килеп «Галлђмия» мђдрђсђсендђ укый, биредђ мљгаллим булып эшлђњче Џади абыйсы да аныћ дљньяви белемнђрен тирђнђйтњдђ љлеш кертђ. 1896-1901 елларда Казан татар укытучылар мђктђбендђ белемен кићђйтђ, тулыландыра, рус, француз теллђрен аеруча тырышып љйрђнђ. С. Максудиныћ уку-укыту, педагогика, методика мђсьђлђлђренђ булган карашы Татар укытучылар мђктђбендђ укыган вакытта ук шактый кић, тулы чагылыш таба. Моны, 1901 елныћ 2 маенда, рус теленнђн 4 класс укучысы Садри башкарган язма имтихан эше ачык књрсђтђ3. Булачак укытучы балаларга мавыктыргыч дђреслђр уздыру турында кићђшлђр бирњ дђвамында бу максатка ирешњдђ тљп шартлар итеп тњбђндђгелђрне билгелђп њтђ: дђрес материалыныћ эчтђлекле, укыту формаларыныћ (методларыныћ, алымнарыныћ) тирђн уйланылган булуы, укыту процессында књрсђтмђлелекнећ урынлы кулланылуы, укытучыныћ тирђн белемле, педагогик осталыкка ия шђхес булуы. Дђрес уздыручы алдына йљз елга якын элек мђктђп укучысы тарафыннан куелган бу шартлар, талђплђр эчтђлеклђре ягыннан бњгенге талђплђрдђн џич тђ аерылмыйлар.
Данлыклы Сорбонна университетына укырга керергђ хыялланган яшь егет Парижга юнђлђ, анда бер ел дђвамында француз џђм латин теллђрен камиллђштерђ, 1902 елныћ кљзендђ керњ имтиханнарын ућышлы тапшырып, юридик факультет студенты булу бђхетенђ ирешђ.
Биш ел тырышып уку матур нђтиќђлђр бирђ: ул 1906 елныћ августында Сорбонна университетын «бик яхшы» билгелђренђ генђ тђмамлап, юрист дипломы алып, туган ягына кайтып сђяси эш белђн шљгыльлђнђ башлый. Туган теле — татар џђм тљрек теллђреннђн тыш рус, латин, француз, немец теллђрен камил белгђн С. Максуди да, агасы Џади кебек њк, туган халкы љчен мљџим булган тел, дин, мђктђп-мђдрђсђлђргђ кагылышлы мђсьђлђлђрне халык файдасына хђл итђргђ тырышып, депутат чагында Дђњлђт Думасы мљнбђреннђн дђ чыгышлар ясый, татар вакытлы матбугатында дини оешмаларны њзгђртеп кору џђм мђктђп-мђдрђсђлђрне реформалаштыру турында тирђн эчтђлекле мђкалђлђрен бастыра.
1918 елда большевистик хљкњмђт тарафыннан татар милли хђрђкђте бастырылгач, ул чит илгђ китђргђ мђќбњр була. Башта Германиядђ, аннан соћ Франциядђ яши. Сорбоннада профессор дђрђќђсе ала. Тљрки халыклар тарихы буенча француз телендђ лекциялђр укый.
С. Максуди Тљркиядђге революцияне шатланып каршы ала џђм Ататљрек чакыруы буенча, 1925 елда, бљтенлђйгђ Тљркиягђ књчеп китђ. Биредђ аныћ сђяси, фђнни, педагогик эшчђнлегенећ яћа этабы башлана. Тугандаш татар џђм тљрек халыкларына тугры хезмђт иткђн С. Максудиныћ 32 ел гомере икенче ватаны булган Тљркиядђ уза. Ул Ђнкара шђџђрендђ Хђмидулла Сљбхи бђйнећ Мђгариф министрлыгы каршындагы Ђсђр (тарихи истђлек) вђ тђрќемђ комиссиясенећ ђгъзасы итеп алына. Бу комиссия таркалгач яћа ачылган Ататљрек Хокук мђктђбенђ укытучы итеп билгелилђр. Ул биредђ тљрек хокукы тарихы курсын алып бара. Русиядђ укытучылык, фђнни-педагогик эш белђн шљгыльлђнергђ љлгермђгђн С Максуди бу изге педагогик эшкђ дђртлђнеп тотына. Књп тђ њтми, ђлеге мђктђп университетныћ хокук факультетына ђйлђнђ. 18 ел буена ул Ђнкара университетыныћ юридик факультеты профессоры вазый-фасын башкара, фђнни-тикшеренњлђр алып бара, гыйльми хезмђтлђр язып бастыра, шул ук вакытта илнећ иќтимагый, фђнни-педагогик эшлђренђ актив катнаша, књренекле дђњлђт, фђн, мђгариф эшлеклелђре белђн якыннан аралаша. Биредђ яшђњ џђм эшлђњ чорында ул яћа њсеш юлына баскан Тљрек Республикасына фђнни-педагогик эшчђнлекне юлга салуга зур хезмђт куя. Ататљрекнећ кићђшчесе буларак, С Максуди Тљркиядђ тел, мђгариф, югары белем бирњ, мђдђният џђм башка љлкђлђрдђ реформалар њткђрњдђ актив катнаша, парламентта мљџим кануннар проектын ђзерлђњгђ џђм кабул итњгђ булышлык итђ.
1943 елда С. Максуди Истанбул университетына эшкђ чакырыла џђм ординар профессор буларак фђнни-педагогик эш-чђнлеген дђвам иттерђ, сђясђт, хокук белеме буенча белгечлђр ђзерлђњдђ зур љлеш кертђ.
Русиядђ С. Максуди иќади эш белђн аз шљгыльлђнђ. Яшь чагында язган, Казанда басылган «Мђгыйшђт» (тормыш) хикђясе (ул ике тапкыр: 1898 џђм 1914 елларда басыла), «Англиягђ сђяхђт» (1909) ђсђре — Русиядђ чыккан китаплары шулар белђн генђ чиклђнђ. Иќади эшкђ, китаплар, мђкалђлђр язуга ул ныклап торып Тљркиягђ књчеп килгђч кенђ керешђ.
С. Максуди — кић диапазонлы шђхес, аныћ хезмђтлђрендђ фђннећ тљрле тармаклары кић чагылыш таба. Педагоггалимнећ 17 китабы, ђ гыйльми ќыентыкларда џђм журналларда фђннећ тљрле тармакларына кагылышлы књпсанлы мђкалђлђре дљнья књрђ. Ђнкарада џђм Истанбулда аныћ тњбђндђге фђнни хезмђтлђре аерым китаплар булып басылган: «Тљрек дили љчен» (1931), «Хокукныћ гомуми нигезлђре» (1937), «Хокук тарихы буенча дђреслђр» (1941), «Инглиз халык хокук тарихы» (1940), «Хокук фђлсђфђсе» (1946), «Гомуми хокук тарихы» (Љч басма: 1944, 1946, 1948), «Тљрек тарихы џђм хокук тарихы» (1947), «Миллият тойгысыныћ социологик нигезлђре» (1954) џ. б.
Шунысы характерлы, бу хезмђтлђрнећ барысы да диярлек студентлар алдында укыган лекция материаллары нигезендђ дљньяга килгђннђр, алар књп дистђ еллар дђвамында югары уку йорты дђреслеклђре булып хезмђт иткђннђр џђм хђзерге вакытта да студентлар, фђн эшлек-лелђре, гамђли белгечлђр алардан кић файдаланалар. Бу С. Максудиныћ югары уку йортлары педагогикасын баетуга, камиллђштерњгђ керткђн гаять зур хезмђте турында ачык сљйли.
С. Максуди, пенсиягђ китђр алдыннан, Истанбул университетыныћ хокук факультеты студентлары алдында чыгыш ясый. «Соћгы дђрес њгетлђре» дип аталучы бу чыгышыныћ текстында (аны тљрекчђдђн татарчага тарих фђннђре кандидаты Ф. Гаффарова тђрќемђ иткђн џђм матбугатка ђзерлђгђн) галимнећ яшђњ принциплары, дљньяга карашы, тормышта алдына куйган максаты, педагогик фикерлђре, гомумђн, яшь буынга ќиткерергђ телђгђн њгетнђсихђтлђре џ. б. ачык чагыла. Галим зыялылык тљшенчђсе турында сњз алып барып: «Интеллигент — бер яктан укымышлы, белемле, мђдђниятле, икенче яктан, принциплы џђм нык фикерле кеше», — дигђн аћлатма бирђ4.
Олуг шђхес белемле булуныћ, укуныћ џђр кеше тормышында ђџђмиятле роль уйнавын ачыклый. Хезмђт юлына басучы яшь хокук белгечлђренђ мљрђќђгать итеп, менђ нинди кићђшлђр, фикерлђр ђйтђ: «Культурагызны арттырыр љчен, укуны да бер гадђткђ ђйлђндерергђ, бер ял џђм рђхђтлек хђленђ китерергђ кирђк. Уку — ић очсыз џђм файдалы ял ул. Шул ук вакытта бу гадђтегез њзегез џђм миллђтебез љчен дђ файдалы. Укуны гадђткђ ђйлђндергђннђр генђ уку дђртенећ ић татлы дђрт булганын белдерђ. Лђкин китапны да сайлап ала белергђ кирђк. Бу сайлау да — эчке сиземлђњ эше ул. Кешенећ рухын књтђргђн, хислђрен нечкђрткђн, хыял офыкларын кићђйткђн, белемен арттырган китаплар булган кебек, кызганычка, бигрђк тђ яшьлђрнећ ђхлакый принципларын џђм ышанычларын какшата, рухларын агулый торган зарарлы китаплар да бар»5.
Мђшџњр педагог укыганны пассив рђвештђ њзлђштермђскђ, хыял илђгеннђн чыгып, џђр битне, џђр юлны тормыш љчен тљзњ материалы итеп кулланырга кићђш бирђ.
Зыялы кеше булуныћ икенче шарты итеп данлы шђхес тњбђндђгелђрне бђян итђ: «Зыялы — ул акыллы, тђњфыйклы кеше, ягъни њзенећ ихтыяр кљче, карашлары, принциплары белђн тормыш кора белгђн кеше»6. Оратор максаты булмаган зыялыны дићгезгђ ташланган рульсез кљймђгђ тићли. Галим яшьлђргђ чираттагы нђсихђте итеп тњбђндђгелђрне ђйтђ: «Њзегезнећ тљрек (тљрки) булуыгызны џичбер вакытта да онытмагыз. Њзегезнећ тљрек булуыгыздан шатлык џђм горурлык тоегыз. Чљнки тљрки халыклар — бљек џђм намуслы халыклар. Без тљркилђр — кешелек тарихыныћ џђр дђверендђ дљнья сђхнђсендђ њз ролен уйнаган миллђт. Тљрекнећ њзенчђлеге шул башка халыклар белђн аралаша белњ осталыгыныћ, ягъни сђясђтчелегенећ њлмђве... Тљркилђр тарихта њз дђњлђтен тљзегђн миллђт кенђ тњгел, ђ белгђнебезчђ, белем џђм мђдђният мђйданында да бик књп бљек шђхеслђр ќитештергђн миллђт»7.
Бу фикерлђр туган татар халкын, тљрек џ. б. тљрки халыкларны тирђн яраткан, аларга карата изге телђктђ булган бљек затныћ яшь буынны укыту џђм тђрбиялђњгђ нинди зур ђџђмият бирње, педагогик карашларыныћ кићлеге, патриотик џђм халыклар дуслыгы, туганлыгы хислђренећ сафлыгы, тирђнлеге турында сљйлилђр.
Мђшџњр Максудиларныћ педагогик эшчђнлеге гыйбрђтле, аларныћ педагогик карашлары, дђреслеклђре бњгенге кљндђ дђ нђзђри џђм гамђли кыйммђтлђрен џич тђ югалтмыйлар, хђзерге яшь буынны укыту џђм тђрбиялђњдђ даими булышлык итеп килђлђр.

ИСКЂРМЂЛЂР:

  1. Мирас. - 1996. - № 4. - Б. 108.
  2. Кызыл Татарстан. - 1927. - 1 апрель.
  3. Садри Максуди. - Казан, 1996. - Б. 143-145.
  4. Мђгърифђт. - 1998. - 17 октябрь.
  5. Шунда ук.
  6. Шунда ук.
  7. Шунда ук.

Фђнис Исламов,
педагогика фђннђре кандидаты