2004 2

«Идел-Урал» газетасы

Шәйхи Маннурның «Муса» романында Шәфи Алмаз белән Муса Җәлилнең сөйләшүе китерелгән: «Әйе, менә изге ният белән йөргән булабыз; шул әсирләр өчен «Идел-Урал» исемендә, кечкенә генә булса да газета чыгарып маташабыз. Менә шул газетабызның баш мөхәррире урынын сезгә тәкъдим итмәкче идек...», — ди Шәфи Алмаз. Мусаның моңа ачуы куба: «Идел-Урал»? — дип сорады ул, шаккатып. — Әллә кайчан тарихның чүплек базларына ташланган һәм әллә кайчан сөякләре череп көл булган ул үләксәне каян тартып чыгардыгыз, әфәндем? Ничек аның баш мөхәррире булыйм мин? Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин, Советлар Союзы гражданины, шундый газетта баш мөхәррир? Фашистлар газетасында?..» I

Ш. Алмазга шагыйрьнең чынлыкта ничек җавап бирүе, беркайда да теркәлмәгән, әлбәттә. Узган гасырның 70-80 елларында Муса өчен башкача җавапны төзеп тә булмас иде, мөгаен. Ничек булса булган, М. Җәлил «Идел-Урал» газетасының баш мөхәррире булмаган. Алай гына түгел, ул редколлегиядә дә тормаган. Шулай да шагыйрь легиондагы бөтен әдәби көчләрнең рухи җитәкчесе булган. Ул Гайнан Кормаш белән алдына зур максатлар билгеләгән яшерен оешма һәм аның эшчәнлеген җәелдерүгә зур көч куя. Ә шигырьләре исә легионерлар арасында кулдан-кулга, телдән-телгә күчеп йөргән.

Легионның үзендә исә татар язучыларының читтәге «Идел-Урал» бүлекчәсен оештырырлык көч була. Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, Әхмәт Симаев, Гокәшә Хәйруллин, Шиһап Нигъмәти, Газыйм Мокамай һәм башка күпләр шигырь язганнар. Аларның күбесе Җәлилнең иҗади йогынтысында булганнар. Бу хакта кайбер шигырьләренең М. Җәлил шигырьләренә охшаш булулары сөйли. Шунысы гаҗәп: «Идел-Урал» газетасында Муса Җәлил шигырьләре басылмаганнар.

Газетада дөнья күргән шигырьләрнең авторлары нигездә фашистларда шик тудырмаслык итеп язганнар. Алар, гадәт буларак, немецлар ягына «салам кыстырганнар», ягъни шигырьләрдә «кызыл урыска», «яһүд»ләргә, мәкаләләрдә «большевизм»-га, «Русия халыклар төрмәсе»нә каршы әйтелгән фикерләрне китереп керткәннәр. Мондый фикерләр газетаны күзәтеп баручыларга, теге яки бу авторга, редакциягә бәйләнерлек урын калдырмаган.

Раян Зәбиров (Шәйхи Маннур романында ул «художник Хәбиров» дип бирелә) 1947 елның 21-22 апрель көннәрендә Казанда сорау алу вакытында Гокәшә Хәйруллинның «Идел-Урал» газетасында «Лукаш Хәйруллин», кайбер чакта «Л. Хәйруллин» исемнәре астында шигырьләр бастыруын сөйли. Ә менә «Идел-Урал» газетасы мөхәррире Гыйлаҗев Кыям Гыйлаҗи улы 1946 елның 10 сентябрендә сорау алу вакытында Гокәшә Хәйруллинның газетага милли рухтагы 3-4 шигырь, ураза бәйрәме турындамы, корбан бәйрәме турындамы бер мәкалә язуын әйтә. Аның 1944 елда советка каршы пьеса язуын, әсәрнең характеры турында легионерларның үзешчән түгәрәгендә катнашкан Җәүдәт Шамбазов яхшы белергә мөмкинлеген искәртә.

Архив материалларында бу пьесаның исеме дә күрсәтелгән. Ул «Утлар» дип аталган.

Р. Зәбировның газетада рәссам булып эшләвен әйткән идек инде. Ул анда 1943 елның 12-13 мартында эшли башлый. 1943 елның 12 августыннан 3 сентябренә кадәр Абдулла Алиш, Кави Ишморатов белән бергә кулга алынуын исәпкә алмаганда, ул Ишморатов белән редакциянең соңгы көннәренә кадәр шунда эшләвен дәвам итә. А. Алиш исә яңадан редакциягә кайта алмый, аның гомере М. Җәлил, Г. Кормаш һәм башка җәлилчеләр белән гильотинада тәмамлана. Р. Зәбиров мәкалә башларын бизи, хикәяләргә, шигырьләргә иллюстрацияләр, карикатуралар ясый. Бер үк вакытта корректорлык Вазыйфасын да башкара. Шулай ук легионерлар өчен татар «Көрәш берлеге» комитеты тарафыннан чыгарыла торган «Татар әдәбияты» журналында да рәссам буларак катнаша.

Әлеге журналның баш мөхәррире һәм чыгаручысы Габдрахман Шәфи Алмаз, мөхәррире Г. Хәмиди (Галимҗан Айдагуловның әдәби псевдонимы). Ул хәзерге Тукай районының Иске Теләнче авылында туган, сугышка кадәр Азнакай районында немец теле укыткан. Сугыштан соң күп еллар «Азатлык» радиосында эшләде.

Легионда рәссамнар берничә була. Әйтик, Җәүдәт Шамбазов (1913 елда элекке Ширөмәт районының Каенлы авылында туган) аерым биналарны, лагерь эчләрен бизәүдә актив катнаша. Аның бик зур форматта эшләнгән «Татар кызы» сурәте легионерларны капкадан озатып торган. Аның астында «Ватан Сезне көтә!» дип язылган булган.

«Идел-Урал» газетасының 1943-1944 елгы саннары белән танышканда, әлеге матбугатның әсирләрдә туган халкы, мәдәнияте, аның күренекле шәхесләре белән горурлану хисен уятырга омтылуын сиземлисең.

Газетада Габдулла Тукайга, Галиәсгар Камалга, Ризаэддин Фәхреддингә, Шәехзадә Бабичка, Йосыф Акчурага багышланган күләмле фәнни мәкаләләр, аларның рәсемнәре бирелгән.

Газетада саннан-санга Гаяз Исхакыйның «Өйгә таба» әсәре басылып килгән. Ислам диненә, аның йолаларына багышланган язмалар да әледән-әле күренеп ала.

Легионерлар тормышы һәр санда диярлек яктыртылган, күп төрле фото-рәсемнәрнең бирелүе газетаның эчтәлеген тагын да баеткан.

Газетаның 1943 елгы сентябрь саннары «Идел-Урал» татар легионының бер еллык бәйрәменә багышланган язмаларга бай.

10 сентябрьдә легион үзенең бер еллык бәйрәмен уздырган. Әлеге уңайдан бик күп котлаулар килгән. Бу бәйрәмгә багышланган милли концерт зур уңыш белән үтә. Ул Аллагулов җитәкчелегендәге кыллы оркестрның Хәбибуллин маршын башкару белән башлана. Аннан соң оркестр астында хор «Печән өсте» җырын башкара.

Алты легиончы Сабитов тарафыннан язылган «Татар уллары» дигән җырны яңгырата:

«Без яшь егетләр, татар уллары,
Милләтебезнең корыч куллары.
Безнең йөрәктә бабайлар каны,
Татар халкының югалмас даны.
Идел буйлары безне көтәләр,
Безнең көрәшне тәбрик итәләр.
Зур көрәш өчен тезел сафына,
Батырлык күрсәт биргән антыңа».

Легиончылар хор башкаруында «Яр читенә чыкканда», «Шомырт чәчәк атканда» дигән җырлар көчле алкышлар белән хуплана.

Алишев һәм Сабитов башкаруында «Күпер алдында» дигән татар биюе һәммәсенә дә бик ошый.

Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкиятенә нигезләнгән театраль күренеш (Шүрәле — Алишев, утын кисүче егет — Ходжаев) бик җылы һәм күңелле тәэсир калдыра.

«Идел-Урал» газетасының 1943 елгы 14 ноябрь саны (№ 46 (52) газетаның бер еллыгы турында сүз алып бара. Бу уңайдан Габдрахман Шәфи Алмаз болай яза: «Идел-Урал» үзенең бу саны белән икенче елына аяк басты. Моннан бер ел элек «Идел-Урал» газетасын оештырып, башлап җибәрү Вазыйфасы һәм шуның белән бергә бик зур тарихи, милли эшнең шәрәфе дә миңа төшкән иде». Газетаны немец түрәләре дә котлаган. «Идел-Урал» газетасы кече форматта, 6 битле итеп (сирәк очракта гына 8 битле, яки ике саны бергә) латин хәрефләре белән атнага бер тапкыр нәшер ителгән.

Шуны әйтергә кирәк, 1944 елның 5 мартыннан башлап, «Идел-Урал» газетасының кушымтасы буларак, чуаш телендә дә «Атал-Урал» газетасы чыга башлый.

«Идел-Урал» газетасы Казан ханлыгының Мәскәү тарафыннан басып алынган көнне «Татар халкының кайгылы көне» дип бәяли һәм шул исемдә тулы бер сәхифә язма басып чыгара.

Әлбәттә, һитлер Германиясен мактаган язмаларның газетада еш басылуын аңлап була. Аның башкача чыгуын берничә саныннан ук тыярлар иде.

1944 елның 9 гыйнвар санында (1/58) «Адольф һитлернең яңа ел мөрәҗәгате» зурлап беренче биттә басыла.

Ә инде 1944 елның 22 апрель санында Адольф Һитлергә 55 яшь тулу билгеләп үтелә. Фюрернең Кейтель белән дөнья картасына бергә карап төшкән рәсемнәре генә дә ярты битне биләп тора.

Әлеге мәкаләдә «Идел-Урал» газетасына тулы күзәтү ясау максат итеп куелмады. Ул киләчәктә үзенең тикшерүчеләрен, өйрәнүчеләрен көтә. Әмма андый газета булган һәм ул легионерлар арасында шактый таралган. Аның тиражы берничә меңгә җиткән.

Газетаның редакторы Кыям Гыйлаҗев (Гыйлаҗиев) икәнен әйткән идек инде.

Аның урынбасары булып Башкортстанның Чишмә станциясендә туып үскән Габдулла Ишмаев эшләгән. Ул газетаны чыгару эшен күзәтеп торган.

Аңа кадәр бу эшне Абдулла Алиш алып барган һәм ул газетаны «сәяси тотнаклылыгы» ягыннан карап барган.

Рәүф Вафин секретарь Вазыйфаларын, газетаның техник бизәлешен югары дәрәҗәдә тәэмин итүне башкарган.

Башкортстанда туган Дәүләтшин дигән юрист «цензор» Вазыйфаларын үтәгән. Ул үзе китаплар да язган. Мәсәлән, аның «Татар халкы — данлы халык» дигән китабы легионерлар арасында күп данәләрдә таралган, кушаматы — «Йөзбак» булган.

Ни дисәк тә, «Идел-Урал» газетасы легионерлар тарихының ташка басылган бер сәхифәсе булып кала. Бу сәхифәдә «Легионерлар маршы» да (Аллагулов музыкасы, Алишев сүзләре) басылган.

Легионерлар маршы

Зәңгәр күзләреңне текәп
Көтмә әле, матурым.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне
Ил төзәргә без, җир биләргә без
Ил төзәргә, җир биләргә өйрәнәбез без.
Халык өчен көрәш мәйданында
Ут эчендә батырың.
Кушымта:
Шауласыннар, күкрәсеннәр
Бөек халык шатлансын.
Кушымта.
Безнең эчтә, дәртле көчтә
Көрәш җыры яңгырасын.
Кушымта:
Без легионерлар, ирекле яшьләр,
Алга киереп күкрәкне,
Нык сызганып беләкне
Ил төзәргә без, җир биләргә без
Ил төзәргә, җир биләргә өйрәнәбез без.

Язучы, тәнкыйтьче һәм галим Р. Мостафинның «Өзелгән җыр эзеннән» дигән китабында (Казан, 1982) Алишның «Идел-Урал» газетасына әдәби бүлек хезмәткәре булып килүе яшерен комитет карары нигезендә дип күрсәтелә. Бу эш аңа типографиягә керергә һәм антифашистик листовкалар бастырырга ирек бирә.

Әсирлеккә эләккән татар зыялылары вәкилләреннән хәрби әсирләр һәм легионерлар арасында пропаганда эшләре алып бару өчен радиотапшыруларда һәм «Идел-Урал» газетасында аерым группа төзелә. Аңа язучылар һәм журналистлар (Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев) тартыла. Милли эмигрантлар тырышлыгы белән пропаганда ротасы оештырыла.

М. Җәлил дә легион эшчәнлегенә тартыла. Ул җитәкләгән группа әгъзалары культура-тәрбия эшләре үткәрү сылтавы белән әсирләрнең дә, легионерларның да лагерьларында йөриләр, фашизмга каршы көрәшү өчен яшерен группалар челтәрен киңәйтү белән мәшгуль булалар. Бу эштә алар, үзеннән-үзе аңлашыла ки, «Идел-Урал» газетасын да оста файдаланалар, һәрхәлдә, газета әсирлектәге ватандашларыбызның сынган рухи канатларын ныгы туга ярдәм иткән, аларны туган телебезгә, туган илебезгә якынайтып торган, сагыну хисләрен дөрләтеп көчәйтүче булган.

Хәзер инде бу газетаның күпчелек саннарының кечерәйтелгән күчермәләре Татарстанга кайтты. Кайту тарихын кыскача булса да язып үтмәсәк, сүзебез әйтелеп бетмәс.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт архив идарәсе 2004 ел башында Мәскәүдә Казанның 1000 еллыгына багышланган тарихи документлар күргәзмәсе оештыруга хәзерлек көннәрендә Идарәнең башлыгы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов исеменә алманчы галим, Оборона министрлыгының Мәскәү Дәүләт институты профессоры, Мөскәү фәннәр академиясенең татар җәмгыяте җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Әбделхак Абдрахман улы Әхтәмҗаннан 2004 елның 19 мартында язылган бик тә мөһим хат килеп төшә. Анда шундый юллар бар: «2004 елның март аенда Фәннәр академиясенең татар җәмгыяте Икенче бөтендөнья сугышы елларында татар эмигрантлар даирәсе латин шрифты белән чыгарган «Идел-Урал» газетасы төпләнмәсенең Берлиннан алынган күчермәләрен Татарстан дәүләт архивы фондына тапшырырга тели. Безгә 1943-1944 еллардагы газетаны табарга һәм аларның күчермәләрен (факсимиле) алырга туры килде. Безнең карамакта мәкалә текстларының ал-ман теленә тәрҗемәләренең фотокүчермәләре дә (басмада) бар.

Бу газеталарның күчермәләрен Татарстан Дәүләт архивының махсус фондына кабул итәргә карар кабул ителсә, күрсәтелгән материалларын тапшыруны Сез Мәскәүгә килгән көннәрдә Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиллектә башкарырга мөмкин булыр иде. Мондый чараны үткәрү тулы хокуклы вәкил белән килешенгән».

Берничә көннән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиле Н. М. Мирихановтан да нәкъ шундый килешенү булу хакында Д. Р. Шәрәфетдинов исеменә хат килә. «Сездән ризалык һәм тәкъдим көтеп калабыз» — дип белдерә ул.

Әлбәттә, Архив идарәсе башлыгы Д. Р. Шәрәфетдинов моңа ризалык бирә. 2004 елның 25 мартында ул кыйммәтле материаллар Мәскәүдә, башкаладагы күренекле татар галимнәре, татар җәмәгатьчелегенең мәгълүм зыялылары, Татарстанның, Мәскәүнең башка галим-голәмалары Рифгать Абдеев, Әгъдәс Борһанов, Котдус Дәүләтшин, Шамил Мөхәммәдьяров катнашында, аңа тапшырыла. Шулай итеп Республикабыз архивы бик тә кыйммәтле материаллар белән тулыландырыла, дөресрәге, байый. Анда «Идел-Урал» газетасының 1943-1944 елларда басылган саннарының яртылаш кечерәйтелгән күчермәләре һәм Пруссия мәдәни мирасының Дәүләт китапханәсендә сакланган «Татар әдәбияты» журналының (1944 елда Берлинда басылган) 5 нче санының күчермәсе бар. Журнал татар «көрәш берлеге» комитеты органы буларак чыгарылган. Чыгаручы һәм баш мөхәррире мәгълүм Габдрахман Шәфи Алмаз булган. Журналның мөхәррире — Г. Хәмиди. Журнал тышында алман телендә «Tatarische Literatür organ des tatarisch Kampfbundes» дип тә язылган. Бу журналны Әбделхан әфәнде Әхтәмҗан таба. Әмма аның башка саннары әлегө табылмаган. Ә инде «Идел-Урал» газетасы төпләмәсенә килгәндә, ул Россия-Германия дуслыгы Лигасының иң актив әгъзаларыннан Хорст Херман тарафыннан Германия архивларыннан табыла.

I Маннур Ш. Муса.-Казан, 1968.- Б. 238-239

Дамир Гарифуллин,
 тарихчы