2004 2

Габдулла Ибраһимов-Шинаси – танылган педагог, галим, терминолог һәм җәмәгать эшлеклесе. (Габдулла Салих улы Ибраһимовныц тууына 120 ел)

Күренекле татар педагогы, галим, терминолог, 1920-30 елларда татар телен гамәлгә кертү программасын тормышка ашыру юнәлешендә зур эш башкарган җәмәгать эшлеклесе Габдулла Салих улы Ибраһимов 1885 елның гыйнвар аенда Оренбург губернасы Троицк шәһәрендә туа, шунда ул алты еллык татар мәктәбен тәмамлый. 1900 елда белемен арттыру максатыннан Төркиягә, Истанбул шәһәренә китә, анда төрек гимназиясен тәмамлый һәм 1906 елда Истанбул университетының табигать фәннәре факультетына укырга керә. Университетта бик тырышып төрек, француз телләрен, табигать фәннәрен үзләштерә. Барысын да белергә, аңларга омтылганы, тынгысыз булганы өчен сабакташлары шаяртып аңа «Шинаси», ягъни «белүче, аңлаучы, оста» дигән кушамат тагалар. Кызганычка каршы, өченче курста укыганда ул авырып китә һәм, укуын тәмамлый алмыйча, туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр була.

1906 елның сентябрь аенда аңа Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә эш тәкъдим итәләр. Габдулла анда физика, химия һәм математика фәннәре укыта башлый, тәҗрибәләр үткәрү бүлмәсе ачып җибәрә. Татар телендә химия дәреслегенә булган ихтыяҗ да нәкъ менә шул вакытта туа. Ул ихтыяҗга җавап буларак, 1910 елда Г. Ибраһимов язган «Мохтасар кимия» (Кыскача химия) дәреслегенең беренче кисәге Казанның «Юл» нәшриятында басылып чыга. Китап 26 бүлектән тора һәм, нигездә, химия фәненең гомуми төшенчәләрен чагылдыра1. Дәреслегенең кереш сүзендә автор шушы мәдрәсәдә үзенә беренче тапкыр химия фәнен укыту бурычы йөкләнүен әйтеп китә һәм «үз телебездә бу фәнгә гаид (караган — Р. Ш.) бер китап булмавы һәм госманлыча язылганнарының да шивәләре бик авыр булуы мине бик аптыратты. Хәлбуки, шәкертләрнең мөгаллим тәкъриреннән (укытуыннан) кирәгенчә файдаланулары өчен үзләренә рәһбәр (башлангыч) булырлык кыска китап кирәк иде. Менә ошбу кирәклек вә бу юксыллык мине икътидарым белән (сәләтемчә) бик мөтәнасиб булмаган (туры килмәгән) бер эшкә ябышуга мәҗбүр итте» — дип, үзенең ничек дәреслек язарга керешүен аңлатып китә2. Г. Ибраһимов үзе төзегән химия дәреслегенең нигезен Франция мөгаллимнәре җыелышы тарафыннан әзерлек классларында химия фәне укыту өчен тәкъдим ителгән химия дәреслеге тәшкил итүен күрсәтеп китә. Бу турыда ул «укытуга чаклы голүме табигыядән (табигать фәннәреннән) һичбер нәрсә күрмәгән шәкертләр кимия хакында яхшы ук мәгълүмат алдылар. Файдалы булуын имтихан җаваплары белән исбат иттеләр. Файдалы булуына шәкертләр үзләре дә ышанган булырга кирәк, соң дәресемдә кимия укыган шәкертләрнең барысы да бер авыздан үзләренә яздырылган дәресләрнең китап рәвешендә бастырылып нәшер итүен үтенделәр», — дип билгеләп китә3. Галим татар телендә чыккан бу беренче химия дәреслеген язу өчен тагын француз, төрек телләрендә чыккан башка дәреслекләр белән дә танышып чыгуын һәм алардан да аерым бүлекләрне, тормыш өчен мөһимрәк булган өлешләрне алуын да ассызыклап китә.

Дәреслек, инде әйтеп үткәнебезчә, француз һәм төрек телләрендә чыккан дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларда чагылыш тапкан кызыклы мәгълүматларны туплап, җыйнап бирү процессында төзелә. Димәк, галим татар, рус, гарәп телләрен генә түгел — француз, төрек телләрен дә яхшы белгән булып чыга4.

Дәреслекнең теле шактый гади, аңлаешлы. Бу турыда автор үзе дә: «Саф татар телендә язарга тырыштым. Бик мәҗбүрият булмаганда гарәп сүзләрен кертмәдем. Бу вакытка чаклы үз арабызда билгеле булмаган гонсырларның (элементларның) исемнәрен вә кимияви истыйлахларны, ягъни химик терминнарны, госманлыча кабул иттем. Шуның белән рәттән русча атамаларны да яздым», — дип билгеләп үтә5. Авторның бу фикере, күрәсең, гомумән дөреслекнең текстына кагылышлы әйтелгәндер, чөнки химия терминнары нигездә, гарәп алынмалары белән бирелгән. Алай гына да түгел, Г. Ибраһимов дөньякүләм кабул ителгән химик элементларны белдерүче терминнарның яртысыннан артыгы гарәп нигезле булуын да ассызыклап китә һәм кереш сүзендә билгеле булмаган гонсырларның истыйлахларын госманлыча кабул итүе турында фикер әйтсә дә, дәреслектә бу истыйлахларның гарәп алынмалары булуы күзәтелә. Галим аерым фәннәргә караган хезмәтләрендә гыйльми терминологиягә аерым игътибар булырга тиешлеген яхшы аңлый: «һәр фәннең үзенә махсус истыйлахлары һәм тәгъбирләре бар. Алар ул фәннең теле кебек. Истыйлахларны белмәгән кеше, бер фәннән һичбер нәрсә аңлый алмас. Алай булгач, истыйлахате кимияви дә кимиянең теледер. Ләкин кимия истыйлахларының иң мөһиме җисемнәргә, бигрәк тә, мөрәккиб җисемнәргә бирелгән исемнәр. Гыйльме кимиячә җисме мөрәккибләрнең исеменнән эчләрендә нинди гонсырлар бар икәнлеге вә, хәтта алар ни микъдарда булганлыгы аңлашылырга тиеш. Мәсәлән, аш тозына кимиячә клорсодиум (NaCl) дип әйтәләр. Шул рәвешчә, тозның клор вә содиум исемле ике гонсырдан икәнлеге аңлашыла»6.

1911 елда Г. Ибраһимовны Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшкә чакыралар. Монда ул педагогика дәреслеген һәм химия дәреслегенең 2 нче кисәген әзерләп бетерә. Дәреслекләрнең соңгысы «Мохтасар химия» дип исемләнеп, 1912 елда «Вакыт» нәшриятында дөнья күрә. Әлеге дәреслекләрдә автор укучыларга химия фәне нигезләрен, иң әһәмиятле, төп химик күренешләрне гади, аңлаешлы итеп бирүгә ирешкән һәм дөреслекләр үз чорында татар укучысына химия фәне буенча төпле, нигезле белем бирү ягыннан гаять әһәмиятле хезмәт булып тора.

1913 елда «Галия» мәдрәсәсе җитәкчелеге соравы буенча, Г. Ибраһимов яңадан Уфа шәһәренә кайта һәм мәдрәсәнең укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый, шул ук вакытта дәресләр дә алып бара. Ә 1914 ел башында ул Санкт-Петербургта физика, химия, космографиягә багышланган Бөтенроссия корылтаенда катнаша һәм милли телләрдә табигать белеме терминологиясенең эшләнешенә кагылышлы проблемаларны яктырткан чыгыш ясый.

Җәмгыять эшләрендә актив катнашу да, фәнни-педагогик эшчәнлек тә Г. Ибраһимовны дәреслекләр язу эшеннән туктатмый. 1916 елда аның «Хикмәте табигыя (табигать белеме) дәреслеге» дөнья күрә7. Галим хезмәтенең сүз башында «мөселман мәдрәсәләрендә укучы шәкертләргә магнетизм, сыеклык, газлар табигыятен өйрәтү максатыннан язылды», — дигән искәрмә биреп китә8. Г. Ибраһимов бөек татар мәгърифәтчесе К. Насыйри башлап җибәргән табигать фәннәре буенча халкыбыз арасында тиешле дәрәҗәдә таралмаган белемне гади халыкка җиткерү, популярлаштыру юнәлешендә дә зур эш башкара. Ул халык алдында энергия, җирнең тарту көче һәм шуңа бәйләнешле табигать закончалыклары буенча татар телендә шактый лекцияләр укый, алынма физика терминнарының, алар аша белдерелгән физик күренешләрне пропагандалау юнәлешендә зур эш башкара. 1920 елда чыккан дәреслеге дә өч еллык авыл мәктәпләрендә укучыларга әлеге күренешләрне популярлаштырып аңлату максатыннан чыгып төзелгән9.

Октябрь инкыйлабыннан соң да Габдулла Ибраһимов фәнни-педагогик эшчәйлеген дәвам итә: ул педагогия техникумында, совет партия мәктәбендә, халык мәгарифе институтында, Ленин исемендәге мәктәптә укыта. Гади халыкта фәнни үзаң тәрбияләү эшендә актив эшли: Оренбург, Пермь, Стәрлетамак, Троицк, Чиләбе шәһәрләрендә яшәүче татарлар алдында фәнни темага лекцияләр укый. Шинаси 1917 елда Казанда үткәрелгән Бөтенроссия татар укытучылары корылтаенда катнаша, анда татар мәктәпләрен яңача үзгәртеп кору проекты белән чыга, корылтай бюросына сайлана һәм башлангыч татар мәктәпләре, укытучылар әзерләүче уку йортлары өчен программалар төзүдә актив катнаша10. 1919-20 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсе нигезендә Татар халык мәгарифе институты ачылгач, Г. Ибраһимов әлеге институтның президиумы әгъзасы итеп сайлана һәм шунда ук физика буенча лекцияләр дә укый. 1925 елда Г. Ибраһимов гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм Татар коммунистик университетында укыта башлый. Шул ук вакытта галим химия, физика, генетика, биология, медицина фәннәре буенча яңа укыту программалары төзү, дәреслекләр, методик хезмәтләр язу эшенә зур өлеш кертә11. 1925 елда аның 11 баскыч мәктәпләр һәм педтехникумнар өчен «Физика дәреслеге», шулай ук эшчеләр, крестьяннар, комсомоллар, сәясәтчеләр өчен «Кыскача биология» дәреслеге басыла. 1929 елда X. Мөштәри белән бергә яңа физика дәреслеген әзерләп бетерәләр. Дәреслектә механика, сыеклык, газлар, молекуляр гипотеза, җылылык, магнетизм, электр, тавыш, яктылык кануннары укучыга гади итеп аңлатыла12. L925-1931 елларда ул педтехникумда, Шәрык педагогия институтында физика, химия, биология буенча дәресләр бирә, авыл хуҗалыгы институтының метеорология кафедрасы ассистенты булып эшли. 1931 елда аңа доцентлык дәрәҗәсе бирелә. Габдулла Ибраһимов халык арасында аң-белем тарату юнәлешендәге эшчәнлеген Казанга күчеп килгәч тә дәвам итә. Аның 1923-1935 елларда Казанда нәшер ителгән китапларында, мәсәлән, «Җир тарихы», «Дөньяның яралуы», «Хайваннарның һәм кешенең яралуы», «Җирдә тереклек яралу», «Җан бармы?», «Үлү һәм терелү», «Җан һәм тереклек», «Картаю вә яшәрү» һ. б. популяр рәвештә тормышта күзәтелгән бик күп күренешләр киң катлам укучыларга аңлашырлык итеп бирелә. Шунысы игътибарга лаек: әлеге фәнни-популяр әсәрләрнең күбесе башкорт, үзбәк, таҗик телләренә дә тәрҗемә ителгән, ягъни галим төрки халыклар арасында да мәгърифәт таратуга өлеш керткән мәгърифәтчеләрнең берсе булып тора. Шинаси физика, химия, биология, генетика, математика белән кызыксынучы, тикшеренүләр алып баручы, ачышлар ясаучы энциклопедист галим буларак та таныла. Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә аның физика, химия, биология, математика, педагогика, генетикага багышланган илледән артык хезмәте саклана (мәкаләбез ахырында галимнең китапханәдә сакланган иң мәшһүр хезмәтләренең исемлеге китерелә).

Габдулла Ибраһимов татар телендә фәнни терминологияне үстерү юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып бара. 1925 елның 17 сентябрендәге Гыйльми үзәк президиумы утырышында аңа терминология мәсьәләләре белән шөгыльләнү эше тапшырыла һәм галим бик җитди рәвештә әлеге эшкә кереп китә13. Г. Ибраһимов 1925-1927 елларда Академик үзәк әзерләгән «Математика атамалары», «Физика атамалары», «Анатомия-физиология атамалары» исеме астында чыккан терминологик сүзлекләрнең фәнни мөхәррире була. Гыйльми үзәкнең эшчәнлеге турында 1927 елда ясаган хисабында ул шушы. 2 ел эчендә «Гыйльми үзәкнең һәм татар гыйльми көчләренең тырышлыклары аркасында, 15 меңгә якын атама эшләнде, татар теле гыйлем теленә әйләнде», — дип ассызыклый14. Г. Ибраһимов бу елларда Татар педагогия җәмгыятенең табигать фәннәре бүлеге рәисе булып тора.

1933 елның 1 сентябреннән Габдулла Ибраһимов Татар югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә (ТВКСХШ) физика укыта башлый, соңрак физика кабинеты мөдире итеп билгеләнә, радио челтәре үткәрүне оештыра, радиолекцияләр укуны оештырып җибйрә, үзе дә бу эшкә актив катнаша. 1937 елны, ТВКСХШ ябылганнан соң, Шинаси ТАССР Халык мәгарифе комитетында методист булып эшли башлый. Тынгы белмәс галим әле алга таба да халкына, фәнгә игелекле хезмәт иткән булыр иде. Әмма 1938 елның 23 мартында Габдулла Салих улы Ибраһимов НКВД тарафыннан кулга алына һәм Казанның 1 номерлы төрмәсенә ябыла. Аңа Татарстанда шпионлык-диверсия эшләре алып барган, совет хакимиятен бәреп төшереп, СССРда яңадан капитализм урнаштыру өчен көрәшкән дигән яла ягалар. Шинасига 1938 елның 3 ноябрендә иң югары җәза бирү турында карар чыгарыла, һәм шул ук көнне үтәлә. Габдулла Ибраһимовның гәүдәсе, башка репрессия корбаннары белән бергә, Казан шәһәренең Архангел зиратына күмелә. 1958 елның 24 гыйнварында Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы Ибраһимов эшендә җинаять составы бул мавын, тикшерүчеләрнең ялгышканлыгын раслады...

Татарстанда фән үсешенә сизелерлек йогынты ясаган, татар халкына армый-талмый хезмәт итүне үзенең изге бурычы дип санаган олы галим Габдулла Ибраһимов Шинаси шәхесе дә, аның фәнни мирасы да алга таба тиешле бәясен алыр.

 Г. Ибраһимовның Казан дәүләт университеты Н. И. Лобачевский
 исемендәге фәнни китапханәсендә сакланган кайбер хезмәтләренең исемлеге

  1. Шинаси Г. Мохтасар кимия. - Оренбург, 1912.-2 кисәк. - 106 б.
  2. Шинаси Г. Картлык вә яшәртү: Картлык вә аның сәбәпләре, картлык белән көрәшү чаралары, адәм вә хайваннарны яшәртү юллары. - Уфа, 1923. - 36 б.
  3. Шинаси Г. Җан һәм тереклек. - Уфа, 1923. - 58 б.
  4. Шинаси Г. Кыскача биология: Тереклек мәсьәләләре турында биологиянең бик кирәк белемнәрен белдергән бер рисаләдер. - Казан, 1925. - 65 б.
  5. Шинаси Г. Хайван һәм кешеләрнең яралуы. - Казан, 1925. - 40 б.
  6. Шинаси Г. Җир өстендә башлап тереклек яралу. - Казан, 1927. - 44 б.
  7. Шинаси Г. Матдә төзелеше. - Казан, 1928. - 42 б.
  8. Шинаси Г., Мөштәри X. Физика: Механика, сыеклык, газлар. - Казан, 1929. - 1 кисәк. 135 6.
  9. Шинаси Г., Мөштәри X. Физика: Молекулалар гипотезасы, җылылык, магнетизм. - Казан, 1929. - 2 кисәк. - 248 б.
  10. Шинаси Г., Мөштәри X. Физика: Тавыш, яктылык, гомумән тирбәнү хәрәкәте һәм радио. - Казан, 1929. - 3 кисәк. - 208 б.
  11. Шинаси Г. Халык хуҗалыгының физика-техника нигезләре. - Казан, 1931. - 25 б.

ИСКӘРМӘЛӘР:

  1. Шинаси Г. Мохтасар кимия. — Казан, 1910. — 1 кисәк. — 172 б.
  2. Шунда ук. — Б. 2.
  3. Шунда ук. — Б. 3-4.
  4. Мифтахова Н. О первых книгах по химии на татарском языке // Гасырлар авазы — Эхо веков. —2002. — № 3/4. — Б. 231-237.
  5. Шинаси Г. Мохтасар кимия. — Б. 3.
  6. Шунда ук. — Б. 4.
  7. Шинаси Г. Хикмәте табигыя дәреслеге. — Уфа, 1916. — 164 б.
  8. Шунда ук. — Б. 3.
  9. Шинаси Г. Хикмәте табигыя дәреслеге: Механика, сыеклыклар, газлар. — Уфа, 1920. — 132 б.
  10. Рахимкулова М. Ф. Преподавание естественных наук в татарских школах дореволюционной России: Страницы истории татарских школ в России. — Оренбург, 1998. — 274 с.
  11. Кара: Татарстан Республикасы Милли архивы, 3682 ф., 1 тасв., 1170 сакл. бер. (Отчеты о деятельности Академцентра НКПроса ТАССР за 1925/26 уч. год (1 октября 1925 г. — 30 сентября 1926 г.), 126 кгз.); 1171 сакл. бер. (Материалы о деятельности Академцентра (1 октября 1926 г. —30 сентября 1927 г.), 64 кгз.)
  12. Шинаси Г., Мөштәри X. Физика: Механика, сыеклык, газлар. — Казан, 1929. — 1 кисәк. — 135 6.
  13. Кириллова 3. Н. Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую (20-30 еллар). — Казан, 2000. — 136 6.
  14. Шинаси Г. Ун ел эчендә Татарстанда гыйльми атамалар эшләү нәтиҗәсе // Мәгариф. — 1927. —Б. 66-71.

Рәсимә Шәмсетдинова,
филология фәннәре кандидаты