2005 2

Гали Чокрыйныћ Казанга мђдхиясе

Халык књћелен тибрђтњче хик­мђтле сњз иялђре элек-электђн мђркђзебез Казан турында ић ќылы шигъри юллар язып калдырган­нар. Аћа гашыйк булып гомерлђре буе олы мђхђббђтлђрен ќырлар, дастаннар, мђдхиялђр аша кешелђргђ ќиткергђннђр. Књклђргђ ашкан айлы манаралары, њзенђ дђшкђн якты йортлары, кешелекле галим-голђмалары белђн ул књплђгђн затларны иќатка рухландырган, ќаннарга дђрт-дђрман, илџам биреп торган. Шђџри Казанныћ мондый сый­фатлары рус елъязма­ларына да килеп кер­гђн, хђтта 1552 елда шђџђрне утка тотып ян­дырган басып алучыларны да таћга калдырган. Ерак мђмлђкђтлђрдђн килгђн мљсафирлђр дђ Казан белђн сокла­нуларын белдергђннђр, рђссамнар Казан су­рђтлђрен килђчђккђ ядкарь итеп тљшер­гђннђр...

XVI гасыр шагыйре Шђриф Хаќи-Тархани 1550 елда менђ бол ай язып кал­дырган:

 

Књћеллђрне књтђрњче урын — Казан,

Галђмдђ дђ юктыр бњтђн мондый шђџђр!

Табылмастыр Казан кебек чђчђк аткан,

Ќанга рухи азык биргђн мондый шђџђр!

(Ирекле тђрќемђ)

 

Сљекле шагыйребез Габдулла Тукай Казаныбызныћ ић изге сыйфатларын са­нап њтђ: «И, Казан дигђндђ џђркем њз књћеле аша кадерле мђркђзебезнећ њткђ­нен, хђзергесен, килђчђген њткђрђдер. Якты туар таћнарга љмет баглыйдыр».

Казанга ќылы мљнђсђбђт XIX гасырныћ књренекле шагыйре Гали Чокрый иќатын­да да аерым урын алып тора. Аныћ 1889 елда «Мђдхе Казан» (Казанга мђдхия, Ка­занны мактау) дигђн китабы дљнья књрђ. Бу китап шагыйрь иќатында гына тњгел, ђ бђлки шул чор поэзиясендђ дђ њзенчђлекле урын тота. Гали Чокрыйныћ тђрќемђи хђлен љйрђнњче галим Рафис Ђхмђтов моћа игътибар итђ. Ул шагыйрьнећ традицион шигърият њрнђклђренђ тугрылык саклавын яза. Чыннан да, Гали Чокрый башлап Казан, Болгар шђџђрлђренећ тышкы књрене­шен, њзенчђлекле манзарасын тасвирлый, аны бу шђџђрлђрдђ элек яшђгђн џђм аныћ заманында яшђњче реаль шђхеслђр, анар­ныћ эшлђре кызыксындыра. Шагыйрь Бол­гарныћ да, Казанныћ да татар халкы љчен ић кадерле тарихи шђџђрлђр, данлы хан­лыкларныћ башкалары булуын ђйбђт белђ, ђлбђттђ.

Шућа књрђ дђ ул Казанны сурђтлђњ ал­дыннан тарихи экскурс ясый, борынгы Бол­гар шђџђренећ шанлы њткђненђ туктала. Рафис Ђхмђтов сњзлђре белђн ђйтсђк, аны халыкныћ аћ-белеме џђм мђдђни њсешенђ кљчле йогынты ясаган мљџим сђбђплђр уй­ландыра. Чиктђн ашкан аџ-зарлар турында Гали Чокрый ђйтмичђ кала алмый.

 

Хђзин-хђсрђт тулып баштан,

Бу михнђт хђддене ашкан,

Бу аџлар књккђ тоташкан,

Нђхђл белђн мђкам саздыр?

 

(Кайгы-хђсрђт тулып баштан,

Бу михнђт чиктђн ашкан,

Бу аџлар књккђ тоташкан,

Нихђл белђн бу урын яхшырыр?)

 

Борынгы Болгарныћ бђйсезлеге, тирђ-якка таралган даны, ниџаять, бу бљек кала кичергђн фаќигане тасвирлап, автор Казан­ны аныћ лаеклы варисы итеп сњрђтли. Дљрес, шагыйрьнећ Казан џђм аныћ данлы кешелђре турындагы фикер сљреше њз за­маныча. Башкаланы ул «дарел-ислам»ныћ (ислам йортыныћ) њзђге булганга да, анда мђчет-манаралар, мулла-ишаннар књплеге љчен дђ, шул ук вакытта џљнђрчелек њзђге

булганга да, олы фикер иялђре, галим-ђдиплђр џђм башка зыялылар яшђве љчен дђ зурлый. Ђлеге мђчетлђрне, «мљсафирха­нђлђрне» салдырган Казан байларына да љлеш чыгара, аларны «укып белем тупла­ган», халыкка «кайчан карама ярдђм кыл­ган» кешелђр итеп сурђтли. Шулай да ав­торныћ тљп симпатиясе гыйлем џђм мђгъ­рифђт ђџеллђре, табиблђр, кђсеп-џљнђр иял­ђре, язучылар ягында:

 

ЛђбиблђрI књплеге берлђ,

Ђдиплђр књплеге берлђ,

Табиблђр књплеге берлђ

Тђмам илгђ гаянII саздыр!

 

Казанны ул «саф йортлары», «саф ирл­ђре», «саф ќырлары» љчен дђ зурлый. Жур­нал укучыларына Гали Чокрыйныћ моннан 115 елдан элегрђк язылган менђ шул «Мђдхе Казан» ђсђрен тђкъдим итђбез.

I Лђбиблђр - акыл иялђре, акыллы, белемле, зирђк кешелђр.
II Гаян – билгеле, књзгђ књренеп торган. 


МЂДХЕ КАЗАН

Менђ шђџри Казаннан куб

Мљкаддђм шђџри Болгар хуп,

Дарел-ислам иде мђхбњб,

Мђгђр тђки хараб саздыр.

 

Лђтыйф ќайда булып мђгъмњр,

Лђтыйф хђллђр табыбтыр ул.

Ки мђсќедлђр итеб мђхсул,

Мђгђр тђки хараб саздыр.

 

Мљселман ханлары торган,

Мљселмана хисар булган,

Татар, башкорт, мишђр тулган,

Гали ќайда бина саздыр.

 

Дђхи анда китап. Коръђн,

Уку-язу — бары булган,

Тђмам дин асары тулган

Дарел-ислам эшен саздыр.

 

Лђимнђрдђн лђим тђки,

Кем ул Аксак Тимер багый,

Мљселман сђдменђ сђгый

Булып шђџри хараб саздыр.

 

Мљбарђк шђџри Болгарга

Килеп ќиткђн тулыб нарга,

Кылып куб тђхкыйрь атарга,

Золымлыкны гаян саздыр...

 

Лђимнђрнећ йљзе кара,

Ничек тубка кулы бара,

Атарга шђџри Болгарга

Ничђ ђбрар мђкам саздыр.

 

Янђ Болгарда куп ђхъяр

Караб торганда еглаб зар,

Йђ йљз берлђ караб хунхор,

Ни кул берлђ кувђм саздыр.

 

Чљн ул шайтан эшен итмам

Идеб кылган сљрурен тамм,

Ки куркып шђрридђн, џђр гамь

Биначар ихтирам саздыр.

 

Риќалене кырыб салмыш,

Хатыннарын ђсир алмыш,

Тђмам Болгар яныб калмыш,

Иман ђџле џаман саздыр...

 

Менђ шђџри Казанны йђр,

Карасаћ кђррђ гђр унар;

Нђзар саен нђзи тђкърар,

џаман фазлы гаян саздыр.

 

Чыгар аннан кием-салым,

Читек-башмак булып мђнзум,

Зифалык васфилђ мђгълум

Ќиџан халкы мђдех саздыр.

 

Дђхи анда хатын-кызлар

Чигу-чђнчу нђкыш даяр,

Ќиџан халкы санынча бар

Сияб-сђрпуш гаян саздыр.

 

Ић ђувђл: йортлары бик саф,

Икенчесе — ирлђре бик саф,

Љченче — ќырлары бик саф,

Ђмерлђре нђзар саздыр.

 

Лђбиблђр књплеге берлђ,

Ђдиблђр књплеге берлђ,

Табиблђр књплеге берлђ,

Тђмам илгђ гаян саздыр...

 

Ригая ђйлђсђћ байны,

Имезер хак сића майны,

Язар биш елга биш айны,

Гамђл мисле кыландыр бу.

 

Мљкыйм монда булган ходдам,

Сыйдык берлђ йљрегез там,

Хуќагызны кылыћ икрам,

Мђкамат хђссандер бу...

 

СЊЗЛЕК

Мљкаддђм — элекке

Хуп — матур

Дарел-ислам — ислам йорты, ислам дљньясы

Мђхбњб — сљелгђн (ир)

Мђгђр тђки хараб саздыр — мђгђр харап ителгђндер

Лђтыйф — нђфис, гњзђл

Ќай — урын

Мђгъмњр — тљзек

Мђхсул — барлыкка китерелгђн

Хисар — ур, курган, ныгытма

Гали ќай — бљек, љстен урын

Дин асары — дини ђсђрлђр (китаплар)

Лђимнђрдђн лђим — кабђхђтлђрнећ кабђхђте

Багый — ќђберлђњче, изњче

Мљселман сђдменђ сђгый булып — мљселманны бетерергђ (аћа киртђ кую) тырышу

Тулыб нарга — ут белђн тулу

Тђхкыйръ — хурлау, мыскыл итњ

Гаян саздыр — књрсђткђн

Гаду — дошман

Тђлђф саздыр — џђлак ителгђн, бетерлгђн

Ђбрар — изге кешелђр

Мђкам — тора торган урын, тоткан урын

Ђхьяр — яхшы кешелђр, яхшылык (изгелек) кылучылар

Хунхор — канэчкеч, кан эчњче, ќђберлђњче

Куђм саздыр — куђт белђн каршы књтђрелгђн

Итмам — тђмамлау, эшлђп бетерњ

Сљрњр — шатлык

Шђр(р) — явызлык, усаллык

Биначар ихтирам саздыр — ихтирам итђргђ мђќбњр булган

Кариб — якын

Хђрам саздыр — шђригать рљхсђт бирмђгђн

Риќаль — ир-атлар

Фоган саздыр — зар елаган

џиќрђт — књченњ

Карасаћ кђррђ гђр унар — унар тапкыр карасаћ да

Нђзар — књз салу, игътибар (итњ), карау

Фазлы гаян саздыр — љстенлеге ачык књренњ

Мђнзум — тезмђле, њлчђњле

Васыф — сыйфат

Мђдех — мактау

Нђкыш даяр — бизђњ эшендђ оста

Сияб-сђрпуш — кадерле (хљрмђтле) киемнђр, калфак

Ђмерлђре нђзар саздыр — эшлђре књреп туймаслык ђйбђт

Ригая — кайгырту, олылау

Мокыйм — бер урында тљплђнеп торучы

Ходдам — хезмђтчелђр, ялчылар (хадимнђр)

Сыйдык — тугрылык, чынлык

Там(м) — бљтен, тулы

Икрам — хљрмђт

Мђкамат — тора торган урыннар

Хђссан (хљссан) — бик матур, бик књркђм.

 

Казанга мактау яудырган Гали Чокрый турында атаклы бер галимебез болай язып калдырган: «Гали хђзрђт њз гомерендђ бик књп язу язган кеше булып, язуы дљрест вђ рђсеме гњзђл, гарђпчђлђре дљрест, моныћ љстенђ дђ шигырь сљйлђп тђ мђшгуль бул­ган. Арада мђргуб (бик тђ ђйбђт. —Д. Г.) вђ тђэсирле шигырьлђре дђ бар».

Олуг язучыбыз Галимќан Ибрагимов исђ аныћ хакында болай дигђн: «Татар ђдђбиятыныћ беренче кадим дђверендђ... Гали Чокрый кебек талантлы шагыйрьлђр књренђчђклђр. Болар џђммђсе њз заманна­рыныћ балалары иде... Шул дђвернећ икъ­тисади, мђдђни туфрагында њскђн гљллђр буларак ќитештелђр».

Якташы, халык шагыйре Ђнгам Атна­байга сњз бирик:

 

...Шигырьлђрећ џаман чишмђ сыман

Челтер-челтер чиртђ књћелне;

Исемећ таш кабергђ књмелмђде,

Изге ихтирамга књмелде...

 

Дамир Гарифуллин,

Россия гуманитар фђннђр академиясенећ шђрђфле академигы