2005 2

Татарларныћ сармат бабалары

(бњлђр, ќурматы, тазлар кабилђлђренећ ерак тарихыннан)

 

Татар этник тарихыныћ безнећ эра­ныћ бер мећенче елда булган дђве­ре фђнни тикшерелњ дђрђќђсе эзлек­ле рђвештђ алып барылмый. Бабаларыбыз булып саналган скифлар, сарматлар, џун­нар, борынгы тљреклђр, угызлар, болгар­лар, Хђзђрлђрнећ тарихлары буенча соћгы гасырларда археологлар, тарихчылар, эт­нографлар тарафыннан ачылган фактик яћалыкларны гомумилђштереп дљньяга чыгару эше бик сњлпђн бара. Чљнки интег­рация дип књп сљйлђнелсђ дђ, идеология дигђн кыршау, фђнни ачышларныћ кић ќђмђгатьчелеккђ барып ќитњенђ киртђ бу­лып тора. Шул сђбђптђн тарих фђненећ аћа эргђдђш чыганакчылык белеме, археоло­гия, этнография, эпиграфика, сђнгать љлкђсендђ булган казанышлары белђн бул­ган бђйлђнешлђре канђгатьлђнерлек дђрђ­ќђдђ књрсђтелми.

Шундый ќитешсезлеклђрдђн берсе та­тар археологиясенђ кагылышлы казаныш­ларны тарихчыларыбызныћ файдалануы џђм њз хезмђтлђренђ кертње артта калудан килђ. Мђсђлђн, шушы сђбђплђр нигезендђ Кљнчыгыш Европа кићлеклђрендђ безнећ эрадан элек IV нче, безнећ эраныћ IV га­сырларында хакимлек иткђн сармат кабилђ­лђренећ тарихы, аларныћ бњгенге, књр­сђтелгђн регион халыкларыныћ этник та­рихында тоткан урыны хакында тулы тик­шерелеп бђян ителгђн хезмђтнећ булмавы — шул артталыкныћ билгесе.

Хђтта ки, шушы артталык аркасында соћгы елларда тарихны фальсификациялђњ тенденциясе књтђрелђ башлады. Археоло­гик ќђџђттђн сарматлар мирасы Татар­станда џђм Кљньяк Уралда шактый дђрђ­ќђдђ љйрђнелгђн1. Лђкин аларны тикшереп чыгудан тыш анализ ясауда кимчелеклђр књренђ. Ђлеге кимчелеклђрнећ хђзергђ ић ђџђмиятлесе — сармат культурасыныћ, археологик казылмалар књрсђткђнчђ, вари­сы булган Имђнкискђ культурасына мљнђ­сђбђттђ књренђ. Имђнкискђ археологик культурасы фђндђ XX гасыр уртасыннан соћ мђгълњм булып танылган љлкђ. Аны башта археолог-галимнђр A. X. Халиков, П. Н. Старостин, А. П. Смирнов, Н. Ф. Ка­линин, Г. И. Матвеева, E. П. Казаков, Р. Г. Фђхретдинов џ. б. љйрђнђ башлап, бу истђлеклђрне сарматлар калдыруы турын­да нигезле бер фикер барлыкка килде. Ђлбђттђ, башлангыч дђвердђ Имђнкискђ культурасы вђкиллђренећ этник чыгышла­ры хакында капма-каршы фикерлђр дђ бу­лып алды. Мђсђлђн, Казан археологлары А. X. Халиков џђм П. Н. Старостин бу куль­тураны башта тљркилђргђ бђйлђп караса­лар да, соћыннан, фикерлђрен њзгђрттелђр, беренчесе имђнкискђлелђр — балтлар, икенчесе славяннар дигђн нђтиќђгђ кил­делђр2. Археолог Е. П. Казаков имљнкискђ-лелљрне тљрки сарматларныћ угорлашкан варислары дигђн фикердђ тора. Аныћ фи­кере Имђнкискђ культурасыныћ VII гасыр­да юкка чыгып, аныћ урынына Кушнаренко культурасы (угор) барлыкка килњ белђн аћлатыла.

Имђнкискђ культурасын хасил итњче сарматлар IV гасырныћ соћгы чирегенђ кадђр Арал дићгезенећ Кљнчыгыш ягында яшђгђннђр, џуннар џљќњме вакытында (IV гасырда) њзлђренећ ќђйлђњлђре булган Кљньяк Уралга китђлђр3. Бу ќирлђрдђ алар аз санлы угорлар белђн аралашып Урта Идел буйларына кадђр таралып урнашалар. Сарматлар янына Идел-Урал арасына VI гасырныћ икенче яртысында Тљрки ка­ганаты тљзелњ дђверендђ угорларныћ яћа бер зур дулкыны књчеп килђ џђм алар тђ­эсирендђ соћыннан Имђнкискђ археологик культурасы югала4. Е. П. Казаков тикшере­нњлђре буенча ђлеге дђверлђрдђн калган сармат каберлеклђрендђ табылган предмет­лар арасына сарматларга хас њзенчђлекле культура элементлары белђн бергђ угорлар-га хас ђсбаплар да килеп керђ. Галим ул ка­берлеклђрне калдыручыларны «поздние сарматы» (соћгы сарматлар) дип атый. Соћ­гы сарматлар Имђнкискђ культурасын тљзњче тљп кавем була.

Имђнкискђ культурасына исем берен­че мђртђбђ Татарстанныћ хђзерге Лаеш районы Имђнкискђ авылында табылган ар­хеологик культура њзенчђлеклђреннђн чы­гып бирелгђн5.

Имђнкискђ археологик культурасы си­стемалы итеп археолог П. Н. Старостин та­рафыннан љйрђнелде. Аныћ 1967 елда чык­кан хезмђтендђ бу культурага кагылышлы 336 археологик казылма урыны тђгаенлђ­неп књрсђтелђ6. Соћгы еллардагы табыш­ларны да исђпкђ алганда Имђнкискђ архео­логик калдыкларыныћ табылу урыннары 400 берђмлектђн артык санала. Сармат культурасыныћ эзлђре сакланган географик љлкђнећ чиклђре бњгенге кљндђ Пенза љлкђсе Ока елгасы буйларыннан алып Кљньяк Уралга хђтле ќђелгђн Идел-Урал буйларында IV-VI гасырларда мђгълњм бул­ган сармат доминанты булган культураны фђндђ янђ дђ Имђнкискђ — Турбаслы исе­ме белђн дђ тђгаенлилђр. Чљнки Кљньяк Уралда сарматлар нигезлђгђн культура Турбаслы исеме белђн танылган була.

Сарматлар Идел-Урал буйларына ки­леп утырганда, утрак тормышка књчкђн, игенчелек белђн кђсеп итњче кабилђлђр була. Аларга кадђр бу љлкђлђрдђ яшђгђн тљрки телле џђм угор телле кабилђлђр књчмђ тормыш алып барганнар.

Сарматларныћ Кљньяк Уралдан алып Ока елгасы буйларындагы барлык књчмђ кавемнђргђ культура тђэсире зур була. Тљрки каганатларныћ књтђрелњ вакытында VI гасырда Имђнкискђ культурасын бар­лыкка китергђн сарматлар янына кљньяк­тан сарматларныћ яћа дулкыны да килеп урнаша7. Бу очракта сарматлар угро-финнар белђн культура тђэ­сире аша гына тњгел, турыдан-туры аралашып яши башлыйлар.

Кама буенда сарматларныћ IV-V гасыр чигендђ беренче дул­кын булып килгђн чорыннан кал­ган атаклы Иске Турай каберле­ге мђгълњм. Иске Турай каберле­ге белђн бер њк дђверлђрдђн кал­ган Иске Майна, Мазунин кабер-леклђреннђн табылган кораллар, савыт-саба, чњлмђклђр, тљймђ­лђр, ќылы як дићгезлђрендђ генђ була торган кабырчыклардан ясалган бизђнњ ђйберлђре, кабер­лђрнећ тљзелеш конструкциялђ­ре, аеруча лђхет уемнары булу — анда књмелгђн кешелђрнећ кљньяк далалардан књчеп килгљ-нлеклђрен, аларныћ тотрыклы традицион йола-гадђтлђрен сак-лаганлыкларын књрсђтђлђр8. Ко­рал џђм савыт-сабаларныћ Иранныћ Сасанилар дђвере осталарыныћ эшлђ­ре, ќылы якларда гына табыла торган ђйберлђр, кабергђ књмњ йолалары Иске Ту­рай, Иске Майна, Мазунин каберлеклђренђ књмелгђн гњр иялђренећ сармат џђм угор-лар яшђгђн Арал дићгезе буе далаларын­нан килгђнлеклђрен дђлилли. Аларныћ ка­берлђре янында янђшђ угор каберлђре булу џђм сармат традициялђренећ болардан соћ кабатланмавы, соћгыларыныћ беренчелђр арасында йотылып бетње хакында сљйли. Боларныћ йотылып бетњен тизлђтњгђ Урал буйларыннан (VII йљздђ) килеп књчеп утыр­ган Кушнаренко џђм Караякуп культура­лары (угорлар) вђкиллђре дђ љлеш кер­тђлђр9.

IX гасыр урталарында Идел-Урал буй­ларындагы угорларны Урта Азиядђн чык­кан тљрки каћлылар кысрыклап чыгаралар. Калган угорлар џђм Имђнкискђ культура­сы варислары, шул гасыр ахырында Урта Идел буйларына књчеп килгђн болгарлар белђн кушылып, яћа — Болгар дђњлђте тљзилђр10. Урта Уралдан X гасыр ахырын­да угорларныћ яћа тљркеме Урта Иделгђ килеп урнаша. Археолог Е. П. Казаков яћа килеп утырган угорларныћ «Чиялек» куль­турасын алып килњлђрен яза. Чиялек культурасын калдыручылар Шишмђ елгасы буйларыннан Урал арты далаларына кадђр ќђелгђн кић мђйданнарда таралганнар11.

Соћгы килгђн угорларны XIII-XIV йљзлђрдђ Урта Идел буйларына миссионер­лык максатында килеп йљргђн католик мис­сионерлары књреп, венгр телендђ аралашу­лары хакында њзлђренећ тарихи хђбђр­лђрен язып калдырганнар.

Безгђ хђзер югарыда тасвир ителгђн тарихи материалларны (археологик казыл­маларны) куеп, аларныћ язма, яки тел чы­ганакларында ни дђрђќђдђ чагылыш таба алуына тукталып њтђргђ кирђк.

Борынгы венгр хроникачылары мђгъ­лњматларына караганда, IX гасыр ахырын­да Урта Идел џђм Урал буйларыннан Ду­найга килеп урнашкан чакта, аларныћ тњбђндђге кабилђ исемнђре теркђлеп кал­ган: Бњлђр (Bular), Тазлар (Tazlar), Йено (Jeno), Ќурматы (Cyormat), Унгар (Ungar), Њсђргђн (Osergen), Кђче (Keszi), Маќар (Mogyeri), Йулга, Ќулга (Cyula) џ. б.12

Санап њтелгђн кабилђлђрнећ Дунай буйларына угорлар белђн кушылган сармат кабилђлђре икђнлегенђ кайбер дђлил­лђр бар.

 

1. Бњлђр. Бњлђр — ХП-ХШ гасырларда яшђгђн Болгар дђњлђте башкаласы. Ул ата­ма бњгенге кљндђ дђ Бњлђр шђџђре ќиме­реклђре љстендђ утырган Билђр исемле рус авылыныћ исеме буларак мђгълњм. Бњлђр шђџђре џђм аннан чыккан нђселлђрнећ шђќђрђлђре матбугатта игълан ителде13. Алардагы мђгълњматларны љстђп Бњлђр ка­билђсе кешелђренећ сарматлар берлегенђ кергђн хђлдђ Урта Азия ягыннан килгљнлек-лђрен дђгъва итђбез. Бњлђр этно-топонимы-ныћ татар књплек форматы -лђр белђн яса­луы аныћ борынгы заманнарда ук тљрки кавем икђнлеген сљйли: Бњлђрдђй чыккан кавемнђр XIV йљздђ Агыйдел, Ык, Нократ, Зђй, Шишмђ, Шушма, Казанка, Зљя елгала­ры буйларына килеп утыруга язма џђм фольклорда яшђгђн хђбђрлђр бар. Тљрки бњлђрлђрнећ угор башкортларга бернин­ди этник бђйлђнеше дђ юк. Венгр галиме Ю. Ф. Немет бол ай дип яза: «Первоначаль­ный язык башкир, так называемый прото-башкирский язык, как предполагается, дол­жен был быть одной из форм древневен-герского языка»14.

Борынгы Урта Азия џђм Кљнчыгыш Тљркестан тарихы белгечлђренећ хезмђт­лђрендђ Билу, Пулай атамалы тљрки ка­билђлђр, угызлар арасында, безнећ эрага кадђр 111-103 елларда ук Кытай елъязма­ларында теркђлеп калынганнар15. Алар Тянь-Шань тауларыныћ тљньяк итђклђ­рендђ яшђгђннђр. Безгђ Кытай чыганакла­рында татар этнонимын dada, mama рђве­шендђ аталулары хакында синологларныћ хезмђтлђре аркылы танышырга туры кил­де. Моныћ шулай булуын борынгы кытай телендђ «р» авазы булмау белђн аћлаталар. Димђк, борынгы кытай чыганагында пулай этнонимы татар теленђ књчергђндђ бњлђр рђвешендђ яћгыраган булып чыга. Монгол тарихы чыганакларында 1236 елгы поход вакытында «Бњлђр» илен яулап алу вакый­гасы теркђлгђн16.

Алда китерелгђн тарихи хђбђрлђрдђ искђ алынган пулай / бњлђр кабилђсе без­нећ эрага кадђр II гасырда Алтай тауларын­нан Кара дићгез буе далаларына кадђр ќир­лђрне билђп алган Сармат кабилђлђре со­юзына кергђн дип саныйбыз. Чљнки VIII гасырныћ икенче, яртысы X гасырныћ бе­ренче яртысында Идел-Кама буе болгар­лары дђњлђте тљзелњдђ катнашучылар ара­сында бњлђр кабилђсе дђ булган. Шул дђвердђн бирле бњлђр тарихи этнонимы­ныћ Идел-Кама буйларында XXI гасырга кергђндђ дђ онытылганы юк, ул татар хал­кыныћ тарихи аћында сакланып килђ.

 

2. Тазлар. Ђлеге этноним беренче мђртђбђ грек теленђ семантик мђгънђсе тђрќемђ ителеп грек тарихчысы Геродот (безнећ эрадан элек 490-424 еллар) хезмђ­тендђ телгђ алына: «Скифлар иленећ артын­дагы далаларны њткђч, биек таулар итђ­гендђ тумыштан пелђш (ягъни чђчсез) бул­ган ирлђр џђм хатын-кызлардан торган ка­билђ яшђгђн»17. Бу халыкны «аргиппей» дип атаганнар. Геродот аларныћ теленнђн мђгълњм булып калган «асхи» (ачы) сњзен дђ теркђп калдырган18. Татар телендђ пелђш кешелђрне, шулай ук баш тиресе авырулы-ларны таз дип аћлаткан сњз бар. Борынгы тљркилђр арасында чђчлђрне кырдырып йљртњ гадђте, яки баш очында бер тотам чђч њстерњ гадђте мђгълњм. Шушы нигездђ Геродот хезмђтендђге «пелђшлђр иле» дигђн гыйбарђне «тазлар» этнонимыныћ синонимы дип кабул итђргђ мљмкин. Бу сњздђге књплекне аћлатучы -лар форманты да ђлеге фикернећ раслыгы файдасына дђлил.

Тазлар этнонимы Казан артындагы ике авыл исемендђ дђ сакланган. Ул авыллар­ныћ беренчесе Иске Тазлар (хђзер Таш-чишмђ дип исеме њзгђртелгђн, Татарстан­ныћ Ђтнђ районына керђ). Икенчесе Яћа Тазлар, хђзер Байкал дип йљртђлђр (Татар­стан, Арча районы). Тазлар кабилђсенећ урта гасырларда Себердђге татарлар ара­сында да булуга дђлиллђр бар. Мђсђлђн, андагы Таслар (Тазлар) авылы хакындагы тњбђндђге ђйтем мђгълњм:

«Таслар аймак табышкан, Тана суеп сыйлашкан»19.

Бу факт тазларныћ борынгы заманнар­дан алып кић географик мђйданда тарал­ган мђгълњм тљрки кавем икђнен раслый. Тазларныћ Себер татарлары арасына Ну­гай Урдасы дђверендђ керњ ихтималы бар.

 

3. Иено. Бу этнонимны кайбер тарих­чылар Йђнђй, Ќђнђй кебек атамалар белђн тђћгљллђштерђлђр. Лђкин ђлеге «этно-ним»нарныћ татар теленђ хас булган Ќан­голы, Янгали, Ќанкилде, Янгилде, Ќанту­ган, Янтуган исемнђре нигезендђ кыскар­тып ясалган Ќанай, Ќанђкђй, Йђнђкђй ке­бек тљрдђшлђре бар. Йђнђй / Ќђнђй этно-нимнарыныћ XVII-XVIII гасыр документ­ларына кереп калган, кыскартылма исем­нђрдђн ясалган њрнђклђр генђ дђ булуы мљмкинлеге кљчлерђк. Угорлашкан «йено» кабилђсенећ Идел-Урал буйларында калуы шикле.

 

4. Ќурматы (Ќормат). Татар шђќђ­рђлђренећ Нугай Урдасы этносы белђн бђйле булганнары арасында Юрматы шђќђрђсе текстлары мђгълњм. Гарђп гра­фикасында язылган ул текстлар хђзерге та­тар графикасына књчерелеп басылып чык­тылар20. Текстныћ тарихына књз салсаћ, XVII гасырда кабилђнећ тљп бабасы исеме Ќурматы би рђвешендђ булганлыгы, ђ инде XIX-XX гасыр текстларында Юрматы би, юрматылар рђвешендђ кулланышта йљр­гђнлегенђ игътибар итђргђ туры килђ. Бо­рынгы венгр хроникасында исђ атама Ќор­мат рђвешендђ теркђлеп калган.

Ќормат атамасыныћ килеп чыгышы мђсьђлђсенђ килгђндђ, мари филологы Ф. И. Гордеевныћ Татарстандагы Кече џђм Олы Чирмешђн гидронимнарыныћ этимо­логик мђгънђлђрен борынгы сарматлар этнонимы белђн бђйлелектђ аћлатуында хакыйкать ачыла21. Мари телчесенећ бу фикеренђ кушылмый мљмкин тњгел. Аны тарихи язма чыганакларда очраган факт­лар мисалында раслап була.

Сармат кабилђлђре безнећ эраныћ IV гасырында ук тарих сђхнђсеннђн тљшеп калсалар да, алар турында тарих хђтере­нећ Европада ђле XVI-XVII гасырларда сы­зылган дљнья карталарында џђм тарихи хезмђтлђрендђ Кљнчыгыш Европа дђњлђт­лђренећ «Сарматия» дип аталып йљртелњ­ендђ књренђ.22 Сармат исеме соћгырак, мђсђлђн IX гасырдан соћ Кљнчыгыш Евро­пада сакланган гидронимнарда, борынгы хђзђр, рус тарихи язмаларында сакланган чирмеш этнонимыныћ аллонимнарында чагыла. Мђсђлђн, Ибне Фадлан килгђн 921/22 елларда бертљрле марилар да яшђмђгђн Идел белђн Урал арасында Ќарымсан (хђзер Зур Чирмешђн) исемле зур елга искђ алына23. X гасыр ахырында хђзђр каганы Иосиф Испания яџњденђ яз­ган хатында њз кул астында булган халык­лар арасында цармис исемлесе булуы ха­кында язган24.

Килеп чыгышы буенча шљбџђле, XII гасырда тљзелгђн дип хисаплана тор­ган «Повесть временных лет» исемле чы­ганакта «чермис» этнонимы телгђ алына25. Шунысы мљџим ки, ђлеге рус тарихы чыга­нагы черемис этнонимын бњгенге Рязань, Муром шђџђрлђре тирђлегендђ урта гасыр­ларда яшђгђн угро-фин кавемнђре этноним-нары арасында искђ ала. «Черемис» этнонимы белђн рус халкы XVI гасырныћ 20нче елларыннан алып, XVIII гасыр башына кадђр бњгенге чуаш џђм мари халыкларын бер-берсеннђн аермый караганнар. XVIII гасыр башыннан 1918 елга кадђр бу этноним фђкать мари халкына бђйле рђвеш­тђ генђ танылган26. Татар язма чыганакла­рыннан XIII-XIV гасырлардан калган эпиг-рафик язмаларныћ берсендђ Чирмешђн гидронимы Ќђримсђн рђвешендђ мђгълњм булды27.

Чирмешђн гидронимы антропоним рђвешендђ XIX гасыр ахыры татар эпигра-фик истђлегендђ дђ сакланган28.

Сармат этнонимыныћ борынгыдан њзгђрешлђр кичереп килгђн вариантларын таблицада књрсђткђндђ кызыклы њзенчђ­леклђр џђм њзгђрешлђр ачыла.

 

1

Сармат

Этноним

Б. э. кадђр IV - XVII гасыр б. э.

2

Ќормат

Этноним

IX-XX гасыр

3

Ќурматы би

антроп. џђм этноним

XVII-XX гасыр

4

Иурматы

Этноним

XVII-XX гасыр

5

Ќарымсан

Гидроним

922 ел

6

Цармис

Этноним

980 еллар

7

Чермис

Этноним

XI-XX гасыр

8

Ќђримсђн

Гидроним

1307 ел

9

Чирмеш

Этноним

XVIII-XX гасыр

10

Чирмешђн

Гидроним

XVI-XX гасыр

11

Черемшан

Гидроним

XVI-XX гасыр

12

Чђрмђсђн

Гидроним

XVI-XX гасыр

 

Тарихи лексик берђмлеклђр књрсђт­кђнчђ, сармат сњзенећ беренче авазы алар-ныћ VII-VIII гасырларда угорлар џђм со­ћыннан болгарлар белђн катнашу процес­сында ук њзгђргђн џђм «с>ќ/ч» авазлары­на алышынган.

Этнонимныћ икенче авазыныћ я>уга књчеше дђ угор яки болгарлар сљйлђшлђре тђэсире буенча булган.

Хђзђр телендђ язылган цармис, ул ђле­ге телнећ специфик авазы булган ч/цга тђћгђллеге сђбђпле ч>ц (цармис) рђвешендђ язуга теркђлгђн. Тљрки теллђр тарихыныћ књренекле белгече Н. А. Баскаковныћ тик­шеренњ нђтиќђлђре буенча хђзђр телендђ ч џђм ц диалектлар булган29.

Ц диалект сњзлђреннђн (этнонимнар) — Тилмац II Талмис, Пацинак, Акацир, Алт-циагир;

титуллар — болышчы // болшцы, булшцы

исемнђр — хђзђр каганы кызы Цицак (чукындырылгач Ирина), Цицакион (Чичђ-ки) — Византия сараена килен булып тљшкђч Цицак // Чђчђк император сараен­да њз киемнђре модасын керткђн30. Цицак // Чђчђк // Ирина — 752 елда њлгђн.

Димђк ђлеге тел материаллары цармис этнонимыныћ чир(и)мис атамасыннан ясал­ган булуын ачалар.

Чирмеш II черемис этнонимындагы соћгы аваз тартыгы с>ш књчњ процессыныћ Нугай Урдасы дђверендђге тел њзгђ­решлђре кичерњ нђтиќђсе дип билгелђргђ мљмкин.

Китерелгђн фактлар тарихи сармат этнонимыныћ борынгы хђзђр, болгар џђм хђзерге рус, татар, мари, чуаш теллђре аркылы аларныћ тђэсирен кичереп бу за­маннаргача сакланганлыгын књрсђтђлђр.

Сарматлар утрак тормыш белђн яшђњ­че кабилђлђрдђн торганлыктан, V-VI йљз­лђрдђ Урта Идел буйларына књбрђк џђм тыгызрак булып Идел белђн Кама елгала­ры кушылган тљбђктђ џђм аларныћ ярлары буйларына килеп тљплђнгђннђр. Шулай ук аларныћ Зљя, Мишљ, Кече Чирмешђн, Олы Чирмешђн, Зђй, Шишмђ елгалары буйлары­на компактлы утырулары археологик истђлеклђр тљшерелгђн картадан књренђ. Камадан тљньякка таба џђм Зђйдђн кљнчы­гышка таба алардан калган археологик истђлеклђр сирђк. Ќурматы кабилђсе дђ башта утрак булып шушы урында яшђгђн џђм алар XV гасырга кергђч кенђ Нугай Ур­дасы халкы тђэсире белђн књчмђ тормыш белђн яшђњгђ керешђлђр.

Имђнкискђ культурасын калдырган тљрки телле сарматларныћ Идел-Кама буй­ларында яшђгђн IV-V гасырларда, аларга књрше булган кавемнђргђ, ђлбђттђ, бер­кадђр тел, культура йогынтысы да булмый калмаган. Ул гасырларда бу ќирлђрдђ хђзерге татар, венгр, мари, удмурт, чуаш халыкларыныћ кайбер этник компонентла­ры яшђгђннђр. Болардан венгр кабилђлђре књчмђ тормыш белђн яшђсђ, чуаш, мари, удмурт, мордва халыкларыныћ бабалары књбрђк урман, аучылык, балыкчылык, кор­тчылык белђн шљгыльлђнгђн. Шунлыктан, болардагы игенчелек џђм терлекчелек куль­турасы белђн бђйле терминнарныћ кайбер­лђре сарматлардан алынган дип билгелђргђ мљмкин. Аны укучыларыбызга таблица рђвешендђ тђкъдим итђбез. Сармат те­леннђн алынган, њзгђртелгђн дип саналган атамалар таблицада курсив белђн язылды­лар. Мисаллар Будапештта, Мђскђњдђ џђм Ленинградта чыгарылган ике телле сњзлек­лђрдђн сайлап алынды31:

 

 

Тагар теле

Венгр теле

Удмур теле

Мари теле

Чуаш теле

Мордва теле

1

арпа

arpa

йыдьг

Шоз

урна

Шущчуж

2

арыш

rozs

зет

Уржа

ыраш

розь (roz) финча ruis

3

ђтђч

kakas

атас

Аштан

автан

Синяки

4

бђрђн

Ъагау

така

Inam

така

Боран

5

бодай

buza

чабей

Шылан

тула

Тозер

б

дљя

teve

дуэ

Верблюд

теве

Верблюд

7

икмђк

кепуег

нянь

кинде, сыкыр

сакар

Кши

8

солы

zab

сезьы

Шульо

селе

Пинем

9

инђ, сыер/тана

tehen

скал

Ушкал

ене

?

10

тавык/чебеш

tyuk

курег

Чыве

чах

сараз (цЬарсычахораз)

11

тары

koles

тары

Тары

вир

сура, ямке

12

њгез, бога

bika

ош

Ушкьгж

вакар

Бык

 

Ђлбђттђ, тљрки сарматларга књрше бул­ган халыкларныћ барысына да аларныћ тђэсире бер тљрле булмый. Мђсђлђн, уд­муртларныћ бабалары хђзерге ќирлђренђ фђкать XIV гасыр ахырында гына килеп урнашканнар. Ихтимал, удмуртларга кадђ­рге бу урында сарматлар белђн књрше бу­лып яшђгђн угорларныћ бер љлеше, яћа, Каманыћ югары ягыннан килгђн кавем белђн кушылып та киткђндер, чљнки удмур­тлар арасындагы кара чђчле, кара тутлы кешелђр очрый торган бисермђн кавеме њзенећ њткђне џђм рухи мђдђнияте белђн кызыклы. Ђлбђттђ, удмурт теленђ рус теле тђэсире дђ књренђ. Мисалга арпаны бел­дергђн терминныћ (йыды) рус сњзе едадан кергђн сњз булуы ихтимал. Ђ инде нянь, тары атамалары сарматлардан кергђн дип кенђ кабул итђргђ мљмкин. Венгр телендђ барай, буза, теве, кенйер, теџен, тюк, кљлес (кљлчђ?), бека сњзлђре сарматлардан кергђн сњзлђр.

Венгрларныћ 2-3 гасыр буе янђшђ яшђгђн утрак тормыш белђн иген игњче сар­матлар теленнђн алынган сњзлђре ђле ми­сал итеп китерелгђннђре белђн генђ дђ бет­мидер.

Мари халкыныћ турыдан-туры сармат­лар белђн катнашы ђњвђле Муром, Рязань якларында яшђгђн вакытта булып, алар те­лендђ уржа, кинде, сыкыр, шульо, чыбе, тары кебек тљрки тел атамалары калган.

Чуашлар мљселманлыкка кермђгђн бол­гарларныћ варисы булып, алар телендђ Урта Идел буенда игенчелек белђн яшђгђн халыктан књп терминнар кабул ителеп сак­ланган.

Мордваларныћ сарматлар белђн арала­шуы — аларныћ бер кардђшлђре саналган бортаслар аркылы булган дип фараз ителђ. Лђкин алар телендђ сарматлардан калган алынмалар азрак: розь, атякш, боран, бык.

Сармат кабилђлђренећ Идел-Урал буй­ларына килеп Имђнкискђ-Турбаслы куль­турасы дип аталган археологик культура калдырулары археологлар тарафыннан тљпле итеп расланган. Аларныћ яшђњ рђве­ше буенча утраклык, игенчелек белђн шљгыльлђнњлђре дђ исбатланган. Сармат­лар IV-V гасыр чигендђ џуннар књчеше ва­кытында Арал дићгезенећ кљнчыгышындагы далалардан Кљньяк Уралга, Урта Идел буйларына килеп утырырга мђќбњр була­лар. Алар Идел-Урал буйларына килгђндђ тљрки телле булып, монда угор кабилђлђре белђн нык аралашып яшђгђннђр. Гђрчђ њзлђренећ ыру-кабилђ структурасын югал-тмасалар да, алар угорлар тарафыннан тел ягыннан ассимиляциялђнњ кичергђннђр. Сарматларныћ шактый зур кабилђлђре бу­лып, ќурмат, бњлђр, тазлар, янђй, Идел бу­енда болгарлар, Дунай буенда венгрлар эт­ногенезында катнашканнар. Утрак тор­мышлы сарматлар аша угор-финнар тљрки теленнђн књп кенђ иген-тару атамаларын кабул иткђннђр. Угорлашкан сарматлар ђле XIV гасыр башында да угор телендђ сљйлђшкђннђр џђм мљселман динендђ бул­маганнар. Аларныћ исламга керђ барула­ры, болгарлар белђн бер њк вакытта 1330-1350 елларда татарлашу процессын киче­рњлђре «Юрматы шђќђрђсе» материалла­рыннан књзђтелђ. Аксак Тимернећ утрак тормыш алып баручы шђџђр-авылларны 1395 елдан соћ туздыруы нђтиќђсендђ Бњлђр шђџђреннђн сармат токымнары ты­нычрак урынга барып њзлђренећ тормыш рђвешлђрен саклап яшђњне дђвам иткђннђр, ђ инде журматы токымнары ярымкњчмђ тормыш белђн яшђњне кулай књргђннђр. Аларныћ књчмђ тормышка књчњлђре Нугай Урдасы тљзелгђч, аныћ составында дђвам иткђн. Сарматларныћ варислары булган татарлашкан ќурматылар Идел-Кама буй­ларыћдагы утрак тормышларын ташлап, Зђй, Шишмђ, соћрак Сакмар, Ќаек буйла­рына кадђр ќитеп књчмђ тормыш алып бар­ганнар. Сарматларныћ ђлеге ќурматы, бњлђр, тазлар кабилђлђре башта Идел-Кама буе болгарлары этногенезында катнашып, соћыннан алар аркылы Идел-Урал буе та­тарлары этник тарихында актив катнаш­каннар.

 

ИСКЂРМЂЛЂР:

1. Старостин П. Н. Памятники Именьковской культуры. - M., 1967. - 48+26 с; Смирнов К. Ф. Сарматы на Илеке. - М., 1975. - 174 с; Сокровища сарматских вождей и древние города Повол­жья. - М., 1989. - 280 с; Халиков А. X. Татарский народ и его предки. - Казань, 1989. - 222 с; Казаков Е. П. Новые археологические материалы к проблеме ранней тюркизации Урало-Повол-жья // Татарская археология. - 1999. - № 2. - С. 22-38 и др.

2. Казаков Е. П. Новые археологические материалы... - С. 28; Кляшторный С, Старостин П. Пра-славянские племена в Поволжье // История татар с древнейших времен. В 7 т. - Казань, 2002. - Т. 1. -С. 210-217.

3. Казаков Е. П. Новые археологические материалы... - С. 28.

4. Там же. - С. 29.

5. Халиков А. X. Указ. соч. - С. 62.

6. Старостин П. Н. Указ. соч. - С. 42.

7. Казаков Е. П. Финно-угры и индоиранский мир в средневековье: проблемы взаимодействия (ру­копись). - С. 6. Из личного архива автора.

8. Там же. - С. 2-3.

9. Казаков Е. П. Новые археологические материалы... - С. 29.

10. Там же. - С. 30.

11. Там же.

12. Немет Ю. Ф. Венгерские племенные названия у башкир // Археология и этнография Башкирии. - Уфа, 1971. - Т. TV. - С. 249-262.

13. Ђхмђтќанов M. Нугай Урдасы: татар халкыныћ тарихи мирасы. - Казан, 2002. - Б. 138-149.

14. Немет Ю. Ф. Указ. соч. - С. 253.

15. Турсун Набиджан. Вопросы политической истории уйгуров в китайской историографии. -М., 1998. - С. 19; История Чувашской АССР. - Чебоксары, 1966. - Т. I. - С. 25.

16. Данзан Лубсан. Алтан тобчи («Золотое сказание»). - М., 1973. - 228 с.

17. Геродот. История. В 9 кн. - Л., 1972. - С. 192.

18. Там же. - С. 193.

19. Валеев Ф. Т. Западносибирские татары во второй половине ХГХ — начале XX вв. Историко-этнографический очерк. - Казань, 1980. - С. 36.

20. Ђхмђтќанов М. Нугай Урдасы: татар халкыныћ тарихи мирасы. - Казан, 2002. - Б. 76-91; Башкирские шежере. - Уфа, 1960. - С. 27-50; Ђхмђтќанов М. Нугай Урдасы џђм аныћ татар этник тарихына мљнђсђбђте // Из истории Золотой Орды. - Казань, 1993. - С. 145-146 и др.

21. Гарипова Ф. Г. Татарская гидронимия. - Казань, 1998. - Кн. 1. - 336 с.

22. Подосинов А. В. Восточная Европа в римской картографической традиции. - M., 2002. - С. 29, 30,40,46, 55-57 и др.; Страбон. География. В 17 кн. -М, 2004. -С. 182,190; Меховский М. Трактат одвухСарматиях.-М.-Л., 1936.-288с.;Комнина А. Алексиада. -М, 1965.-С. 131,170,201,203, 274 и др.

23. Ђл-Мљкътђдирнећ саклђблђр падшасына илче итеп ќибђргђн Мљхђммђт ибн Сљлђйман хи­маясендђге Ђхмљд Ибне Фадлан китабы. - Казан, 2003. - Б. 47, 115.

24. Черемисы // Советская историческая энциклопедия. - M., 1974. - Т. 15. - С. 839.

25. Повесть временных лет. - М.-Л., 1950. - Ч. 1. - С. 13.

26. Черемисы... - С. 21.

27. Хакимзянов Ф. С. Язык эпитафий волжских булгар. - М., 1978. - С. 86, 87, 10, 105.

28. Эпитафик язма текст Татарстанныћ Тау ягы зиратларыныныћ берсендђ саклана.

29. Баскаков Н. А. Введение в изучение тюркских языков. - M., 1969. - С. 237-238.

30. Артамонов М. И. История хазар. - СПб., 2001. - 323 с.

31. Русско-марийский словарь. - М., 1966. - С. 848; Русско-мокшанский словарь. - М., 1951. -С. 688; Русско-венгерский словарь / Сост. Л. Хадрович, Л. Гальди. - Будапешт, 1959. - С. 1968; Русско-удмуртский словарь. - М., 1956. - С. 1360 и др.

 

Марсель Ђхмђтќанов,

филология фђннђре докторы

 

РЕЗЮМЕ

Доктор филологических наук М. И. Ахметзянов на широкой источниковой базе рас­сматривает этническую историю татар. Большое внимание уделено исследованию этнонимов племен и народов, сыгравших свою роль в формировании татарского эт­носа.