2005 2

Егерменче гасыр Казаны

Данлы башкалабыз Казанныћ мећ еллыгына багышланган тљрле-тљрле китаплар, альбомнар, буклетлар артканнан-арта бара. џђм менђ књптђн тњгел генђ, нур љстенђ нур дигђндђй, алар янында яћа џђм гаять саллы тагын бер хезмђт пђйда булды. Тарих фђннђре док­торы Равил Ђмирханов редакторлыгында дљнья књргђн 57,5 табак књлђмле бу ќыен­тык «История Казани в документах и ма­териалах. XX век» дип атала џђм њзенећ югары сыйфатлы басылуы белђн абруй­лы «Мђгариф» нђшриятына бурычлы. Аны тљзњчелђр — Татарстан фђннђр ака­демиясенећ Ш. Мђрќани исемендђге Та­рих институты гыйльми хезмђткђрлђре Равил Ђмирханов, Алмаз Вђлиев, Ђлфия Галлђмова, Зљбђрќђт Гарипова, Рђхимђ Гатина, Илдус Гыйззђтуллин, Айсылу Кђбирова, Клара Нђќипова, Айрат Тљх-фђтуллин џђм Габдрахман Хафизовлар.

Татарстан Республикасы Милли архи­вы, Россия Федерациясе дђњлђт архивы, Россия дђњлђт хђрби архивы (Мђскђњ), Россия дђњлђт тарих (С.-Петербург) ар­хивларыныћ 47 фондыннан документлар кертелгђнен, моннан тыш Казанда чыккан 30 лап газета-журналдан фђнни файдала­нуны да исђпкђ алсак, бу хезмђткђ ни­кадђр књп кљч џђм џиммђт куелганны књз алдына китерергђ кыен булмастыр.

Ђйтергђ кирђк ки, мондый типта џђм структурада (кић юнђлешле, 100 еллык хронологик кысаларда) Татарстанда гына тњгел, Россия књлђмендђ дђ документаль ќыентык чыкканы булмады шикелле. Бу китап Казанныћ икътисадын, иќтимагый сђясђт џђм мђдђниятен, гомумђн, тормыш агышын књзалларга ярдђм итњче уникаль хезмђт булып тора. Анда укучыларга, ђйткђнебезчђ, вакытлы матбугаттан: рус телендђ чыккан «Казанский телеграф», «Волжский вестник», «Волжский листок», «Волжский курьер», «Дневник Казани», «Казанский вечер», «Волжско-Камская речь», «Камско-Волжская речь», татар телендђге «Казан мљхбире», «Йолдыз», «Азат», «Ђл-Ислах», «Бђянелхак» газета­ларыннан да кић мђгълњматлы материал­лар тђкъдим ителгђн.

Китапныћ эчтђлегенђ якынрак килњ љчен документларга тукталып китик. Менђ «Социально-экономическое поло­жение. 1901-2000» дигђн беренче бњлек. Анда «№ 1» астында 1900 елда язылган «Из географического, демографического и хозяйственно-культурного описания г. Казани, выполненного губернатором П. А. Полтарацким» документын књрђбез. Ул мондый мђгълњматлар бирђ: Казанда 139 839 кеше яшђгђн, шулардай — 115 895 христиан, 21 448 мљселман, 721 яџњд, 1 775 раскольник; 6 полиция участогы, 10 288 бина-йорт. Зур завод-фабрикаларныћ саны 83кђ ќиткђн, аларда 5 577 кеше эшлђгђн, кечерљклђренећ саны 151не тђшкил итеп, 522 эшчене берлђштергђн. Шђџђрдђ тагын 1 060 промышленность џђм џљнђр учреж­дениелђрендђ 6321 хезмђткђр эшлђгђн. Ха­лыкка 22 хастаханђ џђм дђвалау пунктлары хезмђт књрсђткђн.

Шушы ук бњлектђге документларда — завод-фабрикаларда эшлђњ шартлары, эшче хатын-кызларныћ авыр хђле, уртача хезмђт хакы, чыгарылган продукциялђрнећ бђясе, сђњдђ йортлары исемлеге... Тагын бер кы­зыклы мђгълњмат дикъкатьне ќђлеп итђ: XX гасырныћ беренче елларында ук Казан сђхтиянны (сафьян) читтђн кертмђгђн, аны њзе елына 300 мећ сумлык књлђмдђ эшкђртђ алган; 1 млн. пот шђм чыгарып Россия шђџђрлђренђ џђм башка иллђргђ озатып торган.

1920нче еллар предприятиелђренећ исемлеге адреслары белђн бирелњ књп фактларны тђгаенлђргђ ярдђм итђ. 1922 елда, ул бик авыр булуга карамастан, эпидемия авыруларын кисђтњ чаралары књрелњ хљкњмђт органнарыныћ эшлђњ сти­лен аћлата.

«№ 87» документ њзенећ актуальлеге белђн шулай ук зур кызыксыну уята. Казан шђџђр советыныћ 1922 ел, 7 июль карарын­да, учреждениелђрдђ хезмђткђрлђрне утыр­ту планын тљзегђндђ, бер хезмђткђргђ 5 квадрат аршинга кадђр генђ мђйдан бирњ­дђн чыгып эш итђргђ џђм фатир тибындагы биналарны кулланмаска кирђклеге кисђтелђ.

1920 нче еллар документлары књрсђт­кђнчђ, коммуналь хуќалык шђџђрне тљзеклђндерњ, социаль мђсьђлђлђрне чишњ, сђламђтлек саклау љлкђлђрендђ дђ кайбер эшлђр башкарыла. Конкрет цифр­лар, конкрет фактлар књп. Шул ук вакыт­та чорына хас булган сђясђткђ бђйле тис­кђре гамђллђр дђ кылынган. Мђсђлђн, то­рак проблемасын чишњне Шђџђр советы коммуналь йортлардан, эшче поселоклар­дан «частный элемент», «непролетарский элементлар»ны чыгару хисабына башкар-макчы була. Шул максаттан проектлар тљзелеп ТатЦИКка, Совнаркомга хатлар юллана.

1935 елда шђџђрдђ 14 704 торак бина, шулардай 7 460ы таштан, 7 244се агачтан салынган була. Башлыча 1-2 катлы биналар­дан торып, књп этажлылары шђџђрнећ њзђгенђ карый.

Бљек Ватан сугышы чоры документла­ры њзенчђлекле генђ материаллар белђн књрсђтелгђн. Алар эвакуациялђнгђннђрне шђџђрдђ урнаштыру, Казанны дошман­нан саклау корылмаларын тљзњ, 1 670нче госпитальдђ штукатурка тљшње Татарстан партия љлкђ комитеты бюросында махсус тикшерелњ, завод-фабрикаларда эшче куллар ќитмђњ хакында материаллар белђн тулган. Шућа да карамастан, Казан­ныћ вертолет заводында гына да сугыш чорында машина чыгару 2,4 мђртђбђгђ арткан, ђ 1944 елда бљтен товар продук­циясен ќитештерњ 3,5 тапкырга њскђн.

Сугыштан соћгы дђвер њзенећ пробле­малары белђн бирелгђн: тормышны ќайга салу, ярлылык белђн кљрђшњ, шђџђр халкын тукландыру буенча эшлђњ, сђламђтлек сак­лау органнарын њзгђртеп кору, телефон кертњ, социаль инфраструктураныћ начар њсешен тикшерњ џ. б. чагылдырылган.

1960нчы еллардан хђзерге кљннђргђчђ булган вакытны инде башка характердагы, вакытына, проблемаларына, аны чишњ мљмкинлеклђренђ бђйле чыганаклар алып тора: кљндђлек кирђк-ярак товарларын чы­гару џђм аларныћ сыйфатларын яхшырту, торак тљзњ, юлларны тљзеклђндерњ перспек­тивасын билгелђњ, ќитештерњ љлкђсендђ ућышлар џђм ућышсызлыклар.

II бњлек—«Иќтимагый-сђяси хђрђкђт». Бу гаять зарур темага моћарчы докумен­таль ќыентык чыкканы юк иде ђле. Барлык документлар да диярлек игътибарны ќђлеп итеп кенђ калмый, бђлки фикер уятырга да сђлђтле. Укучы биредђ моћа кадђр объек­тив бђялђнми килгђн фактлар турында љр-яћа тљшенчђлђр алачак.

III бњлек — «Культура њсеше». Шик тђ юк, бњлек љстендђ эшлђгђндђ тљзњчелђргђ књп тырышлык куярга туры килгђн. Ни љчен дисђћ, «культура» сњзе бик књп тљшенчђлђ­рне берлђштерђ. Аларны санап бетерњ дђ кыен: мђгариф, профессиональ-техник бе­лем, югары уку йортлары, фђн, культура-агарту эшлђре, ђдђбият, вакытлы матбугат, китап бастыру, театр, музыка, рђсем сђнга­те, кино, радио-телевидение тапшырулары — боларныћ барын да чагылдыру љчен ар­хивларда, вакытлы матбугат битлђрендђ књпме эзлђнергђ кирђк! Ђйе, культураныћ џђрбер тармагы фђндђ њзе бер мљстђкыйль тема ул.

Моннан тыш, тљзњчелђр алдында инде бер басылган документны кабатламау максаты да тора бит ђле. Чљнки 1917-1970 елларны эченђ алган «Культурное строи­тельство в Татарии» исемендђ ике том документаль ќыентык 1971, 1976 еллар­да дљнья књргђн иде инде.

III бњлек 1901 елда Казан уку-укыту округында беренче мђртђбђ татар кызла­ры љчен башлангыч мђктђп ачылу белђн башлана. Ђйтергђ кирђк, татарларда бу беренче гамђл тњгел, Оренбург округын­да, мђсђлђн, андый мђктђплђр инде књп бул­ган. 1905 елда Фуад Туктаров, абыйлы-энеле Кђримовлар, С. Алкиннарныћ татарча газета чыгарырга рљхсђт сорап йљрњлђре, татар хатыннарыныћ 1906 елда, шђџђр ки­тапханђсенђ атнага ике кљн хатын-кызлар љчен генђ керергђ рљхсђт сорап, гаризалар бирњлђре хакында гыйбрђтле материаллар урнашкан. 1920 нче елларда мђктђп, про­фессиональ-техник училище, вузларда уку­чыларныћ милли составы, гражданнар су­гышы, ачлык елларында да фђнни-тикше­ренњ эшлђренећ тукталып тормавы, фђндђ яћа ачышлар чагылган.

Шулай ук бу бњлектђн Татарстан Њзђк музее (соћыннан Дђњлђт музее исемендђ) фондында уникаль экспонатлар, шул исђптђн борынгы алтын-кљмеш, нумизма­тиканыћ бик бай булуы књренђ. Гомумђн, Казанныћ культура дђрђќђсе, менталите-ты югары булуы ачык чагыла.

Ђлбђттђ, Казанда тормыш бер ућай агымда гына бармаган. Ул турыда доку­ментлар ќитђрлек, хђтта ки артыгы белђн. Тагын ќыентыкта бик њк типик булмаган аерым документлар очравын да ђйтеп узарга кирђктер.

Ђ гомумђн алганда, безнећ алда Казан тарихы буенча гуманитар фђнгђ бай чыга­нак, мђктђплђр љчен методик кулланма бу­лырлык фундаменталь археографик басма ята. Ул шђџђрнећ 100 ел эчендђ узган юлын аћлау љчен искиткеч бай мђгълњмат бирђ. Шушы ућайдан, бу китапны хђзерлђњчелђ­рнећ зур тырышлыгын, эзтабарлыгын, про­фессиональ югарылыгын тирђн рђхмђт хис­лђре белђн билгелђп њтђсе килђ. Башкала­бызныћ олуг юбилеенђ бик књркђм бњлђк ђзерлђгђннђр алар.

 

Хуќи Мђхмњтов,

филология фђннђре докторы, профессор

 

РЕЗЮМЕ

Доктор филологических наук Х. Махмутов представляет рецензию на книгу «Исто­рия Казани в документах и материалах. XX век», вышедшую в издательстве «Магариф» в 2004 г.