2004 2

Яңарташлар яугаң җирдә

Татарстан Республикасының көнчыгышында Башкортстан белән чиктәш Мөслим районы табигатенең кабатланмас матурлыгы, гүзәллеге һәркемне әсир итәрлек. Ике тугандаш республика чигендә, район территориясен икегә бүлеп ашкынып агучы дәртле Ык елгасы да мондагы манзарага кабатланмас бизәк өсти. Яр буйларындагы куе әрәмәләре, киң тугайлары, чәчәкле болыннары, челтерәп аккан шифалы саф чишмәләре халкыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндерүче олы хәзинә, зур рухи байлык та.

Биредә халык борынгыдан ук терлекчелек һәм игенчелек белән көн күргән. XVIII гасырдан Ольгино, Бикмәч, Туйгилде авыллары тирәсендә Иноземцовларның тирәякка данлыклы Иштирәк бакыр руднигы эшләп торган. Бу авыллар тирәсендәге басу, урманнарда шул рудникларның шахталарына төшә торган урыннарны, үзенә күп серләр яшергән җир асты юлларын әле хәзер дә күрергә мөмкин. Кызыксынган кешеләр, саклык чаралары күреп, ул шахталарга хәтта төшеп тә карыйлар әле. Хәер, бу язмада мин бу хакта түгел, табигатьнең могҗизалы күренешләре турында сөйләргә телим. Республикабызда җәй көннәрендә иң эссе, югары температура Мөслимдә була. Авыл Ык елгасы үзәнлегендәге казанлыкка урнашканга анда эссе яки салкын һава туплана һәм, нәтиҗәдә, җирле характердагы томаннар барлыкка килү өчен уңайлы шартлар туа.

Мөслим җирен галәмдәге күк җисемнәре дә үз итә. 1937 елның сентябрендә район үзәгеннән 18 километр ераклыктагы Каенсаз авылы кешеләре авылдан 300 метрлап читтә, кечкенә урман эченә, көчле күкрәү авазлары белән һаваны ярып, якты эз калдырып, утлы шарлар рәвешендәге метеорлар төшүен күрәләр. Колхозчылар Шәйгардан Мәрданов, Мәүлидә Бәдриева һ. б. аларның төшкән урыныннан ерак булмыйлар. Көчле һава дулкыны Мәүлидәне хәтта аяктан да ега. Бу хакта тиз арада Мәскәүгә хәбәр ителә. 18 сентябрьдә СССР Фәннәр Академиясеннән килгән галимнәр фәнни-тикшерү эшләрен башлап җибәрәләр, метеорит төшкән урыннар җентекләп өйрәнелә. Иң зур метеорит кисәге табылган чокырның киңлеге 110, озынлыгы 150, тирәнлеге 100 сантиметр була, авырлыгы исә 102,5 килограмм тәшкил иткән. Ул Фәннәр Академиясе метеоритлар комитеты каталогында «Каенсаз — 1090» исеме белән теркәлә һәм шунда саклауга куела.

Аннары 53, 27.5, 22, 2.8 килограммлы кисәкләр — барлыгы 15 кисәк, рәсми рәвештә теркәлеп, Фәннәр Академиясендә һәм Казан дәүләт университетында саклана.

Дөрес, илебезнең төрле төбәкләрендә метеоритлар төшеп тора. Галимнәр әйтүенчә, әлегә җиргә төшкән метеорларны эзләп табуның, нинди дә булса нәтиҗәле махсус ысуллары юк, аларның бер өлеше җиргә төшкән вакытта күзәтелгән, калганнарын җирле халык тапкан. Безнең төбәктә астрономик күзәтүләр белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Шундыйлардан Вәрәшбаш авылыннан Галимҗан Мәһдиев, Расих Гариповларның күзәтүләре игътибарга лаек. Бу өлкәдә махсус белемнәре булмаса да, алар йолдызлар, метеорлар һәм башка күк җисемнәре белән кызыксыналар, фәнни әдәбият укыйлар, белемнәрен баеталар.

Галимҗан әле мәктәптә укыган чорда ук, дуслары белән урамда уйнап йөргәндә, кинәт, берничә трактор бергә эшләгәндәге кебек, көчле гөрелдәү тавышлары ишетә. Хәтта янындагы чукрак-телсез малай да нидер сизенеп кул хәрәкәтләре белән трактор эшләгәнен ишарәли. Ул арада йомык һәм каты шартлау авазлары белән һавада авыш якты сызыклар калдырып, җиргә шапылдап авыр әйберләр яуганын күрәләр. Соңыннан газеталар аның Каенсаз авылы янына төшкән метеоритлар икәнлеген хәбәр итәләр. Ә Галимҗан училищеда укып рәссам һөнәре үзләштерә, производствода эшли. 1963 елда Вәрәшбаш авылына кайтып колхозда эшли, рәссамлык хезмәтен дә башкара.

1964 елның 10 маенда «Беларусь» белән басуда җир эшкәрткәндә ул агрегатында ниндидер бер каты әйбернең ярты метрга якын тирәнлектә җирне сыдырып баруын, тракторының да көчәнеп тартуын абайлый. Кабинасыннан төшеп караса — культиваторга күгәргән тимерне хәтерләткән эреле-ваклы өч таш кисәге эләккән икән. Каенсаз метеориты төшкән урыннан берничә генә километр ераклыкта табылган бу ташны, шул метеоритның бер кисәге түгелме дип, бу өлкәдә эшләүче белгечләргә күрсәтү ниятендә ярдәмчесе Дәүләт Хуҗин белән капчыкка салып өенә алып кайта. Авылдашларына күрсәтә, аңа: «бу гади мунча ташы, юк белән хыялланасың» — диләр. Ләкин кызыксынуы кимеми — зур кисәген яшереп куя.

Галимҗан 1967 елда авылда иң беренче булып өендә үзе монтажлап телевизор аппараты көйләп куя. Бервакыт ул телевизордан метеорлар турында сөйләгәнне мавыгып карый. Шуннан еоң, үзендәге табылдык таш белән тагын да ныграк кызыксына төшә. Әлеге ташка тимер куеп карый — тимер ябышмый, дугалы магнит куя — магнит ябышып кала. Басуга яңадан барып шундый ташлар эзләп карый, ләкин бүтән табылмый. Әлеге «серле» таш турында үзе кебек үк күк җисемнәре белән кызыксынучы Расих Гариповка сөйли. Ә Расих «Комсомольская правда» газетасының 1982 ел 27 гыйнвар санында басылган метеоритларның яңа табылдыклары һәм аларның фәнни кыйммәте турындагы мәкаләне укыган булган. Шуны исенә төшереп, ул бер дә шикләнмичә 1983 елның ноябрендә аңлатмалы хат һәм әлеге табылдык таштан кечкенә бер кисәк ватып алып, почта аша Мәскәүгә юллый. Озак та үтми, Галимҗанга Метеоритлар комитетыннан алар җибәргән материалның чыннан да метеорит икәнлеген раслап, сакларга, кешеләргә сатып бирмәскә кушып телеграмма килә. Өч көннән соң, районга метеоритлар комитетының фәнни хезмәткәре Роман Львович Хотинок килеп җитә.

Галимҗан һәм Расихның ризалыгы белән 10 килограмм авырлыктагы метеорит кисәген алып китә. Калган ике кисәген таба алмыйлар.

Шунысы гаҗәп, Каенсаз авылыннан берничә генә километр ераклыктагы Вәрәшбаш авылы басуыннан 1964 елда табылган метеорит кисәкләре Каенсаз метеориты кебек түгел, ә бөтенләй башка рәвештә булган. 1983 елга кадәр Россиядә метеоритларны исәпкә алу башланганнан алып, 200 елдан артык вакыт эчендә барлыгы 165 төрдәге метеорит исәпкә алынган. Галимҗан Мәһдиев тапкан метеорит төре «166 Вәрәшбаш» исеме белән теркәлгән. Аның кайчан төшкәнлеге билгеле түгел.

1983 елның 28 ноябрендә СССР Фәннәр академиясенең метеоритлар буенча комитет идарәсе рәисе, метеорология фәннәре докторы Е. Л. Кринов имзасы белән Галимҗан Мәһдиевкә яңа метеорит тапканы өчен Мактау грамотасы һәм Гарипов Расих белән икесенә дә акчалата бүләк җибәрелә.

Каенсаз авылыннан көнчыгышта урнашкан Ташъелга, Вәрәшбаш, Краснояр, Ольгино, Воскресенка, Покровка, күрше Башкортстан Республикасының Кастей һ. б. авыллары басуларында утлы таш яңгыры булып сибелгән метеорит кисәкләрен авыл кешеләре төрле елларда очраклы рәвештә табып тиешле урынга хәбәр иткәннәр, ә кайберләре исә югалып та беткән.

Хәзергә кадәр табылган метеорит кисәкләре — җиргә төшкән ташларның аз өлеше генә, ди белгечләр. Алар бик күп, зурлары да булган, халык аларны төрле максатларда файдаланган.

Моннан 70 еллар элек табылган, фән өчен гаять кыйммәтле метеоритлар галимнәрне хәзер дә кызыксындыра. Бу җәһәттән яңадан-яңа экспедицияләр оештырыла. 2002 елның көзендә Экология, кеше һәм табигать фәннәре халыкара академигы, А. П. Карпенко исемендәге Бөтенроссия геология фәнни-тикшеренү институты профессоры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Эдуард Иванович Кутырев һәм фән кандидаты, геология-тикшеренү институтының бүлек мөдире Вадим Николаевич Степанов, әлеге институтның 3 аспирантыннан торган төркем Оренбург өлкәсендә планлы тикшеренүләрен бераз алданрак тәмамлагач, эш урыннарына кайтып тормыйча, районыбызга килеп эшли башладылар. Тәҗрибәле галимнәр Бикмәч авылы янында эзләнүләр алып баралар һәм аларның хезмәтләре бушка китми — урман эчендә кара-көрән төстәге кечкенә таш кисәге табалар. Фәндә «углистый хондрит» төркеменә кертелгән 136 грамм авырлыктагы бу табылдык каталогта «Каенсаз» атамасы белән теркәлгән һәм дөньяда иң сирәк очрый торган метеоритларның бер кисәге булып тора. Катлаулы лаборатор анализлар нәтиҗәсендә галимнәр фаразларының хаклыгы, аның чыннан да Кояш системасы белән бер дәвердә барлыкка килгәнлеге фәнни нигездә расланган.

 В. Н. Степанов, өлкән геолог Александр Егоров, өлкән техник Александр Семенов составындагы төркем, шул ук көзне районга килеп тикшеренү, эзләнү эшләрен дәвам иттеләр. Алар Бикмәч руднигыннан алынган үрнәктә 14 % бакыр булуын ачыклаганнар.

Г. Мәһдиев һәм Р. Гариповларның күк җисемнәре, метеоритлар белән кызыксынулары, күзәтүләре, үзлекләреннән белемнәрен арттырулары фән өчен гаять зур әһәмиятле табышларга китергән.

 

 Әхмәдулла Әхмәтгалиев,
Россия тарихчы-архивчыларының
 Татарстан Республикасы
Мөслим районы бүлеге рәисе,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре