2005 2

Шђџђрнећ гамђли џђм мђгънђви мђркђзе

Казан кремле тарихы шулкадђр бай џђм гыйбрђтле ки, аныћ њзе турын­да гына да, мљгаен, бљтен бер ки­тап язарга мљмкиндер. Шулай булмыйча, ул бит Казанныћ моннан мећ ел чамасы элек њк беренче ташы салынган урыны, сђнгатьчђрђк итеп ђйтсђк, аныћ йљзек кашы, гамђли кендеге. Хђзер исђ — шђџђрнећ генђ тњгел, бљтен республика­ныћ дђњлђти њзђген тђшкил иткђн, чал та­рих рухы белђн эретелгђн бљтен бер мђџабђт џђйкђл — корылмалар ќыелма­сы.

Белгечлђр фаразынча, «кремль» та­тарча «кирмђн» сњзеннђн ясалган, ханлык дђверендђ башлыча «кальга» (ныгытма, замок мђгънђсендђ), патша Россиясе чо­рында «крепость» дип йљртелгђн. Казан шђџђренећ џђр ќђџђттђн њзђге буларак, ул, џичшиксез, аерым, тђфсилле хикђ­ялђњгђ лаек.

Кремльнећ оешу џђм њсњ тарихын шартлы рђвештђ биш дђвергђ бњлеп ка­рау дљресрђк булыр. Аныћ беренчесе — нигезлђнгђн вакытыннан алып ханлык башкаласына ђйлђнгђн, икенчесе — хан­лык хљкем сљргђн, љченчесе — Россия составына кергђн, дњртенчесе — совет, би­шенчесе — без шаџитлары булган хђзерге чорларны њз эченђ ала. Беренче дђвер турында мђгълњматыбыз бик чик­ле. Ул хакта без асылда археологик табыл­дыклар нигезендђ генђ хљкем йљртђ ала­быз. Соћгы елларда кремль территория­сендђ њткђрелгђн казу эшлђре вакытында тљгђл даталары билгеле булган салтово-маяк (элгђре болгарлар чоры) культура­сына караган балчык савыт-саба, сердо­лик, гђрђбђ џђм пыяладан эшлђнгђн му­енса тљймђлђре, бакыр белђзеклђр, каеш прђшкђсе, ат йљгђне бизђге, тимер ук оч­лары џ. б. ђйберлђр килеп чыкты. Ђ менђ кенђз Вацлав тарафыннан 929-930 елда Прага шђџђрендђ сугылган чех кургаш тђћкђсе (денарие) чын мђгънђсендђге могќизага ђйлђнде. Галимнђрнећ бердђм фикере буенча, Казан кремлендђ табыл­ган ђлеге џђм башка тљр ђйберлђр безнећ ерак бабаларыбызныћ бирегђ X гасыр башларында килеп, кальга салып утыру­ларын раслый.

Ђйтергђ кирђк ки, хђзерге кремль урыны (ягъни шђџђрнећ маясы) бабала­рыбыз тарафыннан даџиларча дип ђйтер­лек зирђклек белђн сайлап алынган. Бу тљбђк яшђњ џђм дошманнардан саклану љчен менђ дигђн табигый крепость вази­фасын њтђгђн. Чљнки кальганы берничђ яктан текђ кыялар, тљньяктан ул вакытлар­да тирђн џђм кић сулы Казансу елгасы, кљнбатыштан сазлыкларны кисеп аккан Болак, кљньяктан џђм кљнчыгыштан њтеп чыккысыз урманлы чокыр-чакырлар, књллђр боќрасы, куе кара урманнар џ. б. књп санлы киртђлђр саклаган.

Казан ханлыгы чорында (1439-1552) кремльдђ инде эчке џђм тышкы кальгалар барлыкка килђ, аларга таза агач диварла­ры џђм биек књзђтњ-саклану манаралары булган калачык (посад) килеп сыена, бо-ларга исђ берничђ яктан бистђлђр килеп терђлђ. Шђџђр џђм аныћ кремле турында XVI гасырда яшђгђн билгесез автор њзенећ «Казан тарихы» дигђн хезмђтендђ болай дип язган: «Казан шђџђре чамадан тыш нык, таш кыяга охшаш, аныћ стена­сы тулы имђн бњрђнђлђрдђн буралган, ђ арасына лђм белђн эре ком тутырылган». Кремльдђ њз дђрђќђсен белеп, мђгърур кыяфђт белђн басып торган купшы сарай­ларны, биек манараларын књккђ чљйгђн таш мђчетлђрне, сырлап-бизђклђп тљзел­гђн, тљсле керамика белђн зиннљтлђнгђн биналарны њзђн ягыннан књзђткђн шђџђр кунаклары ислђре китеп тамаша кылган. Хђтта каланы алырга, ќимерергђ дип яу белђн килгђн Мљдџиш Иван белђн воево­да Андрей Курбский да Казанныћ гњзђл манзарасына соклануларын яшерђ алма­ган. Галимнђрнећ фараз кылуынча, кремльдђ «Зур», «Нургали», «Аталык», «Тљмђн» џ. б. исемдђге капка манарала­ры књтђрелеп торган.

Казанныћ XVI гасыр теркђњ кенђгђ­сендђ хђзерге Благовещение соборы кар-шындарак известьле таш џђм кирпечтђн салынган, берничђ бина џђм пулатны њз эченђ алган хан сарае искђ алына. Сарай белђн янђшђдђ књп санлы манаралары белђн берничђ зур мђчет калыккан. Алар арасында њзенећ зурлыгы, мђџабђтлеге џђм зђвыклы эшлђнеше белђн биш (кай­бер мђгълњматлар буенча: сигез) манара­сын књккђ тљбђгђн Кол Шђриф ќамигъ — шђџђрнећ баш мђчете аерылып торган. Аћа берьюлы мећнђн артык кеше сыйган. Мђчет каршында бљтен Казан ханлыгын­да гына тњгел, башка иллђрдђ дђ мђшџњр сђед (дин башлыгы) џђм мљдђррис (дђрес бирњче) Кол Шђрифнећ атаклы мђдрђсђсе урнашкан.

Кремльнећ ић шљџрђтле џђм серле биналарыннан берсе — Хан мђсќеденђ (књбрђк Сљембикђ манарасы буларак мђгълњм) кићрђк тукталу гадел булыр. Инде легендага ђйлђнгђн, бихисап давыл­лы вакыйгаларныћ њзђгендђ кайнап, алар-ныћ телсез шаџиты булган бу гаќђеп мо­нументныћ Казан ханлыгы чорында тљзе­лње (1500-1535 елларга ишарђлђр бар) миндђ бернинди шик уятмый. Моныћ шулай икђнен Н. Г. Ханзафаровныћ «Сим­волы Татарстана (мифы и реальность)» (Казан, 2001) џђм Габбас Мљхђммђдшин-ныћ «Семь степеней минарета «Сююмби-ки» (Казан, 2003) дигђн китапларын укы­гач тђмам инанасыћ. Бу ућайдан љч-дњрт кенђ дђлил китерђбез. Ђгђр, кайбер рос-сиячел чыганакларда књрсђтелђгђнчђ, бу манара XVIII гасырныћ беренче ярты­сында тљзелгђн икђн, нигђ бу хакта сыћар документ та сакланмаган? Аныћ «чордаш­лары», хђтта аларны тљзњчелђре турында мђгълњматлар да бар бит. Россия дђверендђ руслар тарафыннан корылган икђн, бу тљзе­лешне Казан татарлары да књзђткђн булыр­га тиеш. Шунлыктан руслар салган бина тљбенђ тђкъва мљселман татары дога кы­лырга берничек тђ килђ алмый. Хђлбуки, ул моны, мђчеткђ хисаплап, гасырлар буена эшли. Љченчедђн, «њзлђре» бина кылган шундый мђџабђт корылмага татарныћ шан-лы-шђњкђтле заманнарын хђтерлђткђн «Сљембикђ» исеме бирергђ рус хакимияте­нећ башына тай типмђгђн лђ! Шунысы мљџим: 1894 елда Санкт-Петербургта ба­сылган Ф. А. Брокгауз џђм И. А. Ефрон эн­циклопедиясендђ Сљембикђ манарасы — татар ханлыгы чорыннан сакланып калган бердђнбер бина дип књрсђтелгђн. Менђ туларны яхшы аћлап, Ленин хљкњмђте 1918 елныћ 30 январендђ Сљембикђ манарасын њз хуќаларына, ягъни татарларга «кайта­рып бирњ турында» карар чыгарган да инде.

Манараныћ нигез мђйданы 140 кв м., биеклеге 58 м. Пропорциялђрнећ искит­кеч тљгђллеге аћа гаќђеп тљзеклек, гармо­ниялелек бирђ, ул безне књћелгђ ятышлы гадилеге џђм шул ук вакытта мигъмария (архитектура) формаларыныћ камиллеге белђн таћ калдыра. XX гасыр башына ма­нара шактый туза. Нигез асты грунтыныћ тыгызлануы, тигезле-тигезсез утыруы, ќир асты суларыныћ тискђре йогынтысы аркасында ул кљнчыгышка таба 1,14 метр­га авыша. Хђзер исђ корылманыћ вертикаль књчђреннђн тайпылышы 1,9 м тђшкил итђ. Шунлыктан «Сљембикђ» дљньяда ић «аву-чан» манара булып хисаплана. XX гасыр­ныћ икенче яртысында џђм азагына таба «Хан мђсќеде»н тљзеклђндерњ буенча књлђмле эшлђр башкарылды. Белгечлђр фи-керенчђ, аћа аву куркынычы ђлегђ янамый.

Сљембикђ манарасыннан башка кремль­не генђ тњгел, Казан шђџђренећ њзен дђ књз алдына китереп булмый. Париж љчен Эй­фель башнясы, Нью-Йорк љчен Азатлык џђйкђле, Мђскђњ љчен Василий Блаженный чиркђве ни булса, Казан шђџђре љчен Сљем­бикђ манарасы да шундый ук статуска ия. Икенче тљрлерђк ђйткђндђ, Сљембикђ ма­нарасы — Казан каласыныћ символы ул.

Лђкин бу мђџабђт корылма Казан хан­лыгы чорыннан калган бердђнбер џђйкђл тњгел. Аныћ янђшђсендђге «сарай чиркђ­ве» («дворцовая церковь») исемен алган бина ђњвђлге Нургали мђчетенећ варисы булып тора. Ягъни мђчет яки аныћ берен­че катлары соћыннан чиркђњ сыйфатына китерелгђн.

1552 елныћ азагыннан кремль язмы­шында љченче дђвер башлана. Кала Мљдџиш Иван гаскђрлђре тарафыннан алына џђм нигезенђчђ диярлек ќимерелђ. Ќимерелњ-шартлатулар, ут тљртеп янды­рулар нђтиќђсендђ иске Казан, шул исђптђн кремльнећ таш џђм агач корыл­маларыннан бик аз нђрсђ генђ имин кала яисђ хђрабђ хђленђ килђ. Ђмма Казанныћ стратегик ђџђмиятен яхшы аћлаган Гроз­ный хљкњмђте тиз арада аны (инде хрис­тиан шђџђре буларак) аякка бастыру эшенђ керешђ. XVI гасырныћ азагында ук инде кремль бњгенге кыяфђтенђ тартым тљс ала башлый. Башта барлык корылма­лар да агачтан ашык-пошык кына тљзелђ. Мђсђлђн, кремльдђге Благовещение собо­ры љч, Спас чиркђве бер кљн эчендђ љеп куела.

Тарихи чыганакларга караганда, 1556 елда Казанга Постник Яковлев (Барма) џђм аныћ ярдђмчесе Иван Ширяй ќитђк­челегендђге Псков ташчылары артеле килђ. Алар зур књлђмле тљзњ эшлђре баш­лап ќибђрђ. Тиз арада таштан кремльнећ кљньяк стеналары, њтеп йљрмђле Спас, Преображенский, Тайницкий манарала­ры, Воскресенск капкасы џђм шулай ук яћа Благовещение соборы џђм Спас «кап­ка љсте» («надвратная») чиркђве салына. Бњгенге кљндђ кремльнећ тљньяк-кљнчы-гыш љлешендђ зур мђйдан билђп торган Благовещение соборы ќимерелгђн Кол Шђриф ќамигъ мђчете нигезендђ утыра дигђн мђгълњматлар бар. Соборныћ ниге­зенђ мљселман кабер ташлары салынуы бу версияне куђтли генђ.

XVII гасыр башында агач стеналары тулысыћча таш диварлар белђн алмашты­рыла, 13 манара (бишесе њтеп йљрмђле) ко­рыла. Хђзер аларныћ сигезе сакланып кал­ган. Шул ук вакытта ханлык чорыннан кал­ган бина-харђбђлђр дђ љлешчђ сафка баса. Мђсђлђн, џљќњмнђн соћ шактый тљзек кал­ган Нургали мђчетен џђм ярым ќимерек хан сараен хђрби склад итеп ќайлаштыралар. Инде ђйткђнебезчђ, беркадђр соћрак ђлеге мђчетне сарай чиркђве (дворцовая церковь) итеп њзгђртеп коралар.

Кремль чын мђгънђсендђ крепостька ђйлђнђ. Авыр капкалар шалтырап бик­лђнђ, књтђрелмђ књпер чылбырга асыла, тљнлђ факеллар яндырыла, стена љслђ­рендђ коралланган укчылар («стрельцы») кизњлек итђ. Шућа књрђ 1774 елныћ июлендђ Е. И. Пугачевныћ кремльне ала алмавы бер дђ гаќђп тњгел. Тагын шуны­сы бар, XVII гасырныћ урталарында татар­ларга шђџђрдђ инде књренергђ яраса да, крепостька (ягъни, кремльгђ) њтеп керњ њлем куркынычы астында катгый тыелган бул­ган.

Кремльнећ тљп мигъмарият џђйкђл­лђреннђн берсе — ак таштан салынган њтеп йљрмђле Спас башнясы. XX гасыр башынача ул сыћар гљмбђзле «капка љсте» чиркђве белђн бер комплекс тђшкил иткђн. Кремльгђ керњ чиркђњ аша гына мљмкин булган. XIX гасыр башларынача башня алдында књтђрелмђ агач књпер тор­ган. Ул кремльнећ кљньяк стеналары буй­лап њткђн тирђн чокыр љстенђ салынып, «кирђк вакытта» крепостьне шђџђрдђн аерган. Спас башнясы нигездђ XVI гасыр­да ук тљзелеп бетсђ дђ, бњгенге кыяфђтенђ XVIII гасыр башларында гына керђ џђм ђле XIX йљздђ дђ камиллђштерелњен дђвам итђ. XVIII йљзнећ икенче яртысын­да манарага музыка уйнаучы сђгать куе­ла. Сђгатьнећ њзенчђлеге шунда, ук ци­ферблат тирђсендђ тњгел, ђ циферблат хђрђкђтсез торган ук тирђсендђ ђйлђнђ торган була. Шул ук гасырныћ азагында бу сђгать урынына бик зур механизмлы гадђти сђгать урнаштырала. 1963 елда аны электр сђгате алмаштыра.

Революциягђчђ чорда манараныћ «баш тњбђсе»ндђ Россия империясенећ дђњлђт символы — ике башлы каракош «оя кора». 1917 елгы Февраль революци­ясе вакытында ул алып ташлана. 1930 елда шпильгђ урак белђн чњкеч урнаштырыла. 1963 елдан алар урынын диаметры 2,7 метрлы џђм авырлыгы 1,3 тонналы алтын­га манчылган йолдыз ала. Бњгенге кљндђ Спас башнясыныћ биеклеге 47 м чамасы тђшкил итђ.

1845-1849 елларда Мђскђњ архитек­торы К. А. Тон проекты буенча кремльдђ губернатор сарае тљзелђ. Ул нигездђ элек­ке хан сарае урыны белђн тђћгђл килђ. Архитектура ягыннан књркђм џђм мђџа­бђт бу бинада 1917 елгы Февраль рево­люциясеннђн соћ эшче, солдат џђм крес­тьян депутатларыныћ Казан Советы эшли. 1990 елларга кадђр биредђ ТАССР Юга­ры Советы Президиумы џђм ТАССР Ми­нистрлар Советы урнашкан иде. Хђзер исђ ул — Татарстан Республикасы президен­ты резиденциясе.

Љстђн караганда кремль диварлары сы­зыгы тљгђл булмаган «књппочмаклык»ны хђтерлђтђ. Бу тљгђлсезлек кремль урнашкан калкулык конфигурациясе белђн бђйле. Кремльнећ тљньяктан кљньякка таба озын­лыгы 575 м чамасы. Кљнбатыштан кљнчы­гышка сузылган ић зур кићлеге — 257, кљньяк дивар буендагы ић тар урыны — 170 м. Диварларныћ тышкы периметры 1,8 км га, кремльнећ мђйданы 12,4 гектарга ќитђ. Ђлеге саннарны китерњнећ хикмђте шунда, мондый зур, мђџабђт кремле булган шђџђрлђр Россия Федерациясендђ бармак белђн генђ санарлык.

Совет чоры кремльдђге биналар сакла­нышына, алардагы символларныћ торышы­на зур њзгђрешлђр алып килђ. Ђле 1917 ел­ныћ 16 сентябрендђ њк (ягъни Вакытлы хљкњмђт заманында) Мљселман хђрби шурасы карары нигезендђ Сљембикђ ма­нарасы шпиленнђн ике башлы каракош алып ташлана. Аныћ урынына шунда ук ай кую планлаштырылган булса да, кар­шы кљчлђр моћа ирек бирми. Совет влас­те карары нигезендђ манара татар «хез­мђт иялђре»нђ кайтарылып бирелгђч (1918 ел, 30 январь), шул ук елныћ 8 мартын­нан аныћ тњбђсен ай бизи башлый. Димђк, корылмага мђгълњм дђрђќђдђ Хан мђсќеде статусы бирелђ. 1930 нчы елларда дингђ, гыйбђдђт йортларына аяусыз џљќњм баш­лангач, Сљембикђ манарасындагы ай да юкка чыга. Бу хђвефле чорда кремль эчен­дђге чиркђњлђр дђ зур зыян књрђ, шактые сњтелђ, ић мђџабђт Благовещение соборы байтак корпус џђм янкормаларыннан «ко­лак кага». Лђкин совет власте елларында да бу соборныћ тљп рухи-идеологик мђгънђ­сенђ хилафлык килми: аныћ гљмбђзендђге алтынланган зур тђрелђре сакланып кына калмый, бђлки ђле исламны гђњдђлђндергђн айларны басып-сытып тора.

Совет власте елларында Спас башня-сына мљнђсђбђтле њзгђрешлђрне инде љлешчђ књрсђтеп узган идек. Бу чорлар­да ул кремльнећ генђ тњгел, бљтен Казан шђџђренећ «визит каточкасы»на ђйлђнде­релгђн иде. Алтынга манчылган йолдызы Мђскђњ кремле рубин йолдызларыныћ нурын чагылдыручы символ буларак тђкъдир ителде. Манарага электр сђгате, вакытны суга торган чаћ куелуы зур тан­танага ђйлђндерелде. Бу хакта матбугат, радио књп шаулады. Кичлђрен џђм тљн­нђрен чаћ сугуы кызыл балкыш фонында яћгырап килде.

СССР таркалганнан соћ булган соћгы чорда кремль ансамбленећ «чырае»на яћа тљсмерлђр кунды. Бу процесска Татарстанныћ дђњлђт суверенлыгы игълан итње дђ њз тамгасын салды. 1990 еллардан соћ њткђрелгђн тљзеклђндерњ эшлђре вакытын­да Благовещение соборыныћ тђрелђре имгђткђн айлары алынып, православиенећ њз символикасы гына калдырылды. 1990 елныћ 24 августында Сљембикђ манарасы­на ай кую турында ТАССР Министрлар Советыныћ махсус карарына кул куелды. Шул карар нигезендђ Татарстан дђњлђтче­легенећ њзенђ књрђ бер билгесенђ, хђтта символына ђйлђнгђн манара 1990 елныћ 26 сентябрендђ алтын тљсендђге ай урагы белђн бизђлде. Бу гамђл 1930 еллардан бир­ле хљкем сљргђн гаделсезлеккђ, ниџаять, чик куйды, манараны њзенећ табигый халђтенђ кайтарды.

Тарихи гаделлекне торгызу бу акт белђн генђ чиклђнмђде. Бераздан чират Казанныћ ић гњзђл мигъмарият корылмаларыннан џђм гыйбадђт йортларыннан булган Кол Шђриф ќамигъ мђчетенђ дђ килеп ќитте. Татарстан Республикасы президенты 1995 елныћ 13 ноябрендђ 1552 елда юкка чыгарылган гай-бадђтханђнећ варисын тљзњ турындагы ка­рарга кул куйды. Кол Шђриф мђчетен тљзњ эшлђрен 1996 елныћ ахырында башланып китте џђм хђзер инде тљгђллђнеп килђ. Бер­ничђ купшы џђм шђмдђй тљз манарасын књклђргђ чљйгђн бу мђџабђт мђчет кремль­нећ генђ тњгел, бљтен Казан шђџђренећ дђ књрке булып ераклардан балкып тора џђм, гњяки ђче тарих сабакларыннан гыйбрђт алырга чакырып, тынсыз гына вђгазь укый.

Кремль диварлары эчендђ тагын Татар­станныћ тљрле вазифалар башкаручы юга­ры дђњлђт учреждениелђре, министрлык­лар, музейлар, ќђмгыяте хђйрия фондлары урнашкан књркђм биналар бар. Алар чор­лар «кисеше»нећ чатында торган корылма­лар буларак, њзлђре билђгђн тљбђкнећ аерылгысыз љлешен тђшкил итђ, гомуми мђџабђтлек манзарасына љстђмђ камиллек бирђ.

Кыскасы, безнећ хикђялђвебезнећ максаты булган Казан кремле замандаш­ларыбыз књз алдына гаќђеп истђлекле, бердђм архитектура џђм культура ансам­бле булып килеп баса.

 

Равил Ђмирхан,

тарих фђннђре докторы

 

РЕЗЮМЕ

Статья посвящена тысячелетней истории административного и духовного центра Ка­зани — ее Кремлю. В публикации поднимаются разнообразные пласты и особенности развития этого комплекса с точки зрения архитектурной, смысловой и культурной значи­мости.

В оформлении с. 46 использовано фото Р. Забирова.