2005 1

Ул - њзе бер дљнья

Узган ел профессор, биология фәннә­ре докторы, Казан дәүләт универ­ситетының үсемлекләр физиологи­ясе кафедрасы мөдире Исмәгыйль Һади улы Сөләймановның тууына 100 ел тулды1. Аның фәнни хезмәтләре Бөтенсоюз һәм ха­лыкара күләмдә яңгыраш тапты2, зур фән­ни хезмәтләре казанышлар буларак дөнья­га танылды.

Исмәгыйль Сөләйманов 1904 елның 8 августында Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Иске Калмаш волостенең Иске Бәшир авылында туган. Әтисе — урта хәл­ле крестьян Мөхәммәтһади Шәрәфетдинов — 1914 елга кадәр туган авылы Иске Бәширдә мулла булып торган, соңыннан агач эшләре остасы-столяр булган. Әнисе Раби­га Фәхретдинова — күрше Ихсан авылы­ның урта хәлле крестьян гаиләсендә туып үскән, йорт-хуҗалык эшләре белән шө­гыльләнгән.

1917 елның ахыры — 1918 елның баш­ларында Мөхәммәтһади Шәрәфетдинов вафат булган. 1921 елда әнисе ачлыктан җантәслим кылган. Биш балалы гаилә (Хө­сәен, Хәнифә, Исмәгыйль, Гали, Салиха) тулаем өлкән абый Госман (1895 елда ту­ган) җилкәсендә калган. Госман ул вакыт­та күрше Ихсан авылы мәктәбендә укыту­чы булып эшләгән. Исмәгыйльнең беренче укытучысы да ул. Соңрак Госман озак еллар буена Кушнаренково педагогия учи­лищесында укыткан. Ул Башкортстан укы­тучылары арасыннан беренчеләрдән булып Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бү­ләкләнгән.

Тиздән аның энесе Хөсәен дә (1900 ел­да туган) эшкә урнашкан һәм крестьян ху­җалыгының барлык эш-мәшәкатьләре 15-яшьлек Исмәгыйль өстенә төшкән. Ул инде җир эшләре — сөрү-уру өчен шактый ныгып җиткән була. Бу хуҗалык берничә еллар буена Исмәгыйльне беркая җибәр­мичә үзенә бәйләп тота. Шулай да ул Гос­ман ярдәме белән уку-белем алуның җаен таба. Нәтиҗәдә, 1923 елда үзенең туган авылындагы китапханәнең (ул вакытта «изба-читальня» дигәннәр) мөдире булып ала. Ул бер үк вакытта эшли дә, волость үзә­гендәге мәктәптә укый да. Ике ел эчендә икенче дәрәҗәдәге өч сыйныфны тәмамлап, тагын бер елдан соң ин­де җиде еллык белемгә ия була.

Ул елларда җиде еллык мәк­тәпне тәмамлаганнан соң авыл Советына эшкә керергә мөмкин була. Әмма 1921 елгы ачлык ха­тирәләре һәм белем алуга сусау-ашкыну Исмәгыйльгә тынгылык бирми һәм аны авыл хуҗалыгы юнәлешендә алга таба белем алу­га этәрә, өнди. Уфа шәһәре янын­дагы Миловка совхозына барып-кайтып йөрүләр һәм атаклы селек­ционер A. A. Скоробогатов белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә ул авыл хуҗалыгы техникумында укырга дигән катгый карарга килә. Тех­никумның уку-өйрәнү-практика базасы нәкъ шушы совхоз була. Академик Николай Иванович Ва­вилов белән танышу һәм аның ки­ңәшләре Исмәгыйльнең киләчәк тормышына зур йогынты ясый3.

Бертуган Госман, Исмәгыйль, Хөсәен. Топорнино (хәзерге Кушнаренково авылы). 21 июль, 1932 ел.

Шушы танышлык нәтиҗәсен­дә өченче курс студенты И. Сө-ләйманов инициативасы белән Башкортостан туфрагын-җирен өйрәнү түгәрәге оеша. Уздырыл­ган тәҗрибәләр нәтиҗәсендә җы­елган материаллар үзенә күрә бер фәнни тикшеренү булып туплана һәм фәнни туплам-китапка керте­лә.

Исмәгыйль Һади улы техни­кумның тәҗрибә кырларында һәм Чишмә тәҗрибә станциясендә стажировка уза. Монда ул эксперимент-тәҗрибә эшенең ысулларын өйрәнә. Уку вакытында аны крестьян хуҗалыкларын-да игенне уру-сугу эшләрен исәпләүче Уфа кантоны бүлегенә вакытлыча эшкә җибә­рәләр. Монда ул Башкортостан халык мә­гарифе комиссариаты кушуы буенча Куна-шак волостеның Әргаяш кантонында кыс­ка вакытлы агро-кооператив-колхоз курс­ларын оештыра һәм үзе шунда укыта.

Техникумны тәмамлагач Исмәгыйль­гә агроном-кыр белгече квалификациясе бирелә. Кантон башкарма комитеты кара­ры белән ул, игенне күбрәк алу юлларын эзләү өчен, совхозда эштә калдырыла. Шул ук җәйдә аны совхозның техник җитәкче­се, ягъни, баш агорономы итеп билгелиләр. Эштәге, укудагы казанышларга бик күп җәмәгать эшләре дә өстәлә: шефком рәисе, туган якны өйрәнү түгәрәгенең оешләп көйләргә, кайгыртырга кирәк булган. Йөк төяү, йөк бушатулар...

1937 елда Исмәгыйль Сөләйманов уни­верситетның биология факультетын «отлично»га тәмамлап чыга. Белгечлеге — «үсемлекләр физиологиясе». Әмма диплом 1940 елның гыйнварында гына аның кулы­на керә. Бер ел буена ул халык мәгарифе кадрларының квалификацияләрен күтәрү белән шөгыльләнүче Татарстан институ­тында штаттан тыш лектор булып тора, Ка­зан педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә укыта, Татполиграф карама­гындагы урта мәктәптә химия укытучысы була.

1938 елда И. Сөләйманов Казан уни­верситетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасында өлкән препаратор вакантлы Вазыйфасын алуга ирешә, аннары лаборант була, шуннан соң — ассистент. Биология­нең төрле курслары буенча лекцияләр укый башлый. Моннан тыш, ул өлкәннәр өчен мәктәптә укытуын дәвам итә. Тикшеренү тыручысы һәм җитәкчесе, культком рәи­се, стенгазета редколлегиясе әгъзасы, сов­хоз эшчеләренең наданлыгын бетерү өчен дәресләр оештыручы...

26 яше тулганда Исмәгыйль кыр эш­ләренең грамоталы һәм квалификацияле белгече, чын игенче булып җитлегә. 1930 елның октябрендә Исмәгыйльне Кызыл Армиягә алалар.

Төркмәнстандагы Каахка шәһәре ур­нашкан 28-нче аерым артиллерия батальо­ны командасында бер еллык командирлар курсын тәмамлап, ул урта командирлык (взвод командиры) өчен имтихан тапшы­ра. Курсант килеш Караком чүлендә (Иран чигендә) басмачылар белән сугышып йө­ри4.

Армиядән кайткач, 1932 елның 1 гыйн­варыннан башлап сентябренә кадәр Исмә­гыйль Башкортстанның Мәсәгуть шәһә­рендәге педагогия техникумында биология укыта һәм хәрби җитәкче-военрук була. Кыска гына вакыт эчендә ул мәгариф хез­мәткәрләре союзы ударнигы була. Әмма белемгә сусау һәм алга куй­ган тәгаен максат егетне алгарак, югарыгарак дәшә. Казанга килеп, Казан университетының биология факультетына укырга керә.

Ул вакытта университетта аг­рохимия һәм үсемлекләрнең био­химиясе укытылмый. Яңа, үҗәт студентның таләбе аркасында бу фәннәрне уку-укыту процессына кертәләр. Бу юнәлештә эшләү те­ләге егетнең күңелендә техникум­да укыган чагында Чишмә тәҗри­бә станциясенең агрохимия, физи­ология һәм кырчылык бүлегендә эшләп торган көннәрендә үк уян­ган була. Университетның берен­че курсында Исмәгыйль Татар­станның селекция станциясендә­ге үсемлекләр физиологиясе бүле­гендә һәм В. В. Докучаев исемен­дәге Каменностепной авыл хуҗа­лыгы станциясендә практика үз-ган чакта бу теләге тагын да ны­гый.

Ул һәрнәрсәгә көчен һәм ва­кытын җитәрлек итеп бүлә белгән. Эшлекле студент яхшы укырга да, фәнни-тикшеренү түгәрәген җи­тәкчелек итәргә дә, күпләгән җә­мәгать эшләрен башкарырга да өлгергән. Ә бит әле студентның ярлы бюджетын төрле эшләр эшләп көйләргә, кайгыртырга кирәк булган. Йөк төяү, йөк бушатулар...

1937 елда Исмәгыйль Сөләйманов уни­верситетның биология факультетын «от-лично»га тәмамлап чыга. Белгечлеге — «үсемлекләр физиологиясе». Әмма диплом 1940 елның гыйнварында гына аның кулы­на керә. Бер ел буена ул халык мәгарифе кадрларының квалификацияләрен күтәрү белән шөгыльләнүче Татарстан институ­тында штаттан тыш лектор булып тора, Ка­зан педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә укыта, Татполиграф карама­гындагы урта мәктәптә химия укытучысы була.

1938  елда И. Сөләйманов Казан уни­верситетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасында өлкән препаратор вакантлы Вазыйфасын алуга ирешә, аннары лаборант була, шуннан соң — ассистент. Биология­нең төрле курслары буенча лекцияләр укый башлый. Моннан тыш, ул өлкәннәр өчен мәктәптә укытуын дәвам итә. Тикшеренү эшчәнлегендә ул баштан ук үзе өчен эко-логик юнәлешне сайлап ала. Баштарак аны үсемлекләрнең чыдамлылык мәсьәләсе кызыксындра — җирнең артык тозлануының үсемлекләрдәге су алмашу процессына йо­гынтысы, һәм беренче тапкыр буларак үсемлекләрнең чыдамлылыгына суның әһәмияте аерым әйтелә. Ул вакытта кафе­дра мөдире атаклы профессор A. M. Алек­сеев була. Су режимының теоретик нигез­ләре үсеше шушы галим исеме белән бәй­ле. Ул яңа термодинамик ысул уйлап таба. Бу ысул үсемлекләр физиологиясендә яңа фәнни юнәлеш барлыкка китерә — күзә­нәк эчендә суның термодинамик халәтенең физиологик аспектлары. Профессор A. M. Алексеевның фәнгә җанын бирердәй булып хезмәт итүе, аның таланты һәм күп­кырлы эрудициясе, иҗатында яңа юллар эз­ләве яшьләрне кызыктыра, яшьләр аның тирәсенә җыелалар. Аның белән аралашу Исмәгыйль Һади улының киләчәк фәнни юлын билгели.

Эшне тагын сугыш бүлә. 1941 елның 7 июлендә И. Г. Сөләймановны хәрәкәт­тәге армиягә алалар һәм Бөек Ватан сугы­шы тәмамланганчы фронтларда була. Су­гышның башыннан ахырына хәтле ул 142нче Кызьш Байраклы укчьшар дивизи­ясендә артиллерист булып хезмәт итә. Ленинград фронты составында Ленинград оборонасында, блокаданы өзүдә катнаша5. Карелиядә финнәр оборонасын җимерүдә дә катнаша ул. Баштагы елларда 946нчы укчылар полкының артиллерия батальо­нында взвод командиры була. Аннары — 588нче укчылар полкының батарея коман­диры урынбасары һәм 334нче Кызыл Бай­раклы артиллерия полкының батарея ко­мандиры була.

Ленинград блокадасы өзелгәч, Исмә­гыйль Сөләйманов 2нче Белоруссия фрон­ты составында Балтыйк буе республикасын һәм Польшаны немец-фашист илбасарла­рыннан азат итүдә катнаша, Нарев плац­дармында Варшавадан төньяктарак немец­лар оборонасын өзүчеләрнең дә берсе ул. Сөләйманов Гнев, Старогард, Данциг, Грауденц һәм башка шәһәрләрне штурм­лаучылар арасында була. 1944 елда фронт шартларында аны партиягә алалар.

Исмәгыйль өч тапкыр яралана, ике тап­кыр контузия ала, биш тапкыр лазаретлар­да ятып чыга. Кыйпылчыкларның берсе го­мерлеккә йөрәге янында кала. 1941-1942 елларның кырыс кышында, Ленинград бло­кадада чакта, частьләрне тәэмин итү бик начарая. Менә шул чакта Исмәгыйльнең организмы ачлыктан шулкадәр начарая ки, хәтта аңа ярты ай санчастьта ятып чыгарга туры килә. Җиңү көнен ул Штольб дигән немец шәһәрендә каршылый. Бу чакта ул полк штабы башлыгының ярдәмчесе була. 1945 елның 30 сентябрендә Совет Армия­се капитаны И. Г. Сөләйманов авыруы ар­касында запаска демобилизацияләнә.

Аның күкрәген биш сугышчан орден: Кызыл Йолдыз, Ватан Сугышы орденнары­ның беренче һәм икенче дәрәҗәдәгеләре, ике медаль — «Ленинград оборонасы өчен» һәм «Германияне җиңгән өчен» би­зәп тора. Шуларга өстәп Верховный Глав-нокомандующийның рәхмәт язулары. Дө­ресен әйткәндә, аның бүләкләре күбрәк бу­лырга тиеш булган. Үзең сайла, дип тәкъ­дим иткәннәр: яки Ленин ордены, яисә Польша ордены. Нишләптер менә шул чак­та Польша орденын аласы килгән аның. Әмма поляклар орденны никтер җибәрмә­гәннәр. Соңыннан үзенең СССРның иң югары бүләгеннән мәхрүм калуына үкен­гән ул үкенүен...

1945 елның 15 октябрендә Исмәгыйль Казанга гаиләсенә кайтып төшә. Хатыны (1913 елда туган) — Мәмлиева Сәмәрә Сә­лимгәрәй кызы, Башкортостанның Бүздәк ясе һәм химия кисешкән урында эзләнер­гә тотына. Диплом эше дә, кандидатлык диссертациясе дә (1950 ел) шул мәсьәләгә багышланган6. Аның инициативасы белән Казан университетында физиологиядә хи­мик юнәлеш барлыкка килә. 1946 елда ул үсемлекләрнең су режимы белән матдәләр алмашу арасында үзара бәйләдек хакында гипотеза күтәрә. Бу идея мәсьәләсендә күп­ләгән фәнни-тикшеренү оешмалары әле дә баш вата.

Әмма галим үз квалификациясен күтә­рү өчен туктаусыз тирәнтен эзләнә, бөтен көчен куя. 1958 елдан башлап тикшеренү-эзләнүләре инде өч фән кисешкән урында бара — физиология, химия һәм физика7. СССР Фәннәр Академиясенең Казан фи-лиалыда Биология институты галимнәре белән ул кулга-кул тотынып эшли, элем­тәләре физиклар белән дә, химиклар белән дә тыгыз. Биология фәненә тикшеренүнең яңа физик ысулларын кертүче дә ул бул­ды. Бу ысуллар: тэш-магнит резонансы (ЯМР). Электронлы парамагнит резонан­сы (ЭПР), ультрааваз һ. б. Аның доктор­лык диссертациясе дә шуларга нигезлән авылыннан, табибә. Исмәгыйльнең фронт­та какшаган сәламәтлеген менә ул рәткә-юньгә китерә. Исмәгыйль тагын фәнни эш­чәнлек белән шөгыльләнергә тотына.

Студент елларыннан бирле И. Г. Сө­ләйманов ике фән: үсемлекләр физиологигән (1964 елда якланган). Шушы физик-хи­мик юнәлештә СССРның бүтән институт­ларының галимнәре дә эшли башлады. Мо­нографияләрне чит илләрдән бик күп со­рашалар.

Сөләйманов Казан университетының үсемлекләр физиологиясе кафедрасын җи­тәкләгән елларында аерата нәтиҗәле эш­ләде (1971-1973 еллар). Ул үсемлекләрнең су режимы буенча Бөтенсоюз мәктәбен оештырды. 1973 елда уздырылган тәҗри­бәләр Казанның үсемлекләр физиология­се мәктәбенең абруен бик күтәрде. Галим беренче тапкыр буларак окисьләшү-яңару ферментларындагы активлыкта суның әһә­мияте хакында әйтте. Бу яңача күзаллау иде. Кафедраның фәнни эшләреннән бер­сенең китап булып чыгуы уңаеннан акаде­мик A. H. Курсанов сокланып болай диде: «үсемлекләрдә су алмашы мәсьәләләрен­дә Казан инициативаны үз кулында тота, иске мәсьәләне чишүнең яңа юлларын та­ба»8.

Биолог И. Г. Сөләймановның хезмәт­ләре фәнни идеяләрнең яңалыгы белән ае­рылып тора. Практик үсемлекчелекнең күп мәсьәләләрен хәл итү өчен юллар ачыла. Авыл хуҗалыгы культураларның салкын­га чыдамлылыгы мәсьәләсе зур әһәмият­кә ия. Исмәгыйль Һади улы шулай ук пе­дагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Аның лекцияләре тирән эчтәлекләре, за­манча фәнни материалга таянуы белән сок­ландыра иде. Ул даими рәвештә үз тикше­ренүләренең нәтиҗәләре хакында сөйлә­де. Студентлар белән эшләргә, аспирант­лар әзерләргә бик күп көч куйды. Күп ел­лар дәвамында кафедраның студентлар фәнни түгәрәгенә җитәкчелек итте.

Профессор И. Сөләйманов 1973 елның 21 октябрендә вафат булды.

Исмәгыйль Һади улы үз-үзенә бик та­ләпчән иде. Оешкан, тәртипле, кешеләргә мәрхәмәтле. Хәтердә ул зур галим буларак калды — биолог, фикер иясе, новатор. Ул һәрвакыт Казан университетының горур­лыгы булачак.

Аның тикшеренүләренең актуальле­ген, нәтиҗәлелеген илебез җәмәгатьчеле­ге һәм чит ил галимнәре таныды инде. Хез­мәтләре бөек галим-биологка бер һәйкәл шикелле. Илебез, хөкүмәт аның хезмәтлә­рен югары бәяләде. Ул 13 орден һәм ме­даль белән бүләкләнде. Шуларга сугышта алганнарын да кушыйк.

Хәзерге вакытта профессор Сөләйма­нов идеяләре үсә һәм дәвам итә. Кафедра­га аның беренче аспиранты, хәзерге вакыт­та биология фәннәре докторы, Татарстан­ның атказанган фән эшлеклесе, профессор Л. П. Хохлова җитәкчелек итә.

Күпкырлы шәхес буларак, И. Г. Сөләй­манов фән белән генә түгел, туган ягының тарихы белән дә бик кызыксынды. Кулъ­язма мирасы бик бай аның. Анда гарәп хә­рефләре белән язылган шигырьләр дә, фән­ни мәгълүматлар да, туган ягы, әти-әнилә-ре, ватандашлар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр һ. б. бихи­сап. Аның бай шәхси архивы бу юлларның авторында саклана. Укучылар игътибары­на аның Бөек Ватан сугышы турындагы ха­тирәләреннән өзек тәкъдим итәбез.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Маһиярова 3. Якташыбыз — олуг галим // Татар иле. - № 44. - октябрь; Хохлова Л. П. Он был всегда в поисках нового // Казанский университет. - 2004. - № 19. - декабрь.

2. Елисеева Н. С, Сулейманов Н. И. Сулейманов Исмагил Гадиевич // Фронтовики-ученые Ка­занского университета. - Казань, 2000. - С. 163-171; Татарский энциклопедический словарь. -Казань, 1999. - С. 547; Казанский университет (1804-2004): Библиографический словарь. - Ка­зань, 2004. - Т. 3. - С. 354-355.

3. Сәйфетдинов Ә. Профессор // Социалистик Татарстан. - 1969. - 12 август.

4. Ленинец. -1971.-22 февраль; Сөләйманов И. Каракомда басмачылар (шигырь); Каракомда ученияда (шигырь). Гаилә архивы.

5. Сулейманов И. Г. В дни Ленинградской блокады // Во имя отчизны. - Казань, 1975. - С. 174-179; Ленинец. - 1968. - 30 апреля.

6. Ленинец. - 1950. - 29 апреля; Советская Татария. - 1953. - 5 ноября.

7. Ленинец. - 1969. - 15 декабря; Сайфутдинов А. Тропой исканий // Советская Татария. - 1972. -11 мая.

8. Елисеева Н. С, Сулейманов Н. И. Сулейманов Исмагил Гадиевич // Фронтовики-ученые Ка­занского университета... С. 163-171.

 

Наиль Сөләйманов,

Казан университетының фәнни хезмәткәре

 

 

Көнчыгыш Пруссиядә

Варшава шәһәрен азат иткәннән соң Висла суы буена салынган шәһәрләрне азат итәргә, фашистларны тар-мар итәргә дип приказ алдык.

Грауденц шәһәре Висла суының төньяк яры буена салынган, шулай булгач, без ул суны кичмичә, төньяктан килеп һөҗүм итәргә тиеш идек, ләкин алай булмады, нигәдер безгә Висла суын Беренче Белорус фронты турысыннан күпердән чыгарга дип боерык бирделәр. Мин ул чорларда Икенче Белорус фронтындагы Икенче Ударный армиядә хезмәт итә идем, батарея командиры булып. Минем батареядә дүрт гаубица бар иде, алар янында командир булып Хазарян эшли иде... Алдан юл күрсәтеп барырга Хазарянны куйдым, иң ышанычлы, иң яхшы командир иде батареядә. Әгәр вакытында барып җитеп, пехотага ярдәм итмәсәк, приказның үтәлмәве бар бит. Аның өчен, бер яктан, баштан сыйпамыйлар сугыш вакытында, икенче яктан, һөҗүм итү урынсыз булып чыгуы бар бит. Ничек кенә булса да, дошманга белдерми, тавыш-тын чыгармый, барып җитәр­гә кирәк иде. Шәбрәк барырга куштым. Мең бәлаләр белән булса да, вакытында барып җиттек, гаубицаларны урынына куйдык.

Разведчик һәм радистлар белән бергә мин алга, пехота янына киттем. Батальон командирын эзләсәм дә, таба алмадым, немецләрнең кай тирәдә позицияләр тотканна­рын белгәч, пулемет аткан урынга ата башладым. Ул арада миңа килеп әйттеләр ба­тальон командирының кайда икәнен, мин аның янына барырга булдым. Ләкин анда бару җиңел эш түгел, чөнки без түбәнсу урында тора идек, аңарга бару өчен югарыга, тау башына күтәрелергә кирәк, ике яклап ул юлны немецләрнең пулеметы, минометлары атып тора. Разведчикка юлны карарга куштым, пуля тимичә безнең алга барганны не-мецләргә белдермичә качып-посып барырлык урын кирәк иде. Разведка әйтүе буенча, юлның ике ягында канау бар, ну бик сай икән, пластунски мүкәйләп барсаң гына башың­ны күтәрмичә, исән калуың бар, пуля тимәве бар. Тәвәккәләп киттек... Иң алдан ике разведчик китте. Тагын бер опасность бар иде. Ул канау да миналанган булуы бар. Ул нәрсәне белә торган солдатлар киттеләр алдан. Алар артыннан мин ординарец белән мүкәйләп киттем. Үзебез мүкәйлибез дә туктыйбыз, мина очмыймы дип тыңлыйбыз. Пу­лемет ул юлга методик атып тора. Тауны менеп җитәргә бер-ике йөз метр калгач, юлга күпер салынган, ул турыда канау юк, ачыкка чыгып мүкәйләргә кирәк. Мүкәйләдем, түз­мәдем, уңайлы урын эзләдем. Басып аякка йөгердем, алда тирән чокыр күрдем, анда төштем сикереп. Күпер астына барып кердем дигәндә мина шартлаган, аның ватыклары выж-выж итеп, баш очыннан очып киткәнен ишеттем, хәлем бетте. Көч калмады. Чокыр төбенә егылдым, минем арттан килүчеләргә тизрәк күпер астына керергә куштым. Ул урынны немецләр күреп тора, күрәсең, турыга атып безнең гаскәрне җәрәхәтли, үтерә тора. Без төшкәндә анда кешеләр бар иде, аларны ыңгырашып ятканын ишеттек, сүз дәшми ятканнарын да күрдек.

Әл-хәл итәргә өлгермәдек, минем бер разведчикны мина ватыгы тиеп җәрәхәтләде. Чокырдан чыгарга, тау башына бара торган юл кырыеннан мүкәйләп баруны дәвам итәргә дип боерык бирдем. Ул арада минем гаубицаларның снарядлары урман читендә, дош­ман пулеметы торган урында шартлауларын ишеттем. Дошман гаскәрләре аягүрә то­рып чигә башлаганнарын күрдек. Атудан туктадылар, без алга киттек.

Кайчак була бит шулай, үзе авыр да, түзелмәслек кыен да, шул ук вакытта үзе кү­ңелле дә. Нәкъ шундый тойгы килеп туды. Көн буе газап чигеп, берничә мәртәбә җан куркынычы кебек очраклар кичереп, тау башына менеп, андагы немец авылларын ал­гач, иксез-чиксез саф белән немецләрнең коралларын ташлап чигенә башлаганын күр­гәч. Төннәр йокланмаган, кайчан ашаганны хәтерләмим, ләкин тук та кебекмен, йокы да килми кебек, башың терәсәң, яки чак кына вакытка утырып торырга мөмкинлек туса, үзең дә сизми йоклап китүеңдә шик юк инде. Андый вакытта активлыгыңны югалтмаска, барысын да җиңеп чыгарга тырышасың.

Менә шулай итеп немецләрнең Висла суы буендагы оборонасын тар-мар итә баш­ладык, безнең һөҗүмгә түзә алмый, алар чигенә башлады. Ләкин коткарырга кирәк бул­ган шәһәрләр һәм авыллар алда бик күп әле. Ул көн уңышлы үтте.

Төнен дамба буена җитеп бер йортка кердек, аның цемент белән беркетелгән под­валы булды, төнен шунда төшеп торырга булдык. Ул подвал бер яктан уңай да, читтән очып килгән пуля һәм снаряд ватыклары тиярлек түгел, икенче яктан бик куркынычлы, әгәр дә төнен дошман һөҗүм ясаса, безне граната төшереп барыбызны да эштән чыга­рырга, үтереп бетерүләре бар. Шуның өчен икегә бүлендек, берничә кеше чиратлап под­валга төшеп ял иткәндәй була, калганнары өске катта дежурить итәләр, аның өстенә тышта часовойлар тора. Подвалда ял итәргә дип урын күрсәтсәләр дә, анда озак торыр­лык булмады, бик салкын, идәндә су, һавасы начар, юеш, тын алырлык түгел, шуның өчен тиздән өске катка чыктым. Батальон командиры белән иртәгелеккә план төзи тор­гач, таң атып өлгерде.

Дамбаның теге янында тагын бер йорт булган, анда безнең пехота халкы урнашкан югары катына. Түбән катның ишеге ябык булган, кагып карасалар да, ачучы кеше булма­ган. Анда, күрәсең, хәлдән тайганчы арыган, көче беткән немец солдатлары булган, ко-ралсыз-нисез. Ул таң аткач билгеле булды. Түбән каттан немецләр, югары каттан рус солдатлары бер үк вакытта чыга башлаганнар. Немецләр «рус, сдаюсь» дип кул күтәр­гәннәр, каршылык күрсәтмәгәннәр. Шулай булгач, безнең халык тегеләргә тими, кайтып китегез дип, чыгарып җибәргәннәр. Андый хәлләр бездә күп кенә булды. Чөнки главно­командующий приказы буенча мылтыгын ташлап, сугышмаска теләгән немецләргә ти­мәскә, өйләренә кайтарып җибәрергә мөмкин иде.

Ул йортта немец солдатлары унлап кына булган. Шулай да мин бер егерме минут черем итеп алдым әле. Баш җиңеләйгәндәй булды. Пешкән бәрәңге бирделәр, ашарга китерделәр. Алдагы көн сугыш көне башланды. Ашасаң да, ашамасаң да, ял итсәң дә, итмәсәң дә, алда торган бурычны үтәргә кирәк, ул сугыш законы. Нинди хәлдә булсаң да, хәлдән тайсаң да, башың әйләнсә дә, телләр бәйләнсә дә, үзеңне кулга алырга, приказны үтәргә, уңыш таләп итәргә кирәк. Эш приказда гына түгел, ил халкын дошман­нан коткарырга, газаптан котылдырырга зур уңышлардан соң, исән-сау кайтып китәргә, туган илеңне, күршеңне азат иткәч, рәхәтләнеп, тынычланып ял итәргә. Аларның бары­сы да әйтмичә дә билгеле инде.

Шулай итеп, Польша илен азат итү, немецләрне Восточная Пруссия группаларына һөҗүм итү бик җитди рәвештә барды. Висла суының көньягында берничә шәһәрне азат иттек, көн дә алга бардык, ул елганы шәрык ягына салынган Грауденц шәһәре нык бер­кетелгән, крепостьле кала иде, елганың икенче ягыннан ул шәһәрне узып, көньяктан әйләндереп алып, байтак алга киттек. Грауденц шәһәре бездән артта калды. Имеш, ан­да немецләр бик нык каршылык күрсәтәләр икән, дип ишеттек. Висла елгасы буенча һөҗүм иттек. Авылларны һәм вак-төяк шәһәрләрне өч көн буенча күп кенә бик зур су­гышларда катнаштык...

Элекке көн кич приказ алган идем. Командир дивизиона җәрәхәтләнгәнме, нигәдер стройдан чыккан. Аның урынына командующий дивизион белән командовать итәргә дип приказ биргән... Ике батареяны аякка бастырып юлга чыгарга, беренче батареяны та­бып, приказны җиткертергә дип боерык бирдем. Ул эшкә бик ышанычлы, тәҗрибәле, находчивый разведчикларны билгеләдем. Ул арада гаскәр уянып аякка басты. Тәрәзә һәм ишек ачык булгач, йокылары әзрәк ачылган күрәсең, нәрсә әйткәнне аңларлык хәл­гә килгәннәр. Сугыш вакытында түзә, үзеңне кулга ала белмәсәң, үзең үз башыңа җитү­ең бар. Әгәр менә шулай йоклаганда, дошман разведкасы килеп, берничә граната таш­ласа, гаскәрдән юеш урыны гына калачак бит.

Тышта часовойлар торса да, үзеңне онытырлык хәлгә килеп йокларга ярамый. Бит ел буена иң алгы сафта, пехота белән бергә һөҗүм иткәч, һәрвакыт куркыныч хәлдә яшәгәч, егерме минутлап кына йокларга күнектем, сугыш беткәч, тыныч тормыш тугач та, шул гадәтне ун еллар буена ташлый алмадым. Төнен егерме минут йоклыйм да уя­нам, егерме минут йоклыйм да уянам. Шулай булса да хәл кергән кебек була. Кайчан, бик авыр вакытларда биш минут йокласаң да, бераз хәл кергән кебек була иде. Монда ятып йоклау хакында сүз бармый, нинди, кайда, ничек туры килә, аяк өсте, терәлгән килеш, яртылап утырган килеш. Кыскасын әйткәндә, сугыш вакытында йокы мәсьәләсе бик мөһим, гаскәр ашамаска риза була кайчан, йокламый түзә алмый. Шулай итеп бүген ашсыз да, йокысыз да калдык. Билгеле инде, ул бүген генә түгел, атналар, айлар буена шул хәл.

Юлга чыктык. Төн караңгы, ай да юк, йолдыз да юк, машиналарның лампаларын яктыртырга да ярамый, карта буенча приказда күрсәтелгән юлдан бара башладык. Таң атар алдыннан бер тирән чокыр аркылы салынган күпер аркылы чыгарга кирәк булды. Шуңарга барып җитәр алдыннан туктарга боерык бирдем. Разведчикларны күпердә ми­на юкмы дип карарга куштым, тиздән килеп әйттеләр, күпергә керер алдыннан бер зур мина куелган, күперне балкаларыннан карарга куштым, анда тапмадылар.

...Бу бәладән котылгач, эчтән генә ура кычкырып, иркен сулыш алып, кешеләрне барлап, коралларны тикшереп, машиналарны заводить иттек тә алга киттек. Авыл ягын­нан килә торган тавыш туктамады. Без исән-сау үттек күперне, арттан куып килүче бул­са дип, һөҗүм итүчеләргә каршы җавап бирергә хәзер булырга боерык бирдем. Бераз киткәч, кичә пешкән ит искә төште. Эх, әзрәк ашасаң иде дигән тойгы туды. Ну, приказны үтәү беренче планда иде. Менә ничек була ул!

Соңыннан ишеттем, ул күпер янына мина куеп безнең бер ротага һөҗүм ясаганнар немецләр, байтак кына җәрәхәтләнүчеләр булган.

Сугыш кораллары, кешеләр исән калдылар, ләкин күрсәткән сәгатькә һөҗүм мәйда­нына гаубицаларны җиткерсәм дә, урын хәзерләп, атарга, ут алып барыр хәлгә китереп җиткерелмәгән Хазарян. Мин туп-туры пехота полкының командиры полковник Белоу-совка бардым, аның белән бергә безнең полкның командиры ярдәмчесе дә бар иде. Нигә кичегеп килгәнем, дивизион ни хәлдә икәнне белдереп рапорт бирдем. Алар дамба буенда төрле приборлар белән дошман күзәтеп торалар иде. Мине чакырып алдылар да, немецләрнең орудиесе кайдан атканын күрсәттеләр. Пехота гаскәрләре Висла елга­сын форсировать итеп, шәрык ягына чыккан, алга баралмый яткан, чөнки бер яктан, куаклык арасыннан, немец пулеметлары ата, икенче яктан, ачык позициядән аларның артиллерияләре ата. Аларны тар-мар итәргә кирәк.

Пехота алга китте. Радио аркылы Хазарян һәм беренче, икенче батареяларның ут мәйданнарындагы өлкән командирлар белән элемтә тотарга кирәк дип боерык бирдем. Берничә минуттан Хазарян тавышы чыкты. «Мин хәзер ут ачарга, булган гаубицалар урынына куелган, атарга кирәк булган нәрсә барысы да хәзер», - диде. Шатлыгымнан күземнән яшьләр китте. Беренче һәм икенче батареяларның рапортын тыңлап тормый, ябык позициядән ату өчен хисап чыгара башладым, прибор буенча тагын карадым. Ки­рәк булган билгеләрне картага сызып куйдым. Дистанция тикшердем, җилнең кайсы як­тан искәнен белдем, ул яннан иде, оча торган снарядны икенче якка алып китүе бар. Шуңа күрә, поправка керттем.

Хазарянның берничә сорт снаряды бар иде. Ябык позициядән атып, туры итеп тиде­рү хисапны яхшы чыгарудан гына килми, снарядның нинди икәнлегеннән дә килә. Порох коры булган снаряд хисап буенча куйган угломер белән атса, нәкъ кирәкле урынга тө­шеп шартлый. Андый снарядлар күп түгел иде. Бик кирәк вакытта гына мин алар белән ата идем. Устав буенча, пристрелка ясарга кирәк, аңарга унлап снаряд нормасы куел­ган. Минем беренче снаряд пехотага алга барырга бирми торган орудиедан ерак түгел урынга барып шартлады, аның ут позициясеннән бер-ике кеше йөгереп чыгып киттеләр. Радио телефонын алдым да, «Хазарян, аңладыңмы?» - дип нинди поправка кертергә, нинди снаряд белән атарга боерык бирдем. Ул сүз безнең алдан сөйләшеп куелган иде, бер-беребезне аңлыйбыз. Барыбыз да тыңлап торабыз, икенче снаряд кайчан төшеп шартлар дип. Дьяченко - полк командиры ярдәмчесе стереотрубадан, без бинокльдән карап, орудие позициясен күзәтеп торабыз. Бервакыт Дьяченко сикереп торды да, үзе безне чакыра, үзе бии, килеп мине кочаклап үбә башлады. Нәрсә булды дип торам, пол­ковник Белоусов та килеп мине кочаклап сикерә, мине күтәрә, шатлыгыннан нинди сүз­ләр әйтергә белми.

Икенче снаряд орудие өстенә төшеп ярылды да, аннан нәрсәләрдер күккә күтәрел­де, снарядлары шартлады ахры, бик зур тавыш чыкты. Шуннан соң, пехота гаскәрләре күтәрелеп, «ура» кычкырып, Грауденц шәһәренә барып керделәр. Моңардан бөек, мо-ңардан рәхәт шатлык булырмы? Сөйли алмыйм, күздән яшь килә, үзем тотлыгам, кал­тыранам, нәрсә эшләргә дә белмим. Шул хәлдә бераз торгач, уң яклап бара торган пе­хота гаскәрләре алга барудан туктадылар, җиргә яталар. Кайдадыр агач куагы артында немец пулеметлары ата, күрәсең, алга барырга бирми. Полковник Белоусов миңа ра­йонны күрсәтте, мин беренче һәм икенче батареягә яңадан ату өчен хисап чыгардым, гаубичный батареяның утын күчерергә хисап чыгарып, боерык бирдем бер орудиедән берәр снаряд җибәрергә дип. Пулеметлар күзгә күренеп тормагач, туры итеп атарга, аларга тидерергә җиңел эш түгел. Беренче снарядлар шартлаганың күргәч, булган ору­диелар белән дә шул хәзерләгән хисап буенча залп бирергә куштым. Ләкин пулеметлар һаман ата. Шул вакытта куаклар артында бер кеше кыймылдаган кебек булды. Шул урынга атарга хисап ясап, сразу ике залп бирергә куштым. Ни күрим, ул куак арасында исән калган немецләр чыгып шәһәргә таба йөгерә башладылар. Элек бер биш кеше генә иде, бара торгач, бик күп булып китте, барысы да акны-күкне карамый чигенә башладылар. Пехота гаскәрләре торып, «ура» кычкыра-кычкыра тегеләр артыннан куа башладылар.

 

РЕЗЮМЕ

Публикация Н. Сулейманова посвящена профессору КГУ, ветерану Великой Отечест­венной войны И. Сулейманову (1904-1973). Здесь же приводятся отрывки из его воспо­минаний.